Логотип Казан Утлары
Мәзәк

МАМАДЫШ МӘЗӘКЛӘРЕ

 

Һаман яшәргә уйлыйсыңмыни?

35 яшьлек Хуҗа абый үзеннән 22 яшькә олырак Хәят исемле хатынга йортка керә. Шуңа күрәдер инде, хатынына ул күбрәк «әби» дип эндәшә. Шактый озак һәм тыныч яшәделәр алар бергә.

Бервакыт алар өй тәрәзәләрен, ишек яңакларын ак буяуга буяп куялар. 65 яшьлек Хуҗа абый «әбисенә» буяу банкасын чүплеккә ташларга куша. Хәят әби иренә:

—Ташламыйк, банкада шактый буяу калды әле,—ди. — Ике-өч елдан тагын буярбыз, гел-гел буяу алып торырбызмыни, акча әрәм итеп.

Хуҗа абый хатынына: «Син әле шул вакытка кадәр яшәргә җыенасынмыни?» дигәнен сизми дә калган.

Әүлия булган икән

Үткән гасырның илленче еллар ахыры. Җәйге челлә вакыты. Мамадыш авторотасы шоферлары шәһәр үзәгендәге паркта, салкын сыра эчә-эчә, үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләшеп утыралар. Алар арасында бөтен районга бердәнбер дәүләт автоинспекторы Искәндәр абый Галимов та бар. Таралыр алдыннан ГАИ капитаны сүзен болай дип тәмамлый:

—Эзләп табып сыйлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, егетләр! Ә бит минем кем икәнне дә белмәүче шоферлар бар. Югыйсә мотоцикл белән бөтен районны әйләнеп чыгам. Авызга грамм капмыйча кайтып кергән көннәр була. Килер заман, юлда машиналар мыжлап торган кырмыска оясын хәтерләтер. ГАИ инспекторлары шоферларның һәр хәрәкәтен тикшереп торырлар. Гаепләре өчен сыра эчертеп кенә котыла алмаслар...

Әүлия булган икән капитан абзабыз.

Үзеңә хуже будет

Нигъмәтулла абый, шактый озак салып йөргәннән соң, өенә кайта. Ләкин аны бикле капка каршы ала. Капканы ачучы булмагач, ул йодрыкларын эшкә җигә:

—Сәлимә дим, Сәлимә!? Ачасыңмы капканы, юкмы? Ну, керсәм...

Җир астыннан чыккан диярсең, анын янында участковый Хөрмәтуллин пәйда була.

—Нишләвең бу синең, Нигъмәтулла абый? Ник төясен ул капканы? Сәгать дүрт тә юк бит әле. Җәмәгать тәртибен бозып йөргән өчен штраф түлисең килә мәллә?

—Хатын өйгә кертми. Капканы эчтән бикләгән, заразы. Баш авырта. Ә өйдә яшереп куйган урында аракы бар. Чәкидән артык.

Үзенен дә башы авырткан Хөрмәтуллин капканы ике куллап төя башлый:

—Ану, Сәлимә апа, капканы ач әле! Живо! Ачмасан, үзенә хуже будет. Протокол төзергә дә күп сорамам...

Бераздан капка ачыла һәм Сәлимә апаның куркудан агарган йөзе күренә.

Күңелне бик ачтың

Безнең Яңа Комазан авылында Мөхәммәт Абдулычны еш телгә алып сөйлиләр. Төрле мәзәк хәлләргә юлыгып торгангадыр инде. Озак еллар сельпода каравылчы булып эшләде ул. Аннан бервакытта да зарлану сүзе ишетмәссең. Ул һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле. Уен-көлкене дә бик ярата. Бөтен сөйләшүе күңелгә дәрт-шатлык өсти.

Менә беркөнне ул урам буйлап килә. Гадәтенчә, бераз салып алган. Кулында гармун. Үзе белән үзе сөйләшә-сөйләшә атлый:

—Мөхәммәт Абдулыч! Сез бераз гармунга кушылып җырлый алмассыз микән? Бу арада бер дә җырлаганыгыз ишетелми. Әйе-әйе, нинди җыр да ярый.

Бераз тынып торганнан соң, сүзен болай дип дәвам итә:

—Ник җырламаска ди! Җырлыйбыз анны. Менә бу җырны тынлап кара әле, ничегрәк янгырый икән:

Ана үрдәк балаларын

Чумарга өйрәтәме?

Күңелләрем шат чагында

Хәлләрем әйбәт әле...

Мөхәммәт абый бераз туктап тора, аннан, канәгать булганлыгын белдереп, болай дип әйтеп куя:

— Рәхмәт, рәхмәт, Мөхәммәт Абдулыч, күнелне бик ачтың. Болай тавышын ничава гына икән әле. Әйдә, тагын бер әйттереп җибәр әле!

Рәим ГОБӘЙ