Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИК ЕЛЫЙСЫҢ, ТАКТАШ?

 

Редакциябезнең бер бүлмәсендә Такташ портреты бар. Биналарында ремонт үткәреләсе дип Язучылар берлеге аппараты вакытлыча (?) башка җиргә, кысан урынга күчереләсе булгач, безнең егетләр Берлектән алып кайткан иске рәсемнәрнең берсе ул. Шул Такташны күргән саен үзенә күрә бер тетрәнү кичерә идем Чөнки, яшь түкмәсә дә, Такташыбыз елый. Авыр бер елау белән елый. Газаплана. (Төсле рәсемне журнал өчен ак-карага күчергәч, бу халәт җуела төшкән.) 12нче санны әзерләшеп йөргән бер мәлдә аңа баккач, бигрәкләр дә авыр булып китте. Нигә елаганын белми торып тынычлана алмаячагымны тойдым. Бу—күңелемә иңдерелгән бер хәбәр-фәлән дә булды, ахрысы. 8 декабрьдә бөек шагыйребезнең вафатына 80 ел тула икән бит.

Шагыйрьне нигә шундый итеп күргәнен рәссам үзе сөйли алыр иде. Ләкин аның исеме язылмаган шул. Рәссамнарга, белгечләргә, шагыйрьне бик тә үз итүчеләргә шалтыраттым. Тик «Еглаучы Такташ»ны (минем башка килгән исем, укучыларыбыз, бәлкем, шәбрәген дә табар?) белүче булмады.

—Такташны күргән-белгән кеше генә иҗат итә ала моны, Җәгьфәр Булат түгел микән?—Гүзәл Сөләйманова шулай диде. Гүзәл—сәнгать белгече, Алтын Урданы үз иткәнгә кыерсытылган хәлдә дөнья куйган (1984) сәнгать белгече Фуад Вәлиевнең кызы. Ләкин Җәгьфәр ага (1903-81). автор булган хәлдә дә. берни дә сөйләмәс шул инде.

Шулай да, мондый газаплы хәлне кайчан кичерә алган соң Такташ?

«Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле* Алсуны, ягъни Гөлчирәсен җуйгач түгел микән? Уллары Рафаил язуынча, рабфакта укыган, әле 17нче яше белән генә барган Гөлчирә Хәмзина тулай торактагы бүлмәдәшләренә «Такташ миңа тәкъдим ясады* дигәч, тегеләре көләләр генә Шуннан кызый ярсып чыгып китә дә. күпмедер вакыттан бүлмәгә Такташның үзен җилтерәтеп алып керә! Ләкин гаилә ныклы булмый шул «Шөһрәт сөючән, боерырга яратучан. үсәргә теләүче» (Такташның сеңлесе Хәнифә сүзе бу) Гөлчирә укырга Мәскәү университетына китеп бара һәм юрист (прокурор) буларак шәп кенә карьера ясый Кияүгә чыга, аерыла һәм гомере буе (48 яшьтә үлә) үкенеп яши Такташның туганнарын онытмый, ул үлгәч, аларга ярдәм дә иткәли. Такташ та аны оныта алмый Гөлчирәнең хатларын укыганда үтә нечкә күңелле шагыйрь, шәт. еламый калмагандыр.

Уллары Рафаил Гөлчирә укыган елларда Такташ белән яши. «1930 елда әни Казанга кайтып, мине алдап-юмалап Уралга алып китә. Ни өчен алдап-юмалап дигәндә, мин әтине бик ярата торган булганмын»,—дип яза Р Такташ. Дүрт яшьлек улыннан аерылганда да шагыйрьнең үзәккәе өзелгән, әлбәттә

Гомере нигә угыз яшендә очланган соң бөегебезнең? Мунчадан кайтышлый салкын сыра эчкәч, кайтып урынга егылды, бер ел элек башына суык тиюдән дә бик каты авырган иде, дип сөйләгән икенче хатыны, икенче Гөлчирәсе. (Ни дисең инде моны: нәкъ шул чакны аны дәваларга тиешле профессор үлә!) Агулаганнар дигән шик тә була. Такташка багышланган фәнни конференциядә «Бу дөресме?- дигән сорау бирелгәч, шагыйрьнең тормышын энәсеннән җебенә хәтле белгән галимә Лена Гайнанова. «Әйе. агулап үтергәннәр»,—ди. Аннары өсти: «Аның тәнен түгел, җанын, тормышын агулаганнар». Лена ханымнан җавапны шәрехләвең үтенгәч, ул миңа болай дип сөйләде

-Бөтен хәл-халәте шуңа китергән аны. Бик авыр, үтә киеренке тормыш кичергән Такташ. Редакцияләрдә ал-ял белми эшләгән ул. (Нужа да эшләтә инде. Ач йөргән чаклары да була хәтта.) Әдәби иҗатка вакыты да калмаган. Олуг талант иясе буларак, көнчеләр чолганышында яшәгән. Шулар тырышлыгы белән аны, «Азат хатын»ны журнал иткән кешене, редакциядән кысрыклап чыгаралар. Җиде ай буе эшсез яшәгән ул! Квартирга түләмәгән өчен андагы бөтен мөлкәтен (өстәл,

шкаф, кәнәфи!) аздан гына аукционнан сатмый калалар. Матбугатта чыккан төрле пасквильләр белән (күбесе аноним) аннан сәяси дошман ясарга теләүчеләр дә күп була. Фәүзия Бәйрәмованың «Атылган йолдыз» пьесасы буенча Яшьләр театрында куелган спектакльдә олуг язучыбызның «Такташизм» дигән мәкаләсен укыганнан ң Такташ күз яшьләре түгеп елый. Тормышта еламагандыр дисезме? (Елагандыр, әйе. Чөнки язучысы кем бит! Хатыны (үзе дә әдибә) «Аның үз гомерендә беркайчан да Һадидан да якын дусты булмады» дигән бит әнә). «Кулак элементлар» дип Сыркыдыда әтисе белән әнисе тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителә. Казанда энесе Габидулла белән сенлесе Хәнифә уку йортларыннан куыла. Бу кадәр дә оятсызлыкны җиңеп чыгар өчен нык кына йөрәк бозарга туры килә Такташка.                                                         

Бик күпләр, шул җөмләдән Галимхан Ибраһимов  тарафыннан да ясалган көчле «кызыл басым- тәэсирендә «Такташ үлде- дигән шигырь язу, ягъни элекке, хөп-хөр, ип-ихлас, «гыйсьянчы» Такташны «гүргә иңдерергә» мәҗбүр булуы да кайта-кайта газапка салгандыр аны. Гүр дигәннән, әнисе Шәмсениса апа Һадие үлгәннән соң чыгарган бәет искә төште.

Кай җирләрдә синең каберең?

Каен бармы каберең янында?     

Бу портреттан Такташның рухы да карап тора сыман.

Безгә шагыйрьнең вафатыннан соңгы хәлләр өчен дә газап чигеп, рәнҗеп багадыр кебек ул. Такташ нигә Тукай, Әмирханнар янында түгел. Ял паркындагы «туганнар каберлегендә*, кызыл гүрәләргә кардәш булып күмелгән соң? Җитмәсә, тирән коры елга да елдан-ел якыная бара әнә. Үлчәдем. Такташ каберен аннан хәзер нибары—биш, күршесе Галиәсгар Камал каберен өч кенә адым аерып тора. Алар биредә өчәү җирләнгән—янәшәдә тагын актер Камал да бар. Шөкер, аларны Яңа бистә зиратына күчермәкчеләр бугай.

—    Бер еллап элек моңа минем ризалыгымны сорадылар, гариза яздырдылар,— диде Рәмзия Такташ. Рәмзия ханым шагыйрьнең икенче хатыныннан туган улы Аванның (мәрхүм инде) хатыны, озак еллар Опера-балет театрының әдәбият бүлеге мөдире булып эшләгән кеше.

Пушкин урамындагы Такташ яшәгән йорттан истәлек тактасының фотокүчермәсе генә торып калды. Шәһәр башкарма комитеты аны йоткан бинада—университет «Уникс»ында Такташ музее өчен ике бүлмә бирергә дип карар чыгарган булса да

—    Шуннан соң бары бер генә төрле җавап ишеттем.— диде миңа Рәмзия ханым Университет бирми. Ректор риза түгел —Күп зуррак мәйданны теш клиникасына арендага бирергә бик риза булганнар юкса!.

Музей да юк. һәйкәл-фәлән дә юк... Казан халкы бөек шагыйребезне котсыз Такташ урамы яисә телдән төшмәс «Такташ группировкасы» аша күзалларга тиеш микәнни?

Такташның рәсми-ялтыравык түгел, тормышчанрак образын тудыру омтылышы да вафатына ярты гасыр тулганда гына ясала. «Хәнифә Такташева бүгенге көндә Казанда яши икән» «Гөлчирә Такташева-Мансурованың Казанда яшәгәнлеген белеп, аны эзләп таптык». 1980 елда чыккан «Такташ турындагы истәлекләр» дигән китаптан алынды болар. Бу «эзләү» Такташның өч томлык «Сайланма әсәрләр»ен әзерләү уңаеннан (1980-1983 елларда дөнья күрде) җитмешенче еллар азагында башкарыла. (Бик күп башка туган-тумачалары да табыла, бай гына мәгълүмат туплана). Юкса әлеге шәхесләрнең беренчесе. Такташның бертуган сеңлесе, Казанда 1926 елдан, икенчесе. Такташның икенче хатыны 1929 елдан бирле яшәп ятканнар бит инде! (1983 һәм 1984 елларда дөнья куялар).

Миннән соң туачак җырчыларның

Даны күмәр минем атымны.

Юк. Такташ, сине беркем дә артка чигерә алмады. Кадереңне генә белеп җиткермәдек менә...