Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

КӨНДӘЛЕКЛӘР

1970 елда Куйбышев өлкәсендәге « Серноводский»га, 1975 елда Сакига, Кара диңгез буена Нурсөя белән барып дәваланып кайттык. Аңа кадәр Латвиядә «Юрмала»да ике тапкыр дәваланган идек. Латвия безгә бик ошады. Нурсөя мине коляска белән урманнарга алып бара. Урманнардагы матурлык безнең яклар белән һич чагыштырырлык түгел. Анда кәкре-бөкре булып үскән яки корып сынган агачларга да әкиятләрдә генә була торган төрле сыннар ясап куелган. «Мәхәббәт имәне» үзе бер могҗиза. Караган саен яңа төсмерләр табасын. «Ни өчен бу имәнне «Мәхәббәт имәне» дип атадыгыз?»—дигән сорауга: «Бу—мәхәббәт кебек мәңгелек агач. Аны җил-давыллар да аудара алмый. Ул, сәясәт үзгәрсә дә, үз кыяфәтендә кала. Кешеләр генә һәр үзгәрешкә яраклашырга тырыша»,—дип җавап бирделәр.

Урманнарны айкап бетергәч, Нурсөя мине коляска белән диңгезгә алып китте. Юрмаладан ерак икән ул, 8-10 чакрым. Диңгез миңа ике төрле тәэсир итте. Беренчедән, зурлыгы белән. Йөзеп кереп китсәң, арып су төбенә китәр идең. Икенчедән, диңгезнең елга кебек агып ятмавы ошап җитмәде. «Бөтен байлыгын үзенә җыеп утырган Карун бай кебек»,—дигән уй килде башка.

Мин йөргән шәһәрләрне санасаң, шактыйга җыела: Ташкент, Дүшәнбе, Ордженекидзебад, Янгиюль.

Мин коенган елгалар—Ык, Дим, Идел, Зөя, Аму-Дәрья, Сыр-Дәрья,  Канский, Енисей һәм башкалар. Хәзер уйлап карыйм да, иң чиста сулы елга Енисей белән үзебезнең Ык булган икән. Аму-Дәрья, Сыр-Дәрьяләр болганчык, суы соргылт төстә булып, йөзеп йөргән балыклар күренми. Ярларында безнең Ык буендагы кебек таллар-өянкеләр үсеп утырмый. Ул якларның туфрагы да соргылт комлы.

Тажикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрен икегә аерып торган елга да болганчык сулы. Ләкин шунда форель балыклары үрчеп ята. Шәһәр халкы шунда су коена, балык тота. Дүшәнбедән безне Нурек ГЭСына алып киттеләр. Анда юллар текә тауларны кисеп салынган. Юл читендәге ташлар өстенә ишелеп төшәр төсле. Монда юл салучылар бик акыллы булганнар: текә таулы юлда машинаңның тормозы тотмаса, читкә борылып керергә асфальт юллар салынган. Ул тыкрыклар барган саен югарырак күтәрелеп, ватык машинаң 200-300 метр баргач, үзеннән-үзе туктый. Һәм шунда машинанны төзәтергә мөмкинлекләр тудырылган. Нурек ГЭСының төзелеп яткан чагы. Машиналар агымы көчле. Юлда туктап тамак ялгарга теләсән, 3-4 чакрым саен кафе. Кафеда тукталырга вакытың тыгыз икән, юл читендәге олы ташлар арасында шашлык пешерүчеләр йөгереп каршыңа чыга. Шашлыкларын машинанны туктатып тормыйча, ачык тәрәзә аша гына аласын да акчаңны сузасын.

Чөнки андый текә юллардан менгәндә машинанны туктатырга ярамый, туктасаң, артка тәгәри башлыйсын.

Сукыр күп күрә, аяксыз күп йөри дигән гыйбарә бар бит. Дүшәнбедә икәнлегебезне ишетеп безне Ордженекидзебад шәһәренә кунакка алып киттеләр. Анда бер татар гаиләсенә бик шәп фатир биргәннәр икән. Кая барсак та минем күзем ин беренче китап шкафына төшә. Боларның китап шкафлары шактый бай. М. Җәлил, һ. Такташ китаплары арасында үземнең китапларымны да күргәч, күңел сөенде. Яңа фатирны котларга татарлар гына җыелган икән. Татар гармуныннан әкрен генә агылып торган моңга җырлар кушылды. Аннары ярыша-ярыша шигырь сөйләү башланды.

—Безгә татар китаплары сирәк килә. Шуңа күрә укый-укый ятлап бетерәбез. Ә сезнең безгә килүегез тарихи вакыйга,—диделәр

Алар белән (кызганыч, хуҗаларның исеме онытылган) кабат-кабат фотога төштек.

Без Дүшәнбедә йөргәндә безгә Ташкенттан ерак булмаган Янгиюль шәһәреннән телеграмма килә. Без белмәгән кешеләрдән. Алар безнең Тажикстаи якларында сәфәр кылып йөрүебезне каян белгәннәрдер. Телеграмма Тажикстан Язучылар союзына килгән. Без Дүшәмбегә килүгә Язучылар союзына тукталып, үзебезнең координатларны калдырып киткән идек. «Без сезне шундый-шундый көнне Ташкент аэропортында көтәбез!»—диелгән иле телеграммада.

Без чакырган җиргә бара, куган җирдән китә торган кешеләр. Телеграммада күрсәтелгән көнне Ташкентка очтык. Ниндидер сәбәпләр аркасында самолет берничә сәгатькә тоткарланды. Күңелне бер сорау кимерә: «Безне кем каршылар, алар безне каян беләләр икән?» Безне каршы алучы миннән бер-ике яшькә өлкәнрәк бер ир кеше, исеме Әнис икән. «О-о, сезне көтә-көтә арып беттек. Әни анда нишләргә белми йөридер инде»,—дип каршы алды ул.

Безне «Волга» машинасы көтә иде. Ташкентның төзеклегенә, фонтаннар күплегенә сокланып йөрдек. Фонтанны мин җир астыннан бәреп чыккан сихри чәчәк дияр идем. Өскә кинәт тамчылар көлтәсе күтәрелгәндә салават күпере балкуы бу чәчәккә яңа ямьнәр өсти. Гомумән, суга мин битараф карый алмыйм. Ык буенда туып-үскәнгәдер инде, елгалар-күлләр, диңгезләр минем өчен гади бер табигать күренеше генә түгел, ә һәрберсендә ниндидер фәлсәфә яшеренеп ятадыр сыман. Елгалар, мәсәлән, дулкынланып агышы белән күзне ял иттерә, күңеленә җыелган уйларыңны тарата. Суның әле ярсып, әле әкренәеп агуы гомер этапларының ниндидер бер чорда бик тиз, ниндидер чорда әкренәеп алуын чагылдырса, дингез- океаннар дөньяның чиксезлегенә ишарә кебек тоела.

Ярый, судан бераз читкәрәк китик. Әле бит безнең барасы юл шактый. Ташкенттан 30-40 чакрым. Кайта-кайта Әниснең кем икәнлеген белдек. Безне чакыручы Ямал апа икән. Әнис—аның улы. Мебель фабрикасында цех башлыгы.

Без барып кергәндә өстәлләр төрле-төрле сыйлардан сыгылып тора идее. Миңа караватка урын җәелгән. Юлда бик арыганлыктан, табынга утырганчы бераз ял итеп алдым. Ямал апа минем янга кереп сөйләшеп утырды. Ул 1918 елда Оренбургтан Ташкентка килгән. Ташкент җир тетрәү нәтиҗәсендә бөтенләй диярлек җимерелеп беткәч, гаиләсе белән Янгиюльгә күчкән Ямал аланын ире шоколад фабрикасында баш бухгалтер икән. Кызлары Дания мәктәптә рус теле укыта. Барысы да русча, татарча, үзбәкчә әйбәт сөйләшәләр. Татар, башкорт әдәбиятын яраталар. Күп кенә язучыларның китаплары кулдан-кулга йөреп укыла-укыла таушалып, күп битләре яңадан ябыштырылган, төпләнгән. Шул исәптән минем китаплар да бар.

Безнең килүебезгә алар бик шатланды. Ишегалларында розалар чәчәк атып утыра, бакчаларында тәлгәш-тәлгәш йөзем җимешләре асылынып тора. Тамак ялгап алгач, мине верандага йомшак диванга чыгарып салдылар. «Шунда хозурланып ятып тор, тиздән мунча өлгерер»,—диделәр.

Ямал апа инде пенсиядәге кеше. Әнис белән Гадениянсн (киленнәре) ике кызлары бар. Алар Нурсөяне бакчадагы чәчәкләр белән таныштырырга атып чыгып киттеләр.

Ямал апаларның кызлары Даниянен дә ике кызы үсеп килә икән Алар, шәһәр фатирында торганлыктан, бераз соңрак килделәр.

Бераздан безне мунчага алып киттеләр. Мине Әнис күтәрде. Нурсөяне Дания җитәкләде. Мин мунчаны үзебездәгечә такта эскәмияле, тигезле-тигезсез җәелгән идән итеп күз алдына китергән һәм ябылыр-ябылмас җәрәхәтләрем каты ләүкәдә чабынып өр-янадан ачылыр дип куркып барган идем. Мунча эченә кергәч исем китте. Мунча сәкеләрендә, ләүкәдә калын-калын ап-ак паралоннар. Бөтен җирдә чисталык, тәмле үлән исләре. Мунчаны үзебез кертешәбез дип Әнис белән Дания яныбыздан китмиләр.

—Бар әле, кит, әнигә табын әзерләш. Авыру кешегә хатын-кыз кулы кирәк,— дип Дания Әнисне куып җибәрде. Мунчада төрле савытларда төрле үлән сулары, һәрберсеннән үзенә генә хас хуш ис килә. Күпме вакыт үткәнен дә сизмисең. Йөрәккә дә авыр түгел. Юынып чыккач, йомшак җәймәгә төреп, күтәреп алып кайтырга Әнисне чакырдылар.

Дания миңа ни өчендер больницалардагы шәфкать туташы булып тоелды.

Без мунчадан кайтуга безнең бүлмәгә бәллүр вазага таҗларында чык тамчылары җемелдәп торган розалар кертеп куйганнар иде.

Янгиюльдә татарлар күп икән. Табын, әлбәттә, мул. Шоколад фабрикасыннан коньяк, шампан шәрабларын әрҗәсе-әрҗәсе белән генә китереп ыргыталар. Колбаса, сыр, чикләвек төсле итеп ясалган, моңарчы без күрмәгән ризыклар кабуга авыз эчендә эри. Шоколад, вакланган чикләвек төше. Анда яшел чәй генә эчәләр. Коньяк, шампан шәрабы өстәлнең һәр почмагында. Кыстап-кыстап эчерәләр. Дания гел минем янда. Минем күз кайсы ризыкка төшкәнен әллә күреп, әллә эчке бер тоем белән сизеп ала да, нәкъ шул ризыкны алга китереп куя. Әкрен-әкрен күңелгә кереп бара бит бу чибәр хатын. Янда гына Нурсөя утыра югыйсә. Миңа кыен да, рәхәт тә.

Мәҗлес дәвам итә. Даниянең ире бик матур җырлый икән. Нурсөя аның җырлавына мөкиббән китеп утыра. Бераз кызып алгач, парлап танцевать итүләр башлана. Әнис Нурсөяне уртага чакыра. Нурсөя дә ялындырып тормый. Бию ыгы-зыгысы арасында Дания мине үзенең буяулы иреннәре белән үбеп куя һәм салфетканың почмагын шәрабка батырып үзе калдырган ирен эзләрен ялт кына сөртеп ала. Кунаклар биеп туйгач, тагын табынга утырышалар. Кемдер җырлый, кемдер аны хуплап кул чаба. Җырдан шигырьгә күчәләр. Минем Ямал апаларда алты китабым бар икән. Күп кенә шигырьләрне яттан сөйләүләренә исем китте. Татарча җырлар китабы да өстәлдә ята. Теләсә-каисы битен ачып җырлап җибәрәләр. Китап киштәләрендә Әнгам Атнабаев, Мостай Кәрим. Хәсән Туфан һәм башка бик күп шагыйрьләрнең китаплары бар. «Азат хатын» тегелмәләре, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналлары шкаф өстенә өелгән.

Без бу кунакчыл гаиләдә бер атна тордык. Үземне Үзбәкстанда түгел, Казанда итеп тоя башладым. Көн саен мунча ягыла. Кайбер көннәрне Ямал апа Нурсөяне шәһәр кибетләренә алып чыгып китә дә, озаклап йөриләр. Ә Дания гел минем янда: кайбер көннәрне мунчага мине күтәреп алып бара да сәгатьләр буе юындыра. Бу хәлне, әлбәттә, өйдәгеләр белә, ләкин кунак хакына белмәмешкә салышалар. Даниянең ире Кытайдан килгән уйгыр (исеме хәтердән чыккан). Монда качып килгән. Кытайда институт бетергән, математик. «Монда килгәндә ни русча, ни үзбәкчә бер авыз сүз белми идем. Хәтта анкета тутырганда үземне «неграмотный» дип язганмын»,—ди. Берничә ай эчендә үзбәкчә өйрәнеп, үзбәк балаларына математика укыта башлый. Мәктәптә укытканда алар Дания белән танышканнар. Дания аны русча, татарча сөйләшергә өйрәткән. Бу Кытайдан килгән уйгыр егете шундый шәп итеп татарча җырлый иде ки, ул җырлый башласа бөтен мәҗлес тын кала. Җырның, шигырьнең халыкларны берләштерү көче барлыгына мин шунда ышандым. Читтә яшәүчеләрне татар шигырьләре, татар моңы берләштерә икән дигән фикер күңелемдә ныгыганнан ныгый барды. Бер атна эчендә бу кунакчыл гаилә белән тәмам дуслашып, үз кешеләр булып беттек.

Бер атнадан соң безне Сыр-Дәрьяга алып киттеләр. Анда тагын шундый ук сый, шундый ук хөрмәт. Кунакта йөреп без тәмам арыдык, өйгә кайтасы килә башлады. Анда Зөлфия апалар, Әлфия апалар: «Сез Янгиюльдә бер атна торгансыз, без дә сезне бер атнасыз җибәрмибез»,—дип чат ябыштылар, Әлфия апалар кирпечтән бик зур яңа өй җиткергәннәр икән, өй туйларында булырга туры килде.

Казанга тагын Янгиюль аша кайттык. Данияләрнең бер дусты безне аэропортка уз «Волга»сы белән илтте. Китәр алдыннан, әлбәттә, мул табын әзерләнгән иде. Коньяк, шампан шәраблары белән чын мәгънәсендә коендык. Мин исереп үк беткәнмен. Безне озата барган Дания дә миннән ким исермәгәндер. Юкса аэропортка барып җиткәнче ул мине помадага буяп бетермәс иле.

Дания әле безне озак вакыт онытмады. Һәр елны минем туган көнгә посылка сала иде. Ә анда бер шешә коньяк, чикләвек һәм тагын әллә нәрсәләр була торган иде.

Безгә кунакка килергә дә җыена иде. ләкин инфаркт алып, көтмәгәндә-уйламаганда бу дөньядан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын.

Самолетта экипаж ял итә торган якта өч урынга сузылып яттым. Казанга кайтып төшкәч кенә уяндым. Мин йоклаганда Нурсөя минем битләрне, муеннарны ирен буяуларыннан чистарткан. Өйгә арып-талып кайтып кердек. Тегендәге әллә ничә бүлмәле, җимешләр һәм чәчәкләр белән уратып алынган зур йорттан соң үзебезнең ике бүлмәле хрушевкабыз миңа шыксыз күренде. Совет власте элек артта калган Тажикстан, Үзбәкстан кебек республикаларны нык үстергәнлеген үз күзем белән күреп кайттым. Анда әдәбият та алга китте. «Дружба народов» журналы союздаш республикаларда яшәп иҗат итүче язучыларның әсәрләрен даими бастыра килде. Ә бу журналда чыккан барлык әсәрләр аерым сериягә тупланып, калын-калын китаплар булып илгә таралды. Ә безнең кебек автоном республикада яшәүче әдипләр рус теленә тәрҗемә ителмичә озак ятты. Шунын аянычлы нәтиҗәсе буларак, бездә язылган күп кенә әсәрләрнең сюжетлары ниндидер юллар белән башка әдәбиятларга барып керде. Ә безнең әсәрләр, рус теленә тәрҗемә ителгән очракта да, инде кемнәрнедер кабатлау булып чыкты.

Бер кызык та, кызганыч та булган хәлне «Литературная газета» язган иде. Ничәнче ел икәнлеге хәтердә калмаган Мәскәүдә М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» дигән повестен русчага тәрҗемә итеп чыгарганнар. Ләкин типография ялгышы белән китапның тышлыгына А. Чехов хикәяләре дип куйганнар. Ул чорда дөнья һәм рус классикларының әсәрләрен чират торып алалар иде М. Мәһдиевның китабын да бик тиз азып бетергәннәр. Әлбәттә инде, соныннан чыгарып ташлаганнар. «Литературная газета» бу хәлдән көлеп, «Магдиеву повезло»,  — дип язып чыкты. Юкса М.Мәһдиевның әлеге әсәре А. Чехов хикәяләреннән калышырлык түгел. Бу вакыйга «өлкән агай»ларнын татар әдәбиятына кимсетеп карауларын күрсәтүче бер мисал гына

Минем «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте лә русчага тулы вариантта басылып чыкмады. Башта ул үзебезнең китап нәшриятында Имбовин тәрҗемәсендә «Упругие паруса» исеме белән дөнья күрде. Бераз соңрак шул ук тәрҗемәдә Мәскәүнең «Советская Россия» нәшриятында, берничә хикәя дә өстәлеп, «Первая борозда» исеме белән басылды. Повесть исә элеккечә «Упругие паруса» исеме белән, ләкин тагын да ныграк кыскартылып., татарча варианттагы фәлсәфи уйланулар, телнең сыгылмалылыгы бетерелеп, бары тик сюжетны гади телдә сөйләп чыгуга гына калдырылган иле

Күп кенә тәнкыйтьчеләр бу повестьны Н.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәре белән янәшә куеп бәяләде. Мин «Корыч ничек чыныкты» әсәре начар, ә минеке шәбрәк дияргә җыенмыйм. Минем «Жилкәннәр»дә бөтенләй башка проблема күтәрелә. Анда авырлыкка очраган һәм табиблар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән гап-гади авыл малаенын күкрәгеннән җанын умырып алып, аның матурлыгын кешеләргә күрсәтүе, имгәтелгән рухнын ничек ныгый, чыныга баруы, яшәгән саен күнел күзенең ачыла, әсәр героеның офыклары кинәя баруы сурәтләнә. Ә.Н Островскийның Павелы—сәясәт корбаны. Бу әсәрнең авторы аны яшерми дә. Дусларына язган хатларында «Башта партия, аннан соң гына гаилә»,—дип яза.

Авторларның язмышы охшаш булганга карап кына әсәрләрне бер яссылыкта күрү дөрес түгел. Павел белән Фәнияр дөньяга икесе ике төрле карый. Фәнияр рухи үсештә, туктаусыз эзләнүләрдә сурәтләнсә, Павел үзенең үткәннәрен, революция өчен көрәшеп йөрүләрен исенә төшерә һәм сәламәтләнә калса тагын шул юлга басарга омтыла. Бу ике әсәрне бер яссылыкка куеп тикшерүчеләр, үзләре дә сизмәстән, татар әдәбиятының алтын фондына кергән «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен икенчел әдәбият дип бәяләргә мәҗбүр булалар.

Руслар безне тәрҗемә иткәндә безгә икенче сортлы халык дип карыйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, канатлы сүзләрен, бер үк сүзнең әсәрдәге вәзгыятькә карап төрле мәгънә алуын исәпкә алмыйлар. Шунлыктан безнең әдәбиятыбыз аларныкыннан түбән килеп чыга.

Минем үземә дә шактый гына тәрҗемә эше белән шөгыльләнергә туры килде. Җитмешенче елларда булса кирәк, мина әзәрбайҗан шагыйрьләренең бер көлтә шигырьләрен бирделәр. Әзәрбайҗан әдәбияты тирән тамырлы, бай әдәбият. Университетта укыганда мина әзәрбайҗан әдәбияты турында курс эше язарга туры килгән иде. Шунлыктан мин үземә бирелгән шигырьләрне тәржемә итәргә курыкмыйча алындым. Безнең Татарстан Язучылар Союзы әзәрбайҗан шагыйрьләренең шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, «Каспий дулкыннары» исеме белән күмәк җыентык бастырып чыгарырга әзерләнә иде. Мин бөтен көчемне һәм сәләтемне салып үземә бирелгән шигырьләрне татарчага тәрҗемә иттем. Тәрҗемәгә җаваплы карасаң, ул үзен иҗат итүдән дә авыррак. Үз иҗатында син ирекле, ә тәрҗемәдә билгеле бер калыптан читкә чыга алмыйсың. Син тәрҗемә иткән халыкларның әдәбиятын, стиль үзенчәлекләрен, телдә йөргән канатлы сүзләрнең үзебезнең телдә нинди вариантлары барлыгын, кыскасы, тагын бик күп нәрсәләрне хәтер аша, акыл аша уздырасың. Төшенеп җитмәсәң, ул халыкларның классикларын укыйсын. Ә «өлкән агайлар» безнең кебек «вак-төяк» халыкларның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен, һәр сүзнең төбендә ни ятканлыгын тикшереп тормыйлар шул. Боларга ничек тә ярый дип карыйлар.

«Каспий дулкыннары» Язучылар Союзында безнең тәрҗемәләрне тикшереп чыкканнан соң гына дөнья күрде.

Үз иҗатым тукталып торган чакларда берәр яраткан шагыйремне тәржемә итә торган идем. С. Есенинның «Восточные мотивы» дип аталган циклын тәржемә итеп, «Казан утлары»на җибәргән идем. Ул вакытта журналның поэзия бүлегендә эшләүче Нури Арсланов, Есенинны тәрҗемә итүчеләр синнән башка да күп дип, тәрҗемәләрне дөньяга чыгартмады. Ләкин мин тәрҗемә итүдән туктамадым...

Тәрҗемә көчне һәм вакытны күп ала. Мина үз әсәрләремне язарга кирәк. «Әнә килә автомобиль» пьесасын язып ятам. Бу—1973 ел. Дөресен әйткәндә, пьесалар язарга мине Туфан Миңнуллин «котыртты»:

—Менә син шигырьләр язып, мәче теле чаклы китаплар чыгарып ачлы-туклы яшәп ятасың. Синең бит каләмен бар. Әнә бөтен кеше ябырылып укырлык повесть яздын («Жилкәннәр жилдә сынала»ны әйтүе). Шундый повесть яза алган кеше рәзе пьеса яза алмый. Тагын шунсы бар: үзеннен язганыңны халык ничек кабул иткәнен күреп-ишетеп утырасың. Ә синең шигырьләреңне берәр кыз трамвайда укып бара да оныта.

—Бәлки, онытмыйдыр.

—Ну малай, онытмаган очракта да аңа синең шигырен ничек тәэсир иткәнен белмисең бит. Аннары шунсы бар: шигырь язып тамак туйдырып булмый.

Без Туфан белән еш кына бәхәсләшеп алгалый идек.

Шушы сүздән соң мин пьеса язу турында уйлана башладым. Бик актуаль тема кирәк иде. Күршеләрнең «Москвич» алулары, драматург Сәет Шәкүровның һәм үзебезнең чакрым саен сүнеп аптыратучы «Запорожец» пьесама тема табарга булышты. Халыкның инде тамагы туеп, байлык артыннан куа башлаган чагы. Ә иң зур байлык—машина. «Москвич»яки «Жигули» алып җибәрсәң, син таныш-белешләрең алдында бер баскычка күтәреләсең. Ниһаять, пьеса язарга тотындым. Мин аның бер кисәген язган саен Туфанга укытам. Ул укый да минем язганнарымны пыран-заран китереп ташлый. Шулай шактый җәфалана торгач: «Ярар, минемчә, ару гына әйбер килеп чыккан. Марсель Сәлимҗановка күрсәтеп карармын. Ул нәрсә әйтер тагын»,—дип, Туфан пьесаны алып китте. Башта аның исеме бүтәнчәрәк иде. «Әнә килә автомобиль» дип Туфан атады. «Моның өчен синнән бер коньяк инде, малай»,—диде ул.

Пьесаны М. Сәлимҗанов та, артистлар да ошаткан һәм аны озак тозлап яткырмыйча 1974 елда Г. Камал театрында М.Сәлимҗанов үзе куйды. Спектакль озак еллар Г. Камал һәм К.Тинчурин театрларында гел аншлаг белән барды .Һәм чынлап та ул минем кесәне шактый калынайтты.

Дәрт сүрелгәнче тагын бер пьеса яза башладым. Ләкин миңа ул пьесаны туктатып торырга туры килде. Чөнки театрдан заказ килде. Миңа В. Шукшинның «Энергичные люди» әсәрен сәхнәләштереп тәрҗемә итәргә куштылар. Алынганда бик җиңел булып тоелса да, эшли башлагач шактый кыенлыкларга очрарга туры килде.

Беренчедән, В. Шукшинның теле төрмәчеләр, жуликлар жаргоны белән шыплап тутырылган. Андый жаргон сүзлекләрдә дә юк икән. Безнең өйдә гомумән сүгенүләргә, тәмәке тартуларга табу салынган булганлыктан, татарча да сүгенә белми идем. Дөрес, бер дә сүгенү сүзе ишетергә туры килмәде дип әйтә алмыйм. Бар иде ул безнең заманда да исереп сүгенеп йөрүчеләр. Ләкин алар бөтенләй башкача сүгенәләр. Алар Шукшин сөйләмен белмиләр В. Шукшин сүзләрен бераз йомшартыбрак, үз телебезгә якынайтыбрак бирергә туры китде. Аның язу стиленә төшенү өчен «Сельские жители», «Там, в дали», «Характеры», «Красная калина» әсәрләрен укып чыктым. Шунсы кызык тоелды: В.Шукшин да минем белән бер чорда яза башлаган икән. Бу «Энергичные люди» әсәре дә 1974 елда сәхнәгә куелган. Сүгенә-сүгенә язган Шукшинга Ленин премиясе бирелде. Безнең агай алай язса, аны матбугатка да чыгармаслар иде.

Тәрҗемә иткәндә икенче авырлык ни проза, ни сәхнә әсәре булмаган катнаш жанрны тамашачы карарлык, артистлар рәхәтләнеп уйнарлык пьеса итүдә иде. Анда кайсы персонажның сүзләре икән бу дип уйланып утырырлык җирләр күп идее.

Көч күп түгәргә туры килде. Җитмәсә, режиссер ашыктыра: бу сезонда куярга кирәк, ул безнең планга кергән, ди.

Тырыша торгач, «Энергичные люди» әсәрен тәрҗемә итеп, сәхнә әсәре итеп ясап чыктым. Исемен «Әшнәләр» дип куйдым. Чөнки әсәр көчле кешеләр турында түгел, әшнәлек, астыртын рәвештә урлашу турында бара иде

Бу спектакль әллә бер, әллә ике ел барды. Тамашачы «Үзебезнең исерек ирләребездән дә гарык. Монда килеп, аларны акча түләп карап утырасыбыз килми»,—дип, спектакльне карап бетермичә чыгып китә башлагач, аны туктаттылар. Бәлки, тәрҗемәсе дә бик шәп булмагандыр. Ә Гаффар да әнә: «Спектакль шәп, ләкин тәрҗемәдә бераз җитешсезлекләр бар»,—дип язып чыккан иде

Аннан соң да «Иностранная литература» журналындагы үземә кызык тоелган кайбер әсәрләрне татарчага тәржемә итә идем. Бу тәрҗемәләр акча да, дан да китерми иде. Аларның күбесе үземә каләм шомарту өчен генә булды.

Китап җене кечкенәдән кагылган иде миңа. Җәй көне ишегалдын себереп чыгара идем дә, мичкә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгене кабыгы-ние белән ашый- ашый, ишегалдындагы яшел чирәмгә ятып, йә Том Сойерга, йә Робинзон Крузога әвереләм. Ялгыз утрауда яшим. Кәҗәләр асрыйм. Кәҗә димәктән, безнен үзебездә дә алар шактый иде. Чөнки кәҗә сөтенә налог юк. Ә сыерыңның 300 литр сөтен бушлай хөкүмәткә тапшырырга кирәк.

Бераз читкәрәк киттем бугай, сүзем китаплар турында иде бит. Мин инде 4-5 сыйныфларда ук авыл китапханәсендәге барлык китапларны укып чыккан идем Ж. Вернның хыялый шарына утырып Айга очкан чаклар да булды Ге де Мопассанның «Милый друг»ын укып аның чибәр сөяркәләрен тартып алулар, Л. Толстойның ире була торып сөяркә белән типтерүче «Анна Каренина»сын «кыйнап» ташлаулар, А. Пушкинның «Капитан кызы»н эзләп йөрүләр. Кыскасы, күп иде безнең маҗаралар Китаплар мине кәлҗемәле, чабаталы дөньядан аерып Ж.Вернның «Серле утрау»ларына, Достоевскийның кан кардәш Карамзиннарына. «Юләрләр йорты»на, тагын әллә кайларга алып китә. Кеше күңелен бер генә нәрсәдә китаплар кебек баега алмый. Китап ул акыл аша синең эченә кереп кан тамырларын буенча ага башлый: тетрәнәсең, сокланасың, яратасың, нәфрәтләнәсең, хыялланасын. Ә хыял реаль дөньядан югары күтәрә. Хыял канатларында Айга, йолдыхзарга менеп, тишек чабаталарыңны эләсен. Хыял ярдәмендә ел үсәсен ай үсәсен, үсмер малайдан җиткән егеткә әверелеп, кызлар кочагына керәсең. Китап сине һәм физик, һәм рухи яктан үстерә. Мин хәтта монтер булып эшли башлагач та көндез ашарга дигән ипи янына берәр китап сала торган идем. Бәлки мине язучы итәргә әнә шул «китап җене» булышкандыр.

Гомумән, мин яшьтәшләремнән тизрәк җитлектем. 14 яшьтән «ябалак куа» башладым. Безнең якта кызлар белән йөрүне «ябалак куу» дип атыйлар иде. Хәзер яшьләр арасында бу атама онытылып бара. Хәер, хәзер авыл яшьләре рухи яктан деградацияләнә, таркала. Безнең китапханәләрдә, клубларда газета-журналлар өелеп тора иде. Клубка барып шырды-бырды уеннардан кызык тапмаучылар газета- журналлар укый. Мин «Совет әдәбияты»н чәлдереп тә кайткалый идем. Чөнки ул бер генә булмый. Күп булгач, бер журналның югалганын сизмиләр иде бугай. Ә бәлки, ул газета-журналларны кеше өенә алып китеп укысын өчен дә күпләп яздырганнардыр әле.

Безнең авылда ике китапханә бар иде. берсе—мәктәп, берсе—авыл китапханәсе. Шулай ук клуб та икәү: мәктәп һәм авыл клублары. Мәктәпнеке «Пионер клубы» дип атала һәм анда укучы балалар төрле спектакльләр куя. ә ул спектакльләргә колхоз эшеннән арып кайткан ата-аналар килә. Һәр ата-ана үз баласының ничек уйнавын күрергә тели. «Бишле»гә укучы буларак, ул спектакльләрне пионервожатый белән мин оештырырга тиеш. Чөнки мин инде беренче класстан башлап класс старостасы, өлкән сыйныфка күчкәч, учком председателе. Хәзер учкомнар мәктәпләрдә юк бугай инде. Ә учком председателе мәктәптәге тәртип өчен дә, укырга килмәгән балалар өчен дә җаваплы. Җаваплы эш кешене тәртипкә өйрәтә. Безнең мәктәп зур, һәр класста 32 шәр бала. Утыз икене икегә тапкырласаң, шактый җыела. Нигә икегәме? Чөнки бер сыйныфта укучылар күп: аларны икегә бүләргә туры килә: «А» һәм «Б» классларына.

Тәртипсез укучыларны бераз тәртипкә китерер өчен үземә ярдәмче итеп бер класста өч ел утырып калган. Карамны сайладым. Аның йодрыклары мунча ташы кебек каты, әти-әнисез үссә дә, бик көчле иде. Җитмәсә, тәмәке тарта. Мин аңа: «Карам, син миңа ярдәм ит, ә мин сиңа дәресләреңне әзерләргә булышырмын»,— дидем.

—Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың дип әйткән ди безнең әбекәйнең әбисенең әбисе,—диде ул.

—Син бит көчле малай,—дидем Карамның салпы ягына салам кыстырып. — Мәктәптәге бөтен малайлар синнән куркып тора.

Бу сүздән соң Карам күкрәген киереп куйды:

—Һы, курыкмый карасыннар!

—Шундый бөтен мәктәпне дер селкетеп торган малай неужели «2» ләрне генә җиңмәс икән?

Һы, «2» бит ул тигәнәк кебек, чалбар балагыннан алып ташласаң, җиңгә ябыша.

—Без аларны икәүләп чүпләрбез.

Карам озак кына ыгы-мыгы килеп, карышып маташты. Аннары:

—Миңа нишләргә соң?—диде.

—Иң беренче үзеннән башла.

—Үземне нишләтим соң мин?

—Тәмәке тартуыңны ташла.

—О-о, ансы булмас, дускай. Аннары мин бит себерке яфрагы гына тартам. Тәмәке алырга акчам да юк минем.

—Алайса, бигрәк шәп. Себерке яфрагы тартып, шырпы әрәм иткәнче ташладын да куйдын.

—Тәмәке ул, беләсен килсә, егетлек!

—Синеңчә, Фәйзылбарыйлар, Мәзһәпләр егетме?

Бу сүзләр Карамны бераз уйга катдырды. Аннары ул:

—Әйттең сүз,—диде.—Аларны мин бер йодрыгым белән икесен бергә егам, селәгәйләр.

—Шулай бугач, син аларны ла тәмәке тартудан туктата аласың.

—Аларны туктатып булыр, ансы. Бер аулак тыкрыкта изеп ыргытсаң, тәмәке сүзен онытырлар. Үзем генә. Белмим.

—Син бит көчле егет.

Карам йодрыгы белән койма тактасына китереп сукты. Кулын авырттырып, авырткан җиренә өреп торды.

—Беләсең килсә, минем туйганчы бәрәңге дә ашаганым юк Мин бит мәктәпкә тамак туйдырыр өчен генә йөрим.

—Ничек? Мәктәптә ашатмыйлар бит.

—Ә мин кызларның көндез ашарга дип алып килгән ипиләрен урлап ашыйм.

Мин аның урлашканын белә идем. Ләкин кызлар аңардан куркып бу хакта укытучыларга әйтми иде.

Ул көнне мин Карамга берни әйтә алмадым. Барыбыз да ярата торган Миңнур апага гына Карамның хәлләрен сөйләдем. Миңнур апа бу мәсьәләне педсоветта күтәреп чыккан. Бик ярлы кешеләрнең балаларына ярдәм итү өчен мәктәпнең махсус фонды бар икән. Карамның абыйсы Кабиз районда ниндидер эштә эшләгәч, Карамны бу исемлеккә кертмәгәннәр. Миннур апа сөйләшкәннән соң гына Карамга көндезге аш урынына күпмедер ипи бирә башладылар. Карам үзенен ипиенең беразын гына ашый да, калганын сумкасына салып куя иде.

—Ипиеңне нигә ашап бетермисең?—дидем аңа.

—Т-с-с!—диде ул бармагын ирененә куеп.—Өйдә минем әбекәй бар. Аңа да ипи кирәк...

—Ә абыең?

—Аның эшләгәне үзенә дә җитми. Аның бит бер күзе юк. Шуңа рәтле эшкә алмыйлар.

Карамның бу сүзләре мине тетрәндереп җибәрде. Ярый әле безнең әни бар дип сөендем.

—Рәхмәт сиңа, дускай,—диде Карам, җилкәмә сугып.

—Нигә?—дигән булдым мин.

—Ипигә,—диде Карам. —Ә тәмәкене ташлыйм мин аны. Вакыты җиткәч, тәмәке тартмый да егет булырбыз әле.

Мин Карамга текәлеп карадым. Ул инде чынлап та егет булып килә түгелме соң? Уналтыны тутырды бит инде. Тиккә генә кызларны почмакка кысрыклап, кабара башлаган түшләрен күлмәк аша тешләмидер. Сугыш елларында укырга кергәнлектән, бер сыйныфта укучыларның яшь аермасы 2-Зәр ел идее. Җиденче классны бетерүгә колхоз аларны рәхәтләнеп эшкә җигә башлый. Билгеле, мондый кызларнын. ачлы- туклы яшәүләренә карамастан, түшләре кабара, күңелләре алгысый. Шуңа күрә малайлыктан егетлеккә күчеп баручылар белән бераз шаяргалап алу алар өчен кызык кына булгандыр.

Дәрестән соң без, тәмәкечеләр һәм мин, бергә җыелдык. Карам нишләр икән дип уйлап торам. Ә ул букчасыннан бер дәфтәр, кесәсеннән уылган яфрак чыгарып, зур итеп дәфтәр битенә тәмәке төрде. Фәйзылбарыйның кесәсеннән ялт кына шырпы таргып алды да тәмәкесен кабызды. Аннары аны тирән итеп берничә тапкыр суырды. Шуннан соң тәмәкесен җиргә салып таптады.

—Менә, күрдегезме?

—  Күрдек, күрдек.

—  Күрсәгез шул: бу минем соңгы тапкыр тартуым. Ә хәзер сез дә шулай итегез...

Малайлар бер-берләренә карашып кесәләреннән учларына тәмәкеләрен бушаттылар. Карам аларга үзенең дәфтәр битен сузды. Фәйзылбарый белән Мәзһәп телләре белән кәгазьне чылата-чылата тәмәке төрделәр һәрберсе гончыга-тончыга бер суырганнан соң тәмәкеләрен җиргә салып таптады һәм: «Инде нишләргә кушасыз?»—дигән сыман әле Карамга, әле миңа карадылар.

—Бүгеннән тәмәке тартуны ташлыйсыз,—дидем.—Күрәсезме, Карам ташлады. Ә ул сүзендә тора торган егет.

Үзен егет дип атагач. Карам янә бер башка үсеп киткәндәй булды. Мин кайсыдыр китапта: «Кешене усаллык белән җинеп булмый. Иң начар кешедә дә яхшы сыйфатлар яшеренеп ятарга мөмкин. Аның шушы сыйфатын ачып үзенә күрсәтергә кирәк»,—дигән сүзләр укыган идем. Бу очракта шул сүзләрдән файдаланып:

—Сез бит яхшы егетләр!—дидем.

Мин бу сүзләрне нык ышанып һәм тегеләрне дә ышандырырлык итеп әйтергә тырыштым.

—Безнең тәти егет булып йөрисебез килми. Минем кызларның әллә кай җирләрен умырып тешлисем, аларны билләре өзелгәнче кочасым килә,—диде Фәйзылбарый — Ә синең?—диде ул Мәзһәпк, Мәзһәп бер сүз дә дәшмәде.

—Селәгәй!—диде аңа Фәйзылбарый. —Кызлар исе синең  борынына кермәгән әле.

—Туктагыз әле, егетләр,—дип сүзгә кушылдым. —Монда бит без кызлар турында сөйләшергә җыелмадык. Тәмәке тарткан кешедән әшәке ис килә. Ә үзегез кызлар дигән буласыз,—дидем.

—Бик акыллы булып киттең әле син,—диде Мәзһәп.—Әллә укытучы булырга җыенасыңмы?

—Укытучыларның ялчысы бит инде ул,—диде Фәйзылбарый һәм күкрәккә йодрыгы белән кундырды. Тыным кысылып куйды. Кабыргага Мәзһәп чәпәде. Юаш малайдан моны көтмәгән идем. Үзеннән кече малайлар башына сугып киткәндә дә җавапсыз кала торган Мәзһәп синең кабыргаңа китереп чәпәсен әле. Бик каты ачу килде. Мәзһәпнең арт ягына табаны куба башлаган ботинка белән бөтен көчемә китереп типтем. Ул авып китте. Бу хәлләрне моңарчы сүзсез генә күзәтеп торган Карам:

Җиттеме сезгә, калай әтәчләр. Әгәр җитмәсә үзем өстим,—диде.

Карам өч көнгә бер генә юыла торган кулларын йодрыклап теге малайларның касыгына менеп төште. Сугышканда ул кешенең иң авырткан җиренә суга белә иде. Малайларның кикрикләре шиңде. Фәйзылбарый көчкә-көчкә тын алып:

— М-менә үзең тартмассыңмы әле,—диде.—Син тартсаң, без дә тарта башлыйбыз.

—Менә моны күрәсезме?—диде Карам, кысылган йодрыгын Фәйзылбарыйның борын төбенә китереп.—Менә моннан нәрсә исе килә?

—Тәмәке исе!—диде Фәйзылбарый.

—Бу синең соңгы тапкыр тәмәкене иснәвең булыр.

—Карарбыз әле. Кемнеке соңгы булыр.

—Нәрсә карарсыз?—Карам малайларның ияк асларына менеп төште. Мәзһәп телен тешләде, ахры, кан төкерде.

Шушы сөйләшүдән соң безнең мәктәптә тәмәке тартучы булмады.

Еллар үгеп, мине Красноярск хәрби госпиталеннән район больницасына кайтаргач, безнең палатага Карам килеп керде. Өсте-башы бик пөхтә.

—Нишләп сине монда Урыссу болнисына китереп тыктылар? Монда бит кандала, таракан оясы. Әнә, көпә-көндез стеналардан үрмәлиләр,—дип башлады Карам сүзен.

—Соң, үзен беләсең бит: мин армиягә киткәндә безнең авыл Ютазы районына керә, ә районның болнисы Урыссуда иде.

—Чукындырып яталар шунда. Баулының борын төбендәге Кызылъяр авылын Ютазыга кертеп. Аналарын себерим... Йә, ярар, кадалышып бетсеннәр бөтенесе бергә. Үзеңнең хәлен ничек?

—Ял итеп ятам әле.

—Менә мин дә ялга кайттым. Мин колхоздан качтым. Карагандага китеп, шахтага эшкә кердем. Акчаны пачкалап бирәләр, малай. Ипигә ак май ягып колбаса белән ашыйм.

Карам кесәсеннән бер пачка акча чыгарып тумбочка өстенә ыргытты.

—Мә, кирәк нәрсәнне алырсың.

—Юк, кирәкми, дускай! Монда бит безнең ашау байдан, үлем Ходайдан.

—Үлем турында сөйләмә әле син. Менә минем монда әҗәл даруым бар,—Карам пинжәгенен түш кесәсеннән юка шешәле коньяк китереп чыгарды. —Әйдә, тиз генә моны юк итик әле. Кем әйтмешли, нәселе корысын.

Карам минем ай-ваема карамый тумбочкадагы алюмин кружкага бераз коньяк агызды да үзе эчеп куйды.

—  Менә күр, агу түгел.

Ул кружканы крандагы су белән чайкап мина да коньяк салып бирде. Мин кыстатып тормадым, эчеп куйдым. Эчми эчкәнгәме, бик тиз башка китте. Без укып йөргән вакытларны искә төшереп алдык.

—Тәмәке белән эшләр ничек?—дип сорадым.

—Шуннан бирле авызга алган юк.

—Фәйзылбарыйны күргәнен бармы?

—О-о,—диде Карам,—аны хәзер танырлык та түгел, нефтькә эшкә кергән. Өстендә хром пальто, тотып карадым. Каймак кебек. Начальник диярсең.

Без Карам белән озак сөйләшеп утырдык. Ул инде элекке атаман Карам түгел, акыл утырткан. Чыгып киткәндә ул болай диде: «Мин бераз акча туплау белән авылыбызга кайтып йорт салам. Безнең Ык буйлары, аръяктагы Өемташлар гына ни тора! Шахтада акчаны күп бирәләр бирүен, ну мин жир астында эшләргә яратмыйм. Үлгәч тә өлгерербез әле анда эшләргә.

Карам шул китүдән кайта алмады. Аны шахта басты. Ә Фәйзылбарый белән очрашырга туры килде. Мине шигырьләр язган өчен район больницасыннан куып, туган йортыбызга кайтарганнар иде. Көннәрдән бер көнне шәп тукымадан тегелгән аксыл-соргылт костюм кигән бер егет килеп керде. Тыңлаусыз сары чәчләрен шома итеп артка тарап куйган.

—Әллә танымыйсың инде? Мин Фәйзылбарый бит. Син тәмәкене ташлаттырган Фәйзылбарый —Ул яныма килеп җилкәләремнән сыпыргалап куйды.

—  Мин сине берәр начальникмы әллә дип уйлаган идем.

Фәйзылбарый көлеп куйды.

—Кая инде ул безгә начальник булу! Нефте чыгарабыз. Читтән килгән егетләр эш авыр дип зарланалар. Миңа авыр түгел. Безнең җилкәләр ач колхозны күтәреп үрәнгән. Монда ичмасам уч тутырып акчасын аласың.

Фәйзылбарый ишек төбендә калдырган сумкасын минем янга алып килеп, өстәлгә күчтәнәчләр тезә башлады.

—Әйдә, дустым, сыйлан. Сине больницада ашатмаганнар, ахры, бик ябыккансың.

Әни табын әзерләде. Без күчтәнәчләр белән сыйландык. Ашап-эчеп табыннан кузгалгач, Фәйзылбарый сумкасыннан мичкә тәгәрәтеп пешергән ике бәрәңге алып өстәлгә куйды.

—  Бусы нәрсә тагын?—дидем аптырап.

—Бусы минем әҗәт.

—Нинди әҗәт?

—  Бер көнне мин мәктәпкә ач килеш барганыем. Әбекәй күршеләрдән бер бидрә бәрәңге биреп тормассызмы, көз көне ике бидрә итеп түләриек. дип сораган. Ләкин күршеләр: «Сез хәерчеләрнең утыртырга бәрәнгегез дә юк бит, көз көне каян алмакчы буласыз ул ике бидрә бәрәңгене?» —дип әбидән көлгәннәр. Шул көнне син үзеңә дип алып килгән ике бәрәнгенен берсен миңа биргәннең.

Мин бу вакыйганы оныткан идем инде Шулай да Фәйзылбарыйга

Ә нигә ике бәрәңге? Мин бит сиңа бер генә бәрәнге биргәнмен,—дидем.

—Әбекәй: «Әҗәт алсан, икеләтә итеп түлә»,—дип әйтә торганые.

—Ни өчен икеләтә?

Берсе сиңа авыр чакта ярдәм иткән өчен, икенчесе рәхмәт йөзеннән.

Фәйзылбарый белән сөйләшеп угыра торгач, күңелләр йомшарып китте. Икебез дә еш-еш күзләрне сөрткаләдек.

Озакламый мине Казанга больницага алып киттеләр. Казанга кемнәр ярдәмендә китүне «Сөенечләр бүлешү» дигән китабымда язган идем, кабатлап тормыйм.

Минем бит сүз башым көндәлекләр турында иде. Көндәлекләрем ни өчендер 1981 елдан гына башлана. Дөресрәге, шуна кадәргеләре юкка чыккан. Шулай дип ышанып әйтүем шуннан, чөнки 1981 елгы көндәлек жөмлә ахырыңдагы ике сүз белән башланып киткән. Ә икенче җөмлә баш хәреф белән язылган. Ләкин кызыл юлдан түгел. Димәк, фикернең дәвамы булган, башы юк.

Көндәлекләремне ничәнче елдан яза башлавымны тәгаен әйтә алмыйм, әмма 1981 елга кадәр һич югы берничә дәфтәр язылган булырга тиеш. Чөнки мин әдәбиятка килгән 60 нчы еллардан соң 20 ел вакыт узган 20 ел эчендә күпме кешеләр белән очрашылган. Язучылардан тыш—Башкортстан, Әстерхан, Семипалатинск, Үзбәкстан, Казакъстан һәм башка төбәкләрдән килгәннәр белән. Семипалатинскидан килгән Антонина исемле бер ханым ике тапкыр безгә килеп атналар буе кунак булып яткан иде. Аның йөрәгенә операция ясаганнар һәм ул бездә ял итеп ятмакчы икән. Нурсөя дә, мин дә аның зарлануларыннан гарык булдык. «Мин тулай торакта яшим. Миңа аерым фатир кирәк. Сез берәр министерствога язсагыз, бәлки, фатир бирерләр иде. Сезне бит бөтен Советлар Союзы белә»,—дип, минем салпы якка салам кыстырып караса да, мин беркая да язмадым. Чөнки Генеральный секретарьга язсам да берни эшләмәячәкләрен белә иде. Моңа кадәр үзебезгә телефон кертә алмыйча дистәләрчә министрлыкларга, хәтта Политбюро исеменә язып та берни кыра алмаган идем. Бездә Совет чорында да һәм хәзер дә бер начар гадәт яшәп килә. Берәрсе өстеннән шикаять язсан, югарыдагы түрәләр, «рассмотреть» дигән сүзне өстәп, хатынны мондагы түрәләргә җибәрәләр. Ә мондагы түрәләрнең һәрвакыт җавабы әзер: «Нет технической возможности». Гаделлек дигән нәрсә Россиядә беркайчан да булмастыр. Юкса урын өстендә яткан һәм инде Союзкүләм танылып килгән язучыга телефон кертә алмаслар идеме? Күрше-тирәдәге начальстволарда бар бит. Алар өчен «техническая возможность» табылып тора.

Шунсы кызык: совет власте бетүгә «техник мөмкинлекләр» дә табыла башлааы. Чит илдән кешеләр кесә телефоннары алып кайта башлады. Совет властеның күп кенә яхшы яклары булса да ул печән өстендә яткан эт кебек иде. Эт печән ашамый, кәҗәгә дә ирек бирми. Елына миллионнан артык «Жигули», шулар өстенә «Волга», «Москвич», «УАЗ» кебек машиналар чыгарган СССР нын үз халкы унар ел машинага чират торып, ахыр чиктә тиенләп җыйган акчасын учмарлап теге дөньяга алып китә иде. Машиналар социализм төзеп ятучы чит илләргә бүләк ителә яисә бик арзан хакка сатыла иде.

Мин, шушы «иң бәхетле, иң гүзәл» илнен гражданины буларак, кандалалы, тараканлы больницаларда череп яттым! Бу больницаларда яту да әле зур бәхеткә санала иде. Власть алышынгач, больницада хәлләр тагын дә хөртиләнде. Ашарга кашык, тәлинкә, бокал ише нәрсәләрне үзең алып керәсең. Бәлки, тиздән карават, матрас ишеләрен дә үзеңә алып керергә туры килер. Бушлай дару дигән нәрсә юк инде.

Гомумән, Россиянең киләчәге бик томанлы күренә. Җырдагыча:

Уңга карасаң да юк,

Сулга карасаң да юк!

Илнең киләчәге нинди буласын беләсең килсә, картларга кара, диләр. Ә картларны күреп торабыз: урам тулы бомжлар. Йортлар күбрәк салынган саен фатирсызлар, икмәк күбрәк булган саен хәерчеләр арта.

Менә шундый парадокс.

Көндәлекләремнең кереш өлеше озынга сузылды. Истәлекләр формасында язылса да алар барыбер шул ук көндәлекләр. Ләкин мондагы вакыйгалар—хәтер аша сөзелеп чыкканнары гына. Шунсын раслап әйтә алам: монда уйлап чыгарылган вакыйгалар юк. Киресенчә, озынга китмәсен дип күп нәрсә төшереп калдырылды. Хәтер тузаны астында калып онытылганнары да күптер.

Р. S. Югалган көндәлекләр, белмим, табылырмы? Әлегә сакланган кадәресен укучыларга тәкъдим итә торырга булдык. Бәлки, алар минем белән кызыксынучыларга шәхесемне аңларга ярдәм итәр.

Дәвамы киләсе саннарда