АВЫЛ МӘКТӘБЕН ЯПКАЧ, МӨГАЛЛИМНӘРЕ НИ ДИЛӘР?
Күп яттык без
Мәдрәсәдә.
Аңламадык бер нәрсә дә.
(Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?)
Габдулла Тукай
Күп укыттык
мәктәптә без,
черәшкәнбез
гел тәккә без.
Исем булды—
укытучы «Берле» белән
куркытучы.
Чистарсын дип
шакшы дөнья,
нинди хәлгә
кермәдек без.
Пакьләнмәде,
әмма жиһан,
тик үзебез
керләндек без.
Имансыз ил
төзеттеләр,
мәчет ябып—
мәктәп ачып.
Тик Алланы
ташламадык,
укыдык без
намаз качып.
Кушкач нишлик,
ач халыктан
«Урааа!» әйтеп
җыйдык заем.
Акчасы юк—
сорап алдык
йон, йомырка,
итен, маен.
Сөйләттеләр:
«Безнең ил ул—
дөньянын иң
шәп иле!»—дип,
Хәзер бездән
Бар да көлә;
«Укытучы шыр
тиле!»—дип.
Ял көнендә,
ферма өчен
ылыс, күмер,
миннек җыйдык.
Семинарга
әзерлек дип
букка баткан
сыер юдык.
Жәй башыннан—
чөгендергә,
ахырында—
амбар эше!
Ничек инде
Эшләмисен,
Укытучы
аңлы кеше!
Бәйрәм саен
доклад укып,
җырла,бие,
концертын куй...
«Монсын эшлә,
ансын эшлә!»—
тынычлык юк
мәңге бакый.
Ял көнендә
ярминкәдә
сөт, май, күкәй
саттырдылар.
Түрә килсә,
рәхмәт әйтеп,
озаклап кул
чаптырдылар.
Сайлау җитсә—
Безгә инде,
комиссия
әгъзасы да,
бюллетеньнәр
бозасы да,
ялган процент
язасы да.
Тамак өчен
төн йокламый,
кайттык салам
бурлыгыннан.
Иртәгесен
дәрес бирдек
читкә карап
хурлыгыннан.
Әнә шулай
түбән төшеп
терәлдек без
мескенлеккә.
Ә мескеннең
Тәрбиясе
булмый аның
өч көнлек тә.
Мескеннән тик
мескен туа!
Шуны дәүләт
аңламыймы?
Шуңа микән
әллә безне
укучы да
санламыймы?
Ник санласын,
бер хокукы
булмаган без
мәхлук җанны?
Кемнәр генә
мыскыл итми,
кемнәр генә
сүкми аны?
Безне сүгә
түрәсе дә,
һич югында
бер эшсез дә.
Без күптәннән
йөрәксез дә,
без телсез дә,
без тешсез дә!
«Укытучы
елы» имеш,
Нинди хөрмәт?
Нинди зурлау?
Узса узсын!
Булмагандыр
бу елгыдай
безне хурлау?
Шулмы «ел», ә?
Бер тиенгә
арттыралма
хезмәт хакын!
Шул булдымы
зурлау аның
«Укытучы»
дигән атын?
Ел башыннан
азаккача
тикшерү дә,
тикшерүче!
Бетәр микән
эшләмичә,
гаеп эзләп
тик йөрүче?
Безнең өстән
гаеп эзли
районның бар
эте-бете:
Йә мәгариф
бүлекчәсе.
Йә башкарма
комитеты.
Прокурор да,
милиция,
йә эпидем
станция,
электригы,
пожарнигы,
башка бик күп
инстанция.
Иң яманы—
Департамент!
килсә җанны
алып китә.
Әйтерсең без
ил талаучы!
зур штраф
салып китә.
Без гаепле
сыйныфларда
бала саны
тулмаса да.
Ир йә хатын
кысырлыктан,
балалары
булмаса да...
Без гаепле
килешмичә,
гаиләләр
таркалса да.
Кызлар кияү
тапмаса да,
ир-егетләр
тол калса да.
Без гаепле
җинаять һәм
үлем-китем
артуга да.
Кем әйтмешли,
Исландия
вулканнары
агуга да.
Бу илдәге
бар бардакны
кирәктер бит
сылтар кеше
Кем гаепле?
Укытучы!
Бу бары тик
Аның эше!
Шуңа аннан
ирләр китте,
Укытучы—
гел хатын-кыз.
Тиздән шырпы
яндырып та
табалмассыз
ир затын сез.
Яңача дип,
«җан башына
карап түләү»
керттерделәр.
Болай да аз
хезмәт хакын
ваклап-бүлеп
бетерделәр.
Хезмәт хакы
гына җитсен,
табалар бит
талар юлын,
күтәртәләр
бездән район
«Яңа елын»,
«Сабантуен».
Акча җыю—
«хәйрия» дип,
«Укытучы
елы» дип тә.
Безнең өстә
икән әле,
өч тиенлек
бар гәҗит тә.
Акча җыя
профсоюз да,
Кире кайта
азы гына.
Күп өлеше
Түрәләрнең
әйләнә буш
азыгына.
Кемнәр генә
яшәп ятмый
мөгаллимнең
кин сыртында
Безнең өстән
күтәртәләр
Салаватның |
|
концертын да |
|
Укытырга |
|
вакыт калмый, |
|
отчет белән— |
|
утырталар. |
|
бар нәрсәне |
|
портфолио. |
|
ноутбукка |
|
тутырталар. |
|
Алгарышка |
|
зур этәргеч. |
|
имеш ,бушлай |
|
ноутбук та. |
|
Яңалыктан ни файда соң?! |
|
Мәгариф бит |
|
нокаутта! |
|
Биш ел саен |
|
башка бәла— |
|
Аттестатка |
|
сынау бирү. Инфарктка |
|
җитәр-җитмәс |
|
дер калтырап |
|
чабып йөрү... |
|
Безнең баштан |
|
Узмадылар |
|
нинди генә |
|
|
Модерниза-цияләр. |
|
Профориен-тацияләр, Специали-зацияләр. |
|
ВУЗ белән коопе-рацияләр. |
|
Компьютери-зацияләр. |
|
Интернети-зацияләр, |
|
Унитари – зацияләр, |
|
Инвентари-зацияләр, |
|
Информати- зацияләр, |
|
Интернационали-зацияләр, |
|
Социали-зацияләр, Аккреди-тацияләр, |
|
Реструктури- зацияләр, |
|
Кат-кат атгес-тацияләр, |
|
Оптими-зацияләр |
|
Тагын-тагын әллә нинди |
|
Мыскыли-зацияләр. |
|
Авылга да, |
|
мәктәпкә дә, калды соңгы |
|
санкция— |
|
«списать» дип |
|
акт язып |
|
бары ути-лизация! |
|
Инде менә |
|
мәктәп ябып, |
|
калдыралар эшсез безне. |
|
Телне тешләп |
|
түздек әле! |
|
Түзик кысып |
|
тешебезне... |