АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Югары Акхуҗа
Югары Акхуҗа авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 34 чакрымда, Колангы тимер юл станциясеннән—7, Борындык пристаненнан 15 чакрым ераклыкта урнашкан Югары Акхуҗа авылы—җирле үзидарә советы үзәге Акхуҗа атамасы тарихи чыганакларда искә алына.
Д. А. Корсаков бастырып чыгарган белешмәдә (XVIII йөз) Югары Акхуҗада 17 керәшен татары яшәве билгеләнә. Азбаба авылы Кече Акхуҗа дип бирелә һәм анда 27 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. Бу авыл Имәлле суы янына утырган 1898 елгы белешмәдә Югары Акхуҗа авылында татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К П. Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Югары Акхуҗа (Мошкево) авылында 624 татар, Азбабада (Акхужа) 601 татар һәм чуаш кешеләре яшәгән.
Авыл атамасынын килеп чыгуы турында халык телендә мондый риваять йөри. Имеш, моннан күп еллар элек бу авыл урынында куе урман булган. Бер агай үзенә йорт салу өчен урман чистарткан һәм шунда төпләнгән. Тора-бара бирегә башка гаиләләр дә килеп утыра башлаганнар. Авылга нигез салучы кешене Хуҗа дип йөрткәннәр һәм авыл исеме Акхуҗа дип кулланыла башлаган.
Акхуҗа авылы яныннан гына Имәлле суы ага. 1,5 чакрымда гына Зөя елгасы үтә. Авыл тирә-юнендә Ай күле, Төнзирек, Урта күл дигән күлләр бар.
Акхуҗада татарлар һәм чуашлар дус булып яши. Авылның урамнары да шуңа бәйле рәвештә Татар башы һәм Чуаш башы дип йөртелә.Элек Татар башы урамында мәчет, Чуаш башы урамында чиркәү эшләгән. Чуашлар татарларның дини бәйрәмнәрен белеп торганнар, хөрмәт иткәннәр, мәчеткә җимешләр һ б бүләкләр китергәннәр. Татарлар исә чуаш балаларына буялган йомырка бүләк иткәннәр, үз балаларына да шундый йомыркалар пешергәннәр. Татарлар һәм чуашлар әле дә бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенең бәйрәмнәрен белеп, искәреп торалар.
Авыл зират өстендә утырган (халык шулай сөйли). Авыл халкы идән аслары, нигезләр казыганда кеше сөякләре һәм скелетлар чыккан. Авыл халкы бу мәет сөякләрен элекке заманнарда булган сугышлардан калган каберлекләр дип исәпли. Татар башы урамын чыгып бераз баргач, яңа зират дип аталган зират, ә Чуаш башы урамы тирәсендә чуаш зираты урнашкан.
Акхуҗа урамында хәзер дә ялгыз каберлекләр очратырга мөмкин. Яңа урам башында яши торган Зинтимерова Люзияләр йоргы каршында тимер рәшәткә белән уратып алынган ялгыз кабер тора. Моннан берничә дистә еллар элек Мәрдәнова Әлфияләр каршында чокыр булган, караңгы төшкәч анда һәрвакыт яктылык күргәннәр. Авыл халкы фикеренә караганда, бу—кеше сөякләрендәге фосфорның яктыруы нәтиҗәсе булырга тиеш.
Зиратлар агач рәшәткә белән уратып алынган. Аларның махсус караучылары бар. Авыл урманнарга бай. Нарат урман Имәлле елгасының аръягында. Төнзирек күле янында җәелгән. Бу урманның бер өлеше инде шактый борынгы, икенчесе әле күптән түгел утыртылган. Шул урмандагы яшьрәк агачлар арасыннан кереп киткәч бер матур алан җәелеп ята. Әлеге аланда бик күңелле итеп сабантуйлары үткәрелә. Урманда гөмбә бик әйбәт уңа, моннан халык күп итеп гөмбә җыя.
Зөя аръягында Ивановск таулары бар. Анда Явыз Иван Казан ханлыгын җимергәннән соң килеп урнашкан урыс авыллары да утырган. Тау башында электән калган зур чиркәү, алма бакчасы да шунда булган. Бу бакчадан көз көне халык капчык-капчык алма ташый.
Элек авылда мәдрәсә булган. Малайларны мулла үзе, ә кыз балаларны абыстай укыткан.
Югары Әзәк Арча районында, район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 15 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Иске Кырлай авылыннан—6, Казан шәһәреннән 81 чакрым ераклыкта урнашкан. Ә Түбән Әзәк авылы хәзер таралып беткән.
Югары Әзәк һәм Түбән Әзәк—күпне күргән авыллар. Арча юлы өстендәге Әзәк авылы Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм. Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә (1602—03) Әзәк искә алына, анда йомышлы татарлар һәм керәшен татарлары яшәгәнлеге күрсәтелә.
Н.Н.Вечеслав җыентыгында (1878) Түбән Әзәк авылы Икенче Әзәк дип аталган һәм андагы 46 йортта 144 ир-ат һәм 146 хатын-кыз теркәлгән. Авылда бер су тегермәне һәм мәйханә (кабак) булган. Югары Әзәктәге 95 йортта 218 ир-ат һәм 260 хатын-кыз көн иткән. Авылда бер җил тегермәне эшләгән.
Түбән Әзәк авылы Югары Әзәк кебек үк Ия суы буена. Себер элемтә юлынын сул ягына утырган. Югарыда искә алынган бу авыл халкы яңа чукындырылган ясаклы кешеләр итеп күрсәтелә. Авылда барлыгы 44 хуҗалык булып, аларда керәшенлеген ташлап яңадан исламга кайткан 97 ир-ат һәм 101 хатын-кыз яшәгән. Тормышлары уртача булган, он тарту, киндер сугу һәм тегүчелек белән шөгыльләнгәннәр.
Югары Әзәк һәм Түбән Әзәк авыллары халкы элек июль ае башында Өчиле, Бирәзәбаш, Урта Бирәзә, Зур Бирәзә, Мөндеш, Югары Мәтәскә, Түбән Мәтәскә, Кәче һәм Күкчә Бирәзә авыллары белән Күкчә җыены бәйрәм иткән. Икенче төрле аны Кыр җыены дип йөрткәннәр.
Көчләп чукындыру сәясәте башлангач, ике Әзәк халкын да Ия суына коя торган елгага куып кертәләр һәм шунда берьюлы чукындыралар. Чукынырга теләмәгән кешеләрне төрлечә җәберлиләр һәм канга батырганчы кыйныйлар. Шул көннән бу су Кан елгасы дип атала башлый.
Юртыш авылы Биектау районында, район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 110 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Мәмдәл авылыннан 1 генә чакрым ераклыкта урнашкан.
Тамак суы буенда утырган Юртыш авылы тарихи чыганакларда еш искә алына. Казан ханлыгы чорында булган авыллар исемлегендә Алат юлы өстендәге Юртыш авылы күрсәтелгән. Казан өязенең теркәү кенәгәсендә (1602—03 еллар) Юртыш авылы шактый күп урында телгә алына, анда ясаклы һәм йомышлы татарлар яшәве күрсәтелә.
Юртыш авылы турында А. Артемьев түбәндәгеләрне яза. Авылдагы 132 хуҗалыкта 549 ир-ат һәм 543 хатын-кыз көн иткән. Аңда бер мәчет эшләгән. Авылда бер агач мәчет, мәдрәсә, тимерче алачыгы, кибет, су тегермәне, өч җил тегермәне эшләгән. 1898 елгы китапта Юртыш авылында барлыгы 1157 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә.
И.А. Износков Юртыш авылы турында түбәндәге мәгълүматларны бирә. Апса суы ярыңдагы Юртыш авылы Гәреч сәүдә юлы өстенә урнашкан. Халыкның тормышы уртача. Алар балта эше. итек-читек тегү, он тарту, мич чыгару белән шөгыльләнгәннәр. В.П.Семенов җитәкчелегендә нәшер ителгән тарихи чыганакта Апса суы буена утырган Юртыш авылынла 1400 кеше яшәгәнлеге, 58 кеше эшли торган ике шырпы фабрикасы булганлыгы хәбәр ителә. Юртыш авылы халкы күрше авыллар белән берләшеп Кабак җыены бәйрәм иткән.
Аксакаллар сөйләвенә караганда, элек биредә тоташ урман булган. Әле хәзер дә халык телендә һәрдаим кулланыла торган Ат. Корманай, Ваһаб, Шакир ышнатары урман төпләп ясалган. Юртыш авылының элекке урыны хәзер халык тарафыннан йортлар өсте дип аталган җирдә булган. Элек Юртыш ике мәхәлләгә бүленгән.
Юртышта байлар да булган. Хәмитовлар дигән байлар Юртыш авылында шырпы фабрикасы тотканнар.
Юртыш авылы кешеләре үзләренең күренекле затларыннан Хәмит хәзрәтне атыйлар. Зиратта анын кирпеч белән әйләндереп атынган кабере бар икән. Хәсрәте яисә авыруы булган кеше Хәмит хәзрәткә адарына, сәдака бирә.
Хәзрәт турында авыл халкы хәтерендә шушындый риваять сакланып калган. Авылның ярлы бер кешесе Хәмит хәзрәткә тормыш авырлыгы турында зарланып сөйләгән. Хәмит хәзрәт аңа Кала тавындагы бер агач янына менәргә кинәш иткән. Әлеге кеше агач янына менеп караса, исе китә: агачнын тирә-юне алтын-көмеш белән тулы икән. Бу кеше тиз генә өенә кайтып алтын тутырырга зур капчык алып менә. Менсә, аптырап кала: алтын-көмештән җилләр искән. Ул кире хәзрәт янына килә. Аны игътибар белән тыңлаганнан соң, хәзрәт: «Син кесәңне генә дә алтын белән тутырган булсаң, гомерен буе рәхәт яшәр идең, үзен ялгышкансың»,—ди. Хәзрәт бу кешегә нәфес дигән котырткычны тезгенли алмавына төртеп күрсәтә.
Зиратта калкытып язган тагын өч кабер ташы сакланган. Алар арасында Якуб ибн Җәгьфәргә куелган таш та исән әле. Ул инде 200 еллар чамасы тора икән
Ябалак авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 12 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Шәм Балыкчы авылыннан—5, Каратун тимер юл станциясеннән—4, Тәтеш пристаненнан 40 чакрым ераклыкта урнашкан.
Ябалак авылы янында археологлар болгар чорларына мөнәсәбәтле әйберләр табалар.
Д. А. Корсаков җыентыгында Ябалак авылында 118 йомышлы һәм 8 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә.
Ябалак авылы зиратында шагыйрь Габдулла Харисның (1893—1931) кабере бар. Ул бу авылда мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Башта авылда, аннары Казанда мәдрәсә тәмамлаганнан соң Габдулла 1910-11 елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның шигырьләре «Йолдыз» газетасында, «Ак юл» һәм «Сөембикә» журналларында басылган. Беренче бөтендөнья сугышыннан кайтканнан соң шагыйрь. укытучы һәм журналист булып эшли. 1931елда ул туган авылында үпкә авыруыннан үлә.
Аксакаллар авыл оешканга 350 еллар бар, дип сөйлиләр. Имештер, хазык агачка беренче килеп кунган кошны көткән. Берзаман агачка ябалак килеп кунган һәм авылга Ябалак исеме кушканнар.
Элек авыл урнашкан урын шау урман булган. Хәзер ул авылдан бер-ике чакрым ераклыкта. Аны Кайбыч урманнары дип атыйлар. Урман җиләк-җимешкә, гөмбәгә һәм чикләвеккә бай. Урман кырыеннан Бия елгасы ага. Хәзер ул кечкенә генә булып калган, элек исә анда берничә су тегермәне булган, дип сөйлиләр. Авыл читендә кечерәк күл ялтырап ята. Хазык телендә ул Вәли күле дип йөртелә. Ташлы чокырдан халык мунча ташы ала икән. Аннан ерак та түгел Коры күл дигән җир бар. Кайчандыр анын суы да булган, әлбәттә, ләкин хәтерләүче юк инде.
Урманда бик матур түгәрәк аланда халык сабан туе үткәрә. Аланны Айсалан дип атыйлар. Урман кырыендагы бер урын Лашман чокыры дигән исем йөртә. Бу урыннарда, күрәсең, лашманчылар эшләгән.
Дәвамы киләсе саннарда.