Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ БАШЛАП ЙӨРҮЧЕ ИДЕ

 

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ Р- Н. МИҢНЕХАНОВНЫҢ

КОМПОЗИТОР НӘҖИП ҖИҺАНОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле ватандашлар!

Быел без күренекле татар композиторы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Ул лаеклы рәвештә халкыбызның бөек уллары исәбенә керә. Аның иҗаты татар милли музыкаль мәдәнияте үсешендә яңа чор башлаган. Әкренләп хәзерге заман татар музыка сәнгатенең нигезен тудырган Нәҗип Җиһанов югары профессиональ мәдәниятне һәм халык иҗаты казанышларын яңа мәгънәви дәрәҗәдә берләштерүгә ирешкән. Нәҗип Жиһановның күпкырлы эшчәнлеге аны Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә XX гасыр музыка мәдәниятенең иң талантлы вәкилләренең берсе дип атарга мөмкинлек бирә.

Нәҗип Җиһанов классик музыканың күп жанрларында беренче булып иҗат иткән. Ул безгә бай мирас калдырды—сигез опера, шул исәптән, милли классикага әверелгән "Җәлил" һәм “Алтынчәч", өч балет, унҗиде симфония, симфония һәм камера жанрындагы күпсанлы әсәрләр. Искиткеч осталыгы, көйләренең кабатланмас аһәңе, музыкаль образларының матурлыгы аркасында анын иҗаты Татарстаннан читтә дә киң таралды. Ә инде “Кырлай" симфоник поэмасы, татар темасына сю­ита. "Сабан туе" симфониясе һәм башка әсәрләре аша татар симфония музыкасы Россия мәдәниятендә үзенчәлекле күренеш буларак танылды.

Ул һәрвакыт яңалыкка, рухи камиллеккә таба хәрәкәт итүче рәссам иде. Нәҗип Җиһанов шәхесенә хас иҗади ялкын анын күпкырлы дәүләт, җәмәгать һәм педа­гогия эшчәнлегенә дә күчкән.

Ул Казан дәүләт консерваториясе оештыруны башлап йөрүче һәм кырык елдан артык, гомеренең сонгы көннәренә кадәр, анын ректоры булды. Татар дәүләт филар­мониясе—аның беренче симфониясе белән, ә Татар опера һәм балет театры анын "Качкын" операсы белән ачылган. Сәләтле балалар өчен консерватория каршында махсус музыка мәктәбе оештырылу. Казанда симфония оркестры барлыкка килү һәм Татарстан музыка мәдәнияте тарихындагы башка мөһим гамәлләр дә Нәҗип Җиһанов исеменә аерылгысыз бәйләнгән.

Дүрт дистә ел диярлек Нәҗип Гаязович республиканың Композиторлар берле­ген җитәкләгән, чирек гасырдан артык СССР Композиторлар берлеге секретаре, Россия Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы булган.

Нәҗип Җиһанов—үз халкына фидакарь хезмәт итүнең иң ачык үрнәкләреннән берсе Ватаныбыз аның хезмәтен югары бәяләгән: ул Социалистик Хезмәт Герое. СССРнын халык артисты исеменә. Габдулла Тукай исемендәге премиягә, өч тапкыр СССРның  Дәүләт премиясенә һәм күп кенә башка бүләкләргә лаек булган.

Бүген Татарстанның башкаласы—мең яшьлек Казан—опера һәм филармония шәһәре, бездә тулы музыкаль белем алу өчен кирәкле барлык уку йортлары бар. Моңа, һичшиксез. Нәҗип Жиһановның һәм аның фикердәшләренең олы хезмәте кергән. Композиторның бөек казанышларын хөрмәт итү—шушы күркәм традиция­ләрне саклау һәм үстерү ул.

Нәҗип Жиһановнын туган көнендә һәрбер татарстанлынын йөрәгендә һәм бөтен республикада аның безгә яшәргә һәм эшләргә рухи көч бирүче мәңгелек музыкасы яңгырасын иде!

 

ПОЛЬША РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ БРОНИСЛАВ КОМОРОВСКИЙГА, ПОЛЬША РЕСПУБЛИКАСЫ СЕНАТЫ МАРШАЛЫ БОГДАН БОРУСЕВИЧКА, ПОЛЬША РЕСПУБЛИКАСЫ СЕЙМЫ МАРШАЛЫ ГЖЕГОЖ ЮЛИУШ СХЕТЫНАГА ҺӘМ ПОЛЯК ХАЛКЫНА ПОЛЬША РЕСПУБЛИКАСЫНДА РЕЧЬ ПОСПОЛИТА ТАТАРЫНА ҺӘЙКӘЛ

АЧЫЛУ УҢАЕНАН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ МӨРӘҖӘГАТЕ

 

2010 елның 25 ноябрендә Польша Республикасының Гданьски шәһәрендә Речь Посполита татарына һәйкәл ачылу тантанасы булды. Бу истәлекле вакыйга поляк һәм татар халыклары арасында гасырлар буе үзара аңлашып, дус-тату яшәү тради­цияләренең дәвам итүен чагылдыра. Польша Президенты Бронислав Коморовский тарафыннан һәйкәл ачу тантанасында татарларның Польша дәүләте алдында тарихи казанышларына бирелгән югары бәяне Татарстан Республикасы һәм бөтен татар халкы поляк халкына олы рәхмәт хисләре белән кабул итте.

XIV гасыр ахырында Алтын Урда тәхете өчен дәвам иткән көрәш хакимнәрне үзләренә тугры суышчылар белән бергә Польша һәм Литва кенәзләре янында сы­ену урыны эзләргә мәҗбүр иткән. Татарлар һәрвакыт дәүләтчелек тарафдарлары булды һәм, төрле сәбәпләр аркасында чит-ят җирләргә килеп урнашып, шул илгә ышанычлы һәм тугры хезмәт итә. Элек-электән алар Польша дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәштә хәрби батырлыклары белән дан казана. Аларның варислары бүген дә тырыш хезмәтләре белән хәзерге Польшаның алгарышына лаеклы өлеш кертә, һәм без моның белән горурланабыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасының күпмил­ләтле халкы һәм бөтен татар халкы исеменнән Польша Республикасы Президенты Бронислав Коморовскийга, Польша Республикасы Сенатына, Сеймына һәм бөтен поляк халкына шунда яшәүче татарлар өчен икенче Ватанга әверелгән Польшаның бердәмлеген һәм бөтенлеген саклауда татарларның казанышларын югары бәяләгән өчен рәхмәт хисләрен белдерә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Польша Республикасының һәм Россия Федерациясенең эшлекле багланышларын һәм мәдәни хезмәттәшлеген ныгыту адымнарын хуплый. Татарстан Республикасы Польша Республикасы халкы белән Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәрьяклап ярдәм итәчәк.