Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТӨШЛӘРГӘ КЕРЕП ГЕЛ ЙӨДӘТӘ...»

 

СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

Сүзләрне рифмаларга салу кыен түгел. Шагыйрь булу кыен.

Роман яисә трактат язарга була, шул ук вакытта кешелек җәмгыятенең бөтен сызлануын дүрт шигъри юлда чагылдырырга мөмкин.

Шагыйрьләр пәйгамбәрләргә тиң. Алар юкка гына пәйгамбәрлек темасын яратмый бит. Әлеге традиция бәлки Горациядән киләдер, иртәрәк тә туган булырга мөмкин. Пушкинның пәйгамбәр турындагы шигыре, бигрәк тә Шаляпин башкаруында, бөтен җанны кузгата бит.

Восстань, пророк, и виждь, и внемли.

Исполнись волею моей

И, обходя моря и земли, Глаголом жги сердца людей.

Пушкин әлеге шигырьне декабристларны җәзалаганнан соң, патшага чакыру рәвешендә, намуслы кешеләр ягыннан рәнҗетелгәннәр өчен үч алуга чакыру буларак язган. Ул билгеле шагыйрьләрне дә күздә тоткан Лермонтов әлеге теманы дәвам итә. Татар шагыйрьләре шулай ук пәйгамбәрләр турында язганнар, кирәксә русчадан тәрҗемәләгәннәр, кайвакыт исә үзләре иҗат иткәннәр. Күрәсең, шигърият һәм пәйгамбәрлек сыйфаты нәрсә белән дә булса үзара якын.

Ни өчен Пушкин гасырларда калды? Дөрес, дөньяда Толстой һәм Достоевский күбрәк билгеле. Әмма Пушкин шундый шәхес, үзеңнең уй-фикерләреңне чагыштырып карау өчен аңа әйләнеп кайтасың. Ул милли тормышның тирән катламнары турында, димәк, мәңгелек төшенчәләр турында язган. Гомумкешелеккә хас күренешләрнең милли үзенчәлекләрдән башка мәгънәсе юк. Миллилек—рухи сусауны баса ала торган чишмә. Хәтта дин дә миллилектән башка әлеге функцияне үти алмый. Дин миллилектән башка шәфкатьсезлек төсен ала, чөнки кеше әле туганчы ук ана сөйләмен ишетә, шуның белән яши һәм үлгәндә соңгы сүзләрен ана телендә әйтә.

Тукай гомеренең соңгы көннәренә кадәр Пушкинга сокланып яши. Татар шагыйре дә үзенен халкы турында нәкъ шулай уйлаган. Бу исә аны поэзия биеклекләренә илтә.

Минем өемдәге китап киштәсендә Сибгат Хәким кулы белән билгеләнгән һәм нидер кыстырылган Тукай томнары тора. Тукай иҗатын шулай җентекләп өйрәнүе белән һәрбер әдәбият белгече дә мактана алмый. Ә бит бу үз уйларыңның дөреслеген аның фикерләре белән чагыштырып карау.

Янда Тукай Рухы кагына өстә.

Йөрәк сизә, тоя, сикерә.

Аның белән мин барырга риза

Җир читенә, дөнья читенә

Эзли күңел, ник ул җитми һаман? Ник борчуда уза күп айлар? Каздырып зур мирас, нәрсәнедер Алып китте кебек Тукайлар..

Кин планда караганда Тукай турында ихласый һәм гаять тәэсирле итеп Сибгат Хәкимнән башка беркем дә язмады. Ә аның чыганагы бик гади—синең халкыңның язмышы. Халык арасыннан чыгып, аның белән яшәү һәм аңарда эреп бетү. Әйтү җиңел...

Сибгат Хәким биографиясе бик гади. Татарстанның төньягындагы Күлле- Киме авылында туа. Казан артында туфрак уңдырышлы түгел. Зур елгалар юк. бары инешләр, чын урман шулай ук юк. Нефть тә юк. Әмма ул төбәктән ислам реформаторлары Г.Курсавый һәм Ш.Мәрҗани, әдәбият классиклары Г.Тукай, Г.Камал, музыкант С.Сәйдәшев, сәяси эшлекле С.Максуди һәм тагын уннарча атаклы шәхесләр чыккан. Бу җир рухи яктан бай.

Сибгат Хәким нәселендә барысы да крестьяннар булган, дөресрәге, балта осталары. Ул «ала карга» булып чыга, чөнки аның куллары кечкенә булып, балта тота алмыйлар. Бу уңайдан әнисе бик нык кайгырган:

—Улым, син үзенне ничек туйдырырсың соң? Күрәсең, сиңа авыллар буенча йөрергә һәм «Зингер»дә кием-салым тегәргә туры килер.

Шундый профессия булган. Кышларын. «Зингер» тегү машинасы булганнар, аны чанага салып, авыллар буйлап йөргәннәр һәм кешеләргә кием тегеп биргәннәр.

Сибгат Хәким нәселендә икенче бер сыйфат та була—гаделлек. Риваять буенча. Сибгат Хәкимнең җиденче буын бабаларыннан берсе Мемке община тарафыннан җир бүлүче итеп сайлана. Ул чорларда кешеләрнең тереклек итә алуы мона бәйле була. Бабасы чылбыр тартып барган һәм анын эзе буенча ызан-чик ясаганнар. Авыр йөк. Бервакыт Күлле-Киме җирләренең бер өлешен күрше авыл крестьяннары басып ала. Мемке буразнага яткан һәм аларны каргаган. Күршеләрдә өч ел уныш булмый. Шуннан соң алар авылга килеп гафу үтенәләр һәм җирне кайтарып бирәләр Риваять шул турыда сөйли.

Сибгат Хәкимнең әнисен гадел Газзә дип йөртәләр. Беркем дә судка йөрмәгән, аның янына килеп, карар чыгаруын сораганнар. Халык тарафыннан танылудан кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин! Бу тормышта һәркем үз чылбырын тарта.

Авыл мәктәбе. Феномен. Аның диварларыннан күпме бөек шәхесләр чыккан Татарларда университетлар булмаган. Россия империясендә алар тыелган булган Патша хөкүмәте укымышлы татарлардан, аларның башка халыкларга йогынты ясавыннан курыккан. Авыл нәкъ менә «университет» булган да инде Бик күп талантлы кешеләр җәдид мәдрәсәләрендә һәм меңъеллык мәдәният сакланган авыл мәктәпләрендә эшләгән.

Истәлекләрендә Хәсән Туфан шундый уен булу турында яза: кем күбрәк мәкальләр һәм әйтемнәр әйтә. Санны коймага күмер белән билгеләп баралар. Х.Туфан, бер уенда 700 чамасы мәкаль һәм әйтем әйтеп, җиңеп чыгуын билгеләп үтә Безнен заманда бу өлкәдә белгеч саналган профессор-филолог шулкадәр әйтемне әйтергә авырсыначак. Фольклорда, җырларда, әкиятләрдә калган, бәйрәмнәр вакытында көчле ташкынга әйләнгән халык акылы татар мәдәниятенең нигезен тәшкил итә Ләкин әле китаплар, газета-журналлар, театр, музыка төсендәге профессиональ мәдәният тә бар бит.

һәрбер авыл өендә, мич һәм башка әйбер-предметлар белән бергә, китаплы киштә-шүрлек тә була. Озын кышкы кичләрдә безнең бабайлар, кемнен дә булса өендә җыелып. Кол Галинең «Йосыф кыйссасы»н тыңлаганнар, геройлар язмышына борчылганнар. Әледән-әле кемдер бозлы су салынган агач чиләк янына килгән һәм шул рәвешле җан кызулыгын суыткан

Сабан туе. Әлеге бәйрәмнең тамырлары бик борынгыга китә Шуңа да ул халыкнын иң яраткан бәйрәме санала. Дөньяның кайсы да булса бер төбәгендә унлап татар бар икән, алар яз көне бергә җыелып, һичшиксез, сабан туе уздыралар Әле тагын Сабан туе көнне татарлар үзләренең авылларына йә шәһәрләренә, йә инде республикага әйләнеп кайтырга тиешләр Татарча бу төшенчә нәкъ шулай яңгырый «килү* түгел, ә -әйләнеп кайту*. Син үзеңнең башлангычына әйләнеп кайтасың. Минем Казанда тууым турында барысы да белә, шуңа да карамастан, хәтта күршеләрдә сорый -Син кайсы төбәктән? Минем тамырларны беләселәре килә. «Казан артыннан!*—дип җавап бирәм.
 

 

Җәен Сибгат Хәким туган авылына кайта иле Искәрмә булып сугыш еллары һәм бер коры ел тора, шагыйрь икмәкнең кибеп-корып бетүенә тыныч кына карый алмый. Ә сабан туе—изге нәрсә.

Ходайдан мин сорыйм алданрак.

Яки соңрак, димен. ал җаным.

Тимә миңа, тимә син миңа

Сабан туе көнне Арчаның

Ходайдан мин үтенәм: кичектер.

Халәтемнең үлчәп бар ягын.

Тимә миңа, тимә син миңа

Сабан туе көнне Арчаның

Бездә артта калган атка бүләк бирү кебек дулкынландыргыч йола-гадәт бар Бу өмет-ышаныч аты. Туганнары фронттан кайтмаган яисә якыннарын югалткан, әмма күңелләрендә өмет тамчысын саклаучы һәркем чабышта артта калган атка үзләренең яулыкларын китергән. Еш кына әлеге атның бүләкләре күбрәк тә булган.

Сибгат Хәким бөтен дөньяга туган авылы, хәтта үз тыкрыгы күзе белән карый иде, әйтерсең туган авылы Күлле-Киме бөтен галәм үзе. Кешелек җәмгыяте абстракт булмый, ул синең белән янәшәдә яши торган конкрет кешеләрдән гыйбарәт.

Әллә ничек әрнеттереп шунда

Кыштырдавын тойдым камылның;

Туган җирнең ялганмыйча яткан

Кылларына гүя кагылдым

Сибгат Хәким беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда яза башлый. Язучы Гадел Кутуйның апасы, Күлле-Кимегә кунакка килгәч, аның шигырьләрен тыңлый һәм яшүсмер егетне Казанга чакыра. Әнә шулай Сибгат Хәким шәһәрдә яши башлый.

Юл башы бервакытта да җиңелдән булмый. Сиңа кемнең дә булса ярдәм итүе, һич югы йомшак сүз белән яклавы бик мөһим. Бәлки шуңадыр Сибгат Хәким гомере буе яшь шагыйрьләргә ярдәм итеп яши. Аны кайвакыт бигүк талантлы булмаган авторларның китапларына кереш сүз язуы өчен шелтәлиләр, имеш, син вакланасың. Әмма беренче адым һәрвакыт кыен. Әгәр кешегә башта ярдәм итсәң, аннан язучы чыгарга мөмкин, ә бәлки чыкмас та. Әмма дә ләкин ярдәм итмәсәң, ул вакытта талантлар да бу ыгы-зыгылы тормышта югалып калырга мөмкин

Педагогика институтыңда уку, беренче китапны әзерләү Ул чыга алмый. Инде җыелган китапны нәшриятта таркаталар. Республика язмышында 30 нчы еллар авыр була. Бер-бер артлы кешеләр югала. Яшь, талантлы прозаик Мәхмүт Галәү төрмә тәрәзәсеннән ташлана. Кызыл сугышчы, әсәрләрендә совет власте өчен көрәшне чагылдырган Шамил Госманов, сорау алулар вакытындагы җәберләүләргә түзә алмыйча, ручка белән күзләрен чыгара һәм каны бозылудан үлә Фатих Кәрим пограничниклар турында поэма яза, анда японнар белән бәрелештә совет солдаты һәлак була. Әсәрне патриотик түгел дип бәялиләр, авторын комсомолдан чыгару турында күрсәтмә бирәләр. Сибгат Хәким оешманың җитәкчесе була. Ул Ф. Кәримне комсомолдан чыгарудан баш тарта. Шуннан соң икесен дә чыгарып ташлыйлар.

Билгеле оешма күзәтүе астында булып, бер ел эшсез утыра. Бу вакытта С.Хәким Кремль астындарак урнашкан фатирда яши. төрмә каршында. Соңрак анда якын дусты Фатих Кәрим утыра Шундый легенда бар: янәсе, сугыш алдыннан Хәсән Туфан әлеге төрмәдә Фатих Кәримне очрата, аның аяк киеме машина шиныннан ясалып, тимер чыбык белән бәйләп куелган була Берсен ерак Себергә озаталар, икенчесе исә сугышка җибәрелә.

Сибгат Хәким вакыты белән шәһәр төрмәсеннән тавышлар ишетүе турында искә ала. Язучылар Берлеге сәркатибе булып эшләүче Гази Кашшаф аны эш белән.
тәэмин иткәли—әдәби әсәрләргә рецензияләр яздыра, ә авылда яшәүче абыйсы бәрәнге белән ярдәм итә. Дусларыннан кайберләре, караңгы төшкәч кенә, куенына күмәч тыгып, аның янына килгәли. Сибгат Хәким авылга китәргә дә уйлый, әмма партия оешмасы җитәкчесе ачык сиздерә, кирәксә, без сине теләсә кайдан табабыз. Әлеге кеше сугышта Австрия җирендә һәлак була.

Сибгат Хәкимнең бәхете шунда була, ул ниндидер җитди әйберләр язарга өлгерми. 1938 елда сәясәттәге арттырып җибәрүләр, ялгышлар турында Сталин карары чыга һәм аны эшенә кайтаралар, әмма китабы барыбер чыкмыйча кала.

Игътибарга лаеклы беренче әсәрләре Тукай турында була. «Пар ат*. «Шагыйрьнең бала чагы* поэмалары сугыш алды татар поэзиясендә танылу ала. Кемдер Сибгат Хәкимнең поэзиягә «Пар ат»та килеп керүе турында яза. Бу темадан ул бервакытта да читләшми, танылу алып, төрле премияләрнең лауреатлары булгач та Тукайга әледән-әле әйләнеп кайта.

Кайбер шигырьләрнең язмышы искитәрлек. Сугыш елларында «Сагыну» җыры гаҗәеп популярлаша. Фольклорчылар аның 34 вариантын таба. Күпләр әле бүген дә җырның авторы барлыгын белми, чөнки ул чын мәгънәсендә халыкчан булып китә. Бер мәҗлестә әлеге җырны җырлыйлар һәм сүзләренә бәйле бәхәс башлана. Берсе икенчесен дөрес җырламыйсың дип шелтәли. Ә авторның өстәл янында утыруы һәм читтән генә аларны кызыксынып тыңлавы беркемнең дә башына килми. Әсәрнең авторы онытылып, халыкныкы булып китүендә иҗат биеклеге чагыладыр инде. Сибгат Хәким тарафыннан язылып, халыкныкы булып киткән тагын берничә җыр бар. «Фазыл чишмәсе» җырының халыкныкы булмыйча, бәлки автор иҗаты булуына бер танылган язучыны ышандырырга озак вакыт кирәк булды. Ул моңа авырлык белән ышанды.

Сугыш вакытында кешеләр фронттан сөйгәннәрен, якыннарын көтә һәм әлеге сагыш аларны «Сагыну» җырына үзгә мәгънә салырга мәҗбүр итә.

Яратам мин, әйтмим генә аны,

Син йөрәкне минем белмисең.

Кошлар кайта безгә, син һаман юк.

Син һаман юк. никтер килмисең

Ә бит шигырь сугыш белән бәйле булмыйча, бөтенләй башка унай белән язылган була.

Үзе эшләгән газета редакциясендә Сибгат Хәким шигырьләр язу белән мавыгучы яшь кыз—булачак хатыны Мөршидә белән таныша Кулаклар дип читкә куылган гаиләдән булган кыз 15 яшендә берүзе чит шәһәргә шәфкать туташы булу теләге белән укырга китә һәм үзен туендырып тору өчен шигырьләр яза. Анын «Чигелгән яулык» исемле бер җыентыгы чыгарга өлгерә. Туйдан соң Сибгат Хәким хатынына бу шөгылен ташларга куша, янәсе такмакчы шагыйрьләр аннан башка да җитәрлек Яшь хатынның иҗаты шунын белән тәмамлана. Бары ире үлгәннән соң гына ул яңадан кулына каләм ала һәм истәлекләр яза башлый Аның текстларын редакцияләргә кирәк булмый, алар профессиональ дәрәҗәдә язылганнар. Чарланган гыйбарәләр, ачык фикер һәм назлы, ягымлы хисләр. Истәлекләр басылып чыга. Хатын булу авыр түгел, ә менә тормыш иптәше булу-монысы чын сәнгать. Шигърият аларны кавыштыра, ә аннары тормыш буенча алып бара.

Медучилищены тәмамлаганнан соң, Мөршидәне фельдшер булып эшләргә авылга җибәрәләр, шунда ярәшкән егете Сибгат тә килеп йөри Бервакыт алар ачуланышалар Сәбәпчесе исә кыз белән озаграк биегән яшь летчик була. Сибгат үпкәли һәм Казанга китеп бара. Ә берникадәр вакыттан соң газетада түбәндәге шигырь юллары басылып чыга:

Бакчабызда шомырт агачлары

Жәй буена сине көттеләр.

Син килмәдең, көзге җилләр инде

Яфракларын җиргә сиптеләр.

Мөршидә татулашырга кирәк дигән карарга килә һәм үзе аның янына китеп бара. Шактый гадәти мәхәббәт тарихы, әмма сугыш вакытында әлеге гади шигырь юлларына халык бөтенләй башка мәгънә сала. Язылып дөньяга чыккан әсәр үз тормышы белән яши.

Сугышның яшенле болытлары сизелгән хәвефле 1939 ел азагында нәкъ яна ел алдыннан туйлары була. Ин якын дуслары җыела: Муса Жәлил, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан һ.б. Тиздән сугыш аларның төрлесен төрле якка ташлаячак.

Минем сугыш алдындагы туйда

Хәсән Туфан туйны ярды соң!

Бар тавышка «Ачы. ачы!»—диде.

Сизгән кебек ачы язмышын

Муса Җәлил аннан басты торып

«Шампанский. Хәким, ач элек...»

Ачтым «Ачы!»—диде, шуннан бирле

Яна йөрәк, яна ачынып

Өстәлдә төп ашамлык чөгендер кушылган катык була.

Муса Жәлил әсирлеккә эләгә. Гадел Кутуй Польша җирендә күмелә. Хәсән Туфан Себергә җибәрелә.

Офицерлар курсын тәмамлаганнан соң, Сибгат Хәким Курс дугасына эләгә. Әлеге «иттурагыч»тан бик азлар гына исән чыга. Алар батальоныннан тугыз кеше кала, шул исәптән ике тапкыр контузия алган рота командиры Сибгат Хәким. Бөтен сугыш дәвамында окопларда, немецлар сөйләшүе ишетелеп торган алгы позицияләрдә. Сугышны Молдавиядә тәмамлый. Аннары озакка сузылган дәвалану еллары.

Муса Җәлил дә кайта, туры мәгънәсендә түгел, ул реабилитацияләнә.

Сугышта танклар һәм самолетлар гына җиңми, бәлки, беренче чиратта, кеше рухы җиңә. Еш кына Т-34 танкын символ төсендә пьедесталга куялар һәм ул аңа лаек та. Шулай ук һәйкәлләрне ПЕ-2 яисә ПЕ-8 штурмовигына да куярга мөмкин. Әмма җиңүнең төп сәбәбе—какшамас рух. Безнең ил өчен Икенче бөтендөнья сугышының чын символы булып Муса Жәлил тора. Ул үзенең шигырьләрендә җиңүне билгеләгән төшенчәне—җиңелмәс рухны чагылдыра. Гаҗәп хәл, хәрби әсирләрдән төзелгән татар-башкорт «Идел-Урал» легионының дүрт полкыннан беркем дә коралын үз иленә таба юнәлтми. Власовчылар, бандерачылар, Төркестан, Грузия һәм башкаларның легионнары булган. Алар сугышкан. Татарлар үзебезнекеләргә атмаган, җәлилчеләрнең йогынтысы зур булган.

Муса Җәлилне һәм аның иптәшләрен җәзалап үтерүнең шаһите булган патер Юрытко әйтүенчә, татарлар батырларча үлгәннәр

Кайвакыт исним дә

Чәчәкле җил исен,

Килә бер җир буйлап

Кычкырып йөрисе»

«Чәчәкләр үсәләр.

Көн саен тормышта

Сез кирәк, торыгыз,

Торыгыз. Мусалар »

Яшьлек, сугыш, ә аннары һәйкәлләр, мемориаль такталар яисә дуслары хөрмәтенә урам исемнәре һәм хәтта Жәлил шәһәре.

Хәсән Туфан кайта. Вокзалда аны Сибгат Хәким хатыны белән каршы алгач, ул әйтеп куя: «Сез һаман бергә икән!» Уналты ел аерылып торганнан соң очрашу вакытында туган «Сез һаман бергә икән» дигән жыр ул елларда популяр була.

Хәсән Туфан кебек шагыйрьләр инде булмаячак. Ул гонорарный ни икәнен аңламады, ничек акча эшләргә һәм үзенең нинди акчага яшәгәнен белмәде. Себердә сыер көтүе көтә һәм сөт эчеп кенә исән кала. Аның яшәешкә карашын гади итеп
болай әйтергә мөмкин—галәм матур, әлеге матурлык шигырьләрдә сурәтләнергә тиеш Тормыш мәгънәсен миңа шулай аңлатты. Әнә шунын белән ул яшәде Хәсән Туфанның «Прометей» кушаматлы үгез турында шигыре бар. Әлеге үгез бер төнне чылбырларын өзә һәм Хәсән Туфан шигырь язып утырган өйнең тәрәзәсен ватып кермәкче була. Сибгат Хәким шаярып, андый үгез булмаган инде, бу синең образын, күзаллавын, ди. Хәсән Туфан моңа үпкәли: «Бар иде!» Хыялда гына булса да булган бит. Хыял—шулай ук чынбарлык, билгеле инде, шагыйрь өчен. Ә бит шагыйрь кайвакыт яшәешнең тирән мәгънәсен ачыграк күзаллый Хыял ул—дөньяның бертөрле моделе, аннан исә киләчәк оеша.

Гаяз Исхакый революциядән соң Россиядән китеп. Польшада большевикларга каршы «Прометей» оешмасын төзи. Ана Польша президенты Пильсудский булыша. Гаяз Исхакый төрмә камерасында бергә утырган дусты янына бара һәм тегесе аның үтенечен кире кага алмый Прометей—символ, ул инде меңнәрчә еллардан килә. Димәк, чынбарлык. Хәсән Туфан артыннан йөргән үгез дә билгеле бер символ.

Сибгат Хәким һәм Хәсән Туфан дачада күршеләр иде. Аккош күлендә Әхмәт Фәйзи. Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан. Риза Ишморат. Нәби Дәүли. Рөстәм Кутуй. Рафаэль Мостафин. алардан соң Рәдиф Гатауллин. Роберт Миннуллин. Равил Фәйзуллин. Мөдәррис Әгъләмов һ.б. яши. Һәрберсенең алты сугый җир. щитлардан ясалган йорт, яшелчә бакчасында төрле яшеллек, җиләк-җимеш һәм алмагачлар. Язучылар, берәрсенең беседка-чатырына җыелып, яна гына язылган әсәрләрен укыйлар. Искиткеч күренеш. Әлеге гадәт бетте, ул күренеш башка юк Бары сагынып искә алырга гына калды.

Газеталарда шигырь чыгу белән шунда ук авторына шалтыраталар, котлыйлар, тәэсирләре белән уртаклашалар. Бервакыт Сибгат Хәким мондый фикер әйтте: «Без киткәч, бары шабашниклар гына кала» Кискен, каты әйтте, әмма ул әйткәнчә булды.

Хәсән Туфан участогы башкалардан кискен аерылып тора иде Бернинди культуралы үсемлекләр юк. Әйтерсең кыргый кыр Чүп үләннәренә тулы иркенлек. Әрекмән, кычыткан һәм урман чәчәкләре котырынып үсә Йорт әйләнәсендә сыерчык оялары. Хуҗа кулдан ясалган утыргычта утыра һәм үз дөньясы белән соклана. Әйләнә-тирәсендәге кешеләр кыяр, помидор, җиләк-җимеш уңышы өчен борчыла. Хәсән Туфан исә шигърият дөньясы белән яши

Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким бик тә йомшак, принципиаль һәм аз сүзле кешеләр иде Һәркөнне очрашып, бер-берсе белән нәрсә турында булса да сөйләшәләр иде. Шулкадәр сүз каян тапканнар9 Хәсән Туфан, үзенең яшел карасы белән Сибгат Хәким шигырьләрен вертикаль буенча бүлеп, график гармония эзли Аның өчен бөтен дөнья ниндидер гармониядә чагыла иде

Төнге ике Өстәл, кәгазь, кара

Яз дим үземә. нигә туктадың?

Яз, язмау бит оят—тәрәзәдә

Уты янган чакта Туфанның

Фатих Кәрим сугыштан әйләнеп кайтмады Төрмәдән аны алгы сызыкка штраф батальонына алып китәләр һәм ул Кенигсберг тирәсендә һәлак була Маршал Жуков Сталинга бүләк әзерләргә тели һәм шәһәрне штурмлауга бөтен гаскәрен ташлый, гәрчә бу сугыш нәтиҗәсен хәл итми. Фатих Кәримнең тишкәләнеп беткән шинеле музейда эленеп тора.

Шагыйрьләр ижаты турында Сибгат Хәкимнең үзенчәлекле теориясе бар иде Анын фикереңчә. Пушкин теләгәнен барысын да язып бетерә Лермонтов та үзен чапалшрмп өлгерә. Тукай тулар-тулмас 27 яшьтә шәхес буларак үзен күрсәтә. Ә менә Фатих Кәрим өлгерми кала Анык белән бергә фикер-каранпары та үлә. Монын дөреслеге бар Шолохов-гражданнар сугышы чорын кырлаучы Совет чорында Чыңгыз Айтматов ик ләрәжәче ятучы иле һәрбер иҗади шәхеснең ут вакыты була. Үзе турында Сибгат Хәким булдыра алганча теләгәнен әйтүен белдерә һәм шул ук вакытта болай дип яза.
 

Әйтми калган сүз күк чыкты үлән Әнкәй каберендәге таш аша. Кыякларын җәеп чыкты, яши. Мин дә яшим, мин дә бүген бар. Кабатларга мөмкин түгел икән. Кабатланмый икән буыннар.


 

Шигърият—үз дәверенең чагылышы Татар поэзиясендә лирика аз, сәясәт күп. Партияләр төзергә һәм матбугатта ачыктан-ачык фикер әйтергә мөмкин булмаганда шагыйрьләр әлеге авыр йөкне үзләренә алалар. Шагыйрьләр—азатлык җырчылары. Моның белән күп нәрсә аңлатыла. Билгеле, мәхәббәт темасы поэзияне таләп итә, әмма иҗатчы шәхси хисләрен генә түгел, бәлки чор кичерешләрен дә чагылдыра.

Вакытлар үтте, заман үзгәрде, шуңа да карамастан Сибгат Хәкимне хәтерлиләр. Ул халык хәтерендә калды һәм монын җитди сәбәпләре бар. Ул Казан турында, Казан арты, туган авылы, республика турында күп яза. Аның ачык, яңгырашлы шигъри юлларын мисалга китерергә яраталар:

-Сез кайдан?—дип сорыйсыз. Иделдә иген иккән.

-Без Казаннан. Иделдән           Яшәгән, көнен иткән

Идел—эчкән су булыр             Татарстан шул булыр.

Бер караганда, шигырьдә тирән эчтәлек һәм хыял очышы да юк, әмма эчкерсез, саф хисләр бар Шигырь шунын белән үзенә җәлеп итә һәм ул хәтердә саклана.

Телдән башка поэзия яши алмый, киң планда бу—тел стихиясе. Шигырьләр башка телләргә начар тәрҗемә ителә, кайбер теоретиклар фикеренчә, алар бары тик үз мәдәни мохитендә генә яшиләр һәм принципта тәрҗемә ителмиләр. Пушкинның «Я помню чудное мгновенье. » тезмәсе башка теләсә кайсы телдә баналь яңгырый. Нәкъ менә шигърият туган телгә аеруча сизгер. Проза белән сөйләү җиңелрәк, ә поэзия телнең бөтен нечкәлекләрен тоемларга тиеш.

Бервакыт Сибгат Хәкимне Казандагы бер мәктәпкә чакыралар. Ул шигырьләрен укый, ә балалар татарча аңламый. Өйгә кайткач, андый очрашуларга башка бармаячагын әйтте. Авылда аны аңлыйлар, ә шәһәр инде телне оныткан Авыр вакытлар иде Бүген татарча сөйләшү зыялылык, тәрбиялелек билгесе санала, ә ул елларда монын өчен эштән чыгаралар иде

Туган тел турындагы шигырьләр рәсми даирәләрдә популяр булмый, ә халык көтеп ала Атарны бастырып чыгару да кыен була, андый вакытта Сибгат Хәким шигырьләрен сәхнәдән укый. Бервакыт Мәскәүдәге иҗади очрашу вакытында ул халык, тел, мәдәният турындагы шигырьләрен укый һәм залдан чәчәкләр килә башлый. Ахырда Тукайның «Туган тел»ен җырлыйлар, протест йөзеннән, гимнны җырлаган кебек басып җырлыйлар. Бүген дә республика гимнын барысы да белми, ә Тукай сүзләрен беләләр.

Сибгат Хәким халыкның мәдәнияте яңарышын көтте. Киеренке халәттә көтте. Ихтимал, шуңа да аңарда инфаркт булгандыр. Ул үзгәртеп коруларның таңын күрде. Әмма Чернобыль атом станциясендә шартлау булгач, болай диде: «Тормыш мәгънәсен югалтты». Һәм вафат булды. Әгәр дә ул татар мәктәпләре ачылуын күргән булса, аның рухы бәлки яңарыр, ә тормышы дәвам итәр иде.

Сибгат Хәкимнең тормышы аның иҗаты иде. Иртәләрен ул шуны авырлык белән, авыр ташлар ташыган кебек, кыска строфаларда чагылдыра. Бүлмәдән ыңгырашулар ишетелә. Шигырьләр газап-михнәт белән языла. Аларны уку җиңел, ләкин алар җанга үтеп керсен өчен кешеләр белән йөрәкнең бер кисәген уртаклашырга кирәк.

Рафаэль ХӘКИМ,

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры.

Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.