Логотип Казан Утлары
Драма

ШУЛ БУЛДЫ ЭШ...

 

(И минем яктыртучым!)

ДРАМА

Катнашалар

Тукай

Кара җиләнле—шагыйрьнең тәкъдире

Зәйтүнә

Фатих, Вафа, Ибраһим. Солтан, Кәбир, Шакир, Сәгыйт—Ту­кайның дуслары, әшнәләре

Җ и һ а н —Зәйтүнәнең апасы

Шакир —Зәйтүнәнең абыйсы

Гөлсем, Фатыйма. Әминә —Зәйтүнәнең дус кызлары

Беренче ир—уяу

Икенче ир —Марат Ульмасович

Өченче ир —Шафкат Маратович

Дүртенче ир — куркыныч кыяфәтле

Беренче хатын

Икенче хатын

Өченче хатын

Доктор —табиб

Мария Карловна —немец теле укытучысы

1    нче жандарм

2    иче жандарм

Кызыл бантлы кешеләр

Төнге патруль: Күн, Матрос, Эшче

Малай

Зәйтүнә Мин, Габдулла, мин.

Тукай. Син монда нишләп тора­сын?

Зәйтүнә Сине көтәм. Габдулла.

Тукай. Бу юлдан китәсемне мин үзем дә белми идем. Син кайдан белдең, Зәйтүнә?

Зәйтүнә. Күңелем сизде. Йөрәгем монда килергә кушты.

Тукай. Йөрәгеңә рәхмәт. Үземнең дә сине күрәсем килгән иде. Бәлки, миңа да бу юлга чыгарга йөрәгем кушкандыр?

Зәйтүнә. Әйе, Габдулла, акыл карышса да, йөрәкләр бер-берсенә тар­тыла шул. Минем сине күреп каласым килде.

Тукай. Нигә күреп каласың? Без әле... без әле, Зәйтүнә бәгърем, шундый кавышырбыз, беркем аера алмас.

Янәшәдән кара җиләнгә бөркәнгән берәү үтеп китә... Бераз баргач туктый. Зәйтүнә аны күрми. Җил чыга, караңгы­лана.

Зәйтүнә. Ялган сөйләмә, Тукай, сиңа килешми.

Тукай. Җил чыкты.

Зәйтүнә. Шулай да әйт, син кая юл тотасың?

Тукай. Мин ул сорауны үземә дә еш бирәм. Мин әле кая барам? Мин әле кая барам? Зәйтүнә, син үзеңнең иртәгә кая барып чыгасыңны әйтә аласынмы? Без барыбыз да Ходай хөкемендә.

Зәйтүнә. Алайса әйт, бу юл кая илтә?

Тукай. Бу юл—йолдызларга таба.

Зәйтүнә Анда сиңа ни калган? Сизәсеңме, жил чыкты. Хәзер янгыр явачак. Ин яхшысы, Габдулла, син безгә кайт.

Тукай. Кайда ул—сез?

Зәйтүнә. Чистайда. Чын әгәр, шәһәр читендә безнең үз өебез бар. Өй кечкенә булса да күңелебез киң.

Тукай. Беләм

Зәйтүнә. Чын күңелдән чакырам. Габдулла.

Тукай Халык ни әйтер, ә, Зәйтүнә? Татар кызы ят бер егетне өенә алып

кайткан! Бу бит—сенсация!

Зәйтүнә. Ни?

Тукай. Вакыйга! Гайре табигый вакыйга. Зәйтүнә туташ. Чистай мишәрләренә ай буе сөйләргә азык булабыз бит.

Зәйтүнә. Сезнең Печән базары түгел инде.

Тукай. Әллә үпкәләдеңме? Халык кайда да бер ул, үсә төшкәч аңларсың әле.

Зәйтүнә. И сөрхәнтәй... Ни дип сөйләп торган була. Минме үсмәгән? Әле генә ишан улыннан яучы килгән иде

Тукай. Сөрхәнтәй? (Көлә.) Әйбәт әйттең. Мин чыннан да сөрхәнтәй. Валлаһи!

Зәйтүнә. Гафу ит инде, Габдулла. Мин бит уйламыйча... Яратып әйтеп ташладым.

Тукай. Уйламыйчамы, яратыпмы?

Зәйтүнә. Син... әллә ниләр әйт­терәсең...

Тукай. Йә, ишан улының яучысы нинди жавап алды инде9

Зәйтүнә. Әни әйтте, Зәйтүнә кы­зыма әле бераз үсәргә кирәк, диде.

Тукай. Минем белән бер сүздә икән әниен.

Зәйтүнә. Әле бит күптән түгел генә апаны кияүгә бирдек. Җамал апаны. Хәтерлисеңме?

Тукай. Хәтерләмичә. Агылый да тагылый кебек сез бит гел икәү йөрдегез Казанда. Икәүдән-икәү рәхәтләнеп сөй­ләшә дә алмадык.

Зәйтүнә. Менә хәзер сөйләшәбез бит.

Жил көчәя. Янгыр сибәли. Кара җиләнле Тукайны әйдәп кулын бол­гый.

Тукай. Сөйләшәбез. Зәйтүнә! Әле тагын күпме сөйләшербез . Киләчәк— безнеке! (Кулын җәя.)

Зәйтүнә. Ә беренче очрашуыбыз­ны.. хәтерлисеңме, Габдулла? (Тукайга сыена.)

Тукай Хәтерләмичә, Зәйтүнә. Андый мизгелләрне онытып буламыни ’ (Кочаклык )

Тукай

И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм;

Нәрсә ул дөнья кояшы! Син миңа нур бирмәсәң!


 

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

 

«Әл-ислах» редакциясе. Ул гап-гади фатирда урнашкан Ике өстәл, урындыклар, диван Ишегалды тәрәзәсе ачык. Фатих, Вафа. Ибраһим, Солтан газета чыгару белән мәшгуль. Фатих, аяклары йөрмәү сәбәпле, коляскага утырган.


 

Ибраһим Ниһаять! (Учы белән өстәлгә суга.)

Вафа (сискәнеп). Ә?

Ибраһим Әзер дим гәзит

Вафа. Өнемне алдың. Аны кешечә әйтсәң булмыймыни?

Ибраһим. Син бит колак итен ашадың. Вафа, басмаханәгә тапшырырга өлгермибез, дип. Хөрәсәннәр, имеш, фәлән-төгән.

Фатих. Тукайның шигыре кердеме соң?

Вафа Шигырь? Монда бернинди дә шигырь юк.

Солтан Аны беләсең бит инде, Фатих. Ахыргача сузмаса, Тукай Тукай буламы?

Ибраһим. Әйе шул. абый Ту­кайсыз гәзитнең тәме калмый (кулын селтәп укый.). Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеннән болыт;

Бу үлек вөҗданны җанландыр, җы­лың белән җылыт!

Фатих. Кайда соң үзе?

Солтан Ишетмисеңмени?

Ачык тәрәзәдән тавышлар ишетелә: «Хәрәмлисен!», «Тимәде бит!», «Алдаша бу Апуш абый!», «һай, шәп эләкте!».

Вафа Жыен бала-чага белән ише­галдында кузналы уйный.

Солтан. Бүген ике кесә тутырып ашык төяп килде ул. Оттырып бетермичә урыныннан кузгалмас.

Фатих (урыныннан калкынып куя). Бу нинди сабыйлык, ә? Ничә әйттем мин ана. Татар шагыйре.. Бөек шагыйрь! Бала-чага белән кузналы уйнап ятсын инде. ә... Бераз солидный булырга да вакыт, югыйсә.

Вафа, һи, аны әйтәсең син... Ул әле Ташаяк ярминкәсендә агач атка атланып та әйләнә.

Солтан. Бөтен бала-чага аның янында...

Ибраһим (Фатихка). Абый! Үзен беркөнне сөйләп тордың бит: шагыйрь­ләрне бала-чага, хатын-кызлар һәм этләр ярата, дип.

Солтан. Әйтәм аны Тукайның исен сизүгә үк Казан этләре һау-һаулап өрә башлый. Яратканга күрә икән!

Вафа Тукайның шигырьләренә тел тидерүем түгел, тик хатын-кыз дигәндә...

Ибраһим. Өстенә бастың! Әнә икәү килеп ята.

Фатих. Кемнәр?

Вафа (тәрәзәгә үрелә). Кичә дә Тукайны күрергә дип килгән иде алар Чистай кызлары. Исемнәре ничек иде соң әле, аты коргыры.

Фатих. Тишек хәтер! Шушы яшен­нән кызларның исемен оныта...

Солтан. Апалы-сеңелле алар. Җамал белән Зәйтүнә.

Фатих. Менә бит! Солтаннан үрнәк алыгыз.

Ишек кагалар.

Керегез!

Җамал белән Зәйтүнә керә Алар ул замандагы татар кызлары кебек киен­гәннәр. Бусага катында туктап калалар. Зәйтүнә кыюрак—ул апасының җиңеннән тартып түргәрәк әйди

Солтан Кызлар!

Фатих. Хәерле көн, туташлар.

Вафа Нигә ишек төбендә туктап калдыгыз, түргә узыгыз.

Зәйтүнә Хәерле көн, әфәнделәр.

Фатих Үтегез, үтегез, ятсынмагыз Вәгаләйкем әссәлам!

Зәйтүнә апасына төртә. Алар алгарак үтә.

Җиһан. Әйбәт кенә яшәп ятасыз­мы?

Солтан. Әйе, әле утырып ята идек.

Фатих. Солтан! Утырыгыз, кызлар. Менә урындыкларга рәхим итегез.

Ибраһим. Сезне күрүгә без чиксез мәмнүн (Урындыкларны җайлап куя.) Килегез, кызлар, кыенсынмагыз.

Кызлар утыра.

Фатих. Инде хәзер танышыйк, туташлар.

Җиһан Иң башта дога кылыйк (кулларын җәя). Әгүзе билләһи

Солтан Вәт1

Барысы да битләрен сыпыра.

Вафа. Дөрес! Догалы эш уң була

Солтан (кыланып). Әлхәмделил- ла...

Фатих. Инде белик, безнең шыксыз хөҗрәбезгә нинди асыл затлар аяк басты икән9 Фәрештәләр түгелме?

Зәйтүнә (көлеп). Юк. фәрештәләр түгел шул, Фатих абый. Гап-гади җир кызлары. Мин Зәйтүнә исемле, апам— Җиһан

Фатих. Менә бит Минем исемне дә беләсез икән. Ә болар Казан егетлә­ре—Солтан, Вафа, ә бу—энем Ибраһим Нинди җилләр ташлады үзегезне9 Кайсы яклардан? Безнең Яна Бистә кызларына охшамаган үзегез.

Җиһан Чистайдан без, Фатих абый.

Ибраһим, һо-о, Чистайның үзен­нән!

Зәйтүнә. Без сезне күптән беләбез инде, Фатих абый

Фатих. Шулаймыни?

Зәйтүнә. Әйе, сезнең хикәяләре­гезне бик яратып укыйбыз.

Фатих Рәхмәт, рәхмәт, кызлар.

Солтан Чистай нишләп ята анда9

Зәйтүнә Без киткәндә утырып ята иде.

Фатих. Үзегез монда озаккамы?

Җиһан Әйе, күчеп килдек. Без мондагы урыс-татар школында укый­быз.

Ибраһим. Ә-ә... Алайса, сез...

Фатих (Зәйтүнәнең борсалануын күреп). Зәйтүнә туташ, нидер әйтергә телисез, ахрысы.

Зәйтүнә Дөресен әйткәндә, Фа­тих абый, без монда Габдулла Тукайны күрергә дип килгән идек

Солтан Аңа йомышыгыз бармы әллә?

Тәрәзәдән «Хәрәмләдең. Апуш!», «Тиде! Тиде!» дигән тавышлар ишетелә

Җиһан Кемнәр кычкыра анда9

Вафа. Урам малайлары кузналы уйный.

Зәйтүнә. Тукай монда көн дә ки­леп йөри дигәннәр иде

Җиһан (сенлесенә төртеп). Зыян юк. Безнен ана йомышыбыз юк, болай гына.

Зәйтүнә Без аның шигырьләрен бик яратабыз Шуна үзен дә күрәсебез килгән иде. Ниндирәк кеше ул9

Ибраһим Шагыйрь нинди була9 Алып гәүдәле, зур башлы Бер утыруда бер сарыкны ашап бетерә Бер төчкерсә Тегәрҗеп урамына кадәр ишетелә.

Фатих. Ибраһим!

Җиһан. Энегез бик шаян кеше икән, Фатих абый

Ибраһим Мин шунды-ый.

Фатих. Тукай бүген килмәде әле Шулай да мин аны сезнең белән таныштырырмын

Ибраһим, һа.

Вафа. Тукай кызлар күрсә былбыл­га әверелә ул. «Син булмасаң» дигән шигырен беләсездер (сөйли )

И матур' Мин янмас идем—яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр—тамды­ручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны,—

Син мине мескен кылып моңланды­ручы булмасаң!

Ибраһим Шундый ул

Жиһан (Зәйтүнәнең җиңеннән гарта). Без китик инде.

Зәйтүнә Бигрәк хәле мөшкел икән Тукай абыйның...
 

Фатих. Ни диим? Ул яндыручы әле шагыйрьнең хыялында гына,

Ибраһим Әйе! Алдан сизенеп шулай яза ул.

Тукай йөгереп керә. Анын сулышы капкан Чалбарының тез турысы үлән яшеленә буялган.

Тукай. Фатих! Корт чаккыры! Тәки оттым бит бу юлы (Әле кызларны күрми Ашыгып читтәге өстәлгә бара.) Ун ашык алып килгән идем. Хәзер менә ике кесәм тутырык! (Кесәсеннән алып ашыкларын өстәлгә куя бара.) Бер, ике, өч... җиде, сигез (Кесәләренә суккалый, әмма алар буш. Аптырап) Нигә монда сигез генә соң? Мин бит откан идем!

Фатих. Габдулла!

Тукай Аһ, тәмуг кисәүләре! Әтәмби караклары!

Фатих. Габдулла!

Тукай. Мин аларны (борыла.) Ә? (Кызларны күреп.) Мин... ни...

Зәйтүнә (аптырап). Габдулла?

Фатих Әйе, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай җәнабләре...

Зәйтүнә кулын сузып Тукайга таба килә.

Зәйтүнә. Габдулла Тукай..

Тукай аның кулына орына да тиз генә чыгып китә.

Фатих. Габдулла!

Зәйтүнә. Бу ул идеме соң?

Ибраһим.Ә сез аны ыспай гәүдәле, күзлекле дип уйлаган идегез, шулаймы’’

Җ и һ а н. Зәйтүнә, әйдә, киттек! Күр­мисеңмени, бездән көлә бит болар.

Фатих Гафу итегез, туташлар. Сездән көләргә һич уебызда юк Аллам сакласын. Үзегез дә күрдегез, Тукайның бүген кәефсезрәк чагы

Солтан Оттырса гел кәефсезләнә УЛ-

Җ и һ а н Тукай башы белән малай-шалай арасында кузна уйнап йөриме? Булмаганны, Зәйтүнә, әйдә дим, болай да сонга калдык.

Кызлар кузгала.

Фатих. Кызлар, зинһар өчен гафу итегез. Тагын килегез, ишегебез һәрва­кыт ачык.

Җиһан (үзалдына). Әллә нинди кешеләр монда.

Зәйтүнә Киләбез, Фатих абый! Киләбез! Сау булыгыз!

Кызлар чыгып китә.

Фатих. Уңайсыз хәлдә калдык.

В а ф а. Ә сез күрдегезме, Тукай белән теге кыз күрешкәндә бармакларыннан очкын чыкты!

Солтан Юкны сөйләп торма әле

Ибраһим. Кызлары чибәр бит . Ут чыкса да гажәп түгел.

Солтан Бигрәк тә Зәйтүнәсе. Те­рекөмеш кебек, ә?!

Тукай керә

Ибраһим Һә. менә качкын да кайтып керде

Солтан Шагыйрь! Шагыйрь ул кызларга ябышып ятарга тиеш, ә син качып йөрисен

Фатих. Алай ярамый бит инде, Габдуллаҗан.

Тукай Мин алар белән ни сөйлә­шим?

Фатих. Мин сөйләшәм бит әле

Вафа. Өйрән, шәкерт!

Тукай Минем буш сүзгә фантазиям житми.

Фатих Йә, хуш иттек. Гәзитәгә син шигырь бирмәдеңмени?

Тукай (кәгазь суза). Менә.

Фатих О'(Укый.)

Чын бәхетледер—кулын тоткан колын;

Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулын

Яшь күңелне тотып ычкындырмый һич,—

Бер сихерле, серле кармактыр кулын.

Син моны әле генә язып кердең­ме?

Тукай (кызарып). Юк. кичәгенәк язган идем.

Фатих. Яхшы! Вафа номерга урнаш­тыр шигырьне.

Вафа Менә бит! Пәйгамбәр дими ни дисең?! Бүген кызлар кулын тотасың да кичә үк белеп торган.

Ибраһим (Солтанга үзара) Күр­деңме, Солтан, муза пәйда булды.

Солтан (акрын). Ана муза, миңа кызы!

 

Икенче күренеш

Калку төштә Тукай. Ак япанча бөркәнгән Кулында китап Ул бу юлы кузна уйнаучы малайга бөтенләй охшамаган. Аста, бер почмакта кара җиләнгә төренгән кеше бөкшәеп утырган Ул Тәкъдирне гәүдәләндерә, ахрысы


 

Тукай.

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да.

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,—

Күндем минем япь-яшь калыр, һич картаймас:

Жаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күңелемдә минем шигырь утым саумы?!

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

Күңлемдә көн һаман аяз—һаман да яз.

Шагыйрь күңлеңдә кыш булмый да кар яумый.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә

Өч-дүрт кеше, ике-өч хатын кыз йөгереп керә.

Беренче ир. Кем ул? Кем кыч­кыра?

Икенче ир (Тукайга). Әй син! Чаплашка! Төш аннан! Нәрсә канатла­рыңны җәйдең?

Беренче хатын Мин йоклап кына киткән идем.

Өченче ир Әйе! Йокларга җы­енган идек.

Икенче хатын. Боже мой! Бу татарлар совсем обнаглели! Кара инде, Казанда! Татарча кычкырып маташа!

Өченче хатын Туктагыз әле. бәлки, ул ярдәм сорыйдыр?

Беренче ир. Төш дим, йолкыш!

Дүртенче ир (куркынычкыяфәт­ле адәм). Йомдырам мин аны хәзер, к чертовой матери.

Беренче хатын . Малайка! Бәлки икмәк ашыйсың киләдер9

Тукай. Уяныгыз! Бер-берегезгә карагыз! Сез бит бер-берегезгә елмаеп карый да белмисез. Эчегез тулы зәһәр­лек, явызлык, көнчелек. Бер-берегездән уздырып йортлар саласыз, фаэтуннарда җилдерәсез, ә үзегез ярлы-ябаганыҗ. ятимнәрнең соҗгы тиенен таларга оял­мыйсыз. Сезнең өчен ил дә юк, ватан да юк, милләт тә юк. Сез Алланы оныткан­сыз! Ул хәрәм байлыкны үзегез белән алып китә алмассыз. Анда баргач ни дип жавап бирерсез? Туган телегездән, илегездән йөз чөердегез, таш пулатларга кереп качтыгыз. Тик Аллаһ хөкеменнән кача алмассыз!

Беренче ир Кем бу? Ни сөйли ул?

Беренче хатын. Безне гаепли түгелме соҗ?

Икенче ир. Милиция чакырырга кирәк.

Икенче хатын Авылдан киләләр дә! Нидер таләп итәләр! Авылда кеше калмады. Жир сөрүче юк. дип кичә генә әнкәй SMS җибәргән.

Өченче ир. Әйе! Монда килеп «Азатлык!» кычкырып йөриләр Җыен эшлексез. Кайтып кит авылга. Пулный азатлык! Тирес чыгар, корт чүплә.

Икенче ир (кесә телефоныннан чылтыратып маташа). Серый! Серый' Кайда йөри бу? Охрана, имеш (чылты­рата). Майор? Монда безнең каршыла бер шизик. Кычкырыпмы кычкыра Наряд җибәрегез. Хәзер үк. Митинг дим монда, митинг!

Дүртенче ир Чакырмаска иде Мин аны хәзер үзем дөмбәслим

Беренче хатын. Исеректер у.з Зарар юк, айнытып чыгарырлар

Беренче ир һе! Таныдым Бу бит газетка язучы. Шагыйрь кисәге Исеме ничек соң әле, аты коргыры. Мулла малае... Габдулла... Габдулла.

Өченче хатын. Тукай!

Икенче ир. Булмагае! Тикшерер- ләр.

Икенче хатын Алайса, аны психбольницага җибәрергә кирәк Кай­дан чыккан Пушкин9'

Өченче ир. Әйе! Мин дә таныдым «Болгар» номерларында тора ул.

Беренче ир «Болгар»ны җимер­деләр бит инде. Бер төндә урынын җир белән тигезләп куйдылар

Беренче хатын Алайса, йортсыз-җирсез калганга кычкырадыр ул.

Өченче хатын Бичара

Икенче ир Булмаганны. Ул тузган йортта беркем дә яшәми иде. Без аны хөкүмәт кушкач җимердек. Бу да
Тукай түгел. Самозванец бу! Тукайны мин беләм. Банкетта янәшә утырган идек. Депутат ул. Мыегы да бар. Бик тәртипле кеше.

Беренче хатын. Әй! Кем син? Нишләп йөрисен?

Тукай.

Кайчан кем сайлады Тәңре мине бу хак Пәйгамбәр дип.

Мине үзенә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип.

Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә.

Ашамый, эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә.

Барлык якыннарым — дуслар, карендәшләр. замандашлар

Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.

...Ходайга кылмадым үпкә золымнардан, каһәрләрдән;

Теләнче рәвеше белән мин качып чыктым шәһәрләрдән.

Беренче хатын.Сөбханалла! Кем ди үзен? Пәйгамбәр ди түгелме соң?

Икенче ир. Мания величия!

Өченче хатын. Бичара...

Өченче ир Туктагыз әле. Шактый шома чыга түгелме соң сөйләгәне. Кем дидегез әле исемен?

Беренче хатын. Габдулла...

Өченче ир. Тагын?

Беренче хатын. Нәрсә тагын?

Өченче ир. Атасының исеме ничек?

Беренче хатын. Әллә инде. Бел­мим. Тукай диделәр түгелме соң?

Өченче ир Габдулла Тукаевич! Булды. Аңладык кем икәнеңне. Төш безнең янга. Бик мөһим сүзем бар иде.

Өченче хатын. Әйе! Төш, Шафкат Маратович әйткәч...

Беренче ир. Сине бит халык ша­гыйре диләр. Халыктан аерым торма!

Дүртенче ир Төш диләр сиңа! Алып төшимме. Шафкат Маратович?

Өченче ир. Тик тор! Габдулла Тукаевич! Көтәбез.

Барысы да. Көтәбез! Көтәбез!

Тукай алар янына төшә.

Өченче ир (игътибар белән Ту­кайны күздән кичерә). М-да... Киемен бик таушалган, шагыйрь иптәш Йорт-җирсез яшәргә дошманына язмасын Ә син безгә дошман түгел. Шуңа күрә мин сиңа эш тәкъдим итәм.

Тукай. Мин эшсез түгел.

Өченче ир. Эшнең төрлесе бар. Эш икән—кешегә дә файдасы булсын, үзеңә дә кереме калсын. Озын сүзнең кыскасы шул—миңа реклама язучы кирәк.

Тукай. Мин...

Өченче ир.Тукта,тукта... Реклама ул—сәүдәнең моторы, жаным. Авызына җылы аш тияр. Аш кынамы. . Берничә айда мин синнән кеше ясыйм, җүләр. Мина синең кебекләр кирәк. Юкса (ку­лын селти) берсе ни дип язып килгән? «Күңелле булыр җәең, эчсәң «Караван» чәен.» Хи-хи-хи.

Барысы да (Тукайдан кала). Ха- ха-ха...

Өченче ир. Бу рекламамы? Ә кыш көне эчмәскәме? (Пауза.) Аннары, үзара гына әйткәндә, чәй эчеп кенә ерак китеп тә булмый... Ха-ха-ха...

Барысы да. Ха-ха-ха...

Тукай. Сезгә миннән ни кирәк?

Өченче ир. Әйттем бит инде. Рек­лама бүлегенә утыртам мин сине. Слоганнар уйлап чыгарырсың. Карале, син чәчеңне нинди шампунь белән юасың?

Тукай (чәчен сыпырып). Әллә тагын...

Өченче ир. «Амый» дигән шам­пунь белән юарга кирәк, туган. «Ин шәп шампунь «Амый», бер кавык та калмый!» Ничек? Шул-шул. Монысын үзем уйлап таптым.

Тукай. Сез мине кемгә саныйсыз9

Өченче ир. Курыкма. Башта үзем өйрәтермен. Син сәләтле генә күренәсең.

Сирена тавышы ишетелә. Ике жан­дарм керә.

1 жандарм. Бу нинди митинг9 Санкциясез (икенче ирне күреп ала.) A-а, Марат Ульмасович! Исәнмесез, исәнмесез (кул бирешәләр.) Менә без килеп житгек. ОМОН да юлда.

Икенче ир. Нинди ОМОН? Ах­мак!

I жандарм . Соң... митинг дидегез бит.

Икенче ир (кулын селти). Әнә Шафкат Маратович белән сөйләшегез.

Өченче ир. Инцидент тәмам, майор. Без аңлаштык. Сезне юкка бор­чыганбыз.

1 жандарм . Сез аңлашкансыздыр да.. Зерә анда-монда чабып йөрергә без бала-чага түгел. (Тукайга күрсәтә.) Кем бу?

Беренче ир. Дөресен әйткәндә, экстремист бу. иптәш майор. Татарларны фетнәгә чакыра бу. Туган телдә укырга да хакыгыз юк, нигә йоклап ятасыз, ди.

Икенче хатын. Әйе! Россиягә каршы котырта.

2 жандарм (Тукайга). Докумен­ты!

Тукай кесәсеннән таныклык чыгарып бирә.

Тукай. Мин экстремист түгел, мин—шагыйрь.

2 жандарм. Габдулла Тукай. Тукай Тукай. . Таныш исем. Колак­ка кергәне бар (1 жандармга.) Безнен исемлектә юкмы икән ул?

1 жандарм Шагыйрь диме? Чынмы?

Өченче хатын . Чыны, чын!

1   ж а н да рм . Чын булса, экстремист инде ул. Тоткарларга кирәк, соңыннан ачыкларбыз кемлеген.

2    жандарм (Тукайга). Китабы­гызны бирегез әле! (Тукайның кулыннан китабын ала.)

Өченче ир. Майор! (Читкәрәк алып китә, нидер аңлата.)

1    жандарм (уйланып). Килгән- килгән, без буш кул белән китә алмый­быз.

2    жандарм (Тукайның китабын актара). Әһә! Исемә төште—бу китапка арест салынган иде. Тыелган китап бу.

Беренче ир. Әйтәм бит! Әйтәм бит! Экстремизмны әллә кайдан сизәм мин. Ваһһабит түгелме икән бу9

Өченче ир. Китабына арест са­лынгач, тоткарлагыз шуны гына. Буш китәсегез килмәгәч.

1   жандарм. Ну баш та инде үзе­гездә, Шафкат Маратович! Кайдан шун­дый бөек фикерләр башыгызга килә Гражданин китап! (2 жандармга) Исеме ничек дидең әле?

2    жандарм (тышына карый). Габ­дулла Тукай, дип язылган

1   жандарм Габдулла Тукай кита­бын, экстремистик әдәбият исемлегенә кергәнлектән, кулга алырга!

2   жандарм. Күптән кулымда инде.

I жандарм. Киттек.

Китапны тантаналы рәвештә алып китәләр. Халык тарала.

Өченче ир (Тукайга визиткасын бирә). Иртәгә сәгать унга офиска кил. (Ту­кайның аркасыннан кага.) Эш көтә сине, егет! Балда-майда йөзәсең бар әле. Киләчә­геңне уйла. Шундый талант белән эт типке­сендә йөрергә, ышту син... (Китә.)

Тукай визитканы карамыйча да бөгәрләп читкә ыргыта.

Тукай. Мин әле кая барам?

Кара җиләнле торып тиз адымнар белән чыгып китә. Тукай да акрын гына ана иярә.


 

 


 

Өченче күренеш.

Шәрык клубы. Халык әдәби кичәгә җыелган. Ир-егетләр кара кәләпүштән, кызлар ак күлмәк, ак калфактан. Ханымнар калфак өстеннән ефәк шәп дә бөркән­гән. Тукай кара костюмнан, галстук таккан, башында да кара хәтфә кәләпүш. Ул кешеләрдән аерым—ялгыз басып тора. Сәхнә читендә кара җиләнле бөкшәеп утыра Ак күлмәкле, кызыл хәтфә калфак кигән Зәйтүнә кызлар арасында Почмактагы тәбәнәк сәхнәчектә салмак кына оркестр уйный Гимназистка кызлар программа һәм гәзитләр сага. Чибәр генә хатын-кыз култыклаган Шафкат Маратович бер читтә басып тора. Ул монда очраклы килеп эләккән бугай.


 

Гөлсем Ишеттегезме, бүген бе­ренче тапкыр татар егетләре хор белән җырлаячак!

Фатыйма. Ишетмичә! Аларны Аги әфәнде инде ярты ел әзерли. Егерме ике егет!

Жиһан Кызлар хоры да булачак диделәр бит. Абау! Кемнәр икән ул? Кем кызлары икән? Ничек йөрәкләре җитә?

Әминә. Син әллә аларны татар кызлары дип уйлыйсыңмы? Музыка мәктәбеннән килгән хор ул. Трентер

ханым алып килде. Татар жырларын махсус өйрәнгәннәр.

Зәйтүнә. Татар кызларына ни бул­ган? Мин рәхәтләнеп җырлар идем.

Әминә. Син җырларсың. Синен кебекләр бездә сирәк шул.

Гөлсем . Һи, без әле шундый итеп җырларбыз, аяк тибеп биербез. Марҗа­лар да шаккатып калыр!

Фатыйма. Әйе, аларны шаккаты­расыбыз бар әле.

Фатих коляскасын тәгәрәтеп кызлар янына килә.

Фатих. Кызлар, кайсыгыз бүген минем белән бии?

Гөлсем. Фатих абый, мин!

Фатыйма. Юк, бүген минем чи­рат!

Җиһан. Минем белән дә биерсез бит. Фатих әфәнде?

Фатих. Рәхмәт, кызлар. Коляскам чыдам, барыгыз белән дә биермен. Зәй­түнә генә миңа карамый.

Зәйтүнә И Фатих абый! Баядан бирле тутырып карап торам, үзегез игъ­тибар итмисез.

Фатих. Белмим, белмим. Карашын гел бүтән якта.

Гөлсем Зарыгып Тукайның сәх­нәгә чыгуын көтә ул.

Фатих. Барыбыз да көтәбез. Бүген ул Казан сәхнәсенә беренче тапкыр чыга.

Игълан итүче. Сәхнәдә—яшь шагыйребез Габдулла Тукай!

Тукай акрын гына укый башлый.. Зәйтүнә истәлеге: «Кулында бөгәрләп тоткан бер кәгазе бар иде Тавышы бик катыда, йомшак та түгел—уртача. Яхшы итеп, интонация белән укый»

Тукай.

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы Матур белән утырамын кара-каршы.

Шунда ул кыз, әллә ничек, сүзгә китеп,

Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.

Мин күзеннән аның күземне алмагач.

Һәр сүзенә «чын, чын» димичә калмагач.

Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде,—

Кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач.

һаман сөйли. Мин тик иренен, тешен карыйм.

Йөртәм күзне калкып чыккан түшен карыйм

Борынын, авызын, иякләрен, беләкләрен,—

Калмый бармак, тырнак—һәрбер төшен карыйм.

Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә дим.

Дөнья белән ваклануын һич теләмим

Анар күрә үземне бик түбән саныйм,

Анын урыны күк йөзендә, гарештә. дим.

Минемчә, тик яралган ул сөелергә,

Сөяргә һәм куанырга, сөенергә

Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:

• Бу минеке булмас!»—диеп көенергә.

Шулай итеп сәгадәтле сәгать үтә,

Ул да торып, үз урынына чыгып китә

Белмәс хәлне,—яшь нәрсә бит, аңлый алмас.

Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! Тукта!»

Кул чабалар. «Афәрин!», «Мен яшә!» дигән тавышлар ишетелә. Сәхнәдән төшеп килгән Тукай өстенә Зәйтүнә конфетти сибә Алар сөйләшкәндә уй­научы оркестрның тавышы ишетелми, биючеләр дә шәүләләр кебек кенә то­елалар.

Зәйтүнә (Тукайның кулын тотып). Габдулла әфәнде! Сез шулкадәр матур сөйләдегез. Котлыйм! Чын күңелдән уңышыгыз белән котлыйм!

Тукай. Рәхмәт, Зәйтүнә туташ. Тик нинди әфәнде инде мин сезгә? Габдулла гына диегез.

Зәйтүнә. Сез миннән олы бит Килешмәс

Тукай (көлеп). Абый диегез, алай­са. Миңа абый диюче юк әле моңарчы. Урам малайлары да мине Апуш дип кенә йөртә.

Зәйтүнә. Сез артык гади күренәсез. Ләкин сез гади түгел.

Тукай (көлеп). Сез бик күзәтүчән. Димәк, бүгенге кичә ошый сезгә?

Зәйтүнә. Бик ошый. Мондый ки­чәләрне күрмәгәнгә, артыгын күз алдына да китерә алмыйм.

Тукай. Биергә телисезме?

Зәйтүнә. Ә сез?

Тукай Мин бии белмим шул (көлеп) Өйрәнә башладым инде. Өйрән­гәч синең белән биермен, яме?

Зәйтүнә. Мин үзем дә әле генә өйрәнә башладым.

Тукай. Син дип дәштем. Үзем дә сиз­мичә. Ачуланмыйсызмы, Зәйтүнә туган?

Зәйтүнә. Юк, Габдулла., абый! Киресенчә, мин шат кына сезнең үз итүегезгә.

Тукай. Алайса, Зәйтүнә, син дә миңа син дип эндәш (Зәйтүнәнең кулын тота.)

Зәйтүнә Ярар, Габдулла абый.

Тукай. Габдулла гына дисән дә була. Мин бит бик яшь күренәм Мине еш кына малай-шалай белән бутыйлар. Ул гынамы... Шулай бервакыт пароходта барам, үзем озын чәчле, үзем ябык Бер урыс сорый шунда: «Ты барышня или китаец?»—ди (көлә.)

Зәйтүнә (көлеп). Син бит кысык күзле түгел.

Тукай. Мин татар бит! Димәк, кы­сык күзле күренәм. Зәйтүнә! Шул кысык күзләремә түм-түгәрәк дөнья сыйган ми­нем! Һәм ул дөньяның уртасында—Син!

Зәйтүнә. Габдулла...

Тукай. Мине алда зур сынаулар көтә. Язмышымны үзем сайладым Тәкъдирем үзем белән. (Кара жиләнлегә ишарәләп ала.) Мин янып та калырмын, бәлки, тик халкым үз юлын табарга тиеш, бәйсез булырга тиеш! Шуңа да мин унга, сулга аумыйм, алга барам

Зәйтүнә. Юлда киртә күрсәм, тибәм дә аударам!

Тукай. Ә?

Зәйтүнә. Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

Тукай. Дөрес әйтәм бит?

Зәйтүнә. Дөрес, дөрес, Габдулла.

Тукай. Син миңа кушыласыңмы? Кулга кул тотынышып китәрбез бергә Юл авыр. Кимсетерләр дә. Хурларлар да... Бөлгенлектән дә интегербез, бәлки Син шуңа әзерме?

Зәйтүнә (калтырап). Белмим. Габ­дулла. Шулай да, бергә булсак, мин сине беркемнән дә кимсеттермәм! Хурлап карасыннар! Бөлгенлеккә дә төшмибез, Алла боерса, дүрт саныбыз төгәл була торып.

Тукай Син мине аңлап бетермә­дең.

Зәйтүнә. Борчылма. Габдулла. Мин тегә дә беләм, чигә дә беләм. Ачка үлмәбез Школаны тәмамлагач, мөгал­лимә булып урнашырмын

Тукай И минем яктыртучым! (Ярым кочаклап маңгаеннан үбә.)

Зәйтүнә. Габдулла! Нишлисен, кеше күрә бит

Тукай. Күрсеннәр! Бүген мин бә­хетле! Мин кемгәдер кирәк, ул да миңа кирәк! Бәхет шул түгелмени? Гап-гади. кеп-кечкенә бәхет!

Зәйтүнә Мине апам югалткандыр. Бергә килгән идек. Халык киткәндә син дә кайтасыңдыр бит?

Тукай (сүрән). Кая барасын инде тагын...

Зәйтүнә. Бергә кайтабыздыр бит? Без «Болгар» аша үтәбез.

Тукай Бергә., бергә... гомергә...

Зәйтүнә. Алайса, мин урамда көтәрмен (биючеләр янына китә)

Тукай янына хатын-кыз җитәкләгән Шафкат Маратович килә.

Шафкат. О-о, Габдулла Тукаевич! Тыңладым, тыңладым сүләгәнеңне Ха­лыкка ошады.

Тукай. Рәхмәт.

Шафкат. Нигә офиска килмәдең? Сүздә торырга кирәк. Безнен эштә сүздә тормасаң. сикер башка.

Тукай. Мин сезгә сүз бирмәдем

Шафкат (Тукайны күздән киче­реп). Өс-башың бөтәйгән Табышлы заказлар булдымы әллә?

Тукай. Мин заказ белән язмыйм!

Шафкат. Яшь әле син. Аягына сыер басмаган. Менә өйлән әле. итәк тулы бала-чагаң булсын. Үзен заказ эзләп чабарсың. Әнә бит—бер асылкош белән сөйләшеп тора идең. Аларнын башта гына коры сүзгә һушлары китә. Дөнья шундый ул, апаем, мөмкиңлегенә карап һәркем ни дә булса сата. Кемдер акылын, кемдер белемен, кемдер жанын. кемдер тәнен

Тукай. Мин берни дә сатмыйм!

Шафкат. Син шигырьләрен өчен гонорар аласын бит? Димәк, син дә сату-алу белән шөгыльләнәсең. Матур сүзләр—милләт, мәхәббәт, галәм!—тө­тен җибәрү генә, һәрнәрсәнең төбен­дә—акча! Син дә моны беләсең.

Тукай. Менә синең кебекләр арка­сында без шундый хәлгә калдык та!

Шафкат Мин нинди хәлгә калган9 Бөтен нәрсәм бар!


 

Тукай Бер-беребезне сата-сата ил­сез калдык! Колларның да колы булып яшибез. Кол икәнеңне яшерер өчен син менә мал артыннан куасын. Ин җирәнгеч кол—нәфес колы.

Ш а ф к а т Син! Чамалап!

Тукай (хатын-кызга). Гафу итегез, ханым Ирегез әйбәт кеше сезнен. Яман да яхшы кеше.

Хатын-кыз. Ирем түгел ул. Мин модельный агентстводан. (Авызын кап­лый.) Мин... Мин... Ялгыш әйттем.

Тукай. Ә-ә? Аңладым.

Ш а ф к а т. Ха-ха-ха! (Хатын-кызга.) Син килешү шартын боздың! Эшеннән очтым дип сана. Южный трассасы көтә сине.

Хатын-кыз Пошел ты, козел! Тәмам туйдырды (китеп бара, борылып) Син бу шагыйрьнең тырнак очына да тормыйсың!

Ш а ф к а т. Хе-хе... (Тукайга.) Про­катка алып торган идем үзен.

Тукай Син курай уйный беләсең­ме?

Ш а ф к а т. Нәрсә? Нинди курай...

Тукай Син... курай... уйный беләсеңме?

Шафкат Курай... курай. Шаярта­сын, әйеме? Юморист. Соңыннан еларга туры килмәсен. Елатырмын да (тиз-тиз атлап чыгып китә.)

Зал инде бушап калган.

Тукай. Юлга аркылы төште бит. хәсис (ишеккә омтыла.)

Каршында Кара җиләнле пәйда була.

Кара җиләнле Юк. юлына мин аркылы төштем.

Тукай (туктап кала). Син?

Кара җиләнле Ашыкма.

Тукай. Мине Зәтүнә көтә.

Кара җиләнле Яшь баланын башын әйләндермә.

Тукай Аныкымы... Минем үземнең башым әйләнгән!

Кара җиләнле урындыкка утыра.

Кара җиләнле Өйләнергә җы­енасынмы9

Тукай. Зәйтүнә көтә. Ашыгам. Теш агартып торырга вакыт юк. Кит юлдан!

Кара җиләнле Язмыштан уз­мыш юк.

Тукай. Җитте! һаман сиңа ияреп йөрергә мин инде малай-шалай түгел.

Кара җиләнле . Гашыйк булган­сың. Андый чакта тәкъдирне дә җиңәр­лек көч сизәсең үзендә.

Тукай. Әйе! Мин дә кеше бит Өй­ләнсәм дә гажәп түгел. Җылы өй, янда яраткан хатын, тирәдә балалар йөгереп йөри. Мин балалар яратам.

Кара җиләнле Кызганыч, син боларның берсенә дә тиенә алмассың. Син шагыйрь! Тәкъдиреңә шулай язган. Син яшен кебек ялгыз, зилзилә кебек бәйсез.

Тукай. Жир яшәрмәс, гөл ачылмас— төшми янгыр тамчысы. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы? Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә шигыремне, йә әйт!—Энҗедән ким кай төше? Мәхәббәт камчысы гына ша­гыйрьне алга сөрә ала.

Кара җиләнле. Мин моңа каршы төшәммени? Гашыйк бул, ярат, илһам­лан? Ләкин өйләнү . Тирәндә чабып йөргән балаларын икмәк сорап елый башласа, мәхәббәт очкыннары бик тиз сүнәр. Дөрес, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәнкә килерең булса, өйләнсәң дә ярый. Гаилә хакына дип менә бу—кем әле?—хәзер киткән бәндә... Шундый­ларга тәлинкә тотарга булса,—Алла сакласын!

Тукай. Ул бит... Зәйтүнәне әйтәм, минем сүзне көтә.

Кара җиләнле. Анарда әле яшьлек юләрлеге. Күрмисеңмени, сабый бит... Ул сине кеше буларак түгел, ша­гыйрь буларак ярата. Үзең үк язган идең бит, оныттыңмы: «Син дисен, имеш ки, шагыйрьгә барам. Барма, барма—син әрәм аңар, әрәм!» Дәвам итимме?

Тукай.

Үз уеңча, шагыйрь ул жырлый, дисен, Жыр исә тыңларга күңелле, дисен.

Син алай иткәнче, и кашын Һилал! Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал

Ал да читлеккә ябып сайрат аны: Мактасын гел сине—син саргайт аны Кара җиләнле Сиңа ул читлек кирәкме?

Тукай (өзгәләнеп) Нишләргә соң миңа?

Кара жиләнле. Яратырга! Ләкин якын килмичә. Ерактагы кояш жылы- рак.

Тукай. Минем аны назлыйсым килә! Назланасым килә!

Кара җиләнле. Үзең дә беләсең, аның өчен тәтәйләр йорты бар.

Тукай. Син циник..

Кара җиләнле Шигырь башка, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка. Шигырь өчен шәп ягулык—җавапсыз мәхәббәт. Былбылларны кара син! Алар да бит кавышканчы гына сайрый.

Тукай. Син минем башны бутадың! Мин бит Зәйтүнәне озатырга тиеш идем (Кара җиләнлене этеп аудара да чыгып йөгерә.) Зәйтүнә!

Кара җиләнле (торып киемен кага). Зәйтүнә әллә кайчан өендә инде Ул сиңа рәнҗеп кайтып китте, юләр шагыйрь.

Өстән аваз ишетелә: «Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!—Бар микән, белмим, монын миннән бүтән аңлаучысы?»

Дүртенче күренеш

Тукайның дуслары, танышлары җыелган—Фатих. Ибраһим. Вафа, Кәбир. Шакир. Солтан. Ашыгып Сәгыйт китеп керә.


 

Сәгыйт. Әссәламагаләйкүм, кар­дәшләр.

Барсы да. Вәгаләйкүм әссәлам.

Сәгыйт утыра. Бит сыпырып амин әйтәләр.

Сәгыйт.Яна гына Әстерханнан кай­тып төштем. Тукайҗанның авыруын ишет­кәч, туры монда йөгердем. Хәле ничек?

Фатих. Менә Шакир университет­тан доктор алып килде

Сәгыйт. Алай... Күптән авырыймы9

Вафа. Әдәбият кичәсе үткәргән идек. Икенче көнне урыныннан тора алмады. Бизгәк.

Шакир Үпкәсендә чир бар дип шикләнәбез.

Кәбир Хәле алай ук мөшкел түгел сыман. Күзендә яшәү нуры бар.

Сәгыйт. Сүзең фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен, Кәбир.

Ибраһим. Әдәбият кичәсеннән соэ мин аның бүлмәсенә кергән идем Бик гасаби сыман күренде

В а ф а . Ә кичәдә бик шат. күңеле көр сыман иде бит.

Ибраһим Бер читтә Зәйтүнә белән дә шактый озак сөйләшеп тордылар. Әллә сүзгә килделәр микән9

Солтан. Сүзгә килергә ., алар бит ул кадәр якыннар түгел

Фатих Ул Зәйтүнәне бик якын итә Сиздерми генә.

Шакир Шагыйрьләр бик нечкә күңелле халык. Әз генә кырын сүзне дә зур итеп кабул итәләр. Шулай бит.

Сәгыйт әфәнде?

Сәгыйт. Анысы инде кешенең холкыннан тора. Тукайның серкәсе су күтәрми, дөрес. Чак кына тәнкыйтьне дә кабул итми.

Фатих. Нахакны кичерми ул!

Кәбир Йоклап яткан чирне уятыр­га күп кирәкми..

Солтан Зәйтүнә берәр авыр сүз әйткән дип уйлыйсызмы9

Вафа. Юк ла... Зәйтүнә акыллы кыз. Шагыйрь хәтерен калдырырлык сүз әйт­мәс. Аннары ул Тукайны бик ярата да.

Солтан (кискен). Кем әйтте9

Вафа Әйтмәсәң дә күренә. Солтан. Син генә күрмисеэ.

Түр ишектән доктор чыга. Ул ак са­каллы, пенсне кигән.

Шакир Доктор?

Фатих Утырыгыз, доктор әфәнде

Доктор (утырып) Әйе. аягөсте хакыйкатьне әйтмиләр...

Сәгыйт Доктор! Хәле шулай авыр­мыни?

Доктор (кырысланып). Ашыктыр­магыз, егет

Сәгыйт Түбәнчелек белән гафу үтенәм.

Доктор (Фатихка). Фатих Зарипович. Монда авыруның якыннарымы9 Диагноз хакында сөйләшә алабызмы9

Фатих Без барыбыз да аның дуслары, доктор. Монда сөйләгән моңда калыр

Доктор. Яхшы. Аңарда туберкулез­ный соңгы стадиясе

Басы да. Ә?

Фатих. Бер дә өмет юкмыни, док­тор?

Доктор. Сез инде ана игътибарлы булыгыз. Күп булса берничә ай гомере калган. Хәер, дөресен Алла белә. Бәл­ки, Швейцариядәге берәр шифаханәгә җибәрсәгез...

Доктор китәргә кузгала. Шакир аңа акча бирмәкче була.

Шакир. Рәхмәт сезгә, доктор.

Доктор. Рәхмәтегезне кабул итәм (Шакирның кулын этә.) Монысы ки­рәкми. Шагыйрьләрдән акча алмыйм. Хушыгыз, әфәнделәр (чыга.)

Вафа Башка суккан кебек булды бу.

Фатих. Ятып калганчы атып ка­лырга. Швейцариягә җибәреп карарга кирәк.

Кәбир Нинди акчага?

Ибраһим. Табарбыз. Бөтен Казан­ны кузгатсаң...

Солтан Ай-Һай, кузгалыр микән9 Казан татары акча дисән саңгырауга әйләнә ул.

Вафа Аңа әле бер озатучы да кирәк булачак.

Түр бүлмәдән кара җилән ябынып акрын гына Тукай чыга.

Тукай, һай! Бөтен дуслар җыелган Сәгыйт тә монда. Исән-сау кайттыңмы. Сәгыйт (күрешә.) Нигә кәрт сукмый­сыз?

Фатих. Менә, докторны озаттык та.

Тукай. Доктор түгел, фәрештә бу­лып чыкты ул.

Кәбир Әйе, әйе, ир-ат фәрештә Нәрсә диде?

Тукай. Сезгә бер сүз дә әйтмәде­мени?

Фатих. Әйтте. Берәр санаторийга барса әйбәт булыр, диде.

Ибраһим Мәсәлән, Швейцари­ягә.

Тукай. Швейцариягә! Анда ни калган? Доктор миңа андый юк-бар сүз сөйләмәде.

Шакир Ни әйтте соң?

Тукай Терелсәң, диде, барлык авы­руын юып алгандай юкка чыгачак! Шуна да борын салындырып утырмагыз...

Вафа. Аллага шөкер икән, алайса.

Тукай Инде бу кадәр җыелгансыз икән, коры кашык авыз ерта. Кем, мулла Кәбир, барыбызга да җитәрлек сыра алып кер (өстәлгә акча куя.)

Кәбир. Ярамас бит..

Фатих. Бүтән вакытта рәхәтләнеп утырырбыз әле, Габдулла. Ял ит син.

Тукай. Ял итеп ятасылар алда әле Мулла Кәбир, син әллә әйләнеп тә кердең?

Кәбир акчаны алып чыгып китә. Вафа кушеткадагы мендәрне рәтли

Вафа. Бераз таянып тор, Ту­кайҗан.

Сәгыйт (торып). Мин әле урнаш­маган да... Габдулла, мин китим әле. Соңрак килермен.

Тукай (кушеткага ятып). Син курай уйный беләсеңме?

Сәгыйт Белмәскә! Рәхәтләнеп гыжылдатам. Утырырбыз әле, Габдул­ла. Син җырларсың, мин уйнармын (китә.)

Вафа. Минем дә басмаханәдә эшем бар иде.

Фатих. Тукай йоклады.

Чыннан да Тукай кушеткада тигез сулыш ала. Барысы да акрын гына чыгып китә. Зәйтүнә йөгереп керә. Өстендәге плащын, ишектән узгач, идәнгә ташлап калдыра да Тукайның баш очына килеп утыра.

Зәйтүнә (шыпырт кына сөйләнә). Бүген генә ишеттем бит, Габдулла. Авырганыңны бүген генә ишеттем Мин, юләр кыз, сиңа үпкәләгән идем. Вәгъдәсендә тормады дип. (Тукай­ның маңгаен сыйпый.) Йоклый Болай булгач, тереләсең, шагыйрем. Яшьнисе көннәрен алда әле.

Сыра шешәләре кочаклаган Бәкер килеп керә Тукай янында Зәйтүнәне күреп аптырап кала.

Бәкер. Үлдеме әллә? (Шешәләре идәнгә төшеп ватыла.)

Тукай (башын калкытып). Үләрсең монда сезнең белән...

Зәйтүнә. Борчылма, Габдулла.
тыныч кына ят. Сина тынычлык кирәк. Син. Кәбир абый, бар, юлыңда бул. Кирәгең чыкса, чакыртырбыз.

Кәбир башын чайкап тора да шешә ватыкларын җыймакчы булып иелә.

Зәйтүнә. Бар! Үзем жыеп алыр­мын..

Тышта тонык кына булып күк күкри

Тукай. Күк күкри Быел беренче тапкыр. Яз килә. Иртәрәк түгелме соң әле?

Зәйтүнә. Яз ул, Габдулла, үз ва­кытын белеп йөри. Кыш кына һәрвакыт көтмәгәндә килә.
 

Икенче пәрдә

Бишенче күренеш

Зәйтүнәләр фатиры Ул гадәти татар өйләреннән берни белән дә аерылмый диярлек. Китап шкафы гына монда укымышлы кешеләр яшәвен күрсәтә. Өстәл тирәсендә Җиһан белән Зәйтүнә чигеп утыра.

Ж и һ а н (авыз эченнән җырлый).

Күк күгәрчен күктә уйный, башларын әйләнмәсә,

Бик сөйсәң дә баралмассың, чәчләрең бәйләнмәсә.

Зәйтүнә. Әй, ачу китереп әллә нинди жырЛар җырлап утырмасаң.

Җиһан Мин чыгарган жыр түгел, борынгыдан калган.

Зәйтүнә. Миңа төрттерәсең инде.

Җ и һ а н Төрттермим, турысын әйтәм. Акылдан шашкандай егет өенә барып керү нинди киртәгә сыя? Илдә- көндә булмаганны. Әни ишетсә, ник туганына үкенерсең.

Зәйтүнә. Авыруның хәлен белү дә борынгыдан калган гадәт.

Җ и һ а н . Кешегә сагыз булып ябышу кемнәрдән калган гадәт? Беркөнне дә, юлда очрагач, бер артына, биш алды­на төшәсең Шулхәтле чекрәя-чекрәя күзенә кермәсәң. күреп туймассыңмы әллә? Котым калмады Кочагына кереп бетә дип торам.

Зәйтүнә. Ул бит миңа абый кебек кеше Апа, нигә алай сөйлисең?

Җиһан Мин синең бәхетле бу­луыңны телим. Тик ул өйләнә торган кешегә охшамаган Аннары аның турында төрле сүзләр йөри.

Зәйтүнә Казан чухырлары кем турында гына сөйләми Анын өчен Көфер почмагына гына барырга кирәк. Баштанаяк буялып кайтырга була

Җ и һ а н Утсыз төтен чыкмый Аны тәтәйләр йортына йөрилиләр Эчке белән дә дус икән

Зәйтүнә Ялган! Теге көнне Кәбир дигән дусты сыра күтәреп кергән иде. Ул аны эт итеп куып чыгарды (Пауза.) Ә тәтәйләр йорты нәрсә ул9

Җиһан. Бозык кызларның оясы Азгын ирләр тирескә кунган чебен кебек шунда ята.

Зәйтүнә. Булмас! Тукайдан күңе­лем кайтсын өчен боларны сөйлисең Шундый мөкатдәс шигырьләр язган кеше андый түбәнлеккә бармас

Җиһан Шагыйрьдә кеше Менә син аңа кияүгә чыктың да ди. Ул сиңа рәсемгә карагандай сокланып кына тор­са, риза булыр идеңме соң?

Зәйтүнә. Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәте турында белмисеңме әллә син?

Җиһан Алар бит өйләнешергә өлгерми кала. Син артык яшь шул әле. сеңелкәем.

Зәйтүнә. Тупасланып бетәләр дә, тормыш дигән булалар Ә мин саф, самими дөньяда яшәргә телим'

Җиһан (Зәйтүнәне кочаклап ала) Зәйтүнәкәй! Фатих та шәп бит. Ә? Аягы йөрмәсә дә, коляскасында хан җәнаблары сыман утыра!

Зәйтүнә. Апа (бармагын селки )

Кызлар жырлый

Бүген күргән өч егетнең җем-җем итә кигәне,

Фатих алма. Ибрай хөрмә, Тукай кура җиләге.

Алар җырлаганда бүлмәгә Солтан керә Тамагын кыра

Солтан. Исән-сау яшәп ятасызмы, кызлар?

Җ и һ а н . Шөкер, Солтан әфәнде Түргә узыгыз.

Солтан. Рәхмәт. (Өстәл янында­гы бер урындыкка килеп утыра.) Сез гаҗәпләнмәгез. Сонгы вакытта күзгә- башка күренмисез. Хәл-әхвәл сорашырга кердем... Рөхсәттер бит.

Җиһан Нигә рөхсәт булмасын, Солтан әфәнде Без бик шат шундый кадерле кунакка. Хәзер, самавыр гына куеп керим әле (чыга.)

Солтан Югалдыгыз, Зәйтүнә туташ. «Шәрыкъ клубы»нда да күренмисез. Бик кызыклы кичәләр булды соңгы арада. Лек­цияләр. Сез бит тәрәккыяткә омтылучы кыз. Өйдә бикләнеп яту сезгә килешми.

Зәйтүнә. Вакытыбыз булмады Әнигә заказ күп, эшләрен өйгә дә алып кайта. Менә чигәбез, ана булышабыз.

Солтан. Сезне сагынучылар бар, шуны онытмагыз, Зәйтүнә...

Зәйтүнә (очынып китеп). Әллә... Хат-фәлән алып килдегезме, Солтан абый?

Солтан (ризасызлык белән). Хат? Үзем килдем. Мин әллә хат ташып йөрү­чегә охшаганмы?

Зәйтүнә. А-ай, гафу итегез. Сагы­нучылар бар дигәч кенә әйтеп ташладым Әйттем исә кайттым. Әллә үзегез сагын­дыгызмы мине, Солтан абый?

Солтан (сикереп тора да йөгенеп Зәйтүнәнең кулын ирененә китерә). Сагындым! Сагындым.

Зәйтүнә. Чү, нишлисез! Акылдан шаштыгызмы әллә?

Солтан. Шаштым. Сезне беренче күргәннән бирле ут эчендә мин. Сизми­сезмени: эчем-тышым ут!

Зәйтүнә Эчегезне белмим, әмма кулыгыз салкын.

Солтан торып үз урынына утыра.

Солтан. Перчаткасыз килгәнгә ул. Зәйтүнә туташ! Мин юкны бушка аударып йөрүчеләрдән түгел Шуна күрә боргаланып-сыргаланып маташмыйм Мин сезгә өйләнергә телим!

Зәйтүнә (көлемсерәп) Шулай. тиктомалданмы9

Солтан. Әйтәм ич, сезне беренче мәртәбә күргәннән бирле ашым аш, йокым йокы түгел. Мин озак уйладым. Мина өйләнергә вакыт Яшем җиткән. Беләсездер, мин Казан егете. Үз йорты­быз белән торабыз. Әни дә әйтте, син миңа тиң булырлык кыз. Үкенмәссез Өрмәгән җиргә дә утыртмам.

Зәйтүнә Бөтенләй көтмәгәндә

Солтан. Яучылар җибәргәнче икәүдән-икәү үзебез сөйләшик дидем. Без бит тәрәккый яшьләр.

Зәйтүнә. Сезне бик хөрмәт итәм, Солтан әфәнде Сез Казанның күрекле кешесе. Тукайның дусты...

Солтан . Әйе. Тукай минем дустым. Киләчәктә аннан әйбәт кенә шагыйрь чыгар иде. минем уемча...

Зәйтүнә. Бу уегызны үзенә әйтте­гезме соң?

Солтан. Әйтеп кара. Ул үзенен бөеклегенә шикләнми. Туктагыз әле, Зәйтүнә туташ, мин монда Тукай турын­да сөйләшергә килмәдем бит

Зәйтүнә Мин сезгә барыр идем дә...

Солтан. Барыгыз соң, сезне кем тота? Әниегез, туганнарыгыз белән яучылар сөйләшер.

Зәйтүнә Тота шул, бернәрсә ча­будан тота.

Солтан (сагаеп). Йә-йә?

Зәйтүнә. Мин башканы сүәм.

Солтан. Һм-м... (арлы-бирле йөренә.) Ялгышмасам. сез Габдулла әфәндегә битараф түгел бугай.

Зәйтүнә Битараф түгел! Нинди ахмак сүз.

Солтан . Ул үзе... Сезгә мәхәббәтен белдердеме соң?

Зәйтүнә. Анысы инде безнең эш...

Солтан Кире сыйфатлары булса да, Тукай яхшы кеше Ул сезгә начарлык теләмәс.

Зәйтүнә. Менәтерәк Мәхәббәтен төшү начарлыкмыни9 Карап-карап торам да, Солтан әфәнде, бик сәер кеше булып чыктыгыз әле Үзегез үләнмә келисез.

Солтан Әйе, сез Чистайдан бит әле. Пыялачы Хәйдәр кызы.

Зәйтүнә Сез инде бөтен нәселе­безне өйрәнгәнсездер.

Солтан Шунсыз ярамый.

Зәйтүнә (көлеп). Сез инде үзегез затлы нәселдән, шулай бит.

Солтан (тыйнак кына). Нәселе­без Сөембикәгә барып тоташа, Аллага шөкер.
 

Зәйтүнә Бүген Казанда һәммәсе морза!

Солтан. Тукайга өметләнмәгез сез. Анын жыры җырланган.

Зәйтүнә. Ни сөйлисез?

Солтан. Доктор карады аны. Күп булса, берничә атна гомере калган Ту­кайның.

Зәйтүнә (торып). Ялганлыйсыз! (Шомлы музыка уйнап ала, Зәйтүнә колакларын каплый.)

Җиһан керә.

Җ и һ а н . Әллә кычкырышасыз инде? Зәйтүнә, ни булды?

Зәйтүнә өстәлгә иелеп төшә

Солтан әфәнде! Берәр авыр сүз әйт­тегезме әллә?

Солтан . Зарар юк. Истерика. Тиз­дән үтәр (чыгып китә.)

Җиһан. Зәйтүнә... Зәйтүнә

Зәйтүнә (күзен сөртеп). Булды, апам, булды

Җиһан. Ни әйтте ул?

Зәйтүнә Өйләнергә килгән.

Җиһан. Бә-тәч. . Хәзер үкме9 Вәт Казан егетләре.. Син шуңа елап тора­сынмы? (Кочаклый.) И-и, бәләкәчем

Зәйтүнә Мин ничек Аны ташлап бу күркәгә кияүгә чыгыйм? Тукайнын дусты булып йөри бит әле, адәм тәгәнәсе.

Җиһан. Дус.. Анын шигырен оныт­тың мәллә? «Әйе, дуслар, якын дуслар! Гаҗәеп нинди дуслар сез? Татарча әйтәм инде: дус түгел, бәлки буклар сез.»

Зәйтүнә (дәвам итә.) «Әгәр шат­лык, бәхет килсә—әзерләрсез бүләргә сез, әгәр ямьсез вакыт килсә—әзер мин­нән көләргә сез.»

Хафиз керә.

Хафиз (утырып). Эшләр ничек бара, сеңелкәйләр? Кәләпүшләр әзерме9 Бетмәдеме әле?

Җиһан Аз гына калды, Хафиз абый. Ярты сәгатьтән төгәллибез.

Хафиз Хуп (Пауза) Солтан әфәнде бездә булдымы ул? Кәефе кырылганмы соң, юньләп исәнләшмәде дә

Җиһан. Безгә кергәндә үк кәефсез иде ул

Хафиз Хуп.

Зәйтүнә Ниндидер сүзен бар. ахрысы, абый. Газапланма, турыдан яр Безнең бит яшерен серебез юк

Хафиз. Атай димә, алай димә. Буй җиткән кызларның эч серләре булса да гаҗәп имәс.

Зәйтүнә (көлеп). Хуп.

Хафиз Көлмә. Печән базарында төрле сүзләр йөри.

Зәйтүнә Анда да йөрмәгәч. Сүзнең оясы шунда бит инде

Хафиз Ана ис китми. Тик менә

Җиһан. Әйт инде. Безне дә газап­лама.

Хафиз. Зәйтүнә Тукайга ябышып чыгарга җыена, дип сөйлиләр.

Җиһан Менә сиңа, кодагый. Иске авыздан яна сүз.

Зәйтүнә. Син шуңа ышандың­мы?

Хафиз. Нумерыннан чыкканыңны күрүчеләр дә булган.

Зәйтүнә Чыкса.. Кемдә кемнен эше бар?

Хафиз (кычкырып). Бу бит хурлык! Кыз бала буйдак егет бүлмәсеннән

Җиһан Абый! Печән базарының гайбәтен өйгә ташымасаң.

Хафиз Тукай күз өстендәге каш кебек ул. һәр хәрәкәтен күзәтеп торалар. Әйт дөресен, Зәйтүнә, кердеңме Тукай янына?

Зәйтүнә. Кердем. Хәлен белергә кердем Каты авырый ул

Хафиз Авырый? Бүген генә бер мимеч хатыны белән култыклашып киткәнен күрдем.

Зәйтүнә Абый! Ни сөйлисең?

Хафиз. Мин синең инсафлы кыз икәнеңне беләм. Тукай белән араңны өз син.

Зәйтүнә Тукай кемнән ким?

Хафиз. Исеме зур. Үзе кем? Каккан казыгы да юк. Акча тота белми Аңа чыксаң гомергә бәхетсез буласың.

Җиһан Тукта әле, Хафиз абый Зәйтүнәгә кадәр мин бар бит әле Йолада булмаганны! Мине узып кияүгә чыкмас Зәйтүнә.

Хафиз. Ташы кызса, белмәссең Кисәтеп куюның зарары юк. Хуп. Мин тәрәккый кеше. Зәйтүнәнең ихтыярына каршы төшмәм, иншалла Ни теләсә дә ирекле ул.

Зәйтүнә Рәхмәт, абый.

Хафиз (кискен). Ләкин минем сүз-

дән чыксаң! Үзеңә үпкәлә.

Зәйтүнә (көлә). Абый, кызык кеше син (кочаклап ) Абый, усал булып кы­ланма, сиңа килешми.

Хафиз (эреп). Уенга борма. Әнә Солтан. Күрәм. аның да сиңа күзе төш­кән. Менә чын ир-егет ичмасам! Кос­тюмын гына кара—англиски постаудан. Штиблетлары ялык-йолык! Үз өе бар. Әтисеннән калган коттеж.

Зәйтүнә (ярсып). Син миңа нигә әллә кемнәрне мактыйсың? Димлисең мәллә? Беләсең килсә, Тукай янында алар кемнәр? Жыен чүп.. Ә Тукайның исеме киләчәктә...

Хафиз. Киләчәктә! Нигә миңа киләчәк, анда үзем булмагач? Мина бүгенгесе кыйммәт. Өч көнлек дөньяда миңа бөтен нәрсә хәзер үк кирәк! Һәм тиз кирәк. (Тора.) Шул. Мин әйттем Әнигә сиздермәгез, аның йөрәге болай да зәгыйфь.

Җ и һ а н. Бүген «Шәрекъ клубы»нда лекция иде.

Хафиз. Бүгеннән ул якка юлны онытыгыз! (Чыга.)


 

 


 

Алтынчы күренеш

«Әл-ислах» газетасы редакциясе. Фатих. Ибраһим, Солтан сөйләшеп утыра.
 

Ибраһим. Тукайның хәле яхшыр­ды бит! Теге доктор ялгышты бугай. Аллага шөкер.

Фатих. Мәхәббәт могҗизалы көчкә ия шул. Зәйтүнә туташ терелтте Тукай­ны. Сүнеп яткан учагына ут өстәде. Бөтенләй үзгәрде бит Тукай, күрәсездер. Шат, көләч. Шигырьләрне дә коеп кына тора.

Солтан. Минемчә, доктор үз­гәртеп китте аны. Тукай бит ул наив, исем-дәрәҗәсе булган һәркемнең сүзенә ышана. Докторның юатып әйткән сүзен чын итеп кабул иткәндер. Кеше орга­низмында үзе дә белмәгән әллә нинди мөмкинлекләр бар.

Фатих. Син рационалист, Солтан. Мәхәббәткә дә ышанмыйсыңмы?

Солтан. Зәйтүнә туташның Ту­кайга мәхәббәт тотуына ышанмыйм, әлбәттә. Үзе артында ул аңардан көлә генә: бичара шагыйрь, мәжнүнчик. дип кенә атый.

Ибраһим. Кайдан беләсең?

Солтан. Сөйлиләр. Казанда төч­керсәң дә кайтавазы өч көн ишетелеп тора.

Фатих (өстәлдән кәгазь алып). Менә.. Кичә генә язылган шигырь. Ту­кай анда сиңа жавап бирә.

Ибраһим. Йә-йә...

Фатих. Күрәсең, Солтан гайбәтен аның үзенә дә әйтүчеләр булган: «Сөймә юкка, көймә юкка, йөрмәче шул кыз белән. Бер дә сөйми ул сине, син юкта ул синнән көлә».

Ибраһим. Солтан үзе үк җиткер­гәндер әле.

Солтан Юк ла, мин нишләп алай вакланыйм...

Фатих. Менә Тукайнын җавабы:

Көлсә көлсен, шул кирәк шул, анда синең ни эшен?

Әйдә көлсен ул матур, дөньяга күрсәтеп тешен.

Теш нурын чәчсен дә дөньяны җибәрсен балкытып.

Жире, күге яктырып китсен әле бер ялт итеп!

Ибраһим (кул чабып). Афәрин!

Солтан. Остроумно...

Вафа керә.

Вафа (күңелсез). Мине көтеп уты­расызмы?

Фатих (гәптәшләренә) Вафаны Цензор чакыртып алган иде.

С о л т а н. Ул бит баш редактор! Аны чакырмый кемне чакырсыннар.

Фатих (Вафага). Йә?

Вафа. Хәлләр мөшкел. Марат Ульмасович Синдикатмедиа төзегән. Барлык татар матбугаты шуның астында кала.

Ибраһим Ә без риза булмасак?

Вафа. Газетагызны ябабыз, диләр. Марат Ульмасович шат, Тукаегызның авызын томалыйбыз, халыкны күп бол­гатты, ди.

Солтан. Әйе, алар юләр түгел, төрмәгә тыгып. Тукайдан герой ясамас­лар. Культурно гына авызны томалап булганда, төрмәнең кирәге юк.

Ибраһим. Тукай моны кичермәс. Аның бит барлык тормыш мәгънәсе— дөреслекне язу.

Солтан . Туры әйткән туганына да ярамый. Мәнге шулай дәвам итәр дип уйладың мәллә? Нинди илдәяшәгәнеңне онытма!

Фатих. Паникага бирелмәгез әле. Барлык журналистлар, мөхәррирләр җы­елышып Азатлык мәйданына чыксак?

Солтан. Юкны сөйләмә, Фатих. Үзен дә беләсең бит—аларның күбесе тынын да чыгармаячак. Шафкаттан там­ган тиеннәргә ләббәйкә дип торачаклар. Курку безнең каныбызга сеңгән.

Тукайнын кырлаганы ишетелә.

Тукай.

Башымдагы чабатаның сиксән сигез серкәсе.

Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигь мәзин күркәсе

Ф а т и х.Аң булыгыз! Хәлебезне Ту­кайга сиздермик әлегә.

Тукай керә.

Т у к а й . Һа, җыелганнар! Вата шуннан соң авырта башлый ди аягы сыерныкы!

Фатих Кәефен әйбәт күренә

Тукай. Һи, Фатих... Канатым! Фәрхадның ничек шулай җиңел генә тау-таш җимергәнен аңлыйм хәзер. Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны!

Солтан. . Син бәхетле. Ә мин сике­реп шатланырлык бер сәбәп тә күрмим.

Тукай. Сәбәпне табарга кирәк. Солтан дустым. Эзләсәң табыла ул! Их, егетләр. Йөрәгегезгә мүк үскән мәллә, боегып утырасыз?

Фатих. Син шат булсан, безгә дә күңелле, Тукайҗан.

Тукай. Әле генә бүлмәмдә уйланып яттым да монда ашыктым. Син. Фатих, мин, ул... без! Хәзерге көн татар яшьләре Безгә авыр, билгеле. Безне аңламыйлар, хурлыйлар, аяк чалалар. Ләкин безнең юлыбыз изге. Изелгән, үлем йокысыннан исергән милләтебезне без уятырга тиеш! Ул аңласын кем икәнен! Исенә төшерсен элекке данын! Шул халыкның­мы хокукка хаккы юк? Мин ышанам: иртәме-соңмы ул үз арбасына утырыр, үзенең җырын җырлар. Үз халкын өчен көрәшкәндә ярты юлда егылып үлсәң дә үкенечле түгел.

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,

Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары

Йөрмәсен бәгьре өзек милләт киеп кашсыз йөзек.—

Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары'

Солтан. Афәрин! (кул чаба.) Браво! Нинди матур сүзләр!

Тукай ачык тәрәзә янына килеп баса. Кулъяулык белән авызын каплап йөткерә. Аннары кулъяулыкка карый да бөгәрләп кесәсенә тыга.

Фатих. Тукайҗан! Болай күңелгә үткәреп син генә әйтә аласың.

Тукай . Яз җитә, яз! Тиздән чирәм шытар (Солтанга.) Матур сүзләр түгел бу. Бәгыремнән кан белән саркылып чыккан сүзләр. (Теләмичә генә көлә.) Чорт белә, мин ахрысы сөюдә дә мил­ләтче! Мин татар кызынын телен, сөй­ләшү рәвешен яратам Әгәр хур кызлары татарча сөйләшмәсә, миңа җәннәттә дә рәхәт булмас иде.

Солтан. Ә кайда соң ул милләт?! Синен януыннан, әрнүеннән хәбәре бармы? Анарда тамак кайгысы. Күбесе инде синең телеңне дә аңламый (Кулын селтәп чыгып китә.)

Тукай. Ни булган ана?

Фатих Нишлисен, безнең мил­ләткә инде өч йөз елдан артык ясин чыгалар. Ә ул яши, тырмаша.

Ибраһим Һәм яшәр дә! (Кузгала.)

Тукай тәрәзәдән карап тора

Тукай. Яз җитә, яз Бер атна-ун көннән мин казакъ даласына кымызга китәм.

Фатих Сонгы көннәрдә күзгә-башка күренмәдең, кая югалдың син?

Тукай. Мимеч телен өйрәнәм

Вафа (гакәпләнеп). Немец телен? Ник кирәк ул сиңа?

Тукай (көлеп) Фатих! Кара ннде баш редакторыңны! Бигрәк наив кеше, валлаһи! Чит тел өйрәнү нигә кирәк, ә9 Чит телне белү өчен!

Вафа. Ә. әйе шул.

Фатих Репетитор ялладыңмы9

Тукай. Әллә тагын.. Маржа Кар­ловна дигән мимеч кызы белән таныштырганнар иде. шул өйрәтә.

Фатих Мария Карловна? Беләм мин аны Кабан күле буендагы урамда яши

Тукай Ул мине мимеч теленә өй­рәтә. мин аны татар теленә Баш на баш


 

Фатих. Бик интеллигентный хатын. Өендә булганым бар.

Тукай Харап инде. Чәнечкене ни­чек тотканны да күзәтеп тора Ул безне варварларга чутлый бугай. Шуңа күрә ташладым мин мимеч телен. Бу вакытта мин аин, цвайн ятлап утырасы кеше.

Фатих. Зерә ташлагансың.

Тукай Варварга нигә мимеч теле?

Вафа. Дүрт тел белгән кеше варвар буламы? (Бармагын бөгеп саный.) Гарәп теле, фарсы, төрек, урыс. Үз телебезне чутка кертмим дә инде.

Фатих. Алар чын мәдәният Аурупада гына дип уйлый.

Тукай. Ярар, баш катырмагыз юк белән. Минем шигырь газетага кердеме?

Вафа. Ни бит... Габдулла...

Тукай Нәрсә ни бит?

Вафа (Фатихка карый). Ни бит

Фатих. Габдулла, син йөрәгеңә якын алма. Безнен хәлләр мөшкел.

Кара җиләнле ишектән кереп буса­гага утыра.

Тукай (тәрәзәгә ишарәләп) Яз җитә, яз! Тиздән алмагачлар ак күбеккә күмелер Сайрар кошлар аваз бирер. Ә син хәл мөш­кел, дисен Вак мәшәкать, ыгы-зыгы барда үтә. Их, яшәүнең кадерен белмибез

Фатих. Анысы шулай...

Тукай Йә. нигә борыныгыз төште?

Вафа. Бүген Марат Ульмасович ча­кырды. Газетагызны Синдикатның канат астына алабыз, ди.

Тукай. Әһә Акыллары алтын икән!

Вафа Синдикатка кермәсәк, газета бүгеннән ябылачак.

Тукай. Алар чүбеген чәйнәгәнче ябылуын артык!

Вафа. Сиңа әйтүе җиңел. Минем ике балам бар. хатыным. Әнкәй дә ярдәм көтә Эшсез калсам, аларның күзенә ничек карармын?

Тукай Без шундый..

Фатих. Әйе. беткә ачу итеп, тунны утка ягу ярамас.

Тукай. Алайса, гомер буе бетле тун киеп йөр инде! (Чыга башлый)

Фатих. Габдулла, тукта. Начар хәбәр ул гына түгел әле.

Тукай (туктап). Йә?

Фатих (кесәсеннән кәгазь чыгара). Синдикат Суд палатасы прокурорына хат юллаган (укый.) «Габдулла Тукай шигырьләрендә Синдикат илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыру күрә. Мәсәлән, «Изге эштер тартышмаклык хокук өчен. Тартыш эшче! тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!» дигән юлларда ул эшчеләрне турыдан-туры восстаниегә чакыра. Шунлыктан Г.Тукай китабында Синдикат Җәза бирү уложениесенең 129 статьясының 6 пунктында каралган җинаять билгеләрен таба»

Тукай. Кайдан алдын бу нәҗесне9 Фатих. Суд палатасында бер та­нышым эшли. Нәҗесен нәҗес, тик алар сине төрмәгә утыртырга тели! Бер журналистны, телен тыймаган өчен, спецпоселениегә хөкем иттеләр инде

Тукай Димәк, сез Синдикатка керергә ризалык биргәнсез, ә мине бу кәгазь белән куркытасыз?

Вафа. Заман үзгәрде, Габдулла, син шуны сизмисеңмени? Власть вертикале хәзер.

Тукай. Әйе, бишенче елда йодрык белән һава кыйнаучылар яфрак астына посты! Заман, имеш... Заман түгел, без үзгәрдек!

Фатих. Тукай, кызма Минемчә, сиңа беразга югалып торырга кирәк. Кымызга китәргә җыенасың түгелме?

Тукай. Фати-их! Син дә минем югалуымны телисеңме?

Урамда сирена тавышы Кара җилән­ле тиз генә килеп Тукайны чабуы белән каплый. Шафкат Маратович килеп керә Исәнләшмичә түргә үтә. Тукай Кара җиләнлене читкә этәреп җибәрә. Шафкат Тукай каршына килеп ана курай суза.

Шафкат. Мә. уйна.

Тукай курайны әйләндереп-әйләндереп карый.

Тукай. Әйбәт курай.

Шафкат. Өйрәнә тор. Уйнарсың. Тик дәртле көйләрне генә. Сузынкылар­ны җенем сөйми.

Фатих. Әфәндем! Сез курай ясаучы­мы, әллә бүтән йомышыгыз бармы?

Ш а ф кат. Тик кенә тор! (Фатих белән Вафага ) Сез икегез! Чыгып торыгыз. Ми­нем Тукай белән сөйләшәсем бар.

Фатих. Сез! Бу нинди оятсызлык Хәзер үк чыгып китегез!

Шафкат Юк инде, хөрмәтлем. Бу минем йорт. (Кәгазьләр чыгара.) Менә документлар. Телим—сүтәм. телим—ян­дырам Тиздән Яна Бистәдә бер генә иске йорт та калмаячак. (Фатихнын ко­ляскасын ишеккә таба тәгәрәтә. Вафага ) Чыгып торыгыз.

Вафа коляска тәгәрәтеп Фатихны алып чыгып китә. Шафкат өстәл башына килеп утыра

Тукай. Сөмсез!

Шафкат. Андый сүзләрне аңла­мыйм мин. Эт өрә, бүре йөри. Көчленеке—замана!

Тукай. Дөнья—куласа.

Шафкат. Булмагае. Ничек әйләнсә дә ахыр чиктә сезне баса ул, без һәрва­кыт читкә сикереп калабыз. (Пауза.) Йә. сөйлә!

Тукай. Ни сөйлим?

Шафкат. Авыр хәлгә калгансың икән. Сөйлә. Ярдәм итәргә тырышырмын

Тукай. Ярдәм итүче табылган! Ил байлыгын умырып алалар да күз буяр өчен сәдака өләшкән булалар. Мина синең хәер-сәдакаң кирәкми. Мин хәерче түгел!

Шафкат. Кем соң син?

Тукай. Мин—шагыйрь!

Шафкат. Шагыйрь. Шагыйрьләр заманы узды, апаем Шигырь язып кемне шаккатырасың хәзер? Халыкка сез кирәкмисез. Ул безнең күзгә карап тора Чөнки бездә власть, акча. Без кул изәмәсәк, ҖИЛ дә исми

Тукай Нәкъ шулай! Тик шунысы бар: кайчан да булса власть китә, акча бетә. Шулардан коры калгач, кем сез? Мескеннәр.

Шафкат. Безнең өчен борчылма Власть акчаны саклый, акча исә власть­ны яклый. Һе. әйбәт килеп чыкты! Баннерга яздырып куярга кирәк

Тукай Давыл күләгәсен күрәм

Шафкат Һәркемнең үз бәясе. Мил­ләт атасы булып уйнаучылар булды сезнен арада. Без аларга премияләр өләштек, түшләренә елтыр калайлар тактык, сәхнәләргә мендереп затлы машиналар бүләк иттек. Бөгелә-сыгыла рәхмәт әйттеләр Дөрес, хәзер дә аларның кайсысы комму­нист, кайсысы милләтче булып эшли

Тукай Миңа сездән берни дә ки­рәкми.

Шафкат Берни дә кирәкми икән, димәк, син бу дөнья кешесе түгел. Без болай да синең бәяңне күтәрдек.

Кара җиләнле ишек төбендә тавыш­сыз гына елап утыра.

Тукай. Димәк, синең белән алыш-бирешем юк. Хуш иттек, алайса

Шафкат Юк инде, апаем. Хушла­шырга ашыкма Кайда эшләвеңне онытма. Син—газета хезмәткәре (торып баса.) Менә сиңа задание—бүген үк Әлмәткә китәсен Анда минем тавык үрчетә торган фабрикам бар. Шуннан репортаж алып кайтасын.

Тукай. Нәрсә9

Шафкат Бәдигь мәзин күркәсе турында яздың бит әле. Минем тавыклар турында да язарсың (көлеп.) Мактап, әлбәттә (Өстәлгә сугып ала ) Эшләргә вакыт! (Китә.)

Шафкат чыгып китүгә Тукай курайга өреп -Тәфтиләү» көен чыгара Аннары курайны сындырып ташламакчы була да. кире уйлап, сак кына өстәлгә куя.

Тукай И мөкатдәс монлы сазым! Уйнадың син ник бик аз, син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы. (Өстәл­гә башын сала, җилкәсе дерелди, шагыйрь тавышсыз гына сулкылдый бугай.)

Мария Карловна керә

Мария Абдулла Сез нигә занятиегә килмәдегез? (Акрын гына Тукайга якынлаша) Оныттыгызмы? Поэтлар тар­кау халык (Учы белән Тукайнын чәченә орына.) Авырыйсызмы әллә9

Тукай (сискәнеп башын күтәрә). Ә? Бу сезмени. Мария Карловна

Мария Сез дәрескә китмәгәч, мин Эзләп килдем менә (ясалма көлә )

Тукай Сезнең миннән башка да шәкертләрегез җитәрлек

Мария Үзем дә аңламыйм Ничек сезгә шулай тиз күнектем Сездә... сез­дә ниндидер тылсым бар. Тарта торган көч бар.

Тукай Алдамагыз үзегезне Юатма­гыз мине дә бернинди көч юк миндә Минем хәтта сөйгән ярыма да күзенә карап «Мин сине яратам' Синсез яши ал­мыйм!»—дип әйтергә кыюлыгым җитми

Мария. Әйтмәгез Нигә артык сүз? Мин сезнен күзегездән күрәм.

Тукай. Сез?

Мария. Шагыйрьләр шундый. Алар дөньяга ярашып яши белми. Бүгеннән мин сезне үз канатым астына алам. Ме­ланхолияне куабыз к черту. Җилкәләрне язып алга кузгалабыз. Киттек!

Тукай (үзалдына). Гажәп. Барысы да мине үз канаты астына алырга тели. (Пау­за.) Юк, Мария Карловна. Кызганыч ки, немец теле мина якын киләчәктә кирәк булмас. Мөнкир белән Нөнкир җавапны миннән татар телендә алырлар кебек.

Мария Мөнкир? Нөнкир? Кемнәр алар9 Жандармнар?

Тукай. Үлем фәрештәләре.

Мария Абдулла! Алай пессимист булырга ярамый. Бөтенләй төшенкелеккә бирелгәнсез. Аңлыйм мин Сезгә игъ­тибар җитми Менә бит—костюмыгыз таушалган, күлмәгегез керләнгән. Сезгә ныклы тыл кирәк. Дөнья мәшәкате сезнең өчен түгел. Бернигә борчылмыйча гүзәл- гүзәл әсәрләр генә язарга тиеш сез!

Тукай Ул мине аңлар. Кичерер. Соңыннан... Күп еллар үткәч...

Мария Беркем дә аңламый сезне монда. Аңламаслар да. Күкләр белән сөйләшүче бөек шагыйрь төс түгел аларга. Бу халык тирестә казынырга яратылган. Тирестән аерылганы исә үз телен оныта, асылыннан ваз кичә.

Тукай. Алайса, сез нигә монда? Мин дә шул халык вәкиле. Баскан җирем тар, сөйгән халкым—татар.

Мария Шулай, шулай. Бар да дөрес. Тик сез аларга кирәкмисез. Абдулла! Әйдәгез, чит илгә китәбез. Аурупага. Чын мәдәният шунда гына. Мондый таланты­гыз белән сез беркайда да югалмассыз.

Тукай. Мария Карловна! Мин бер­кая да сыймыйм. Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббым!

Мария Алай димәгез! Мин сезне бу сазлыктан тартып чыгарам!

Тукай. Бу сазлык—минем туган җирем. Казанны алгач, безне бирегә куып төшергәннәр. Мин шушында гына тамырланам, шушы һаваны гына сулый алам (йөткерә.) Ә сез, Мария Карловна, китегез. Ватаныгызга кайтып китегез. Без инде монда... Монда калырга хөкем ителгән. Чыннан да каргалган ил бу.. Тик безнең ил. Үзебезнеке.

Мария Әле сез хисләнеп кенә сөйлисез. Без. алманнар, прагматик ха­лык. Бераз суыныгыз әле, минем белән килешерсез.

Тукай Ярлы бер шагыйрь...

Мария Шагыйрь Күңелегез сиз­мимени? Мин сезне яратам! (Тукайнын башын кочаклап ала.) Яратам Майн гот! Нишләттегез сез мине?

Зәйтүнә керә. Тукай белән Мария Карловнаны күргәч шашып кала. Кыч­кырмас өчен авызын каплый.

Тукай (Мариянын кочагыннан арынмакчы була). Мария Карловна! Буасыз бит...

Мария. Сезне минем кебек беркем дә аңламый. Беркем дә бу кадәр югары бәяләми. Каршы килмәгез сүземә! Татар поэзиясе хакына...

Тукай Зәйтүнәне күреп ала. Зәйтүнә йөгереп чыгып китә.

Тукай. Зәйтүнә! (Аның артыннан омтыла.) Зәйтүнәм.. (Ишек янына җит­кәч егыла.)

Кара җиләнле урыныннан тора да Тукайны күтәреп чыгып китә.

Мария. Тукай! (Үзалдына.) Бәхил­ләшеп кул да изәмәде.

Шактый ук исерек Солтан керә

Солтан. Ба! Кемне күрәм! Маша! Синме бу? Мине эзләп килдеңме, кадерлем? (Мария Карловнаны кочакламакчы була.)

Мария. Китегез. (Солтанны читкә этә.) Сез исерек.

Солтан. Һи! Әллә беренче тапкыр гына күрә! Әйе, әз генә коньяк кап­тым. Ләкин ул сиңа булган мәхәббәтне сүндерә алмады. Әйе, сүндерә алмады Әйе, мәхәббәт ялкыны шундый көчле, Маша-а! (Тагын кочакламакчы була.)

Мария. Сез... ничек җөрьәт итә­сез... (Солтанны этә.)

Солтан. Сез дә сез! Әле кайчан гына күгәрченен идем. Черт побери! Бу хатын-кызларны аңламассың. Ма-ша! Кил, кер кочагыма. (Кочакламакчы.) Төкерик дөньясына.

Мария. Фу, тупас татар. Гун!

Солтан . Әйе, һун! Сезгә һун кирәк. Үзегез безнең халыкны сүгәсез, үзегез иң шәп егетләребезне чүпләп торасыз.
Чөнки каныгыз сыекланган. Анемия! Токымыгыз ныгысын өчен безнең кан кирәк Без—донор!

Мария Без сезгә культура алып килдек. Сез шунын кадерен белмисез.

Солтан Белмәгән кая. Мария Кар­ловна! Сезгә охшатып чукынмыйбыз гына. Тиздән чукынырбыз да! Аннан гына эш калмас. Син шуны әйт: нигә сиңа бүген мин ярамыйм әле? Тукайга күзен төштеме9 Тукай! Тукай! Барысының да телендә Ту­кай. Кем соң ул? Йолкыш бер шәкерт .

Мария Бөек шагыйрь ул!

Солтан Аның кебек шагыйрьләр бездә йөзләп Менә аның турында хәзер ни язалар, (кесәсеннән газета чыгара ) һәм дөрес язалар! (укый )

Улмы, ул, кем ул дисезме? Ул шагыйрь бит, белсәгез!

Мәрсия, такмак язарга бик маһир бит, белсәгез.

Сибә борчак һәр сүзендә, ата ук, туп, пушкыны,

Кыскасы мин сезгә әйтәм: нәкъ татарның Пушкины

Ул кечекле, ул зураймый, ул прастуй, нәкъ суфи;

Җиңдә маңка, чабу каткан, һич кирәкми пакьлисе.

Ха-ха-ха! Шәп әйткән, әйеме?

Мария. Әнчекләр өреп кенә йол­дызның нуры сүрелми. Көнчел халык сез. Берәвегез аз гына өстен булса, эчегез яна башлый. Күмәкләп чабуына барып ябышасыз. Аптырыйм Аллага, нигә Ту­кайны сезнең арага җибәргәндер9