Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

 

Замана Чибәркәенә

Чәчкәйләрен к а т - к а т манган төрле төскә.

Кыршау кигән, турайсын дип өске тешкә.

Пах-пох килә, паровоздай бөркеп төтен,

Тырнаклары гүя кылыч: очлы, үткен...

Тәмәкесен карап тормый атты аска.

Кырт-пырт атлап кереп басты автобуска.

Кендегендә ялтыр-йолтыр килә чылбыр,

Мәхәббәтнең, ятьмәләре менә шулдыр...

Төтен катыш хушбуй исе капты башка.

Исән-имин җитсәм иде тукталышка.

 

Люция

Ә б л и е в а

Кырмыскалар йорт салалар,

Көн дә килә комиссия.

Килмәс иде комиссия

Аңарда шундый миссия.

Комиссия—Арысланнан,

Арыслан бик кырысланган:

«Тикшерегез, тикшерегез

Тикшерегез... төкерегез!»

Бүредән дә комиссия

Аны яза, моны яза.

Иншаллаһ, кырмыскалар

Бүредән дә алыр җәза.

Ә саескан сай йөзсә дә

Серләрендә төзелешнең.

Сөрән сала: «Саескансыз

Киләчәге юк бу эшнең!»

Кырмыскалар йорт салалар.

Үз эшләрен алар белә.

Әйтер идем, бу осталык

Токымыннан аның килә.

Әмма ләкин бар миссия

Хөрмәтле комиссиядә.

Яхшы булса отчетлары

Булыр аның почетлары.

Җанып-пешеп комиссия

Хата эзли, акт яза.

Кәгазь булсын, алай-болай

Була калса, бәла-каза.

Җитмеш төрле Комиссия,

Берсе килә, берсе китә.

Кырмыскаларның көннәре

Комиссия белән үтә.

Бу эш, дуслар, шулай бетә.

Ел азагы килеп җитә.

Тагын килә комиссия

Әзерме йорт? Түгел... Мин?

...Комиссия акт яза.

Ата казга сәлам бирдем,

Дуңгызга җизни дидем.

Начальникны, әйбәт, диеп,

Җиде кат күккә чөйдем.

Туташ диеп эндәштеләр—

Елмаеп кабул иттем.

Түтәй дип урын бирделәр—

Трамвайдан төшеп киттем.

Сөймәгәнгә сөям дидем,

Яратканнан арындым.

Сикереп үттем чокырларны,

Тигез җирдә абындым.

Дустым упкынга очканда

Мин аны ныграк эттем.

Тагын ниләр булыр иде—

Шөкер, уянып киттем.

Бу дөньяда күпме ялгышабыз,

«Онытмыйк» дип, тамга асабыз...

Урап килеп шушы ялгышларның

Өсләренә кабат басабыз.

Бу дөньяда күпме алдашабыз.

Алдашмаска вәгъдә бирәбез.

Вәгъдәләрне бик тиз онытабыз,

«Борчакларны учлап сибәбез».

Бу дөньяда күпме урлашабыз,

Урлашмаска антлар итәбез.

Антларыбыз таулар булып үсә.

Без алармы урап үтәбез.