Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕР ҖЫР ЙӨРИ КҮҢЕЛЕМ ТҮРЕНДӘ...

 

Туган ил

Бер җыр йөри күңелем түрендә,

Ничек шуны җырлап бирәсе?

Җиләкләрне алга буяп йөри

Бөр буеның баллы иртәсе.

Үләннәргә алмаз чыгын коя

Каеннарның яшел бөдрәсе.

Яңа көнне көлеп каршы ала

Әтәч кунган усак киртәсе.

Бер җыр йөри күңелем түрендә,

Ничек шуны җырлап бирәсе?

Сабыйчактан аваз сала миңа

Туган өйнең җылы ниргәсе.

Әнкәй токмач кисә. Кичен безгә

Күрше апалары керәсе.

Сөйләшерләр авыл хәбәрләрен,

Түгәрәкләп өстәл тирәсен.

Төн уртасы җитәр, һәм лампада

Янып бетәр соңгы керосин.

Бер жыр йөри күңелем түрендә,

Ничек шуны җырлап бирәсе?

Мөнәҗәтче чибәр апаларның

Исән микән әле берәрсе?..

Көзгә чаклы яшел үлән инде

Әнкәй яткан кабер тирәсе.

Йолдызларга карап уйга чумган

Ятим өйнең такта түбәсе...

Бер җыр йөри күңелем түрендә.

Ничек шуны җырлап бирәсе?

Ерак сабый чактан картлыгыңа

Хәтер юлы буйлап киләсең.

Киләсең дә...

Туган илнең йомшак

Туфрагына башың иясең!

 

Истә

Инде күп нәрсәләр онытылды, бетте, дисәм.

Әйләнә дә кайта үткән, хәтер исән.

Күп нәрсәләр чыккан истән, жәлләр искән.

Сукмакларга төрле-төрле үлән үскән.

Истә ләкин ак мендәрле якты өем.

Ишетәм дә җаннарыма якын көен.

Атлап китәм. Тәүге адым! «Атла, улым!»

Башта тоям әниемнең җылы кулын.

Еллар узды, җилләр тузды, арды җаным,

Сүлпәнәйде, салмакланды инде адым.

Өметләнәм: «Бардым. Барам. Барачакмын!—

Алда әле бирәчәгем, алачагым».

«Аякта тор! Аякта тор! Горур чагың!»—

Ак рәшәдән дәшә миңа балачагым.

Бар җиһанга тургай моңы түгелгәндә,

Арыш басуына кереп күмелгән дә.

Әнә бит ул... Әнә генә, янәшәмдә

Күкчәчәкләр өзеп йөри ак рәшәдә.

 

Инкыйраз

Үзгәрде заманалар:

Мең татарга—бер гармун.

Егылганчы эчертер,

Бер татарга—ун бармен.

Шыплап тулган калалар

Төнге клублар белән.

Яшьләрнең табынганы—

Пугачева да Билан.

Менә шундый үзгәреш,

Менә шундый тизләнеш.

Татарлыкка кул селтәп,

Чит-ятларга тезләнеш.

 

Тукайга эндәшү

Саумы, шагыйрь!

Заманалар инде яңа.

Баш очында мәңгелек шул кояш яна.

Җилгә каршы тупыр-тупыр чаба атлар,

Иярләрдә әллә кемнәр, бик тә ятлар.

Ташка бәрә, очкын чәчә каты тояк,

Буталынган: кайда көньяк, кайда төньяк?

Ирекле тик төштә генә хәлсез татар.

Уян дисә, баштанаяк уйда татар.

Ишегалды тулы кош-корт, сыер, сарык,

Көн-төн эшли. Тиен санап тәмам гарык.

Шәһәр дә шул, шау да шоудыр, бәйрәм итә,

Мөнбәрдә бай, фәкыйрьләре хәйран читтә.

«Туган тел»не җырлап куя әле халык,

Бала-чага бара инде телсез калып.

Онытылды инде күптән бишек җыры,

Уйда бары футбол кыры, хоккей кыры.

Урман сирәк, берәм-берәм кыр ягыннан

Шүрәлеләр качты инде Кырлаеңнан.

Сулар кача тирәнгәрәк, елга кипкән.

Су анасы инфаркттан вафат күптән.

Исе яман, бик тә яман җир маеның,

Кәеф әйбәт, кесә калын ил баеның.

«Болгар»ың да очты инде гарешләргә.

Хәлләр шундый, йөрәк җылым гарь эшләргә.

Сау бул, Тукай!

Китапларың чыкмый торса,

Ил нигезе киләчәктә тәмам корса.

Үткәннәрдә дәүләт тоткан шанлы халык

Юкка чыкса... Ни кылырбыз, ни әйтербез?

Юкмыни соң шушы илдә кадеребез?

Уенчыкмы? Берәр җансыз әйберме без?

Сулар кача... Астан юа Казаныңны,

Гөнаһлар күп. Җир убылса? Батса Казан?

И Ходаем! Күрсәтмәче шушы казаң!

«Исә җилләр, күчә комнар...» Шагыйрь әйткән.

Күптән инде ятимнәр без әкияттән.

Исә җилләр, күчә комнар... Күчә комнар.

Киләчәктә шушы җирдә яшәр кемнәр?!

 

Тарих

Кан нурлары сибеп

Атты яңа ал таң,—

Янды да көл булды

Кол Галиле Ватан.

«Тынычлыкта калдыр,

Ал, Ил кызын сатам!»—

Егылды, кол булды

Кол Шәрифле Ватан.

Мәдрәсә ача бай,

Гыйлем чәчәк аткан.—

Мәгърифәтле булды

Хак Тукайлы Ватан.

«Йә тынычлан, татар,

Юкса башың ватам!»—

Төрмәләрдә черде

Дәрдемәндле Ватан.

«Аздыра халыкны

Бу милләтче шайтан».—

Илдән сөрде улын

Исхакыйлы Ватан.

Сталин ГУЛАГыннан

Исән-имин кайткан.—

Якты бер манзара

Урманчелы Ватан.

Авылда, шәһәрдә

Моң ташый һәр чаттан,

Татар җаны—моңда.

Бу—Сәйдәшле Ватан.

...Кырык миргә инде

Ачык синең капкаң.—

Татарлыгың сакла,

Ак Барслы Ватан!

 

Яшәеш

Кем кечкенә, кемнәр зур.

Кем хәерче, кемнәр бур.

Кемнәр затлы, кемнәр хур—

Очты илдән, очты нур.

Кемнәр кот та, кемнәр пот,

Кемнәр шут та, кемнәр мут—

Адәм җаны тоташ ут.__