ШИГЫРЬЛӘР
Җәлил һәйкәле
Бу Һәйкәлне Шагыйрь үзе койды:
каны җаны белән түләде.
Бу һәйкәлне Тарих үзе куйды:
тураюыбызны теләде.
Ил-җир өчен шәһит киткәннәрдән
чәчәкләргә күчкән кан монда.
Кем символы булса пьедесталда,
шул халыкның рухы хан монда.
Бу биеклек өчен чуалышта
Казансуга күпме кан аккан...
Дошман җиңгәч: «Бу җир минеке!»-
алтын хачлы казыклар каккан.
Ә хәзергә безнең һәйкәл тора.
Чит кавемнәр күреп соклансын!
Хәтер булып, үлемсезлек хисе
яңа буыннарда саклансын.
Шушы җиргә рухи терәк эзләп,
күпләр әле, күпләр киләчәкләр.
Күзләрендә булыр өмет нуры
кулларында булыр чәчәкләр.
Пароход бәете
Чыгардым мин бу бәетне,
тыңлаучысы кем булыр?
Аңлаучылар—җаны көйгән
тол яки ятим булыр.
Ике мен, дә унбер елның
унынчы июлендә,
дөньяны тетрәткән хәл
булды Татар Илендә.
Унынчы июль—кем анасыз,
кем баласыз калган көн.
Яңа тарих битләрендә
кара исем алган көн.
һәлакәтләр, фаҗигаләр
чыгып тора һәр илдә.
Әмма мондый да фаҗига
булмаган ди Иделдә.
Ярым ватык пароходка
утыртып яшен картын
җибәргәннәр «ял итәргә»,
каерып билет хакын.
Акчарлаклар озата барган
бу табут-пароходны.
Эшкуар дигән козгыннар
ярда саный доходны.
Пароходмы, теплоходмы
корабмы ул—барыбер...
Каюта бүлмәләрендә
киселде күпме гомер!
«Без утырган пароходның
исемнәре дә төрле.
«Украина»1—төпкә тартты,
«Булгария»—үтерде...
Бер минуттан ни буласын
белмибез—Ходай ирке.
Суда батканнарның саны
йөз дә егерме ике.
Пароход йотылган җирдә
дулкыннар давыллады.
Зиратлары тарттымы әллә
су баскан авылларның?
Теплоход озак еллар "Украина" исемен
башлаган.
Җирне җуеп, диңгез ясап,
ник буганнар Иделне?
Безнең хакта хәбәр булгач,
кайгы басты илемне.
Соң сәгатьтә дулкын шашты,
котырынып җил исте.
Кешеләрнең комсызлыгы
безнең гомерне кисте.
Кайсы ачык, кайсы ябык
кают тәрәзәләре.
Язган безгә су төбендә
мәет дәрәҗәләре».
Батканда да уйнадылар
музыка салонында.
...Бу минутта әнкәйләрнең
ни булды икән уенда?!
Без яткан комлы ләхеткә
ай нуры да үтә алмый.
Бу хәсрәтне дулкын түгел,
ил иңе дә күтәрми.
Туу—үлем башы диләр,
һәркем белә үләсен.
Әмма мондый да үлемне
дошманың да күрмәсен.
Каһәр төшкән бу дәрьяны
кара болыт каплаган.
Сәяхәткә чыкканнардан
сирәк калды батмаган.
Кемдер әҗәле җиткәндә
бер кашык суга мохтаҗ.
Тәмуг—диңгездә икән ул,
дәрья хәтле су йоткач.
Ун көн безне җыйнадылар
егерме метр төптән.
Җаннарыбыз күккә ашты,
судан чыкты бары тән.
Безне әниләр бу дөньяга
бәхеткә дип тапканнар.
Водолазлар күтәрделәр
бәйләп юан арканнар.
Чыгарганда безнең йөзләр
танымаслык булганнар.
Бу хәсрәткә ничек түзәр,
әнкәй-әткәй, туганнар?
Бу сынауга, и Ходаем,
нигә безне сайладың?
...Күпләр озакка оныталмас
шушы Сөйки2 ярларын.
Кышлар килгәч, дулкын түгел,
бу урында боз ятыр.
Бәлки, безнең бу фаҗига
Илне бераз айнытыр?
Без батмадык, без йотылдык
дәрьялар упкынында,
һәммәбезне яд итегез
догалар укыганда.
Биргән хәер, сәдакагыз
барсы савапка булсын.
...Илендә булмаган тәртип
ничек корабта булсын?!
Ерактагы пароходлар
күренә ак төсләрдә.
Безне хәзер күрә алырсыз
инде бары төшләрдә...
һәлакәткә сәбәпчеләр,
ихтимал, җавап тотар...
Иң зур җәза: якыннарың
зур су күргәч, ут йоту...
Пароходлар озатканда
дога кылып калыгыз.
Үлем хәле искә төшкәч,
безне искә алыгыз.
Халәт
Була вакыт:
ачынып,
арганчы елыйсың...
Килә вакыт:
яшь бетә,
елый да алмыйсың.
Җитә вакыт:
тиледәй көләсең!
Чарасыз...
***
Гөнаһларым
биек тау кадәр.
Йөрим шул тау итәгендә
тынгысыз бер кырмыскадай.
Бер көн шул тау ишелеп,
мине сытып китәр шикелле.
Бусы—бер хәл!
Мин ул нәрсә?!
...Империя җимерелеп |яки ныгып),
үзебездәй халыклар белән
хәрабәләр астында калсак?..
Шундый эшләр..
Ил нигезе корылганга
урлашуга—
байлыкның да бәрәкәте
юк ул шуңа.
Акча яки алтын урлау—
аңлашыла.
Җанны урлап сатмакчылар...
әрнү—шуңа1
Корт урынына үрчеп тора
поп та полиция!
һәммәсе дә үзләренчә
халык сөя!
Әй, күбәйде хокукларны
саклаучылар!
Күпләр качу ягын эзли
«яклаучы»дан.
Калач урлап тотылганнар—
зинданнарда.
Миллиардлар урлаганнар—
йөзә данда.
Урлап сатып җибәрәләр
җанашын да.
Күпме гөнаһ чыга икән
җан башына?
Мондый хәлдә кем ышансын
хакимнәргә.
...Аллаһ үзе ярдәм кылсын
ятимнәргә.
***
Нишләптер бик килә кемнең
үз туганын егасы»
Уйлап чыгара мәкердән
БДИ3 дигән ЕГЭсын—
...Менә шул була инде ул
Империя игосы!
Яшьлек илләреннән
илче булдың.
Бәхет катларына
димче булдың.
Авыр хәлләремдә
имче булдың.
...Ә хәзер соң үзем
«Кем»че булдым?
Балачагым болыннары
язын тагын яшәрде.
Теләгән белән яшәлмәде,
язган белән яшәлде.
...Карлыгачым, сөртеп китче
керфектәге яшьләрне!..
Дүртьюллыклар
Зур кайгылар, афәт-һәлакәтләр
кешеләрне берләштерә.
...Шул чакта да ятим малны
кайберәүләр үзләштерә.
Мәхәббәттә хәер сорашмыйлар.
Горурларга ялыну килешми.
—Диңгезләрне атлап чыга алсак та,
кичә алмыйбыз кайчак инешне.
Гыйбрәт
Саддам Хөсәеннәр, Каддафнләр*
Соңгы юлга ничек юлланды!
Янә «Король Лир»ләр искә төшә.
Беркем белә алмый финалны.
Хурлык атавын күтәрү
зурлык билгесе түгел!
...Бер бисмилла әйткән өчен
ике тапкыр... төртенү!
Көнләшү
Төшләремдә минем тибрәнәсең
офыктагы рәшәләр кебек?
...Таң алдыннан тәрәзәңә чиртеп,
кемнәреңдер дәшәләр кебек.
Булды заманнар: әйләнеп куйды
уйнадык, көлдек! гомер—баешка...
Яшь, таза чакны
мәңге дип белдек. Картлык ягы да
үзенчә кызык.
Күнеккәч кенә Ходай Тәгалә
якты кояшка, куйганчы сызык...__