Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ШӘХЕС, ОЛЫ ИҖАТ

 

КАВИ НӘҖМИНЕҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ

Егерменче гасыр татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә егерменче-илленче елларын өйрәнгәндә еш кына Кави Нәҗми эшчәнлеге. иҗаты турында уйланырга туры килә. Әйе. К.Нәҗми әлеге унъеллыклар әдәби хәрәкәтенең үзәгендә тора. «Октябрь күмәге- дисенме. ТАПП оешмасымы. 1934 елда төзелгән Язучылар берлегеме. Һәрберсендә К.Нәҗми җин сызганып эшли, оештыру-җитәкчелек вазифаларын башкара. -Кызылармеец» газетасында. -Совет әдәбияты» журналында мөхәррирлек итә. Татарстан Язучылар берлегенең тәүге рәисе була. СССР язучыларының беренче съездында «Татар әдәбияты» дигән темага махсус доклад ясауга ирешүе һәм шул чыгышта милли сүз сәнгатебезнең үткәнен һәм хәзергесен бөтен дөнья алдында (анда 52 илдән каләм әһелләре катнаша) шактый тулы итеп күрсәтә алуы үзе бер тарихи адым дип каралырга тиеш Болар барысы да бу шәхеснең гаять киңкырлы эшчәнлеген. көчле рухын, оештыру талантына ия булуын күрсәтә. К.Нәҗми үткән юлны җентекләп карасаң, исен китә, ул бер үк вакытта берничә вазифа башкарган (әле нинди генә!), шуның өстенә актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнгән

Язмыш үзе аны хәрәкәттә булырга яраткан, күрәсең. Яңа гасырның беренче елы ахырында Нижгар якларында туган малай бала вакыттан ук сәяхәттә, хәрәкәттә. Авылдагы көнкүреше шактый авыр хәлдә булган Һибәтулла агай, гаиләсен ияртеп. Идел буе. Кырым. Урал. Алтай якларында бәхет эзләп йөри. Малайга алты яшь вакытта Бакчасарайда да яшәп алалар. Әтисе атаклы «зынҗырлы мәдрәсәдә» (Исмәгыйль Гаспралы мәктәбе дип тә йөртәләр) каравылчы булып тора. Яшь булу сәбәпле. Кави әле бу мәдрәсәдә укымый, гаилә тагын юлга кузгала. Кави аннан иске генә булса да фәс киеп китә. Актүбәдә урнашып, казакъларның көтүләрен көткәндә дә шул кыршылган баш киемен киеп йөри. Шуның өчен аңа «төрек малае» дигән кушамат та тагыла. Ун яшендә әлеге «төрек малае» Актүбә байларыннан берсе Сабит Алюков дигән кешегә хезмәткә керә. Шундагы казакъ, нугай балаларын рус рухында тәрбияләү максаты белән махсус миссионерлык мәктәбе ачалар. Күрәсең, «инородецлар» дип йөртелгән кешеләрнең балалары ул мәктәптә укырга атлыгып тормаган. Хакимият вәкилләре С.Алюковка да шул мәктәптә укытыр өчен балалар табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булырга тиеш. Ник дигәндә, ул үзендә хезмәттә булган Кавины ирексезләп булса да әлеге мәктәпкә бирә. Әмма малай бу чит-ят рухлы мохитне үз итә алмый, аннан качып китеп, алты сыйныфлы татар- рус мәктәбенә укырга керә. Монда беренче тапкыр Тукай исемен ишетә, аның әсәрләрен күңелендә йөртә башлый. Беренче шигырен дә шушы мәктәптә укыганда яза. Әмма тиздән аның әти-әнисе үлеп китә. Ятим калган энеләрен-сеңелләрен авылда калган туганнарына алып кайта. Үзе яңадан юлга чыгып китә: гражданнар сугышында катнаша, педагогик курсларда белем ала. хәрби мәктәптә укый, байтак еллар кораллы көчләр сафында хезмәт итә. Тора-бара тормыш барышы К.Нәҗмине әдәби иҗатка алып килә һәм ул шагыйрь, әдип, публицист, әдәби эшне оештыр

Язучы турында сүз алып барасың икән, әлбәттә инде, аның эстетик карашлары мәсьәләсе дә алгы планга чыга. К.Нәҗми кулга иҗат каләме алган вакытны илдәге яшәешнең асты-өскә килү чоры дип билгеләргә мөмкин. Кешенең дөньяга карашын.
эш-гамәлләрен, еш кына әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтен билгеләгән, рухи дөньясын тәшкил иткән дингә, изге китабыбыз «Коръән»гә тискәре мөнәсәбәт барлыкка килү бик күпләр өчен акылга сыймаслык хәл була. Гомер буе тир агызып эшләп, ару тормышта яшәгән кешеләр яна хакимият алдында гаепле затлар булып чыга. Мал-мөлкәтләре таланып, «халык милке» ителә. Шул ук вакытта таланган байлыкның кем кулына килеп керүе дә, халык дигәннең кем икәнлеге дә билгесез булып кала. Көчләп алынган мал, бармак арасыннан аккан ком кебек, чәчелеп- сибелеп бетә Бу хәлләр әдәби-мәдәни даирәгә дә үтеп керә Рухи нигезебез дип саналган әйберләр инкарь ителә. Сәнгатьлелек дигән бик тә мөһим үлчәм әдәби әсәрләрне бәяләүдә кирәксезгә әйләнә. Анын урынын социологизм дигән төшенчә, ягъни хакимияткә килгән «эшчеләр» сыйныфы партиясе җитәкчеләренең карашлары үткәрелү яки ана битараф булу авторны бәяләүдә төп бизмәнгә әверелә.

 

Әдәбиятта кабул ителгән эстетик кыйммәтләрне саклап калу тарафдарлары булган кебек, шул өлкәдә партия өйрәтүләренә бәрабәр карашларны иң дөрес методологик нигез итеп алган кешеләребезгә дә кытлык булмый. Үз карашларына даими рәвештә тугры булып калучы фидакарьләр дип Җ.Вәлиди. Г Сәгъдиләрне атасак, Г.Гали, Г.Нигьмәтиләр инде, сәнгатьлелекнең гомуми кануннарын таныган хәлдә дә, социологик карашның өстенлек ала баруын тәэмин иткән галимнәр була. Әдәбият тарихчысы һәм галиме буларак караганда. Г Ибраһимов менә шушы ике карашның уртасындарак тора. Әдип буларак, сүз сәнгатенең ерактан килгән хасиятләреннән ваз кичә алмаса да, нәзари мәсьәләләрдә көндәлек идеологияне искә алырга тырышып эш итмичә булдыра алмый

Яна буын каләм әһелләренә исә пролетар идеология таләпләренә буйсынып эш итү җиңелрәк була. Ник дигәндә, яна гасыр башындагы эзлекле инкыйлабый вакыйгалар тәэсирендә үскән һәм формалашкан буын буларак, аларга бу идеяләрнең тормыштагы чагылышын нәзари генә түгел, көндәлек хәл-әхвәлләрдә дә күрергә туры килә. Кави Нәҗми менә шушы буынның бер вәкиле була. Ул егерменче елларның яңа шартларында әдәбиятның билгеле юлдан китешен иң эзлекле тәэмин итүчеләрнең берсе. Сүз дә юк, яшь язучы тоткан юнәлеш пролетариат диктатурасына хезмәт итә Ул елларда имажинизм белән мавыгып алуы да шунын белән бәйләнгән 1923 елның 5 декабрендә «Кызыл Татарстан» газетасында ул имажинизм турында болай дип яза: «Иске әдәбиятның, иске шигъриятнең форма, мөндәриҗә, стиль ягыннан җимерелүен тизләтүче инкыйлабый агымнарның берсе» Күрәбез, имажинизм «инкыйлабый агым» икән. Татар шигъриятендә иске кануннардан качам дип, 8-9-10 иҗекле тезмәләр белән язудан баш тартуы да шуннан килә 1923 елда язылган «Ташкала фаҗигасе» поэмасы тулысынча имажинизм белән мавыгу нәтиҗәсе булып тора. «Кабыргасы белән тора», «Ләпшерәгән читекләр» әсәрләрен дә шунын янында карарга туры килә.

К. Нәҗминең «Әдәбиятыбызда марксизм тәнкыйте һәм Галимҗан» дигән мәкаләсе бар. Ул «Казакъ кызы» романы авторына 50 яшь тулу уңае белән 1928 елда чыккан «Галимҗан Ибраһимов» дигән китапта басылган Егерме җиде яшәр К. Нәҗминең эстетик карашы биредә шактый ачык төсмерләнә. «Г Ибраһимовның - ди ул,—ул чордагы тәнкыйтьләре, әдәби әсәрнең төзелешенә, сәнгатьчә ничек эшләнешенә күбрәк урын биреп, идеализмга нигезләнгәннәр иле» Болай дигәндә. Г.Ибраһимовның ул вакытта пролетар рухтагы әдәбиятның киресен белдерү өчен кулланылган «сәнгать сәнгать өчен» дигән карашка якын торуын әйтергә тели Бер үк вакытта әле инкыйлабка кадәр үк Г. Ибраһимов тәнкыйтендә марксизм нигезләренә
китереп чыгаручы омтылышлар булуын да билгели. Әдәбияттагы марксизмны К.Нәҗми, шикләнмичә, реализмга нигезләнгәнлектә күрә. Г. Ибраһимовны менә шул марксизмнан читтә тота торган нәрсә, ул да булса, «идеализм нигезендәге уйланучанлык (мечтательлек) һәм романтизм билгеләре» икән. «Уйланучанлык» дигәндә, К.Нәҗми «иҗтимагый сәбәпләргә кагылмыйча» дигән фикер икәнлеген әйтә. Ул бу очракта «иҗтимагый сәбәпләр» турында сөйләгәндә дә уйланучанлыктан башка эш итеп булмавын онытып җибәрә.

Үз-үзеңә менә шулай тәнкыйди рухта матбугатта чыгыш ясауда ул оригиналь түгел. Ул чорда, башкалар әйткәнче, үземне үзем камчылап калыйм да. идеологик гаепләрдән котылып калып булмасмы дип. бер дә булмаса аларны йомшарту максатында бик күпләр шулай итәләр. Ләкин утызынчы еллар афәте барыбер аны да читләтеп үтми. Анын илгә, халыкка, фиркагә каршы нәрсә дә булса эшләгәнен күрсәтә алмагач, җәза органнары бер дә аптырап тормыйлар—син Язучылар союзындагы халык дошманнарын фаш итү буенча таләп ителгәнчә актив эш итмисең дигән гаеп тагалар. Бу хакта Язучылар союзында уздырылган җыелышта өлкә комитеты вәкиле Т.Имаметдинов дигән кеше болай дип белдерә. «Халык дошманы, буржуаз милләтче К.Нәҗми. адым саен икейөзлеләнеп. Ф.Сәйфи. Г.Гали. З.Гали, Ш.Усманов. Гинзбург, Толымбайский һ.б. шундый иң кабахәт дошманнарны аңлы рәвештә күтәреп, халык дошманнарына астыртын җимерү эше. корткычлык эше алып барырга материаль һәм мораль ярдәм итеп килде. Бу фактка каршы бәхәсләшү мөмкин түгел» (Казан утлары —1989 —N9 10 — Б 180).

Шулай итеп, фирка өлкә комитеты 1937 елның 28 апрелендә К.Нәҗмине Язучылар берлеге идарәсе рәислегеннән азат итә. Шуннан соң ике ай чамасы үткәч. Язучылар берлеге әгъзалыгыннан ук чыгаралар. Анын белән бергә Х.Туфан. Ф. Кәрим
 

дә шундый ук хәлгә тарый Бер атнадан, ягъни 21 июньдә фирка билетын да тартып алалар Язмышын унсигез яшеннән шушы сәяси мохит белән бәйләгән кеше өчен бу. әлбәттә, авыр хәл. Тагын шунысы куркыныч, ул вакытта фиркадән читләштерелү бер үк вакытта кулга алыну юлындагы иң зур киртәнең алып ташлануын да аңлата. Бу шулай булып чыга да. 2 июльдә Кави Нәҗми артыннан да төрмә камерасының ишеге ябыла Бер тамчы да гаебе булмаган кеше 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә (шунын биш елы сөргенлеккә). Алай гына да түгел. 1938 елнын башында хатыны, шулай ук язучы Сәрвәр Әдһәмова да кулга алына һәм Красноярск өлкәсендәге лагерьга җибәрелә. Уллары Тансыкны та Свердловск ягындагы балалар колониясенә илтеп ябалар, әмма ул аннан качып кайта. Туганнары, гаилә дуслары малайны күзгә ташланмаслык җирләрдә яшереп тоталар. Тансык Кави улы зирәк малай булып чыга, галим булып үсеп житә. Казан университетының радиофизика кафедрасына җитәкчелек итә. Хатыны Сания ханым белән әти-әниләренең гаять катлаулы һәм фаҗигале тормыш сәхифәләрен барлауга зур көч һәм хезмәт сала.

Ил өстенә шәхес культының кара канаты җәелгән ул елларда кешенен язмышын бик җиңел хәл иткәннәр. Ниндидер өч кеше составындагы хөкем коллегиясе («өчлек») дүрт-биш минутта, бернинди тикшерүсез-нисез, каршы якларны тынлап вакыт уздырмыйча, шаһитләр дә чакырып тормыйча, әзер карарны игълан иткән Күбесенә үлем җәзасы чыгарылган Апелляциягә бирү мөмкинлеге дә калдырылмыйча, шул ук төндә әлеге карарны җиренә дә җиткергәннәр К. Нәҗмигә бу яктан язмыш рәхимлелек күрсәтә, гадәттәгедән чыгарма буларак, аның эшен Татарстан Югары Судында караганнар Монда инде суд рәвеше сакланган Алай гына да түгел. К.Нәҗми сорау алулар вакытында җәзалауларга түзә алмыйча, кул куеп үзе «раслаган» гаепләү фактларыннан суд барышында баш тарткан Нахакка гаепләүләрен күрсәтү өчен бөтен сүз куәсен файдаланган Ә ул, замандашлары хатирәләренә караганда, көчле бәхәсче, сүз белән эш итү остасы булган, фикерләрен дәлилле һәм ачык итеп җиткергән, кыскасы тыңлаучыларны ышандыра алган Нәтиҗәдә 1939 елның 22 июнендә (бер гаепсезгә ике ел төрмәдә газаплангач) аны азат итү турында хөкем карары чыгарыла.

Судның карарына Сәрвәр ападан да артык сөенгән кеше булмагандыр Ник дигәндә, аны кулга алганда иренең «халык дошманы» булуы төп сәбәпләрнең берсе икәнлеген ул яхшы аңлый. Шуна күрә инде үзен дә азат итәрләр дип өметләнә Әмма ана әле бер елга якын Себер урманнарын кисәргә гуры килә Ул 1940 елның 16 октябрендә генә азат ителә Т Нәҗметдинов язуына караганда, анын әти-әниләре тоткынлыктан нык авыру хәлендә кайталар әтисенең йөрәге авыргулы булып кала Сәрвәр ханым исә үпкә авыруына дучар була, өстәвенә, аяк-куллары өшегәнлектән, сызланып-әрнеп яши.

Сугыш башланганда К.Нәҗми 40 яшенлә була. Саламәтлеге начар булу сәбәпле сугышка чакырылмый Бу елларда ул радиокомитетта редактор булып эшли Бинаның бер бүлмәсендә бердәнбер тимер мич була Ана тәүлегенә бер генә тапкыр—көн уртасында ике чиләк торф ягып алалар Шул арада чәй кайнаталар, җылы мич тирәсендә, юк-бар ризыкларын уртак итеп, тамак ялгап алалар Мичкә
ягуны бары тик К.Нәҗмигә генә тапшыралар. Чи торфка ул гына, әфсен укып дигәндәй, ут тергезеп җибәрә ала. Шул елларның күренекле журналисты Галия апа Гаязова истәлекләренә караганда, радиокомитет коллективының үзәгендә «■чиксез көч чыганагы, җылы сирпел торучы булып, зур гаиләдәге таләпчән һәм гадел ата кебек, Кави абый Нәҗми тора иде. Ул эштә киңәше, ярдәме белән генә түгел, кыен минутларда тапкыр сүзе, күңел күтәренкелеге белән дә уңай йогынты ясый, сине канатландырып, синдә өмет тудыра иде» (Тыңлагыз. Казан сөйли!—Казан: Тат кит нәшр. 1998 —55 6

1942 ел ахырына таба К.Нәжми. Х.Ярми һәм Г.Кашшафка «Татар халкының фронттагы солдатларына хат» текстын язу бурычын йөклиләр. Инде бу вакытта кайбер халыклар тарафыннан мондый хатлар язылган була. Алар ил буенча радиотапшырулар, газеталар, листовкалар, плакатлар ярдәмендә тарала. Бу хатларда фронттагыларга бер адым да артка чигенмәү, бары тик алга бару бурыч-гозере җиткерелә. К.Нәҗми һәм аның каләмдәшләре милләттәшләрне җиңүгә рухландыру мөрәҗәгате иң җылы, иң тәэсирле, иң рухландыручан булырга тиеш дип тырышалар Бу хат, чынлыкта да, башка халыкларның шундый хатларына караганда көчлерәк тәэсир итүе белән аерылып тора. Чөнки ул рәсми, коры телдә түгел, күнел җылысы салып, аталарча самими итеп языла. Ул дошманны көнбатышка таба куарга тиешле Татарстан каһарманнарына, кайсы милләттән булуларына карамастан, хәер-фатиха булып яңгырый. Хатка Татарстанның миллион ярым ата-анасының кул куйган булуы да аның тәэсир көчен нык арттыра.

К.Нәҗми ягымлы, кешелекле мөнәсәбәте белән дә үзенең күңел җылысын уртаклашып яши торган шәхес була. Аны көчле рухлы, һәрвакытта да дөреслекне кыйбла иткән кеше буларак искә алалар. Ул әдәбият мәйданындагы кешеләр язмышы турында аеруча борчылып, кайгыртып яши. Үзе дә ялган әләк аркасында ирексезлек газапларын кичергән кеше буларак, ул әнә шул елларда әдәбияттан читләштерелгән, төрмәләрдә интектерелгән, хәтта юк ителгән каләмдәшләренең якты исемнәрен торгызуны намус эше дип карый. Г.Ибраһимов, Ф. Кәрим, К.Тинчурин, Г.Гали. Ш.Усманов, X.Туфан, И.Салахов, Г. Мөхәммәтшин һәм башкаларның гаепсез булуы, аларның эшен янадан карау кирәклеге турында 1955-56 елларда СССР Югары судына һәм аның Хәрби коллегиясенә хатлар яза. М.Җәлилнең исемен һәм иҗатын халыкка кайтару буенча аның эш-гамәлләре барыбызга да билгеле А.Фадеев белән берлектә К.Нәҗми югары оешмаларга мөрәҗәгать итә. Шагыйрьнең хатыны Әминә ханымга карата гаделсез мөнәсәбәт күрсәтүчеләр белән көрәшә. Ул М.Җәлилнең Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булуы белән чиксез горурлана, чөнки моның белән татар халкы һәм аның әдәбиятының бик югары бәяләнүен тирәнтен андый Шуннан биш-алты ел элек К.Нәжминең һәм Г.Бәшировның СССР Дәүләт премиясе (ул вакытта Сталин премиясе) алулары да шундый югары бәяләү буларак кабул ителгән була. Күп еллык хезмәт авторларга әнә шундый мәртәбә, шөһрәт китерә.

К.Нәҗми төп әсәрен әле утызынчы еллар башында ук яза башлый. 1935 елда үз алдына аны тәмамлау бурычын куя. Шул елның 5 гыйнварыннан март башына кадәр (ике ай ярым чамасы) әдәби фонд юлламасы белән Ялтада яшәп ала. Төп максаты— «Гарнизон» («Язгы җилләр») романын язып бетерү. Казанда калган хатыны Сәрвәр Әдһәмовага язган хатларында әсәрне иҗат итү барышының байтак нечкәлекләре белән таныштырып тора. Безгә, әлеге әсәр белән таныш кешеләргә, хатларны укыгач, шул аңлашыла: К.Нәҗми Ялтадан романны нигездә тәмамлап кайткан икән Чөнки ул әлеге хатларда телгә алынган бүлекләрне нәкъ менә шул атналарда өстәгән, аерым урыннарын кыскарткан. Сәрвәр ападан, кайбер персонажларның сөйләмен аларның эчке дөньяларына туры китерү максатында, киңәшләр сораган. Тәүлеккә унике-унөч сәгать язу өстәле янында утырып, бик тә нәтиҗәле эш алып барган. Баштарак язган хатында (19 гыйнвар) Галимжан Ибраһимов янына «көн аралаш барам» дисә, 14 февральдәгесендә «өч көнгә бер барам», ди. Бу, ихтимал, иҗат эшенә чумуы белән бәйледер. Авыру кешене бик борчымаска теләгәнлеге белән дә аңлатып буладыр. Галимжан абый «җәен Кремлевский больниска, Мәскәүгә күчеп дәваланырга уйлый» дип язуыннан шул аңлашыла. Әмма Мәскәү ярдәм итәргә бик ашкынып тормаганга
охшый «Галимҗан абый,—ди ул,—Мәскәүгә берничә җиргә язса да, җавап килмәде.

Бүген К. Нәҗми исеме һәм аның әсәрләре бераз онытылып та бара кебек «Кояшлы янгыр». «Якты сукмак». «Яр буенда учаклар» повестьлары һәм дистәләрчә хикәяләре, поэмалары, йөзләрчә шигырьләре, публицистикасы, хатлары 1958-1960 һәм 1981 -1984 елларда чыккан дүрттомлыкларда, 1925 елдан башлап чыга башлаган китапларында саклана «Язгы җилләр»не исә Татарстан китап нәшрияты 1977 елда «Мәктәп китапханәсе» сериясендә бастырып чыгарган иде Димәк, өч дистә елга якын инде бу язучыбыз иҗатын халыкка тәкъдим итү эше тукталып тора. Хәлбуки. К.Нәҗми шәхесе һәм аның әсәрләре онытылуга дучар булырга тиеш түгел Ни өчен дигәндә, К.Нәҗми—халкыбызның сүз сәнгатен үстерүгә һәм каләме, һәм оештыру эшчәнлеге белән эзлекле эш алып барган шәхес. «Язгы җилләр» романына килгәндә, ул татар халкының патша Россиясе шартларында изелеп, ачлы-туклы. хокуксыз яшәвенен дәвамлы тарихын шактый киң күренешләрдә күрсәтеп биргән әсәр Дөрес, аны сыйнфый каршылыклар алгы планга куелып язылган роман диярләр Язучы каләме өстеннән пролетариат диктатурасы идеологиясе басып торган заманда башкача була да алмый