«МАТБУГАТ.РУ»ДАН БЕЗНЕ УКЫГЫЗ
«Казан утлары»—интернетта
Фәнис Фәтхинең мәшһүр җырчы
Фәридә Кудашева белән әңгәмәсе. 2011, ноябрь
ТНВ каналында Фәридә апаның 88 яшьтә башкарган «Илдарым» җырын тапшырдылар. Тавышы нинди көр яңгырый, яшьлек елларындагы шикелле. «Нишләп сәхнәдән шулай иртә китте икән ул?» дигән сорау бер минем генә уема килмәгәндер. Хәзер бит әнә, җырчылар «тамашачыдан аерыла алмыйбыз» дип сәхнә белән унар ел «хушлашып» йөриләр...
Мансур. Оренбург.
Китмәде беркая да. Чакырган һәрбер җиргә килә идее. «Ваһапов» фестиваленә дә килеп җырлап китте. Җәй көне теплоходта да килде.
Мансурга
Кечкенәдән тыңлап үстем Фәридә апа белән Гөлсем апа Сөләйманова җырларын. Ул заманнарда батарейкалы радиоприемниклар иде. Бу—1950-51 еллар. Фәридә апаның тавышы картайгач та көр, матур—үзгәрмәде. Сагынабыз аны.
Сагынам
Фәридә апаның үлгәндә янында бер кашык су каптырырдай кешесе булмавы кызганыч.Үлгән вакытын төгәл белмәүләре дә мәгълүм. Адәм рәтле күршеләре дә булмады микәнни...
Фәрхәт
Фәридә Кудашеваның табигатьтән куелган тавыш иде ахры аның.
Кайсы җырын алма, шунысы шедевр. Ул халык җырларын да җырлый иде, композитор җырын да үлмәс сәнгать югарылыгына күтәрде. Алайса, «попса»ны, шоу-бизнес номерларын музыкаль сәнгать дип үтерә яздылар берничә көн элек. Куелмаган тавышлар картая.
Иркә
Разил Вәлиев. «Бәләкәй Разил».
2011, ноябрь
Хикәяләреңне сокланып укыдым. Депутатлыгын да милләткә хезмәт итә. Шулай дәвам ит. Көнчеләргә исен китмәсен.
Братан
Бу «бәләкәйләр» бүлеген уйлап тапкан кешегә рәхмәт! Журналның һәр санын шулардан укый башлыйм. Р.Вәлиев хикәяләре дә бик ошады. Мин аны үзем өчен яңа яктан ачтым. Ул чыннан да Алмаз Хәмзин белән бер авылданмыни? Чын булса, Рафаэль Сәхәбиев, Гамил Әсхәдулла, Зөлфәт Хәким дә шул авылдан дип ишеттем. Зөлфәт белән Разил туганнар да икән әле. Бер гади татар авылыннан күпме талант чыккан! Шаккатырлык нәрсә бит бу.
Искәндәр
«Манарага менеп әлеге күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карасам, миңа күрше авыллар гына түгел, Казан һәм Мәскәү калалары, бөтен дөнья, хәтта Ходай Тәгалә үзе дә күренер сыман иде. Ул чакта мин күккә генә ашып калмадым, тәүге кат Аллаһы Тәгаләнең үзе белән очрашкандай булдым». Бу кадәр көфер сүзләрне ничек язарга була икән? Кечкенәдән манаралы мәчете булган авылда үсеп, яшәп тә иманга килә алмаган кешеләр булыр икән!
Кактус
Кактус, син үз каланчаңнан торып фикер йөртәсең. Сүз бит монда алты-тиде яшьлек малай турында бара. Үзеңнең балачагыңны искә төшер але.Әллә син шул чакта ук бүгенге кебек философ идеңме?
Искәндәр
Алмаз Хәмзиннең эссе мунча ләүкәсендә баян уйнап утыруын күз алдына китерәм дә, көлә башлыйм. Рәхәт булып китә шулчак. Мунчада сөйләшүгә җитми инде. Мунчада бөтен кеше дә тигезләшә.
Авыл агае
Икенче хикәяне укыганда үземнең балачакны искә төшереп көлемсерәп утырдым... Күрше малае белән аның кильки кадәр кипкән балыгына каклаган каз-үрдәк ите алышулар, күрше кызының маргарин ягылган ипиенә—хәлвә, конфет алышулар дисеңме... Дааааааа, ак май ашаган кешегә маргарин җитмәгән инде, алдап та торганнар инде мине кечкенә чакта.
Зиләйлүк
Бу «бәләкәй» хикәяләрне мәктәп дәреслекләренә кертергә иде.Ул дәреслекләрдә һаман гел бер авторлар, примитив әсәрләр. Шуңа күрә кулга аласы да килми аларны. Әдәбият һәм Туган тел дәреслекләрендә Р.Вәлиевнең һәм моңа кадәр чыккан башка авторларның «бәләкәйләрен» бастырсалар, укучыларга да, хәтта укытучыларга да укуы кызык булыр иде. Бик мәгънәле, гыйбрәтле хикәяләр бит. Теле дә балаларга аңлаешлы, гади. Мәгариф министрына бу тәкъдимне җиткерсеннәр иде.
Мин
Рәфикъ Юныс. «Фәүзия Бәйрәмова
татарга кем тия ул?» 2011, декабрь
«Казан утлары»—молодцы! Тагын кайсы басмалар котлар, татарнын бүгенге иң фидакарь кешесе турында язып чыгар икән? Бу бит матбугат чаралары өчен үзенә күрә бер «проверка на вшивость».
Исмәгыйль
Фәүзия ханым бүгенге көндә хакимнәр тарафыннан читкә тибәрелсә дә, татар халкы күңелендә аңа һәйкәл куелды. Аның уңай образы сатлыкҗаннар фонында тагын да калкурак күренә. Ул халыкны күтәреп, Мәскәү тозагыннан йолып калучыларның берсе.
Фәрхәт
Камал театры кебек затлы бинада татар халкының фидакарь кызы-язучы. тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 60 яшь тулу көнен хакимият зурлап үткәрергә тиеш иде. Татарлар өчен зур әһәмияткә ия булган мондый чараны мөмкин булып та оештырмаучыларга ни дияргә инде?!
Укучы
Бу тормышта иң авыры—нинди генә язмышларга тарысаң да, һәрчак кеше булып калу, кешечә яшәү! Ә аның иң мактаулысы—үз халкыңа, милләтеңә хезмәт кылып, аз гына булса да аны алга этәрү, югарыга, бөеклеккә күтәрү. Фәүзия апай, дәүләтсез калган халык баласы булса да, иң бәхетле кешедер. Чөнки ул-сынмаган, сыгылмаган, Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә сыгынмаган милләтче, сәясәтче - һәрдаим үз халкын яклаучыдыр.
Без яшәргә мәҗбүр ителгән кешелексез дәүләтнең юкка чыгын, аның нигезендә һәр милләткә дә үз теләгәнчә яшәү мөмкинлеге туачагына ышану һәм шуның өчен гадел көрәш сафына басу—Фәүзия апай өчен зур бүләктер.
«Казан утлары» журналына вә «Матбугат» ка Фәүзия апайны котлау мөмкинлеге тудырулары өчен зур рәхмәт!
Нурулла Гариф
Бөтен татар матбугатын алып укыдым бу атнаныкын: Фәүзия апа турында ләм- мим, өстән указание көтәләрдер инде. Безнең язганнарны укып баксалар, бәлки оялырлар.
Чын мишәр
Фәүзия апага, аның турында ишетеп белә башлаганнан бирле олы хөрмәтем. Ямьсез уйдырмалар таратучылар белән урыс форумнарына кадәр чыгып бәхәсләшәм. Махсус таратылган гаепләр өчен җәзасын һәркем алыр.
Фәүзия апа, Сезне халык ярата. Ә бу иң олы дәрәҗә. Алга таба да хәерле, имин тормышта, гаилә бәхете белән сау-сәламәт озак яшәргә һәм милләтебезгә таяныч булырга язсын.
Илфат Фәйзрахманов
Фәүзия ханым, Сезнең фидакарьлегегезгә сокланып, һәм юбилеегыз белән котлап калучы Сембер шәһәреннән Айрат бабай «Туган тел» оешмасы әгъзалары да бу теләккә кушылалар.
Айрат бабай
Кадерле милләттәшләр! Сезнең котлауларны һәм шигырьләрне укып бик тетрәндем, күземә яшьләр килде. Бөтен гомерем күз алдымнан үтеп киткән кебек булды. Гомереңнең азагында булса да халкыннан яхшы сүзләр, изге теләкләр ишетәсең икән, димәк, заяга яшәлмәгән. Минем дә тормышымда күп авырлыклар булды, ялгыш-хаталарым да булгандыр, Аллаһ кичерсен инде! Әмма мин милләтемә зарар китерерлек гамәлләр кылмадым кебек. Тормышымның авыр вакытларында үземне һәм йөземне саклап калырга Аллаһка ныклы ышаныч ярдәм итте, хезмәт коткарды. Татарстанда этеп-төртеп йөртелә башлагач, китапларымны төяп, Себер-Уралларга чыгып киттем. Анда да менә дигән татарлар белән очраштым, ул якларнын тарихы турында дөнья хәтле материал тупладым, соңыннан тау-тау китаплар яздым. Татар булуым белән горурланам, мөселман булуыма бик сөснәм. Сезгә дә шул бәхетне телим!