Логотип Казан Утлары
Роман

ҺАВАЛАРДА—АК КҮГӘРЧЕН...

 

 

 

ИКЕНЧЕ КИСӘК

ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Беренче мәхәббәт

Очраклы гына туры килү булдымы, тормышы таныңда Николай Новиков мәктәп анкетасында: «Мин ялгыз булачакмын. Мин тормышымны беркем белән дә һәм беркайчан да Гименей богавы белән бәйләмим»,—дип язган иде. Таня Родимцевага үзенең үсмерләрчә дәртле шигъри әсәрләрен багышлаганда ул үзенен бу катгый карашы турында хәтерләдеме икән соң?

Аның ул беренче мәхәббәте астрономик рәвештә биек һәм, еш кына була торганча, иң беренче очракта аны шулкадәр рухландыручы кешесеннән сер булып сакланды.

Беренче мәхәббәт...

Аның икенчесе булмады.

Николай Сергеевич белән күршеләр булып торганда мин анын ялгызлыгы сәбәпләре турында бер дә уйланмадым. Хәтта анын ялгыз булуы ничектер башка да килмәде. Безнең һәр көнге аралашуларыбыз вакытларында андый хәл миңа гадәти, күктәге ай, ишегалдындагы имән шикелле объектив чынбарлык булып тоелды, һич тә гаҗәп булып күренмәде .

Хәер, безнең имәнне яшен егып ташлады бит.

Әйе, аның мәхәббәте, тормышының асылы, гүзәллеге, хакыйкатьне ачу рәвеше астрономия иде. Ләкин Таня Родимцева да бар иде бит әле дөньяда. Черек күлдәге шугалак та, тынлы оркестр да, ай да һәм ялтырап торган кар дисәң кар, сыкы дисәң сыкы булмаган нәрсәдә, күктән коелган йолдызлар да бар иде. Моны аңа кыз үзе әйтте:

—Күр, Николай, күктән йолдызлар коела!—диде Үткер зәңгәр күзләр дә бар иде, булды, аның шуа белмәвеннән хәтерен калдырмаслык итеп көлү дә, һәм үбү дисәң үбү булмаган, бары тик үзенен кинәт кипшенеп калган иреннәре белән кызның салкыннан суык яңакларына һәм салкында да ничектер кайнар, коры кебек тоелган ирен читенә оялып кына, җиңелчә генә кагылып алулар да булды ич.

Шулай булгач, нидән килә соң ул ялгызлык: барып чыкмаган шул мәхәббәт аркасындамы яисә җаны-тәне белән йолдызлар турындагы фәнгә бирелгәнлектәнме? Чынлап та ябык, нечкә кулы белән борынгы грек философиясе фәнен укытучысы Сотонинның сорауларына җавап язган үсмер үзенең язмышын шулай рәхимсез һәм кискен итеп сыза алганмы?

Семён Пичугин белән Таня Родимцева университетка нәкъ имтиханнар алдыннан ике яклы үпкә ялкынсынуы белән авырып китеп айдан артык Шамов хастаханәсендә аунарга мәҗбүр булган, ә аннары ярты ел диярлек өендә яткан Николайдан бер ел алдан керделәр. Әй, аның яшьлектәге ул авырулары!..

Дуслар хәл белергә килеп тордылар. Алар, тыела алмыйча, математик фразалар белән сибәләр генә иде... Николай, сахрадагы юлчы шикелле, тизрәк аякка басу һәм иптәшләрен куып җитү турында хыялланып, һәр тамчы мәгълүматны комсызлык белән йота барды. Үз сабакташларыннан күпмегә артта калды ул ярты ел эчендә? Ничек булса да, аларны аңламаслык дәрәҗәдә үк түгел бит инде ул. Дуслыкларының беренче адымнарыннан ук үзенең табигате белән астыртын Семён һәм бөтен колачы ачык булган Таня Родимцева белемлелек ягыннан Николайның беренчелеген таныйлар иде. Тарих һәм әдәбият буенча аның укымышлылыгы күпләрне аяктан егарлык! Соңрак математика, физика, ботаника буенча да мәктәптә аңа тиңнәр булмавы ачыкланды.

Шулай булуга карамастан, әйләнә-тирәдә һәм мәктәптә аннан мыскыллы көләләр иде. Янәсе, үзе колгасар, ягъни чандыр, озын буйлы, килбәтсез, ә күзләрендә ниндидер шайтан күләгәсе томанлана. Аннан читләшәләр дә иде. Күршеләре һәм сабакташлары Семён Пичугин һәм Татьяна Родимцева, берсе-берсеннән бәйсез рәвештә, әйе, аерым-аерым, караңгы чырайлы, кешеләр белән аралашудан кача торган, беркайчан да балалар уены уйнамаган бу яшьтәшләренә гел тартыла бардылар һәм ул, әкрен генә, хәтта кайчак үзенен кадерле ялгызлыгын кызганган сыман, теләмичә генә аларның дуслыкка омтылышларына җавап бирә барды. Якынаюларына очраклы рәвештә генә тәрәзәдән килеп төшкән гөл утыртылган чүлмәк этәргеч булды. Тик бу турыда алдарак әйтелер.

Үзенә алдан ук ялгызлык юрап куйган Николай Новиков тормышындагы шушы беренче дусларын язмыш бары тик баланы гына бүләкли торган чиста һәм тугрылыклы яратуы белән яратты. Ул бала иде шул. Аннары да бөтен гомере буена зур бала булып калды ул. Сабый чагында—җитди, табигый төплелеге, ә олы яшьләрдә исә тиктормаслыгы һәм яхшылыкка, изгелеккә, гаделлеккә һәм Галәм океанындагы акыл буенча туганнарыбызга балаларча ышануы белән гаҗәпкә калдырды.

Бер шигырендә Николай дусларын танып белү өчен «гомер мизгеле генә җитми» торган галактика белән чагыштыра. Паровоз машинисты малае Семён Пичугин Николайны үзенә җитеп бетмәгән сыйфатлары белән сокландырды. Кечкенә буена һәм аз гына бөкре булуына карамастан, Семён нык, җитез, агач башларына орангутанг шикелле менә иде. Шулай ук Казансуда үз стихиясендә булган дельфин сыман йөзә, су астында озакка юкка чыгып тора ала һәм борчылырга мәҗбүр итә, бура уенын да карап туймаслык итеп уйный. Ә менә йөгерүен начар йөгерә иде, чөнки аяклары кыска, ә аларны кулын белән алыштырып булмый ич. Ләкин үзе сажинлы адымнар белән атлап, тиз, омтылышлы йөри. Гәрчә аның өчен бу бик табигый булмаса да, шулай йөрергә тырыша иде. Николай үзенең «колга»ларында анын артыннан көчкә өлгерә. Алай да Семён Пичугин аны үзенә физик булдыклылыгы белән түгел, ә рухы, сугышчан темпераменты стандарт булмаган, кайчак кәкре-бөкре, кытыршы һәм көлке тоелган, ләкин үз башында туган, читтән алынмаган хикмәтле фикерләр басымы белән дә тартты. Аңа эрудиция җитеп бетми иде, кайчак аның белеме бик гади нәрсәләрдә дә ике аягына аксый иде. Ләкин ул фикерли ала иде. Зәгыйфь аяклар ныгыган куллар белән көчле булган шикелле, ул үзенең белеменен тотрыксыз нигезен дә төрле өлкәдәге—тарих, әдәбият һәм хәтта математика белән физикадагы оста, тапкыр фикерләре, үткен күзәтүләре, чагыштырулары, нәтиҗәләре белән җиңел генә алыштыра ала иде. Мәктәптә бирелгән кайбер бик гади, ә Николай гомум билгеле кагыйдәләр буенча чикләвек ваткан шикелле чишкән мәсьәләләрне Семён Пичугин, белеме җитенкерәмәү аркасындамы, ә бәлки үз-үзен артык яраткангамы, яисә: «Алар алдында талант иясеме, әллә гадәттән тыш көчәнә-тырыша торгач, очраклы рәвештә генә дөрес җавап ала торган булдыксыз баламы?»—дип уйлаган укытучыларны икеләндереп, үзенчә чишә иде. Николайның дустына карата шикләнүенең күләгәсе дә юк иде. Талант—табигать бүләге, ә белемнәр җыелмасы—ирешеп була торган нәрсә, дип уйлый иде ул.

Малайларның дуслыгын уртак кызыксынулар да көчәйтте. Икесе дә, бүтән нәрсәләрдән башка, Пушкин һәм Блок иҗатлары белән мавыга, икесе дә открыткалар коллекцияли (дөрес, бабасы үлеменнән соң Николай бу эштән читләште), маркалар җыя, гербарийләр төзи. Шулар өстенә Семённың зур гына конгызлар коллекциясе бар. Николай дустында булганда аларны һәрвакыт бик бирелеп карый иде. Алай да бер-берсенә бик охшаш булмаган бу ике малай дуслыгын барыннан да бигрәк шигырьләр язу ныгыта иде бугай. Силлабик төзелешле шигырьләрне алар һәр көн, һәркайда, һәрнәрсәгә язды. Хәтта Семен бер тапкыр үзенең ниндидер бөек рифмасын ашъяулыкка да язып куйды, шуның өчен әтисеннән эләкте дә үзенә. Аларның шигырьләре һәрнәрсә —яшәү һәм үлем, җир һәм йолдызлар, Ньютон биномы һәм тычкан тотмыйча, чыпчыклар ауларга яраткан ага мәче Васька, җирдән гайре цивилизацияләр һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында иде. Кичләрен нинди дә булса берәр тыныч почмакта, Таня Родимцева алдында шагыйрьләр үзләренең яңа, кайберсендә сүзнең мәхәббәт турында икәнлеге йә бик сизелеп торган, йә исем ачыктан-ачык әйтелгән кайберләреннән башка, шигырьләрен кычкырып укыйлар иде.

Семён Пичугинның да Таня Родимцевага гашыйк булуында бернинди гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Ул вакытта аның белән янәшәдә булып та аңа гашыйк булмый калу мөмкин түгел иде. Николай шикелле үк, Семён да Таняга булган үз хисләрен яшереп килде.

Алар бер-берсендә моны сизәләр идеме икән соң? Әлбәттә. Ә Таня үзе? Ул кыз алар өчен үзенең дус кына түгел, ә тәңре икәнен белә идеме? Заманында күренекле табиб-психолог Георгий Михайлович Родимцевның холкы белән үзенә тамчы су кебек охшаш, теләктәшле, сизгер кызы сабый чакларында, әле кечкенә кызчык чагында ук, якыннары, бигрәк тә дуслары күңелендә ниләр булганын сизмичә калмый иде. Аннары, университеттан сонң, аларның берсе кызга күңелен ачып салды. Ләкин бу соңыннан булды әле. Хәер, бу аңлату, күңелен ачып салу дигәне дә, дөресен генә әйткәндә, кызга инде күптән билгеле булган нәрсәне кабатлаудан гына гыйбарәт иде. Әйе, ул мәктәптә укыганда ук башкалар күңелен олы хатын-кыз шикелле үк укый, күрә, аңлый белә иде. Теләсә кайсы кеше,—хәер, кеше генәме?!—хәтта теләсә кайсы хайван да үзен кем яратканын бик яхшы сизә. Моны Таня да белә иде, ләкин моны беркайчан беркемгә дә сиздермәде, аның өчен аларның икесе дә—бер-берсенә һич тә охшамаган Семён да, Николай да бик кадерле иде.

Төрле полюслы ике холыклы дуслар арасында Таня Родимцева, бер яктан, берсенең тыелгысыз кабынуларын сүндерә, икенче яктан, икенчесеңдәге салкын үз-үзенә бикләнүне җылытып эретә алу сәләтенә ия булган алтын урталыкны саклап килүче җан иде. Ни әйтсәң дә, чынында өчлектәге тотрыклы климатны ул саклап килде бит. Гәрчә малайларның уртак мавыгуларына һәм бер-беренә һәрвакыт юл куюларына карамастан, алар укыган мәктәп Семён кебек зәһәр, мыскыл итәргә яратучан башка кешене белми иде һәм, мөгаен, юморны Николай кебек аңламаучылыкны күрсәткән бүтән кешене дә сирәк күргәндер. Ә бәлки Николайның кайчак дусты Семённын мәкерлелек, ачы теллелек чигенә җиткән юморын кабул итә алмавы да алар арасындагы дуслыкның Таня Родимцеваның аналарча акыллы йогынтысыннан бер дә ким булмаган әһәмиятле өлеше дип кабул ителергә тиештер? Николай аның алдында торган чакта Семённың гаҗәеп, вагондагы поездны туктатырлык тормоз шикелле булып кала алуын да истән чыгарырга ярамый. Семён үзенең ачы юморы белән дусты алдында да чәнчеп-чәнчеп ала иде, әлбәттә, ләкин алай ук зәһәр итеп түгел. Ул Николайны ярата иде бит. Тегесе аны яраткан шикелле. Ә алар икесе дә Таняны яратты, һәм бу хәл аларны гаҗәеп рәвештә, ә бәлки ниндидер закончалык буенчамы шунда, үзара якынайта иде. Алар хәтта Таняның икесенең берсенә дә өстенлек бирмәвенә яшертен генә сөенәләр дә иде, чөнки башкача аларның кире кагылганына ничек читен булыр иде!..

Ул аларның икесен дә бертигез яратты. Ә бит аларнын берсенә генә өстенлек бирер сәбәпләр дә, әй, кирәгеннән артык иде. Шунысын гына алыйк. Семён буе белән Танядан тәбәнәк, ә Николай бер башка диярлек биегрәк. «Озынрак»,—дип ачыклаган иде Семён. Мәхәббәт—эгоизмның иң югары күрсәткече, дигән тотрыклы фикер яшәп килә. Семён белән Николай ул елларда көнчелекнең ни икәнен белмәделәр, чөнки алар үзләренең йөрәкләре турында гына түгел, ә бер-берсенен күңелләре хакында да янып-көеп кайгырттылар. Бәлки шуңадыр, аларның өчлеге күпсанлы башка беркөнлек мәктәп өерләре шикелле читкә чәчелмәде.

Кеше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр—күк шикелле. Биекме ул, түбәнме, сорымы яисә зәңгәрме?—кистереп кенә әйтеп булмый. . Бүген ул бер төрле, ә иртәгә, йә бер минуттан соң аның нинди буласын бөтенләй күз алдына да китерә алырлык түгел. Гасырдан гасырлар буена чиста күк турында: «Ул зәңгәр»,— дип әйтә килделәр. Ә менә бер галим кеше табылды да: «Күк зәңгәр түгел, күк төстә дә түгел, ә сапфир, ягъни зәңгәр якут төсле ул»,—диде. Һәм, сапфир спектрының аяз күк төсенә гаять дәрәҗәдә якын торуын фәнни яктан раслап, хаклы булып чыкты. Чагыштырмалылык теориясе физикага, математикага гына түгел, барыннан да бигрәк кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Кеше бертөрле, монотонлы яктылыкка да, тавышка да бирешми, һәм инде, әлбәттә, әдәбияттагы түгел, ә башваткыч, хикмәтле, тормышның язылмаган законнары белән бәйле булган кешеләр төркеме бигрәк тә.

Николай Сергеевич Новиковның, шулай ук өч дусның тормышы, әгәр аксыл чәчле малайның мәктәп анкетасына язган җавабын санамаганда, алдан фаразланмаган траектория буенча үтте.

Бер елдан соң (бу мең дә тугыз йөз егерме өченче ел иде) авыруыннан терелеп, Николай Новиков атаклы Казан университетына керү имтиханнарын бик яхшы тапшырды һәм, Семён белән Таня шикелле, тик шундый гына аерма белән—укуы түләүле иде—физика-математика факультеты студенты булды. Монда аның эшләре бик яхшы барды, инде беренче курста ук сәләтле студентны ике «кит»-профессор—астроном - математиклар Тарутин һәм Покровскийлар истә калдырды. Аларның беренчесе—үзенең Казан адресына чит илдән Ленин «Искра»сы килеп торган Николай Николаевич Тарутин иде. 1905 елда студент митингларында катнашуы өчен патша властьлары тарафыннан укытучылык эшеннән читләштерелеп урамга куып чыгарылганнан соң, озак уйлап тормыйча, Берлин университетына китеп барган, аннары, атаклы немец галимнәренең калырга кыставына карамастан, үзенең туган, акташлы университетына кайткан Тарутин. Ул унтугызынчы елда университетта эшче факультетын оештыручы да, оештыру комиссиясенең председателе дә була.

Менә шулай итеп, Тарутин һәм Покровский беренче курс студенты Новиковка, искәрмә рәвешендә, программа буенча өлкән курс студентлары өчен каралган үзләренең махсус курсларын тыңларга, семинар дәресләренә керергә һәм хәтта практик фәнни тикшеренүләрдә катнашырга да рөхсәт иттеләр. Шулай ук Новиковны үзенен дуслары Семён Пичугин һәм Татьяна Родимцева белән бергә икенче курс лекцияләрендә дә күреп була иде.

Ике семестр очып та китте. Дуслар Николай өчен шат иде. «Шундый баш әйләндергеч аллюр турында кем уйлаган!—диде Семён. —Сиңа, Николай, бездән алдан, туп-туры өченче курска сикерергә дә була, ә аннары инде—безгә, гади ятлаучыларга карап тормыйча, тагын да алгарак китәргә». Таня аңа: «Кем уйлаганмы?.. Мин... мин шулай уйлаган идем,— диде.—Хәер, уйламадым, ә Николайның барысын да гаҗәпләндерәчәгенә һәм тагын шундый нинди икәне бер Аллага гына билгеле булган фәнни биеклекләргә җитәчәгенә шикләнмәдем дә».

Май аенда, имтиханнарга бер ай кала, профессор Тарутин чакыруы буенча, беренче курс студенты Николай Новиков, шәһәрдән егерме чакрымда поезддан төшеп, беренче мәртәбә кара урман белән капланган обсерватория тавына менде һәм аннары үзе шунда гомеренең соңгы көненә чаклы эшләячәк Василий Павлович Энгельгардт исемен йөртүче астрономия сараена аяк басты. Обсерваториядә беренче төн... Гасыр башында ук Иван Михайлович Симоновның үзе тарафыннан куелган тугыз дюймлы телескоп-рефракторга юнәлгән беренче түземсез караш һәм әллә керфекләрнең, әллә кинәт могҗиза сыман якынаеп килүче йолдызлар калтыравы-дерелдәве... Шуннан соң мондый дулкынланулы халәтне Николай Новиков һәрвакыт кичерәчәк иде. Телескоп янына һәр килүе, хәтта йөзенче, меңенче тапкыр килүе дә, аның өчен һәрчак беренчесе сыман булып тоелыр. Бу инструментның егәрлегенә, яңалыгына һәм беренчесенә, аны калтыранырга мәҗбүр иткәненә охшамавына карамастан, анын өчен һәрчак беренчесе шикелле булып тоелыр. Шунда һәрвакыт аның хәтерендә бабасының карлыккан тавышы ишетелгәндәй булыр һәм ул менә—аның артында гына, һәр сәгатьтә монда һәм, Козловкада сарай түбәсендә үзе ясаган обсерваториядәге беренче төндәге шикелле, оныгының тере күзләре белән телескопка текәлергә һәм шундагы беренче төнен, шул ук йолдызларны һәм, бәлки, Алланы да күрергә дип көтеп кенә тора, аны кочаклый...

Июнь, май шикелле үк, коры, үтә күренмәле торды. Июньдә яшь астрономның алмашучан тотылу классындагы икеле йолдызлар белән кызыксынуы тәмам ачыкланып бетте.

Икеле йолдыз... Болар—үзара тарту көчләре белән бәйләнгән һәм шундый якын урнашкан йолдызлар, хәтта аларны аерым-аерым иң көчле телескоп аша да күреп булмый. Алар үзләре өчен гомуми булган авырлык үзәге тирәли әйләнгәндә чиратлашып бер-берсе артына яшеренәләр һәм шуна күрә аларның ялтыравы тирбәлгән шикелле тоела да. Мондый парлы йолдызлар узган чорларда да һәм хәзер дә бер генә дистә йолдызчыларның башын әйләндермәде инде.Тарутинның аталарча канаты астында һәм турыдан-туры талантлы астрофизик, киләчәктәге әгъза-корреспондент Яковлев башлангычында яшь табигать фәннәре белгече Новиков икеле йолдызлар әсир иткән отрядка килеп кушылды.

Җәйге сессия ничектер сизелмичә дә узып китте. Зачетлар, имтиханнар... Болар аның өчен барысы да таныш, бик кызыклы да түгел, формаль генә. Новиковның аларга һич тә исе китми, ул эш, чын эш белән шөгыльләнә. Обсерваториядән шәһәргә кайта да, колоннада аша ак ташлы белем йортының берәр аудиториясенә очынып килеп керә дә, өстәлдән имтихан билетын эләктереп ала һәм, әзерләнеп тә тормыйча, акбур белән кара тактаны шакый да башлый. Аннары шундук, берничә минуттан, инде кире вокзалга таба йөгерә, юк, оча.

Аның шундый бер очышы күңелсез булып бетте.

 

Исемсез стена

Новиковны зачет кенәгәсендәге билгеләр түгел, ел сөендерә, авырудан соң үткән ел, ышанып бетмәслек дәрәҗәдә уңышлы, ул үзе көндәлегендә язганча, «ерып үтелгән» ел. Әйтерсең ул университетка керүе белән җир тартуы тышауларыннан ычкынды һәм ирекле очышта галәмнең чиксез киңлекләренә күтәрелде. Аннары фәнни әдәбиятның беренче чыганакларына юл ачучы һәм тиз генә үзен кызыксындырган фәнни темалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирүче төп чит ил телләрен өйрәнү дә ул елның бик әһәмиятле нәтиҗәсе булды.

Менә нинди иде ул уку елы. Мөгаен, аның тормышында бик бәхетле елларның берсе булгандыр ул. Аны әллә ни борчымаган сессия уңышлы тапшырылды, алда—җәй, обсерваториядә шөгыльләнүләр, җәй ахырында Таня, Семён һәм үзенең җилкәнле көймәсе булган геофак укытучысы Ибраһимов белән Казансу—Идел—Зөя—Казансу боҗрасы буенча сәяхәт. Ә аннары университетның икенче курсында илаһи йолдызлар һәм аларның җир әһелләре Тарутин, Покровский, Яковлев белән аралашулар... Тормыш матур! Һәм ул, шул матур дөньяның бер ком бөртеге, аңа бирелгән тормышның миллиард дәрәҗәсендәге кыска мизгелендә нәрсәдер эшләп өлгерергә тиеш. Нәрсә икәне—монысы көн кебек ачык.

Икенче университет елының башлануы бернинди катастрофа да алып килергә тиеш түгел кебек иде. Уку да, фәнни эшчәнлек тә борылышларда бер-берсен уза-уза йөгерешеп киттеләр. Ноябрь аенда Семённы комсомолга алу да, ә аның үзен эшче сыйныф вәкиле булмаганга күрә алмаулары да, юк, бер дә сагайтмады аны. Кәефсезләндерүен кәефсезләндерде, әлбәттә. Ләкин офык, элеккеге кебек, ачык булып кала бирде. Ул бит аны да комсомолга керергә кыстаган Семёнга, үзенең машинист малае булмавы, ә бары тик Идел-Кама районы буенча Төньяк-Көнбатыш Дәүләт сәүдәсе вәкиле малае гына икәнен әйткән иде. Ул беркайчан да: «Учак булып күккә күтәрелегез, зәңгәр төннәр, без пионерлар—эшчеләр баласы»,—дип җырлап йөрмәде. Моңа хокукы юк иде. Ләкин социаль хәле иң мөһименә—уку һәм фәннәр белән шөгыльләнүенә йогынты ясый алмады. Шулай уйлады студент Николай Новиков. Озак уйлады, инде студент булудан туктаган чагында да, үзенчәлекле язмышының боргаланышларына, аның акыл белән дә, йөрәк белән дә аэлап, төшенеп җитеп булмаган, безнең Алмалыда әйткәнчә, үтерсәң дә сизеп булмаган барышына карамыйча, бөтен гомере буе уйлады.

 — Акча чутын Новиковлар гаиләсендә әтисе алып барды. Сүз уңаенда әйтеп үтик, бик тә намуслы һәм эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше иде ул. Ләкин бер командировкасы вакытында аны бик каты салкын тию тәмам аягыннан екты, аннан аны, ике атна район хастаханәсендә ятканнан соң, өзлеккән хәлдә туган шәһәренеке—Шамовныкына алып кайттылар. Анда тагын бер ай ятты ул. Шушы сәбәп аркасында кызы һәм малаеның укулары өчен университетка булган бурычларын түләүдә бераз тоткарлык килеп чыкты.

Ләкин бу кискен санкция ни өчендер тик Николайга гына кагылды. Шунда аны университеттан куып чыгардылар.

Аннары, эшнең асылына төшенеп, кире торгыздылар.

Әмма торгызылганнан соң бер атна да укымады, факультет комиссиясе, «матди яктан яхшы тәэмин ителүенә (сәүдәгәр) карамастан, аз өлгерешле студент буларак» аны физматфак студентлары сафыннан чыгару турында карар кабул итте.

Николай белдерүләр тактасына эленгән Студентларның академик өлгерешен тикшерү комиссиясе бюллетенен укып чыкканнан соң, аның күз алдында хәрефләр төрле якка таралышып китте...

«Беренче номерлы нигез: политкоммунизм буенча зачеты бирелмәгән...»

Алар стенд янында өчәү басып торалар иде.

—Ничек бирелмәгән?!—дип борылды Николай Таня белән Семёнга. — Мин бу зачетны бирдем бит! Обсерваториядән махсус кайттым. Дөрес, ахырдан икенче булып, ләкин бирдем. Бернинди өстәмә сорауларсыз. Әгәр поезд Кызыл Тауда тоткарланмаган булса, бәлки, беренчеләр арасында булып, шул беренчеләр белән биргән булыр идем..

—Кызыл Тауда түгел, ә Юдинода,—дип төзәтте аны Семён.—Оныт ул революциягә кадәрге исемне! Юдино станциясе бар...

—Соң, мин бит гадәт буенча гына... Нинди аерма булсын монда?

—Менә-менә, синең сәяси әзерлеген аксый.

Николай нервыланып тыңлаусыз чәчләрен артка таба җибәреп куйды.

—Ләкин нинди сәүдәгәр булыйм ди мин? Мин бит бер дә эшләмәдем, димәк, беркайчан бернинди акча да эшләп алмадым. Мәктәптән соң ук, авыруымны санамаганда, шушында кердем һәм шушы көнгә тикле, бернинди өстәмә акча эшләргә алынмыйча, шушында укыйм ич.

Татьяна белән Семён да аптырап калган дусларыннан ким борчылмыйлар иде. Алар аның бөтен гаиләсен яхшы беләләр. Чыннан да Николай нинди сәүдәгәр булсын ди инде? Көлке бу. Әйтик, студент яисә мәктәп укучысы сәүдәгәр була аламыни? Җитмәсә, аның йөрәге авыртулы әнисе урын-җирдән дә тормый һәм гаилә әгъзалары бөтенесе дә бары тик хезмәттәге әтиләренең эш хакы исәбенә генә яшиләр. Ә егерменче еллар башында хезмәте дә булмады әле аның, чөнки өлкән Новиковны егерме беренченең башында Арча кантромкомыннан штат кыскарту буенча эштән чыгардылар һәм ул егерме өченче елның җәендә Севзапгосторгка эшкә кергәнче эшсез булып йөрде. Ничек ачка үлмәделәр диген әле? Менә бу сорау дисәң дә сорау! Хәтта аларга бабасы Федор Софроновичтан калган кайбер әйберләрен дә сатарга туры килде ләбаса. Менә шул коткарып калды алар гаиләсен. Димәк, бабасы аларга үзенең үлеменнән соң да бик нык булышты дигән сүз.

—Ләкин алай да синең бабаң барыбер сәүдәгәр булган бит!—дип хәтерләтте Семён.

— Булган...—дип хәтта ниндидер горурлык белән килеште аның белән Николай.—Һәм советлар хезмәтендә дә булды, унҗиденче елдан, унсигезенче елның августына, аны хезмәтеннән ак чехлар гомере белән бергә азат иткәнчегә тикле. Әти дә булды, ул да сәүдәгәр булып эшләде

—Сәүдәгәр булып эшләгән —дип көлемсерәп куйды Семён.

—Нәкъ шулай: эшләгән. Ул революциягә кадәр чит илгә йомырка чыгару фирмасында икенче гильдия сәүдәгәр рангына туры килә торган һәм юридик нигездә шунсыз чит ил сәүдә вәкилләре белән бернинди аралашуга да рөхсәт ителмәгән вәкил хезмәтендә торган. Ләкин аның бу вазифасы чынында коры административ хезмәт кенә булып, билгеләнгән нык хезмәт хакы белән түләнгән һәм хезмәтне шәхси максатларда эксплуатацияләүгә дә, үз хезмәтең белән табылмаган керемнәр алуга да юл куймаган.

—Тынычлан, Николай.

—Тукта, Семён, бүлдерми тор. Мин аңламыйм, көн кебек ачык бит югыйсә! Кешегә бәя бирү нигезен шәҗәрә дә, әти һәм бабайларның үзләренә хас сыйфатлары билгеләми ләбаса, бигрәк тә, әгәр ул математик, механик, астроном булса. Ә бары тик аерым кешенен үзе, аның башы, аның шәхси сыйфатлары гына билгели аны. Бабай—сәүдәгәр... Нәкъ дөрес—сәүдәгәр. Тик миңа беренче булып күкне һәм аның буенча йөзүче Арго Корабын менә шул сәүдәгәр күрсәтте бит!..

—Тынычлан әле син, Николай, тынычлан. Моны мина түгел, ә бу кәгазь кисәген әвәләгән кешегә аңлатырга кирәк,—дип белдерүләр тактасына бармагы белән сукты Семён.—Апелляция язарга... Ә болай кирәк бит шулай язарга: аз өлгер-реш-шле, имеш!.. Һәм синең профессорларың—Тарутин да, Покровский да, җиңнәрен сызгансыннар да, шулай ук үзләренең саллы кәгазьләре астына кулларын куйсыннар.

Бер елдан соң Главпрофобр машинист малае Семён Пичугинны студентлардан Университет Идарәсенә сайлый. Ләкин ул студент Новиковка карата гаделлекне торгызу өчен нәрсә эшли ала иде соң?

Кайчак кешеләр тыштан үзгәрмичә, эчтән бик тиз, хәтта ашкынулы рәвештә алышынып куялар.

Кайчак кешеләр эчтән үзгәрмичә, елдан-ел бары тик тышкы яктан гына алышыналар.

Машинкада зәңгәр сызыклы кәгазьгә «а» хәрефе төшерелеп басылган теге бюллетендә Новиков өчен иң зур көтелмәгән, ул чакта әле гади студент кына булган Семённы да, Таняны да барыннан да бигрәк аптырашта калдырганы, артыннан политминимум буенча зачет бирмәү турындагы аңлатма килгән «аз өлгерешле» дигән сүз булды.

Өйдә, әле генә сызыклы бюллетеннән укыган, ә аннары комиссиянең кечкенә күзләрен генә түгел, җанын да, хәтта үзен башыннан табанына кадәр бөтен барлыгы белән яшереп торган шикелле тоелган ялтырап торган түгәрәк күзлекле төксе секретаре авызыннан да ишетергә туры килгән бу күңелсез хәбәр турында әти-әнисенә ничек итеп җиткерергә икәнен күз алдына китерә алмыйча, аның белән бу нәрсәнең ничек килеп чыгуын әле үзе дә аңламыйча, Николай Новиков искәрмәстән зачет кенәгәсен ачты һәм анда... политминимум буенча бирелгән зачетны тапмады. Димәк, белдерүләр тактасындагы сызыклы кәгазь һәм күзлекле секретарьлар хаклы, ә ул—юк, чөнки... чөнки ашыгычлык белән (моны ул яхшы хәтерли) үз белеменең уңай билгесен яздырырга оныткан, өлгермәгән, бу тантаналы эшкә игътибар итмичә чыгып чапкан. Димәк, моны укытучы да үзенең исемлегендә билгеләп куймаган. Ул да онытканмы икәнни? Әллә ул бу студентның үзенең абруйлы шәхесенә һәм үзе укыткан фәнни предметына ихтирамсызлыгына рәнҗегән булганмы? Тукта, анын фамилиясе ничек соң әле? Ул Николай Сергеевичның хәтерендә дә, шул еллардагы документларында да, ялтыраган күзлекле төксе секретарьның исеме, ул еллардагы үтә күрүчән комиссия һәм идарәләрнең башка хөрмәтле бик күп кенә әгъзаларының исем-фамилияләре кебек үк, сакланмаган.

Ә менә Тарутин Николай Николаевич, Покровский Стахий Григорьевич, Яковлев Владимир Леонардович, Ибраһимов Мәхмүт Ибраһим улының исемнәре аның хәтерендә генә түгел, ә студент-математикны университетта янадан торгызуны сорап язган хатларында да калган. Ул хатлар миндә саклана һәм мин алар арасыннан чын галимнең акылы белән йөрәге, аның фәнни бөеклеге белән гражданлык асылының аерылмаслыгын күрсәтүче документ сыйфатында тик берсен генә китерәм.

Казан Университеты физика - математика факультеты студентларының академик өлгерешен тикшерү комиссиясенә.

Шушында астроном профессор С.Г Покровскийның һәм астроном - күзәтүче В.Л.Яковлев, шулай ук геофак укытучысы М.И Ибраһимовның Астроном-Математика Җәмгыятенә икенче курс математигы Н.С.Новиковны студентлар сафыннан чыгару уңаеннан язылган гаризаларын теркәгән хәлдә, мин үз чиратымда Комиссиягә аны Университет студентлары хокукында кабат торгызуны үтенеп сорыйм. Дәүләт барлык талантлыларны ачыкларга бурычлы һәм мин талантлы студент Новиковка аеруча игътибар итәм: ул әле беренче курс студенты булган чакта ук минем махсус курсларыма, мәсәлән, махсус характердагы бик авыр фән булган чамалылык теориясе курсларына йөрде. Ул Чамалылык Теориясе буенча уздырылган практикада бик актив рәвештә һәм беренче курс студенты өчен гаҗәеп зирәклелек белән катнашты, ә бу елның май аенда астроном Яковлев җитәкчелегендә икеле йолдызларны аеруга багышланган бик кызыклы фәнни теманы тикшеренүгә кереште. Мондый студентлар—сирәк, һәм мин, әгәр Дәүләт бу үсмер йөзендә зур фәнни көчне югалта калса, бөтен җаным белән кызгану хисе кичерер идем. Бәлки, аны чыгаруда чыгышы турында фикер йөртү роль уйнагандыр, ләкин Дәүләт—яңа типтагы социалистик, халык Дәүләте— күзлегеннән караганда, андый позициянең өстенлеге талантларга карата чын исраф итүчәнлек булыр иде.

Шунын өстенә Новиков, аның апасы—безнең Университет студенткасы Новикова кебек үк, югары дәрәҗәдә тыйнак, алар икесе дә фәнгә бирелгәннәр, намуслылар һәм, гомумән, сөйкемле яшь кешеләр. Минем фикеремчә, аларның берсен, ә атап әйткәндә—Николай Новиковны укудан чыгару бернинди логик анлауга да бирелми торган рәхимсез һәм акылсыз гаделсезлек булыр иде.

Астроном-Математик Җәмгыять рәисе, Профессор Н.Н.Тарутин. Казан. 1924. XII. 23.

Физмат студентлары исеменнән үтенеч хатын студентка Родимцева язды. Хатка унлап студент, шулар арасыннан биш минуттан Университет Идарәсе әгъзасы булачак Семён Пичугин да кул куйды. Апелляцияне зыян күрүче дә язды, һәм аны башта Университет Комиссиясенә, аннары Идарәгә һәм ахырдан студентлар составын тикшерү буенча Өлкә Комиссиясенә бирде.

Университет комиссияләре һәм идарәләреннән бернинди нәтиҗә дә көтеп ала алмаган Тарутин, Покровский, Ибраһимов, Яковлев, Родимцева шулай ук Главпрофобрга, аның студентлар составын тикшерү буенча Өлкә комиссиясенә дә яздылар.

Сораучыга да, яклаучыларга да бирелгән җавап катгый иде: җирле Комиссия карарын расларга һәм апелляцияне кире кагарга. Майлы мөһер астындагы имза танып булмаслык иде. Танып та булмаслык, шулай ук бөтен бу нәрсә аңлашылырлык та түгел. Туры, ачык күңелле яклаучыларга болар барысы да коточкыч аңлашылмаучылык, акылга сыймаслык мәгънәсезлек булып тоелды. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Талантлы бер студентның язмышы һәм дәрәҗәле кешеләрнең, галимнәрнең, студентларның эчкерсез тырышлыгы нигә исемсез, сизелми торган һәм ышанычсыз тоташ стенага килеп бәрелде соң? Монысы гына аз тоелды бугай, җитмәсә, бу студентны яклаучыларны да исләрендә калдырдылар әле. Родимцеваны факультет Президиумы келәменә чакырдылар һәм, партиянең студентлыкның пролетар үзәген ныгытуга юнәлтелгән курсына саботажлык дип бәяләп, сыйнфый йөзен югалткан элементны яклап чыккан өчен, берочтан ипләп кенә анын үзенең дә нинди каннан булуын искәртеп, ике сәгать буе кыздырдылар. Профессор Тарутинны, беренче курс студентын өлкән курсларның махсус дәресләренә рәсми булмаган рәвештә катнаштыруы өчен, язма рәвештә дә һәм телдән дә аңлатма бирергә мәжбүр иттеләр һәм сәүдәгәрләргә астыртын булышлык күрсәтүе өчен оялтып маташтылар. Оялтуын Идарә оялтты. Аны—РСФСРда барлыгы биш кенә булган рабфакны оештыру комитеты председателен, Казан шәһәрендә эшче һәм крестьяннарның ирекле һәм тәртипкә салынган укуларының баш оештыручысын бит!

Тарутинның имтиханында «киселгән» студентларны: «Сезнең унышсызлыгыгыз җитди дөньякүләм нәтижәләргә китермәячәк. Мәсәлән, Франция Англиягә сугыш игълан итмәячәк»,—дип юата торган гадәте бар иде. (Ул вакытта газеталар Антанта державасы станындагы каршылыклар турында күп яздылар.)

Аның яраткан укучысы белән политминимум буенча зачет мәсьәләсендәге очрак бөтен бер сәяси акциягә әйләнде. Дөресен әйткәндә, ул җирле газеталар, «университет Совет властена дошман элементлардан һәм үле җаннар булган 387 студенттан, ягъни бөтен составның унтугыз процентыннан азат булды» дип язган зур кампания башланган чорга туры килде. Һәм партиянең студентлыкның пролетар үзәген ныгытуга юнәлтелгән курсына саботажлык итүе, сыйнфый йөзен югалткан элементны яклап чыгуы өчен әдәпле рәвештә профессорны үзенең киләчәк практикасында үткен телле һәм, аңа озак вакыт күренгәнчә, ялгышмый торган, гөнаһсыз фразадан баш тартырга мәҗбүр итте.

Ләкин үзенең укучысыннан түгел, ул аннан һич тә баш тартмады.

Бу хәлдән соң бер ай үткәч, Николай Новиков Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең /ЭАО/ астрофизик секторының исәпләп чыгаручысы сыйфатында вазифаи эшкә кабул ителде, анда ул беренче курста башлаган фәнни темасын дәвам итте.

Бу—профессорның куркынычлы адымы иде. Хәтта моны аның җәмәгатьчелек фикеренә каршы килүе, дип бәяләргә дә мөмкин иде.

Хәер, нәрсә соң ул җәмәгатьчелек фикере? Покровский, Яковлев, Ибраһимов, Родимцева һәм университетның башка намуслы хезмәткәрләре һәм студентлары фикереме, әллә югары идеяле, югары дәрәҗәле, югары урыннарда утыручы һәм югары активлык күрсәтүче комиссияләр, идарәләр, главпрофобрларныкымы?..

Бу турыда профессор Тарутинның үз фикере бар иде.

 

Нинди декадент?

 

Шул ук вакытта Тарутин Новиковны университетта торгызу уен да калдырмады. Эш эш белән, әлбәттә, шөкер, хәзергә Новиковның эше— физматны тәмамлаган теләсә кем көнләшерлек. Ләкин заманалар үзгәрә тора бит һәм еллар узу белән дипломсыз килеш ана да авырга туры килүе мөмкин. Аннан соң, мәктәп белемен санамаганда, фәнни дәрәҗәсез генә түгел, ә югары белеме турында мөһер белән расланмаган дипломы да булмаган галим кешенен нинди киләчәге булырга мөмкин? Мөгаен, аны эченнән рәнҗетелгән профессор горурлыгы да кымырҗата иде бугай. Аңлашыла бит: Новиковка ясалган удар —ул, Астрономия-Математик Җәмгыяте председателе буларак, аның үзенә карата да көчле удар, ә бәлки иң беренче очракта аның иң сәләтле һәм якын булган укучысы аша аңа юнәлтелгән удардыр да әле. Бик җитез һәм ансат эшләнгән! Ул моның кем мәкерлеге икәнен дә сизенә иде. Әмма моны ачыктан-ачык раслаучы дәлилләр юк шул. Кайчандыр ул университетның югары дәрәҗәле кайбер кешеләренең үз канатлары астына алган ике-өч булдыксыз һәм елгыр адәмнәрнен юлларына аркылы төшкән иле, менә хәзер ерып чык, сәләтле укучынны бүре чокырыннан тартып ал!

Үзенең башыннан чыкмый, күңеленнән китми, һаман җанын кимереп торган сызлануы белән Тарутин губком секретаренә барып керә алды һәм тегесе профессор дәлилләре белән килеште дә, чөнки, чыннан да, университетның физмат факультетында укучы Новиковның академик аз уңышлылыгы (документларда ул йә «аз өлгерешлелек», йә әнә шулай «аз уңышлылык» дип языла иде) бик тә аз ышандыра иде шул. Ләкин студентны, вуз Идарәсен узып, үз хокукында ул да, губком да, губисполком да торгыза алмый икән. Иптәш секретарь, Тарутин көткәнчә, «сәүдәгәр» һәм «матди яктан яхшы тәэмин ителүгә әллә ни игьтибар итмәде. Шунда профессорның ахыргы дөреслекнең барып чыгачагына булган ышанычы кинәт янадан ныгыды.

Губком секретаре Тарутин Николай Николаевичны әле революциягә кадәр үк партия әгъзасы (үзенең партия стажы алай ук түгел иде әле), кызыл профессор буларак белә иде. Шуңа күрә аны, гадәттәгечә, стена сәгатенә карый-карый түгел, ә ашыкмыйча, хөрмәт белән тыңлады.

— Безгә университетның тулы курсы өчен зачетлар бирүгә бер ел җитә. —Профессор «безгә» диде, чөнки үзенен кайгыртуына ышана һәм аның өчен бик каты борчыла. Новиков имтиханнары анын үзе— чәчләре чаларган фән эшлеклесе өчен дә имтихан иде. — Асылда без университетны тәмамлауның мөмкин булган төрле формаларына да риза. Әйтик, экстерн рәвештә имтихан тоту яисә тиешле дип табылган вакытта тулы имтихан тапшыру шарты белән теләсә кайсы курска кире торгызылу...

—Җитәр сәнә, Николай Николаевич, житәр,—дип тынычландырды аны иптәш секретарь,—борчылмагыз, үз улыгыз шикелле кайгыртасыз. Ә андыйларны, аның шикеллеләрне, бүген өч йөзтәп чыгардылар бит

—Андыйларны, ләкин бик андыйларны түгел...

—Аңлашыла, аңлашыла, сезгә күренәрәк төшә. Мин университетка шалтыратырмын. Бүген үк. Ә сез... Ә ул гариза язсын.

—Кем исеменә?

—Университет идарәсенә. Мина түгел бит инде!

—Инде анда өч гариза ята.

—Менә дүртенчесе дә ятсын. Кайчан чыгардылар әле аны? Аһ, әйе. Әйе,әйе, дөрес, инде еллар үткән, таләпне яңартырга, үз позицияңнең ныклыгын расларга кирәк. —Губком секретаре уйга калды һәм, үз эченә бикләнүдән айнымыйча, әйтеп куйды:—Еллар, еллар, нишләтәсез сез безне? Эзсез генә нинди кара тишеккә төшеп югаласыз? Сез, хөрмәтле профессор, инде ботенләй чал чәчле. Минем куе чәчләр дә җемелди башлады әнә. Ә чәчләре иртә агарганнарга йолдызлар ни юрый икән?

Профессор үзенең астролог булмавы турында мыгырданып алды да, бик әдәпле генә саубуллашып, чыгып китте.

Ул губкомда яхшы кабул ителүе турындагы хәбәр белән обсерваториягә, үзенең шәкерте янына ашыкты ЭАОның барлык хезмәткәрләре дә шунда ук, урманда, төрле уңайлыктагы йортларда обсерватория тирәсендә яшиләр иде. Анда аларның, сүз унае белән әйткәндә, үз зиратлары да бар Новиковка, вакытлыча дип, инде узган гасырда ук бүрәнәдән салынган барактан бүлмә бирелгән иде.

Дүртенче хат-үтенеч шул ук көнне язылды.

Ай-Һай, көн саен глобаль сәяси һәм хуҗалык проблемаларын чишүче губком секретаре наркомпрос реформасы нигезендә куылган, үзенә охшаш башкалар шикелле үк фабрика, завод, авыл коммуналары һәм Кызыл гвардияләр җибәргән яшьләр өчен урын бушаткан ниндидер студент турында университетка шалтыраттымы икән?..

Университетта торгызуларын сорап язган дүртенче гаризасыннан соң Новиков, аларның һәрберендә килеп туган хәлне җентекләп һәм аны укудан читләштерү сәбәпләренең нигезсез икәнен математик төгәллек һәм төпле итеп раслап, бишенчесен дә, алтынчысын да язды. Җаваплары йә бөтенләй дәшми калу, йә директив җәмәгать оешмалары әгъзалары һәм председательләренең гаҗәпсенүле рәвештә иңбашларын җыерулар гына булды. Очына чыга алмаслык хәл! Хәтта астрономга да табигатьтән өстен көчләр барлыгына ышанырлык вакыт иде бу.

Таня да, Семён да һәм апасы Ольга да университетны тәмамладылар. Инде Таня Ленинградка эшкә китеп барды, Ольга—Әстерханга. Семён туган шәһәрендә уңыш казанды һәм тынычсыз рәвештә тагын каядыр җыена иде... Профессор Тарутин үлде. Инде Новиков обсерваториядә тәҗрибәле астроном иде...

Ә университетта торгызу яисә университетның тулы курсы буенча имтиханнар тапшыру турындагы табигый һәм законлы сорау гына һич тә урыныннан кузгалмады. Юк, ул моңа ябышып ятмады һәм, моңа карап, үзен кимчелекле итеп тә сизмәде. Ул эш белән мәшгуль иде. Ләкин дуслары (Танядан хатлар атна саен килеп торды), аңа күп акыл саткан, ә үзе вакытында коллектив хат-үтенечкә дә кул куймаган апасы, шулай ук әдәпле акыллыбаш-коллегалары гына тынгылык бирмәде..

Николай Николаевич Тарутинның соңгы сүзләре күңеленә кереп калды. Новиков аның янына үлеменә берничә сәгать кенә кала килгән иде. Ак чәчле һәм чәчләре шикелле үк ак йөзле профессор шунда әкрен генә: «Юлга чыгуы җиңел, улым минем, аны үтүе авыр...»—дигән иде. Менә шундый хикмәтле фикер әйтте аңа укытучысы. Кайчак үлем түшәгендә ятучыларның кайберләре, тәэсирләнеп, тормышта үзенең нәрсәдер эшләргә өлгермәвенә үкенмичә генә, «Мин дистанциядән төшәм, ә синең барысы да алда әле...»—дигәнрәк сүз әйтәләр.

Йолдызлар үз вакытларында яналар, үз вакытларында сүнәләр.

Утыз беренче елның язында Новиков кабат, беренчесе кебек үк, басынкы, җентекле соңгы хатын язды һәм, матур бер көндә шәһәргә чыгарга җай табып, аны альма-матерга алып китте. Инде аның юлы сайланган, тик аны җиңеп чыгар өчен университет, аның тиешле документлары һәм гади-гадәти административ-бюрократик булышлык кирәк иде. Чөнки, ни әйтсәң дә, обсерватория, гәрчә кайбер автономиягә ия булса да, университет учреждениесе иде бит.

Нәрсә язган иде соң ул бу хатында? Кызганыч, ул сакланмаган. Аның белән кемгә мөрәҗәгать иткән ул? Хәтерендә калдырмаган. Әлбәттә, һичшиксез, шул ук исемсез стенагадыр инде. Ләкин аның бу походында монысы түгел, башкасы игътибарга лаек иде. Вакыт үзгәрде, төрле сораучылар һәм шикаятьчеләр белән диалог формалары да үзгәрде.

Новиков белән әңгәмә, элеккеге шикелле, «аз уңышлы уку» турындагы бәхетсез мәсьәләдән дә, «сәүдәгәр»дән дә түгел, ә ( менә сиңа—исәнмесез!) килеп керүченең тышкы кыяфәтеннән башланды. Килеп керүгә, бусага төбендә үк үҗәт хаклык эзләүчегә үзенә көзгедән карап алырга киҗәш иттеләр. Нинди күлмәк бу, нинди чалбар, ниткән штиблетлар?! Ә бу попныкы сыман озын, таралмаган чәчләр тагын! Кырынмаган. Төкләр белән фән сараена?! Ниндидер декадент яисә авыр махмырланмы әллә син?

Новиков үзенең кыяфәтенә әһәмият бирмәде һәм шуның өчен үзенчәлекле бу сәламләүне колагы яныннан гына үткәреп җибәрде. Ул үзенең тышкы кыяфәтенең, гади, ышанычлы, уңайлы киемнәренең халыкның кайбер өлешенә һич тә ошамавына күнеккән иде инде. Нишлисең, зәвык—шәхси сыйфат, әйберләргә карата һәркемнең үз карашы, үз симпатиясе һәм антипатиясе бар. Тик шунысы мөһим, болар барысы да дәүләт ышанып тапшырган эшкә намуслы, объектив мөнәсәбәткә бернинди дә йогынты ясамаска тиеш. Бигрәк тә тапшырылган ул эш объективлыктан һәм вөжданлылыктан башка кешеләр язмышына бәйле булса. Новиков аның хәленең асылына төшенүләрен сорады. «Яхшы, төшенербез»,—диделәр аңа.

Гади, казна эшендәгеләр фразасы инде бу. Ә әгәр уйлап карасаң? Болай «яхшы»—яхшы, ягымлы, җылы сүз кебек бит. «Төшенербез» дигәне дә күңелдә өмет тудыра торган сүз. Димәк, кемдер күпме еллар буе өсте-өстенә өелә килгән катламны, аңлашылмаучылык дуемын сүтәчәк, ә аннары башта ук урын алган ялгышлыкларны, ялганнарны да, шулай итеп, асылда әллә ни тирәндә ятмаган хакыйкатьне дә казып чыгарачак.

Тормышны кайчак йә матрос тельняшкасы, йә зебра белән чагыштыралар: юллы-юллы, ягъни барысы да кара, ак сызыклар белән чиратлаша тора. Николай Новиков үз әйләнә-тирәсендә бары тик яктыны һәм яхшыны гына күрә, тышкы кыяфәтенә, үз хәленә кагылышлы авыз еруларга һәм ачыктан-ачык мәсхәрәләүләргә беркайчан да игътибар итми торган кеше итеп яратылган иде. Ул хакыйкатькә бик ышана, инана. Ничек яшәргә ди инде ул ышанусыз?! Ышануың юк икән, дөньяда яшәргә дә кирәкми, дип саный иде ул.

Новиков университетның ак ташлы портигы астыннан чыгуга аның йөзенә шундук кояш нурлары һәм яз исе килеп бәрелде. Шундый коры, төче яз исе иде ул: инде кар күптәннән юк—эреп беткән, шул ук вакытта әле агачларда да бер генә яфрак та күренми, табигатьтә бары якты зарыгу, көтү генә... Һәм аяз, якты көннен күге дә зәңгәр дә, зәңгәрсу да түгел, ә сапфир төсендә иде.

 

Пьедесталдан—таш юлга

 

Дөньяда май аеннан да кыска башка бернинди ай да юк. Җимеш бакчалары әле-әле генә алмагачлар чәчәге сөте белән кайный гына башлаганнар шикелле иде, ә менә инде алар бөтенләй коелып та беткән, үз урынына чәчәкләр өеме дә, алмалар да түгел, ә ниндидер шыксыз яшел җимшәннәр калдырып качып та киткән.

Әмма вакыты җиткәч аларга сок, хуш ис белән тулышырга, Алмалының һәм тирә-якның барлык тәмле тамакларын ымсындырырлык алсу, авыр гүзәлләргә әверелергә язган.

Ләкин ул гүзәл алмаларга хәтле ерак әле.

Әлегә шәһәр буенча бары тик июнь генә атлап китте.

— Николай, балконга чык әле, улым, кара әле, синең йолдызларың ни әйтә, иртәгә нинди иртә көтелә?—дип чакырды Сергей Андреевич Новиков үзенең егерме алты яшьлек улын, гәрчә көн буе үзе белән портфелендә йөртсә дә, эшкә хәтле дә һәм эштә дә караштырырга өлгермәгән газеталары белән йокы алдыннан кыштырдап. Бу юлы аның атдында караштырмаган газета саннарыннан торган өем ята иде. Ул хезмәте буенча җибәрелеп, өч атна буе Кама Тамагы авылларында югалып торганда, малае аларны аның өчен тәртип белән җыеп барган иде.

Сергей Андреевич Новиков тырыш, тыйнак һәм, күңел хисләре бәреп чыккан чакларда тыелучан булса да, бик тормышны яратучан кеше иде. Җил ишегалдындагы имәнне талкыган шикелле, аның гаиләсен дә төрле бәлаләр азаплады. Сергейга бары алты гына яшь булганда әнисенең янгында трагик үлеме, унсигезенче елда хатынын дәвалап булмый торган йөрәк авыруына китергән каенатасының коточкыч үлеме, малаеның университеттан куылуы, егерменче еллар ахырында үзенен эшен югалтуы, хезмәт биржасы. Идел пристаньнәрендә вак-төяк төяү-бушату эшләре... Өстәвенә, һәрчак дару артыннан куып ярым ач яшәүләре, чөнки гаиләләрендә һәрвакыт кем булса да авырый иде. Ләкин тормыш үҗәт күренеш. Бернигә дә карамастан, ул дәвам итте. Ул тормыш, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, кайчак үзенең тын таңнары, өстәлдәге ипи телеме, хатынының ышанычлы елмаюы белән дә шатландырып-шатландырып алгалый иде. Кайчак тормыш балаларның чагыштырмача уңышлары белән дә җылытты: туганнан бирле зәгыйфь булган, җаны менә чыгам-менә чыгам дип торган, аның исән калырына күпләр ышанмаган Колялары да тернәкләнде әнә. Дөрес, авыр яши, ләкин авырый-авырый булса да, яши бирде; Ходайга шөкер, инде тиздән Ольгага да утыз яшь тула, университет тәмамлады. Дөрес, әлегә һаман кияүдә түгел, тик монысы инде анын шәхси эше.

—Йә, нәрсә, улым?—дип газетасыннан аерылды Сергей Андреевич, Николай балконнан кергәч.

—Иртәгә, әти, аяз һава, менә дигән кояшлы көн булачак.

—Искермәгән риваять..

—Юк, чынлап та. Бүген күк йөзе ачык китап шикелле.

—Алайса, бик яхшы, алайса, бик әйбәт.—Сергей Андреевич шушы сүзләре белән җирле газетаның чираттагы санын кулына алды һәм анын дүртенче, соңгы битендәге белдерүләр бүлегендә: «Аппаратны чистарту башланды»—дип укыды. Аннары Сергей Андреевичның үзе эшләгән эш урыны аппаратының тулы исеме бирелгән иде. Бу нәрсә бу? Сергей Андреевич ашыга-ашыга сирәк файдалана торган күзлеген борынына элде дә, газетадагы шул урынны эзләп тапты. Юк, аның күз алдына гына килгән шикелле түгел иде бу хәбәр. Хәер, кая күз алдына гына килгән шикелле генә булу, хәзер андый белдерүләр һәр җирдә, бөтен газеталарда, хәтта коймаларда да чекерәеп эленеп торалар. Калын баш хәрефләр белән: «Идел-Кама районы буенча Төньяк-Көнчыгыш Госторг аппаратын чистарту башланды» дигән язу чекерәеп карап тора иде. Аннары ваграк итеп, боргес белән: «Сонгыларның эшендәге җитешсезлекләр һәм аерым хезмәткәрләр турындагы материалларны Госторгка, чистарту буенча комиссиягә җибәрү сорала»,—дип язылган. Сергей Андреевич газетаның чыгу датасына күз төшерде, ул әле яңа, бүгенге сан иде.

—Җилләтә торган мәгълүмат бу!—диде Сергей Андреевич

—Ни бар?—дип сорады Николай.

—Юк, алай берни дә... Күптән өйдә булмадым, ә монда күп кенә кызыклы нәрсәләр җыелган. Тормыш минсез дә бер урында гына тормаган. Тормаган, әй-йе-е...

Командировкадан соң ул әле эш урынында булмаган иде. Нәрсәләр эшләнеп ята анда, кемнәрне чистартырга телиләр икән?

—Димәк, көн болытсыз була, дисең?

— Болытсыз, әти.

Николай ялгышмады. Яңа көннең иртәсе Алмалы өйләренең тәрәзәләренә, шәһәрнең көнчыгыш читендәге кырыеның күләгәле урамнарына якты һәм тыныч күз белән карады. Ул бүлмәләр буенча чиста, әле көндезге тузан сөреме кунмаган авыш, укка охшаш нурлары белән үтеп китте, тәрәзә төпләрендәге гөлләрнең бөрешкән чәчәкләрен ачты, төнгә тынып калган чебеннәрнең күңелләрен күтәрде, аларга җан кертте һәм, стеналарда дерелдәп торган нур шәүләләре калдырып, шәһәрне хезмәт һәм шау-шулы тормышка уятырга дип, юлын арыга таба дәвам итте.

Өйдә барысыннан да элек, иртәнге алтынчыда, Немец Швейцариясе итәкләрендәге кыр канәфере шикелле, Николай күзен ачты. Аның исәбе буенча, ул йокларга иртә, төнге уникенчедә үк ятты, шуңа күрә иртүк уянды да. Аның астрономия тарихы турындагы мәкаләсен язып бетерәсе һәм университетка илтәсе бар. Анда обсерватория директоры белән очрашу һәм аңа университет нәшриятында бастырып чыгару өчен үзенең кулъязмасын тапшыру турында килешкәннәр иде. Обсерваториядә Николай Новиковны чиста күңеллелеге, тыйнаклыгы, бернинди шөһрәт сөймәүчәнлеге өчен яраталар, талантлы галим буларак һәм Сизиф дәрәҗәсендәге үҗәт хезмәт сөючәнлеге өчен хөрмәт итәләр иде. Анда эшли башлаган беренче елларыннан ук аңа үз эшен үзенә планлаштыру, аның күләмен (әйтергә кирәк, күләм дигәндә, ул аларны үзенә фантастик дәрәҗәдә бик күп планлаштырды) билгеләү хокукы да бирелде. Башында ноктасына хәтле уйланылган тарихи мәкалә кәгазьгә бик җиңел төште һәм иртән аның гомумиләштерүче ике-өч абзацын гына язып бетерәсе бар иде.

Николайның университетның «төп йорты» белән бәйләнеше әллә ни яхшыдан түгел, шуңа күрә директор белән очрашу да бу абруйлы уку йортының нәкъ шул «иске башкала»сында булырга тиеш иде. Ә яшь галимгә анда берочтан тагын аны студент итеп торгызу турындагы гаризасының язмышы турында да белешәсе бар. Нишләптер бик озак ята ул анда каралмыйча. Хәер, бу турыда уйлыйсы да килмәде, бик кызыклы һәм галимнәр даирәсендә бик аз гына билгеле булган фактик материалларга нигезләнгән мәкаләсен тизрәк язып бетерәсе килгән иде. Ләкин иртәдән, җәй башында гына була торган бик яхшы, зөбәрҗәт сыман матур иртәдән үк тик торганда башы авырта башлады. Ә өйләрендә мондый очракларда кирәк була торган дарулар табылмады. Әле кичә генә каләм очында эленеп торган кара тамчылары бүген мәкалә юллары булып кәгазьгә төшәргә теләмәделәр.

Мәкаләне зур авырлык белән генә тәмамлап, Николай университетка, һәрвакыттагы шикелле, еш кына сиңа кирәкле нәрсәләрне табып булмаган аптекаларга кагыла-кагыла китте.

Николай Державин даруханәсенә (аны Державин бакчасы каршында урнашканга шулай дип йөртәләр иде) тикле барып җитте, ләкин бормалы тоткалы биек ишектән эчкә кермәде. Аның игътибарын Державин һәйкәле янындагы тавышлар гөрелтесе, ниндидер дулкынлану, шау-шу, ыгы-зыгы җәлеп итте. Бер төркем малайлар биек булмаган чуен рәшәткәләр аша сикереп чыкты да тавышлар килгән якка таба атлап, куаклар арасына кереп югалды. Ә анда, куаклар артында чыннан да гадәттән тыш нидер бара иде бугай. Николай башы авыртуы турында онытты, аптека баскычыннан аска таба атлады.

Керү җаенда, бакчаның тыл ягында, аның юлын бакча эченә агылучы, башында чая барабанчылар торган пионерлар колоннасы бүлде. Аларны үткәрү өчен бераз көтеп торырга туры килде. Тагын унлап кайнар, түземсез башларны үткәреп җибәрмичә булмады. Кешеләр һәйкәл янында булачак, үзләре яхшы белгән, тик әлегә ул, Николай төшенмәгән ниндидер вакыйга турында күңелле генә сөйләшәләр.

Халык, Николай әле аптека янында ук сизенгәнчә, Державин һәйкәле тирәсенә җыелды. Һәйкәлнең нигезендә, шагыйрьнең бронза лирасына тотынып, кыска пинҗәген җилбәгәй итеп җибәргән оратор кызып-кызып шундагы халыкка үзенең фикерләрен җиткерә иде. Киеренкелектән аның йөзе кызарган, муен тамырлары бүртеп чыккан, әйтерсен сүзләр төере муенын кабартып, турыдан-туры аның буенча үтә.

Нәрсә турында сөйли соң ул? Сүзләренең мәгънәсе Николайга бары тик бераздан гына килеп җитте. Ә сүзенең ни турында баруын аңлап алгач, үз колакларына үзе ышанмый торды, аның эчен ниндидер бозлы салкынлык биләп алды.

Оратор, скульптурага җайлырак, инде лирага түгел, ә шагыйрьнең кулына тотынып:

— Безнең шәһәребез үзәгендәге аксөяк һәм морзага куелган бу һәйкәлгә күпме түзеп торырга була! —дип кычкырды —Бу урын патша ялагае өчен түгел, ә халык юлбашчысы Емельян Пугачев истәлегенә тиешле. Утыра җәелеп!

Төркем хуплап гөрелдәп куйды, хәрәкәткә килде.

—Нәстә ана монда торырга. Ул бит Пугачев артыннан куып йөргән, бик ялагайланып, баш күтәргән кешеләр диңгезен җәзалаган.

—Мәд-хи-я-че!

—Нәрсә бугаз киерергә, тартып төшерергә үзен!

—Хәзер трактор килә!

—Ә бәлки трамвайга эләктерербез?

—Тагын ниндәй техник көч көтеп торырга? Без үзебез—көч. Тере көч!—дип кулын селтәп алды оратор.—Мөгаен, аударырбыз да, көчәнә торгач. Ән-нә күпме без! Ә-ә?

—Ауда-ра-бы-ыз!

Алдан ук әзерләп куйган шикелле, шундук пароход арканы пәйда булды. Тагын берәү, тагын бер бәйләм...

Барабаннар гөрселдәде, быргылар янгырады. Монда барган хәлгә тик бер йөз генә гамьсез, битараф булып кала бирде. Хәрәкәтсез, мәһабәт, бөек. Ул әйләнә-тирәгә җыелган кешеләрнең башлары өстеннән каядыр чиксез гасырлар ераклыгына караган, ә аның бронза маңгаенда кояш уйный иде.

Николай күзләрен йомды, яман төштән арынырга теләгәндәй, башын селкеп куйды, ләкин коткарулы, бар нәрсәне дә үзенен законлы урынына куя торган чынбарлык килмәде, юк, пәйда булмады.

Ә янәшәдә генә (менә бит ул, законлылык сакчысы!) берни дә булмаган шикелле ап-ак гимнастеркалы милиционер басып тора.

—Иптәш постовой!—дип Николай милиционерның җиңеннән эләктереп алды.—Сез ни карыйсыз?

Теге ризасыз гына читкә тайпылды:

—Син китсәң иде моннан, студент.

Ни өчендер милиционер аны студент дип атады.

—Ничек—китсәң? Һәйкәлне җимерәләр бит хәзер, ул—халык байлыгы ич!

—Халык төшерә, ха-лы-ык. Аңладынмы?

Ике аркан һәйкәлне күкрәге аша аркылы-торкылы ныклап чолгап алды, ә өченчесе муенында тартылды. Кыска пинжәкле оратор соңгы киңәшләрен бирде дә һәйкәл нигезеннән җиргә төште.

—Башладык!—диде ул.

—Бер-ике,—дип эләктереп алды төркем аның сүзен.

—И-их, күсәккәй, томырабыз!—дип кычкырды кемдер.

Өч арканны өч кешеләр төркеме сырып алды да, аны сынның бронза гәүдәсе шыгырдап куйганчы, кылдай сузылганчы, корыч тыгызлыгына җиткәнче тарта башладылар.

—Акылга килегез, сез нәрсә эшлисез? Кешеләр!—Ни булганын аңламыйча, күз алдында җәелгән акыл белән анлап булмаган шундый мәгънәсезлекне күреп ярсыган Николай шагыйрьнең муенын арканлаган уртадагы халык күченә ташланды.—Туктагыз! Бу бит б-бөек р-рус шагыйре, бу бит безнен барлык шагыйрьләребезнең атасы, безнең якташ! Йа Ходаем, сез аны җимермисез, ә тарихны, тарихны ватасыз бит!—дип ул портфельчыгы белән селтәнеп җибәрде һәм аяк-терәүләре белән бурлакларча нык итеп җиргә терәлгән төркем стенасына ташланды.—Иптәшләр...

Каршысына очраган нокаут ясардай сугу аны һәйкәл нигезе төбенә ташлады.

Ана, җаен туры китереп, оратор тондырды.

—Яклаучылар табылган, Екатерина ялагае турында кайгыртучылар, анаңны синең!—дип сөйләнә-сөйләнә ул йодрыгы белән озын һәм акрын кыймылдаучан Николайга астан өскә таба китереп бирде.—Менә кайчан шуышып чыгалар әтрәк-әләмнәр! Кискен борылышларда, искене сындырган чакларда...

Җиңелеп жиргә егылган коры гәүдәдә көчләр кайдан җыелгандыр, ләкин шунда Николай аягына торып басты һәм тагын пароход баулары белән чолганып беткән тере стенага таба китте.

Өердән берничә кеше бер-берсен бүлеп: «Милиция нәрсә карый!?»—дип кычкырды. Николай мөрәҗәгать иткәндә үз тирәсендә бернинди яман эш тә күрмәгән ак гимнастеркалы шул ук милиционер, аңа халык массасы кычкырганнан соң, мизгел эчендә күзен ачып, хәлне төшенеп, тәртип бозучы Николайны эләктереп алды да бакчадан алып чыгып китте. Шундук тагын бер ак гимнастеркалы пәйда булды. Күз аллары караңгыланып киткән Николай ни булганын, аны кая, нинди максат белән алып баруларын һич тә төшенә алмый иде. Кояш нур чәчә, күктә болытның әсәре дә юк. Ә артындагы шау-шу, бәрмә дулкын сыман, һаман көчәя барды. Бик күп тавышлы бердәм акыруның иң югары ноктасында ынгырашуга охшаш шыгырдаумы, шыкырдаумы тавышы ишетелде, аның артыннан куркыныч гөрселдәү авазы барлыкка килде. Гадәттә менә шушылай металл ташка барып керә, менә шушылай ниндидер бик зур һәм авыр әйбер авып төшә.

Николай башка берни дә хәтерләми.

Ул элек әле беркайчан да булмаган җирдә—төрмәдә генә аңыша төште.

Юк, аңа башта күренгәнчә, төрмәдә түгел икән түгелен, ләкин барыбер сак астында иде ул.

Исенә килгәч, аннан: «Аныштыңмы?» дип сорадылар. Уңай җавап ишеткәч, ниндидер кәгазьләргә кул куярга, ниндидер сәер сорауларга җавап бирергә куштылар. Янәсе, ул Аллага ышанамы һәм, әгәр ышанса, кайсысына? Илдәге машина төзелешенең үсешенә ничек карый? Демонстратив чыгыш ясау турындагы карарга килергә аңа кем булышты? Моңарчы аңа психиатрлар һәм шуның ише хастаханәләр хезмәтеннән файдаланырга туры килмәдеме? Аннары һич тә танып-укып булмаган ниндидер язмалар астына кулларын куйды. Аны минут саен томанлана барды һәм яңадан югалу мөмкинлеге белән янады.

Кичен миңгерәү тоткарланучыны, иртүк университетка да, обсерваториягә дә түгел, ә туп-туры һәм мәҗбүри рәвештә психик хастаханәгә барырга киңәш итеп, чыгарып җибәрделәр.

Улын күреп, авыру әнисе аһ итте һәм әкрен генә елап җибәрде. Кабинетыннан әтисе йөгереп чыкты:

—Ни булды синең белән? Кем кыйнады сине?

— Нигә андый нәтиҗә ясадың әле син, әти?—дип хәлне бераз йомшартырга тырышты Николай.

—Үзеңә көзгедән карап бак!

—Йә, нәрсә анда көзгедә?

Николай трюмо янына килде. Пыяладан аңа чәчләре тырпайган, пычранып беткән, ирене кырыенда кипкән, оешкан канлы, йончылган, бөтенләй чит кеше карап тора иде. Николай әти-әнисе күзеннән тизрәк югалырга ашыкты. Ничек уйлап җиткермәгән соң ул бу турыда! Башта юынырга, үзен тәртипкә китерергә, аннары гына кайтып керергә кирәк иде ләбаса.

Әти-әнисе аннан хәлне аңлатып бирүен көтә иде. Николай нәрсә, ничек булуы турында барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Ул алардан беркайчан һәм бернәрсәне дә яшерми иде.

Шунда әнисенең хәле начарланып китте. Әтисе аңа инъекция (әтиләре гаилә башлыгы гына түгел, бәлки анын баш табибы да иде) ясады һәм шуннан соң әниләре тиз генә йоклап киткәч, ирләр, аны әкрен генә калдырып, нигәдер бөтен гаилә балкон дип йөрткән террасага чыктылар.

Инде көн сүнде, күк йөзе читеннән-читенә хәтле колач җитмәслек һәм үзендә чынбарлыкка һич тә охшамаган кебек күренгән аңлашылмас йолдызлар һәм ай күренеп торган кара пәрдә белән каплангандай булып калды. Җиңелчә генә җил исте, ләкин һавада әле барыбер көндезге эсселек ертыклары тирбәлә һәм бик көчле юкә чәчәге исе килеп тора иде.

—Димәк, син университетка барып җитмәдең, —диде әтисе.

—Җитмәдем,—диде Николай.

—Ә ашыгыч мәкаләң белән ничек була инде хәзер?

—Югалттым мин аны. Портфель белән бергә.

—Аллага шөкер, әле дә ярый башынны югалтмагансың.

—Гаеплисеңмени?

—Юк, ләкин мин уйланылмаган һәм стихияле гамәлләрне беркайчан да хупламадым.

Алар, әле күзләрен йолдызларга күтәреп, әле бакчаларның тигез булмаган караңгылыгына караштыргалап, әкрен генә сөйләшәләр иде. Аларга карап, искитәрлек берни дә булмаган, дип уйларга мөмкин иде. Янәсе, йокы алдыннан әтисе малае белән әңгәмә кора һәм әле яшь булганга күрә башы бик үк аек булмаган малаена җиңел күңел белән тормыш чынбарлыгын төшендерә.

—Мин һәрвакыт акылны хистән өстен күрдем, улым. Килеш син минем белән, хис акылга ия булмаган тереклек белән дә идарә итә бит, хайваннар белән дә... Икенче яктан, кайчак йөрәк шундый матур, акыл белән аларга гасыр буе да җитеп һәм формулалар белән һич тә исәпләп чыгарып булмаган нәрсәләр әйтеп куя, кайвакыт шундый, кешелек тарихында калырлык адымнарга этәрә. Ләкин алар өчен бик кыйммәт түләргә туры килә, хәтта тормыш белән дә булырга мөмкин. Менә син бүген, нәрсә, Державин бакчасындагы вакыйгалар барышын үзгәртергә теләдеңме? Үзләренең хаклыкларына ышанган йөзләрчә яшьләрне шул ышанычларыннан кире кайтарырга уйлаган идеңме? Ләкин алар бит бүген йөзләрчә һәм меңнәрчә генә дә түгел.

Николай атасының тавышында монарчы билгеле булмаган әрнү хисләре тойды. Әйе, әрнү, һич тә үгет түгел.

Әтисе, туктаусыз өйрәтергә һәм шелтәләргә яраткан апасы Ольгадан аермалы буларак, гаилә әгъзаларының барчасына да демократик карашта булды. Юк, ул апасын хөрмәт итә, өлкән буларак аны тыңлый иде. Ә әтисен ярата иде. Һәм аның ул кичтәге, дөресрәге, ул төндәге бөтен барлыгына каршы килә торган калын, әрнүле тавышы Николайны сагайта төште. Аның үзенең малае белән килеп чыккан шундый хәлдән соң гаҗәеп тынычлыгы, ниндидер заговорчылар тынычлыгы, үз җаваплыгына алуы, һәм бу әңгәмәнең зигзагка охшаган әле генә әйтелгәннәрне, урманда адашкан юлчы сукмак эзләгән сыман, сызып ташлый-ташлый баруы да сагайтты. Әтисенә нәрсәдер булган иде.

—Шулаен шулай ул, улым: акыл—җанны коткару хакына Аллаһы Тәгаләгә дан җырлау өчен. Ләкин кайчак бернинди котылу әмәле дә булмый. Менә монда инде, болай гына яшәгәнче, эш өчен газап чигәргә кирәк. Акыл акыл белән, ә, гәрчә дөрес фикерле, намуслы булса да, кемнеңдер мускулын сынар өчен төннең сыйфатындагы мин-минлексез статист булырга, дөресен генә әйткәндә, белмим, кем генә теләр икән! Фу, бу аңгыра, битараф ай астында ниндидер күңел төшенкелеге, апатия чолгап алды бугай мине. Гафу ит, синең астроном икәненне истән чыгарганмын. Әлбәттә, монда айнын гаебе юк, ләкин аның астында күп кенә аңгыралыклар булып тора. Ә балачакта мин астрономнарны йолдызлы кара калфактан һәм табанына хәтле җиткән кин озын халаттан, кулында ерактан күзәтә торган торба һәм култык астына калын-калын китаплар кыстырган, әллә кайчангы үткәннәрне дә, әллә кайчангы киләчәкне дә белүче, алдан күрүче, ши ашап тук булган түгел, ә бары тик йолдызлар тузаны белән генә тук булган кешеләр дип күз алдыма китерә идем. Менә ничек! Һәм менә кинәт минем улым—Йолдызчы. Ә? Бу Забродин эше, сине ул—хөрмәтле Фёдор Софронович йолдызларны танып белергә өйрәтте. Ничек атала иде әле астрономия искечә?

—Йолдыз сүзлеге.

—Менә ул картка,—урыны җәннәттә булсын,—актыгында бер генә күз белән сезнең обсерваториядәге иң көчле телескоптан шул йолдызларга карап алырга мөмкинлек бирәсе иде!—Өлкән Новиков малаен кочаклап алды. — Ярар, барысы да яхшы булыр. Университет турындагы борчылуыңнан да тукта. Юк икән, юк. Ахырында, әгәр эш шунда гына тора икән, үз-үзен кеше үзе белемле итә.—Сергей Андреевич малаенын ничек кенә булса да университет дипломы алуга омтылышын уртаклашмый иде. Яраткан эшен белән аннан башка да шөгыльләнергә була бит, янәсе. Диплом—белем түгел. Ә малаеның белеме бар. Аз да түгел аның белеме. Сергей Андреевичның күңеленә ниндидер тынычлык һәм ышанычлык инде. Шөкер, бу дөньяда аның дөрес, яхшы дәвамы кала. Ул үзен көндезге, аны чистарту буенча комиссиягә чакырылуы аркасында чолгап алган күңелсез уйларыннан тәмам арынып җитте. Комиссия досьесында аны «Новиковның Госторг вәкиле вазифасындагы контрреволюция эшчәнлеге» турында бик җентекләп язылган һәм пөхтә итеп «эш»кә тегеп куелган ике аноним хат көткән булган. Билгеле инде, алда тагын да яңа фаш итүләр, яңа тикшеренүләр булачак... Гомумән, күңел күтәрелерлек нәрсә түгел иде бу. Әмма ул бу турыда малаена бер сүз дә әйтмәде.

 

Туйга чакыру

 

Халыкта, ит изгелек, көт явызлык, диләр.

Тормышта еш кына нәкъ шулай килеп чыга да ул. Өметләр буталып йөри, соңаралар, кире кайтмаслык булып юкка чыгалар, ә яшереп куелган, көтелмәгән явызлык исә, бер дә соңга калмыйча, шундук килеп тә җитә.

Бер көннән соң элеккеге студент Николай Новиков университетка апелляция комиссиясенә чакырылды һәм анда аның бөек Ленин исемен йөрткән вузның җәмәгать оешмаларына яла ягуы. Державин бакчасында бөтен халык алдында патшалыкның сынлы апологетын алып аткан вакытта ясаган советка каршы чыгышы өчен кирәген бирделәр. Сәүдәгәр сәүдәгәр инде ул, диделәр аңа, бер кулы белән шикаять һәм апелляцияләр сырлый, социализм төзү белән мәшгуль кешеләрнең башларын катыра, ә икенчесе белән пролетариатның муенына ябырыла.

—Сез бит, Новиков, сыйнфый йөзен югалткан элемент, искелек калдыгы!—дип чыгыш ясады комиссия утырышында аның күн киемле, чибәр, буйлы, кара кашлы, аксыл чәчле яшь кенә бер әгъзасы. Өстәл өстендә, аның каршында ук Новиковның кыршылып беткән портфеле ята иде.—Йөзегезгә битлек киеп алгансыз да гап-гади булып күренергә тырышкансыз, ләкин чын йөзегез барыбер ачылды. Кирәк бит әнә шундый булып күренергә тырышырга, хәтта бу эшкә милициягә катнашырга туры килгән! Хәтта документлар, мәкалә, китапханә укучысы билеты белән портфелегезне дә тотып бәргәнсез. Менә нинди икән сезнең университетка карата чын мөгамәләгез. Ул чагында ни телисез, бездән нинди мөнәсәбәттәшлек таләп итәсез соң сез? Сезнең белән сөйләшүне монда түгел, башка җирдә алып барырга кирәк иде, тегендә. —Кара кашлы, аксыл чәчле егет, ниндидер учреждениене, мөгаен, барыннан да элек инде Новиков булып чыккан җирне күз алдында тотып, тәрәзәгә таба төртеп күрсәтте. Оратор күрсәткән тәрәзә артында, июнь кызулыгында яшел яфраклар ялкау гына селкенә, сугыш чукмарлары сыман чыпчыклар чыркылдаша иде. Күн киемдәге ораторга эссе, ул кызарып чыкты, ләкин түзә, хәтта төймәләрен дә ычкындырмаган.— Без һаман либераллык күрсәтәбез, һаман сакланабыз, түзәбез. Мин, иптәшләр, Новиковның бик хөрмәтле астрономия обсерваториясе штатында торуының максатка ярашлымы, юкмы икәнлеге турындагы мәсьәләне күтәрергә тәкъдим итәм. Югары белемсез ничек эшли икән соң ул анда?!

Яфраклар селкенде, чыпчыклар тагын да катырак котырынды. Күңелле халык бу чыпчыклар, аларга берни дә комачауламый—кызулык та, суык та...

Өйдә аны Ленинградтан килгән хат көтә иде. Анда Татьяна Родимцева белән Семён Пичугинның өйләнешүләре турында хәбәр ителгән һәм алар Николайны үз туйларына чакырганнар иде.

Университет курсын тәмамлаганнан соң Семён Пичугинны, гадәттән тыш көчле математик һәм җәмәгатьче буларак, үзләрендә, кафедрада калдырырга теләгәннәр иде дә, ләкин ул бу тәкъдимне кире какты, һәм инде беренче курстан ук эшлекле бәйләнештә торган җирле фәнни-тикшеренү институтына юллама алды. Ә аннары, җай килеп чыкты да, андагы эше әллә ни кызыгырлык ук булмаса да, Ленинградка китеп барды, чөнки анда университеттан соң Таня Родимцева яши һәм эшли иде.

Николай шикелле үк, анын белән Семён да языша иде. Ләкин, хатлары фәкать дустанә характерда гына булган дусыннан аермалы буларак, Семён Пичугин аңа булган мәхәббәтен белдерми түзә алмады һәм үзенең ялкын белән тулып ашкан күңелен машинкада басылган егерме дүрт битлек хатында тулысы белән ачып салды. Бу хат артыннан, дөресрәге, бандерольдән соң, аның Таняга карата булган мөнәсәбәтен тулысы белән яктырткан, үзе яхшы дип санаган берничә шигырен дә җибәрде, ә аннары, җаен туры китереп, шул Төньяк Пальмирга үзе дә китеп барды.

Семённың ачышы Таня өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә түгел иде, әлбәттә. Аны үзенең хатларына төгәл җавап бирүче, Таня өчен тигез, махсус каллиграфик хәрефләр белән язуы артында (ул моны сизә иде) күп нәрсәсе күренмичә, беленмичә кала биргән дип санаган икенче даими корреспонденты—Николай Новиковның тыйнаклыгы, басынкылыгы кайгыга салды. Николайның университет белән күп елларга сузылган үзара мөнәсәбәтләрендә эшләр чынында хәзер ничегрәк тора икән ? Аның авыру әнисе терелгәнме? Сергей Андреевичның эш мәсьәләсендә хәле ничек? Шатлыклы хәбәрләре белән Николай, әйе, анысы шулай, саранланмыйча уртаклашып килә. Алар асылда фәнгә, әдәбиятка гына кагылышлы була... Еш кына шигырьләрен дә җибәргәләде, ләкин барысы да һаман җирдән читтәге цивилизацияләр, бар нәрсәне җиңүчән акыл турында, алмашучан тотылган йолдызлар турында. Таня өчен ул, Николай, үзе тотылган, алмашучан күк яктырткычларының берсе булып тоелды. Семён белән бергә. Аның күз алдында бу дуслар йә чиратлашып кабыналар, йә бер-берсе белән үзара тотылалар, йә бер-берсенен яхшы якларын юмарт рәвештә ачып, якты итеп ялтырап куялар. Күпме вакыт инде ул үзенең икегә аерылган халәттә булуын сизеп яши, үз-үзенә анын өчен бу дусларның кайсысы кем икәнен төгәл һәм кистереп әйтә алмый азаплана. Икесе дә кадерлеләр, икесе дә анын башын да, йөрәген дә—кызның кайнар йөрәген, математикның салкын, уйлап эш итүчән башын яулап алдылар. Бары шактый соңрак, шундый соңрак, инде аннан да сон булуы мөмкин булмагач кына, ана арифметик ачык җавап ачылды.

Баш белән уйларга кирәк, диләр. Һәрвакытта да алай түгел икән шул. Кайчак йөрәккә ышану зарурлыгы да туа икән бит...

Ялгыз чакта ялгышмыйча гына яшәве авыр.

Ә ул ялгыз иде. Бик ялгыз. Ленинград та тәрәзә артында гына булсын, ләкин, ни генә әйтсәң дә, туган шәһәр түгел бит ул, Нева елгасы да булсын, ләкин ул Идел түгел, Нева урамы да булсын, ләкин ул Алмалы түгел, эштәге коллектив та, фатир күршеләре дә Семён белән Николай түгел, әти-әнисе түгел. Бары тик алардан бик еракта гына аларның үзенә рухлары белән ничек якын икәнлекләрен, ваемсыз балачактан ук ир туганнары шикелле булуларын бөтен барлыгы белән аңлады Таня Родимцева.

Һәм менә шуларның берсе килә дә ана кулын суза. Аның өчен махсус килә. Ул аның үзенә булган мәхәббәте хакында белә, тик үзенең аның кияүгә чыгарга тәкъдименә ник риза булуын гына белми, чөнки йөрәге тын гына һәм түземлек белән икенчесен, үзенең тормышына шулай ук бала чактан ук, ләкин бераз соңрак, авыр кыймылдаучан, хәтта көлке булып кергәнен көтүен дәвам итә. Әмма ул, ягъни икенчесе, аның күңеленә Идел буендагы ерак шәһәрдә аларның тугрылыклы дуслыклары барыбер элеккечә матур һәм намуслы булып калган килеш кереп катды.

Ә болай кереп калды ул...

Җәйге иртәдә кызый Таня яран гөлгә су сибә иде. Шулчак тәрәзә төбенә ата мәчеләре Черныш сикереп менде.

— Перс, перс!—дип куды аны Таня ягымлы гына.

Әмма мәче идәнгә сикермәде, ә чак кына читкә тайпылды да, гөлле чүлмәк икенче кат тәрәзәсеннән урамга төшеп китте. Таня курыкты, күзләрен йомды һәм тере дә, үле дә булмаган халәттә урындыкка килеп утырды. Өйләрендә аннан башка беркем дә юк иде. Тиздән алгы бүлмәдә кыңгырау чылтырады. Таня хәлсез калган аяклары белән килеп ишекне ачса, аның алдында кулына яран гөле һәм чүлмәк ватыклары тоткан озын буйлы ябык кына бер малай басып тора иде. Ул аны, Алмалының кешеләрдән читләшә торган, олыларча җитди, беркем белән дә дуслашмый һәм танышмый торган, әле монда күптән түгел генә күренә башлаган бу малаен шундук танып алды.

—Сезнең өскә төштеме әллә?—дип сорады Таня, каушап.

—Юк, чак кына алгарак,— диде малай.

—Керегез!

Һәм ул керде. Аны Николай дип йөртәләр иде, Николай Новиков

Аның Ленинградтагы фатирына Семен килеп кергәч, Таняның хәтере ирексездән һәм тыңлаусыз рәвештә башка, икенче бер көнне, икенче кешене, кулларына яран гөл һәм ватык балчык чүлмәк ватыклары тоткан әнә шул малайны исенә төшерде.

Семённың кулларында ялтыравыклы, кыштырдавыклы нәрсә белән төрелгән гладиолус чәчәкләре иде.

Таня, исенә килеп, аның муенына ташланды.

Кунакның башыннан эшләпәсе шуып төшеп китте. Ул бер—букетлы кулы белән хуҗабикәне кочаклады, икенчесе белән эшләпәсен җилкәсеннән урынына шудырды.

Чәй эчтеләр. Таня аннан туган шәһәре, дуслар-танышлар турында сорашты. Семён ана бик җентекләп җавап бирде.

—Ә Николай ничек яшәп ята анда?

—Ул сиңа яза бит.

—Йолдызлар турында. Тик үз тормышы турында түгел.

—Йолдызлар—аның тормышы инде ул.

—Алай да... Университет белән ничек булып бетте аның? Берәр алга китеш бармы соң?

—Юк.

—Без дә яхшылар инде, Семён, синең белән...

—Ә монда безнең ни катнашыбыз бар?!—диде Семён, аңа гаҗәпләнеп карап.

—Өстән килеп төшәчәк ниндидер дөреслеккә өметләнеп яшәдек. Тотарга да: «Йә алай, йә болай!»—дип өздереп әйтергә иде. Йә ул студент, йә без студент түгел, дип! Тик әйтә алмадык бит.

Семен кашларын җыерды.

Таня исенә килде. Карьерасына да карамыйча, монда аның өчен килгән кеше белән бу турыда сөйләшергә кирәкми иде бугай әле.

—Семён, ә Семён?

—Нәрсә?

—Ә син мондый фантастик гладиолусларны кайдан таба алдың?—дип сүзне икенчегә борган иде ул чакта Таня.

Тиздән алар загска гариза бирделәр.

Таня соңгы көнгә хәтле икеләнеп йөрде. Семён нервыланып үз сүзендә торды. Янәсе, мондый балаларча әйлән-бәйлән уенын күпмегә кадәр дәвам итәргә мөмкин?! Янәсе, аның бер кулы аңа, икенчесе—Николайга тартыла. Җитәр, җитәр! Сайларга кирәк. Бу гади эш түгел, әлбәттә. Ләкин иртәме, соңмы, моны барыбер эшләргә кирәк. «Мин яратам сине, Таня. Балачактан яратам. Һәм үлгәнче яратачакмын»,—дип уйлый иде ул.

Тәбәнәк буйлы, үзсүзле, яңа гына көмешләнә башлаган матур маңгай чәчле һәм бик чибәр булмаган, ләкин котылгысыз рәвештә бөкрелеккә алып килүчән гадәти аркасы бераз гына кабарып-чыгып торган, күзләре яшь һәм сөю тулы Семён Пичугин тигез булмаган сугышка ыргылды. Әйе, тигез булмаган сугышка. Юк, Таняның прозаик рәвештә аннан ярты башка биегрәк булганы өчен түгел, ә шуңа тигез булмаган: ул. Семён, максатка омтылышлы, үз дигәнендә нык торучан, ә ул, Таня, икегә аерылып калган, чит шәһәрдә ялгызлык белән хәлсезләнгән булуы өчен.

Таня кияүгә чыгарга җыенуы турында әти-әнисенә дә хәбәр итте. Алар ризалыкларын бирделәр.

Таня, никахларын рәсмиләштерү вакытында шаһит булырга дип һәм туйларына (бу сүзне гадәттә аңлаганча, тау шикелле өеп әзерләнгән мул сый мәҗлесенә түгел, ә дусларча тыйнак кичәгә) килүен сорап, Николайга хат язды.

Бу хат Николайга ул университетны тәмамлау турындагы уеннан бөтенләйгә саубуллашкан көнлә килеп төште. Җавабын иртәнгә калдырды. Ә төнлә әтисен кулга алдылар.

Урамда, машина янында аларның ничәсе калгандыр, анысын бер Алла гына белә, ә фатирларына икесе күтәрелде.

Төн уртасы җитеп килә иде. Новиковлар гаиләсе Николайның апелляция комиссиясе утырышы турындагы күңелсез хәбәреннән һәм бу хакта тар гаилә әгъзаларының файдасыз фикер алышуларыннан соң йокларга ятырга җыена иде.

Бөркәүле йөк машинасының төнге тынлыкны бозып өйләре янында тавыш белән килеп туктавы гаилә башлыгында тирән тынычсызлык хисе тудырды. Үзенең зур бүлмәсендәге урын-җирендә ятучы Александра Федоровна да борчылып куйды, агарынган бармаклары белән өстенә япкан җәймәсен катнаштырды, тыңлап, тын калды.

Машинаның ишекләре яңгырап куйды. Акрыная төшкән тавышлар, кече капканын тимер келәсе чыкылдавы ишетелде, ишегалдына сукмак итеп җәелгән такталар шыгырдашты. Беренче катның ишегенә кактылар, тагын тавышлар: бу-бу-бу, бу-бу-бу... Һәм күрше хатынның:

— Новиковлар өстә яшиләр,—дигән ачык тавышы ишетелде.

Кыңгырау.

Сергей Андреевич ишек ачарга китте. Александра Федоровна еларга кереште, урын-җиреннән күтәрелде дә, нишләргә дә белмичә, бүлмә ишеге төбендә әрле-бирле йөренде. Ә табиблар аңа, анда йөрәк мускулы инфаркты булганга күрә, урыныннан торуны катгый рәвештә тыйганнар иде

Төнге кунакларның берсе штатский киемдә иде. Икенчесе, кыска муенлысы, нык гәүдәле, яшен билгеләве авыр булганы—кысан гомум хәрби гимнастеркадан һәм бик зур итекләрдән, үзен тотышына караганда, бу төнге оперэкспедициянең командиры да ул иде.

Сергей Андреевич өйалдыннан кухняга беренче булып керде. Йөзе белән ул тыныч күренә, гәүдәсе дә ничектер бөтенләй тураеп-язылып калды.

Александра Федоровна күзләрен иренә таба күтәрде дә барысын да аңлап алды.

—Җыяргамы?—дип сорады ул.

—Ник тордың син?!—диде Сергей Андреевич шелтәле тавыш белән, ләкин, хатынының күзләрен күреп, туктап калды.  —Ә иптәш Дубов?

—Алай нәрсәсен җыярга инде аның?—дип, хәрби киң күңеллелек белән үзенең аксыл керфекләрен челт-челт иттереп алды. —Ярар, җыеныгыз. Әйе., мине фамилиям белән атау мәҗбүри түгел. Вәкил булам мин Иптәш вәкил.

Бу берничә әһәмиятсез фразалардан Николай бу төнге визит сәбәпләренең инде аста керү юлында ук сөйләшенгәнен, вәкил кунакларның әтисенә килүе, дөресрәге, вәкилләрнең әтисен алып китүләре ниндидер ялгышлык түгел һәм әтисе белән әнисе өчен бөтенләй үк көтелмәгән хәл булмаганлыгын аңлап алды. Телсез калган Николай әнисенең ничек ярты кирпеч ипине кулына алып, аннары аны читкә куюын, чиста күлмәкне дә башта кулына алып, аннары тагын читкә алып куюын күзәтеп торды. Аннары кырыну приборы, сабын. Юк, ул фикерләрен бер ноктага туплый алмый иде.

—С-син аны кая җыендырасың?—дип сорады Николай әнисеннән.

Иптәш вәкил кулъяулыгы белән тирләгән муенын сөртеп алды.

— Шунда, сез чиратта торган җиргә, яшь кеше. Шулай бит. Николай Сергеевич Новиков? Ялгышмыйммы?

—Шулай,—дип җөпләп куйды Николай.

—Ничек?!—дип кычкырып куйды Александра Федоровна. —Малайны да алып китәсезмени?!

—Хәзергә юк,—дип Дубов, штат киемендәгене ишек төбендә калдырып, Сергей Андреевичның кабинетына таба атлады, һәм, борылып, өстәп куйды: —Хәзергә. Ләкин чыгышлар ясый-ясый шунда эләгергә дә бик мөмкин. Моны минем сезгә кешеләрчә, хезмәтем буенча әйтүем түгел, дияргә була.

Өй хуҗасы, инде бөтенләй хуҗа түгел, учы белән кызынын янагына кагылып алды, малаеның кулын кысты да:

—Николай, синнән сорыйм, акыллы була күр!—диде.

—Әти...

—Ярар, ярар.. Александра, син әзерме?

Ә Александра Федоровна аннан нәрсә соралганын оныткан да иде инде. Ул күз алдында картаеп калган шикелле тоелды, берни күрмәс карашы белән әле иренә, әле малаена карады.

—Аһ, хәзер, хәзер, Ходаем!

—Ашыкмасагыз да ярый,—диде Дубов кабинеттан. Ачык ишектән анын язу өстәле янындагы кәнәфидә ничек утыруы һәм кулъяулык белән муенын сөртә-сөртә нәрсәдер актаруы күренеп тора иде. Өстәлдән ала да актара, киштәдән ала да актара. Ниһаять, ул торып басты.

—Вакыт, вакыт...

Ольга улап елап җибәрде:

—Әтием!

Сергей Андреевич кызын кочып алды, малаен кочты, хатынын кочты.

—Бәлки, ниндидер аңлашылмаучылыктыр,—дип Николай нинди булса да өмет уятырга тырышты.

— Мөмкин, барысы да булырга мөмкин,—диде Сергей Андреевич.

Дубовның зур итекләреннән идәндә коры тузан эзләре калды.

Озатырга чыкмадылар. Сергей Андреевич гаиләсенә өйдә калырга кушты. Сүзен тыңлап калдылар, тәрәзәгә карап бактылар, тик анда берни дә күрмәделәр.

Александра Федоровна төн буе бүлмәдән-бүлмәгә йөренде, урындыкларны, тумбочкаларны күчерде, киштәдәге китапларның урыннарын алыштырды, кухняда савыт-саба шалтыратты. Бернинди авыр уфылдау, бернинди яшь чыгару да сизелмәде. Бу исә Николай белән Ольганы барыннан да күбрәк борчуга салды.

Икенче көнне кичкә табан Николай Таняга телеграмма җибәрде: «НИКАХЫГЫЗ БЕЛӘН ЧЫН КҮҢЕЛЕМНӘН КОТЛЫЙМ КИЛӘ АЛМЫЙМ»

 

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Профессор белән танышу

Көзнен бер якшәмбе көнендә Шәех Пичугиннарга кулына «Альпинист»ны тоткан һәм куенына почта күгәрченен тыккан килеш килеп керде. Александрдан башка бөтен гаилә әгъзалары да өйдә иде.

Ана ишек ачкан Роза апа белән бераз сөйләшеп алганнан соң Шәех Юлия янына кермәкче иде, тик аны ниндидер үз эшләре белән коридорга килеп чыккан, эш халаты кесәсеннән сабы өскә караган чүкеч күренеп торган Кыям абый туктатты.

— Ә-ә, Шәех! Тәмам югалдын син, кермисең дә! —Ул кунакчыл рәвештә үз бүлмәсенең ишеген ачып җибәрде,—Ә мин синең калаеңны чокыйм.

Шәех бүлмәгә үтте һәм яз көне танышкан чакта рәссамга үзе биргән һәм монда алып килергә дә үзе булышкан бер табак кызыл калайны күреп алды. Анда, кулына чыбык тоттырып, кабарынкы итеп ясалган малай сурәтләнгән иде. Ә анын баш өстендә—күгәрченнәр. Әлегә берсе канатсыз килеш иде.

—Аңладынмы хәзер теге калайнын нигә кирәк булганын?

—Аңладым, Кыям абый,—диде Шәех.

Кыям абый үзенен әсәренә карап алганнан соң, әле төгәлләнмәгән үз эшләрен читтән сынап, үлчәп караган рәссамнар шикелле үк, күзен бераз кыса төште.

—Чүкеп ясалган —диде Шәех.—Тик сезнен күгәрчен хуҗасының чыбыгы кыскарак шикелле. Аннары кая куясыз инде аны, ясап бетергәч?

—И-и! Бу картина, бу тимер картина—малай белән күгәрчен генә түгел. Минем бу картинам тынычлыкка тантаналы җыр булачак. Мәдхия! Беләсеңме, Җинү көненә, киләсе язга тикле Бөтенсоюз күләмендә художество конкурсы игълан ителгән. Һәм аның мәгънәле үзенчәлеге шунда: анда үзешчәннәр дә катнаша ала.

—Барып чыгармы икән соң?—дип сорады Шәех.

—Ничек барып чыкмасын! Ничек кенә барып чыгар әле! Минем күңелдә шундый композиция төсмерләнә, шундый... Ләкин вакытыннан алда әйтмим әле. Тора-бара үзең күрерсен. Күрсәтербез әле без ул төрле профессионал һөнәриләргә! Әйе, Шәех, ә бездә бәла —Кыям абыйның көр тавышы кинәт әкренәеп калды, йөзе сүрелә төште, инде ул сөйләмәде, ә борынын тартып, трагик рәвештә мыгырданды гына:—Безнең Александр өйдән чыгып китте бит. Өйләнергә уйлаган. Әтисе каршы: янәсе, сина ничә яшь? Син үз акылыңдамы? Уйларга да кыйма!.. Һәм шуннан соң ул чыгып китте.

—Кая?!—дип сорады Шәех, гаҗәпләнеп.

—Аңа. Үзенең сөяркәсе янына. Ул хатын-кыз аннан ун яшькә олырак. Аның инде Саша буендагы кызы бар.

—Ул утыз яшь тулгач кына һәм әле хәзер балалар бакчасына йөрүче скрипкачы кызга өйләнергә җыенган иде бит.

— Булса соң, ул ни әйтмәс! Гашыйк булган, имеш... Менә сиңа уша- мараха!—бөтен планнар.

—Ә ул хатын кем соң?

—Һөнәре буенча револьвершица, милләте буенча—руслашкан татар кызы. Рая исемле. Чынында Рәисәдер, мөгаен, яисә—Раилә, Рәфисә Сихерләде. «Яратам мин аны»,—ди һәм—вәссәлам! Әтисе белән көлен күккә очырганчы ачуланыштылар. Александр фатирны бүлүне таләп итә. «Минем үз бүлмәм бар,—ди,— нишләп мин аны сезнең фатирдан аерып ала алмыйм?» Ә әтисе ана: «Менә кайчан үзен фатир алырсың, ул чагында үзенә кирәк кадәр алыштыр да һәм алмаштыр да»,—ди. «Ул чагында мин чыгып китәм»,—диде Саша. Ә әтисе: «Дүрт ягын кыйбла!» Җыенды да чыгып китте әнә. Җыенды, дим. Хәер, ул үзе белән берни дә алмады. Китаплар-дәреслекләр, футболкалар, аһ, әйе, әлбәттә, үзенең открыткалар коллекциясен алып китте. Белмим, болар барысы да ни белән бетәр инде? Әнисе кайгыра, Юлия суга төшкән кеше шикелле йөри, ә әтисе тыныч. Аңа хәтта яхшырак та булып калды бугай әле. Өйдә тавыш азрак. Саша музыка тыңларга ярата иде бит

Ишек шыгырдап куйды.

— Юлия!—дип пышылдады Кыям абый —Мин сиңа Саша турында берни дә әйтмәдем дип сана.

—Кемдер минем транзисторны алып килгән, диләр бугай?—Юлия болай бөтенләй ак диярлек, тик чәче кебек үк бодай төсмерендәге кофтадан һәм муенына бәйләнгән, күзләре сыман зәңгәр төстәге яулыктан иде — Төзәттеңмени, мастер-ломастер?

Моңа җавап итеп, Шәех төймәсенә басты да, «Альпинист» җырлап җибәрде:

—Кешеләр үлә металл өчен... Мета-а-алл өч-чен...

—Искиткеч! Ә куенында нәрсә ул?—Кыз әнисе дә, бабасы да сизмәгәнне сизеп алды.

Шәех саклык белән генә ак карга охшаш, бернинди табы да булмаган күгәрченне куеныннан чыгарды.

—Ышанычлының сөеклесе. Хәтерлисезме, сөйләгән идем? Бөгелмәдән кире очып кайткан. Ышанычлы. Менә кичә югалды ул. Карап җиткермәдем бугай. Әллә берәр чит төркемгә кушылды инде?.. Ә бәлки, карчыга суккандыр. Белмим. Йөрим менә хәзер, төрле җирдән аның дустын очыртып карыйм, бәлки, юлдан язган гаилә атасын алып кайтыр.

—Әйдә балконнан очыртып карыйк!—дип кулларын җәеп җибәрде Юлия.

—Мин нәкъ шулай дип... Мөмкинме, Кыям абый?

—А-абсолютно!

—Дөрес, мин башта түбәдән очыртып карарга теләгән идем дә, ләкин дүртенче каттан да яхшы булыр. Хәзер анда ике өер очып йөри, карап карарбыз, нишләр икән?

—Ә аны да үзләренә ияртмәсләрме соң?—дип кызыксынды Кыям абый.

—Тиеш түгелләр, мин аның астындагы ике ояны алып куйдым. Шуна күрә кире кайтыр ул...

Көзге соры һавада ике өер ак күгәрченнәр очып йөри иде. Берсе Шәехнең күгәрчен кетәгеннән ерак түгел генә әйләнә, икенчесе—ипи заводы тирәсендә. Юлия түземсезлек белән әле Шәехкә, әле күгәрченгә карап-карап ала. Шәех, чит өерне күзәтә-күзәтә, нишләптер бик әкрен кыймылдый кебек иде, һәм Юлия аннан:

—Мин җибәреп карасам ярыймы?—дип сорады.

—Мә тот.

Аның ымы буенча Юлия почта күгәрченен кулыннан ычкындырды да, кош, канатлары белән тавыш чыгарып җилпи-җилпи, туп-туры өйләренә таба очып китте. Ул биеккә күтәрелде, бик якын ук килеп, чит өер тирәсеннән әйләнде, ләкин ана кушылмады. Шәех җиңел сулап куйды һәм бу сулышта: «Ышанычлыны кайтара алмадың, ахырында үзең эләгә күрмә!»—дигән авазны ишетергә була шикелле иде. Һәм кинәт ул: «О-о!»— дип кычкырып җибәрде һәм бармагы белән Юлия белән Кыям абый карап торган яктан бөтенләй читкә таба төртеп күрсәтте. Шунда ерак өердән бер ак нокта аерылды да, әкренләп түбәнәя-түбәнәя барып. Шәехнең күгәрчен кетәгенә таба очып китте. Ул кош турында әле төгәл берни дә әйтеп булмый иде, әмма Шәех бик ышанган хәлдә:

—Ул! Бу ышанычлы бу!—диде.—Чаптым мин.

—Мин дә синең белән,—диде Юлия.

— Мин дә, Шәех, туктагыз,— дип тиз-тиз әйтеп куйды Кыям абый.—

Нинди эшләр, нинди эшләр! Әй, Шәех, Шәех, әй, Ышанычлы! Тылсымчылар! Ә монысы, агы... Сихерче! Әй, әй...

Ләкин Шәехкә Пичугиннар фатирын ул теләгәнчә алай тиз генә ташлап чыгып китү насыйп булмады.

Коридорда җитез өчәүнен юлын Семён Васильевич Пичугиннын йон спорт костюмында булган бөкреле фигурасы кисте.

—Үз юлыгыздагы бөтен нәрсәне җимереп кая җилдерәсез болай, күгәрченкәйләр?—диде ул. — Безнең гаиләдә аның турында бик күп сөйләнелгән һәм әлегә мин танышу бәхетенә ирешмәгән, билгеле булганча, минем күптәнге дустым Николай Сергеевич Новиковның күршесе булган Шәех шушымыни инде?

Туктарга, бугазга тикле күтәрелеп типкән йөрәкне тыеп, аның сорауларына әдәпле генә итеп җавап бирергә туры килде.

Кыям абый бераз вакыт баскан урынында таптанып торды да, үзенең бүлмәсенә кереп югалды. Бераздан аннан тимерне тимергә суккан тавышлар ишетелә башлады. Бөрмәле юбкасының итәге белән җилфердәп, Юлия дә каядыр юкка чыкты. Профессор, ягымлы гына елмаеп, аңа кабинетына үтәргә тәкъдим итте. Шәехкә буйсынудан башка чара калмады. Әгәр Ышанычлы кайткан икән—ярар, кайткан, әгәр юк икән, аңа серле булып тоелган шәхес—Семён Васильевич белән биш минутлык сөйләшү Ышанычлы белән аның сөяркәсенә бернинди дә зыян китермәс.

Профессорның уртасында бик зур язу өстәле торган, чиста, гипстан ясалган бернинди бизәк тә төшерелмәгән түшәмгә хәтле җиткән киштәләрендә тигез, матур рәтләр белән китаплар тезелгән иркен кабинетында Шәех үзен уңайсыз тойды. Почмактан кунакны бәбәксез күзенен агы белән ниндидер төксе мәрмәр философ күзәтеп тора иде. Тәрәзә өстендәге лак белән капланган ботактан сары ерткыч күзләре белән әллә бөркет, әллә бөкләнгән томшыклы кошлар семьялыгыннан ниндидер бүтән кош карап тора. Бу ерткыч кош биек, идәннән түшәмгә кадәр булган көзгедә дә чагыла һәм шуна күрә ялгыз түгел шикелле тоела. «Ул да, күгәрчен шикелле үк, кош бит!»—дип уйлап алды Шәех. Стенадагы китаплардан буш булган бердәнбер уемда Пушкин линогравюрасы эленеп тора. Пушкин кулларын күкрәгендә кушырган һәм шулай ук Шәехкә карап баккан иде

—Рәхим итегез,—дип профессор ишарә белән готик артлы урындыкка күрсәтте. —Оялмагыз, әһә?

Шәех үзен кыен хәлдә калган сыман хис итте. Ул кыска буйлы, бөкрерәк, ләкин көрәшче шикелле нык бәдәнле, үрдәкнекенә охшашлы зур борынлы, карауга ук эләктереп ала торган зәңгәр күзле, башын ак панама кебек каплап алган, бары тик чигәләрен һәм колак артларын гына кара килеш калдырган ак чәчле, һәм авызы тулы, шул панама шикелле үк сөткә охшашлы тешле, елмаюлы бу кешедән ояла иде. Профессорның аның күзенә йә урамда, йә кибеттә күп мәртәбәләр чалынганы булды, ләкин Шәехнең аның белән күзгә-күз карашып менә шушылай икәүдән-икәү генә калганы һәм сөйләшкәне юк иде әле. Икенче төрле әйткәндә, алар рәсми рәвештә таныш түгелләр иде. Хәер, булгалады, Шәех Пичугиннарга килеп йә Юлиядә, йә Кыям абыйда утырган кайбер чакларда Семен Васильевич та өйдә туры килгәли, үзенең кабинетында була торган иде. Ләкин аның бер генә сәгать тә буш чагы булмады һәм ул үз кабинеты ишегеннән беркайчан да чыгып күренмәде. Нәрсәләр бар иде анда, бу биек ак ишек артында? Николай Сергеевич Новиковныкы кебек үк, колачлап булмастай үз галәме микән? Алар, Николай Сергеевич һәм Семен Васильевич, бер-берсен яхшы беләләр иде бугай. Бу Николай Сергеевич сөйләгән хикәятләрдән дә сизелеп-сизелеп киткәли, әмма ул һәрчак нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек, еш кына «у-ту-ту» дип үзен-үзе ярты сүздә бүлеп куя, уйга кала һәм сүзне башкага борып җибәрә иде.

Менә, ниһаять, аның алдында ул серле ишек ачылды.

Профессорның китаплары Николай Сергеевичныкыннан һич тә ким түгел, бәлки, күбрәктер дә әле.

Шәех кабинетны күзәтә һәм чагыштыра торды. Күренеп тора, профессорда тәртип бик яхшы куелган: һәр китап бер-берсенә ятыштырып тезелгән, киштәләрдә тузанның әсәре дә юк. өстәлдә язу приборлары һәм пыялалар ялтырап тора, кабинет почмагындагы философ бюсты астындагы махсус аскуймада төрле зурлыктагы ике пар гантельләр ята. Әлбәттә, Николай Сергеевич өендә дә тәртип моннан ким түгел, тик анда бар нәрсә дә үзенчәрәк оештырылган. Гади генә әйткәндә, бәлки, күзләрне бик иркәли торган сыман булмагандыр гына. Шәех үзенең чагыштыруына башка, чит күзлектән карап бәя бирергә тырышты. Семён Васильевич белән Николай Сергеевичларның бүлмә-кабинетларында уртаклык күп һәм барыннан да бигрәк аларда—китаплар, китаплар, китаплар. Ләкин болар барыбер ике төрле ике планета шикелле иде. Монда, профессор планетасында, аңа ничектер салкынчарак шикелле тоелды.

Яшь кунакның беренче, кеше интеллектының бу оазисына эләгүче кешеләрдә һичшиксез туа торган кызыксынуы басылганын бераз көткәннән соң, Семён Васильевич тәүге очрашу өчен гадәти булган берничә сорау биреп алды: яшь кешегә ничә яшь? Алмалыда күптән яшиме? Һәм шуның ише башка сораулар.

Шәех аларга җавап биреп торды һәм профессорда үз җавапларының алай зур кызыксыну уятмавын сизеп алды.

Ләкин менә профессор, сүз уңаенда гына дигәндәй, Николай Сергеевич турында сораштырды. Һәм шунда аның зәнгәр күзләре ниндидер очкын белән кабынып китте. Әмма ул элеккеге дусты турындагы яңалыкларга түгел, ниндидер башка нәрсәгә мохтаҗ иде шикелле тоелды. Нәрсәгә? Ул бит үз сорауларының барысына да диярлек үзе үк җавапларын да бирә барды.

— Шулай берүзе яшиме һаман? Язмыш, һәм үзенчә бәхетле дә ул. Башка төрле яшәү рәвешенә мәҗбүр итеп, ул теләмәгән якка борып карагыз аны—файдасыз. Кем әйтмешли, кайда утырдын, шунда төшәрсен дә. Карап торырга гына тынлаучан: «уту-ту» да «уту-ту...»—Профессор күн кәнәфигә килеп утырды һәм бераз биегәеп киткәндәй булды, кызыл тимгелле авыр йодрыкларын язу өстәленең пыяласы өстенә куйды. —Ялгызлыгын ничек җиңә ул? Яшь, сау-сәламәт елларда бер эш, ә хәзер? Башкаларга бәйле икәнлегенең бөтен ачы барлыгын сизү өчен кешегә томау төшү дә җитә. Ә картлыкка таба барганда ярдәмчесезлек Алланың һәр бирмеш көнендә геометрик прогрессия буенча арта бара. Син, күгәрченем, аңа еш керәсеңме? Беләм—еш керәсен. Йә, ничек ул, саулыгы ничек? Ул бит, мин хәтерлим әле, яшь чагында бик еш авырый торган иде. Бер тапкыр ел буе урын-җирдә аунады. Зәгыйфь, зәгыйфь иде безнең Николай, әйе... Армиягә дә алмадылар аны. Колга шикелле ябык булды, менә-менә җил сындырыр сыман иде. Ә аннары кинәт ныгып китте, хәтта иңбашлары түгәрәкләнде. Илленче еллар уртасында иде бу, юк, икенче яртысында, фәнни эшләре тауга таба менә башлагач бугай. Мәскәүнең җитди бер астрономик басмасында берьюлы өч мәкаләсен бирделәр. Академик басмада!.. Булыштылар аңа ул чакта, әйе. Ул чакта аңа кинәт барысы да, гәрчә анын фәнни дәрәҗәсе, исеме, вазифасы булмаса да, ирек куя бирә башладылар. Менә шул вакытта безнең Николай, халыкта әйтелгәнчә, симереп китте. Мин бит, күгәрченем, халык арасыннан чыккан кеше. Минем әти паровоз машинисты булып эшләгән. Синең кайчан да булса паровозда утырып йөргәнен бармы? Юк? Ә-ә, нинди рәхәтлек анда! Бигрәк тә кышын. Мич авызын ачып җибәрәсең дә күмер ташлыйсың, шунда ут әкияти кош сыман үрсәләнә башлый. Кызу! Ә тышка, салкынга башны чыгарсаң, сине каршы җил өтеп ала, теләмәсәң дә борылып состав койрыгына карыйсың, ә анда бары тик тәгәрмәчләр астыннан кар тузаннары гына оча. Кычкырткычка тотынасың да—ту-ту-ту! Машинист ул музыкант та булырга тиеш, ишетү сәләте дә яхшы булырга тиеш аның. Минем әти баянда уйный иде. Башкача машинист—бетте диген, корт ашаган урынны ишетми-тоймыйча калдынмы, поезд җәһәннәмгә очты дигән сүз. Үзе тулы бер фән ул! Машинист булып туалар. Интеллигентлар шикелле., өченче буында туалар. Ничек таң калып тыңлап тора идем мин балачакта сүз музыкасын: вестингауз, контрпар, компаунд. —Семён Васильевич тынып калды, аннары чәнчә бармагының тырнагы белән кашын кашып алды. Анын пөхтә итеп очланган озын тырнаклары калдырылган, бер генә секунд та тик тормаган чәнчә бармаклары йә кәнәфи култыгына суккалыйлар, йә бизәп ясалган язу өстәленең уемнарына, ярыкларына керәләр, йә, менә хәзерге шикелле, аның калын кашын аралыйлар иде.

— Күгәрченем, аның янына Татьяна Георгиевна кермәдеме?

—Хәтерләмим андыйны,—дип җавап бирде Шәех.

— Родимцева... Татьяна Георгиевна.

—Хәтерләмим —димәк, мин барында кермәгән.

—Вакыт-вакыткайлар — дип көрсенеп куйды Семён Васильевич. — Тәгәри, һич тә туктамый ул. Әле күптән түгел генә ул миңа. —Николай гына, ә мин аның өчен Сёма гына идем. Һәм безнең тагын Танябыз бар иде. Танечка Родимиева Ә хәзер—юк. Николай да юк, Танечка да юк, бары тик Николай Сергеевич белән Татьяна Георгиевна гына бар, тик болар бөтенләй башкалар инде, башкалар. Күптән түгел генә «Пассаж» янында Татьяна Георгиевнаны очраттым. Танып та булмый иде инде аны—тәмам карчыкка әверелгән.

—Сез, кереп чыкмадымы, дип анын турында сорадыгызмыни?

—Әйе, шуның турында.  Әгәр дә ул мине танымаган икән, ә мин... мин... мин үзем аның күз алдында ничек булып күрендем икән соң?—Авыр хәтер йөкләре басымы астында профессор беразга тагын сүзсез калды.—Ул аның янында күренеп йөрмәгән булып чыга алайса — диде ул аннары, йөзендә бернинди үзгәреш тә күрсәтмичә.

—Сез дә кереп чыкмыйсыз бит аңа, Семён Васильевич,—диде Шәех,— гәрчә бер үк урамда яшәсәгез дә. Мин аңлыйм, тормышта төрлесе булырга мөмкин.  Ләкин Николай Сергеевич сезне һәрвакыт зур хөрмәт белән искә ала. Ул сезне югары бәяли.

—Ә Татьяна Георгиевна турында бер дә искә алганы булмадымы?

—Бер дә.

—Шулай, Николай Сергеевич мине югары бәяли, дисеңме?

—Әйе. Ләкин сезнең турыда сөйләгәндә ул нәрсәнедер әйтеп бетерми сыман. Миңа шулай тоела..

— Билгеләп үтәргә рөхсәт ит: син, Шәех, үзеңнең яшендәгедән күпкә олырак һәм үтә күрүчән кеше икән. —Семён Васильевич Шәехкә беренче тапкыр, күгәрченем, дип түгел, исеме белән дәште. —Шулай килеп чыга, сине безнең гаиләдә юкка гына хөрмәт итмиләр икән шул. Һәм син әле,— менә сиңа кирәк булса!— Николай Сергеевичның якын, яхшы дусты да икәнсең. Ә бит ул кешеләр белән аралашу мәсьәләсендә авыр кеше, аның белән үзара бәйләнешкә керү—марсианин белән контактка керү белән бер. Хәтта сенсация!

—Киресенчә, ул гади һәм ачык...

—Син менә нәрсә, хөрмәтле Шәех, бүлдерүем өчен гафу ит, син аңлый торган кеше, ә мин эшкә якынрак килергә телим. Менә нәрсә: син аңа минем сәламемне тапшырсаң иде, тик алай туп-турыдан, маңгайга бәреп түгел, ә әдәпле итеп кенә әйт. Аңа минем дә аны бик тә һәм үзенә бертөрле аерым хөрмәт итүемне җиткер. Шунда сорап та куй: әгәр дә тиздән аның янына кереп чыксам, ул каршы килмәсме икән?

—Ниткән каршы килү ди!—дип Шәех урыныннан сикереп үк торды.

—Ашыкма, күгәрченем,—дип, профессор аны кул ишарәсе белән кире урынына утыртты. —Мин Николай Сергеевичны синнән ким белмим, аның холкын беләм, ул сугыш чукмары булган исерекбашны да ишек артына куып чыгарырга ояла, өстәвенә әле бурычка түгел, болай гына, кайтарып бирүен таләп итмичә генә акча да бирер. Ләкин эш анда түгел. —Үз фикерен төгәлрәк җиткерү өчен сүзләр сайлый-сайлый, профессор уйланып калды, хәтта чәнчә бармагын йөртүдән дә туктады. Аннары ике кул чугының барлык сөякләре белән кәнәфинең култыксаларына суккалап алды. —Эш шунда, аның бу ризалыгы көчәнеп, үзен ирексезләп, сүз белән генә дә түгел, ә җаны-күңеле белән дә бирелергә тиеш. Бөтен күңеле белән дияргә кирәк. Сүз белән ул бер дә шикләнмичә кире какмас анысы, ә менә. Әмма, син мине аңлагансыңдыр, дип беләм. Син сизгер кеше, җебенә хәтле аңлатып тору артык бугай. Безнең бу игелекле очрашу минем берүзем өчен генә әһәмиятле түгел.

Алар бер-берсе янында тагын бераз утырдылар әле. Семён Васильевич— үзенен әйләнә торган күн кәнәфиендә, Шәех—язу өстәленең башындагы готик бизәлешле биек артлы каты урындыкта. Профессор, барыбер тыелып кала алмыйча, үзенең үтенечен тагын яңадан бер кат кабатларга җыенган иде дә, ләкин коридорда ниндидер ыгы-зыгы, шау-шу тавышлары ишетелде, кемдер килде бугай. Һәм шул килүче белән берьюлы берничә кеше башта әкрен генә, аннары каты итеп сөйләшә башлады.

— Бу —Саша —диде профессор әкрен генә, хәтта авызын ачмыйча диярлек. Аннары ул кәнәфиеннән сикереп торды да кабинетыннан тышка ташланды.

Үзенә генә чит кабинетта калырга уңайсыз иде, ул инде монда болай да бик озак утырды. Аны анда, күгәрчен кетәгендә, күптән сөйгәне белән Ышанычлы көтә-көтә көтек булганнардыр, мөгаен Шәех профессор артыннан ук коридорга чыкты.

 

Гаиләдәге орыш-талаш

 

Пичугиннар гаиләсе Александр бүлмәсенең ачык ишеге янында җыелган һәм барысы да берьюлы сөйли иде. Ишеккә барыннан да бигрәк Роза апа якынрак тора, ул, бала шикелле, йодрыгы белән яшьләрдән кызарган күзен сөртә һәм сулкылдап елый иде:

—Үстердем, үстердем, тырыштым, үземне кызганмадым, ә син? Син бит мине беркайчан да кайгы китермәм дип ышандырдың, бары тик шатлыклар гына...—Ул ишеккә карады.—Ничек шулай инде бу, ә, улым?

—Берни аңламыйм, берни аңламыйм!—дип коридор буенча йөренде Кыям абый, куллары белән чигәләрен тотып.

—Минем зәңгәр күлмәгем кайда?—дип ачу белән сорады Александр бүлмә түреннән.

—Әле юганнан соң үтүкләнмәгән ул, улым,—дип җавап бирде Роза апа, кулын битеннән алып.—Хәзер, бер генә минут көтеп тор.—Аның тавышында өмет яңгырады, үтүкләнмәгән күлмәк аңа аның ярдәме белән малаен өйдә тотып калырга ярдәм итәрдәй салам шикелле булып тоелды. Чөнки ул—аның күкрәгендә ике кесәсе булган һәм погонлы яраткан күлмәге иде бит. Ансыз ничек китсен ул? Ул йөгереп кенә үз бүлмәсенә барып килде дә, инде зәңгәр күлмәкне ниндидер талисман сыман күкрәгенә кысып, малаен акылга килергә үгетләргә тотынды.—Син яшь әле. Саша, сиңа әле башта институтны тәмамларга кирәк, ә өйләнергә өлгерерсең әле. Безнең бу җәннәттәй тормышыбызны сагынырсың әле син... Их, әнинең канаты астында яшәргә иде, диярсен, ләкин соң булыр... Без мәнгелек түгел бит, китеп барырбыз, әниең, бабаң, әтиең барда кадерләрен бел!..

—Әтинеңме?—дип бүлмәсеннән атылып чыкты кече Пичугин. — Син моны әти дип атыйсыңмы?—Ул, учын өскә әйләндергән килеш кулын сузып, буш урынга күрсәткән шикелле, Семен Васильевичка төртеп күрсәтте.

Моннан бер секунд кына элек Семен Васильевич кабинетыннан коридорга чыккан Профессор исә, ярсуыннан үз-үзен белештермичә:

—Чыгып кит! Хәзер үк чыгып кит минем өемнән, корчаңгы!—дип аяк тибә-тибә акырды һәм кулы белән шундый ук, ләкин төгәлрәк һәм арттан төртеп куярдай ишарә ясады. Ул коридор ахырындагы, бигенең җаен таба алмыйча, янында Шәех маташкан ишеккә таба төртеп күрсәтте. Шәех исә, көтелмәгән бу гаилә давылын ишетмәс-күрмәс өчен, бу минутта җир тишегенә төшеп китәргә әзер иде, ләкин, үч иткәндәй, ишек биге һаман бирешмәде. Кулына чемодан тоткан килеш атылып чыккан Пичугин бер селтәнүдә ишекне каерып ачты да, алар икесе дә фатирдан атылып барып төштеләр.

—Ник шайтаныма олакмыйлар!—диде Александр, ачу белән. Ул баскыч буенча беренче булып йөгереп төшеп китте һәм шундук аста шартлап ябылган ишекнең янгыраулы кайтавазы бөтен подъезд буенча чарлакка кадәр таралды.

Шәех уйга калып, адымын әкренәйтте. Юлия белән Кыям абыйны көтәргәме икән, әллә көтеп тормаскамы? Чөнки алар бергә Ышанычлыны барып карамакчылар иде бит. «Кирәкми, мөгаен,—дип уйлады ул аннары,— хәзер аларда күгәрчен кайгысы түгел бугай».

Аның чыгып китүен Пичугиннар сизми дә калды, чөнки ул вакытта алар бары тик туган йортын ташлап китүче, кулына чемодан тоткан Александрны гына күрәләр иде шикелле.

Роза апа, китеп баручы малаена таба тавышсыз-тынсыз гына кулын сузып, аны туктатырга, тоткарларга, кире кайтарырга теләп, аның артыннан атларга талпынган иде дә, ләкин Семён Васильевич аның юлына аркылы басты.

—Аяк атлыйсы булма!—диде ул хатынына, нык итеп.

Роза апа—чын татар хатыны—ирен тыңламыйча булдыра алмый иде. Ул ана йөрәге кушканча эшли алмады, борынын малаеның кесәле һәм погонлы күлмәгенә төртте дә елап җибәрде.

—Үстердең сөрхәнтәйне,—дип өстәде Семен Васильевич,—менә хәзер шуның җимешен таты инде.—Ул тәрбия өлкәсенә кагылышлы тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, тик шул вакытта гына кирәкле афоризм башына килмәде, аннары көтмәгәндә генә башларына төшкән бу хәлгә ясалган кыска, катгый нәтиҗәне артык сыекларга да кирәк дип тапмады. Әлбәттә, барыбер кире әйләнеп кайтачак ул, чөнки бер студент стипендиясенә генә озак яши алмас. Әлбәттә, аның хәлендә «Кәләше Раечка үзенең сөяркәсе һәм кияве итеп кемнең башын—гади кияүнекен генә түгел, ә күренекле профессор малаеныкын!— акылдан яздырырга кирәклеген бик яхшы белгән!»—дип тә өстәргә мөмкин иде. Әмма ул чагында сүзләрдән генә торган бу өстәмә, үзенен күңел ярсуын басасы, нервыланып алган хатынын бераз тынычландырасы урынга, күбрәк ниндидер үз ялгышларын акларга теләүгә охшап калган булыр иде. Һәм ул, шуның белән үз миссиясен тәмамланганга санап, үзенә керергә, ниндидер аңлатып булмаган гарьлекне сүзсез һәм ирләрчә үзе белән алып китәргә теләп, бүлмәсенә таба борылды. Ходай шаһит, ул авызын да ачып өлгермәде, малаена бердәнбер дөрес сүзләр белән, юк, ташлама ясарга түгел, күп кенә йокысыз төннәр аша чыгарылган хаклык белән килгән әти кеше шундук үзенең туган малаеннан «яңагына» алды. Ул керергә дип борылган гына иде, ләкин әле бу сюжетлы төендә i өстенә (профессорның яраткан тәгъбирләренең берсе) бар нокталар да куелып бетмәгән булып чыкты. Кинәт моңарчы дәшми генә торган

тавыш бирде. Һәм бу инде яңакка сугу гына түгел, ә йөрәгенә үк кадау иде.

—Саша бернинди дә сөрхәнтәй түгел!—дип кычкырды ул. —Сез, әти (кинәт ул аны «сез» дип атады), бер нәрсәдә генә хаклы: аны әни берүзе һәм бабай үстерде, сездән башка... Һәм мине дә алар үстерде, ә сезнең һаман вакытыгыз булмады, чөнки сез гомерегез буе үзегезне генә яраттыгыз һәм, күпләр уйлаганча, фән белән түгел, гел үзегез белән генә, фәндә үз шәхесегезне раслау белән генә шөгыльләндегез.

Семён Васильевич басып торган урынында багана шикелле катып калды.

—Сез бер мәртәбә профессор дустыгыз алдында Сашаның мәктәпне тәмамлаганда алган алтын медале, математик олимпиадалардагы уңышлары, аның университеттагы беренче уңышлы адымнары белән мактанган идегез. Кем әле ул? Мин онытканмын, сез хәтерлисездер. Болар сезнең хезмәт түгел бит, ә әнинеке. Безнең белән көннәр һәм төннәр буе ул һәм бабай шөгыльләнеп килде бит һәм хәзер дә алар шөгыльләнәләр. Ә сез... ә сез... ә мин балачакта үземне бер мәртәбә дә тезегезгә алганыгызны яисә безнең эшләр белән кызыксынганыгызны хәтерләмим. Сез йоклар алдыннан бер генә әкият булса да укыдыгызмы безгә? Бөтен гомерегезне кабинетыгызда утырып үткәрдегез. Безнең өйдә һаман:«Әкрен, балалар, әтиегез эшли, әкрен, балалар, әтиегез эшли, әкрен, әкрен...» Ә кайда соң ул әти кеше, кем ул, нинди тереклек иясе? Ниндидер серле гудвин, зөбәржәт шәһәрнең тылсымчысымы? Ләкин теләсә нинди тылсымлы күзлекләр дә гомерлек түгел.

—Ни сөйлисең син, кызым!?—диде Роза апа, коты очып.—Бу бит синең әтиең, туйдыручың, ул бит безнең өчен башын да күтәрмичә эшли, ул безне ярата...

—Ул беркемне дә яратмый, әни, мине дә, Сашаны да, хәтта сине дә!.. Ул—чит кеше. Аның безнең белән булуы безнең теләсә нинди бәйрәмебезне аксым һәм углеводларны сагышлы рәвештә кабат-кабат чәйнәүгә кайтарып калдыра. Кайдан килә бу ваемсылык? Без фарфор статуэткалар түгел ләбаса, без—күз алдыгызга китерегез!—тереләр. Менә, бер генә мәртәбә булса да тотып карагыз, ышанырсыз..

—Әти белән алай сөйләшмиләр,—дип Роза апа кызын тынычландырырга тырышты. Ләкин Юлия үзен-үзе белештерми иде инде.

—Аңа Сашаның язмышы бөтенләй барыбер, ул аны бөтенләй кызыксындырмый. Сорагыз аннан, үзенең малае белән яхшы итеп, күңел биреп сөйләшкәне булдымы? Кешеләрчә кызыксынып кына булса да, аның Раечкасын күрдеме ул, карадымы аңа? Бәлки, монда малаеның чын мәхәббәттер, бәлки, аның өчен чыннан да шул Раечкадан башка якын кеше дөньяда юктыр, бәлки, ул аның һәркем хыяллана торган бердәнбередер? Юк, юк, әтикәй, сез беркемне дә яратмадыгыз һәм яратмыйсыз. Мин дә яратмыйм сезне. Мин сездән куркам, балачактан бирле курка идем, хәзер дә куркам. Кур-р-кам!..

Юлия күкрәге белән көзән җыергандай тирән итеп сулап куйды, башын селкеп, үзен кая куярга белмәгән сыман, тирә-ягына каранып алды. Аннары бабасына ташланды, балачактан ук шатлыкта да, хәсрәттә дә күнегелгән гадәте буенча, анын күкрәгенә сыенды.

Оныкасының менә шушылай шартлап киткәнчегә кадәр коридор буенча мингерәү сыман йөренгән, ә аның үз әтисен каты итеп орышкан чакта тартышу, авыру дәрәҗәсенә җитәрдәй хәлдә булган Кыям абый, Юлиянең кагылуыннан соң кинәт үзендә ниндидер үҗәтлек, бетми торган көч, бу дөньяда үзенең әһәмиятлелеген һәм кирәкле кеше икәнен сизеп алды. Ул үзенең тормышында иң кадерле булган бу затны кулы белән сыйпап куйды, бер-бер артлы йомшак, тыныч сүзләр мыгырданды һәм, мизгелне тотып, оныкасының күз яшьләренә каршы сыналган дәвасын кулланды. Яшь тамчыларыннан бөтенләй чит булган хәлгә гажҗәпләнеп:

—Туктале, Юлия, ә безнең Шәех кайда соң әле, мин аны ишек янында күргән идем түгелме соң?—дип куйды.

Һәм шунда сискәнеп киткән Юлия, борынын тартып:

 —Чыннан да, кайда ул?—дип башын күтәрде.

—Мин дә кайда дип сорыйм ич. Әйдә, әйдә куып җитәбез аны! «Барысы да ничек тиз алмашына аларның!»—дип уйлап алды Семён Васильевич, ашыгып китеп барган каенатасы белән кызы артыннан карап калып. Кызының театраль монологы барышында ул бер сүз дә чыгармады, гаҗәпләнүдән тәмам телсез калды, чөнки бу бөтенләй көтелмәгән, искә дә килмәгән хәл иде. «Юк, театраль түгел»,—дип төзәтте үзен Семён Васильевич һәм, кыяфәте турында онытып, бөкреләнеп калды.

—Тынычлан, әтисе,—дигән тавышын ишетте ул хатынынынң,—синең йөрәк өянәген кузгалырга мөмкин. —Ул аны, икесе генә ялгыз калган чакларда, шулай, әтисе дип йөртә иде. Иренә ошый иде бу, ә менә хәзер нигәдер бу сүз аңа бик ошап җитмәде, ләкин ул ризасызлык белдермәде, ә бая хатыны елаганда уйлаган уен гына әйтте:

—Борчылма. Ярый, ярый. —Инде күп еллар болай булганы юк иде, ул хатынының биленнән кочаклап алды һәм аны төп бүлмәсенә, ягъни кухняга тикле озатып куйды.—Чәй кайнат әле, зинһар, катырак итеп. Мин әлегә үземә керәм. Чакырырсың.

«Нәрсә килеп чыкты соң әле бүген?—дип уйлады Семён Васильевич, язу өстәле янында әллә нинди формулалар язылган ниндидер кәгазьләрен актара-актара. —Малай да, кызда, үзара килешмичә, мәгънәсе буенча бер үк нәрсәне әйтеп бирделәр. Юк, юк, Юлиянең фаш иткеч өянәге ясалма түгел, бу чын мәгънәсендә хакыйкатьне ачып биргән янадык, күнелдә җыелып килгән һәм менә, ниһаять, ургылып-ташып чыккан ниндидер башка нәрсә. Ләкин һәр хакыйкать дөреслек дигән сүзме соң? Нинди куркыныч сүзләр ташлады ул бүген әтисенә! «Сез, әти, беркемне дә яратмадыгыз һәм яратмыйсыз!»янәсе. Башка кешенең күңелендә ниләр барын, җитмәсә, моны әле үзе дә белмәгәндә, сиңа кайдан белергә ди, кызым? Ә бәлки ул читтән күренәрәк төшәдер, ә? Бәлки, кызы аның нәкъ авырткан җиренә кагылгандыр, шуңа күрә җавап та бирә алмагандыр, менә хәзер йөрәген дә шуңа көйдерәдер?».

Семён Васильевич өстәлдән валидол кабын алды да, аннан бер таблетканы селкеп төшерде һәм тел астына салды. Валидол ана булыша иде.

Дәвамы киләсе саннарда