ҖӘЛИЛ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
М.Җәлил
Муса Җәлил музей-фатирының
визит карточкасы:
Музей Татарстан хөкүмәте карары белән 1983 елда ачыла. Казан шәһәр советы карары нигезендә 1991 елда аның гомуми мәйданы киңәйтелә (130,8 кв.м ). Ул Татарстан Милли музееның бер бүлекчәсе итеп санала.
Музей-фатир 1940 елда мәгариф, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре өчен салынган коммуналь торак йортның дүртенче катына урнашкан. Биредә, Кызыл Армия сафларына алынганчы, 1940-41 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Муса Җәлил яшәгән. Минзәләдә политработниклар курсын тәмамлаганнан соң, 1941 елның 8 январенда шагыйрь шушыннан фронтка китә.
Узган ел (2010) музей-фатирда барлыгы 5 меңнән артык кеше булган. Адресы: 420015, Казан, Максим Горький урамы. 17 йорт, 28 фатир, тел 238-50-48.
Интернет сәхифәсе: М 2173
Назирә Газиз кызы ФӘТТАХОВА,
Муса Җәлил музей-фатирының мөдире:
— Безнең музей ишеген ачып керүчеләр нинди максат белән килә дисәк, моны аңлату бер дә кыен түгел. Республикабыз башкаласы Казанга елның төрле вакытларында күп кунаклар килә. Аларның Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил яшәгән йортны күрергә теләүләре бик табигый. Мәктәп укучылары студентлар, галимнәр, әдипләр, әдәбият белгечләре, тагын күп төрле башка һөнәр ияләре дә еш булла. Шагыйрь ничек яшәгән, кайда-ничек иҗат иткән, аның биографиясендәге мөһим сәхифәләр нидән гыйбарәт—әнә шундый күп кенә сорауларга җавап табу мөмкин бездә. Биредә татар халкының горурлыгы саналган Җәлилнең рухы, хәтере саклана.
***
Муса Җәлилнең кем булуы, анын үлмәс иҗаты турында бу язмада озын-озак итеп сөйләүгә ихтыяҗ юктыр, мөгаен. Татар шагыйренең тоткынлыкта язылган «Моабит дәфтәрләре» циклын барлык илләр, кыйтгалар белә Муса Җәлилнең музей-фатиры...
Музей «Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш» дигән экспозиция белән башланып китә. Ул әдәби-музыкаль салонның бизәлеше дә, «Качкын» һәм «Алтынчәч» операларының беренче куелышы унаеннан чыгарылган афишалар, фоторәсемнәр Ватан сугышына кадәрге елларның иҗади атмосферасын якыннан тоярга һәм күзалларга ярдәм итә. М.Җәлил байтак еллар опера театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли. Яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театры 1939 елның 17 июнендә «Качкын» операсының премьерасы белән ачыла. (Милли операбызның сәхнәгә күтәрелүе-ул заман өчен зур казаныш икәнен онытмыйк-Р. Н.). 1941 елда куелган «Алтынчәч» операсын исә композитор Нәҗип Җиһанов белән шагыйрь Муса Җәлил якын иҗади дуслыкта бергәләп язалар. Төп партияләр Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев кебек беренче җырчыларыбыз тарафыннан башкарыла.
Салон түрендә саргылт төстәге пианино. Шагыйрьнең үзенеке түгел түгелен, ләкин Җәлилнең пианино сатып алу турында хыяллануы мәгълүм факт. Килгән кунаклар белән әдәби- музыкаль очрашулар, гадәттә, шушы бүлмәдә уза.
Менә күргәзмәләр залы. Анда «Мусада кунакта» дигән интерактив (бердәнбер) күргәзмә даими эшләп килә. «Интер...» сүзе белән башланып киткән бу төшенчә ни мәгънәне анлата соң? Кагыйдә буларак, музей залларына һәм андагы кайбер экспонатлар янына «кул белән кагылмаска» дигән кисәтү (табличка) элеп куелган була. Биредәге «тере» экспонатларны исә бер дә икеләнмичә кулларын белән тотып-капшап карарга мөмкин. Бәлки, шунлыктандыр да әле, музей хезмәткәрләренең әйтүенчә, балаларның иң яраткан, якын иткән бүлмәсе шушы икән. Ни әйтсәң дә, кече яшьтәге мәктәп укучыларының шагыйрь Муса белән, чыннан да, якыннан беренче тапкыр «очрашуы» бит бу!
Бүлмә чын мәгънәсендә шул замандагы татар өе итеп бизәлгән. Иң әүвәле почмаклары калайдан чүкеп ясалган агач сандыкка игътибар итик. Капкачы ачык сандыкта-энҗеле калфак, бәрхет түбәтәй, чигүле сөлге, өс киемнәре. Ядкарьнең тагын да кадерлерәге гарәп хәрефләрендә язылган әлифба китабы. Әйе, татар халкы гомер-гомергә укымышлы-гыйлемле, китапка, басма сүзгә аеруча игътибарлы булган. Сандыктагы хәзинәләр әнә шуны искәртә кебек...
Акшарланган авыл миче. Аның алгы ягына көнкүрештә көн дә диярлек кирәкле табагач, ухват, ипи көрәге ише кирәк-яраклар сөяп куелган. Мич авызында аш- су чүлмәге шәйләнә. Куначада керосин лампасы монаеп утыра. Экскурсовод шагыйрьнең балачагы турында сөйли. Шагыйрьне кемнәр, ни-нәрсә шагыйрь иткән? Моңа җавап бер генә: нигезе, туган һәм яшәгән йорты, әбисе яисә әнисе сөйләгән әкиятләр. Менә шуңа күрә дә экскурсия барышында әкият яисә берәр риваятьтән өзекләр дә яңгырый, бу исә әңгәмәгә җылылык һәм табигыйлек өсти. Шамаил, йон эрләгеч каба, орчык, агач сәке, аш өстәле, чәйнек-самавыр. Бүлмәдәге шушы өстәл артына утырып, чәй дә эчеп җибәргәч, балалар өчен моннан да истәлекле тагын ни булыр икән? Иң мөһиме-аларга тәрбия, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре онытылмаслык булып сеңеп кала.
Ниһаять, мемориаль бүлмәләргә аяк басабыз. Шагыйрьнең эш бүлмәсендә гадәти булмаган тынлык... Әйе, биредә хәзер генә илаһи тынлык, кайчандыр Муса монда үзенең күпсанлы шигырьләрен, «Алтынчәч» либреттосын, «Хат ташучы» поэмасын, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язган. Әлеге өстәлне Муса әле Мәскәүдә чакта ук, 1935 елда сатып алган. Ян-яктагы тартмалары тавышсыз- нисез генә бик ансат ачыла. Өстәл өстендә пыяладан коелган кара савыты, корыч каләм-ручка, вак-төякләр салу өчен бакыр тартма, фил сөягеннән эшләнгән пычак. Шулар янәшәсендә «Хат ташучы» поэмасының 1940 елда нәшер ителгән беренче басмасы. Аның алгы битендә шагыйрьнең үз кулы белән язган автографы «Закиров иптәшкә. Истәлек өчен 12.07.40 ел». Өч яшьлек кызы Чулпан белән төшкән фоторәсемнән тыныч еллар рухы, гаилә җылысы бөркелеп тора.
Муса кечкенәдән үк китап укырга яраткан, үзененң шәхси китапханәсен булдыру турында хыялланган. Мәскәүдә яшәгән елларында ук бик күп китаплар туплый. Үзенең амбар кенәгәсенә шәхси китапларының исемлеген теркәп барган. Исемлектәге 400 гә якын китап, һәммәсе дә сакланмаган. Сакланып калганнары исә барлыгы-216. Алар әдипнең китап шкафына һәм этажерканың шүрлекләренә пөхтәләп тезеп куелган. Хәсән Туфанның «Шигырьләр» дигән китабы да исән. Латин хәрефендәге әлеге китап 1932 елда, ягъни сөргенгә хәтле чыгып өлгергән була. Муса аны КГБның үткер күзләреннән ничектер саклап кала алган, күрәсең. Бу басма «Урал эскизлары» белән ачыла.
Агач урындык иңсәсендә Мусаның көзен- кышларын муенында йөрткән шарфы эленеп тора. Иренең төсе итеп саклаган бу истәлекне музейга Әминә ханым тапшырган. Гомумән, мемориаль ике бүлмә Әминә Җәлилова һәм шагыйрьнең замандашлары истәлегенә таянып эшләнгән. Юл чемоданы, мандолина, дисбе, гаилә альбомы, кара тәлинкә-репродуктор һ.б.
Бил каешының тарихы гыйбрәтле. Җәлил сугышка китәр алдыннан Җиһанов белән озаклап Казанның төнге урамнарында йөриләр. Хәтәр һәм ерак юлга китәсе булганлыктан, иҗатташ ике дус каешларын алмашалар. Муса сугыштан исән йөреп кайткач, яңадан очрашырлар, янәсе. Юк шул, тәкъдирдә бөтенләй икенче язмыш язылган була... Торак бүлмәдә бер өстәл. Аңарда аклы-каралы фигуралар тезелгән шахмат тактасы саклана (дусты Гази Кашшаф тапшырган). Муса бушрак вакытларында шахмат уйнарга яраткан. Оттырса, үз-үзеннән «Грошмейстер» дип көлә белгән. Үз-үзеннән көлә алу сәләте-шәхеснең көчле рухлы, юмор хисенә ия булуы турында сөйли. Тәмамланмаган шахмат партиясе исә шагыйрьнең бу йортка әйләнеп кайтмавын искәртә.
Тумбочка өстендә Мусанын Әминәгә язган шигыре. Шагыйрьнең пөхтә һәм чиста почеркы һәркемдә соклану тудыра, ак кәгазь битендәге хәреф-җөмләләр сәйләндәй тезелгән. 1941 ел, 9 / IX датасы куелган шигырь-илдәге дәһшәтле көннәрдән бер аваз, кыйтга:
Тәнем белән синнән аерылсам да,
Уем белән синнән аерылмам.
Сугыш! Китаплардан укып, экраннардан карап Бөек Ватан сугышы турында күп нәрсәләр белсәк тә экспозициянең бу өлешен тетрәнмичә карау мөмкин түгел. Муса-кызылармеецларның «Отвага» исемле газетасында хәрби корреспондент, өлкән политрук Волхов тирәсендә барган канлы сугышлар вакытында аларнын часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә...
Шагыйрьнең Гази Кашшаф дустына язган васыяте «Иҗатымның 30 проценты гына матбугатта басылды. Редакцияләү һәм бастыру өчен барлык әдәби мирасымны сиңа тапшырам» дигән юлларны да укыйбыз анда.
Тоткынлыктагы ике ел гомерен иҗатта һәм көрәштә үткәргән шагыйрьнең күңеле сизгән, ахры:
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен!
...............................................
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Шагыйрьләргә югары сизгерлек, алдан күрүчәнлек сәләте бирелгән, диләр. Бу, чыннан да, шулайдыр Мусаның әйткән сүзләре дөрескә чыкты.
Бәһасез «Моабит дәфтәрләре», шулай ук Җәлил һәм аның көрәштәшләре кулларына тотып тормыш-яшәү белән хушлашкан Коръән Татарстан Милли музее фондында махсус саклануда тора.
Минзәлә шәһәрендәге һәм Татарстанның Балтач районы Карадуган авылы музейлары да легендар шәхеснең истәлеген кадерләп саклый.
Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда М. Җәлилгә кизәнүчеләр, анын батырлыгына «ревизия» ясарга тырышучылар да табылды. Әмма мондый вандализмга киң катлам җәмәгатьчелек һәм әдипләр тарафыннан кискен җавап бирелде
М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган көрәше турында дистәләрчә китаплар язылган, кинофильмнар төшерелгән, һәйкәл-скульптуралар коелган. Җәлил безнең белән яши. Аның үлмәс иҗаты безне һәрвакыт матурлыкка һәм батырлыкка чакыра.
Рашат НИЗАМИЕВ.
Хөрмәтле укучыларыбыз һәм авторларыбыз!
Журналыбыз белән даими танышып баручылар белә булыр: бездә «Казан утлары» архивыннан» дигән рубрика бар. Бу сәхифә байтак еллар гамәлдә булса да, элегрәк елларда материаллар сирәгрәк чыга иде. Соңгы вакытта «архив» активлашты, журналның һәр санында диярлек татар тарихыннан иҗтимагый әһәмияткә ия булган фотосурәтләр басылып килә. Теләгебез—алга таба да рубриканы кызыклырак һәм мәгънәлерәк итү. Бу эшне унышлы дәвам итү өчен сезнен дә булышлык кирәк. Сезгә мөрәҗәгать-гозеребез шул: үзегезнең шәхси, гаилә альбомнарында яки оешма-учреждение архивларында сакланган кызыклы, тарихи-иҗтимагый кыйммәте булган (әдәбият һәм сәнгатебезнең мәшһүр шәхесләре, истәлекле мәдәни вакыйгаларга караган күренешләр, Казан һәм Татарстан тарихын яктырткан сурәтләр һ.б.) фоторәсемнәрне безгә юлласагыз икән! Шул рәсем турында анлатма-комментарийларның булуы да шарт, әлбәттә. Без аларны журналда файдаланганнан соң, кире ияләренә кайтара алыр идек.
Әйдәгез, кадерле укучылар, мөхтәрәм милләттәшләр, кайдадыр киштә- шкафларда, альбом-папкаларда ябылып яткан истәлекле ядкарьләрне яктыга чыгарыйк, халкыбызның рухи елъязмасы сәхифәләре булып киләчәк буыннарга хезмәт итсен алар! Сездән кызыклы фотоматериаллар көтәбез.