Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язучы сәфәрдән кайтты

 

Рабит БАТУЛЛА:

-12-14 октябрь көннәрендә Төньяк Кыбрызда (Кипр) «Төрки Дөньядагы әдәби журналлар конгрессы» (Turk Dunyasi Edebiyat Dergileri Kongresi) булып узды. Бу инде Дүртенче конгресс. Ул кырым татарларының классик язучысы Чыңгыз Дагчының якты хатирәсенә багышланган иде. Мәрхүмнең ватанына кайта алмыйча җирсүе һәм чит-ят җирдә вафат булуы, васыяте буенча җәсәден Кырымга, туган туфрагына алып кайтып җирләүләре турында монсу фильм күрсәтелде

Җыенга утыздан артык төрки телле журналларның вәкилләре килгән иде Анда Төркия, Казакъстан, Кырым. Иран, Гыйрак, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Башкортстан, Косово, Голландия, Кыргызстан, Румыния, Македония, Карачәй-Балкар, Татарстан вәкилләре катнашты. Мин җыенга «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы һәм актив авторы буларак бардым. Аны ТӨРЕКСОЙ, Ауразия Язучылары Берлеге һәм Кыбрыз Төрек Якын Көнчыгыш университеты бергәләшеп оештырган иде

Иң мөһиме шулдыр ки. төрки телле халыкларның вәкилләре бер-берсен сагынган, юксынган һәм һәркайсының бер-берсе турында беләсе, үзара аралашасы килә. Төрки телле милләтләрнең журналлары бу эшне үз өстенә алырга, бер-берсенең әсәрләрен бастырырга тиеш

Шушы өч көн аралашу гына да безне якынайтты, һәр милләт вәкиле үз ана телендә сөйләде, кайбер очраклардан башка, тәрҗемәсез аралаштык Ачык итеп татарча сөйләсәң, сине төрекләр, балкарлар, карачәйләр. каракалпаклар, кумыклар, казакълар, үзбәкләр, кырым татарлары, кыргызлар, гагаузлар яхшы ук аңлаячак Дәрдемәнднен. Тукайның, Заһир Бигиевнең ижатын яхшы белгән (гомумән, ана телен яхшы белгән) һәр татар төрекчәне һәм башка төрки телләрне яхшы төшенәчәк.

һәр халык вәкиле үрнәккә үзенең әдәби журналын <злып килгән иде Мин дә үзем белән берничә журнал алдым Шулар өстенә «Казан утлары»нын 1000нче санына багышлап чыгарылган энциклопедик китапны—Сүнмәс утлар балкышы«н ике данә алып бардым. Университетның фойесына журналларны күргәзмәгә куйдылар. Тәнәфескә чыккач, күрдек «Казан утлары» журналларын һәм «Сүнмәс утлар балкыш»ын кемдер чәлдергән иде Ихтимал, университет студентларыдыр. Ярый әле «Сүнмәс утлар балкышуының бер данәсен ТӨРЕКСОЙга тапшырып өлгергән идем Бу сөенеч, әлбәттә, чөнки «Казан утлары»быз башка утыз журнал арасында әллә каян күренеп, балкып тора, тышлык татар милләтенә кагылышлы рәсемнәр белән бизәлгән: берсендә Кол Шәриф мәчетенен мәһабәт рәсеме, икенчесендә «Акмулла» сурәте, өченчесендә Сөембикәбез хан сараенда дивани мәҗлестә катнаша Күләме ягыннан да безнең журнал иң калыны һәм 1000 санына җитүе белән дә иң абруйлысы булып чыкты

Алган тәэсирләрнең нәтиҗәсе: безгә—кардәш халыкларга еш аралашу зарури; төрки дөньядагы иң яхшы әсәрләрне һәр журнал һәрдаим тәрҗемә итеп бастырырга тиеш; уртак әлифбага мохтаҗлык хәттин ашкан; Гаяз Исхакый, Акдәс Курат, Садри Максуди, Баттал Таймас, Сәгадәт Чыгытаи, Йосыф Акчура, Муса Акъегетзадә, Зәки Валили һәм башка мәшһүрләребез турындаТөркиядә тупланган мәгълүматны ү «безгә, мондагысын аларга тапшырырга кирәк; алар турында чыккан китапларыбызны һич тоткарлыксыз төрекчәгә тәрҗемә итеп. Төркия нәшриятларына тәкъдим итәргә вакыт; уртак шәхесләребез турында һәм документаль, һәм нәфис фильмнарны Төркия киночылары белән Татарстанныкылар уртак эш итеп башкарсын иде.

Бишенче конгресс киләсе елда Казакъстанда, Астана каласында узачак.