Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

МЕТРОНЫҢ ЯҢА СТАНЦИЯСЕ

Казан метрополитенының икенче чи­ратындагы «Кәҗә бистәсе» станциясе 30 декабрьдә ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та яңа станцияне карап чыкты Илбашы метрода 2 кмдан артык юл үтте. Яңа станция сафка басу белән башкала метросының гомуми озынлыгы исә 1 1 мең метрдан да артып китте. Әлегә пассажирлар­га 4 кенә поезд хезмәт күрсәтә. Шуңа да аларны 15әр минут көтәргә туры килә. Ел башында, яңа поездлар йөри башлагач, җир асты юлыннан файдаланучылар тук­талышларда 8 минуттан да озаграк басып тормаска тиеш. Тукталышларның саны да артачак Бүген метро төзүчеләр «Завод», «Мәскәү» һәм «Декабристлар» станция­ләрендә эшне башлаган инде.

Казансу елгасының бер ягында яшәп, икенчесенә эшкә йөрүчеләр метроның бу туктатышын көткән иде инде «Кәҗә бистәсе» станциясе эшли башлау метро­ның керемен бермә-бер арттырыр, дип фаразлана.

Бүген Казан метросыннан көн саен якынча 40-50 мең кеше файдатана. Бу көннәрдә исә җир асты юлына төшүчеләр 100 меңгә кадәр җитәр дип көтелә

КАБИНЕТТАН - АППАРАТКА

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, республика территориясендә дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, конфессняара татулыкны ныгыту һәм дини экстремизмның таралуын кисәтү максатыннан чыгып, Президент Аппараты структурасында ГР Президен­тының Дини берләшмаләр белән берлектә эшләү идарәсен оештыру турында Указга кул кунды. Шул сәбәпле, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарә­се бетерелә.

ТР Президентының Дини берләшмәләр белән берлектә эшләү идарәсе начальнигы итеп Марат Илшат улы Гатин билгелән­де. Моңарчы ул ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаментынын Азия һәм Африка илләре секторы мөдире булып эшләгән.

БӨЕК ИХТЫЯҖЧЫНЫ ЯД ИТҮ

Казанда бөек композитор Нәҗип Җиһановның 100 еллыгы уңаеннан төр­ле чаралар булып узды. Композиторның музей-фатирында ачык ишекләр көне үт­кәрелде. Аннары бер төркем иҗат әһелләре Арча кырындагы зиратка барып, аһәнсазның каберенә чәчәкләр салды. Чәчәкләр салуда һәм С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында булып узган гыйль­ми советның киңәйтелгән утырышында Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева ла катнашты. Анда Татарстан Республикасы симфоник оркестры тамашачыларга композиторның «Сабантуй» исемле 2 нче симфониясен башкарды.

Аннары композитор Н.Жиһановның хатларына, үзенең һәм туган-тумачалары, дуслары, иҗатташларының истәлекләренә нигезләнеп эшләнгән «Дөньялар якты булсын өчен жырлыйм...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль спектакль күрсәтелде. Анда Казан дәүләт консерваториясе мөгал­лимнәре һәм студентлары, башкалабызның балалар музыка мәктәпләре укучылары, Югары Ослан районының В.Ульянов җитәкчелегендәге ир балалар капелласы катнашты. Спектакльдә Ниһановның фортепиано өчен язылган әсәрләре, инструменталь-камера музыкасы, җырлары, «Алтынчәч», «Җәлил» операларыннан өзекләр башкарылды. Сәхнәдә беркетелгән экранда композиторның тормышы вә иҗаты турында искиткеч бай мәгълүмат биргән, һәркайсы зур тарихи кыйммәткә ия фотоларны күрергә мөмкин иде. Бу чараларны композиторның туган ягы Уральскидан килгән вәкилләр дә тамаша кылды.

ЭШЛЕКЛЕ СӨЙЛӘШҮ

«Казан утлары» журналының күптән түгел булып үткән редколлегия уты­рышында 2010 елдагы әдәби эшчәнлеккә йомгак ясалып, яңа—2011 елга максатлар билгеләнде.

Уртага салып сөйләшәсе һәм бергәлә­шеп хәл итәсе мәсьәләләрнең күплеге белән аерылып торган редколлегия уты­рышында «Казан утлары» журналынын иҗат коллективы, ТР Премьер-министры урынбасары—ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев, өлкән әдибебез Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рә­хим, Мөдәррис Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, тарих фәннәре докторы, этносәясәтче Дамир Исхаков, әдәбиятчы галимнәр Тәлгат Галиуллин белән Хатыйп Миңнегулов һәм башка язучылар, каләм әһелләре катнашты.

—Казанышлар белән беррәтгән, соңгы елларда татар мәдәниятендә, бигрәк тә көндәлек матбугат һәм китап дөньясында әллә никадәр сәер үзгәреш-метаморфозалар, кемнәрдер әйткәнчә, реформалар булды,—дип журналның баш мөхәрри­ре Равил Фәйзуллин утырышны ачып җибәрде. —Нәшрият һәм газета-журналлар даирәсендә бигрәк тә ачык чагылды бу хәл. Оптимизация шаукымында кушылулар, күченүләр, кыскартулар дисеңме.. Без шушы шартларда эшлибез. Шуңа да кара­мастан, «Казан утлары» һәрьяктан—эчтәле­ге, тышкы кыяфәте, таралышы ягыннан әдәби журналлар арасында ил күләмендә беренчеләрдән санала. Болар безне, әлбәт­тә, сөендерә, иҗади дәрт бирә, горурлык уята.

Редколлегия әгъзалары «Казан утлары» журналынын 2010 елда чыккан саннарына күзәтү ясады «Казан утлары»ның поэзия һәм проза бүлеге мөхәррирләре Рәдиф Гаташ белән Камил Кәримов кулъязмалар­ның күп булуын һәм шуның нәтиҗәсендә иң яхшыларын сайлап бастыру мөмкинлеге барлыгына куануларын әйтеп уздылар.

—Татар шигърияте, шөкер, аз гына да үз дәрәҗәсеннән төшми. Яшьләргә зур игътибар бирелә. Аларның барысы да уйлый, фикерли белә торган егетләр һәм кызлар. Проза да үз юлыннан тайпылмый­ча бара. Журналдагы рубрикалар, бигрәк тә «Бәләкәйләр» укылышлы. Киләчәк­тә журналда элеккеге, борынгы, үрнәк әсәрләрне кабаттан бастырасы иде, юкса китапханәләрдән матур әдәбиятны алып укучылар саны кимегәннән-кими,—дип Туфан Миңнуллин уй-теләкләре белән уртаклашты.

«Казан утлары»ның тәүге саннарыннан ук әдәби үзәкләрнең берсе булуы тарихтан билгеле. Бүген дә ул язучыларны, галим­нәрне, тәнкыйтьчеләрне һәм китап сөю­челәрне бергә туплап, аралаштырып тора. Шуңа да редколлегия утырышында сүзнең, гомумән, әдәбиятыбызның торышына, андагы проблемаларга, язучыларда ри­засызлык уяткан гонорар мәсьәләләренә күчүе гаҗәп түгел. Күптән түгел генә Илфак Ибраһимовны Татарстан Прези­денты Рөстәм Миннеханов кабул итеп, шул темага сөйләшүләр булган иде инде. Язучылар берлеге рәисе утырышта катнаш­кан җитәкчеләргә Башкортстанла каләм хакы өчен Татарстан белән чагыштырганда 2-3 тапкырга артыграк түләнүен хәбәр итеп, гонорар буенча хөкүмәтнең махсус карары булдырылсың иде, дигән үтенечен җиткерде.

— Мин Башкортстандагы хәлне өй­рәндем. Аларның матбугаты, чыннан да, зуррак күләмдәге акча белән тәэмин ителә. Билгеле булганча, гонорарга кагылышлы малдә үзгәрде. Шунлыктан, каләм хакы өчен түләүләрнең башка юлларын эзләр­гә кирәк. Ә алар бар. Әлеге мәсьәләдән Татарстан Президенты да, «Татмедиа» җитәкчеләре дә хәбәрдар,—диде Зилә Вәлиева.—Әлбәттә, рухи азык хакын шулай мескен хәлдә калдыру дөрес булмас идее. 2011 ел—Тукай елы. Аны ин беренче чират­та әдәбият өчен файдалы итеп уздырырга кирәк. Шуңа да киләчәккә өмет белән карыйк. Мондый очрашулар алдагы елда күбрәк булсын иде.

Айдар Сәлимгәрәев тә мәдәният минис­трының сүзләренә кушылды:

— Каләм хакы өчен түләү мәсьәләсе юктан гына килеп тумады. Алга таба аны күтәрүнең юлларын бергәләп табарбыз һәм хәл итәрбез,—дип ышандырды ул.

Шушы көннәрдә «Казан утлары» жур­налының 1059 нчы саны дөнья күрде.

СӘНГАТЬКЯРЛӘРГӘ ИЛ БАШ БҮЛӘГЕ

ТР Мәдәният министрлыгында Та­тарстан Президенты грантына ия булган мәдәният һәм сәнгать әһелләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева тапшырды. Ул әлеге грантка 200 кеше тәкъдим ителгәнен дә әйтеп узды. «Про­фессионаллар» төрендә әлеге бүләккә лаек булучылар арасында «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов, Дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Казан театр училишесы укытучысы Рәүф Нуриев, «Таяныч һәм дәрәҗә» төрендә республика халык иҗаты фәнни-методик үзәгенең әйдәп баручы белгече Камил Саттаров, «Перспектива» төрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры артистлары Нәфисә Хәйруллина һәм Гүзәл Минакова бар Грантка җәмгысе 54 кеше ия булды.

СЕЗ-БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫГЫБЫЗ

Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале җиңүчеләренә һәм лауреатларына ТР дәүләт стипендияләрен бирү тантанасы узды Сәләтле балаларга стипендия дипломнарын ТР Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды. «Россиядә «Созвездие-Йолдызлык» кебек фестиваль юк Мәскәүдә 1 ноябрьдә сез күрсәткән концерт зур уңыш белән үтте. РФнең мәдәният министры Александр Авдеев та аңа югары бәя бирде,—дип билгеләп үтте Президент. —Сез—безнең горурлыгы­быз, киләчәгебез. Бүген татар халкының мәдәниятен, телен, традицияләрен саклау мөһим мәсьәлә булып тора «Йолдыз­лык» фестивале мона зур игътибар бирә» Президент сүзләренчә, балалар—безнең киләчәгебез, аларның һәрберсе үзенчә сәләтле. «Бу сәләтләрне ачарга ярдәм итүче укытучыларга рәхмәт. Проект җитәкчесенә аерым рәхмәт»,—диде ул.

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!

Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Медиаклубның беренче очрашуы узды. Анда Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчелеге, феде­раль һәм Мәскәү мәгълүмат чаралары. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе вәкилләре катнашты. Матбугат һәм гаммәви комму­никацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов республика агентлыгы. «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте, гомумән алганда, Татарстанның медиа киңлеге турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстанда федераль мәгълүмат чара­лары белән элемтә җайга салынган, дип билгеләп үтте

Медиаклубның беренче утырышында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты. Ул республика потенциалын фе­дераль дәрәҗәдә тәкъдим итү әһәмияткә ия, дип саный Республика җитәкчесе яңа IТ- технологияләр кулланылуын билгеләп үтте. Ул моның белән бәйле рәвештә «Электрон Татарстан» һәм «Электрон документ әй­ләнеше» проектлары хакында искәртеп узды. Президент журналистларны актив хезмәттәшлеккә чакырды, Медиаклубның журналистлар эшчәнлеген һәм республика тормышын федераль дәрәҗәдә яктырту өчен нәтиҗәле мәйданчык булачагына ышаныч белдерде.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе­нең чираттагы утырышы булды. Анда ике идарә утырышы арасында башкарылган эшкә хисап ясалды. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) «Киек каз юлында» (Татарстан китап нәшрияте, 2003 ел) дигән шигырьләр, газәлләр, поэмалар, «Тере су» (Татарстан китап нәшрияте, 2007 ел) дигән газәлләр, робагыйлар, гыйбарәләр китаплары. «Адәм баласы» («Мәгариф» нәшрияте. 2009 ел) дигән китапка тупланган һәм 2006-2010 елларда «Казан утлары» журналында басылган «Адәм баласы» циклы өчен, прозаик Ка­мил Кәримов «Ком сәгате» (Татарстан китап нәшрияте, 2000 ел) һәм «Сака күке» (Татарстан китап нәшрияте, 2005 ел) романнары өчен 2011 елла Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Утырышта шагыйрьләр Таһир Шәмсуаров, Рүзәл Мөхәммәтшнн, шагыйрә-тәржемәче Вера Хәмидуллина Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

АТЛАСИНЫ ЗУРЛАДЫЛАР

Шушы көннәрдә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында күренекле жәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы, галим Һади Атласига багышланган чаралар үтте.

Әлеге тантанада Татарстан Дәүләт Сове­ты депутатлары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары, Язучы­лар берлеге вәкилләре катнашты. Чара Һади Атласи туып-үскән һәм яшәгән йорт белән танышудан башланды Мемориаль такта исә авыл урта мәктәбендә ачылды.

Чүпрәледәге бу чараларның төп үзә­ге—Һади Атласи әсәрләре тупланган 2 том­лык, «Шәхесләребез» сериясендә Атласига багышлап чыгарылган китапларны халыкка тәкъдим итүгә багышланган иде. Китаплар­ны татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүче «Жыен» фонды һәм ТАИФ ачык акционерлык җәмгыяте бастырып чыгарды. Бәйрәм район мәдәният йортында әдәби- музыкаль кичә белән төгәлләнде. Бу кичәдә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, язучылардан Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Газинур Морат, күренекле галимнәр, артистлар, Чүпрәледә туып-үскән атаклы шәхесләр чыгыш ясады.

АК КЫШЛАРДА-АК НИЯТЛӘР

Инде өченче ел рәттән Буа районында «Ният» фестивале үткәрелә. Ел буена дәвам иткән әлеге чараны Буа Татар дәүләт дра­ма театры оештыра. Анда елның беренче яртысында—укучылар, икенче яртысында укытучылар катнаша, ә декабрь азагында исә «Ният»кә йомгак ясала, җиңүчеләр тәгаенләнә.

Чираттагы театр сәнгате бәйгесендә Буа районынын 28 мәктәбе катнашты һәм алар жәмгысе 29 спектакль сәхнәләштер­де. 200дән артык мәктәп укучысы спек­такльләрдә уйнаган!

Фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Буа театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев алып барды.

АРТИСТКА ХӨРМӘТ

Камал театры Наилә Гәрәевага 70 яшь тулуны өр-яна премьера белән билгеләп узды. Яшь драматург Илгиз Зәйниевнең «Бабайлар чуагы» дип ататган лирик ко­медиясендә Наилә Гәрәева төп рольләрнең берсен башкарды. Спектакль тәмамлангач котлау кичәсе башланды.

Наилә Гәрәеваны хезмәттәшләре, бүтән театр артистлары, чит өлкәләрдән килгән кунаклар котлады. Ә ТР халык депутаты Разил Вәлиев актрисага «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исем бирелүе турында хәбәр итте һәм әлеге мәртәбәле исемнең түштамгасын тапшырды Мәдә­ният министрлыгы исеменнән Кадрия Идрисова котлап. Россия мәдәният минис­тры Александр Авдеевның һәм Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиеваның котлау хатларын укыды Ул арада сәхнәгә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән искиткеч зур, матур чәчәк бәйләме менгерделәр.

МӨСЛИМ ЯЗУЧЫЛАРЫН ЗУРЛЫЙ

Яңа ел алдыннан гына Мөслим тара­фыннан куанычлы хәбәр килеп иреште: район Советы карары нигезендә, әлеге төбәктә туып-үскән каләмдәшләребез Фоат Садриев. Шәмсия Җиһангирова һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановка «Мөслим районы­нын шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исем бирелде.

Мөслимлсләрнең әлеге гамәле башка төбәкләр өчен дә күркәм үрнәк булып тора.