Логотип Казан Утлары
Публицистика

=«ТУРЫ КАРАП КҮЗЕГЕЗГӘ...»

 

ЗӘКИ НУРИНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


Зәки Нури гаять тапкыр, үтә шаян һәм көләч кеше иде. Шаянлык һәм көләчлек бөтен иҗатының буеннан-буена ак нур булып сызылып килсә дә, шагыйрьнең тормышында һәм тәрҗемәи хәлендә шактый кыенлыклар да тудырды Шаян кеше бит ул күзгә туры бәреп, чынын әйтеп шаярта. Анын «Туры карап күзегезгә» дигән юмористик китабы да бар.

Минем тоюымча, бу «хезмәт белән төзәтү»ләр Зәки Нуриның гомерлек иҗатына шактый катлаулы тәэсир иткәндер кебек. Ул үзенен шигъриятендә катлаулы сәяси һәм илнең иҗтимагый тормышы темаларына бик үк тирән керергә тырышмады Дөрес, аның юмористик әсәрләрендә Зәки Нурича шаянлык иҗатының буеннан- буена сугарылып килде. Шагыйрь балалар өчен дә күп һәм нәтиҗәле иҗат итте—балалар әдәбиятында бит сәясәткә бик тирән керәсе юк. Шул ук вакытта ул СССРның атаклы шагыйрьләренең зур-зур күләмле поэмаларын тәрҗемә итүгә дә шактый иҗат тормышын багышлады Үз поэзиясендә аның төп темаларыннан мәхәббәт һәм әхлак иде. Бу өлкәдә ул озак һәм нәтиҗәле эшләде.

Зәки Нуриның тормыш катлаулылыгы Бөек Ватан сугышы елларында да дәвам итте. Ул 1941 елның маенда армиягә алына. Бер айдан Ватан сугышы башлана Зәки Нури ике ай үтүгә алгы сызыктагы полк белән чолганышта кала Ул чакта бит Сталин күрсәтмәләре буенча немецларга пленга эләгү—илне сату итеп карала иде. Зәки Нури язмышына әнә шул куркыныч яный Ярый әле чолганыштагылар тиз генә атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар отряды белән элемтәгә кереп, отрядка кушылалар. Шулай итеп, Зәки Нури 1942 елның мартыннан 1944 елныэ августына кадәр партизанлыкта була.

Шагыйрьнең бу партизанлык гадәтләре гомере буена дәвам итте Партизанлык белән шаянлык бергә кушылып Зәки Нурида гаҗәеп үзенчәлекле, кешелекле зш сөючәнлек холкы тәрбияләде. Узган гасырның алтмышынчы елларында әдәбиятка килгән яшь язучылардан һәрберебезгә диярлек Зәки Нуридан ниндидер яхшылык тими калмады. Зәки абый көне-төне җәмәгать, дәүләт, әдәби хәрәкәтне оештыру эшләре белән мәшгуль булса да, әдәби иҗатта иң актив язучыларның берсе иде.

Әйтик, ул Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, берлек рәисе һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшләгән елларында эшкә һәр көнне иртәнге сәгать 7-8ләрдә килә дә, башка хезмәткәрләр килеп җиткәнче шигырь яза иде. Минемчә, ул гомеренең бер генә көнен дә иҗатка багышламый калмагандыр. 25 китап бастырып чыгаруы да әнә шул турыда сөйли.

Күзгә туры карап әйтә торган Зәки Нурины язучыларның олысы да, кечесе дә хөрмәт итәләр иде. Чөнки ул риясыз, ярдәмчел дә.

Без бүген бу өлкән каләмдәшебезне сагынабыз һәм һәркемнең күзенә туры карап: «Зәки Нури XX гасырның икенче яртысындагы күренекле әдип, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе иде!»—дип әйтә алабыз.