Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

 

 

Исәнмесез, хөрмәтле «Казан утлары» хезмәткәрләре һәм баш мөхәррир Равил абый! Сезгә күптән язам дип йөри идем, менә, ниһаять, утырдым әле.

Безнең Красногвардеец районында ике генә татар авылы бар. Берсе, Үтәй-Урасан, туган авылым, Ибрай—торган авылым. Әнием ягыннан бабам хәзерге Татарстандагы Чистай районының Исләй авылында туган. XIX гасырдагы ачлык вакытында бәләкәй арба тартып Оренбург ягына юлга чыккач, үлеп калган ул.

Бабам кечкенәдән тулы ятим булып, авыр тормыш кичергән. Минем күптән инде Чистайга барып, аның туган жирен күреп кайтасым килә. Булыр әле, Алла боерса.

Равил абый, рәхмәт сезгә, рәхәтләнеп укырлык шәп журнал чыгарганыгыз, татарны яклап кыю әйберләр бастырганыгыз өчен. Үзегезнең дә кыю-кыю мәкаләләрегезне укыган бар. Кайбер нәрсәләр мине дә борчый менә.

Казанга баргалаган бар. Ләкин ул һич тә тагар мәркәзенә ошамаган. Ульянов өлкәсе ягыннан кердем. Юл буенда бер татарча сәламләү юк. Казанның татар башкаласы икәнен эчкә кергәч тә сизмисең. Ә менә Түбән Камага баргач, шул хәтле матур лозунглар күрдем татарча, күңелгә рәхәт булып китте. Чаллыда да әнә русча сорасаң татарча җавап бирәләр.

Без Казанга татар мәркәзенә дип, татар булып яшәү дәртен тоясы килеп тә киләбез бит. Казанны дөрес юлда дип ышанмыйм мин. Казанны элек яулап алсалар, хәзер ул үз ирке белән сатылган, аны коткарып булмаячак.

Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Туфан Мнннуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Лена Шагыйрьҗан, Клара Булатова, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ...—исән һәм мәрхүм бу һәм тагын күп язучылар, шагыйрьләрне чын ярагу белән яратам. Татарның акыл ияләре булган шундый затлар хәзер тиеннәр санап утырырга калгач, ниткән эш була инде ул?

Безнең монда сигез баш эре мал, ике сыер савам, җәй буена 50-60 чеби, 30-40 үрдәк, бәрәңге, кабак, иренмәсән, бар да өелеп ята, акчага да тилмергән юк болай. Казанда гомер буе интегеп эшләп, җимерек йортларда кайнар су, ванна-бәдрәф күрмичә тилмереп яшәгән кеше нихәтле Казанга баргач, минем 4-5 көннән качасым килә. Безнең авылдан киткән. Мәрхәбә апам әнә гомер буена сасы мех фабрикасында эшләгән, аның суы да юк иде, эчкә су кертергә 60 мең кирәк икән. 3-4 мең пенсиягә яшәгән апа ул акчаны каян атсын ди? Безне яклап сугышкан Хатыйп жизнәй 1997 елны вафат Бичара апамның суыткычында бернинди запас юк, шикәр, он, дөгене учлап кына диярлек ата.

2005 елның 30 августында Казанда булдым. Шунда күрдем, татарлар күп, әйдәүче юк, көтүчесез калган көтү кебек йөриләр.

Хәзер, «капитализмга» күчкәч, инде күңелләр дә бозылып беткәндер һәркем үз кесәсен кайгырта. Кешенең бәһасе юк. Сәхнәдә бот-түш күрсәткән жырчыбикәләребез, яшьлеген саткан кыхтарыбыз, хәрәм мат өчен адәм суярга әзер ир-атларыбыз бар чакта татар бөек дип әйтеп булмый ул...

Күңелдә җыелган әйбер күп инде, ярый, сау булыгыз.

Наилә ХӘЙРУЛЛИНА-МӨСӘГЫЙТОВА.

Оренбург өлкәсе.