ШИГЫРЬЛӘР
КАЙТУ
...Һәм утырдым тузган нигезгә;
Аңлап булса телен ташларның,
Ефәк кенә җилләр искәндә,
Дастан көйләр иде ул безгә.
«Чабаталы морза» бабамдыр,—
Маңгай тирен кагып алгандыр,
Башын чөеп күккә карагач,
Язмышларны юньгә юрагач,—
Ташны ташка тегеп салгандыр.
Тукталмаган җирдә сугышлар,
Көйрәп яткан сыйнфый ызгышлар.
Гаҗәп!
Ул чакта да шулай өздереп,
Үләннәрнең башын идереп,
Сайрадымы икән бу кошлар?!
Тынмаган ич җирдә сугышлар!—
Онта булган күпме язмышлар;
Мүкләп өлгермичә бурасын,
Яуга чапкан әткәм дә авып,
Ашлап ята Балтик туфрагын.
Бездән Кояш кала, Ай кала;
Җилфер гәүдәм җилдә чайкала.
Көн белән төн тора карашып;
Әйтерсең, мин озак адашып
Өен көчкә тапкан бер бала...
...Утырган да туган нигезгә,
Яшен түгә шагыйрь бахыры,
Күрми беркем,—
Дөнья дөм сукырдыр ахры...
***
Авыл—йөрәктәге мәңгелек давыл!
Фоат Садрнсв
АҺ, чәчкәләр үлгән... кипкәннәр;
Кайтканнар ич тәки киткәннәр,—
Түр зиратка кереп ятканнар;
«Нихәл!» диеп күзгә карап тора
Гасыр күрешмәгән якташлар.
И җиләкләр монда! Чыктай чиста,
Саркып торган кандай—кып-кызыл;
Җиләкләрне күзләп ятар өчен
Кичкәннәрдер, аңлыйм, озын юл.
Кайткан алар мәңге туң тарафтан,
Сәхрә җирләрдән дә, ни хикмәт?!
Төшләренә кереп җирсеткәндер,
Күкрәгенә терәп, Әнкәйләре
Елмаеплар кискән ак икмәк.
Бакчы, Ана кысан гүрендә дә
Бер ялгызы түгел асылда:
Баш баласы ята баш очында,
Ә төпчеге—аяк очында...
Шундый ымсындыргыч җиләк. Юк, юк,
Балачактан сеңгән: ярамый!
Сез бәхетле, бәлки...Кайгы-хәсрәт
Әрвахларга инде янамый.
Йөрәк кузын атар идем суга!
Их,
Корып беткән икән агымсу.
Кай якларга илтеп ташлар безне
Алга карамыйча алгысу...
«Аяк аста—оҗмах!» дисәләрме,
Кем еракка китәр эзләргә?!
Туган туфрак!—түнгән баш очыма
Әнкәм салган мамык мендәргә
Бигрәкләр дә охшаш.
(Соң шул аңларга.)
***
...Тетрәтте гел каудыр гомеремне
Синдә булган алтын сабырлык;
Сакладыммы аны бәлзәм итеп—
Типкеннәргә дучар хәсрәтленең
Күз очына кырып салырлык?
Яктыртты гел гомер сукмагымны
Кәүсәр чишмәседәй күңелең;
Кичәгемне кичтем, оныкларны
Үптем, гөлең исән; тик ниләргә
Җанга җылы өрми бүгенем?!
... Әнкәм!
Чүгәләп мин синең каршыңа,
Тигезәм кул кыршыл ташыңа.
***
Әйтә Гайса Инҗил үбеп:
«...Үкчәмә үк минем басып,
Гаярь буын килер кебек...»
Юк шик!—
Бикле булса ишек-тәрәз,
Морҗа аша керер карак,
Үлемтеккә дигән малың
Талап алып, кыяр җаның,—
Гаярь буын тормас аяп...
«...Бөртек орлык җимеш бирер
Үзе тәмам череп бетсә...»—
Дип кабатлыйм хак Тәүратны;
Ай-Һай!—
Махмыр хаким сөреп илне,
Йөз бөртек бай-хәшәрәтне,
Борча итеп, чәчте җиргә;
Черемәде лә үзләре!—
Ил череде, корып лары...
Ак хыяллар күп Коръәндә:
«...Илегездә шат көнегез—
Аегыз күк тиелгесез...»
Амин!
...Ил капкасын какты берәү,
Җаны авыш, кирәк терәү;
Түрдән әмер атты түрә:
—Әнә арба, анда нужа,—
Сукранмыйча гына сөйрә!..
...Шөкер кылам: бүгеннәрдә
Шагыйрь теле түгел бәйдә,
Әйттем исә кайттым мин дә,
Бизгайбә!
Хакыйкать атамнан кадерлерәк
(Петр Чшиаевиын бер сүзен үзгәртеп)
...Манара күк очлы таулардан
Томан ертып килә Исрафил:
—Әйт, адәмчек! Бу ил—нинди ил?
—Ахмаклар иле. Тәннәрендә җан бар әле,—
Рухлары үле.
—Ни саласың сүзләреңә?
Күзләрендә якты күрәм,
Балкыш шәйлим йөзләрендә.
—Күрәмсеңдер!—-Алма пешкән:
Төскә матур, черек эчтән;
Шашты адәм бозыклыктан,—
Кызару юк оят эштән;
Курыкмыйлар Күктән... күптән.
Ә күргәнең—элеккенең
Уңып беткән эзе генә.
...Җилләр кисеп килә Исрафил,
Каршысында калтыр мосафир;
—Әйт, бәндәләр кая йөгерә?
—Бу кавем—иртәгесезләр;
Табыналар тик бүгенгә,
Шәүләләрен тотмак булып,
Җиттеләр җиде буынга.
Хәер, куып тотарлар да,—
Шуа Кояш әнә баюга...
...Дулкыннарның сыйпап ялыннан,
Үле диңгез кичте Исрафил;
Кара өер—Ходай балчыгы,
Бөкте билен балчык башлыгы.
Күк илчесе атты күз угын:
—Ә ник сайрар кошлар оялар
Агачларга кунган бу картлар?!
—Егәре бар кала тотынып,
Арыкларын җиргә коялар,
Бай тирәкне яман селкетеп;
Яңарттык без кыргый горефне.—
Тиккә яши алар гүр көтеп...
... Кара гөлнең басып башына,
Уйлар уйлап торды Исрафил;
Исле һава эчкәч бер йотым,
Салкын тынын сипте иренгә:
Ахры, бозлы хәбәр бирергә...