ШИГЫРЬЛӘР
Тамчы күрсәм, күл була дип уйлыйм,
Бөре күрсәм, чәчәк була дим.
Елга кичсәм, гүя диңгез буйлыйм...
Бары шулай яшәп була дим.
Түтәл күрсәм, бакча бар дип беләм.
Яз терелсә, кышлар үлә дим,
Көзләр узгач, кар явар дип беләм.
Тагын тиздән язлар килә дим.
Йөрәк икән—яратмыйча типмәс,
Көрәш икән—җиңми калмабыз.
Гомер икән—бушка янып үтмәс,
Ә ил кушса—куркып янмабыз.
Көймәнең—зур суда батмаганы,
Мылтыкның—кешегә атмаганы,
Баланың—дистәләп туганы,
Җилләрнең—болытны куганы,
Кизләүнең—мөлдерәп тулганы.
Кешенең—кешечә булганы.
Җиләкнең—вакытында өзгәне,
Йөрәкнең—сагынуга түзгәне,
Тинтәкнең—читтәрәк азганы,
Шагыйрьнең—кыскарак язганы...
Моннан тыш та бик күп нәрсә хуплана,
Әйткәннәрдән шундый фикер туплана:
Яхшылык—ул юлда текә яр төсле,
Менсен иде шушы үргә һәр кеше!
...Генрих—поляк. Ә мин—Казан улы
Бергә төштек талгын Вислага.
Мин Вислада йөзәм, ә күңелдән
Идел булып тулган хис ага.
Сине яклап, Идел, көрәшкәндә
Мин бу суда бата яздым бит.
Күптән йөрдем шуны ничек әйтим,
Ничек итеп шуны языйм дип.
Фашист атты миңа кат-кат төбәп,
Кат-кат атты... ләкин тимәде,
Йөрәк әйтте: ярга чык та ат,—дип,—
Качыйк моннан тизрәк!—димәде.
Арган тәнне Висла суы юды...
Текә ярга менә алдым мин.
Бу атышта шулай Идел өчен,
Илем өчен исән калдым мин.
Сез якыннар җанга, елга-күлләр,
һәркайда да рәхәт сез тәнгә.
Әмма кочам Идел дулкыннарын
Нинди генә суда йөзсәм дә.
Салкын болыт ятты бүген
Бөтенләй җиргә төшеп.
Без борчылдык: «Ә чәчәкләр
Шиңмәсләр микән өшеп?»
Мин тау түбәсендә идем,
Биектән күреп тордым;
Борчылдым, янар чәчәкләр
Хәленә кереп тордым...
Ә алар—җир йолдызлары.
Җир батырлары кебек,
Ут чәчеп күккә карыйлар һаман елмаеп-көлеп!
...Ут чәчәк шиңми, бары тик
Буш чәчәк шиңә икән.
Ямьсезне дә, суыкны да
Матурлык җиңә икән!