Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОХТАР ӘҮЭЗОВ ҺӘМ МУСА ҖӘЛИЛ: ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР ТАРИХЫ

 

XX гасырның 50нче еллары уртасында татар шагыйре Муса Жәлилнең 1942- 1944 елларда фашист төрмәләрендә язган шигырьләре җәмгыять һәм киң катлау укучыларның байлыгына әверелде.

1953 елдан алар гәҗит-журналларда басылып чыкты, күпчелек очракта «Моабит дәфтәрләре» исемендәге җыентыкларда тупланып дөнья күрделәр. Шигырьләр ин элек татар һәм урыс телләрендә, соңрак Советлар Союзының башка телләрендә һәм чит илләрдә басылды. Шагыйрьнең соңгы җырлары кешеләр күңелендә яңгыраш тапты, кыю ватанпәрвәрләрнен холкы һәм немец илбасарларына каршы көрәшүчеләрнең тиңдәшсез батырлыгы белән горурлану уятты.

1957 елның иң яхшы әдәби әсәрләре өчен премияләр бирү мәсьәләсе килеп тугач, СССР Министрлар Советы каршындагы Әдәбият һәм сәнгать комитеты илнең иҗат берләшмәләре, учреждениеләре һәм коллективлары тарафыннан тәкъдим ителгән күпсанлы кандидатуралары арасыннан иң лаеклыларын ачыклау максатыннан фикер алышулар уздырды

Комитетның әдәбият секциясе утырышларының берсендә казакъ язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Мохтар Омархан улы Әүэзов Муса Жәлилне бүләкләүне таләп итеп чыгыш ясый.

Кыска гына кереш сүздән соң ул, уй-фикерләрен һәм тәэсирләрен хис белән белдереп, шагыйрь иҗатын тәфсилләп бәяли.

«Моабит дәфтәрләре»н укыганда сез ниндидер өстәмә тойгыларның озата барганын—шигырьләрнең төрмәдә, шагыйрьнең «муенында элмәк» булган килеш язылганлыгын сизәчәксез»,—диде Мохтар Омархан улы. Комитет әгъзаларының кайберләре Муса Җәлил шигырьләренең урыс теленә тәрҗемәләренә шикләнеп һәм түбәнсетеп карамасын өчен, М.Әүэзов чыгышын башлап җибәргәндә шигъри әсәрләрне тәрҗемә итүдәге кыенлыкларны һәм еш кына төп нөсхәнең шомартылуын искәртә. Чынлап та ул чакларда да, элгәрерәк, 30-40нчы елларда да, тәрҗемәчеләр тугандаш милләтләр шигырьләренең кимәлен билгеле бер дәрәҗәгә кадәр «җиткерергә» омтылганнар. Ихтимал, шуңа да Муса Җәлилнең урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрендә төп нөсхә белән чагыштырганда тышкы пафос күбрәктер. Чыгыш ясаучы Жәлилнең һәм аның шигырьләре дөньясына тирәнтен үтеп кереп, төрмә юллары авторының нечкә һәм шигъри хисләрен тоемлаган. Ул Муса Җәлил шигырьләрендәге туган җиреннән һәм якын кешеләреннән аерылган тоткынга хас булган сагышны, аның теләсә кайсы минутта тормышының һәм иҗатының фаҗигале рәвештә тәмамланачагын аңлап моңсулануын сизми калмаган.

Яшь чагында Семипалатинск шәһәрендә Татар бистәсендә яшәүчеләр һәм татар интеллигенциясе белән тыгыз элемтәдә булган һәм шул вакытта ук татар телен яхшы белгән казакъ язучысы, ихтимал, шигырьләрне анализлаганда төп нөсхәгә мөрәҗәгать иткәндер. Бу урыс теленә тәрҗемә ителгән «Буря» балладасына бәя биргәндә үк күренә. М.Әүэзов аны төп нөсхәдәгечә «Буран» дип атый. Ул болай ди, «Безнең тәрҗемәче Арсений Тарковскийга башка дәгъвабыз юк, әмма баллада исемен автор куйганча «Буран» дип калдырырга кирәк иде»

М.Әүэзов утырышта язучының «төрмәдә бергә утырган бельгияле А. Тимерманска» багышланган шигырьләрен дә игътибардан читтә калдырмый. «Дуслык темасы аның бар иҗатын колачлый»,—дип басым ясап әйтә ул. Күрәбез ки, фашистларга каршы көрәштә нәкъ менә тоткыннарның дуслык хисләре һәм бердәмлеге шагыйрь- ватанпәрвәрнең соңгы шигырьләрен саклап катлы һәм халыкка илтеп житкерде. Мохтар Омархан улы шагыйрьнең батырлыгы, чын җырчыда гына табигый рәвештә туа һәм нәфис-эстетик формала укучыларга тапшырыла торган ватанпәрвәрлек көче турында әле тагын да сөйләде: «Кызы турында әйтеп, ул Ватан турында сөйли, сөйгән кешесе турында әйтеп, ул Ватан турында сөйли. Әле тагын палач балтасы астына башын куйганда да Ватан турында уйлаячагын әйтә»

Чын поэзиянең көченә, матурлыгына һәм батырлыгына ышанган зирәк рәссам Мохтар Омархан улы йөрәге түреннән чыккан иң мөһим сүзләрен чыгышының ахырында әйтә: «Әгәр дә премиягә бер генә исем лаек дип табылса да, ул Муса Җәлил исеме булырга тиеш. Аның исән булмавы мөһим түгел. Ул яши һәм сугышнын һәр каһарманы кебек үк, безнең белән киләчәктә дә яшәячәк. Шагыйрь күп сүзле, купшы сүзле түгел, ә ихлас һәм ялкынлы. Ул кылыч йөзенә басып иҗат итә һәм анда хакыйкать ак карга тамган кан кебек ачык күренеп тора.

Күрәбез ки, сүз остасы Комитет әгъзаларына Муса Җәлил поэзиясенең көче гражданлык пафосында гына түгел, ә бәлки аның бөтен сонгы шигырьләрен дә сугарган тәэсирле лирикада да икәнлегенә ышандырырга омтылган.

Әдәби тәнкыйтьче Е.Книпович билгеләп үткәнчә, М.Әүэзов чыгышлары арасыннан аны иң дулкынландырганы. Комитетның әдәби секциясе утырышында Муса Җәлил турындагы сүзләре булган: «Сөйләүчедә көнчыгышка хас серле гыйлемлелек, үзенә һәм башкаларга карата олы таләпчәнлек һәм берүк вакытта чит иҗатка сакчыл игътибар берләште». Мохтар Омархан улы Әүэзовка хас нәрсәләр— холкының әхлакый тулылыгы, гражданлык аңының югарылыгы, художник һәм фикер иясе зирәклеге турында Н.С. Тихонов, А.А.Фадеев, Мирза Ибраһимов, Камил Яшен һәм XX гасырның башка сүз осталары да билгеләп үттеләр.

Нәтиҗәдә югары премиягә чын, югары поэзия—кеше рухынын көче—киләчәк буыннарның бәхете һәм иреге турындагы китабы лаек булды.

 «Моабит дәфтәре» цикллары өчен Ленин премиясен тапшырганга ярты гасырдан артык вакыт үтте, ә күңелдә кабат-кабат бер сорау туа, әлеге ике бөек язучы шәхсән очраштымы икән?

Бүгенге көндә бу хакта уңай яки тискәре җавап бирү бик кыен. Сугышка кадәр Муса Җәлилне һәм аның иҗатын белмәве яисә аның белән таныш булуы турында Мохтар Омархан улы китап турындагы фикер алышуларда әйтә алмый, чөнки ул вакытта төп игътибарны «Моабит дәфтәре»нә бәя бирүгә юнәлтергә, гадел булырга кирәк иде. Бу чыгышның төп идеясе, поэзияне бәяләүдә төп таләп була, ә өстәмә мәгълүматлар, ярдәм итәсе урында, киресенчә, тоткын җырларына дөрес, тирәнтен анализ бирергә комачаулар, төп максаттан читләштерер генә иде М.Әүэзов билгеле вакыйга Алма-Атада Муса Җәлил либреттосы буенча «Алтынчәч» (Н.Җиһанов музыкасы) операсы куелуны да искә алмый бит. Операның премьерасы 1943 елның апрелендә була һәм ул хакта үз вакытында «Известия» хәбәр итә. Мохтар Әүэзовныж спектакльне каравы яки ким дигәндә ул хакта ишетүе бик мөмкин хәл.

Әгәр читтән карасак, ике күренекле шәхеснен тормыш юллары, бүгенгечә әйткәндә, төрле орбиталар буйлап үтә.

М. О.Әүэзов—казакъ язучысы, әдәбиятчы галим, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты,—1897 елда Семипалатинск өязендәге үзәктән ерак казакъ авылында туа.

Муса Җәлил—татар шагыйре, шулай ук Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты. Советлар Союзы Герое—1906 елда Оренбург өлкәсендәге үзәктән ерак татар авылында туа.

Муса Җәлил озак кына вакыт «мәскәүле» булды. 5 ел (1926-1931) Мәскәү университетының филология факультетында белем ала, башкаланың гәҗит һәм журналларында эшли, төрле өлкәләрдә—шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, либретточы буларак тынгысыз иҗат эше алып бара. 1939 елның февраленә кадәр, Казанга күчкәнче, хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән Столешников тыкрыгындагы үз бүлмәсендә яши.

Мохтар Әүэзов исә—«ленинградчы», 5 ел (1923-1928) Ленинград университетының филология факультетында укый, әдәби иҗат һәм фәнни эзләнүләр белән актив шөгыльләнә. 1926 елда Такта яру заводы хезмәткәре кызына, курсташы Валентина Николаевнага өйләнә. 1928-1930 елларда Ташкентта, калган елларда Алма-Атада яши, укый һәм эшли.

Әмма болардан чыгып кына язучылар күрешә алмаган, иҗат һәм тормыш юллары кисешмәгән дип әйтә алмыйбыз.

30 нчы еллар—М. Әүэзов иҗатында унышлы чор. Ул киләчәктә танылачак, укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнәчәк повесть һәм хикәяләр иҗат итә («Һәлакәтле ел», «Үткелдәге атыш», «Ятимнәр язмышы», «Соры Явыз»). Шул еллардагы драма әсәрләре («Аҗаган», Л.Соболев белән бергә язылган «Абай» трагедиясе), чит һәм урыс телләреннән казакъчага тәрҗемә ителгән әсәрләр (Н.В.Гогольнең «Ревизор»ы, У.Шекспирның «Отелло» һәм «Кирелекне тыю»ы) сәхнәләштерелә. Республиканың «Казакъ әдебиети» исемле гәҗите, гомумсоюз һәм Казакъстан журналлары белән тыгыз элемтәдә торып, ул хәзерге заман әдәби барышын игътибар белән күзәтә, мәдәни тормышның үзәгендә кайный. Ул сугыш алды елларында Мәскәүгә еш килә. Шуна да аның Муса Җәлилнең вакытлы матбугат битләрендә урын алган кайбер шигырь һәм поэмалары, шулай ук 1941 елга кадәр урыс һәм татар телләрендә дөнья күргән 6 шигъри җыентыгы, аерым китап булып басылып чыккан «Хат ташучы» поэмасы һәм «Алтынчәч» драмасы белән таныш булуы ихтимал. Тәнкыйтьче Р.Мостафин «сугышка кадәр үк Җәлил Татарстанның киң танылган шагыйре булып, шигырьләре мәктәп хрестоматияләрендә урын алды» дип язды.

Язучыларның тормышы һәм иҗаты турындагы яңа мәгълүматларның басылып чыгуы милләтара әдәби багланышларның аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган өлкәләренә яктылык өсти.

Мисал өчен, 2000-2001 елларда Казакъстанның «Таң-Шолпан» журналында урыс һәм казакъ телләрендә М.Әүэзовның күптән түгел табылган хатлары басылгач, каләм иясенең озак кына Мәскәүдә яшәгәнлеге һәм анда иҗат белән шөгыльләнгәнлеге расланды. Төгәлрәге, ул башкалада 1940 нчы елның җәй-көзендә җәмгысе дүрт ай була һәм тугандаш республикаларның мәдәният эшлеклеләре, язучылары туктала торган «Милли» һәм «Мәскәү» кунакханәләрендә яшәп, Абай турында пьеса һәм роман иҗат итә.

Алдарак әйтелгәнчә,Муса Җәлил 1939 ел башында Казанга күчә, әмма «мәскәүчә» тормышын дәвам итә, чөнки еш кына бирегә иҗади һәм иҗтимагый эшләре белән килә: ул Татарстанның Язучылар Берлеге рәисе итеп сайлана. Ул Мәскәү язучылары, СССР язучылар берлеге җитәкчеләре, бигрәк тә Мохтар Әүэзовның якын кешесе, икесен күпьеллык ихлас дуслык берләштергән А.А. Фадеев белән тыгыз мөнәсәбәттә була.

Бүгенге көндә Казакъстанда М.О.Әүэзов әсәрләренең 50 томлык Тулы җыентыгын бастыруга керештеләр (алдагылары 12 һәм 20 томда чыкты). Зур фәнни- тикшеренү, кстологик һәм библиографик эш алып барыла, басма язучының мона кадәр дөнья күрмәгән әсәрләре белән тулылана. Шуңа да киләчәктә казакъ һәм татар әдәбиятының үзара бәйләнешенә кагылган мәгълүматлар табылыр һәм алар басылып чыгар дип фикер йөртә алабыз. Аерым алганда, ике күренекле сүз остасының сугыш алды елларындагы әдәби багланышлары турындагы мәгълүматлар да билгеле булырга мөмкин.

Тагын да бәһалерәк мәгълүматлар, мөгаен, мемуар әдәбиятта, шул елларның вакытлы матбугатында сакланадыр. Әминә Җәлилова үзенен истәлекләрендә татарның беренче операсы «Алтынчәч»не иҗат иткәндә Муса Җәлилнең сугыш алды елларында Мәскәүдә уздырыла торган СССР милләтләренең Әдәбият һәм сәнгать декадасыннан файда күрүе турында яза. «Төрле милли операларны тыңлаганнан соң (казакъ, кыргыз, башка халыкларныкын). Муса операның гомуми планы һәм төп теманын ачыклануын таныды»,—ди ул.

Казакъ Әдәбият һәм сәнгать декадасы 1936 елның 17-27 маенда Мәскәүдә үтә. Анда катнашучылар арасында язучы-драматург М.Әүэзов та була. Башкала сәхнәсендә күрсәтелгән «Кыз Җибек» операсы зур уңышка ирешә, башкаручылар бүләкләнә, җырчы Күләш Байсәетовага исә СССРның халык артисткасы исеме бирелә. 1937 елда Алма-Атада Казакъ музыкаль-драматик театры нигезендә Абай исемендәге опера һәм балет театры ачыла. Аның җитәкчелеге иҗади эшкә драматург М.Әүэзовны да тарта: 1940 елда ул «Бекет» операсы өчен либретто, бераз соңрак— «Абай» операсы өчен Әхмәт Жубанов белән татар шагыйренең үсмерчак һәм яшьлек дусты Латыйф Хәмиди иҗат иткән музыкага либретто яза.

30 нчы елар ахырында Муса Җәлил Татарстанның башка мәдәният эшлеклеләре белән бергә Казанда опера һәм балет театры ачу эшенә әзерлек белән мәшгуль була: Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенең әдәби бүлеге мөдире була, куелачак спектакльләр өчен либреттолар яза. Бүгенге көндә Муса Җәлил исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет театры Казакъстанның Абай исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрыннан бер ел соңрак, 1938 елда ачыла. Шулай итеп милли мәдәниятнең күренекле эшлеклеләре саналган ике язучынын охшаш иҗат язмышлары булган. Шуңа да алар очрашкан булырга да мөмкин. Әмма Казакъ сәнгате һәм әдәбияты декадаларының ул чактагы вакытлы матбугатта аз яктыртылуы, башка мәгълүматларның азлыгы яки бөтенләй булмавы унай җавап бирүне кыенлаштыра. Әдәбият белгечләренә, бигрәк тә яшь тикшеренүчеләргә бүгенге көндә дә раслаучы документаль белешмәләр табылмау сәбәпле. Мәскәү, Алма-Ата, Казан, Оренбург, Ташкент, Омск архивларындагы беренчел чыганакларга, шулай ук архивлары бүгенге көндә дә ачылмаган дәүләт органнарына кабаг-кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлбәттә, тикшерер-раслар яисә алдарак күтәрелгән гипотетик фарахтарны кире кагар өчен Казакъстанда да, Татарстанда да яна тикшеренүләр уздырасы бар.

Ике тугандаш халыкның әдәбият тарихы нәфис-эстетик һәм социаль-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә шактый кыйммәтләргә ия һәм ул XXI гасыр кешеләренең рухи хәзинәсенә әверелергә тиеш.

XX гасырның 40нчы-50нче еллары борылышында Казакъстанда күренекле мәдәният һәм фән кешеләре өстендә «болытлар куера» кабаттан тәнкыйтьләүләр, гаепләүләр, эзәрлекләүләр башлана. Төп мәрәйләрнең (мишеньнәрнең) берсе итеп күренекле сүз остасы М.Әүэзов сайлана. Күп кенә көнчеләр һәм «яхшылык теләүчеләр» өчен язучының лаеклы рәвештә югары бүләкләргә лаек булуы тынгы бирми: 1949 елда ул Абай романы өчен (I том) СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1951 елда «Мактау Билгесе» ордены ала. Абай турындагы роман 100 менләгән тираж белән басылып чыга. Советлар Союзындагы дистәләгән телләргә һәм чит телләргә тәрҗемә ителә.

«1951 елда—гәҗит һөҗүмнәренең яңалары башлана, - дип яза атаклы әдип гомеренең шул чоры турында талантлы шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлсклесе Олҗас Сөләйманов —Гаепләүләр һаман да шул ук—«феодализм җырчысы», «буржуа милләтче», «Алаш-урда» идеологы. Вакыт үтә, дөньяда бөек үзгәрешләр бара, ә бездә бернәрсә дә үзгәрми. Хәтта фикерләр һәм алымнар да...

Академиклар Сатпаев һәм Әүэзовны кулга алу өчен ордерлар әзерләнгән. Икесе дә яшерен рәвештә Мәскәүгә китә».

Тырышлыгы нәтиҗәсендә (партиянең ҮК политбюросына мөрәжәгать итәләр) Мохтар Әүэзов «Мәскәү» кунакханәсенең тыныч бүлмәсендә ижади эшчәнлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге ала.

Әлбәттә М.Әүэзов «шәрәфле кунак» булып гамьсез генә утыра алмый әдәбият аксакалының килүе турында ишетеп, күпсанлы дуслары һәм танышлары. каләмдәшләре аңа үзләренең ихтирамын белдерергә ашыга. Әдәбиятчы галим С.Даронян мәгълүматларына караганда, 1953 елнын язында ук, Мәскәү университетында СССР халыклары әдәбияты тарихы кафедрасы төзелү белән, профессор М.О.Әүэзов могтәбәр галим, көнчыгыш белгече буларак, лекцияләр укырга чакырылган. Ләкин ул чакта әдип ижади эшен бүлә алмый. Һәм менә анын Мәскәүгә килүеннән СССР халыклары әдәбияты тарихы кафедрасы файдаланырга ниятли: профессордан, филология докторыннан казакъ әдәбияты буенча лекция курсы алып баруны үтенәләр.

Академик М.Әүэзов укытучы эшен иҗат, әдәби тәнкыйть эше белән бергә алып бара. Нәкъ менә шушы чорда ул Муса Җәлилнең гражданлык дәрте, ватанпәрвәрлек идеяләре белән сугарылган шигырьләренең тәрҗемәләре белән беренче тапкыр таныша.

СССР язучыларының Икенче Бөтенсоюз съездына әзерлек чорында М.Әүэзов башка сүз осталары, тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчы галимнәр белән берлектә съезд барышында да һәм аннан соң да күпмилләтле бүгенге заман әдәбиятының үзара бәйләнеше һәм баюының үсеш тәҗрибәсе хакындагы һәм югары уку йортларында «СССР халыклары әдәбияты тарихы» исемле яңа курсны укыту проблемалары турындагы фикер алышуларга кушыла. Бу аның укучылар алдындагы, республика һәм үзәк басмалардагы ныгышларыннан күренә. Муса Жәлилгә Ленин премиясе тапшырылганнан соң да М.Әүэзов шагыйрь иҗатын күз унында тота, аның әдәби мирасын яңа заман әдәби барышы белән бергә өйрәнүне дәвам итә һәм мөмкинлек туган саен аның таланты турында басым ясап әйтә, аны сүз осталарының беренче рәтенә куя.

«СССР халыклары әдәбиятының чәчәк атуы» (1958) исемле тирән эчтәлекле, зур күләмле хезмәтендә М.О.Әүэзов төрле республика язучыларының уңышларын күзәтеп, Татарстан бүлегендә Муса Җәлил иҗатына бәя бирә, төп игътибарны шагыйрь язмышынын фажигалелегенә, немец-фашист әсирлеге шартларында иҗат итүенә юнәлтә. «Ул совет әдәбиятының ин күренекле язучы-ватанпәрвәрләреннән берсе,—ди автор.

 —Иҗатчы буларак та, героик шәхес, батыр гражданин буларак та шагыйрьләр арасында аерым урын тота». М.Әүэзов билгеләвенчә, фашистларның тәмуг әсирлегендә булып та, корыч ихтыярлы һәм буйсынмас җырчы йөрәгеннән суырып чыгарылган кайнар җырларын чын күңелдән яраткан Ватанына васыять итте. М.Әүэзов тагын бер кат Муса Җәлилне исеме Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга тынычлык өчен көрәшкән кешеләрнең һәммәсенең дә телендә булган, яшәү белән үлем арасында иҗат иткән Юлиус Фучик белән бергә атый.

Е.В.Лизунова белән бергәләп язылган «Урта Азия халыклары һәм Казакъстан әдәбиятлары үсеше турында» исемле мәкаләдә совет әдәбиятының күпмилләтле булуы билгеләп үтелә һәм иң яхшы сүз осталарының гомуми мәдәни традицияләргә һәм уңышларга керткән өлеше күрсәтелә. Иҗатларында «якты лирика һәм дәртле гражданлык кайнарлыгы» чагылган хәзерге заман шагыйрьләре Якуб Колае, Сәмәд Вургун, Гафур Гүләм, Мирзо Турсун-Задәләр белән беррәттән Муса Җәлил исеме дә атала. Авторлар бүгенге заман сүз сәнгатенең яналыгы турында әйтеп, Муса Жәлилне Сәмәд Вургун һәм Гафур Гүләм белән янәшә куялар.

Әлеге хезмәттә авторлар күренекле казакъ шагыйре-фронтовигы Жубан Мулдагалиевнен «Җыр турында җыр» исемле яңа поэмасында «ялкынлы совет ватанпәрвәре, татар шагыйре Муса Җәлил образын тудыруын» да игътибардан читтә калдырмыйлар.

Күреп торабыз, авторлар шагыйрь-ватанпәрвәр иҗатына хезмәтнең исеменнән күренгән әдәби төбәк чикләреннән читкә чыгып мөрәҗәгать итәләр. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы чоры әдәби барышына табигый рәвештә кушыла һәм иҗатының үзенчәлекләре белән, олы талант, яңалык кертүче шагыйрь буларак аны тагын да баета.

Ф.Фәткуллин