ЯКТЫ ХӘТЕР ЯШӘР...
Шагыйрь халык
Шагыйрь булган бабаларым, чәчән булган.
Шагыйрь җаны аларда хөр, исән булган!—
Курай сызып, гөслә, дутар чыңгылдатып,
Алар Җирне чиктән—чиккә гизәр булган.
Төнге күктә күргән алар йолдызларны:
Күмәкләрне, якты, зре, ялгызларны;
Җидегән йолдыз, Казык йолдыз, Чулпан йолдыз
Сокландырган сере белән ир, кызларны...
Галәмнәргә илткән—кемнең рухы олы,—
Якты эзле, серле Киек Казлар юлы.
Яланнарга, күл, тау, инеш, елгаларга
Сихри, гүзәл исем кушкан татар улы!..
Юлларга чык—гиз тауларны, далаларны,
Үзәннәрне, таштан салган калаларны;
Күңелгә уй, хәтергә сал, ятла. Җырла
Матур, моңлы бер җыр итеп син аларны!..
...Яңрасын җыр, сызсын курай! Тальяннарның
Моңлы көе илләр аша ишетелсен!
Безнең әле исән, тере һәм ялкынлы
Шагыйрь халык икәнлекне дөнья белсен!..
***
Кайнап, янып, шашып гомер иткәч,
Бәйгеләрдә чапкан ат кебек,—
Картлык дигән яланлыкка җиткәч,
Бер карауга дөнья ят кебек...
Күнегелгән тизлек алга дәшә,
Дәртләр бар да...дәрман чамалы
Күңел тыя—синең чорың үтте,
Шашма берүк, бел, ди чаманы...
Мәңге зәңгәр, мәңге сүнмәс Күктән
Җанга иңә якты калгыну:
Сыенасы килә Бер Ходайга—
Тирбәлдерә уйның талгыны...
Бездән үтте!
Изге якты Дөнья—
Башкаларга бәйге урыны.
Күзгә якты, моңлы уйлар ява,
Гарешләргә җаның орынып...
Өстебездән Вакыт җиле оча,—
Һәм хәкимдер шуны аңлаган!
Бөек бу Җир, Җиһан, Яшәү, Сөю...
Тик яныңда бер дус калмаган,
Шушы Хакыйкатьне аңлаган!..
Коры килгән җәй
Эссе җәйнең
Кипкән коры җирдә
Алҗып-янып җиткән бодае
Амбарларга керде.
(Татар йортын
Икмәкле ит берүк, Ходаем!)
Май башыннан бирле яңгыр күрми
Кипте үлән, җирләр ярылды:
Ашыгып сары кунган башакларга
Ярып бирер идем җанымны!..
Инде җиргә җылы яңгыр ява.
Яшь курпылар җирдән дым тарта:
Бәлки, килер елда ашлык уңар.
Дип күңелдә өмет яңарта.
Йөрәгемдә скрипка елый
Йөрәгемдә скрипка елый,
Галәмнәрдән көчләр иңә дә:
Үз җаныммы, минем җанымнанмы—
Кемдер әллә ниләр инәлә!..
Йөрәгемдә чишмә тамагында
Сулкылдаган судай өннәр бар.
Айдан—сагыш, йолдызлардан—тылсым
Чыңлап-сызлап иңгән төннәр бар...
Кайчагында гобой инәлүе
Дәшә кебек офык артына.
Борынгыдан килгән чакырулар
Дулкынына җаным тартыла...
Кыйтгаларны кичеп, яңа чикләр
Аръягына килә чыгасым.
Әллә нинди серле шомы белән
Сискәндерә мине бу гасыр.
Йолдызлы моң эчеп, давылларда
Сөңге аткан яшен эзеннән,
Әй, очасым килә Галәмнәргә, —
Алга ыргып үзем-үземнән.
Сөңге аткан Яшен эзеннән!..
Үткәннәр кирәк
Эзләнә барлык халыклар
Нигезләрен, төпләрен,—
Ерак тарих чоңгылында
Бабалары үткәнен!..
Кемгә—җиңү, кемгә—үлем,
Кемнең күге ишелә;
Киләчәккә үтәр өчен
Үткән кирәк кешегә!..
Үткән кирәк: кем булган ул,
Җир өстендә ни кылган?
Рун язулар, чөй язулар
Кызыксынып укылган.
Кемнәр хуҗа архивларга—
Шулар сүзе җәпләнә:
Хакыйкатьләр гарипләнә,
Елъязмалар бикләнә!..
Җир астына төшә заман:
Үткәнен эзли һаман:
Сарай, кирмән, ук-садагы
Җиргә күмелеп калган.
Алтын саркофаг эчендә
Сары сөяк өеме:
Дәүләт башы булганлыгын
Сөйләп тора...киеме.
Шәһәр һәм сарай нигезе,
Су агызган торбалар,
Каберлекләр,табылдыклар
Тарих сөйләп торалар...
Эзләнә җир халыклары—
Тарихын эзли, атын.
Үткәннәр кирәк кешегә,
Җәяр өчен канатын...
Үткәннәр кирәк! Киләчәк
Тамырлары—үткәндә!
Эзләнә Кеше, атом-төш
Җирне дер селкеткәндә...
Кошлар озатканда
Көмеш сулар өстен моңсулатып,
Күтәрелде кошлар канатка:
Бер Ходайның көче аларны да
Сәйяр җаннар итеп яраткан!..
Туган илдән бердәм күтәрелеп,
Зар-интизар булып китәләр.
Сагышлатып илдә калганнарны,
Карашларны моңсу итәләр...
Без дә шулай туган-үскән җирдән
Зар-интизар юлга чыгабыз.
Кошлар—өмет! Алар әйтә кебек:
Без чыдыйбыз, сез дә чыдагыз!..
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз илгә,—
Ташламасын безне ак өмет.
...Кошлар китә.Канат асларына
Сагышыбыз китә, эленеп...
Әй, илемнең күчмә канатлары,
Исән кышлап, исән кайтыгыз!
Ядкарь булып бары Хәтер яшәр,
Якты хәтер—сәлам хатыгыз!..
Кызыл яфрак
Җил чыкты да,
Өзеп алып китте
Каен яфрагының сарысын.
Шул хәбәрдән
Курку биләп алды
Яшел каеннарның барысын.
Кызыл төлке кебек,
Шыпырт кына.
Сиздермичә аяк эзләрен,
Картлык моңсулыгы
Талгын гына
Өстебезгә иңә көзләрен...
Сары яфрак итеп,
Сайлап-сайлап
Ул очырта якты көннәрне.
Сары көзләр
Салкын бакый йортка
Алып китте әллә кемнәрне...
...Мин үзем дә
Көзге өрәнгедән
Өзелгән бер кызыл яфракмын:
Мин ашлармын
Алтын бөртек үскән
Бер кантарын
Туган туфракның!..
Вөҗдан
Үзәк өзеп, җанны сызландырып,
Искәрмәстән сине өтә ул;
Җимерелгән тарих, куылган ил
Өсләреннән очып үтә ул!..
Рәнҗетелгән ана, үксез бала
Күз яшьләрен даим эчә ул;
Бер хаксызга читкә этәрелгән
Дус артыннан диңгез кичә ул...
Очып барган чакта тотылмаган,
Кулга эләкмәгән Җиңү ул.
Якты талант килеш, Язмыш кушып
Яңгыр булып Җиргә сеңү ул...
Икмәк төсе күрми, хәсрәт чигеп
Дүнгәләктәй гомер итү ул;
Нахак гаеп белән тоткынлыкта
Гаделлек һәм Ирек көтү ул...
Ул гел минем күкрәгемдә яши—
Рәхмәт инде!—сулый, тере ул.
Һәр адымда юлга нурын сибеп,
Үзем белән бергә йөри ул,—
Иман исеменнән сөйли ул!..