Логотип Казан Утлары
Кыйсса

ҖЫРЛАП ЯШИ МӨХӘММӘТҖАН

 

САТИРИК КЫЙССА

—Болай булмый бит инде, атасы. Эштән чыгардылар дип түшәмгә төкереп ятарга димәгән. Тор, киен, җыен!—Дөньяга булган бар ачуын шуннан алырга теләгәндәй, уклавын дөбер-шатыр китереп токмач камыры җәйгән Мәрьямбикә, жавап ишетелмәгәч, аш бүлмәсеннән башын сузды. Иренен айлар буе берүзе кәрт сугып утыруына күнегеп тә беткән кебек иде, тик бүген зал ягыннан «милләт өчен» дигән җырның торган саен ешрак кабатлануы, аның әле «Интернационал», әле Рәсәй 

—Сез, тулыр-тулмас алтылылар, җиделеләр! Туз-корольләр алдында бил бөгеп, ләббәйкә дип кенә яшәргә тиешсез! Болай яшәвегез милләт өчен кирәк! Милләт өчен, милләт өчен —Аяк бөкләп идәндә утырган Мөхәммәтҗан, алдына тезелгән кәртләрне багучы җитезлеге белән бер болгатып, бер таратып, яңа көй шыңшыган җиреннән, хатынына күтәрелеп карамый гына:

—Кая?—дип теш арасыннан сыгып чыгарды.

—Кая булсын, гаделлек эзләргә! Ничек инде сине—егерме биш еллык стажы булган укытучыны, дәүләт теле укыткан җиреннән кыскартып атарга тиешләр?.. Их, теге юлы мине тыңласаң, бүгенге көндә ак сакаллы карт буласы идең! Күпме ялындым, күпме ялындым, кызыл дипломыңны балкондагы сандыкка минем кебек чыгарып ат та яныма сатучы булып күч дип еландай телләремне чыгарып ялвардым—тыңламадың. Имеш, тел укыта! Бөтен 

Мөхәммәтҗан аның чәпчүенә әлләни игътибар итмәде, ак майкасы
астыннан тырпаен күренгән иңбаш сөякләрен сикерткәләп, янә алдындагы көртләренә иелде. Кыска балаклы чалбарыннан шырпы таягыдай сузылып күренгән аягына бер әрсез чебен кунган икән—карга дамасы белән җилләнгәч, үз телендә безелдәп, аш бүлмәсенә юл тотты.

—Тә-әк, крест тузлары, корольләре безнең татар дамаларын ярата диләр Валет әфәнде, хөрмәтлем, ә сез кая үрмәләп маташасыз? Тук чырайлы депутат кыяфәтендә булсагыз да, бу урынны дәгъвалый алмыйсыз, за- ня-то! Понял? Аңладыңмы, дим? Һәрнәрсәнең, һәркемнең бишбылтыр алдан язып куелган үз урыны бар, дим, надан. Син дә, тугызлы, башын түгәрәк булуга карамастан, шуны аңламыйча, валет артыннан иярмәкче буласыңмы? Син туганчы ук ләүхүл-мәхфүз китабына урыныңның кайда, кем артыннан икәне язып куелган ләбаса, көненә кырык сайлау үткәреп, синең өчен бөтен җир шары тавыш бирсә дә, язмышын билгеле—син унлы артында, үскәнем, ятлап кал! Борчылма, үкчәң белән сигезлене рәхәтләнеп изә аласын—күрәсеңме, син дә властьта, җанашым! Тә-әк, дүрәк каласын килмәсә, менә бу шестерканы да таптап-сытып китә аласын Милләт өчен синең ишеләр дә кирәк! Милләт өчен, милләт өчен.

Мөхәммәтҗанның «Нал аса» көенә күчүе булды, күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен ичмаса дип Мәрьямбикә зал ягыны. ишеген шапылдатып япты да яңаклары буйлап тәгәрәгән эре тамчыларны кул аркасы белән сөртә-сөртә, суыткыч өстендәге радиоалгычны кабызды Төчкереп, йөткереп, шыңшып алганнан соң, Наласа көен күмеп, дикторның тыңкыш тавышы яңгырады: «Исәннәрмесез, хөрмәтле радио тыңлаучы дусларыбыз! Шулай иттереп, башладык «Өр-яңа заман» каналының «Җырлы сәлам» тапшыруын. Тыңлыйлар безне, карыйлар безне планетаның төрле почмакларында, шулай иттереп, дуслар, шалтыратыгыз, эфирга чыгарга ашыгыгыз. Без республиканың йөзек кашы булып, безне төрле төбәкләрдә тыңлыйлар. Сынатмагыз, дуслар, сәламнәрне җыр аша җиткерәбез. Миңга шалтыратучы бар дип хәбәр итә оператор кызыбыз. Кызганыч, элемтәбез өзелеп китте. Кем белә, бәлки тыңлаучыбыз кисәк кенә сөйләшергә теләми башлагандыр. Анысы аның ихтыяҗында. Хәзер мәхәббәт турында чираттагы җырыбызны тыңларбыз, дуслар. «Сиҗга» дигән җыр. Аны танылган йолдызыбыз, милләтебезнең йөзек кашы булган Элизабет туташ башкара Шулай иттереп. «Сиҗга»!

Әллә радиодан агылган мон, әллә зал ягыннан ишетелгән «Наласа»нын «Туган тел» җыры белән үрелеп баруы Мәрьямбикәнең күңелен тагын да йомшартып җибәрде—ул. онга баткан бармаклары белән күз төпләрен сыпыра-сыпыра, лып итеп урындыкка утырды, куна тактасына тып-тып тамган яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алганнан соң, ун катлы йортны дер селкетерлек итеп:

—Әптчи! Әптчи! Нишләп безнең ишеләргә бөтен дөньясы арты белән генә тора сон? Әптчи! И-и-их!—Мәрьямбикә башындагы яулыгын жен ачуы белән йолкып алды һәм һөҗүмгә ташланган кыяфәттә зал ягына атылды.

«Гөлҗамал» көе ярты юлда өзелде. Кемнең дурак икәнлеге хакында җырлый-җырлый кәртләр белән бәхәсләшеп утырган Мөхәммәтҗан хатынына танымагандай бертын карап торды, аннан, гадәтенчә, сүзсез генә иңсәсен җыерып куйды. Ул да булмады, Мәрьямбикә печән күбәсе кадәр гәүдәсен дер селкетеп, кире борылды. Күз ачып йомганчы, бер кочак кием-салым күтәреп керде дә. Мөхәммәтҗанның җан кебек күргән кәртләре өстенә китереп салды. Иренең челт-мелт килеп торган сыек зәңгәр күзләренә жен ачуы белән кадалып, бер генә сүз әйтте:

-Киен!

—Ка... ка... кая барабыз?

—Барабыз түгел, барасың! Син барасын! Башкалага! Йә гаделлек табып, милләтеңнең кем-нәрсә икәнен белеп кайтасың, яки тиле дигән ыспрафкы апкайтасың! Әнә, ачык базарларны бетерәбез дип ду киләләр—мин дә эшсез калсам, тараканнар кебек ачка тинтерәп үләрбезмени? Ни кала, ни сала булмаган бу бистәдә эш урыны әзерләп куйганнар дисенме әллә? Ир кеше булсаң, дөньясын дер селкет, тәртипкә сал әзрәк. Вәт тапты бу ир-ат җайлы юл, ә: кайсы күкрәкчә, кайсы памперс сатарга ләфкә артына кереп басты да, тәвә кошына әверелде. Андыйларга телең ни, милләтен ни. Берсе утыра менә монда милләт өчен дип үзалдына җырлап...

Сыер дуласа, аттан яман ди. Хатынының холкын яхшы белгән Мөхәммәтҗан каршы әйтеп, бәхәсләшеп тормады, борыны гына утырып калган йөзен җыера төшеп, сүзсез генә киенергә тотынды. Терсәкләре кыршылган ике-өч кәчтүме арасыннан күрер күзгә юньлерәк тоелган көрәнсу төстәгесен сайлады. Укытканда ата-аналар җыелышына гына кигән кара чалбарын әйләндереп- тулгандырып карады—тегендә-монда сизрәгән җирләрен исәпләмәгәндә, өр-яңа диярлек әле. Ярар, башкалага икән, башкалага!..

Барсам бардым, бармасам юк дигән кыяфәттә тукталышка таба атлаган Мөхәммәтҗан, чаттан борылган автобусны күргәч, адымнарын кызулатты. «Әнә, тагын биш йөз тәңкә йөгерә» дип, шоферга кондуктор хатын ым какмаса, кеше өстенә кеше төягән, тышына аллы-гөлле буяулар белән урысчалап «Только лучшие минуты җизни» дип язылган автобус чыжылдап үтеп кенә китәсе иде.

Берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән кафе-рестораннарны күргәч, Мөхәммәтҗан түш кесәсеннән валидол алып, тел астына салды. Бөтен урамны кытай, япон, итальян, төрек рестораннарыннан агылган ризык исе тутырган иде. Ашказанының кытыкланып куюын сизгән Мөхәммәтҗан, кесәсендәге унлыкларны капшап алды да, як-ягына каранды: көндез шәм тотып эзләсәң, берәр татар рестораны да табылмый калмас иде калуын, ярар инде, ашамаган өчпочмак түгел лә...

Аны иң аптыратканы шул булды: шәһәр урамында татарның сүзе генә түгел, үзе дә калмаган, вәйт әкәмәт! Югыйсә, авылда туып, бишектән төшкән чеп-чи татарның һәрберсе калага сыпырта тора. Мисал өчен. Мөхәммәтҗан туып-үскән, кайчандыр гөрләп торган авылда гына да карт-карчыктан гайре адәми зат калмады. Садигын, мәктәбен, клубын, бүлнисен яптымизапия дигән афәт аркасында юкка чыгаргач, бар да калага тайды. Әмма ләкин шәһәрдә дә күренмәделәр: урам тулы, базар тулы, кибет тулы алтын тешле кара чутыр җегетләр баскан дөньяны! Татар бил бөгеп үстергән к%D

Бер яктан, шау-шулы шәһәр һавасы Мөхәммәтҗанның сулышын буды, башын әйләндерде; икенче яктан, чирек гасыр мәктәптә татар теле укытып, аның дөньядагы башка телләр арасында тоткан урыны турында һәрвакыт горурланып сөйләгән укытучыны гарьлек хисләре биләп, бугазына төер утырды Төрле төсләрдә җемелдәгән гүзәл каланың нинди милләт башкаласы икәнен күрсәтердәй мактанычын очрата алмау ниндидер хурлыклы тойгы булып күкрәгенә үрмәләде Үзен урап алган тирәлек шулкадәр ясалма, шулкадәр 

Уйлардан авырайган башын иеп күпме утыргандыр, кемдер шактый саллы итеп җилкәсеннән каккалагач, күзен күтәрде. Каршысына туп шикелле түгәрәк гәүдәле, өреп кабартылгандай тулы кызыл йөзле милиционер килеп баскан икән.

—Гражданин, сезнең документларыгыз?

Хәл-әхвәл сорашмыйча, әңгәмәне шактый дорфа төстә урысча башлаган җиз мыек Мөхәммәтҗанга һавалы караш ташлады. Мондый әдәпсезлектән ачуы кабарган Мөхәммәтҗан җебеп төшмәде, үзе дә ярыйсы гына тупас тавыш белән:

—Сезне кеше белән исәнләшергә өйрәтмәделәрме әллә, иптәш милиционер?—дип сорауга сорау белән татарча җавап кайтаруны кирәк тапты.

—Милиционер түгел, ә полицейский! Дөньяның кая таба тәгәрәгәнен белмисезме әллә, абзый кеше?

—Татар теле укытсам да, математикадан да төшеп калганнардан түгел мин, энем. Кушылучыларның урынын алыштырудан гына сумма үзгәрмәгәнен бә-әк әйбәт беләм. Аннан килеп, минем бабайны. Бөек Ватан сугышы вакытында полицай булып эшләгәне өчен стенага терәп атканнарын да онытканым юк.—Мөхәммәтҗан кирәкмәгәнне һәм артыгын ычкындыруын
аңлап, телен тешләде. Ләкин җиз мыек Бөек Ватан сугышының кайда, кайчан булганлыгыннан бихәбәр иде, ул, билсез гәүдәсен көзгә кереп симергән үрдәк кебек як-якка чайкалдырып, ирнең янәшәсенә үк килеп утырды. Куен кесәсеннән паспортын алып маташкан Мөхәммәтҗанга, кирәкмисәнә дигән шикелле кул гына селтәде дә, эш эшләп арыган кыяфәттә уфылдап, эскәмиягә кырын ятты.

—Авыр көн булды бүген. Бер нарушитель дә таба алмадым.

«Эзләп тә маташмадым, диген». Мөхәммәтҗан үз уеннан ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Бу милиционерның, түгел лә, полицейскийның үз- үзен тотышында ниндидер капма-каршылык һәм ниндидер. . самимилек(!) бар иде.

—Энем, иптәш полицайский, Ходай үзе җибәргәндер сине минем янга, как раз син генә ярдәм итә аласын да инде —Мөхәммәтҗан, әллә кайчангы танышын очраткандай, ифрат куанып, сингә күчүен дә сизмичә, салпы якка салам кыстыруын дәвам итте.—Сәясәт һәм милләт мәсьәләсендә бик тирән йөзүең чыраеңа чыккан, энем, бер генә соравыма җавап табарга булышсаң...

Мондый мактауны ишеткәч, җиз мыек тураеп утырды, тук чыраена көчкә кысылып урнашкан күзләре дә түгәрәкләнеп киткәндәй булды, йөзенә ниндидер канәгатьлек таралды.

—Тыңлап карыйк.—Тавыш бөердән чыкты.

—   Менә син, энем... атыңны белмим.

—Атым юк минем, машинам гына бар.

—   Исемеңне диюем...

—Чукынып китсен, үзебезчә Вәлиәхмәт дип эндәш.

—Кыскасы шул, Вәлиәхмәт энем, милләт өчен дип эшләттеләр, милләт өчен эштән кудылар, милләт өчен дип хәзер телевизор, интернет, сыра шешәсе белән кыйныйлар. Соравым шул: кем ул милләт һәм кайда ул?

—   Һи, абзый кеше, исең киткән икән. Мин дә менә үземне белә- белгәннән бирле гел кыйналып үстем, аның нәрсәсе бар. Ин беренче кыйналуым мәктәпкә укырга кергәч булды. Макулатура җыярга кушканнар иде, үч иткәндәй, өйдә ник бер гәҗит бите булсын. Күкәй төрергә шәп дип алдыра торган район гәҗитеннән дә җилләр искән, шәһәрдән апалар кайткан иде... Ул чагында баш шәп эшли иде 

Өйләнгәч, хатыным кыйный башлады. Теле белән дә, кулы белән дә дигәндәй.. Бермәлне шулай телевизор карап утырганда:

-Кризис дигән сүзгә менеп атландылар да тагын гади халыкны изәргә тотындылар. Меңәрләгән кешене эшсез калдырдылар, ә катлы-катлы түрәләр барысы да үз урынында,—дип үзалдыма ярсып утыра идем, уклау белән берне башыма «шап»! Көтелмәгән сугудан чак кына телемне тешләп өзмәдем.

-Күп сөйләнмә, телеңне кыскартырлар!—Хатын елан кебек бер генә ысылдап куйды.

Шуннан соң үз-үземә сүз бирдем: тукта, Вәлиәхмәт, авыл малае бит син. күпме кыйналып яшәргә була?! Давай, мин әйтәм, кулыңа таяк тотып, үзенә кыйный эһем, эһем, үзенә командывать итә башларга пора! Шул фикерне баҗай белән уртаклашкан идем, айн маминт хәл итте дә куйды—үзе янына милициягә эшкә урнаштырды. Эшкә кергәндә илле җиде кило идем, менә,
бер ел эчендә туксан тугызга җиттем.

Вәлиәхмәтнең һич көтелмәгән монлы тавыш белән «Сарман буйларында» дип сузып җибәрүе булды, Мөхәммәтҗан, өстеннән тау төшкәндәй, ихлас елмаеп куйды. «Имәндә икән чикләвек. Әйтәм аны нормальный гына кешегә охшап тора. Эчендә татар моңы бар икән».

Мөхәммәтҗан түзмәде, арык гәүдәсенә ятышып бетмәгән калынрак тавыш белән җырга кушылды. Ташкаланың үзәк урамында, ярымкиенгән хатын-кызларның керт-керт баскан биек үкчә тавышларын, сыра шешәсе күтәргән яшьләрнең мәгънәсез көлү авазларын, теге яки бу почмактан ишетелгән чит ил музыкасын күмеп, «Сарман» көе яңгырады. Узып баручылар, эскәмиянең бер почмагын биләгән какча Мөхәммәтҗанга һәм утыргычның дүрттән өч өлешенә рәхәтләнеп җәелгән полицийскийга кызыксынулы караш ташлап, аю биеткәнне тамаша кылырга теләгәндәй, берәм-берәм алар янында туктала башладылар.

Кара да гына урман, карангы төн,

Нинди юллар белән лә үтәрбез;

Дус-иш белән бергә эш иткәндә.

Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез..

Дуэт «Иске кара урман» көенә күчкәндә эскәмия тирәсен байтак халык уратып алган иде. Берәүләр сержант Вәлиәхмәтнең авыз күтәреп җырлап утыруыннан кызык табып, мыек астыннан елмаешты, икенчеләр, җырның сүзләренә колак салып, уйга калды. «Исеректер алар, йә булмаса җүләрләр йортыннан качкандыр, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк» дип фикер алышучылар да бар иде арада. Мөхәммәтҗан исә тирә-юньдәге беркемне күрми-ишетми, күзләрен йомып, җыр әсирлегенә, җыр фәлсәфәсенә бирелде. «Дус-иш белән бергә эш иткәндә! Менә! Менә, төп хикмәт кайда! Их, шул бергәлеккә, бердәмлеккә өйрәнә алсак! Милләт өчен дигәннәренең дә мәгънәсе, асылы аңлашылыр иде! Ә бола-а-ай. Милләт өчен, милләт өчен. . .»

Мөхәммәтҗан әлеге сүзләрне, өендәге кебек, «Интернационал» көенә салып, кычкырып җырлап утыруын үзе дә абайламаган иде. Вәлиәхмәтнең, тамагына кылчык кадалгандай, кинәт кенә тукталып калуын, эскәмиядән сикереп торуын күргәч, аптырап китсә дә, җырын ярты юлда өзәргә ашыкмады.

— Молча-ать! Син нәрсә, абзый кеше, башкала уртасында митинг оештырырга булдыңмы әллә? Тә-әк, кузгалырга, уянырга кушасың, димәк. Безнен ирекле халкыбызны астыртын рәвештә генә коллар һәм ачлар дөньясы дип мыскылламакчы буласын? Беләбез, беләбез синең ишеләрне. .—Вәлиәхмәт, җен алыштырган диярсең, әле генә иңгә-иң терәп җырлашып утырган Мөхәммәтҗанны йолкып диярлек урыныннан торгызды. Сержантның әлегәчә кызыл йөзе көрән төскә кереп, күзләрендә бая пәйда булган самимилек юкка чыкты. Күптән түгел генә монда тибрәлгән теле аждаһа теленә әверелде.—Ныклап тикшерә китсәң, террористлар белән элемтә тотучы провакатордыр әле үзең. Милләт өчен, имеш. Бүгенге кешелекнең милләте дә, ата-анасы да, сөйгән яры да акча, абзый кеше! Бу яшенә җитеп, шуны да аңламаска. Тагын берничә елдан Жир шарында акчадан башка бер генә кәгазь дә калмаячак. Давай, абзый, калганын участокта ачыклап бетерербез!

Вәлиәхмәт, ясалма елмаеп, Мөхәммәтҗанны култыкларга үрелде.
 

—Аны безгә калдырыгыз!—Урам почмагына «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктаган икән. Озын җиңле зәңгәрсу күлмәге аша тыгыз мускуллары беленеп торган яшь егет, халык агымын ерып, Мөхәммәтҗанга таба атлый иде.

Сержант Вәлиәхмәт исә, «кайсыгыз шалтыратырга өлгерде» дигән сүзсез сораулы карашын төркем өстеннән йөгертеп узды да табибның колагына иелеп нидер әйтте.

Мөхәммәтҗан тирә-яктагы бушлыктан гайре берни күрмәде. Ул сержант белән табибның үзен бүлешүләреннән, табиб егетнең: «Безнең эш хакы клиентлар санына бәйле», дип, Вәлиәхмәтнең кесәсенә акча төртүеннән, тирә-яктагы халыкның: «Әйттем бит җүләрләр йортыннан качкан дип. менә, алырга да килделәр», дип гөжләвеннән бихәбәр иде. Алай гына да түгел, үзен хастаханәгә алып китәчәкләрен дә. эшсез калуының сәбәбен сөйләячәген дә, үзенә психик яктан сәламәт түгел дигән белешмә язып бирәчәкләрен дә белми иде әле.

Ул, сержантка да, табиб егеткә дә һич әһәмият бирмичә, кулларын черки кугандай болгый-болгый:

Тик очалмыйм, карап калам.

Кыр казлары артыннан,—

дип, биектә-биектә нокта булып кына күренгән горур, ирекле кошларга күз төбәп, яна җыр башлады.