Котлыйбыз!
Басыйр Шаһинур улы Рәфыйков 1921 елның 10 февралендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1931 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Шунда Басыйр 35нче татар мәктәбен (ТБУМ), аннары 1936—1939 елларда Троицк шәһәрендәге (Чиләбе өлкәсе) татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлый. 1939—1941 елларда Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районындагы Әлмән авылы (хәзер Курган өлкәсенә керә) җидееллык татар мәктәбендә рус теле укыта.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Б. Рәфыйков хезмәт армиясенә алына һәм 1945 елның көзенәчә Магнитогорск металлургия комбинатында эшли. Шул чорда, хезмәтеннән аерылмыйча, Магнитогорск педагогия институтының тарих факультетында укый һәм аны 1947 елда тәмамлап чыга. Бер ел һөнәр училищесында укытучылык иткәннән соң, 1948 елдан 1960 елга кадәр Троицк татар-башкорт педагогия училищесында тарих фәне укыта, бер үк вакытта училищеның читтән торып уку бүлеге директоры урынбасары булып эшли. 1960—1976 елларда ул Троицкидагы урта белем бирү мәктәпләрендә башта уку-укыту бүлеге мөдире, соңыннан директор вазифаларын башкара.
Басыйр Рәфыйковның исеме матбугатта беренче тапкыр 1964 елда күренә: шул елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының сигезенче санында, Гомәр Бәшировның сүз башы белән, авторның бер төркем лирик шигырьләре басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре Татарстан газета-журналларында, күмәк җыентыкларда, русча тәрҗемәдә Чиләбе газеталарында һәм Көньяк Урал нәшриятында чыккан альманахларда дөнья күрә.
Басыйр Рәфыйков тарихи ватаныннан еракта яшәсә дә. анын иҗатын якташлары гына түгел, Татарстанда да һәм шулай ук Россиянең милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Аның табигать күренешләре, мәхәббәт лирикасы һәм фольклор мотивлары өстенлек иткән «Җырым сиңа минем», «Кадерле минутлар», «Туган тупсалар», «Кара каен», «Вакыт җиле» исемле җыентыкларын шигырь сөючеләр кулдан-кулга йөртеп укый. Якты дөньяга беренче кат күзләре ачылган. Мамадыш ягының сабый күңелендә сенеп казган җирсү хисләре, туган җирнең инеш-елгаларга, урман-күлләргә бай гүзәл табигатен сагыну мотивлары, яшьлек мәхәббәте, кайчандыр татар сәүдәгәрләре, эшмәкәрләре, мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан, шагыйрь өчен икенче Ватан булып әверелгән. Троицк дигән татар мәдәни учагының шанлы үткәне һәм бүгенге көндәге аянычлы хәле, сугыш чорының авыр хатирәләре, татар теле язмышы турындагы хәвефле уйланулар—болар шагыйрь ижатынын төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр
Б. Рәфыйков халык ижаты әсәрләрен җыю, үзе яшәгән төбәктә татар мәдәниятенә бәйле тарихи документларны һәм аерым шәхесләрнең тормыш-эшчәнлеген өйрәнүдә дә нәтиҗәле эш алып бара һәм урындагы көндәлек матбугатта шул мәсьәләләргә багышланган мәкалә-очерклары белән катнаша
Басыйр Рәфыйков—1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы
Котлыйбыз!
ҖЫРЧЫ ШАГЫЙРӘ
Кайчандыр шигърият сөючеләргә:
Сезнең белән бүген җыр телендә.
Төсле моң телендә сөйләшәм,—
дип эндәшкән Шәмсия Җиһангирова, чынлап та, нечкә лирика белән сугарылган шигырьләре, җырлары белән танылу алды.
Мөслим ягы—талантлы каләм ияләрен әдәбиятка мулдан биргән. Зөлфәт, X. Әюпов, Н. Гамбәр, Ф.Латыйфи, Ф. Садриев кебек гаярь ир-егетләр арасында 1951 елның 28 февралендә Баек авылында туып, кече яшьтән ук җырга-моңга, шигърияткә тартылган нечкә хисле Шәмсия Җиһангированың булуы да гаҗәп түгел. Моң-сагышка уралган шигырьләре, композиторлар тарафыннан көйгә салынып җыр сәнгатендә дә үз урынын алды. «Тик син диеп» (Ф. Әхмәтов көе), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И. Дәүләтшин көе), «Минем кадерлеләрем» (М. Гыйләҗев көе), «Күрәсем килгән иде» (Г. Сафиуллин көе) һ.б. җырлары җырчыларыбыз тарафыннан яратып башкарылдылар.
Ш .Җиһангирова үзенен тормыш юлын татар әдәбиятына хезмәт итүдән башлый. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын 1974 елны тәмамлаганнан соң, Татарстан китап нәшриятында эшли. Бераз вакыт гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яшәп алганнан соң, кабат Казанга кайта. Әлеге нәшриятта редакциянең өлкән мөхәррире буларак эшен дәвам итә. 1992 елда Татарстан радиосына эшкә килгән шагыйрә, бүген «Яңа гасыр» радиосында өлкән мөхәррир вазыйфасын башкара. 2002 елдан «Татарстан— Яна Гасыр» телерадиокомпаниясендә радионың баш мөхәррире.
Беренче шигырьләр җыентыгы «Төсле моң» (1985) басылып чыкканнан соң, Ш. Җиһангированың яшьлек романтикасы белән сугарылган «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989), лирик шигырьләрен җыйнаган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996)», «Җирсү» (2001), «Якты сагыш» (2006) исемле китаплары дөнья күрә.
Ш. Җиһангирова—1991 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елда исә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеменә лаек була.
Каләмдәшебезне юбилее белән ихлас котлыйбыз, аңа иҗат уңышлары, исәнлек- саулык телибез.