Логотип Казан Утлары
Роман

АЛМАН КҮЧТӘНӘЧЕ

I    бүлек

—Әй, Илаһым Кадыйр, килә бит, килә —дип пышылдады Сара карчык. Хәлсез, кайнар иреннәре әвәләгән сүзләрдән аның зиһене ачылып китте. Соңгы көннәрдә ачы сагышка чумып йөрүенең чын сәбәбен кырыс сүз белән әйтеп, атап бирә алуыннан тетрәнеп куйды. Синнән генә калмаган, күпме сузсаң да, Алла кушып, бер каршыңа килә шул ул... Чалгысын иненә асканмы—баш очында селтәнерме ул шуның белән, яисә шыр сөякчел куллары белән бугазыннан кысып алырмы, әҗәл дигәнең барыбер алдыңа килеп, җанынны алмый калмый. Яшәгәндә берәүләр солтан, икенчеләре олтан булсалар да, үлем дигән ачы суттан һәркемгә дә өлеш тигез чыга. И Ходайның бирмеше! И адәм акылы ирешмәслек мәгыйшәт! Алдында торган гаҗизлеккә карап нинди сүз әйтәсең, нинди теләкләр телисең? Жинел үлем бир, Аллаһым, дип ялварудан, шул хакта догалар укудан башка тагын нинди сүзе булырга мөмкин адәмнең...

һай, җебесә дә җебер икән кеше әҗәл җиле каршында! Әле бит атна- ун көн чамасы элек кенә Сара карчык үз мәгыйшәтендә чәмләнеп дөнья көткән затлардан иде. Дөрес, тар инде, артык тыйнак инде аның мәгыйшәте. Хәер, җитмеш кунып килгән корткадан тагын ни көтәсең? Әмма барыбер кешене гамьнәргә салып, аякта тотып килгән чак, яшәү бит әле бу. Ул таң белән торып кәҗәсен сава. Сакалбаен ипи катылары белән сыйлап, сөйләнә-сөйләнә мамыгын тигәнәктән арындыра. Сарык, яркаларына да сыйдан өлеш чыгара һәм барысын үзенчә карап, күздән кичереп, көтүгә озата. Бертуктамый үзенә ияреп чапкан тавык-чебиләргә дә җимнәр сибә хуҗабикә. Чирәмле йортында кабаланып, бер-берсен төртешә-төртешә бөртек чүпләгән озын торыклы эре чуаркайлар Сара карчыкның аерым игътибарында. Авылга килгән инкубатор машинасыннан унбиш чебеш сатып алган иде. Ходайнын рәхмәте, барысы да тавык затыннан булып чыкты. Кул назына атлыгып торалар. Сара карчык чүгәләп, берәрсенең йомшак кына аркасын сыпырса, чабышып киләләр дә аның кулы
кагылганны, сыйпаганны көтәләр. Ни хикмәттер, карчыкның бирчәйгән кулларыннан назланган чуаркайлар ярып килгән канатларын җилпиләр, үзләренчә киерелеп, кагынып куялар...

Карчык әлеге эшләр белән йорт-курасында мәшәкатьләнгәч, өенә кереп самавырын куя. Ул кайнап чыкканчы дип түшәктә яткан ире Хабул янына килә:

—Хабул... Хабул димен, өнендәме син?

«Өнендәме син?» дип эндәшүе юкка түгел. Картын паралич сукканга менә өченче жәй үтеп бара инде—аяксыз калды Әүвәлге мәлләрдә бик каты ыңгырашкалап, үзен-үзе белештерми түшәктә бәргәләнгән иде Ходайның рәхмәте, соңгы вакытларда ничектер тынычланып калды. Күбрәк йоклап уздыра. Әле менә Сара эндәшкәч, Хабулның күз кабаклары тартышып куйды, ана тонык карашлы коңгырт күзләре төбәлде.

—Ә?—диде ул, ниһаять, өн чыгарып.

—Астың корымы?

Карт чак башын кагып куйды. Урыны коры, таза димәк. Монысы да Сара өчен зур сөенеч. Югыйсә, баштарак авыру астындагы җәймәләрне алыштырып, тәнен юып бик изаланган иде бит. Тора-бара әмазен тапты үзе. Келәттәге иске-москы тутырылган сандыкта әйбер эзләп казына иде, кулына ирләр йодрыгы чамасындагы җиз кыңгырау килеп эләкте. Сабыйларча мавыгып төрле яктан күзәтте, шалтыратты. Зең... зең... зең! Тавышы бәллүрнекедәй саф, яңгыравык, ачык. Башта Сара карчык кыңгырауны истәлек дип сөенде. Хабуллар йортына килен итеп төшергәндә, аны әтисе сөлгеләр белән бизәлгән ат дугасына үзе бәйләгән иде бит! Хәер, бер генә дә түгел, икәү иде, парлы иде кыңгырау. Ат тояклары тавышына, чана табаннарының зыңлавына кушылып яңгыраган әлеге кыңгыраулар чыны әле һаман колагында тора:

—Зең, зең—килен төшә, килен! Йортка ямь төшә, сөю төшә—зең, зең...

Мир өстендә йөреп, байтак киленнәрне кияү йортларына төшергәч, кайсыдыр бите юмаган нәрсә кыңгырауның берсен йомды, ә икенчесен Сара үзе ил-көннән яшерде Шуннан бирле онытылып сандыкта яткан икән ул...

Кортка кыңгырауны янә селеккән иде, көмеш чыннары зиһенен кымшатып үтте: «Моны Хабул кулына тоттырырга кирәк. Хаҗәте булса, чылтыратсын!» Сара карчык, кош тоткан сыман сөенеп, иренен баш очына килде.

—Менә, Хабул, йомышын төшсә, шулай шалтыратырсың, яме9

Хабулның чырае сытылды:

—Н... ни эшләргә?

— Йомышың булса, шалтырат, димен Аңлыйсыңмы? Урыныңны пычратма!

Хабулның йөзеннән кызыллык йөгереп узды. Әллә көлде, әллә рәнҗеде—белмәссең. Тик акылы ул дәрәҗәдә үк чуалмаган икән. Кысталса, караватының башына бәйләнгән кыңгырауга үрелде. Сара карчык янына килеп басканчы селкеп торды шуны

—Зен, зең—ашыгыч ярдәм кирәк!

Сара карчык Хабулның түшәк-мендәрен рәтләде, йомшак чүпрәкне җылымса суга манчып иренен битен сыпырып чыкты, кулларын юды. Хәзер инде картына чәй эчерергә мөмкин

Ниһаять, үзенең дә кипкән иреннәренә, сусаган тамагына хуш исле, сөтле чәй тияр мәл җитә Чеметеп кабарга бал, яисә йомшак кәнфите булса, чәй эчү кәефен арттыра, бәдәненә дәрман өсти
 

 

Аннары намаз. Ходайдан үзенә, ире Хабулга исәнлек, иминлек сорап ялварулар... Намаздан соң Сара карчыкны бакча эшләре көтә. И, мондагы мәшәкатьләрне тавык та чүпләп бетерәсе түгел! Тик, шөкер, үсәсе барыбер үсеп, җимешен биреп тора. Суганы да шалкан кебек күкрәк җәя. Түтәлләрдә тәгәрәшеп яткан яшькелт кыярлары, кызарып килүче помидорлары күзне иркәли. Бакча эшләре белән ихлас мавыгып, төш килеп җиткәнен дә тоймый кала Сара карчык. Жир җимешләре белән иренә, үзенә тәгам әзерли. Суганлы, борычлы яшелчә шулпасын Хабул да яратып чөмерә. Табак-савытны юып, чистартып куйгач, башны мендәргә төртсәң, кич тә җитеп куя. Сара карчык кулына ипи тотып кәҗәсен, сарык, яркаларын каршылый. Беркавым шулар белән әвәрә килә: сөтен сава, өс-башларын тазарта...

Кичке эшләр, мәшәкатьләр тезмәсендә янә күңеле тарткан бер юанычы бар. Каршы күршеләре Гапсаттарның иркен эскәмиясенә кунаклап, күрше- фәлән, ахирәтләр белән сөйләшә, төрледән-төрле хәбәрләргә, хәл-әхвәлләргә ирешә бу. Кунак ашы—кара-каршы дигәндәй, сорасалар, Сара карчык та шунда үз күңелен, эчен бушата... Капка төбендәге күңелле җыен әле һаман гөрләп кала, әмма корткабыз ай яктысыннан хасил булган шәүләсе белән җитәкләшеп, инеш ягыннан килгән бакалар тавышына колак салып, өенә ашыга. Хабул кыңгыравын чылтыратып ятмасын тагын... Карты янына килеп, хәл-әхвәлен белешә, аның йомыш-гозерләрен үти дә, догаларын укый-укый йомшак түшәгендә йокыга чума торган иде Сара карчык...

Урыс атнасы таңында Сара карчык бик ямьсез төшләр күреп, бастырылып уянды. Ләхәүлә! Җен-шайтан кагыла түгелме соң? Тик өнендә дә хәле шәптән түгел икән. Башы авырта, тәне дә биниһая каты сызлый. Дарулар кабыннан баш төймәсе алып, су белән йотарга җыенган иде, тамагының бик каты шешкәнен чамалады. Хәер, беренче тапкыр гына түгел, тамак хастасы даим-даим кәефне кыра инде. Хәленә төшенгәч, элеккечә үзе җәен җыйган чәчәк-үләннәрдән чәй әзерләде. Кайнар, парлы сыекча тамагын иркенәйтте, авырту-сызлау да кинәт басыла төшкән кебек тоелды. Чир, минем башыма кунма, кун казык башына, дип пышылдады Сара карчык һәм көндәлек эшләренә керешеп китте...

Тик Ходай багышлый, бәндә сагышлый икән... Кичен тамак хастасы янә көчәеп китте. Ә төнен исә авырту-сызланулардан күз дә йомалмады кортка. Сулышы буылып, хәтта ятып тора алмаслык хәлгә килде ул. Йа, Алла, нинди яман зәхмәт соң бу? Грипп-мазар микәнни, дип уйлады Сара карчык һәм пунктка барырга, Зәйнәп духтырга күренергә кирәк дигән уйга килде.

Көләч йөзле, купшы бәдәнле, сөйкемле Зәйнәп Сара кортканы гадәтенчә шаяртып каршылады:

—Әйдүк, Саратгәй.. Бәй, таякка таянгансың түгелме? Таякны Хабул абзыйдан прокатка алдыңмы? Берәүләр прокатка машина ала. Икенчесе бала арбасы. Син инде таякка калдыңмы, Саратгәй?!

Әйтмә, Зәйнәп кызым. Менәтрәк тамак күзне ачтырмый. Баш казасы...

Зәйнәп духтыр Сара карчыкның авыз, тамак тирәсен бик озак күзәтте. Лампа куеп та, лупа тотып та карады. Ә аннары эскәк кебек озын саплы җиһаз белән шештә казынып, бәләкәй пыяла кисәгенә берничә тамчы лайла да тамызды.

—Сараттәй... Ни бит әле, тамагың бик әйбәт түгел. Салкын тигәнгә генә охшамаган шеш бу. Ныклап карарга кирәк!. Менә анализ алдым. Аксуга озатырбыз. Берничә көннән җавап килер. Аксуга барып, операциягә ятарга туры килмәгәе Саратгәй...

—Һе, шулай укмы?—дип артык гаҗәпләнде Сара карчык.

—Әйе, Саратгәй, начар хәбәргә дә әзер булып торырга кирәк. Ходай
сакланганны саклармын дигән бит!

Сара карчык беркавым хәрәкәтсез калып урындыкта утырды. Күрәмсең, ул табибның әлеге шөбһәле сүзләрен үз хәленә каратып, нидер үлчи, исәп тота иде.

—Күпме ятармын соң, кызым, Аксуда?

—Операция ясалса, ярты айлап булыр инде, Сараттәй.

Карчыкның йөзенә сыкрау галәмәте бөркелде.

—   И, Зәйнәп кызым, ярты ай дисен. Ай-Һай! Түшәктәге картымны кем кулына калдырам инде мин?

Кортка авыр гына урыныннан кузгалды, дивандагы мамык шәлен иңенә ябынды, таягын кулына алды һәм үзен сүзсез генә күзәтеп торган Зәйнәпкә карап тыныч кына үз сүзен әйтте:

—Яшем җитмешкә якынлаша. Ходай ни язса, шул булыр инде, кызым...

—Туктале, бик борчылма, Сараттәй Анализ нәтиҗәләрен көтик, аннан сөйләшербез,—диде Зәйнәп духтыр. һәм «менә монысын көнгә өч тапкыр эчәрсең, монысын тамагың бик әрни башлагач йотарсың», дип күрсәтә- күрсәтә дарулар тоттырып карчыкны өенә озатты.

Чирлим дип урын өстендә ятарлык әмәле бармы соң Сара карчыкның9! Кәҗәсен савасы, сарык, яркаларын карыйсы, көтүгә озатасы, каршылыйсы бар Иртә-кич бусага төбенә өелешеп тавык, чебешләре көтә. Әнә гел-гел Хабул кыңгыравын шалтыратып тора. Чирли бу дип тормыйлар, һәркайсын ашатырга-эчертергә, тәрбияләргә кирәк хуҗабикәгә. Ни хикмәт, Зәйнәп духтырның дарулары да авыруга имләү бирде, кортканы һаман аяк өстендә тотты. Ә вакыт дигәнен, синең сызлануларга карамый, һаман үз җаена тәгәрәп ята икән. Өченче көн, иртән малларын көтүгә озатып, самавырына гына тотынган иде, ишек шакып Зәйнәп духтыр килеп керде. Эш кешесе шул, ашыга да булса кирәк, тәкәллеф саклап тормады

—Сараттәй, сине утырмага озатырга дип килдем. Әйдә, җыен!

Почмактагы кортка «лып» итеп артына утыра язды. Дөресен әйткәндә, ул үз хәлен һич кенә дә начарга юрарга җыенмаган иде. Чынлап та, нишләп ябышсын аңа ниндидер яман чир. Ходай каршында гына түгел, адәмнәр алдында да бер хөсетлеге юк сыман. Эш башында утырган яисә адәм башына басып йөргән ниндидер күрекле зат та түгел. Гап-гади җан иясе. Кемнеңдер каргышы, бәддогасы төшәр дип шикләнергә урын юк, димәк. Менә сиңа күчтәнәч! Исәпкә бар, санга юк дип йөргән кешене зурлау!

—Сараттәй, ник эндәшмисең?—дип Зәйнәп өйгә узды, карчык янәшәсенә үк килеп басты —Сине мактарга кирәк, Сараттәй. Бик вакытлы килдең. Чирең әле яңа башлана. Операциягә өмет зур. Терелерсең. Никадәр тизрәк барсак, шулкадәр яхшырак булыр. Тик дүрт-биш меңләп акча кирәк булыр инде, Сараттәй. Хәзер дәвалану түләүле бит

—Акча гына табылыр ла ул, Зәйнәп кызым Пенсияләр килеп тора бит. Кәфенлеккә, кабер садакаларына җыйганы да байтак кына.—дип ниһаять фикер чуалчыгын бер агымга салып тавыш бирде Сара карчык —Тик әйттем бит инде. Зәйнәп кызым, Хабулымны кем кулына калдырам инде9 Үзем китеп, ирем белән берәр хәл булса, кеше күзенә ничек күренермен мин9 Юк. ташлый алмыйм түшәктәге чирлене. Ир бит ул. хәләлем бит'

—   Һи, юкка хафаланасын, Сараттәй! Мин сөйләштем инде Иренне Аксудагы картлар йортына урнаштырып торырбыз. Анда ул син аякка басканчы торыр да, янә алып кайтырбыз,—диде Зәйнәп.

—   Һе! Алып калырлар дисенме?—диде кортка чынлап торып аптырап —Тик минем Хабулым барырмы соң Аксуга? Барса, бер хәл.

—          Ник бармасын, Сараттәй,—диде Зәйнәп һәм баягы кызулыгы белән
өй хуҗасының ятагы янына килеп, тавышын тагын да күгәрә төшеп әйтеп салды:

—Хабулла абзый, Аксуга картлар йортына кунакка барасыңмы? Анда дәва яхшы. Матур әбиләр күп...

Хабулнын күзләре ачык иде. Өйдәге тамашаны күреп, хәлне беркадәр аңлап ятуы да хактыр мөгаен. Ләкин ул үзенә кагылышлысын өр-яңадан башлады:

—К...ка-ая бар-рырга?

—Аксуга, картлар йортына, Хабулла абзый...

Хабул беркавым төбәп Зәйнәп духтырга карап торды. Көрән күзләрендә ниндидер саран, зәгыйфь, әмма очкынлы чаткылар биешә башлады. Ул да булмый, аларга акрынлап яшьләр тулышты, менә алар күздән ташып бит буенча тәгәрәштеләр, мендәргә тамдылар. Хабул уң кулын күтәрде дә, әле бер күзен, әле икенчесен каплап, балаларча сулкылдап еларга кереште. Эчтән, тирәннән бәреп чыккан тыелгысыз ихлас елау иде бу.

—Сар-ра мин-нән й-йөз чө-чө-ер-рәме? Карарга ч-чир-канамы?

Иренен елавын тетрәнеп карап торган Сара карчык әлеге сүзләрне ишеткәч, күзләрен каплап почмак ягына елышты. Ул да такмаклый- такмаклый елый башлады:

—И, җаным! Сара миннән йөз чөерә диме? Сара мине карарга чирканамы диме? И, Ходаем, нишләп ташлыйм ди мин Хабулымны!

Шулай беравык яшен түккәч, Сара карчык яулык очы белән күзләрен сөртә-сөртә Зәйнәп духтыр янәшәсенә килеп басты:

— Инде, кызым, вакланмыйк! Үлем каршында да кеше булып калыйм. Бармам инде Аксуга. Минем хакта кайгыртуларын өчен мең рәхмәт сиңа, Зәйнәп кызым!

—Хәлен бик җитди бит, Сараттәй. Карышып. Нуриәсма апа хәленә каласын бит!—диде Зәйнәп сагышлы карашын авыруга төбәп.

Нуриәсма—каршы күршедәге Гапсатгарның хәләл җефете иде. Чиксез унган иде, чая иде. Пенсия яшенә җитсә дә, фермада яшь хатыннар белән ярышып сыер сауды. Сатар өчен дип, бакча-бакча бәрәңге үстерде. Нәкъ бәрәңгеләр утырткан мәшәкатьле бер мәлдә Нуриәсманың аскы ирене чабырып чыкты. Ирен чабыру—аяк-кулны кычыткан чагу белән бер. Нуриәсма да ярасына май сөртеп байтак вакыт бер пошынусыз йөргән иде. Сара карчык күршесенең иренендә чиләнеп, кан саркып торган яраны күреп үзе дә әйтте: «Хәерлегә түгел бу, Нуриәсма, Зәйнәп духтырга күрен!»—диде. Инде шул вакытта ук хәле мөшкел булгандыр Гапсаттар хатынының, тик табибка барырга гына вакыт тапмаган шул... Хәер, атна-ун көннән соң Сара карчыкка үзе кереп зарланды Нуриәсма: «Ирене—ирен... Бөтен тәнемне чуан басты бит, Сараттәй. Нинди им табыйм икән?»

Нәрсә әйтәсең үз сәламәтлегенә үзе төкергән кешегә? Нуриәсма үз белдеге белән мунчада кайнар минлек белән тәнен пешекләгәч, һушы китеп егылган.

Зәйнәп духтыр тик шунда гына авыруга тап була. Иртәгәсен, ике дә сөйләтмичә, Гапсаттарны машинасы белән Аксуга куа. Тик Гапсаттар Нуриәсманы ничек утыртып китсә, шулай өенә алып та кайта «Рак дигәннәр, соң дигәннәр...» Нуриәсма ике атна чамасы сызланып урын өстендә ятты да теге дөньяга китеп барды шул...

Авыл табибәсенең Нуриәсма апа хәленә каласың бит, дигәне әнә шул куркыныч хаста белән искәртә инде ул. Әлеге афәттән Сара карчык кош булып, канатларын бар көчкә җилпеп качар иде дә бит... Әмма теле башканы тәкрарлый шул:

—Үз хәлемне аңлыйм инде, Зәйнәп сеңлем. Тик күрәсең бит... Язмыш,
 

Ходай, шулай кушадыр инде Гаепләмә, кызым!

Зәйнәп духтыр дәшмәде. Күрәсен, ул, ниһаять. Сара карчыкның холкын, тормыш хәлләрен бөтен җитдилеге белән аңлады. Операция ясату—кешенен үз ихтыярында. Теләми икән, мылтык терәп хирург өстәленә яткыра алмыйсың... Ул сумкасын алып, шыпырт кына өйдән чыкты. Бераздан урамда, йорт каршында торган машинаның яман фырылдап кузгалуы колакка чалынды...

Сара карчык кош булып очып чыгар хәлгә житкән йөрәген тоеп Хабул ятагына килде. Кулы белән иренең чал башына, төкле иякләренә кагылды. Күзләр белән күзләр очрашып алды.

—И, җаным, нишләп синнән йөз чөерим инде мин. Хәләлем бит син... Тик минем хәзергә үз хәлем мөшкел бит, Хабул. Чирлим мин. Аңлыйсыңмы шуны? Хабул башын какты:

—Сар-ра! Алмаңнан к-каитг-кан куыкны чыг-гар! Ик-кес-сен дә. Бер-се сиңа, бер-се миңа... Аңладынмы?

Иренен әлеге сүзләре Сара карчыкның янә күнелен айкап ташлады. Бу ике куык Хабулның әсирлектән алып кайткан күчтәнәчләре... Егерме ел элек ир шуны таптырып җан талашты. «Китер, кабам да, вәссәлам!» дип үзе дә актармаган урын калдырмады. Ә кеше башына җитәргә сәләтле куркыныч куыкларны Хабул сугыштан кайтып Сара кулына ничек тоттырган булса, шулай келәтнең бүрәнә куышында төргән килеш ята бирделәр. Ике куык— ике гомергә әҗәл... Ә нәрсә? Чынлап та котылу әмәле түгелме соң бу?

Сара карчыкның тәненнән жинел елдырам йөгереп узды. Аны алда яткан куркыныч, шомлы диварны үтеп чыгу, яисә адашкач, ышанычлы сукмакка төшү кебек юанычлы бер хис биләп алды. Ә хатынына төбәлгән Хабул, әйтерсең, аның эчке уйларын укып бара:

—К-кайчан?

—Атнакич, Хабул! Аңладыңмы?

—Аң-ң-лыйм, хатын!

Атнакичкә әле тагын туп-тулы дүрт көн бар иде

II    бүлек

Авыл җан исәбе белән түгел, сау капкалы нигезләр саны һәм керер кыр-капка белән чыгар кыр-капка арасының озынлыгына карап санлана. Киресенчә булса, коры яланга күп катлы иләмсез зур бер йорт утыртып та, авыл ясарлар иде югыйсә. Түреш исә—бик чәчелеп утырган борынгыча озын сала. Нәкъ шуңа зур авыллар исәбенә керә ул.

Хабулларның йорты авылның таң ягы читендә, аулак бер почмакта утыра. Бәрәнге бакчаларының аръягы хәтта яшел битләүгә үк барып тоташкан. Иренмичә шул чирәмле, чалулы битләүгә барып чыксаң, аякларын үзләреннән-үзләре сине калкулыкка әйди Биек кенә үзе. ешрак атласаң, хәтта йөрәген сикеренә башлый. Ә сыртына менеп басып башыңны күтәрсәң... Йа Хода, менә кайда икән ул гүзәл тамаша!

Күңелеңне галәмәт ерак, зур киңлек, иркенлек биләп ала. Иген кырлары да, чәчәкле болын, тугайлар да, киртләч-киртләч тезелгән яшькелт, күксел урманнар, туйралыклар да бар анда. Ә янәшәңдә, синең аяк астына ук сарылып диярлек шактый мул сулы, йөгерек Түреш ага. Тыңлыйм дисәң, аның әрәмәсендә төрледән-төрле кошлар сайрый, чыпчык, саесканы чыр-чу килә. Тотыйм дисән. суында учак ягып аш куярлык балыклары сикерешә. Валлаһи, ачкычсыз, түләүсез керә торган бер җәннәт почмагы инде бу'

Сара карчык таягы белән җитәкләшеп авырлык белән, тыннары кысыла- кысыла булса да. әлеге сәйранга күтәрелде. Әйтми булмый, эче пошкан мәлләрдә ул монда еш чыкты Малларын карап, кояш батып, ай калыккан

матур кичләрдә Хабул белән дә бәрәңге үсентеләрен карап, киртә-кура төзеклеген күзәтеп, монда менгәләделәр. Җәйдә кайткан кунак-тумачаларны да әлеге хозур урынга алып чыгып, учак ягып чәй кайнаталар, табын коралар иде. Хабул гармунын уйный, берәрсе кушылып җыр башлый иде...

Зәңгәрсу томанлы, тымызык август иртәсе. Хәер, тегеннән-моннан ерткаланып, томан пәрдәсе инде таралып килә. Ара-тирә исеп куйган йомшак, дымлы җил эше бу. Салкынча һава дулкыннары карчыкка да бәрелеп, тамак кайнарлыгын баса, тән-бәдәненә җиңеллек бөрки.. «Ис әле син, җилкәй, ныграк ис!—дип пышылдады Сара карчык. Минем күңелемне дә җилләт әле, җил! Серләремә кагыл, хәсрәтемне тыңла, сагышларымны тарат әле син. Кешеләргә сөйли, хәтта ахирәтләремә әйтә алмаганны, түкми-чәчми сиңа җиткерергә җыенам бит мин...»

Сара карчык чыннан да зур сүзгә керешергә торган кеше сыман тамагын кырды. Сызланудан куырылып куйды, күзенә яшь бөркелде. Бераздан әрнү акрынлап басылды. Күңеленә янә тезелешеп уйлары кайтты. «Әй, кыйбла жиле, мин сине таныйм бит. Син җиргә ләйсән яңгырлар белән чәчәкле, ямьле язлар китерәсең. Сина ияреп туган якларына очар кошлар кайта. Җәйге челләдә, бөтен чәчкән, утырткан ризык дымга көеп яткан бер вакытта күкрәтеп китергән шифалы явымнарың белән җиргә тернәкләнә, имләнә бирәсең син, кыйбла җиле. Дөрес, кырку да син, каудар да син кайчакта. Өермәләр, давыллар булып та күтәреләсең, адәмнәр күңеленә шом, куркулар да саласын син. Әмма болардан башка безнең мәгыйшәт тә, алмашыну, михнәтләрдән рәхәткә күчү буламыни?.. Аллаһыма мең шөкер, мин синең гарасатларыңны да, рәхим-шәфкатьләреңне дә тигез тоеп яшәдем. Барысы өчен рәхмәт сиңа кодрәтле җил!

Тик мин сиңа рәхмәт әйтер өчен генә тауга менмәдем, син җилкәй белән саубуллашырга дип килдем. Хушлашу дигән нәрсә синең өчен яттыр, мөгаен, җилкәй. Бу хисне аңлап та бетмисеңдер. Тик Ходай адәмнәргә туу, яшәү бәхетен биргән кебек, дөнья белән хушлашу сагышын да салган шул. Син, җилкәй, үзен әлмисактан бирле яшәү җегәре, вакыт юлдашы булып киләсен. Ә кешеләрнең гомере, ай-һай, чикле шул... Соң син үзең үк минем нарасый чакны хәтерлисеңдер. Аз гына төртсәң дә, авып китәргә торган бер бәбкә шае идем ласа. Буй тартып, яшьлек канатларында талпынуларым да исендәдер. Сиңа ияреп, әллә кайларга, гүзәл дөньяларга очып китәргә торган дәртле чак иде бу. Ир хатыны булып, ат кебек басылып тормыш арбасын сөйрәүләремә, шулай ук шаһитсың бит син. Минем яшәгән гомер синең өчен, җил, бакыйлыктагы берничә кәррә талпыну кебек кенәдер. Ә мин шул арада чал чәчле, өшәнгән һәм таякка таянган бер карчыкка әверелеп каршында басып торам. Туным, тәнем тузган, тик җанда яшәргә нәфсе бар әле. Әй, җилкәй, яшәүдән кем генә туя икән соң?..

Әмма нәфесе-нәфес, акыл җанымны тынычлыкта калдырамы соң? Тәндә дәрман беткәч, чирләрдән сыкрап яшәүнең кызыгы бармы, дип үзеннән еш сорыйсың. Яшәү дигән бөек сөенечне һаман тулы татып буламы бу чакта? Юк бит! Тән-җан сыкравы сиңа дөньяга рәхмәтләр әйтеп, инде китәргә вакыт икәнен искәртә, җилкәй. Алда синең назларыңда башкалар рәхәтләнсен, синең белән бүтәннәр серләшсен, кыйбла җиле! Көнләшәм мин, урынымны бирү авыр миңа, әмма безнең яшәү кануны шундый кырыс шул...

Киткәндә дә адәм башы җиңел генә араланмый, котылмый, җилкәй Беләсеңме син, ахирәткә кичеп Ходай каршына басасы адәм җан сафлыгы, гыйффәтлеге турында уйлый. Тормыш үткәндә гамәл дәфтәренә гөнаһлар теркәлмәгәнме? Языклары бармы.’ Боларны кайгы, сагышлары белән яшәгәндә түләп бетергәнме ул? Дөньялыкныкы тик дөньялыкта каламы9
Яшермим, бу уйлар мине дә шөбһәле итә, куркыта. Ин курыкканым—ирем Хабул белән берләшеп яшәүдән ваз кичү. Үз-үзебезгә кул салу, әҗәл чакыру И. Ходаем, әйтү дә куркыныч Бу бит, мөгаен, зур гөнаһтыр... Тыелган гамәлдер... Кеше булган кеше алай эшләмидер. Тик башкача булмый бит. җилкәй. Мин хасталанып, әҗәл каршында торам. Ә Хабулым яшәп калса, ни хәл булыр? Түшәккә кадакланган зәгыйфь ирне кем тәрбияләр? Кем аны ашатыр-эчертер? Кем аның астын алыштырыр, тазартыр9. Үзем исән булсам, Хабулның үлем куыкларына бер хәҗәт булмас иде дә бит. Гаҗизлек, чарасызлык безне шул юлга этәрә шул, җилкәй.

Әйт син, дөньялыктагы дөньялыкта калсын өчен ниләр кылырга, кайсы кодрәтле догаларны укырга икән миңа, әй, мәңге бакый кыйбла жиле?!»

Тауга басып җилгә шулай үзенен кайгы-сагышларын түккән Сара карчык борынгы таш балбалны хәтерләтте.

Ill      бүлек

Кеше туа. аякка баса, балигълык яшенә дә җитеп килә. Тик буй тартса да, асылын ачмаган әле ул. Һаман да канат яра алмаган төксе бәбкә кебек... Анын исем-шәрифләре дә тирә-юньдәгеләрнең исен китерми. Холык-фигыленнән дә халык бер фәһем алмаган әле Кыскасы, исәпкә бар. санга юк. Әвәләнелмәгән әле кеше! Монын өчен әлеге дә баягы кыйбла тарафларыннан кискен жил исеп кую, язмыш сәхифәсен кузгатучы, битне ачучы бер көч кирәк.

Күпләребезгә кагылышлы бу гадәти хәлне искә алсак. Сара Кыям кызының тәрҗемәи хәлен 1935 елдан башларга кирәк Бу елда аның тормышында ике зур вакыйга булды Май аенда, шомыртлар чәчәк атып, бәрәңгеләр утыртып яткан мәлдә ул Казаннан китапханәчеләр курсын тәмамлап кайтты. Бу ят һөнәргә аны колхоз идарәсенең карары белән укырга җибәргәннәр иде. «Клуб салабыз, китапханә эшен белгән кеше кирәк», дип эзләнә башлагач, артель бригадиры Кыям кызына тукталдылар Былтыр, унынчыны тәмамлаган Саранын үзенең дә «Кая барыйм9» дип аптыраган чагы иде. Берсүзсез килеште.

Дөрестән дә. авыл уртасында өр-яңа клуб кукыраеп утыра. Анын янында китапханә ачылачак. Нарат сагызы, буяу исе аңкытып торган, кояш нурлары белән тулган иркен залга Сара, оҗмах бусагасын атлаган кебек, чиксез сөенеп керде. Ул бит, әле унсигезенче яшенә яна аяк атлаган кыз, менә шушы мәгърифәт учагының мөдире булачак!

Авыл башлыгы Минач, әлеге клубны үзе юллап корган кеше, хезмәткә тәгаенләр алдыннан Сара белән, өстәленә таянып, бик җитди сөйләште

—Курсларны бик яхшы билгеләргә тәмамлагансың. Өстәвенә, грамота да биреп җибәргәннәр икән үзенә. Әбүталипова Һәйбәт' Инде Түреш халкын сәяси агарту фронтында җиң сызганып эшкә керешерсең дип ышанабыз. Хезмәтең бик революционный әһәмияткә ия бит. Әбүталипова Укытучыларың да моны гел искәрткәннәрдер Мин дә кабатлыйм ..—Хром итек, галифе чалбар, күн тужурка кигән зәнгәр күзле сөйкемле ир уртасы, эчке киеренкелек тоеп бугай, урындыгыннан торды, йөренеп алды — Сеңлем, син бик яшь әле, шуңа искәртәм. Бу эштә суллык чалуланулары да, мораль тугарылу да булырга тиеш түгел. Син бүгеннән Түрештәге идеология работникларының берсе Совет власте вәкиле. Партия сүзен тыңлап, коммунистик мораль белән яшәү сиңа да закон булып торачак'

Дөрестән дә. Минач абыйсының сәяси шалтыравыклы байтак сүзләрен кыз училищеда да еш ишетте Аларны гел тукып тордылар Ә менә рәиснең кызны Түрешнең күз өстендә каш булып торган кешеләр рәтенә куюы колакка да, аңга да яңалык булып чалынды. Дөрес, моны ишетү.
бер яктан, бик сәер иде. Урта буйлы, сипкелле коңгырт күзле һәм шул күзләре белән дөньяга ихласлык, мөлаемлык нурларын сипкән гап-гади кызкай өчен артык зур дәрәҗә түгелме бу? Икенче яктан, күнелле дә булды Сарага Минач абыйсының әлеге сүзләрен тыңлау. Яхшыга тиңләүне кем яратмас?

Түреш халкы каршында бер карыш югарыга күтәрелгәненә горурланып, чынлап та, җиң сызганып эшкә кереште Сара. Ин әүвәл колхозның агач осталары Хәмәтгата һәм Мөхәммәтзариф агаларыннан китаплар өчен киштә, шүрлек, тезмәләр ясатып алды. Уку залы өчен озын-озын өстәлләрне, урындыкларны да тиз ара әлеге осталар эшләп бирде. Хәмәтгата абзыйсы һаман төртмәле:

—Сара сеңел, туеңа өстәл-мазар әзер инде. Эш кияүгә генә терәлеп кала бугай.

Җиһазларны ул үз зәвыгы белән урнаштырып, дивар-почмакларны кызыл комач, плакатлар, рәсем-сурәтләр белән бизәде. Кулыннан лозунг язу, рәссамлык осталыгы да килә иде аның, беркемгә ялынычы төшмәде. Китапханә эче, сәнгатьчә бизәге, тәртибе белән күңелне канәгатьләндергәнче, Сара кулыннан каләм-караны, буяуларны төшермәде.

Хәзер инде эш китапларга, гәзит-журналларга килеп терәлде. Авыл Советына төрле-төрле вакытлы басмалар, гәзит-журналлар килеп тора икән. Тик болар төрле жирдә таралып, өелеп яткан булган. Кыз җыештыручы Мәһрүзә апасы белән ярты көн буена шуларны китапханәгә ташыгач, барысын тәртипкә салып төпләргә кереште... Хәзер газета- журналларны хат ташучы Факиһа китапханәгә кертә, Сара кулына тапшыра башлады.

Ә китап турында уйлап, кыз төннәрен саташа. Тегеннән-моннан җыйганы дивардагы киштәләрне тутырырга да җитмәде. Идәндәге шүрлек, тезмәләр әлегә бөтенләй шыр калды. Нишләргә? Кыз, Минач абыйсына кереп китап кытлыгы хакында ихлас зарлангач, тегесе тарантасына утыртып аны Аксуга алып китте. Юкка гына комиссар киеменә төренеп йөрми, сүзенә колак салалар икән Түреш рәисенең Берничә кабинет бусагасын таптагач, ул китапханә мөдиренең кулына кибеттән, базардан китап алу өчен рөхсәт кәгазен тоттырды. Шул көндә үк алар Түрешкә тарантас тутырып китап кайтардылар. Озакламый Саранын соравы буенча почта аша Казаннан да зур бер кап китаплар килеп төште...

Нәкъ ике айлап вакыт үткәч, ямьле июль кичендә, китапханәне ачу кичәсен үткәрделәр. Бер үк вакытта клуб туе да булды бу. Чөнки үз вакытында ишек ачу тантанасы үткәрелмәгән булган икән. Түреш халкы өчен чын-чынлап мәдәният бәйрәме ясалды. Доклады да үткәрелде, концерты да куелды Саранын Һади Такташ поэмасы—«Мәхәббәт тәүбәсе»н яттан сөйләгән чагында байтагы кулъяулыгын чыгарып күз яшьләрен сөрткәләп утырды...

Яна китапханә гөрләп эшли башлады. Урак өсте булса да, кичләрен аның залы гәзит-журналлар кыштырдатучы, китап алыштыручы егетләр, кыз-кыркын белән тулды...

Шулай итеп, утыз бишенче елда Сара тормышында булган беренче зур вакыйга кызның Түрештә китапханәче булып эшләп китүеннән гыйбарәт иде.

Һай, оныта язганмын бит, клуб тантанасыннан соң атна чамасы вакыт узгач. Аксуда чыга торган «Азат хәят» район гәзитендә «Түрештә-кызыл китапханә» исемле шактый зур мәкалә дөнья күрде. Аны үзхәбәрче Мансаф Хәкимов язып, әлеге авылда культура фронтындагы гүзәл уңышлап тасвирланган, китапханәче яшь комсомолка Сара Әбүталипованың эш тәҗрибәсенә карата аерым мактау сүзләре әйтелгән иде
 

IV    бүлек

Анын тормышына кагылышлы икенче вакыйга шактый катлаулы һәм ул кызның үзе өчен, беренче карашка, бөтенләй ят. хәтта чит тоелган кешеләр белән үрелгән иде Әйтик, Саранын жиле ятып бер төшенә кермәгән Кифая улы Хабулга кияүгә чыгасын кем юраган

Әлеге елда, югарыдагы карар нигезендә, районный барлык авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән беррәттән, Түреш авылы башлыкларына да Тамбов өлкәсенә барып урман кисү, агач әзерләү планы йөкләнде Кышын Түрештән озатылган беренче урман кисүчеләр төркеме бик әйбәт эшләп кайтты Мыштым Гайнулла кебек кесә тутырып акча алып кайтучылар байтак булган. Әлеге мыштым иркәй Аксудагы кооператив кибетенә барып, велосипед сатып ала, шул «шайтан тәгәрмәче» белән кеше теленә керә. Керми ни, җәяүле интегеп Түрешкә ике-өч сәгать кайтасы араны бу тәгәрмәчләре өстенә атланып егерме биш минут эчендә җилдергән бит! Шулай итеп, авыл ирләре арасында велосипед җене кузгалды. Лашман тартырга теләүчеләр артты.

Әлеге мыштым Гайнулла хатыны теге яки бу сәбәп табып өстенә акырына башласа, хәзер тегенен авызын шыплап томалап куя икән: «Мөсәббиха, ташлыйм мин сине. Тамбовка китәм. Анда хеть рабучийга пачут, акча!»

Янә бездәге ир-ат теленә гыйбарә өстәлде: «Мөсәббиха, ташлыйм мин сине. Тамбовка китәм!»

Яшерен-батырын түгел, салам түбәле тәбәнәк өйләр, ызбалар янәшәсендә патша сарае сымак кукраеп утырган Түреш клубы шул Тамбов урманынын юмарт бүләге бит. Соң каян килсен безнең усак, юкә, каен белән тулган урманнарга мәһабәт, зифа, хуш исле нарат гөрәшләре? Тимер юл станцасы Түрешкә утыз җиде чакрым гына. Тамбовтагы леспромхоз хуҗалары белән сөйләшеп, монда бер вагон агач китерү колхоз өчен әлләни кыенлык тудырмады.

Октябрь бәйрәмнәре үтеп, кыр эшләре бөтенләй түгәрәкләнеп куйгач, Тамбовка янә иллеләп кешедән торган урман кисүчеләр төркемен озаттылар Боларга башлык булып коммунист Кифая Галиәсгарова билгеләнгән иде. Әмма бер айлап вакыт узды микән, Тамбовтан авыл Советына чыбык суктылар. Трубканың бу башында Минач сөйләшә. Теге яктан килгән сүзләрнең барысы да халыкка мәгълүм булмады Әмма нәтиҗәсе тетрәндергеч иде—Кифаяны агач басып үтергән

Минач бу хәлдән нык дулкынланып Совет утырышын җыйды Чынлап та, аның зәңгәр күзләре җетеләнеп киткән, ихлас сагышка чумган иде Сүзен дә үрә катып башлады:

—Авылдашлар, безгә тирән кайгы килде Тамбовтагы бик җитди хезмәт фронтында без коммунистик партия әгъзасы Кифая Галиәсгарованы югалттык. Бер-ике минутка торып басып, матәм кайгысын белдерик, иптәшләр!

Утырышта. Минач тәкъдиме белән мәрхүмәне күмү буенча комиссия төзелде Сара да ана әгъза итеп беркетелде Һәркемгә анык йомышлар кушылды.

Кифаяның гәүдәсен станцадан район хәрби комиссариаты машинасында ике көннән соң. төш алдыннан кайтардылар Ара-тирә кырпак кар тошкәләп, салкын җил исеп торган көн булса да, мәрхүмә йортына байтак халык җыелган иде. Туган-тумача, күрше-күлән мәетне йола кушканча кадерләргә, кәфенләп күмәргә әзерләнде. Тик авыл Советы каршына килеп туктаган «полуторка» бераздан яман үкереп турыдан-туры зират тарафына юл тотты. Ә инде машина каберстан капкасы төбенә килеп туктап, әрҗәсеннән кызыл табут төшерелгәч, кабер әзерләп яткан ир-ат «аһ» итте.

«Кифаяны ящикка тыгып күмәргә җыеналар микәнни? Фәрештәләр янына ничек керер?..»

Зират янәшәсендә хәрәкәт, ыгы-зыгы башланып китте. Зур төркем булып мәктәп укучылары килеп төште. Кифаялар капкасы тирәсенә җыелган халыкны да монда әйдәделәр. Кешеләр һаман килә тора, ә Сараның колагына янәшәдәге апа, абыстайларның чыш-пыш килеп сөйләшүләре ишетелә: «Ходай каргады микәнни?.. Аның ире дә бик ямьсез китеп барды бит... Балалары хәзер нишләр инде?..»

Кифая мәрхүмә—Сара өчен бикле сандык. Аның йорты Кыямныкыннан ерак. Зур авылдагылар читтә очрашсалар, бер-берсен танымаска да мөмкиннәр әле. Кая ул белү? Аннары Кифая апасының яше ничаклы да, Сараныкы күпме? Яшь арасы—хәл-әхвәл арасы, читләшү чарасы бит.

Шулай да кыз әти-әнисенең аулак бер сөйләшеннән бу хатынга бәйле зур фаҗигане хәтерли. Аның ире Габбас кышын басуга китеп үз-үзен суйган... Кырда, болында, бигрәк тә эңгер-меңгердә ялгыз калса, Сараны өркү басты. Каршына муеныннан кан агып торган, пычак тоткан куркыныч ир килеп чыгар төсле...

Ә моннан алданрак бер Сабан туенда үзе кебек кыз-кыркыннар белән тотынышып әйлән-бәйлән әйләнгәндә, Сара очкынлы коба күзле, туткыллы йөзле һәм кыска чәчле башына беретка элгән чая бер хатынның уртага чыгып биюенә таң калган иде.

Эха-а!

Дым-дым рита,

Дым-дым рита,

Рита, рита

Ритая... дип такмак әйтеп, ят куплетлар җырлап, очынып-очынып биегән иде ул. Ә аннары тирләгән битен яулыгы белән җилгәрә-җилгәрә кычкырды:

—Менә шундый, факстротка биергә кирәк, яшьләр! Ә сез «Әпипә»гә тыпырдашып ятасыз...

—Кем бу?—дип сорады Сара.

—Хабул дигән малайны беләсеңме? Шуның әнисе Кифая апа бу. Читтә күп йөргән,—дигәннәре хәтерендә калды кызның.

Җәсады кабер янәшәсендә торган кеше хакында шулардан артыгына Саранын хәбәр-фәһеме җитмәде. Хәер, мәрхәмә турында гайбәтләр тупларга җыенмады да ул. Тизрәк комиссия әгъзалары җыелыша башлаган урынга, табут янына атлады.

Ниһаять, капкачы ачык, әмма йөзе ябулы мәрхүмә яткан кызыл комачлы тартма янына Минач һәм тагын өч-дәрт башлык килеп бастылар. Рәис бүреген салды да, көчле бәрхет тавыш белән сүз башлады:

—Авылдашлар, иптәшләр, көрәштәшләр! Революция, бәхетле тормыш өчен башларын салган кызыл солдатлар белән без фронтта залплар биреп хушлаштык. Тик хәзер безнең кулларда мылтыклар юк. Без хәзер инде башка фронтта. Социализм, коммунизм төзү фронтында. Шулай булса да корбаннар бирүдән туктамыйбыз. Чөнки иптәш Сталин әйткәнчә, социализм өчен көрәш көчәйгән саен, сыйнфый дошманнар һөҗүме арта, мәкерләнә бара ул.

Иптәшләр, без революцион лидерларыбызның берсе Сергей Миронович Кировның үтерелүен ишетеп тетрәнгән идек. Менә тагын яңа кайгы Көрәштәшебез коммунист Кифая Галиәсгарова хезмәт фронтында һәлак булды. Бу һич тә очраклы, гадәти үлем түгел. Кифая беренчеләрдән булып колхозга керде. Күмәк тормыш активисты булып танылды. Халык бәхете өчен аны күралмаучылар да күп булды. Анын сыйнфый дошманнары бар
Әйткәнемчә, бу дошман мәкерле Ул безне ачлык белән куркыта, почмактан ата, өскә агач аудара...

Тик без курыкмыйбыз, юлдан да чигенмибез, иптәшләр! Чөнки без күп, без дөрес юлда! Һәм безнең эшләрне яна буын дәвам итәчәгенә дә шик тотмыйбыз. Тыныч йокла, көрәштәшебез һәм дустыбыз Кифая Нуриман кызы Галиәсгарова!

Янындагы кәрзиннән Минач берничә кызыл, купшы канәфер чәчәге алды һәм аны табуттагы гәүдә өстенә салды. Төркем өстендә тынлык хөкем сөрде. Һәм шул тынлыкта әле тегендә, әле монда сулкылдап елау да ишетелде.

Миначтан соң да матәм сүзләрен әйтүчеләр байтак булды. Ике пионер мәрхүмә каршында салют биреп, Ленин, Сталин юлын дәвам итәчәкләрен вәгъдә иткәч, табут капкачын ябып куйдылар. Минач янәшәсендәге ирләр табутны кулларына алып зират капкасын үтте, кабергә юнәлде. Хатын- кызларның барысы да киртәнең аръягында калдылар. Шәригать бу җенеснең зират туфрагына аяк басуын тыя...

Сара моннан да барысын күреп, ишетеп тора. Кабер тирәсендә көтмәгәндә ниндидер тавыш, чуалыш башланды Кулларын бутап, ярсып кычкырып рәис каршысына баскан киң җилкәле таза, гайрәтле бер ир күз унына менде: «Кифаяның туганы. Рзай чекист . Чиләбедән кайткан диештеләр хатыннар. Әлеге ирнең тавышы монда да килеп иреште:

—Нишләп гроб белән күмәсең? Туганнарыннан сорадыңмы? Кем йоланы бозарга кушты сиңа?

Авыл башлыгы үзенә карата мондый әрсезлек, дорфалыкны көтмәгән иде. Шулай да жинел генә хәлне үзенчә борып алырга теләде.

—Кит юлдан!

—   Нишләп китим. Кифая минем бертуганым. Җирләргә хакым бар... Ә менә син үзен ана кем буласын?—диде Рзай үҗәтлеген, гайрәтен үстерә барып.

—Отчет бирергә кем син миңа?—дип рәис тә ир каршында күкрәген кабартты.

—Шул, шул, кеше каршында отчет тотмыйсың син. Гел үзенчә! Фронт, көрәш, корбан. . Революция дип аң чуалткан аскет! Ә Кифая сенел ничек үлгән? Яисә кем үтергән? Бу турыда эш кузгатырмын. Тик хәзер үк ачык: өч балалы хатынны урман кисәргә озатуыгыз өчен башыгыздан сыйпамаслар сезнен. Лашман тартырга ир-ат беткәнме? Моны судка бирергә кирәк! Моралең хакында шунда тагын берничә сүз әйтермен. Советка таянып, мир үгезе булып йөрисең бит син, азгын!

—Нәрсә лыгырдыйсың син, контра, сволоч!—дип ярсып кычкырды рәис Минач.

—Белгәнемне лыгырдыйм. Син авылда гарем тотып, каста ясап ятасың. Мин кем, имеш? Совет гражданины мин! Кирәк булса, кемлегемне тиешле урыннарда да ачып күрсәтермен мин сиңа.

—   Күрсәт!

Күкрәкне күкрәккә терәп баскан, нәфрәттән ярсыган ике ир низагы тагын нинди рәвешләр алган булыр иде, янәшәләренә сабыр гына авыл мулласы Шакир карт килеп басты:

—Оланнар, икегез дә могтәбәр кешеләр. Зират өстендә тавышланмагыз. Рзай сүзе дөрес Туганнар хакы хак! Мәрхүмәне яшик белән күмегез, дип васыять калдырмагандыр бит, Минач энем? Шул бармы-юкмы? Булмаса, бу—мөселман зираты. Ата-баба, шәригать йоласын бозмыйбыз, азаннар! Ә Кифая мәрхүмә, коммун кеше, исән чакта: «Мине гробта күмегез!» дисә, ул чагында мәетне алып китегез, башка жиргә күмегез, Минач энем,—диде мөтәвәлли.
 

Минач рәис озын гәүдәле, какча карт каршында сүзсез калды. Бары тик зәһәрләнеп яңакларын уйнаткалап торды ул. Бераздан аның сул кулы кесәсенә үрелде, «Казбек» пачкасын тартып чыгарды һәм тәмәкесенә ут кабызу нияте белән ул зират киртәсенә таба юнәлде. Комиссия әгъзалары, табут күтәргән ир-егетләр көтүчесез маллар кебек, аптырашып җирдәге кызыл тартмадан читкә елыша, төрле тарафка авыша башладылар...

Мәрхүмәне җирләүне Шакир мулла тулысынча үз кулына алды. Кифая Нуриман кызы Галиәсгарова, коммунист булса да, ислам шәригатенең мөһим кануннарына туры китереп, Җир-ана куенына тапшырылды.

V    бүлек

Жир өсте бер агарып, бер каралып, лычма юешләнеп, сазланып байтак вакыт төсләр алмаштырып торгач, ниһаять кыр, урманнар, елга-күлләр, тыкрык-урамнар, түбәләр өстенә дә ныклап ак кар ятты. Аяк асты катты, атлаулар җиңеләйде. Үткән фасыл белән бәйләнешле кичерешләр, күңелне тырнаган уйлар да ак җәймә астында калган сыман булдылар.

Сараның китапханәдәге эшләре күңелле генә бер көйгә тәгәри. Китаплар санын һаман арттыра тора, укучылар саны ишәя. Бигрәк тә мәктәп балалары күбәйде. Болар белән аралашу, сөйләшү аеруча кызык. Мавыгып укыган әсәрләрнең эчтәлеген сөйлиләр, геройларга үз бәяләрен бирәләр. Иң мөһиме, китапта язылганнарга ихлас ышаналар болар.

Кызнын эш даирәсе дә кинәя, төрлеләнә бара. Әле колхозның сарыклар фермасына юлын ешайткан чагы. Партия кушкан эш дип Минач абыйсы аны монда агитатор итеп беркетте. Хәзер ул терлекчеләр өендә Кызыл почмак оештыра, сарык караучы апалар белән үзе әзерләнеп килгән темаларга әңгәмәләр үткәрә. Һәр сөйләгәнеңне сеңдереп баралармы, Сара моны ачык әйтә алмый. Тик халык, барыбер, сүзеңне үзенчә бора шул. Ә болай хайваннар арасында кайнашып йомылган кешенен үзенә юнәлгән сүзне ихтирам белән тыңлавы хак. Адәмне санлау дип тә кабул итәләр булса кирәк. Инде сүзеңне бетереп, эш сораулар бирүгә, үзара сөйләшүләргә китсә, капчык тутырып китәрлек кызык-мызыклар килеп чыга. Үткәндә өлкә гәзитендәге «Агитатор блокнотына» дигән сәхифәдән Америка негрларының кызганыч хәле турында зур гына язманы укыган иде Сара. Борыны янәшәсендә зур гына мин. асраган Фәһимә апасы сорап куймасынмы:

—Сара сеңлем, ул негр дигән халык, абау ямьсез икән. Кинода күреп тә кот очты. Соң шуларны берәр сабын яисә мазь белән агартып булмыймы? Алар мунча да кермиләр ди бит. Яннары исле ди. Амриктә аларның мунчалары юк ди. Пешекләп мунча кертеп тә, каралыкларын бетереп булмас иде микәнни шуларнын?

Һәр сүзне көлкегә борырга торган юантык Гайнигөлем рәхәтләнеп бот чапты:

—Һай, Фәһимә, кеше көлдермә! Негр бит ул туганда ук төннән кара булып туа. Мунча кертеп, карасын юарга җыендыңмыни?

Фәһимәнең исе китмәде:

—Һе, туганда безнең балалар да кысла кебек кып-кызыл була. Тора-бара юып агартасын бит!

Сүзгә бик белдекле кыяфәттә сул күзенә ак төшкән Гыйльмияза килеп кушылды:

—Болай бит ул, Фәһимә ахирәт. Казыңа дегет сөрткәннәре булмадымы синең.’ Ә минем бер елны бер оя казымны дегеткә буядылар Әй тырыштым әй тырыштым, юк' Сабын белән юсаң да, пешекләсәң дә бетми Негр тәнендә дә шундый бетми торган дегет кебек нәрсә бар инде ул Ходай

сөртеп куйган да, шул һаман бетмичә килә булыр...

Күп тынлап, аз сөйли торган бик җыйнак гәүдәле Һәдия түги боларны тынлап торды-торды да, Сарага юнәлтебрәк әйтеп куйды:

—Син, сеңлем. безгә карап аптырама инде Сарык карап, үзебез дә сарыкка әйләнмибез микән без? Мына, рәхмәт үзенә, гәҗит, китап сүзләрен сөйләп азмы-күпме агартасын Без инде, барыбер, томана. Уку дигән бәхет эләкмәде. Ә яшьләр хакында кайгыртуыңны күреп халык шатлана. Синен белән, кызым, әби-сәбиләр дә кызыксына башлады бит...

Һәдия түти үзалдына елмаеп куйды һәм кулы белән ахирәтләренә ишарәләде:

—Тыңлагыз әле, бер кызык хәл сөйлим сезгә. Минем күрше—Бибиниса астай бит. Шактый чукрак бу. Шуның унынчыда укыган төпчек кызы мәктәптән кайта да бәрәңгесен ашап, чәен эчкәч бик ашыгып чыгып китә башлаган. Үзе әйтә икән: «Әни, югалтма, мин бибиләтикәгә китәм». Бер китә бу, ике китә, өч китә. Үзе һаман әйтә: «Әни, югалтма, мин бибиләтикәгә китәм»

Дүртенче кат ишеккә тотынгач, Бибиниса баласына әйтә икән: «Кызым, син Бибилатифа янына китәсең дә китәсең. Ә үзен шул кызны нишләп бер дә өебезгә чакырмыйсың соң? Утырмага килсен. Мин дә күрер идем, белер идем, кем кызы ул Бибилатифа9 Алып кил!»

Менә шулай, кызым, син Бибилатифаны күп йортларда искә төшереп, күрергә зарыгып торалар бездә»,—дип мәзәген очлап куйды Һәдия түги. «Дөрес, дөрес!» дип җөпләделәр калганнары.

Хезмәт кешеләре белән очрашу, аз булса да аларның уй-фикер дөньяларын киңәйтү дәрте кызның үзенә дә файдалы. Кызыклы әңгәмәләр корыйм, кешеләргә файдалы сүзләр сөйлим, дип ул мавыгып гәзит-журналлар укый, язып ала, уйлана...

Көз фасылында Сараның аеруча зур эшләреннән берсе китап укучылар конференциясен оештыру булды. Әбүнәчеләрнең сәләтен, көчен, ә үзенен мөмкинлекләрен күрү өчен әүвәл ул Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» повестена тотынды Була! Тик әсәр хакында җитди һәм кызыклы сөйләшү килеп чыксын өчен китапханәченең үзенә алдан зур гына оештыру эшләре алып барырга, залны җәлеп итәрлек сораулар куя белергә генә кирәк икән!

Яшьләрне дә, олыларны да дулкынландыра торган берәр әсәр табарга кирәк иде. Һәм тапты бит Сара. Нәкъ көзен Түрешкә Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте килеп иреште. Бу язучыны белә, әсәрләрен ярата иде Сара. Китапны да өмет белән кулына алды кыз. Һәм берничә көн бар дөньясын онытып тик әлеге повесть белән яшәде. Әсәр искиткеч көчле! Геройлар барысы да янәшәңдә тора кебек. Алар гаҗәп тормышчаннар. Болар белән хәтта сөйләшеп була сыман Мондагы Галия—соңгы еллардагы татар әдәбиятында иҗат ителгән иң көчле образларның берсе

Әдәбиятка таянып, халыкны замана тормышы һәм хатын-кыз яшәеше хакында уйландыру өчен моннан да яхшырак әсәр табып булмас, дип фикерләде Сара Ул ашкынып конференциягә әзерлек эшләрен башлап җибәрде.

Шөкер, «Тапшырылмаган хатлар» китабы зур тираж белән басылган Китапханәгә дә мул гына өлеш чыкты Ун данә' Югыйсә, байтак басмалардан авылга ике-өч китап кына җибәрелә иде. Хәзер инде боларны тиз арада халыктан укытып алу чарасын күрергә кирәк Сара Гадел Кутуй китабының бер данәсен Минач абыйсына кертеп бирергә генә җыенган иде, әллә күрәзәлеге бар. китапханәгә ут элдергән мәлдә үзе килеп керде.
Дөресрәге, башта шкаф ышыгында торып, эшләре белән мәшгуль чагында, кыз рәиснең бәрхет тавышын гына ишетте:

—Китап хуҗабикәсенә сәлам!

Ә яктыга чыгып керүчегә күз салгач, рәис янәшәсендә ул урта буйлы, сөйкемле туткыл йөзле егет затын да шәйләп алды. Мәрхүмә Кифая апа малае, дип уйлап өлгерде кыз. Моның да коба күзләре очкынлы, карашы кискен икән...

—Менә таныш бул, Сара. Бу—Хабул, гармунда шәп уйный. Кичә-фәлән ясасаң, егет әзер, шулаймы, Хабул?

—Шулай!—дип баш селекте егет.

Кыз тагын игътибар итте, Хабул карга канаты кебек кара бөдрә чәчле икән. Шул пумала башын бора-бора күзләрен китап шкафлары, шүрлекләр буйлап йөгертеп алды.

—Китапларың күп икән,—дип ихлас гаҗәпләнде ул.—Каян жыеп бетердең үзләрен? Боларның барысын да укып, белеп бетереп тә буламы?

—Безнең Сара китапларны су кебек эчә ул,—дип кызның аркасыннан җиңелчә какты Минач абыйсы.

—Әйдә, Хабул, рәхим ит! Кунак итәргә чәй-шикәрем югын юк. Менә гәзит-журналлар укырга була,—диде Сара һәм Минач абыйсы белән булачак конференция, уйлаган ниятләре хакында җитди сөйләшүгә керешеп китте.

Башта рәис, аннары хушлашып Хабул чыгып киткәч, кыз уйлап куйды: «Әйбәт кеше дә инде бу Минач абый. Гел ярдәм кулын сузып тора. Гармунчысы ярыйсы күренә. Үзешчәннәр төркеменә катнашып китсә яхшы булыр иде дә бит».

Кызлар юктан да егет-җилән белән кызыксынучан була. Хабул исә, юньләп бер генә күзгә чалынса да, гармунчы, егет заты буларак Саранын күңелен кытыклап куйды. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, моңа җае да чыгып тора бит. Авылның Хабуллар яшәгән очыннан китапханәгә Сәкинә атлы кыз бик еш йөри. Борча кебек тере, сүзгә, фикергә гажәп үткер Сәкинәне күзаллап куйгач, Сара телен шартлатып алды. Бәрәч! Бу беркөнне сарыклар фермасында көлеп телгә алынган Чукрак Бибиниса апа кызы түгелме соң?

—Сәкинә,—дип сүз башлады китапханәче алдына мөлаем кыз килеп баскач —Син үзең Бибилатифа янына бик еш барасың. Нишләп аны үзеңә чакырмыйсың?

Тегесе беравык күзләрен түгәрәкләндереп бик житди кыяфәттә торган Сара апасына карап торды. Аннары ике кулы белән дә кисәк йөзен каплады, кычкырып көлеп җибәрде:

—Сара апа, дөрес шул бу! Әни: «Ник Бибиләтифаны үзебезгә чакырмыйсың?» ди. Моны каян ишеттегез соң?.. Барсагыз, бүген үк өйгә чакырам...

Сәкинә укыган китабын тапшырды, шүрлекләрдә капшанып, үзе теләгән китапны сайлады. Менә ул инде китәргә дә җыена.

-Сәкинә сеңлем, сезнен күрше Хабул гармунда уйный диләр. Чакырсам, килер микән? Кичә ясарга планлап тора идем...—диде Сара ваемсыз күренергә тырышып.

— И, Сара апа... Ай-Һай...—дип ихлас сузды кыз.—Бигрәк йомык, сәхнә һәвәсеннән ерак бит ул! Тыкрыкка да, кереп чакырсак кына чыга Уйнаса, гармунны әйбәт уйный инде үзе.. Кайгысы зур бит аның, Сара апа! Әнисенең кырыгын үткәргәндә дә күзеннән яшьләрен тыя алмаган Туганнарын карау мәшәкате дә өстендә. Җитмәсә сеңлесе дә гарип Авыр инде мескенгә!  

Теле бик кычытса да, артык сорау бирүдән Сара тыелды. Сәкинә сөйләгән Хабулны күзалларга сораганы бик җиткән иде. Күп белсәң тиз картаерсың, дип үз-үзен үчекләп, кыз эш мәшәкатьләренә бирелде.

Хәер, бу яктан һич тә куркасы юк. Сара үз асылын яхшы аңлый. Ул чынлап та эш кешесе. Егет кайгысы—кештәктә. Казанда укыганда Гутман исемле бик өлкән яшьтәге бер доцент психологиядән лекцияләр сөйләде. Залга татар, урыс төркемнәреннән алтмышлап кеше җыелды. Тик шуның дәресендә чебен очкан тавыш булмый. Холык-фигыль асылы буенча кешеләрне өч типка аерырга кирәк, дип берчак сүз башлады Давид Самойлович.

Беренчесе—халыкка юнәлеш.

Икенчесе—үз-үзеңә юнәлеш.

Өченчесе—эшкә юнәлеш.

—Давид Самойлович,—дип алдагы партадан сүз кыстырды Гайнан. Бу— татар төркемендәге өч егетнең берсе. Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый калмаган сыман, кеше сөйләгәндә берәр нәрсә әйтеп тыгылмый калмаган адәм.—Бу юнәлешләрдән безнең өчен нинди нәтиҗә чыгарасыз инде сез?

Давид Самойлович сүзен бүлдергәнгә һич ачуланмый. Киресенчә, рәхмәт әйтә һәм янә ихлас сөйләп китә:

—Хөрмәтлем, әлеге юнәлеш типларын белү, тирә-юнебездәге кешеләр асылын аңлау, хәтта күрү бит ул. Менә халыкка юнәлгән типны алыйк. Сез үзегез дә халык белән бик аралашкан, төркем эчендә кайнаган бик җегәрле кешеләрне беләсез. Боларнын асылында җитәкче заты, башлык ята бит. Алар халык алдына күтәрелеп, үзләрен лидер, узаман итеп расларга омтылалар. Баш игәнне, мактаганны көтәләр. Кеше буйсындырудан тәм. ләззәт табалар алар. Мир каршында, тормыш сәхнәсендә герой булып уйнау боларның бөтен яшәү максатын тәшкил итә.

Ә үз-үзенә юнәлгән тип вәкилләре—әйтелгәннәрнең бөтенләй киресе. Мондый типка халык та. тормыш та кирәкми. Тик үз-үзен һәм шәхси рәхәтен кайгыртып яши ул. Бармагы һәрчак үзенә кәкре була аның. Акча жыя, байлык ярата. Билгеле инде, мондый юлда угрылыктан, алдау-хәйләдән дә тайчынмый эгоист адәм..

Игътибар итегез, үз-үзенә юнәлгән адәм тибы—донжуаннар, эчкечеләр, сәяси шарлатаннар чыганагы да ул Яшермим, тормышыбыз өчен бик куркыныч тип бу. Бездәге бик күп бәлаләр, фаҗигаләр, артталык һәм хәерчелек шуннан килеп чыга. Ә инде матур маскага төренеп өскә үрләгәннәре—ил, халык фаҗигасен ясый..

Лектор эчке уйлар, хисләр киеренкелеген басар өчен бераз сүзсез калып, йөренеп ала, башын күтәреп, тынгысыз карашын аудитория өстендә йөртә.

— Мин беләм,—дип сүзен дәвам итте Давид Самойлович —Сезнең бик күбегез—чын эш кешеләре Ягъни хезмәткә юнәлгән тип вәкилләре. Болар өчен эш—кәләш тә, калач та була. Шатлыгы да, кайгысы да шул__эш. Эш дип хәтта йокысын, ашау-эчүен дә оныта кеше Холкы нәкъ шулай корылганга әлеге типтан бишьеллык ударниклары, стахановчылар килеп чыга. Рекордлар куючы хезмәт батырлары туа. Бездәге уңышлар, индустрия, фән, культура өлкәсендәге җиңүләр—хезмәткә юнәлгән кеше тибы казанышлары алар...

Менә шулай, хөрмәтлеләрем, алдыгызда башланмаган зур тормыш. Иптәшләр, дуслар табасыгыз бар. Өйләнер, кияүгә ныгучыларыгыз да булыр. Сайлаганда Давид абыегыз әйткәннәрне онытмассыз,—дип әлеге темага сүзен йомгаклап куйды лектор.

Галим чынлап та дөрес искәрткән Эше төшкән яисә аралашкан байтак
затлар хакында уйланып кала Сара: Кем бу? Кайсы юнәлеш тибы? Тик менә зирәк лектор кебек анык нәтиҗә ясавы гына кыен кызга. Күзәтү осталыгы җитми күрәмсең үзенә...

Хәер, Сара дигән туташ хакында шикләнәсе юк инде. Эш каршында башын игән... Үз-үзенә юнәлешле зат булса, әллә кайчан берәр егет кисәге белән йөреп ятыр иде. Исем өчен булса да берәрсен ияртер иде. Югыйсә, адәм хуры бит! Дуадак каз сыман һаман ялгыз... Әле бер көн хәтта әнисе сорый: «Кызым, төннәрен бик соңлап кайтасың. Озатып куючың бармы ул?»

Сара бик кырку итеп җавап бирде бирүен: «Мин үзем дә курыкмыйм. Нигә миңа озатучы?» Әмма тора-бара уйлана калды. Әнисе йөргән егете булмавына пошынып ята түгелме соң?

Тик әнисе түгел, иң якын ахирәтләре дә белми калды. Мыек төрткән елгыр бер зат өчен ут йоткан чаклары булды инде кызның...

Унынчы сыйныфны тәмамлап килгән көннәре иде Сараның. Төш тирәсендә икенче сменага чамалап мәктәп сукмагыннан атлаган чагы бу. Май кояшы, бөреләнгән таллар хозурлыгына куанып барганда, каршысына әкияттәге принц сыман зифа буйлы көләч йөзле матрос килеп чыкмасынмы?!. Тып итеп каршына басты, үткәрми. Үзеннән хушбуй исе, тагын башка ниндидер ят исләр бөркелә. Бәлки диңгез исе булгандыр бу...

—Кем кызы син?

—Әни мина таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә кушты...

—Син бит хәзер зур инде, буен да зифа күренә. Иреннәрен дә тулышкан.

—Буем үссә дә, акылым үсмәгән әле. Мин әнкәй сүзеннән чыкмыйм.

—Алайса әнкәңнең исемен әйт!

—Әниемнең исемен әйтергә минем әтием бар. Аңардан сорарсың.

—Һе, туташ, сез әйтмисез икән, без ялынмыйбыз,—диде егет һәм кулын бескозыркасы янына ялт итеп күтәреп китеп тә барды.—Честь имею!

Шаярып әйткән сүзләре белән бергә егет елгыр карашын кыз күңеленә чәнчеп калдырды. Яшькелт, каймалы күзләрдән атылган әлеге караш Сараның тынычлыгын җуйды. Йөрәгендә әллә нинди ят хисләр тыпырчынды аның.

Матрос Фоат исемле иде. Берничә мөрит ияртеп, узгынчы юлчы кебек. Саралар тыкрыгына да килеп чыккалады. Теге кызга текәлде, бу кызны күзләде. Хәтта бер тапкыр егет Сараны чакырып, «дүртле» дә биеп алды. Өметләнде Кыям кызы... Җилкәсенә кулын салса, кыз аны тибәрмәс иде. Озатам дисә, кыз каршы килмәс иде... Әмма, әллә Фоат юньләп кызны күрмәде, әллә кыз каш сикертә белмәде, аралар бәйләнмәде шул... «Асылы үзенә юнәлгән кеше тибына ошаган. Алдыннан арты хәерлерәк», дип суына төшкәч, нәтиҗә чыгарды кыз.

Бер авызы пешкәч, Сараның кысыр хисләр белән үзен җәфалыйсы, тынычлыгын җуясы да килмәде: «Насыйп яр табылыр әле. Хәләле, ризык кебек, теш ярып керер әле ул...»

VI    бүлек

Сәкинә зирәк кыз булса да, күршесен бик белеп бетерми икән. Сара чакыргач, «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча үткәрелгән китап укучылар конференциясендә катнашты бит Хабул. Әлеге тамаша нәкъ менә Хабулның жинел, дәртле һәм бик заманча көйгә гармунда уйнавы белән башланып китте. Гармунчы янәшәсенә баскан ике егет һәм ике кыз көйне матур сүзләр белән беркетеп җырлап җибәрделәр:
Син дә жырла батыр егет, Син дә жырла матур кыз! Матур булсын, матур булсын Матур булсын бу тормыш!

Әйтми булмый, Хабул сөйкемле иде. Ялтыраган күн итеге, күгәртмә якалы кара күлмәге, шул күлмәк өстеннән буылган киң каешы һәм аеруча маңгаена төшкән бөдрәләре, очкынлы карашы, тыйнак елмаюы белән ул бик килешле күренде. Авыл егете, авыл кызынын ниндидер һөнәр белән сәхнәгә күтәрелүе һәрчак куандыра. Әртистләрнең күмәк жыры залдагыларга кәеф кертте, элек күпләрнең колакларына да юньләп чалынмаган ниндидер кәнфирәнсәнең матур үтәчәгенә өмет уятты.

Көй, жыр белән әйтелгән бисмилладан Сара оста файдаланды

—Авылдашлар,— диде ул сәхнәгә килеп чыгып —Тормышыбыз матур булсын өчен көрәштә матур әдәбият та үзеннән зур өлеш кертә. Язучылар, шагыйрьләребез безнең әхлак, рух үсеше өчен кайгыртып матур-матур әсәрләр язалар. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар» исемле китабы хакында күмәкләп фикер алышу безне мона ышандырыр дип ышанам. Шулай итеп, әйдәгез, вәгъдә ителгән сөйләшүне башлап җибәрик!

Кайбер активистлар каршы килгән булса да, Сара конференцияне клуб залында үткәрергә карар итеп дөрес эшләгән. Халык күп. Мәктәп укытучылары, авыл җитәкчеләре, шул исәптән Минач рәис тә килгән.

Әүвәл, шактый ук дулкынланып китапханәче әсәр авторы Гадел Кутуй турында мәгълүмат бирде. Кайда туган, әти-әнисе кем булган, ничек үскән—шулар турында сөйләде Яшермәде, язучы булып формалашканда чит элементлар коткысына бирелеп түбән идеяле әсәрләр язуын да әйтте.

Ай

маена—

май маена.

Майдан—

Майга—

Май!

Майга ура!

Ура майга!

Тайга—

тай! тезмәсен укыгач, халык шаркылдап көлде: «Вәйт. такмак чыгарган' Үзе язганны үзе аяладымы икән соң бу Кутуй? Татарга тылмач кирәкми дисәгез дә, монда тылмач кирәк бит, иптәшләр!»

—Боек борылыш елларындагы социалистик җиңүләр, партия тәрбиясе йогынтысында Кутуй чит элементлар белән арасын өзә. Ул социалистик реализм белән коралланып инде югары идеяле әсәрләр яза башлый!—дип сөйләп халыкны тынычландырды Сара.

Моннан соң сүз «Тапшырылмаган хатлар» китабына күчеп, сәхнәгә берәм-берәм алдан сөйләшеп әзерләнгән кешеләр чыкты. Әсәрнең эчтәлеге, Галия, Искәндәр, Вәли кебек төп геройларның холык, сыйфатлары турындагы чыгышларны да халык җанланып, ихластан тыңлады.

Инде хәзер җаен табып, укучыларның фикерләрен бәрелештерергә, әсәр хакында бәхәс кузгатырга кирәк иде. Әмма Сара дирижерлык итәргә өлгермәде, алдагы рәттә утырган мәһабәт гәүдәле Шәрифулла карт күтәрелде Бу-колхоз активисты, һәр эштә үз сүзен әйтергә ашыга.

«Оланнар, бу Гадел Кутуй дигән иптәш безгә бик яхшы үрнәк биргән бит,—диде ул.-Безнен Түреш авылына да Галия кебек бик оста табиб кирәк. Монау бит суга баткан кызны терелткән, рак дип куркып, тере мәет
булган картны дәвалый. Ә бездә нәрсә? Чирле кеше тизрәк имчегә йөгерә. Мулладан өшкертә. Ә болар терелтәме? Юк! Үзләре әҗәл, дәҗҗал ласа! Минач энем, сиңа әйтәм, безнең авылга да әнә шул Галия кебек укыган, гыйлем алган табиб табарга кирәк!»

Зал гөж килде: «Дөрес, Шәрифулла абзый, дөрес!» дип аяк тибүчеләр дә табылды.

—Туктагыз әле!—дип икенче очтан өлкән яшьтәге бер хатын күтәрелде. Кем бу? Сара белми, әмма ул тавышларны җиңеп, залга аваз салды.—Безнең Түрешкә Әдрәстәге кебек яхшы пункт та кирәк, агай-эне! Үткән җәй күзгә дару салдырдым. Түбәдән яңгыр үтә. Идән өсте чиләк, табак белән тулган. Үзегез беләсез, безнең пункт—кулак Гарифулла өе. Хуҗасы булмагач, түбәсе дә тишек...

Минач энем, сәвит властена инде ничә ел! Түрешкә дә адәм рәтле пункт корырга кирәк! Халык бу хатынны да хуплап гөжләргә, тавышланырга тотынды. «Беттем!» дип башын тотты Сара. Ул һич тә мондый борылышны көтмәгән иде. Җилкәсенә кагылу тоеп, борылса, янәшәсенә Сәкинә килеп баскан икән.

—Сара апа, сүз алыйммы?

—Нәрсә сөйләрсең соң?

—Галиягә кагылышлы үз уйларым бар.

Сара анык сүз әйтмәде, кызны җитәкләде дә сәхнәгә таба этәрде.

Сәкинә кыю гына сәхнә түренә чыгып басты. Кычкыру түгел, хәтта эндәшмәде дә ул. Каршыларында басып торган ак алъяпкычлы сөйкемле кызкайны күзәтеп, кешеләр акрын гына тына башладылар. Менә зал бөтенләй оеды.

—Авылдашлар, абыйлар, апалар,—дип башлады Сәкинә сүзен.—Түрешкә доктор да, дәвалау пункты да кирәк. Тик без хәзер китап хакында сөйләшүне максат итеп куйдык бит әле. Укыганнарыгыз таныш, укымаганнарыгыз ишетте, Гадел Кутуй китабында кызыклы геройлар бар. Тик безгә яхшырак күзалларга кирәк. Галия кем? Искәндәр нинди ир? Вәли хакында без нәрсәләр уйлыйбыз? Кешеләр холкы, әхлагы турында уйлану бәхеткә ирешү юлларын ачыклау бит ул, авылдашлар. Әллә сез үзегезгә бәхет теләмисезме?

Залдан эндәшүче кеше булмады. Күрәсең, йомырканың тавыкны өйрәтүе кебек, әле яна гына кеше арасына кереп бара торган бер чәчбинең сүзләренә дикъкать итәрлек этәргеч өлгермәгән иде. Шулай да теге почмактан, бу почмактан пышылдашкан тавышлар ишетелгәләде: «Теге Бибиләтифа янына йөри торган кызмы бу?.. Яшь булса да, кыю... Укыган кеше чукынган кеше шул...»

Сәкинәнең кыңгырау чыңын хәтерләткән яңгыравыклы тавышы янә җай гына янәшәдәге чишмә төсле булып акты:

— Мин үзем Галиягә ифрат сокланам. Әтисе көтүче булган, гомере сарыклар арасында үткән. Ә ул—мәшһүр доктор. Яна тормышта яши дип кенә китереп бирмәгәннәр бит аңа бәхетне. Бәхеткә ирешим дисәң, Галия кебек, гел яктыга үрләргә, тырышып укырга, белем алырга кирәк шул!

Шулай да Галия тулы бәхетле кешеме? Мин озак уйландым. Тик ничек уйласам да. аны тулы бәхет иясе дип исәпли алмадым. Чөнки Галия эшендә, кешеләр алдында абруйлы күренсә дә, үз өендә, гаиләсендә ямь тапмый. Искәндәр белән Галия икесе дә бик матур, укымышлы кешеләр булсалар да, түгәрәк тормышлы ир һәм хатын була алмыйлар. Ә үз өендә иминлек, бәрәкәт тапмаса, кешене бәхетле дип әйтеп буламыни?

Мин әнидән дә, күршеләрдән дә еш ишетәм, гаилә учагы хатын-кыз кулында ул. Искәндәрне бик ошатып кавышкач, Галиягә утны гел өстәп
торырга иде. Дөньяда яратканыңны табу бер генә була бит. Мәхәббәтләрен яшәтү өчен көрәшергә кирәк иде Галиягә! Ә ул теге яки бу сәбәпләр табып, иренә салкыная, хәтта аның белән чын-чынлап сөйләшми дә. Искәндәр белән гаилә дәфтәре, көндәлекләр аша гына аралашырга тели ул. Ә ир аларны укымый да..

Мин бит әле Галияне иреннән суыткан төп сәбәпне әйтми торам. Хатын булгач, ул фәлсәфәгә бирелә. Янәсе җенесләр арасында табигый сайланыш, ягъни тышкы матурлыкка бирелеп яр сайлау мөһим түгел, ярны идея сайланышы, сәяси, сыйнфый карашлар бердәмлегеннән чыгып яратырга кирәк! Ә Искәндәр иске карашлы кеше, мөәзин малае бит! Галиягә пар түгел ул. Галиягә Вәли пар! Бу фәлсәфә чын мәхәббәтне үтерә Моны мин Галиянең беренче зур хатасы дим...

Сәкинә тыштан тыныч күренсә, шома сөйләсә дә. эчтән шактый ук дулкынлана, хәтта шүрли иде. Беренче тапкыр шундый зур залда, өлкәннәр каршында нотык тота бит! Кирәксез табып, сүземне бүләрләр, шаулый башларлар дип тә курыкты. Ә болай сүз бирсәләр дип, әйтәсе фикерләрен кат-кат шомарткан иде югыйсә Кыз беркавым сүзсез калып, янә хәтерендә аларны тәртипкә китерде, җепкә салды.

—Сеңлем, икенчесен дә тизрәк әйт инде, онытып куйма!—дип сабырсызланып әйтте иренә сыенып утырган яшь хатын

—Мин генә түгел, әсәрне укыган һәр кеше белеп тора. Искәндәр гаилә җылысын, хатынының яратуын тели,—дип элеккечә рухланып дәвам итте Сәкинә. Үзен иркәләп эшкә озатуын, сөенеп каршылавын, тәмле ашлар пешереп сыйлавын да теләгәндер ул. Минем әни гел әйтеп тора, ир-ат бала кебек бит ул. гел кадерләгәнне көтеп тора. ди.

Ә Галиянең күнеле өйдә дә түгел, ирендә дә түгел. Ул жәмәгать эшләренә чумган. Хатын-кыз ике көймәнең койрыгын тота алмый Мин бу сорауга җавапны үзем укыган башка әсәрләрдән дә чыгып бирер идем Бу сорауга җавап үзебезнең авыл тормышында да бар Ике көймә койрыгын тоту теләге хатын-кызны фаҗигагә китерә Кемгәдер авыр тоелыр, әмма бер җыенгач, уемны әйтәм. Кифая апа өч баласын калдырып, әллә каягы Тамбовка урман кисәргә китмәсә, мөгаен, үзе дә исән, гаиләсе дә имин булыр иде.

Сәкинә, җилкәсеннән авыр йөкне алып ташлаган сыман, очынып сәхнә артына йөгерде. Ә аның соңгы сүзләре, кырмыска оясына ташланган таяк сыман, залда көчәя барган гөжләү, ыгы-зыгы куптарды.

Халык мыжгый торсын, ә без күз унында Сәкинә булган чакта, алгарак китеп булса да, искәртик әле. Әлеге Түреш халкы алдындагы гаҗәеп нотыгы белән бу кыз үзен кеше итеп раслады, асылын ачты бит! Югыйсә, әле ул кичә генә адәмнәр күзенә гел канат ярмаган төксе бәбкә кебек күренгән иде. Бүген исә асылын ачкан кеше ул. Кешенең дә нинди асылы булып җитеште бит Түреш кызы Сәкинә! Сара ике дистә еллап гомер узгач, анын белән янә күреште Бу вакытта ул инде китапханәче түгел, гомумән беркем дә түгел, ә иҗтимагый эшләрдән читләшеп яшәп яткан гап-гади авыл хатыны иде. Кулына Хабулның эш бияләйләрен киеп, каз-үрдәккә бирер өчен кычыткан, әрекмән, суган кыякларын тапап тора иде. капкаларыннан шәһәрчә зәвык белән киенгән матур гына бер яшь хатын килеп керде Кем булыр соң бу? Йөзендә ниндидер таныш чалымнар да бар сыман

—Сара апа, әллә танымыйсызмы? Бу мин. Сәкинә бит Бибиләтифа янына килүем ласа!

—Сәкинә!—Хатын бияләйләрен ташлады, колачын җәеп кунакка каршы юнәлде, кочаклашып күрештеләр — Менә син нинди' Сөбханалла, нинди күркәмсен!

Хуҗабикә Сәкинәне өйгә чакырды Чәйнегенә су салып кайнату хәстәрен
күрде, табын җыя башлады. Һаман күрешү сөенеченнән дулкынланып бер-берсенә сораулар бирделәр, тегесен-монысын хәтерләп алдылар. Кунак лимон, әфлисун, затлы кәнфит, чәй кебек күчтәнәчләрен өстәлгә чыгарып салды. Күчтәнәче күчтәнәч, анысы өчен рәхмәт, тик Сарага Сәкинәнең эш, яшәү хәлләрен белү кыйммәтрәк иде.

Түреш кызы Фәннәр академиясендә, Мәскәүдә эшләп ята икән. Психология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән. Гыйльми китаплар яза. Фәндә үз мәсләге бар, ишле санда шәкертләрен дә булдырган икән.. Чукрак Бибиниса кызы Сәкинәгә хәзер баш күгәреп, үрелеп кенә карарга туры килә. Үссә дә үсә икән кеше! Бу инде алты айлык курсларны бетереп китапханәдә утыру гына түгел... Асылы белән хезмәткә юнәлгән соклангыч кеше Сәкинә!

—Йә соң, гаилә хәлләреңне дә сөйлә!—диде Сара.

—Мин үземне фәнгә багышладым инде Сара апа. Кияүгә чыкмадым,— дип беркадәр уңайсызланыбрак җавап бирде Сәкинә.—Тик минем өчен борчылма, варисым бар. Балалар йортыннан алып ир бала тәрбияләдем. Үз балам кебек дияр идем, табып карамагач, әйтү кыен. Ифрат яратам үзен. Кеше булып килә инде. Ходайга шөкер!

—Ике көймә койрыгын тотмыйм дидең инде, алайса,—диде Сара Сәкинәнең клубтагы нотыгына төрттереп.

—Әйе, Сара апа,—дип җөпләде кунак бик җитди төстә—иргә чыгып, гаилә корсам, мин фәндә үземне раслый алмас идем шул... Фән, гыйлем бит ул, Сара апа, холыксыз ирдән дә болайрак. Җаның, тәнең белән бирелгәнне ярата. Инде янәшәңдә тагын ир, балалар торса?.. Юк, мин ике ир белән торган хатын мәгыйшәтен күзаллый алмыйм.

Сара апа! Менә үзебез дә сизми иң кирәкле сүзләргә килеп чыкканбыз. Яшьлектә салынган уйларга кайттык. Шулар өчен мин бит сиңа рәхмәт әйтергә дип килдем. Китапларың өчен, киңәш-табышларың өчен рәхмәт! Син миңа курыкмыйча зур дөньяга чыгарга көч бирдең, канат куйдың. Укытучыларымнан да кадерлерәк кеше бит син миңа, Сара апа!

Кунакның яшьле күзләрен сөрткәләп әйткәннәре бик нык хәтеренә сеңде.

VII    бүлек

Сәкинә сәхнәдән йөгереп диярлек чаршау артына кереп югалгач та, гөжләп торган халык каршысына мәктәпнең татар теле, әдәбияты укытучысы Нәгыймә Харисовна күтәрелде. Кыска чәчле башына зәнгәр беретка элгән урта яшьләрдәге кырыс йөзле хатын бу.

—Син, Шаһназарова, һаман китапта язылмаган сүзләр сөйлисен, һаман заманга ярашмаган фикерләр чәчәсең!—дип халыкка карап түгел, ә Сәкинә югалган якка юнәлеп бармак янады ул — Шуның өстенә Кифая Галиәсгарова кебек хөрмәтле кешенен, коммунистның истәлеген хурлыйсың. Ә синең «Тапшырылмаган хатлар» китабына бәйле сүзләрең тоташ хата, «икеле» генә түгел, «берле» куярлык сиңа. Бәхетне ялгыз яулап булмый. Күмәк көч белән, сыйныф белән яулыйлар аны, Шахназарова. Кеше үз иминлеге өчен түгел, халык мәнфәгатьләре өчен яшәргә таеш! Кирәксә, хәтта гомерен дә бирергә тиеш. Иптәшләр, сездә хата фикерләр калмасын. Галия һәрьяктан дөрес образ! Кифая коммунистның тормыш адымнарыннан ялгышлар табу шулай ук хата!

—Туктагыз әле!—дип залның уң канатыннан, пункт юклыкка зарланган өлкән яшьтәге хатын янә урыныннан күтәрелде —Нәгыймә Харисовна, сез әлеге күренекле сүзләрегезне мәктәптә, укучыларыгыз алдында сөйләрсез. «Берле»ләрегез белән дә мәктәптә куркытырсыз. Ә монда ил-көнгә якынрак

килеп, турысын әйтик әле. Менә мин үзем—мәрхүмә Кифаяның ун күршесе. Тамбовка урман кисәргә язылганын ишеткәч тә, сорадым «Кифая, ул өч баланны кемгә калдырасың соң9»—дидем. Әйткәнне яратмады бу. «Минем Хабулым бар, карар!»—диде. Хабул—җиткән бала. әйе. сүз юк, акыллы бала. Тик ир-ат җенесеннән бит ул. Хабулга карарга гарип кызы калды Кифаяның. Гаурәтенә кагылырга, күлмәк-ыштанын алыштырырга кирәк. Ир бала бу эштән тайчынмасмыни? Менә шуны уйлый белмәде Кифая Мин дә барысын ташлап Тамбовка китәр идем. Бергә эшләү, күмәк ашау- эчү нинди кыен эштә дә кызык ул. Гулять итәргә дә җай табыла... Тик китә алмыйм шул мин үзем—гаилә тота!

Хабулны телгә алгач, әйтсәм әйтим. Сеңелен карауга була мәктәпкә дә җибәрмәделәр үзен. Жиде сыйныф белем белән калды, бахыр. Хәзер ятимнәр белән интегә инде.. Ә бездә гаилә йөгеннән котылырга торган ирдәүкә хатыннар байтак. Минем андыйларга әйтәсе сүзем шул. Башта балаларыңны булдыра алганчы күгәр, кеше ит! Иренне яхшылап тәрбиялә! Аннары инде комун бул, мир эшенә чык!

Ә Сәкинә сеңелгә бармак янамагыз, Нәгыймә Харисовна! Ул да минем күрше, яхшы беләм. Кифая мәрхүмә хакында аның сүзләре ифрат дөрес! Мондый комуннарны үрнәк итеп куймагыз безгә. .

—Синең сүзләр дә дөрес, Фәһимә апа!.. Дөрес сөйлисен!—дип берничә кеше залдан кычкырды. Тагын гөжләү китте, аяк тибүчеләр табылды. Нәгыймә Харисовна бу аяк тибүләрдән, үзенә юнәлтелгән ямьсез сүзләрдән шүрләп сәхнәдән шылды.

Бу арада Сара залга үтеп, сәхнәгә табан олы яшьтәге, ак чәчле, күзлекле кешене җитәкләде. Халык шаулашудан арына барып, сабыр гына картның мөнбәргә күтәрелүен күзәтте.

—Мин үзем дә мөгаллим, исемем дә Мөгаллим Картмын инде, оланнар! Китап хакында сөйләшү була дигәч, килмәүне гөнаһка санадым Китап—изге әйбер!—диде ул шактый гына көр тавыш белән.—Тик әдәбият сөеп гомерем үтсә дә, китап шул кадәр гауга чыгарыр дип уйламаган идем. Мин инде җир бүлешкәнне дә күргән, авылга староста сайлаганда да катнашкан кеше. Валлаһи, бу кадәр дә тавыш чыкмый иде мир җыеннарында. Сөбханалла, китапның кешеләргә тәэсире арта бара. Пәйгамбәрләр юкка китап язмаган шул.

Сара сенел үтенгәч. Гадел Кутуй китабын укыдым мин Өслүбе яхшы Адәм җинел укый. Галия дә чын сәвит баласы булып баса. Анын хакында сез күп сүләдегез. Тик мин уйлыйм, бу сәясәт белән нык сугарылган шәүлә. Гадел Кутуй үзенчә, сәвитчә исәп тота, ә халыкнын үз аршыны бар бит, оланнар. Бәхәс шуңа. Сәясәт сенгән китапның гомере кыска булмагае.

Мөгаллим карт тынын алмаштырды, күзлеген салып аны кулъяулыгы белән чистартып торды. Янә киде дә сөйләвен дәвам итте:

—Яшь кызны Шаһназар нәселеннән дидегез, бугай Сәкинәме9 Шул бик акыллы сүз әйтә бит, оланнар. Хатын-кыз гаилә учагын тота, ди Хатын-кыз ике көймә койрыгын тота алмый ди. Урамга, мир каршына чыкканчы, баласын, ирен карасын дип, сүзен көчәйтүчеләр дә табылды. Монда борынгы хакыйкать күрәм, Оланнар. Ата-баба да еш искә алды аны.

Мин әле Шаһназар дигәч, Бибиниса киленне искә төшердем. Анын атасы Гыйрфан безгә хәлфә булды. Жәдитчә укытты. Һай, гыйлемле кеше иде! Шулай әлеге Сәкинә бала Шаһназарларның варисы булып чыга бит Тамыры булмаса. оясында акыллы сүхзәр ишетмәсә, каян килсен бала авызына хикмәтле кәлимә?!

Жепне өзмәскә, тамырларны сакларга кирәк, оланнар. Шунсыз халык көчле, рухлы була алмый. Тик арагызда бәхетне, мәхәббәтне, гаиләне
заманача, сәясәткә карап аеручылар бар. Болар өчен корбан сораучылар да булды. Тик үлгәч, дөнья бәхете сиңа эләгәме соң? Ә исәннәр кеше корбаны белән яуланган бәхетнең кадерен беләмени? Шуна күрә үләргә һич ашыкмагыз оланнар! Кеше тугач, матур яшәргә тиеш.

Аннары тагын шуны әйтим, Нәгыймә бәхетне сыйныф белән, күмәкләп яуларга кирәк, ди. Шулай итәсе иде дә бит, бәхет көтү булып йөрми шул. Күпләр аңардан өлешсез кала, димәк. Шуна бәхет кошын һәркем ялгызы тотарга ымсына. Шулай итми дә булмый. Ин олы бәхет—мәхәббәт белән яшәү. Мәхәббәтсез, сөюсез яшәү—яшәү түгел инде. Пәйгамбәрләр китабында да мәхәббәт бик макталган. Йосыф—Зөләйха кебек бер-берегезгә гомерлек гашыйк саклап керсез, хыянәтсез, яшәгез, оланнар. Гадел Кутуй белән килешмәгән урыным шунда минем, оланнар, гаеп итмәгез...

Халык шаулатып кул чапты. Берничә җиңел сөякле егет Мөгаллим картның аркасыннан сөя-сөя җитәкләп урынына алып китте. Залда сөенечле, җиңел кыйбла җилләре исеп киткәндәй булды. «Инде, Ходаем, азагына кадәр шул халәтне саклыйсы иде! дип уйлап куйды Сара —Тик ничек итеп? Ничек гаугалашмыйча, акыллы гына ябып куярга хәзер тамашаны?»

Кинәт башына килгән уйдан кызның күзләре очкынланды һәм сөенеп, елмаеп сәхнәгә омтылды:

—Хөрмәтле авылдашлар! Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча бик җанлы барган әңгәмәбез инде азагына якынлаша. Мин аны йомгаклап куяр өчен авыл Сәвите рәисе һәм партия ячейкасы секретаре Минач Гайфетдиновка сүз бирәм. Рәхим итегез, Минач абый!

Алдагы рәтләрдә куштан-актив төркеме белән бергә утырган Минач дертләп китте. Аерым чыгышларны тынлап, күптән инде хаким ирнең яңаклары уйнаклый башлаган иде. Сүзне ул китапханәче үтенмәсә дә, әйтәчәк иде, әлбәттә. Ничек кенә әйтергә җыенып торды әле ул! Тик коммунистлар башлыгы белән халык арасында бер аермалык булды. Кешеләр сөйләп, үзара бәхәс корып яисә төрлечә кычкырып хуплап яисә кире кагып, һич югы аяк тибеп утырганда, бу барысын эченә җыйды. Аеруча саруын кайнаткан—борын асты да кипмәгән Сәкинә булды. Динче, кадимче коткысын тарата бит бу кыз. Кулак җырын җырлый. Валлаһи, сәвит мәктәбендә укый димәссең. Директорлары Ришат Гәрәевич. укытучылары тарафына юнәлтеп: «Кем тәрбияли бу йөгәнсез баланы?» дип усал итеп сорарга теле кычытты аның.

Дөнья болгатырга оста Фәрхурига да тозлап-борычлап кисәтү ташларга җыенды рәис «Телең белән тегермән тартма, басуга чыгып, эш башкар, Сәйфетдинова! Югыйсә, сепараторыңнан файдаланып кешедән каймак җыясың, симерәсең син».

Тамашадагы чатаклыклар өчен китапханәчене дә пешекләргә кирәк, дип уйлады Минач. Ни уйлап сәхнәгә борынгы мәдрәсә мөгаллимен менгезә ул? Кая авыл ударниклары? Сәвитчә яшәү ысулын яклаган активка ник сүз бирелмәде?

Минач үзе дә ачык авыз, сәяси томана инде... Сара китап укучылар конференциясен уздырырга рөхсәт сорап кергәч, план-фәләнең дә сорап тормады бит. «Үткәр!» диде. Ул гомумән, әкият-хикәят тарафына кызык-мызык чыгару диебрәк кенә карый иде. Ә баксаң, дошманын белән мылтык атышу, юк, алай гына түгел, дөньялыкны дер селкетеп бомба шартлату сыман куркыныч бер фронт икән ласа бу нәфис әдәбият дөньясы! На чеку торырга иде дә бит. җебегән булгач, эченә җыясын шул. Хәер, эчкә кергән барыбер бер чыга ул. Минач та үзе белеп, форсатын табып, вакытын чамалап чыгарыр әле. Үзләренә таш атканнардан шартлатып бер үчен алыр әле ул...
 

Мөридләренең чыш-пышларына колак салгалап, янак итләре сикерешкән Минач рәисне тагын бер нәрсә тынычландырды. Түреш китапханәсенең мөдире Әбүталипованың конференция үткәрүен белеп, әлеге дә баягы һәркая борын тыккан «Азат хәят* хәбәрчесе Мансаф Хакимов һәм район мәдәният бүлегеннән тагын кемдер Түрешкә килергә җыенганнар иде. Ярый әле, үзләрендә ниндидер җитди сәбәп чыгып, болар авылга килә алмадылар. Югыйсә, язып чыгып, райком бюросына куеп, авылында кулак идеологиясен таратучылар үрчетәсең син, дип урыныннан очырачаклар иде бит...

—Минач абый, халык көтә бит...—дигән Сара тавышына рәис айнып китте: «Йомгакларга икән йомгакларга... Беренче тапкыр гына түгел, сүзендә гауга, тавышка янә дә урын калдырмыйсың. Һәр тарафка ярашлы, гомум сүзләр табасын. Көйлисең, чөйлисең.. Эшне оештырган кешегә дә рәхмәт әйтергә онытмыйсың. Иң мөһиме: азактан түбәне очлап куярлык чакыру, лозунглар таба белергә кирәк!»

Ун-унбиш адымлык сәхнәгә чыгу юлында Минач кул астында эшләүче Саранын бүгенге зирәклегенә, тапкырлыгына үзенчә бәя бирергә дә өлгерде: «Кара син аны, кеше кулы белән утлы күмерне тота белә бит бу! Юкка гына китап мәгарәсендә ятмыйдыр шул».

...Кичәдән соң яшьләр уен корып җибәрделәр. Сәлим белән Хабул гармунда парлашып та, чиратлашып та уйнаган көйләргә «уникеле», «дүртле» дә биеделәр. «Капка»га да тезелделәр, «крест» та типтерделәр.

Сара өчен бу көндәге яналыкның тагын зурысы—Хабулның үзен озатып куюы булды. Шикләнергә урын юк, юл уңаена карап очраклы парлашу, сөйләшеп ара кыскарту гына түгел бу. Егет кызнын янәшәсендә атлап, үзара тегесен-монысын кабаланып сөйләшеп, азак ана хәерле төн теләп капка төбенә кадәр озаткан икән, димәк, аның нияте җитди...

Калганнары кышкы җепшек кичтә икәү әвәләп тау башыннан шудырткан кар йомгагы кебек тиз тәгәрәде. Яна ел кичендә Сара Хабулга кияүгә чыкты. Язмышындагы кискен борылышны кыз үзе дә абайламыйча калды. Ник болай ашыкты? Авыл белән бергә тикшергән әдәби герой Галия кебек көчле, тәвәккәл зат булып күренәсе килдеме аның? Әллә киресенчә, гаилә учагы тергезеп, ирне бәхетле итә алган тугры хатын итеп расларга теләдеме үзен Сара. Хәзер моны ачык әйтә алмый. Тик Гадел Кутуй китабы кызны, оста димче кебек, гаилә кору турында җитди уйлатты, ашыктырды

Бәлки Сараның Хабулга чыгуында Минач абыйсының да йогынтысы булгандыр? Агач астында калып үлгән коммунист Кифаяның улына бик кызганып карады, тормышын көйләүдә ана ярдәм итәргә теләде бугай ул. Егет кызның үзенә тәкъдим ясарга батырчылык итәр идеме икән? Ай-Һай, юаш егеттән булырмы бу? Минач рәис кызнын кылларын башлап үзе тартты бит... «Идеяви сайланыш дип баш ватасы түгел. Хабул—безнең кеше. Коммунист баласы. Гаилә кыенлыкларын бергә-бергә күтәрергә өйрәнергә кирәк безгә. Интектермик егетне. Ошатсаң, чык үзенә!»

Әтисе Кыям Хабул белән туганлашуга һич каршы булмады «Ат белән любой эшне башкара. Салам-печәнен дә ташый. Урманнан бүрәнә дә кайтара. Мондый ир белән яна йорт кору да авыр булмас. Булдыклы ир-ат җирдә аунап ятмый. Теләгең булса, чык!»

Хәер, җиде үлчәп, бер кисә торган Кыям бригадир авыл башлыклары белән арасын бозып, кызына, башкача сүз әйтә алыр идеме икән? Анын каравы, әнисе Зәмзәмия Хабулны кияү итеп күрү түгел, хәтта исемен дә ишетергә теләмәде. «Юк, Сара. Юк, кыз, акылың булса, нигеътәренә аяк басасы булма. Туең турында ишетергә дә теләмим, азгын ана баласы бит ул»,—дип күтәрелеп бәрелде аңа. Аннары башын бәйләп, ыңгырашып түшәккә үк ауды ул.

Менә шунда Минач рәис яшьләр язмышын бөтенләй үз кулына алды. Тирә-якта инде гадәткә керә башлаган хәл. Клубта комсомол туе ясап өйләнеште Хабул белән Сара. 1935 елның соңгы йолдызлы киче Түреш халкы өчен бәйрәмгә әйләнде.

Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылды. Хәмернең агы, кызылы да, көмешкәсе дә чишмә булып акты. Ә кияү белән кәләшкә яуган тәбрикләүләр, теләкләр, күктәге йолдызлар кебек, сансыз-хисапсыз иде.

VIII     бүлек

Алман күчтәнәчен кабарга ниятләгән атнакичкә тагын ике көн калды... Хабулның хәле ничеклеген бер, Аллаһ кына беләдер, ыңгырашмый-нитми, элеккечә түшәгенә кадакланган килеш ята бирде. Бер карасаң, күзе йомык, йөзе тыныч аның. Янә баксаң, күзләрен түшәмгә төбәгән. Үпкәләгән бала төсле... Иртәдән бирле шалтыратмый да... Ә Сараның үз хәле, ай-һай, мөшкел. Онытылып ризык капсаң, үңәчнең сызлавына чама юк, сыгылып ук төшәсең. Күңелен болгатып башы авырта, тәне сызлый. Ятсаң, чир тагын да көчәя сыман. Сулыш та тәмам буылып китә. Шуна ыңгырашып булса да, аяк өстендә йөрүен хәерлерәк...

Менә ул кәҗәсен савып, малларын көтүгә озатты. Тавык-чебешләренә җим сипте. Бакчага чыгып, помидор-суганын җыясы иде дә бит, дәрманы юк шул. Төнлә яуган яңгырдан соң җир дә бик чыланган. Өйдә ниндидер шөгыль тапсаң гына... Хабулга берәр затлы аш әзерләргәме икән әллә? И Ходаем, аның да ризыгы киселеп бара түгелме соң? Соңгы ашлары, тәгамнәре бит!

Карчык, күңеле йомшарып, иренен нинди ризыклар яратуын барлады. Эремчек пәрәмәчен яратты. Төче коймак дип үлде. Әче камырдан пешерелгәнен күпме генә майлама, ничек кенә баллама, барыбер яратмады. Ә... Хабулның иң яраткан ашы бәлеш иде бит! Берәр бәйрәм көтелсә, яисә кунак табыны турында сүз чыкса, «Бәл-леш!» дияр иде. Мичтән генә чыккан, тәмле исләр тараткан бәлешне өстәл уртасына утыртып, сызыклы өрә сибә-сибә кысташкалап ашау өчен җанын фида кыларга әзер иде инде хәләле...

—Бәлеш пешерим!—дип пышылдады Сара.—Ризык әрәм булыр, дип куркасы түгел. Гапсаттарга кертермен. Нуриәсма китеп барганнан бирле каты-котыга күчте... Әминә карчыкка да өлеш чыгарырмын. Бездән хәер булыр!

Сара карчык бисмилласын әйтеп, тәвәккәлләп эшкә кереште Аллага шөкер, уйлаганын гамәлгә ашыру өчен кул астында барысы да бар. Инде миченә ут үрләтсә дә була. Бәлеш дигәч, кортка әрдәнәдән юкә пүләннәрен сайлап кергән иде. Төрткән уты тирәсенә җайлап кына шуларны тезә башлады. Утын гына дисәләр дә, һәр агач пүләненен үз яну рәвеше бар шул. Усак пыскып, мичеңне генә түгел, өеңне дә ыс, төтен белән тутыра. Нарат, киресенчә, дулый, шарт-шорт килә, тирә-юньгә чаткы чәчә. Имәннең януы тыныч тынычлыкка, тик бар җегәре күмергә күчә аның. Кирпечләрне һич тә тигез кыздырмый ул. Бәлешен күмер урынына эләксә, Ходай язмасын, көеп, янып китәргә дә мөмкин көткән ризык.

Юкә исә тыныч яна, бөтен мичне купшы, озын телле, карасу очлы ялкын белән тутыра. Мичнең һәр тарафын тигез итеп ялый, шәп кыздыра ул. Ичмасам, кызык өчен, яисә хуҗабикәгә үч итеп, коймак, кабартма өстенә бер чаткы ыргытмый. Хәер, юкәдән чаткы түгел, күмер дә калмый Бөтен җегәре ялкынга күчә аның...

Мичкә карап уйланып торган Сара дертләп куйды: «Ходаем, бездән дә, шулай күнел өчен, бер истәлек әсәре калмас микәнни? Күршеләр белән дә
бәхилләшми китеп барырбызмы?

Ут ялкыны әкренләп пүләннәргә үрләде, берәм-берәм аларны ялап, кочып алды, зурайды, көчәйде. Юллыкка морҗага үрләп сулышын киңәйтә, гүли һәм терелүенә янә сөенеп жыр суза башлады ул.

—Ялкын, ялкын, ныграк үрлә!—дип пышылдады Сара карчык.—Үз җырыңны көчлерәк гүләт, безнең өйгә җылыңны, ямеңне бир, җан күшектергән салкыннан арала әле безне. Синең кулда мондый могҗиза бар бит, учак-ут! Хәтерлисеңме, зыкы кышкы суыкта күшегеп эштән кайтам. Өй дә суынган, тын буйлары парлана, шыксыз, гөлләрем боек. Мин ашыгып мичкә киләм, күз табып алам, ут тернәкләндерәм. Менә ялкын бии башлый. Иелә, сыгыла, үзенчә тыпырдый, сикеренә ул. Ут биләмәсен һаман киңәйтә бара, өскә дә үрли. Инде аның тавышы да ачыла. Үз көен табып, гүләргә, җырларга керешә ул... Бу, мөгаен, борынгы аучыларның сунарга чыгар алдыннан башкара торган йола биюләре кебек, утның да гап-гади яшәп китү рәвешедер Әмма адәм өчен могҗизалы тамаша бу. Ут кабызу, ут үрләтү һәрчак сөенеч. Ут кешегә туклык, җылы, яктылык, ямь алып килә бит.

Минем учак-ут җегәре белән казанда аш кайный, самавыр жырлый. Өйгә тәмле ис тарала, җылыдан гөлләргә ямь кайта. Җанындагы сөенечне арттырып, ирем ишектән үк кычкыра: «Әй, тамакны кычыта Нәрсә пешердең, Сарабикә?» Ул ара балам мәктәптән кайтып керә: «Әни, безнең өйдә ничек җылы!»

Боларның барысы өчен дә олы рәхмәт сиңа, учак-ут! Хатын булган кешегә сиңа табыну фарыз шул. Синнән башка нинди яшәү, тормыш итү булырга мөмкин? Әмма ничек кенә зурласам да, миңа синең белән хушлашырга вакыт җитте, учак-ут... Син үзен ничә тапкыр сүнәсең, сүреләсең, тик кузың калгач, янә кабынасың. Ә бәндә бер сүнсә, кабат кабынмый шул. Миңа да сүнәргә, синең белән мәңгегә хушлашырга туры килә, минем шәфкатьле учак-утым.

Әй, мәрхәмәтле учак-ут, хушлашканчы әйтче миңа. Син бакыйлыкның ялгыз, бердәнбер утымы? Юкка сорамыйм, адәм синнән китеп, тәмуг утларына төшүдән яман курка. Ышанасым килми, шәфкать иясе белән көйдерүче бер үк асылдан булмас. Җитмәсә, икенче, башка дөнья угы бит ул... Белсәң, сөйлә миңа, учак-ут, тәмугның чынлап та жиде коесы бармы9 Алардагы утлар берсеннән-берсе зәһәррәкме? Су сорасаң, зобанилар, чынлап та, эчләреңне көйдереп алырдай утлы касә сузалармы?..

Ник Сара карчык җәһәннәм газаплары турында сораша, тәмуг уты каршында калтырый, дип аптырыйсыңмы, учак-ут? Әй, гөнаһлы дөньяда яшәп, тәмугтан кем курыкмый соң. Алдында чара, әмәл калмаса, языклы гамәлдән кем котыла? И, Ходаем, үзен ярылыка, тәмуг утларында янарга язма!

Ә вөҗдан уты сиңа кемдер, кардәшме, читме дигәндәй, миңа таныш, учак-ут. Аның хакында синнән төпченергә дә кирәкми миңа. Ялкынында җитәрлек яндым, көйдем инде мин. Гөнаһларым өчен тулысынча түләдем кебек инде, уткай... Яшәү—җәһәннәм коесына ук төшеп көйрәү булмаса да. барыбер яну инде ул. Тик синең эчендәге пүләннәр сыман һәркем үзенчә дөрли-койри, учак-ут...

IX    бүлек

—Әйдә, килен, төкле аягын белән!—дигән сүзгә ияреп бусага аша атлап ызба эченә үткәч, иң элек Сара күзенә ташланганы өйдәге фәкыйрьлек, шыксызлык булды. Тәрәзәләр ялангач, стеналар шыр иде. Өй түрендә зур сәке, аның өстенә түшәк, юрган, мендәрләр өелгән. Челтәр-япма астында

булмагач, һәркайсы үзенчә акаешкан, чекерәйгән... Өй уртасындагы озынча өстәлне берничә яктан тупас такталы эскәмияләр уратып алган. «Нәкъ колхоз идарәсендәге кебек, тәмәке төтене белән ыслану гына житми үзләренә», дигән әче уй узды килен башыннан.

Күрми булмый, киң такталы идән-сайгаклар, сарысы чыкканчы юылганнар юылуын, тик өсләрендә күнел өчен палас, җәймә әсәре күренмәде. Мич алды, аш-су әзерләү почмагы гадәттә такта белән бүленгән була. Тик Хабул ызбасы мондый бүлмәдән дә мәхрүм иде. Шуңа күрә савыт-саба, чиләк, чуен, ухват ише җиһазлар чәчелгән хәлдә күзгә кадалып торалар...

Сараның Түрештә байтак кына кешеләргә кергәне булды, тик берсендә дә мондый чекерәеп торган ярлылыкны шәйләмәде ул. Ә үзе үскән йорт эче хуҗаларның, бай булмаса да, шактый җитеш мәгыйшәттә яшәвен әйтеп тора иде. Кисәк әнисенең кара янып: «Атлап басасы булма!» дигән янавын хәтерләп, йөрәге сыкрап, сызлап куйды килен буласы кызның. Ходаем, монда ничек яшәргә, көн итәргә булыр икән?!»

Янәшәсендәге Хабул кәләшнең кичерешләрен тойды, гаепле, төшенке тавыш белән:

—Сара, борчылма! Исән булсак, барысын җайларбыз әле...—диде.

«Хет әйтә белде»,—дип уйлап бераз тынычланды яшь килен. Һәм шул көндә үк җиңен сызганып Хабул өен ипләргә кереште: «Куышка ия буласын килсә, аны үзен теләгәнчә үзгәрт, үз зәвыгыңны сал, килен!»

Бабасы—Кыям бригадир—кушканны тынлап, ир кеше иртән үк эшкә китте. Сыерлар өчен ерак Чукай чалуыннан ике рәт печән кайтарды. Кичен арып, туңып өенә кайтса, күзләренә ышанмый торды. Өй оҗмахка әйләнгән ләбаса: тәрәзәләрдә челтәр, пәрдәләр эленеп тора, кашагалар карашларны иркәли. Сәке өстенә авыл остасы суккан, бизәкле зур палас җәелгән. Паласларның кер күтәрерлек тынычрак төсләре берничә тасма булып идән өслегендә дә сузылып ята. Өстәл дә купшы кунак кызы сымак, матур шакмаклы, йомшак ашъяулыкка төренгән. Ни гаҗәп, авыр эскәмияләр юкка чыгып, өйдә жинел юкә урындыклар пәйда булган. Каян алган соң Сара боларны?

Мич алды биләмәсе һәм аш-су пешерү урыны да тигез тартылган чаршау аркасында серле бер почмакка әйләнгән. Хуҗабикә, учак-ут патшалыгы бу. Билләһи, үз капкаларын ачып керүен искәрмәсә. Хабул чит кеше өенә кердем мәллә дип, чыгып та китәр иде...

—Йә, җаным, булганмы?—дип почмактан, кәҗәнкә ягыннан кулларын сөртә-сөртә елмаеп ире каршына чыгып басты Сара.

—Сорыйсың тагы Ничек боларның барысына да кулын җитеште. Сара?—диде Хабул һаман да аптырап.

—Менә Фәрһат булышты,—дип яшь хатын сәкедә утырган кара тутлы малайга ишарәләде. Жиңгәсенең мактавыннан эреп, Фәрһат матур итеп елмаеп куйды. Урындыкта утырса да, гәүдәсе, башы туктаусыз чайкалып торган Әлифә дә, шатлык белән балкып, тегендә-монда төртеп Хабул абыйсына ниндидер сүзләр кычкырды.

—Матур шул, матур, Әлифә!—дип аны җөпләде абый кеше.

—Әлифә дә булышты бит. Чаршау төбен тотып торды,—дип Фәрһат тә сүз кыстырды.

Моны ишетеп кыз тагын җанланды. Алпан-тилпән мич катындагы чаршау янәшәсенә атлап, Хабулга ниндидер сүзләр бытылдады...

Туганнар үзара жинел аңлашалар ла ул. Тик менә Сара бу кыз белән нишләр? Сүзләрен, ымнарын аңларга тырышу түгел, йөзенә туры карарга да курка бит. Кеше түгел, әкияттән килгән ниндидер ят зат, өрәк кебек.
Урман пәриеме, су иясеме шунда. Әллә төнлә атларның ялларын үрә торган йорт иясенә тартыммы? Хабул йортына аяк басканда. Сараны өйдәге фәкыйрьлек өркеткән иде. Әй. исән кеше малы юкка кайгырамыни? Мал бүген бар. иртәгә юк ул. Тулы бер дәүләт иясе булган патша, хаким дә, үлсә, коры кул белән торып кала. Ә инде сиңа язганы булса, эхтәмәсән дә, хәләл мал теш ертып керә бит. Менә Ходай бәндәгә гариплек язмасын. Олы шүрләү, курку шулдыр! Өлешенә каһәрле язмыш төшеп, ник тууына үкенергә генә каладыр ул.

Шул Әлифә өрәге аркасында бит, яшь ир белән яшь хатын арасында әллә нинди тузга язмаслык мәрәкәләр булып алды. Урынны кемгә ничек һәм кая салырга дип аптырады Сара.

—Фәрһат, кая ятасың?

Малай ике дә уйламый, җавабы әзер:

—   Мич башына, апа-җинги!

Чынлап та, мич башы жылы, иркен, малайның буен сыйдырырлык. Җиңги кеше ана йомшак, иркен түшәк әзерләп бирә.

Әлифә белән нишләргә? «Кая ятасың?» дип кызнын үзеннән сорап булмый. Хабулга эндәшә Сара. Ир кеше башын кашып тора:

—Соң сәкегә, почмак кырына сал!

Сара түрдәге сәкегә—үзләренә һәм Әлифәгә—урын җәя. Сәке киң, зур анысы, теләгәндә уртага тагын берничә кеше сыйдырырга була. Тик Әлифә белән янәшәлек тыныч йоклар өчен түгел икән. Кыз төне буе угаланып, аяк- кулларын бәреп, ыңгырашып, хәтта котны алырлык дәрәжәдә кычкырып чыга.

Хабулның боларга исе китми бугай, Сараны кайнар итеп коча, назлы итеп сыйпый, үбеп-үбеп ала. Әмма хатынының шикләнүдән тәне каткан: «Җаным, йокламый бит. Бераз сабыр ит!»

Хабул кисәк урыныннан тора, почмак тарафына юнәлә, кисмәктән су алып эчә. Янә килеп ята.

Тик бу арада Әлифә тагын бәргәләнеп ала. Авыз эченнән бытылдап куя. Үзен сумы, әллә утмы арасында калган кеше кебек сизгән Сара нишләргә дә белми...

Берничә көн шулай кабатланды. Өченче көнне инде Хабул үзе түзмәде. Иртәдән үк ихатадан балта алып кереп, күз ачып йомганчы зур сәкене ботарлап ташлады. Ә кичен атлы чанага салып, колхоз мастерскоеннан юкә кровать кайтарып куйды ул.

Баш-башлары матур рәшәткәле, ипле ак сынлы ятакка түшәк жәйгәндә Сара астыртын көлеп, әйтеп куйды:

—Әллә кайчан кирәк иде!

Икәүләшеп кирәк чакта караватны чыбылдык эченә яшерерлек җай да әтмәлләп куйдылар. Хәзер Сара Әлифәгә урынны киң сандык өстенә җәя. Әмма берничә рәт кызны түшәкләре янында күреп, коты очты җиңги кешенең.

—   Куккам, куккам!—диде Әлифә калтыранып.

Тавышка Хабул да уянып китте:

—Курыкма, сенел.. Әйдә үзем саклап торам.—диде ул һәм Әлифәне җитәкләп урынына яткырды, янәшәсендә саклап торды.

Табын кору, ашау-эчү тирәсендә дә савыт-саба шалтырап куйгалады. Хабул туганнары белән бер коштабактан ашарга гадәтләнгән иле. Тәүге көннәрдә яшь килен дә бу тәртипне бозарга җөрьәт итмәде Уртак табакта бәрәнге, ботка булса, түзәрлек әле. Әлифә, чайкалдырса да, ризыклы кашыкны авыз Шәрифләренә китереп җиткерә. Ә шулпа булса, җилдә чайкалган көймә сыман, калтырап торган кашыктан тик тамчылар гына
кала. Анын каравы кыз алдына шулпа күле җәелә. Коенырга чыпчык-мазар тотып җибәр!

Үз өйләрендә аш-су тирәсендә чисталыкны, ашау әдәбен сакларга өйрәнгән кызнын җирәнүенә дә чама юк. Әлифәнең ашавын күзәтеп, хәтта бер-ике рәт табынын да ташлап китте ул. Күнеле кисәк самовар кебек кайнап ташты: «Нәрсә инде бу! Үз табыныма үзем хуҗа булмаска. Кем соң мин, бер стрәпкәме әллә?»

Сара үзе дә сизмәде, теленә әнисенең сүзе килеп кергән икән. Әтисе Кыям белән чәкәләшкәндә, Зәмзәмия шул гыйбарә белән бәрә иде! «Нәрсә, мин сиңа стрәпкәме?» Димәк, кызга да ирдән үзенекен ала белергә кирәк!

Хабул белән дә сөйләшеп тормады, үзенчә эшләде яшь хуҗабикә. Итле өйрәне өстәлгә гадәтенчә коштабак белән дә китереп утыртты. Тәлинкәгә салып та чыгарды һәм аны Әлифә алдына этәреп куйды.

—Сеңлем, менә бу савыттан аша, яме!

Әлифә җиңгәчәсенең сүзләренә аз гына да игътибар итмичә, тәлинкәсе аша табакка үрелүен белде. Менә кашыгын чумырып өйрә күтәрергә җыена ул. Сара үз кашыгы белән кызныкына китереп сукты:

—Әлифә, савытыңнан аша!

Тик ни гаҗәп, кыз кылтайса-былтайса да кашыгын табак өстендә тотуын дәвам итте, бер бу тамашаны күзәтеп торган Хабулга, бер җиңгәсенә караш атты һәм авыз эченнән бытылдап, кычкырып елап жибәрде:

—Сау-ут тәмсез... Табак тәмне! Хабу... Хабу!

Ниһаять ир кешенең дә түземлеге бетте. Ул кашыгын өстәлгә бәреп, урыныннан сикереп торды һәм Сарага кычкырды:

—Бездән җирәнәсеңме?

Кычкырып калса гына бер хәл. Табак аша үрелеп Әлифәнең тәлинкәсен эләктерде, селтәнеп кәҗәнкәгә томырды. Тәненә әллә кайнар аш, әллә тәлинкә үзе эләкте, әче итеп песи чинап җибәрде, кайнарлык белән мич башына томырылды ул.

—Ярар, үзегезчә ашагыз. Туганнар табагына мин башка тыгылмыйм,— диде Сара һәм идәндәге ашка басмаска тырышып, почмакка кереп китте Мәче кебек ана да кеше күзеннән качарлык аулак урын кирәк иде. Әллә кайнарлык белән бөтенләй чыгып ук китәргәме икән? Чынлап та, нәрсә дип хәерче, гарип-горәбә арасында интегә әле ул. Ни хакына кешелеген җуя9!

Сара почмактан чыгып, сәке астына үрелде, чемоданын тартып алды һәм кулына эләккән бер кием-салымны аның эченә томыра башлады.

—Нишлисең?—диде Хабул аптырап.

—Китәм!—дип кисте Сара.

Өстәлнең бер читендә баядан бирле тавыш-ызгышны сагышланып күзәткән Фәрһат кинәт кычкырып елап, җиңгәсенең кулларына ябышты:

—Җиңги, китмә! Синсез нишләрбез?

Үсмер ир баланын ихлас елап кулларына ябышуы Сараны айнытып җибәрде. Китүен китәр, ә аннары кеше күзенә ничек чалыныр ул? Китап дөньясы, геройларның әхлак сыйфатлары хакында авылдашлары белән башын югары тотып ниләр сөйләшә алыр китапханәче? Юк, ул бит, чынлап та, Минач абыйсы әйтмешли, иң элек сәвит вәкиле. Нинди генә хәлгә төшмәсен, түзәргә кирәк!

Сара яшеренеп кенә күз яшьләрен сөртеп алды, Фәрһатнең яратып башыннан сыйпады:

—Ярар, каенем, елама! Китмим

Ул чемоданын янәдән сәке астына яшерде һәм мунчала алып идәнне юарга кереште. Белмәгән икән, Хабулның бәгыре таш сыман каты булып чыкты. Әлифә белән кара-каршы утырып, уртак табактан тәмле өйрәне
чөмереп бетерә яздылар Ә аннары ир кеше йортны, мал-туарны карыйм, дип киенеп чыгып китте. Хатын ана әллә бар, әллә юк...

Тик икенче көнне кич, токмач ашар алдыннан, Әлифә алдына куяр өчен тәлинкә сорап алды ул. Бәләкәч чүмеч белән үзе аш салды һәм кыстап сеңлесен сыйларга кереште:

—Тәлинкә ничек тәти, күрәсеңме? Әнә чәчкәләре! Ә ашы. Аһ тәмле, кап әле тагын... Менә шулай. Тәлинкәдә аш тәмле була шул. Гел шулай ашарсың яме, Әлифә иркәм! Ә хәзер әппәр әйт инде.

Тора-бара зур коштабакның кирәге дә калмады һәрберсе матур чәчәкләр, татлы җимешләр белән бизәлгән тәлинкәләрдән ашау әмәленә күчте. Шулай, тарткалашулар белән булса да, кәләш белән бергә Хабул өенә яңа гадәт, әдәпләр керде.

X    бүлек

Фәрхури түтидән дә шәфкатьлерәк тагын берәр кеше бар микән дөнья йөзендә? Соң, ялыну түгел, әйтмисең дә, хәтта. Ым да салмыйсың. Ә ул мунчасын ягып уздыра, томалый да гөлдерәп килеп керә:

—Сара килен, әзерлә Әлифәне, парлап алыймчы үзен!

—И, Фәрхуриттәй, ничек кенә рәхмәтләр әйтеп бетерим икән үзенә?— дип ихлас сөенә Сара. Сөенмичә, өстеннән гарип кызны юындыру, күлмәк- ыштанын алмаштыру мәшәкате төшә бит.

Гәп, сөйләш яраткан ачык йөзле хатын үзенчә сибелә

—   И, Сара килен, кешегә савап-гамәл кирәк бит ул. Әнә теге көнне авылыбыз башлыгы Минач әйтмәдемени: «Фәрхури сепаратың белән кешедән каймак җыясың». Моны ишетеп гамәл фәрештәсе миңа гөнаһ язса, аны берәр савап белән капларга кирәк бит! Тәмугка керәселәр килми, кызым, җәннәт ишекләрен ачтырасы иде Ходайдан. Калхузда трудден эшләгән кебек, яшәгәндә савап-гамәл җыярга, кызым, савап-гамәл кирәк!

«Фәрури әби»сенең үзен мунчага дәшүен белеп. Сарадан бигрәк Әлифә шатлана. Авызын ерып, ниләрдер бытылдый, суда уйнар, «чәп-чәп» кертер өчен курчакларын, уенчыкларын җыя башлый. Мунча керү бу кыз өчен чынлап та бер бәйрәм күрәмсең. Чәчләре купшыланып, тәне парланып, сафланып чыккач та, курчаклары белән һаман да мунча керү турында сөйләшә, алар белән гәп кора ул...

Берчакны почмакта аш-су белән мәшгуль хәлдә, хуҗабикә ирексездән Әлифәнең бытылдавына колак салды. Җитмәсә мич белән чаршау арасындагы ярыктан кыз үзе дә ачык күренеп тора. Җыйнаграк каз оясы чаклы кәрзин «бирнә»сеннән байтак нәрсә бушаткан. И, нәрсә генә юк монда! Төрле кисәктәге, әллә нинди бизәктәге ситса, сатин, бәрхет корамалар, чәй кургашы, кәнфит кәгазьләре, фарфор чичикайлар, бушаган кәтүкләр, төсле карандаш кисәкләре, алкалар, балдаклар, талир тәнкәләр—барысы да бар Кызнын күнелен аеруча җәлеп иткәне— курчаклар, билгеле Әнкәсе ясап, тегеп биргәнме, әллә башка кулдан мирас булып күчкәннәрме—болар ифрат күп иде. Алъяпкычлы, калфаклы кыз да, җиләнле егет тә, шәлле әби дә, тәлпәкле бабай да бар Әлифәнең курчаклар төркемендә

—Бар, Фәррат, Фәрури әби дәш,—дип кайсыдыр курчагына йомыш куша кыз,—Фәрури әби, әйт, кил-лен төш-шә, әйт.

Әлифә үз тирәсенә җайлап кына «егетләр», «кызлар». «әби». «бабайлар»ны тезә. Кулына ак алъяпкычлы, калфаклы, иң күрекле курчакны ала:

—   Мыни кил-лен. Кил-лен матур Исмен әйтме? Исме Сар-ра! Әдә, кил­лен Сар-ра. Мендәр бас! Төкле ай-як бул. кил-лен!
 

Сараның күңеле кисәк кенә айкалып куйды. «Барысын белеп, барысын күңеленә сеңдереп бара икән ласа бу бала!»

Әлифә шактый гына вакыт тынып торды. Кыз. күрәмсең, курчаклары белән яна тамаша корырга әзерләнде. Чынлап та шулай икән. Әлифәнең кулында җиләнле, бик күркәм, «егет» заты пәйда булды. Кыз, песи кочкан кебек, аны күкрәгенә кысып торды. Шатланып елмайды һәм янә бытылдарга кереште:

—Җег-гет! Матурмы? Матур җег-гет! Кемгә була җег-гет? Әйт, Хабу! Хабу әйтә, матур җег-гет Әлифә иркәмә!

Кыз әлеге уены белән Саранын һушын алды. Гарип дисәң дә, үз дөньясын коруда тирә-юньдәгеләрдән һич калышырга җыенмый икән ул... Әмма беркөн Әлифәнең сандык-сәхнәдә корган тамашасы хуҗабикәнең җен ачуларын кузгатты. Кызның ялгызын калдырып, агитаторлык шөгыле белән киткән иде. Кайтса, идәндә яткан чемоданын, төрле якка ташланган эчке кием-салымын күреп артына утыра язды. Әлифә зур кара гаилә кайчысы белән аның челтәрле, затлы эчке күлмәген тапап ята...

—Нишлисең син?

Әлифә кисәк айкалып-алгысып китте, кулыннан кайчысы төште:

—Күл... Күл-мәк тег-гә!

Йөрәге тырсылдаса да, ул кызның еларга җитешкән кыяфәтен күреп тыелып калды. Кулыннан күлмәген дә тартып алмады, инде эшкә ярамаслык хәлдә иде ул. «Киссә, киссен, көя!» Чемоданын җыештырып карават астына шудырды да, мич алдына килеп утырды Сара.

Кече мичкә, казан астына ут элдереп җибәрде. Йөрәге янганчы, ичмасам, утын янсын! Әй, күңелгә бер ялкын капса, аны тыеп буламыни? «Ходай, тагын күпме җәзаларсың икән мине бу имгәк белән? Тагын нинди җәфалар, нинди казалар күрергә яздың соң син миңа? Йорт та корырсың, кием- салымыңны да рәтләрсең, кешеләрчә яшәп тә китәрбез. Тик һаман да бу албасты өстә торса, дөньяның ни яме бар соң миңа... Әй, Ходаем, нинди гөнаһларым өчен газаплыйсың мине шулай?»

Сара үзенең эчке тавышына колак салып, аптырап та китте. Моңа кадәр нинди генә авырлык, кыенлыклар, җәбер күрсә дә, Алла затына болай ялвармый иде ул. Кичә китапханәгә почта аша Казаннан бер кап китап килеп төште. Арада Мөхәммәдьяр исемле борынгы шагыйрьнең «Төхфәи мэрдан» исемле китабы аеруча җәлеп итте аны. Безгә тәрҗемәсе «Егетләр бүләге» мәгънәсендә икән. Егет бүләге юк-бар нәрсә булмас, белим әле, дип укырга тотынган иде, китап белән бөтенләй сихерләнде. Әй, борынгылар мәгънә белеп яшәргә ымсынганнар шул. Ходайны зурлаганнар, Ходай сүзен тотканнар. Алла әмерен җирдәге иң хак канун дип ышанганнар. Шул хакта нинди генә кыйссалар юк мәҗмугада. Сараны аеруча бер хикмәт дулкынландырды. Шәһәр хакиме йолдыз багучылар белән очрашкач, гүзәл кыз баланы коткарырга алына. Монын ләүхелмәхфузендә язылган икән: «Ундүрт яшенә җиткәч, бүре ашар». Хаким әмере белән таш бина салына. Киек-җәнлек түгел, җил дә үтмәслек кальга була бу. Гүзәл кыз бала шунда яши башлый. Әмма хаким башына көтелмәгән уй төшә: «Ялгызына моңсудыр бит . » Өйдәш ясап, янына кол кызны кертәләр. Ә ул сорый: «И, гүзәл кыз, ник таш диварда ялгызын хәят кичерәсең? Гүзәл кыз үзенә язылганын моңсуланып сөйләгәч, кол кыз үзен-үзе белештермичә, Аллага эндәшә: «И, Ходай, бәне бүре итсәң, ни булгай!»

Кол кыз шундук явыз соры бүрегә әверелә һәм күз ачып йомганчы гүзәл кызны ботарлап та ташлый...

Унбишенче яшь китте, шаять исән гомер кичерер, дип ишекне ачсалар, ишектән халык каршына коточкыч усал бүре ыргылып чыга..

Хаким шул минутта ук ялгышын аңлап сәҗдәгә егыла: «Кичерә күр, Мәүләм!»

Учак утына караган хәлдә, Сара янә поэмадагы куркыныч өзекне хәтерләде. Теленә ирексездән утлы уйлар йөгерде. «И, Ходай, бәне бу имгәктән коткарсаң ни булган!»

Һәм шунын артыннан ук чаршау ярыгыннан бик куркынып, тетрәнеп Әлифәгә күз атты Тик Әлифә үз өстендә уйнаган яшен утларын абайламый, аларны бар дип тә белми, курчаклары белән уйный, ихлас бытылдый иде...

Икенче көнне хуҗабикә иртүк Хабулны колхоз эшенә озатты. Фәрһатны әзерләшеп укуга җибәрде Инде үзенә дә озак юанырга кирәкми, авыл Сәвите җыелышы ачылган мәлгә барып өлгерергә кирәк иде. Әмма үч иткән сымак, миче һәмишә узмый тора. Инде чуены белән куеп китәр өчен борчак ашын да әзерләде, күмерләрне җыярга ымсынып кучаркасына да тотынгалап карады, тик имән кисәүләре әле һаман, аждаһа сыман, зәңгәрсу кызыл ялкын бөркеп тора иде.

Чаршау ярыгы аша үрелеп стена сәгатенә күз салса, йөрәге жу итте Саранын. Анын киенеп, йөгереп барып җитәрлек кенә вакыты калган иде Хатынны ниндидер ят ашкыну биләп алды Тиз генә утлы кузларны кече мичкә тартты, казанга чиләге белән суны томырды һәм чуенны ухват белән кайнар мич эченә озатып, томалап та куйды Сандык өстендә утырып калган Әлифәгә карап уйларга да вакыты калмады Саранын, кәнсәләргә чапты.

Түреш авылы халкынын көнкүреш мәсьәләләрен караган җыелыш чамадан тыш гаугалы булды. Депутатлар, алдан сөйләшеп куйган төсле, бер-бер артлы күтәрелеп, Минач рәиснең начар эшләвен күрсәттеләр. Дәвалау пункты төзүгә смета төзелмәгән, районный төзелешләр планына кертелмәгән. Фельдшерлыкка килергә белгеч кеше бар, әмма монда яшәр өчен фатир юк икән Кооператив кибетчесе Хөснетдин эчү белән шөгыльләнә, халыкны алдый, товар кайтармый, диючеләр дә булды Авылда налог җыю эше дә ифрат начар куелган

Район вәкиле Бәширов әлеге аһ-зарларны тынлап торды-торды да түзмәде, кызарынган-бүртенгән Минач каршысына басып турыдан ярды:

—Сез, Гайфетдинов, клуб, китапханә кордыгыз да. хәзер дан-шөһрәт сәндерәсенә менеп йокыга чумгансыз. Сез бит, беләсезме, бу хөрәсәнлегегез белән Совет властен халык күз алдында юкка чыгарасыз Мин бу хәлне районыбыз башлыкларына җиткерермен!

Минач рәиснең зәңгәр күзләрен бу кадәр сагышлы, куркулы кыяфәттә күргәне булмаган иде әле Саранын. Жыен тәэссоратларына чумган хәлдә үз өенең ишеген ачса, хатын күзләренә ышанмыйча катып калды Әлифә сандык өстендә дүрт санын дүрт якка ташлап җансыз, хәрәкәтсез ята иде.

—Әлифә!—дип кычкырды Сара һәм чусинкәсен дә салмыйча кыз янына томырылды. Анын карашын Әлифәнең йөзе тартып алды Элек һәрчак кылтаеп, чалшаеп торган йөзенә ул текәлергә курка иде. Хәзер бит-йөз катып калган. Саранын күзләре ансыздан таш чырайны капшап чыкты Ак. озын муен, төз ияк, шома яңаклар, кыйгач кашлар, төптән курпыдай дулкынлы чәчләре... Болар сылу кыз галәмәтләре ласа! Ә югарыга, түшәмгә текәлгән зәнгәр күзләр, сагышлы караш Саранын җанын айкады: «Әҗәлен булып чыктыммыни, балакай?» Бер үк вакытта сәер уй кисеп үтте аны Кемне хәтерләтә Әлифә күзләре9 Әле генә бу күзләрне ул башка кешедә күрде түгелме9

Үлем каршында коты алынып, ис-акылын җыя алмаган Сара бу узгынчы
сорауга ярты елдан соң жавап табар. Өй чормасына менеп, иске-москыны җыештырырга керешкән иде, кулына капчык эченә тыгылган ридикюль килеп эләкте. Ачып карады. Өй хуҗасы Кифая Галиәсгарова исеменә караган төрле-төрле документлар, рәсми кәгазьләр, фотосурәтләр күзенә чалынды. Хатлар төргәге килеп чыкты. Кызыксынып бер саргылт конвертны ачты Сара. Матур сырлап язылган хат килеп чыкты.

«Исәнме Кифая!

Вербовка белән авылдан китеп, Чиләбедәге трактор заводына эшкә керешүеңне хуплыйм. Даже шәп бу! Әлегә җир казып фундамент салучы гына булсаң да, алда укырсың, һөнәр алырсың, дип ышанам. Киләчәккә фундамент булыр бу! Үзеңне яхшы яктан күрсәт. Активлар сафында бул! Бу—партиягә керү өчен бик кирәк. Партиягә басмый торып карьера ясап булмый. Шуны бел!

Минем әле һаман Оренбург далаларында хезмәт итеп ятыш. Тауларга, урман, чокырга таралып качкан Дутов бандасын дөмектереп киләбез. Татар- башкорт батальонын басмачыларга каршы ташларга торалар дигән сүзләр дә йөри. Китсәк, анда байтак вакыт үтәр әле. Ә мин, Кифая, сине бик сагындым. Һәрчак уйларымда син торасын. Үткәндәге бәхетле көннәребезне сагынам. Кара, син дә мине онытма!

Хуш сөеклем! Миначың».

Сара башка хатларны ачып, актарып тормады. Берсе дә, аңа бик зур сер ачты, шул да җиткән. Кифая белән Минач яшьлекләрендә бер-берсен сөешкән, яратып йөргән ярлар булганнар икән. Тик аларның кавышуына ниндидер киртәләр сәбәп булган күрәмсең... Сара утлы күмерләрне чиләккә сыпырып төшергән сыман, хатларны ридикюльга салды. Хатлар өеменнән аерылып, аяк очына бер кәгазь кисәге очып төште. Күтәрде, язуга карады: «Кифая иртәгә Аксуга барам. Тарантаста ялгызым. Әгәр көнеңне минем белән үткәрергә теләсәң, иртәнге 8гә кыр-капка янына чык!

Минач».

Йөреп кенә калмаганнар, ил-күздән качып очрашулар, сөешү- якынлыклар кылу да булган инде болай кәгазьләр язышкач... Ә гарип кыз Әлифә гөнаһлы мәхәббәт җимеше булып чыкса, ни гаҗәп? Югыйсә каян килсеннәр Әлифәгә Минач күзләре? Без дигәнен капчыкта ятмый шул. кайчан да бер тишеп чыга. Кифаяның ире мескен Габбас та үз-үзенә юктан гына кул салмаган инде болай булгач.. Фаҗига китергән мәхәббәт инде бу Азгын мәхәббәт... Намуслы ир моңа бармас... Нинди кеше соң бу Минач абый? Чынлап та, эшкә, халыкка юнәлгән затмы бу? Әллә матур, купшы сүзләр япмасына төренеп, иң элек үз-үзен кайгырткан адәмме бу? Кешеләр башыннан йөргән замана афәтеме?

Хуҗабикә күзләрен Әлифәнең җансыз бәдәненә күчереп, кисәк айнып китте. Ничек үлгән? Мич исе тиде микәнни? Әй, ашыкты шул... Инде Хабулга ни әйтер, кешеләргә нәрсә дияр? Сара елап җибәрде һәм үз-үзенә дә хисап тотмастан Фәрхури апасына йөгерде. Күршесе җиңнәрен терсәккә кадәр сызганып камыр басып ята иде.

—Фәрхури апа, Әлифә үлгән!

Әмма ни гаҗәп, хәбәр хатынны артык каушатмады. Кулларын сөртә- сөртә ул эшеннән араланды, өстенә чөйдәге сырманы алып элде дә Сараны үзе җитәкләп өенә юл тотты. Монда кергәч, ул мәет алдына килеп басты һәм тәүге эше итеп, аның ачык күзләрен япты.

—Котылган бичаракаем. Урыны җәннәттә булсын!

Ул өйдә ниндидер ят ис сизде, күрәмсең. Ишекне тупсасына кадәр киереп ачты, сөлге алып ашыгып һаваны җилләтте дә, көл кебек агарынган Сарага пышылдады:

—Шым бул! Кешегә ашыгып юк-барны сөйләмә. Өстенә бүре генә китерерсен. Духтырга ил кизүе диярбез. Аллага шөкер, тәнендә күгәргән, каралган урын юк. Куркасы түгел. Ә Хабулга кирәкле сүзне табып үзем әйтермен. Сабыр бул, кызым, Ходай багышлый, бәндә сагышлый. Берни эшләп булмый. Алла каршында саф бул, кызым!—диде.

Бу арада мәктәптән Фәрһат кайтып керде. Ул күршеләрне чакырды. Кайсыдыр чанага басып, ат куып дәвалау пунктына чапты. Каршы күрше Гапсаттар Хабулны алып кайтырга фермага китте. Шулай итеп, мәетне карау, кадерләү һәм җыештыруга бәйле әрнүле дә, гадәти дә эшләр тезмәсе башланып китте.

XI    бүлек

Сара үз гомерендә байтак үлем-китем күрде Күңелне айкаган авыр моң-зар инде бу! Кемнеңдер җеназасында катнашып, бу хәятнең фанилыгына уфырып куясын. Икенчесенең дөньяны ташлавына ихлас әрнисең, саф яшьләрең тәгәри. Үлде, дип әйтсәләр дә, өченчесенең һәлакәтенә күнелен ышанмый тора. Моны акылга сыймас гайре табигый бер хәл итеп күрәсең, бәгырең ката, елый да алмыйсың... Сараның хәтерендә тетрәндерерлек тагын бер матәм кичерешләре яши.

1948 елның җир җиләкләре пешеп яткан кояшлы, эссе мәле иде. Үз тирәләрендәге өч-дүрт хатын белән, Сара да малае Җәмилне ияртеп, Чукай чалуына юнәлде. Болын үзәнлекләрендәге куе үлән, чәчәк арасында җиләк әле өлгермәгән, яшькелт иде. Битләүгә, тау калкулыкларына сибелделәр. Йөгерек Җәмил әле моннан, әле тегеннән әнисенә кычкыра.

—Әни, уйдык монда. Галәмәт күп!

—Күп булса, җый!—ди ана кеше һәм малайга бәләкәй буяулы чиләк суза. Җәмил сузылып ятып, астын күзләп эре, сусыл кызыл гәрәбәләрне җыя башлый. Тәмлекәчне ара-тирә авыз Шәрифләренә дә озатып куя ул Сара бу табигать җимешенә хәйран калу белән бергә, яшәү хозурлыгына сөенә. Чынлап та, тирә-юньне илаһи матурлык баскан бит Җир әллә нинди төсләр белән балкый, баллы исләр беркетә Кайдандыр күке аваз сала, шәүлегән сызгыра Кыз чакырган егет диярсең... И, дөнья, әлеге гүзәл мизгелләрне күрү өчен адәм баласы әллә нинди авырлык, михнәтләр кичерергә әзер шул ул!..

Сара кулындагы дәү тырыс җиләк белән тулып килә. Җәмил дә шактый талчыкты, инде кайту ягына борылу турында уйлар чак җиткән иде Тик авызлары тәмле азыкка тигән маллар кебек, хатыннар җиләк нәфесеннән араланырга ашыкмадылар. Ә Сара аларны ташлап китәргә яхшысынмады. Бу арада күзгә күренеп һава үзгәрде. Өермәләр кузгатып җил исте. Кыйбла тарафыннан авыр, кара-кучкыл болытлар килеп чыкты. Ерактагы урман өстендә ара-тирә ялтыраган яшен утлары гарасатның тиз ара монда килеп җитәчәгенә дә шик-шөбһә калдырмады. Кайдандыр ышыкланыр урын табарга, давылны исән-имин үткәреп җибәрү әмәлен табарга кирәк иде Сара Җәмилне җитәкләп, калкулыктагы туйралык, агачлар тарафына юнәлде.

Куе ябалдашлы имән төбендә ышык, тыныч иде. Ана белән ул шуңа килеп сыендылар.

Кеше баш өстендә яшен уйнаса, яисә янәшәсенә берәр афәт якынлашса. Аллаһ турында ныграк уйлаучан була. Сара да Җәмилне үз янәшәсенә тартып ләхәүләсен укый башлады Үзендә җан тынычсызлыгын тойды хатын Менә ничәнче тапкыр инде аның каршысына зәнгәр күзле кыз бала өрәге килеп баса. Кайчандыр аның карашы түшәмгә төбәлгән кебек иде Ә хәзер сагыш бөркелгән күзләр Сарага юнәлә сыман. «Син миннән җирәндең, минем үлемемне теләдең Гөнаһлы син. Сар-ра!« дия кебек бу өрәк

Әйе. үз вакытында күршеләре аны гайбәттән, яман сүздән, җәзадан аралап
калды. Рәхмәт бу шәфкатьле, изге күнелле Фәрхури түтигә! Тик ул да «Аллаһ каршында сафлык кирәк!» дигән сүзләре белән Сара күңелендә һаман пыскыган куз калдырды бит. Чынлап та, Ходай алдында сафмы ул? Әлифәгә кул тидермәде, сүзе белән жанын кыйнамады. Ис белән гомерен кисүе дә хаталык аркасында булды бит. Явыз ният тотмады ласа! Димәк, үзен Аллаһ каршында гөнаһлы итеп санамаска да мөмкин ул... Әмма күңелендә янә бер тавыш сүз ала. Ә син. Сара, савап эшләү турында уйландыңмы? Гарип балага шәфкатьле тәрбия күрсәтеп, син бит савап җыя ала идең. Җыймадың, тик үзең турында кайгырдың. Аллаһ кушкан гамәл синең өчен канун булмаган, димәк... Аннан соң, Сара, хәтерлә әле: «И, Ходай, бәне бу имгәктән коткарсаң ни булган!» дип Аллаһка ялваручы кеше син түгел идемени? Гөнаһ языклы гамәлдән генә түгел, ә кара догадан, явыз теләктән дә туа ул. Юк шул, Сара. Ходай каршында гөнаһлы син, икеләтә гөнаһлы! Вөҗдан утыннан котылу юк сиңа, Сара.

Ниһаять, баш өстендә чын гарасат купты. Күк күкрәп яшен яшьни Җирне сыкратып, ниндидер гөжләү чыгарып, давыл дулкыннары шуыша. Менә эре-эре салкын тамчылар да тамарга кереште.

—   Курыкма, улым, хәзер үтәр!

Кинәт аяктан егарлык булып янә жил бәрде. Аткан таш булып Җәмилнең түбәтәе очты. Малай аны тотарга теләде булса кирәк, артыннан ташланды.

—Җәмил!

Шул мизгелдә үк Сараның күз алдында ут камчысы уйнап алды. Колак тондыргыч шартлау яңгырады һәм өстенә нәрсәдер ишелеп төшкән кебек булды...

Һушыңа килеп, дөньяга кайтудан да авыррак халәт юк. Теге якта ниндидер оеткыч иминлек бар, тәнең, жанын илаһи тынычлыкта изри. Син теләгән хәят бу! Кемнәрдер сиңа сөеп карыйлар, ягымлы сүзләр эндәшәләр. Тагын, тагын дәвам итсен иле бу рәхәтлек! Ләкин синең теләгенә каршы килеп, гәүдәңне каядыр өстериләр! Кирәкми! Ачуың килеп, күзләреңне ачасын, исеңә берәм-берәм үз чынлыгың, үткәндәге тойгыларың, авыртуларың, сызлауларын кайта. Күңелен укшый, болганып китә...

Сара, күзләрен ачып, карават каршында урындыкта утырган Хабулга байтак вакыт текәлеп торды. Иренен йөз-бит торышы гадәттән тыш борчылу кыяфәттә иде. Кырынмаган, күзләре кызарган. Бер дә ашыгып сүзгә үрелми үзе.

—Хабул!—диде ниһаять Сара.—Җәмил кайда?

Хабул дәшмәде.

—Улыбыз кайда?—диде янә хатын шактый ук дулкынлана төшеп.

—Мин солдат булган кеше, Сара. Сугыш, кан күргән кеше. Урап тормыйм. Башыңның бәйләнгән икәнен беләсеңме? Сиңа агач суккан. Яран бар... Ә Җәмил юк инде. Юк улыбыз, Сара!—һәм Хабул тыела алмыйча кычкырып елап җибәрде.

—   Ничек юк?—диде Сара кисәк калкынып.

—Шулай юк!—Хабул кинәт үкереп сүгенеп җибәрде, кулын калтыратып хатынның борын төбенә китереп терәде —Син тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә... Әллә бу башыңда тавык миеме синең? Ник хатыннар таудагы имән астына менмәгән? Бер син, дурак, үрләгәнсең шунда. Харап иттең малаемны!—Һәм ир баягыдан да катырак кычкырып елый башлады —Әй, улым, балакаем...

Сараның аңы яктырып китте. Күз алдына Җәмил белән имән төбендә басып торулары, яшенләп күк күкрәү мизгеле килеп басты. Каядыр ымсынган малайны ут, ялкын чорнап алгандай булды. Әйтерсең, анадан читләшкәнне көтеп, сагалап кына торган ут. Колак төбендә янә күк шартлады... «Әй.
Ходаем, җиңелрәк башка үлем тапмадыңмы!9 Утка ялвардың, уттан ал, дидеңме? Гөнаһын өчен түлә, дидеңме?

Ут эчендә малай түгел, ана үзе яна сыман. Эчтән өтә, куыра... Менә авызы тәмам кипте... Эх, ничек котылырга бу гарасаттан?

Сараны янә ут, давыл дулкыны таптап үтте. Әмма гарасат җегәре дә чикле. Күпме тәгәрәргә була? Ниһаять, тирә-як тынып ук калды.

—Хабул, Җәмил хәзер кайда соң?

—Кабердә.

—Кайчан күмдегез?

—Кичә өйләдән соң.

—Ә мин күпме ятам соң?

—Тәүлек булды.

Хабул өйдән чыгып китте. Тәрәзәдән кояш нурлары бөтенләй сүрелеп, томаланып килә иде. Күрәмсең, көтү кергәндер, маллар да кайткандыр. Сыерны сава алыр микән соң Хабул? Хәер, хуҗабикәсез чакларда күрше Фәрхуриттәй сава иде бит...

Сара башындагы яранын тибеп сыкравына оеп байтак ятты. Кинәт эңгер-меңгерле өй тынлыгында хатын ап-ачык булып Җәмилнең «Әни!» дип аваз салуын ишетте. Әйе, әйе, бу Җәмил тавышы, аны бутау, саташтыру мөмкин түгел, Сара кинәт мендәреннән күтәрелде:

—Әү, улым, Җәмил!

Тынлап торды. Ләкин җавап булмады. Сара тәмам тынычлыгын җуеп караватыннан күтәрелде, аягына басты. Башы әйләнә-әйләнүен, ләкин, түзәрлек. Ул өстенә күлмәген табып киде, аягына чүәкләр элде дә йорт алдына чыкты. Хабул үрдәкләр ашатып йөри иде.

—Хабул, яныма кил. утыр әле!

Ир карышусыз гына бусага йөзлегенә килеп кунаклады.

—Сүгенсәң сүген, җаным, минем Җәмилне күрәсем килә, кочасым килә. Янына барыйк әле. Үлмәгән ул. Безне көтә ул. Каберенә барыйк!

Ир кеше тәмам аптырап шактый вакыт хатынына карап торды. Күрәмсең, ул бу сүзләргә нинди жавап кайтарырга да белмәде. Эченнән исәрләнмәгәнме икән бу дип тә шикләнгәндер әле

—Хабул, ул үлмәгән бит! Минем кебек аңын гына җуйган. Яшен сугып мәрткә киткәнне җиргә күмеп терелтәләр бит, Хабул җаным, малаебыз миңа «Әни!» дип кычкырды бит. Күңелем тоя. Исән ул!

Хабул кисәк Сараның йөзенә иелеп бакты:

—Тавышын ишеттем, дисенме?

—Әйе, җаным!

—Син ишетерсең лә ул!—дип янә өметсезләнеп, сүрелеп кулын селекте ата кеше.—Аны бит кинәт кенә кабергә тыкмадык инде. Төрлесе карады. Картлар белә бит инде

—Духтырга, Нәсибә Мәхмүтовнага күрсәттегезме соң?

—Нәсибә Мәхмүговна Аксуга киткән булган шул. Санитаркасы «Картлар карагач, күмегез инде», диде

—Болай булгач, исән ул, исән!—дип кычкырды Сара —Һушсыз булгач, мине дә кабергә илтеп тыгасыгыз калган

Ир мәетне җирләүгә бәйле ашыгычлыкны, үзенең гаҗизлеген, кайгыдан миңгерәүләнгәнен хәтерләп кинәт шикләнеп тә куйды. Үлеп кабердә терелгәннәр хакында байтак сөйлиләр сөйләвен. Чәчләрне үрә торгызган сөйләмнәр дә бар. Чынлап та хорафат картларга ышанып, мәрткә киткәнне күмеп куймаганмы ул? Нәсибә духтыр караган булса, бер хәл. Кырку Шәрифулла карт аңга килергә дә ирек бирмәде. «Иртән җан бирсә, кич мәетне җирләү фарыз. Юкса бозыла»,—диде. Мөтәвәлли сүзен аяк астына салып булмый шул.

Хабул миңгерәүләнгән кеше кебек башын тотып бусага тирәли әйләнгәләргә кереште: «Барсаң да—исәрлек. Кабер ачу—качып хатын кочу түгел. Хәтәррәк язык. Ходай язганга каршы килә бит. Картлар да баштан сыйпамас. Бармасаң да, гомерлек үкенеч булыр. Тегене-моны ишетсәң, гел үзеңнекен хәтерләрсең.. Хатын хакын хакламау да бит бу. » Һәм Хабул тәвәккәлләп карар кабул иткәндә генә була торган хәрәкәтен ясады. Аяк тибеп, ун кулы белән һава ярып төшерде, хатынына кычкырды:

—Әй, ни булса шул булыр. Ачам каберне. Улыңны кочасың килсә, әйдә. Түльке карадан киен, өрәкләр дип белмәсеннәр безне.

Бәхеткә, төн караңгы иде. Ара-тирә янгыр да тамгалый. Хабул Сараны зират киртәсе ышыгында калдырды да, зур шахта көрәген җир янәшәсендә тотып, иелеп эчкә юнәлде. Менә каралып торган таныш кабер, үзе куйган таш... Ир бисмилласын эш арасында гына әвәләде дә. ашыгып туфракны тирә-юньгә таратырга кереште: «Әй, Ходаем, могҗизаңны күрсәт! Бәндәңнең өметен кисмә, бер Аллаһ!»

Көчле, ашкынулы ир кулындагы зур көрәк тиз арада йомшак, тере туфракны да өскә атты. Менә ләхет такталары да күренде Монда инде Саранын ярдәме кирәк иде. Кайсысындыр өскә күтәрергә, кайберләреннән баскыч корырга кирәк булыр. Барыбер дә хатынның янәшәдә булуы хәерле хәзер...

—Сара!—дип эндәште Хабул.

Һәр шылт иткәнгә колак салып, сагаеп торган хатын авазны ишетеп, килеп тә җитте:

—Әү, Хабул!

—Мә, шул тактаны күтәр!

Хабул ләхетне буеннан-буена ачмады. Тик кыйбла ягыннан тактаны күтәреп эчкә тыгылды. Йөрәге тырсылдап типте, теле туктаусыз Аллаһка ялварды: «И, Ходаем, Мәүләм, Кадыйрем... Улымны исән ит!»

Менә кулы кәфенгә орынды. Менә Җәмилнең башы... Жылы бит! Валлаһи, җылы! Хабул үзен-үзе белештермичә үрелеп улының күкрәген, кулларын капшарга кереште. Әйе. җылы бит... үлсә, мәет булса, салкын булыр иде кана!.. Хабул янә бер талпыну белән үз ягыннан ләхет такталарын күтәреп туфракны этте, эчкә киңрәк юл ачты. Хәзер инде сак кына Җәмилне тартып алырга да була. Әйе, гәүдә чынлап та тере, сыгылмалы иде. Менә бала бөтенләй ата кулында, аның кочагында. «Җәмил, Җәмилкәем минем... Инде һушыңа кил, улым!»

—Сара,—дип әллә нинди ят, гомер булмаган сөенечле тавыш белән кычкырды ата кеше —Сара, Җәмил исән бит!

—Бир тизрәк, бир улымны!

Хабул үзе корган такта-басмаларга басып Җәмилне өскә күтәрде. Өстән аны Сараның куллары эләктереп алдылар:

—Улым, Җәмилем!

Һәм ананы да, ирне дә зәгыйфь тавыш тетрәндерде:

—Әни, су!

Хабул җанлы гәүдәне ашыгып пинҗәгенә төрде һәм аны кочагына салып турыдан бәрәңге бакчалары буйлап, авыл духтырына, Нәсибә йортына сыптырды. Сара башы сызлауга карамастан, кош кебек канатланып, ире. баласы артыннан очты. Еракта, Чукай чалуы ягында, караңгы офыкны аллатып-кызартып кигәвен яшене яшьни иде...

XII    бүлек

Атнакичкә тагын бер генә көн калып бара... Болай да җыйнак гәүдәле Сара карчык, чир талкуыннан, авыр, төшенке уйлар хастасыннан тагын да бөреште, хәлсезләнде. Йортка да ул хәзер таягы белән җитәкләшеп кенә
чыга башлады. Шулай да түшәккә егылмаска тырыша. Бер ятса, тора алмас сыман...

Менә янә эш чыгып тора. Чишмәдән су алып кайтырга кирәк. Югыйсә иртәнге чәйгә житми су. Сара карчык ишегалдына сөялгән көянтәсен кулына алды, иненә куйды да, чиләкләрен асып чишмәгә юнәлде. Таягын да онытмады: «Әйдә, гаса—таяк», әйдә! Чишмәгә барып, су алып кайтыш миңа».

Чишмә юлының як-ягын йомшак яшькелт-кара каз үләне басса да, аяк асты такыр, ипле. Бу очтан байтак хатын-кыз йөри суга. Аш-суны һәр йортта әлеге чишмә зәмзәменнән әзерлиләр. Менә таякка таянып, авыз эченнән ләхәүләсен укып Сара карчык әлеге сукмактан теркелди. Үз- үзеннән кычкырып көләрсең бит, билләһи!

Кәләш чагындагы Сарага менә шул шәүләгә төртеп күрсәтсәң, алдагы булмышың бу, дисәң, ышаныр иде микән9 Юк, дошманына ук әйләнер идең. Гәүдәсен, билен уйнаткалап, жиргә аягын да тидерми очкан көянтәле асыл зат өчен бу иң зур хурлау ук булыр иде. Айдагы көянтәсен аскан Зөһрә сыман гомер бакый яшь, таза, матур булып чишмә юлын таптарсың кебек бит ул...

Ташлы тәлпәк тау төбеннән агып чыккан чишмә әллә ни зур түгел. Гапсаттарга рәхмәт, имәннән бура куйды. Көмеш су кисмәктәге кебек кынысыннан тулып тора. Чиләгеңне чумыр да, тутырып ал. Чишмәнең төбе дә айкалмый-чайкалмый, һәрчак суы саф. Чумырып чиләк тутыру Сарага кирәкми анысы. Яртысы кулыннан килсә дә бик җиткән

Менә Сара бисмилласын әйтеп чишмәгә иелде. Көзгедәй тыныч, сабыр су өслегендә йөзе чагылып китте. Ак яулык астыннан бөркелеп чыккан чал чәчләр... Ак, мәрмәр йөз, сагышлы күзләр. Йа, Хода, нинди илаһи мизгел бу! Син, Чишмә, мине шулай хәтерләп кал, яме? Исендә калдыр да, гомер буе рухымны яшәт, йөгерек су. Синен бит җуелмас хәтерен бар Челтер-челтер килеп, көмеш тавышың белән кешеләргә минем турыда да хәбәр сөйлә. Сезгә кадәр Сара дигән зат бар иде, яшәүгә гашыйк иде, диген. Яшел чирәм, сайрар кош, агар су аның күнел яме булды. Гел кояшка зарыкты, айны юксынды, язлар-җәйләр яратты диген. Тик нишләптер яшәү рәвеше генә зарлы, монлы булды шул Сараның дип әйтергә дә онытма син. Чишмә! Хәер, әйтмә моны! Бу дөньядан кемнең соң зарсыз, моңсыз, үкенүләрсез киткәне бар! Кешеләргә минем хакта гел матур, ямьле хатирәләр генә сөйлә син. Чишмәкәй Авырларын, моңсуларын оныт! Хәер, минем яшәү рәвешем синең белән һәрчак матур булып үрелеп барды бит, йөгерек су. Боларны хәтерләсәк, көнозын бергә утырып сөйләшсәк тә, сүзебез бетәрлек түгел ласа.

И, эштән сусап кайтып, гөжләп җырлап утырган самавыр каршында гаиләң белән утырып чәй эчү вакытларын ничек онытасың9. «Йомшак су, йөгерек су, син мине чиста ю!» дип такмаклап сабый коендырулар истән җуелырлыкмыни? Үзең яккан кайнар мунчада иреңнең кайнар, хуш исле, парлы минлек белән рәхәтлектән эһелдәп чабынуын күрү—хатын җаны өчен бәйрәм бит ул, су ахирәт!

Ә синең ләйсән яңгырлары булып җиргә иңүен кешеләр күңеленә нинди олы сөенечләр китерә, йөгерек су, брамат су! Тымызык, җылы май башы бу. Син йомшак тамчыларың белән кардан, салкыннан күшеккән чирәм, үләннәрнең битләрен юасың, агач, куак кәүсәләрен коендырасың, бөреләрне сыйпап үтәсен, жирне сафландырасың, күпертәсең. Синен рухың, сутын, кәүсәр су булып бар тереклекне уятып, җанландырып җибәрә. Жиргә янә шатлыклы, сөенечле яшәү гаме кайта.

Син бит сафлык, керсезлек сакчысы да—су! Бит-йөздәге каралыкларны
гына түгел, мәгыйшәттәге пычракларны да юасың син. Сафлык, аклыкта сине кешеләр үзләренә үрнәк итеп куялар. Җаннарын тапамаска тырышалар бит. Шул асылын белән дә керсез ханнарны гомер бакый сөендерәсең бит син. Боларнын барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа су-Ана! Әй. мин сиңа һаман серләремне сөйләр идем, үзеңнең челтерәвеңне тыңлар идем. Тик китәр вакытым җитте шул. Чишмәкәй. Синен белән бөтенләйгә, мәңгегә хушлашыр көнем, сәгатем җитеп килә бит минем. Әмма гозеремне онытма. Чишмә. Җырыңа кушып сурәтемне, рухымны яшәт син. Мин синең хәтереңдә калыймчы! Су хәтере—мәңгелек. Су хәтере—хан ахирәте бит. Чишмәкәй...

Су юлыннан көянтәле, таяклы Сара карчык кайтып килә. Ярый әле сукмак буш Эңгер төшмәс борын калыккан айдан Зөһрә кыз гына берара гаҗәпләнеп көянтәләп җенесенә күз салып торды. Ярый әле, Җирдә калмадым, күккә аштым, дип сөенде бугай. .

XIII     бүлек

1945 елның 27 сентябрендә, атнакич. Түреш авыл Советы рәисе Сара Кыям кызын Аксуга район партия комитетына чакыртып алдылар. Телефонограммага идеология секретаре Мөхлисов кул куйган иде. Сараның күз алдына туп кебек тәгәрәп торган елгыр, карсак ир килеп басты. Ул, алтынсу кысалы күзлеген төзәтеп куеп, бераз чекерәеп, хатынга текәлде. Аннары, гадәтенчә, иронияле елмайды: «Мине алдый алмассыз!..»

Баш идеолог иртәгә бернинди киңәшмә-фәлән оештырмый икән. Димәк, ниндидер аерым сөйләшү көтелә... Бу хәл рәисне тәмам пошаманга салды: «Мөхлисов нинди вәгазь укырга җыена икән аңа? Нәрсә хакында икән секретарьның җомга вәгазе...»

Сәфәргә Сара авыл Советы йомышчысы, чукрак Зиннур карт белән иртүк чыкты. Аксуга юл—ындыр әйләнү генә түгел, олы мәшәкать. Тик тарантас ипле, җайлы, тәртә арасындагы юртак күк «Бөртек» яшь, дәртле, кичәге күнел юшкыны да таралган—сәфәрченең хәтта күңеле күтәрелеп китте. Кузлага менеп кунаклаган Зиннур карт тарантас җаена чайкала- чайкала авыз эченнән ниндидер озын көй суза. Чын ямщик диярсең! Сара шул хакта картка сүз кушарга омтылган иде, тегесе артка борылып, сәләмә кашлары арасыннан коңгырт күзләрен чекерәйтте:

—Нинди яшник, Сара сеңлем?

—   Ни Базага сугылып, берәр ящик сабын алып кайтырга онытмыйк, Зиннур абзый,—дип көлүен көчкә тыйды Сара. Чукрак картны бимазаламавын яхшырак шул...

—Була ул!—күчер күндәмләнеп баш какты һәм янә үзенчә моңлана башлады.

Әбиләр чуагының тансык җылысын сипкән кояш нурлары, көзге кыр- басулар яме, урман бизәкләре белән хозурланып бара торгач, Сара үзе дә сизмәстән, уйларга чумды. Көзнең нәкъ шундый хозур мәлендә сельсовет рәисе булып эшкә керешкән иде бит ул. Ничә ел булган инде? Бишме? Юк, дүрт кенә икән бит. Минач абыйсының тәкъдимен башта бер уен-шаярту итеп кенә санаган иде: «Сельсовет башлыгымы? һи, китегез инде. Минач абый, булмаганны, кеше көлдереп...»

Тик Минач рәис, һәрвакыттагыча эшне үзенчә, кырку тотты.

—   Иптәшләр!—диде ул Түреш авылы Советы сессиясенә җыелган депутатлар, авыл активы каршына чыгып баскач.—Сугыш барыбызның да яшәү планнарына кискен үзгәрешләр кертә. Мин—запастагы краском, үзем теләп фронтка язылдым. Дары иснәгән кешеләргә кытлык чак. Азмы- күпме оештыру куәтем дә бар. Фронтта файдам күбрәк булыр. Китәм Шул
уңайдан сезнен алда бер мәсьәлә калка: бу урынга кемне куярга?

Көтелмәгән хәбәрдән аптырашка калып, гөжләшә башлаган кешеләр каршында Минач йөренеп алды. Йөзендә гамь, ниндидер хисап галәмәте.. Рәис янә өстәл артына килеп басты һәм баягы эшлекле тавышы белән дәвам итте:

—Рәис постына мин депутат Сара Галиәсгарова кандидатурасын тәкъдим итәр идем. Миңа аны сезгә танытырга кирәкми. Китапханәче. Түрештәге избач районга үрнәк. Бездәге бер мәдәни чара да Сарадан башка үтми. Идеологик яктан чарланган. Грамоталы. Арабыздагы депутатларның иң яше ул. Әмма җаваплылыкны күпләребездән ныграк тоя. Белдегез, сайлаучылар наказын үтәп. Түреш елгасы аркылы менә дигән күпер салдыртты. Тагы да планнары бар аның. Кыскасы шул, жәмәгать, Галиәсгарованы рәис итеп сайласак, хата булмас!

Зал тагын гөжләргә кереште. «Хатын-кыз бит Яшь әле Камчы тота белми!» кебек сүз-гыйбарәләр дә колакка чалынды. Әмма ни гаҗәп, торып сүз алучылар Сара хакында тик яхшы сүзләр генә сөйли башлады. Шулай йомгак тәгәрәп тә китте...

Артык хисләнгән хатын шул кичтә үк кулына түгәрәк мөһер белән шкаф сыман зур яшькелт сейф ачкычын тоттыруларын да абайламый калды Сөендеме бу үрләтүгә, әллә суынгач, көендеме Сара—анык кына төшенмәде. Тик күргәннәре. Аллага шөкер, бисмилла әйтми тотынса да. туярлык булды. Эт—эткә, эт—койрыкка, дигәндәй, нинди генә йомышлар кушмадылар кәнсәләр башлыгына. Халыкка шундый-шундый налоглар салып, фәлән вакытка шул суммада акча җыярга.. Фәлән кадәр йорт башлыгын заемнарга яздыртырга. Фронт ихтыяҗы өчен авыл буенча фәлән центнер бәрәңге киптереп куярга...

Солдатлар өчен шул кадәр пар бияләй бәйләп озатырга... Урман кисү өчен шул чаклы кеше җыярга... Һәркөн диярлек өстенә явып торган эреле-ваклы әмерләр фронттагыларның баш очында шартлаган туплардан кай ягы белән ким? Билләһи, ир-ат булса, ачлыктан, ялангачлыктан җәфа чиккән кеше зарын ишетмәс өчен Сара үзе дә Минач кебек сугышка китеп котылуны артыграк күрер иде. Ялгыз башың, бер тамагың дигәндәй.

Әй, монысы да аптыраганнан гына әйтелгән сүзләр инде. Сугыш үзе моннан ерак булса да. кызарып кояш батканда, шәфәкъ алсулыгы җәелгәндә, ут таулары атылган җәһәннәм төсле тоелып, йөрәккә шом сала. Шул тарафларга карарга куркыта. Көн-төн тынмаган гарасат утында кешеләр кырыла бит... Сугышка киткән кеше үлеме, фаҗигаләрнең иң зурысы, иң әчесе булып, монда да килеп ирешә. Һәлак булган кеше—туганын, карендәшең дә түгел. Тик сиңа төбәп каткан йөзе, көләч күзе белән генә истә калган ул... Ни үкенеч, менә шул адәм хәзер хәятта юк инде. Гарасат уты аны да яндырган, көйдергән..

Ай саен Түрешкә килеп торган похоронкалар Сараның бәгырен авыр әрнешләр белән телгәләде. Даим-даим алар үз ире Хабулны да искә төшереп торды. «Хәбәрсез югалды» штампы белән кырык өченче ел азагында килгән язу Сарада әле һаман да иренен исәнлегенә карата өмет яшәтеп килде. Пыскып кына торса да. өмет өмет инде, күңелдән китмәде. Инде сугыш бетеп, авылга үз аяклары белән кайтып килүче фронтовикларны ешрак күргән саен. Сара үз ирен дә исән-имин каршыларга җыена башлады «И Ходаем, күрешү сәгатьләрен насыйп ит!»—дип эчтән генә ихлас теләкләргә чумды.

Түреш мөсафирлары Аксуга килеп кергәндә казна, кәнсәләр хезмәткәрләре эшкә керешкән иде инде. «Бөркет» райүзәкнең таш урамына басып шак-шок килә башлагач. Сара тарантасны туктатты да. Зиннур

картны фатирга озатып, райком бинасына юнәлде. Юл уңаенда өс-башын каккалады, төзәтенде. Лозунглар, кызыл комачлар белән бизәлгән ике катлы таш бинага якынлашкан саен эченә янә пошаман йөгерде: «Мөхлисовның нинди сүзе бар икән соң? Нишләп җомга вәгазе укырга булган ул сиңа, Түреш бичәсенә?»

Ниһаять, Галиәсгарова Мөхлисовның кабинет ишеген ачты:

—Рим Идеятеч, мөмкинме, чакырткансыз икән...

Бусагадан атлап үтүгә, ялгызы өстәл артында бик бирелеп язып утыручы кешедән бигрәк, Сараның күзләре дивардагы зур, мәһабәт Сталин сурәтенә төште. Юлбашчының баштан-аяк тасвирланган сынын күргәне юк иде әле, әсәрләнүе дә шуннан килеп чыкты. Ил башы аксыл-яшькелт постаудан тегелгән френч кигән. Ялтырап торган хром итектән. Мәгърур чырай... Шул ук вакытта сиңа текәлгән күзләрендә сорау да бар сыман: «Ни йомыш?..» Ишек ягыннан караганда, Сталин итекләре астында утырган сыман булып күренүче Мөхлисов, ниһаять, башын күтәрде, туткыл йөзенә елмаю җәелде.

—Ә, иптәш Галиәсгарова! Көтәбез, көтәбез! Урыс әйтмешли, легки на помине.—Мөхлисов Сарага каршы атлады, килешле генә култыклап алып килеп, өстәле каршысыннан урын тәкъдим итте,—Менә исемлек төзеп ятыш. Иптәш Сталинның тыл ударникларын бүләкләү турында указы килде бит. Шуна ярашып райком җитәкчелеге сезне дә «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә тәкъдим итә, иптәш Галиәсгарова!—Мөхлисов урынына кереп утырды. Сараның тыйнак елмаюына каршы кулын әртистләрчә селтәп куйды:—Юк, юк, иптәш Галиәсгарова, сез бүләккә лаек! Түреш авыл Советы райком күрсәтмәләрен һәрчак төгәл үтәп барды. Үз постыгызда коммунистик фидакарьлек күрсәттегез сез. Партия үз членнарын күрә, күтәрә белергә тиеш! Бу турыда бәхәс ачмыйбыз, иптәш председатель.

Һәм, чынлап та, сүзне беткәнгә санап, Мөхлисов йодрыгы белән өстәлгә сугып куйды. Шул кыланышы белән секретарь Саранында эч хәвефләрен койды: «Курыкканга куш... Сине медальгә тәкъдим итәргә җыеналар ласа!»

—Рәхмәт, Рим Идеятеч, шулай зурлавыгызга!

— Иптәш Галиәсгарова,—диде Мөхлисов хатынның әлеге рәхмәтен абайламаган кеше сыман.—Тормыш шундый нәрсә инде ул. Рәхмәте дә, каһәре дә янәшә. Төрлечә сыный ул кешене. Партиягә таянган кеше генә рухы белән көчле була, иптәш Галиәсгарова... Һәм Мөхлисов кабаланып күзлеген төзәтте, урыныннан торды,—Ни өчен бу сүзләрне сезгә сөйлим дисезме? Ныклыкка чакыру бу. Сезнең ирегез Хабул исән һәм ул...

Сара ток суккан кебек урындыгыннан сикереп торды, йөзе кисәк шатлык белән балкыды:

—Хабул исән, дисезме? Чынлапмы, Рим Идеятеч? Нинди сөенеч!

—Сезнең урында сөенергә ашыкмас идем, Галиәсгарова. Ирегез пленда булган бит. Илгә хыянәт иткән...

Әлеге шомлы сүзләрдән соң кабинет хуҗасы Түреш рәисенең сыгылып төшүен көткән иде. Әмма яшь хатын сөенүен белде, биегән кебек, идәндә таптанды:

—Хабул исән, исән! Үлмәгән дидем бит... Менә дөрескә чыкты.

Саранын шатлыктан урамга, кояш яктысына йөгереп чыгасы, очраган берсе белән сөенечен бүлешәсе килеп китте. Хәтта ишек катына атлау нияте белән сумкасына үрелгән иде ул, тик Мөхлисов өлгеррәк булып чыкты:

—Туктагыз, иптәш Галиәсгарова, безнең сүзебез бетмәде бит әле.

Идеология секретаре яшь хатынның кыланышларына читсенеп карады. «Яшь шул әле, нинди хәлгә тарыганын белми, бахыр...» Түреш рәисен
чакыртыр алдыннан Мөхлисов аның «Дело»сын җентекләп карап чыкты. Хәер, нәрсәсен тикшерәсен, коры папка Бер битлек биографиясе ята да, китапханәче булып эшләү, авыл Советы рәисе булып тәгаенләүгә бәйле гадәти рәсми кәгазьләр, документлар бар Шунысы кызык: революция ясалган елда, унҗидедә туган икән. Сәвит баласы, дип тел шартлатты Мөхлисов. Кара нәселдән. Кулак, мулла-мәзин нәселеннән яисә милләтче дип дәгъва тотарлык бернәрсәсе дә юк. Куркытылмаган кош әле бу Югыйсә, иренең хәлен ишетеп, телдән язар иде.

—Рим Идеятеч, зинһар әйтегез әле, хәзер кайда соң ул? Ни хәлдә?—дип. уйга калган секретарьга сораулы карашын юнәлтте хатын.

—Военкомга килгән мәгълүматлар буенча, ирегез фильтрация лагеренда, особистлар кулында. Хыянәтен тикшерәләр,—диде Мөхлисов салкын гына.

Сара тәшвишкә төшмәде төшүен. Шулай да халыкта ишетелгән сүзләр аңында яңарып, йөзенә күләгә салды «Әсирне кешегә санамыйлар. Пленный булгач, Сталин үз малаеннан баш тарткан, ди Пленга төшкәнче, үлүең артык...» Болар аның үз иренә дә кагылыр микәнни? Шулай да шикләре якты хисләрен томаламаган икән әле.

—Соң, Рим Идиятеч, төрмәгә япмаганнар, Себергә озатмаганнар Тикшерерләр дә кайтарырлар. Бер Хабул башына гына төшкән хурлык түгел бит, Рим Идеятеч, сез мине алай ук куркытмагыз инде?!

—Сара Кыямовна, хөрмәтлем, сез үзегезне гавам, гади халык белән янәшә куймагыз. Сез—коммунист. Власть вәкиле Җитәкче! Мин бит «ирегез исән» дип сездән сөенче алыр өчен чакыртмадым. Сина иренә карата мөнәсәбәтне ачыкларга кирәк. Аңлыйсыңмы?

—Рим Идеятеч, ир—ир инде ул! Ана нинди мөнәсәбәт тотыйм тагын? Кайтуын көтәм,—диде Сара, эчкерсез көлемсерәп.

Секретарь елмаюны күреп гарьләнде. Йөзенә кинәт усаллык галәмәте бәреп чыкты.

—Сез мине алдый алмассыз, Галиәсгарова! Алла диванасы булып кыланмагыз. Сезне, бәлки, хыянәтче ир канәгатьләндерер дә. Баш-аяк, куллар исән... Көтеп алырсыз, пычрак җанына күздә йомарсыз. Тик райком, халык бар бит әле. Коммунист вөҗданы бар Ил саткан кеше белән бер түбә астында яшәп, сез кешегә нинди үрнәк бирәсез? Әхлагын җуйган кеше ничек җитәкче булып кала. Кайда аның абруе? Иптәш Сталин безнең барыбыздан мораль сафлык, сыйнфый уяулык таләп итә Кыскасы, райком сезнең алда мәсьәлә куя, Галиәсгарова: йә ирегездән баш тарту, аерылу хакында рәсми сүз таратасыз. Гәзиттә, җыелышта, мәсәлән. Йә рәислектән китәсез, үзегез теләп, гариза язып.

Түреш рәисенең йөзендә каһкаһәле елмаю уйнап алды.

—Сез бит әле генә миңа медаль бирергә җыенган идегез, иптәш Мөхлисов. Инде урынны бушатырга да кушасызмы?

—   Без сездән, коммунист буларак, мораль югарылыкта торуыгызны көтәбез.

—Димәк, партия өчен минем иремнән баш тартуым кирәк. Шулаймы. Рим Идеятеч?

—   Райком җитәкчелеге сезнен кебек работникларның кадерен белә. Сара иптәш. Җаваплы постта калуыгыз дөрес булыр иде. Яхшылап уйлагыз!

—Уйланырсың, кодагый,—дип сузды хатын. Идеология секретаре Мөхлисов каршына барып басуны, хәтәр мәсьәлә кузгалуны уйлап юкка хафаланмаган икән шул ул. Бу кабинетка кереп чыгуны, әлеге карсак Мөхлисов белән очрашуны сират күперен кичеп чыгуга тиңләүчеләр дә күп булды Кешенеке кештәктә иде Менә әлеге алтын кысалы күзлек
иясе Саранын үзен инде урталайга яра. Йә ир, йә җаваплы пост, имеш... Кайсын сайлыйсың, Сара, йә уйла!

Хатынның күз алдына Хабул килеп басты. Йөзен төк баскан, өшәнгән, киеме өтәләнгән. Күзләрен күтәреп карарга базмый, сүз дә әйтми. Тик кайчагында үпкәләшкән кебек, яңакларын уйнатып, җиргә текәлеп тора... Хас та ярамаган гамәл кылган бала! «Кит янымнан, Хабул. Үзең пычрангансың, инде мине дә пычратма дияргәме?»

Ирдән ваз кичсәң дә, ул бит барыбер Түрешкә кайтыр. Биштәр аскан кешене күреп. Җәмил «Әти!» дип ашкынып, каршысына йөгерер. «Уйла, Сара, уйла! Малаена ни әйтерсең? «Улым, тукта! Атаң түгел бу. Әсир, илен саткан кеше!» диярсеңме? Малаеңны шулай ата канатыннан мәхрүм итәрсеңме, Сара?»

Түрәлектә калыйм, дип әсир иргә капка бикләсә дә, урамда калмас, берәр толга йортка керер Хабул. Дүрт саны да төгәл булса, әсир ни дә, герой ни—барыбер түгелме иргә тилмергән бичә-чәчәгә?.. Карар, назлар, аякка бастырыр ул ил хурлаган ирне. Берәр чак парлашып урамнан да үтәр. Һәм шунда ниләр кичерерсең, Сара? Уйла, уйла! Ир бирмәк—җан бирмәк, дип сыкраучыларның берсе нәкъ син үзең булмассыңмы?

Сараның күз алдыннан тагын Түрештәге авыл Советы кәнсәләре кыелап узды. «Кызым, гозерем бар сина!»—дип кемдер аваз сала, имеш. Кешеләр белән эшләү, ил, халык эше белән йөрү дә аның канына сеңгән. Инде авырлыкларны үттем, эшкә өйрәндем, дигәч кенә урынны ташлау да ахмаклык булыр шул. Уйла, Сара, уйла! Бу хакта да уйла. Халык каршында дәрәҗәң бер төшсә, янә күтәрелә алырсыңмы икән?

«Әллә соң Беренченең үзенә керимме, яклавын сорыйммы?» дигән уй да йөгереп үтте Түреш рәисе зиһененнән. Өмет хисләренә чорналып, күз алдына Кашшаф Газиевич басты. Олпатлы, сабыр, кешегә илтифатлы бу җитәкчедә гаделлек дигән нәрсә бар инде барын. Тик бигрәк авыр сөякле шул... «Нәрсә бар анда сезнең, Галиәсгарова?» дияр инде. Тыңлар да: «Ай- һай, хәтәр мәсьәлә икән шул. Тик мин нәрсә эшли алам? Мин Алламы? Райком бар бит безнең. Бюро бар. Ирен хакында ямьсез фикер сине пычрата икән, мин ничек сине аннан аралап калыйм?»—дип әйтәчәк Кашшаф Газиевич. Мондый ваемсыз, сабыр тонны җыелыш, киңәшмәләрдә байтак тыңлады инде Сара...

— Йә, нинди фикергә киләсез, коммунист Галиәсгарова?—дигән тавыштан Сара сискәнеп китте.—Карар кабул итү шулай бик кыен икән, булмаса. кайтып уйлагыз. Дүшәмбе шалтыратырсыз.

—Мина кәгазь, каләм бирегез!

Сара аңа күтәрелеп карамыйча гына үзенә таба шудырылган ручканы, кәгазьне алды да җитез, калтыравык кул белән түбәндәгеләрне сызгалады: «Мин иремне медальгә һәм постка алмаштырмыйм. Урынымнан бушатыгыз». Имзасын куйганда Саранын күзләреннән яшь сытылып чыкты, кәгазь битенә тамды. Әйтерсең, язганына мөһер сугу булды бу.

Аннан соң Сара кинәт кенә урыныннан торды, һаман да күтәрелеп карамыйча, кәгазьне Мөхлисовка томырып, ишеккә юнәлде. «Бу да кемнеңдер ире бит, җирәнгеч нәрсә... Хәшәрәтнең үзеннән ваз кичсәләр, дөрес гамәл булыр иде шәт»,—дип уйлады.

Менә шулай Сара Кыям кызы идеология секретаре Мөхлисов кабинетына Түреш авыл Советының абруйлы рәисе сыйфатында керсә, аннан чыкканда гап-гади авыл хатынына әйләнеп калды. Сталин итекләре астында утырган алтын кысалы күзлек иясе аның ярты ягын умырып, өзеп алып калды.

Каядыр сурәт эченәме, әллә рәсем артынамы яшеренгән иблискә туклану өчен кирәк булгандыр инде бу. Борынгылар белеп әйткән шул: «Сын-сурәт
ясама, олан! Ул синнән җан, кан сорар...»

Җиңеләеп калган Сара кояшлы урамга чыккач, барыбер сөенеп кычкырды: «Хабул исән! Йсән җанкисәк!»

XIV    бүлек

—Галиасгаров, допроска!

Менә ничәнче кат Хабул «Смерш» тикшерүчесе капитан Сидоров каршына килеп баса. Чигәләренә җиңелчә чал йөгерә башлаган зәнгәр күзле, кырыс чырайлы ир тоткынга бер генә күз сирпеп алды да, папкада бутануын дәвам итте. Әһә, теләгәнен тапты бугай, кәгазьне кулына алып, җентекләп укый башлады.

—Өлкән сержант Галиаскеров, янә бер кат ачыклыйк әле. Син БМ-13 реактив миномет частенә ничек эләктең?

Тикшерүче Хабулның фамилиясен теш арасыннан сыгып чыгарып, урысчалатып әйтә иде: «Галиаскеров!»

—Иптәш капитан, бу турында аңлатмамда яздым,—диде сораулардан тинтерәгән Хабул сүлпән, төшенке генә —Мин 215нче махсус авиаполкта техник идем. 1942 елның май башларында приказ белән аннан киттем. Дүртме-бишме тәүлектән соң тиешле урынга. Мәләкәскә килеп җиттем. Монда минем белән биографиям хакында сөйләштеләр, катюша расчетына шофер итеп беркеттеләр. Шул!

—Ә син үзегезнең яна назначениегез хакында уйландыгызмы? Кем һәм нишләп сине чакырган?

—Билгеле, аптырадым. Тик Мәләкәскә килгәч, подразделение командиры Минач Гайфетдинов миңа аңлатты. Катюша өчен бик ышанычлы кешеләр кирәк икән. Командирларга үзләре якыннан белгән солдатларны жыю бурычы йөкләтелгән Бу корал бик каты сер астында бит. беләсез. Гайфетдинов мин авылдашы булгач, шикләнмәгән инде, чакырган.

—Гайфетдинов нинди званиедә иде?

—Сезнеке кебек, капитан...

—Авылыгыз Түрешме? Анда кем булды ул?

—Сельсовет председателе.

—Шоферлыкка кайчан, кайда укыдың?

—Утыз тугызның февраль-апрель айларында, райүзәктә. Аксуда.

—Кем укытты?

—Военкомат.

—Армиягә кайчан алдылар?

—Утыз тугызның октябрендә.

—Алай...—дип сузды тикшерүче, беравык житди төстә Хабулга карап торды.

Алты-жиде ел буена йортын, хатынын, бала-чагасын күрмәгән ирне кызгануы булдымы бу, әллә бирелмәгән берәр соравы калмыймы икән, дип уйлануы булдымы—тоткын төшенә алмады Хәер, әсиргә карата шикләре алдарак тора икән шул:

—Туган якка отпуск бирмәделәрме?

—Юк, андый бәхет эләкмәде шул.

Сидоров ирнең нечкә хисләренә килеп кагылды. Күз алдыннан газиз авыл сурәтләре—су буйлары, печән чапкан болыннар, иген исләре аңкыткан басулар шәйләнеп узды. Бакча артларындагы калкулыкка күтәрелеп, тере кыйбла җиленә йөз-бит куйганы, сокланып тирә-юньне тамаша кылулары искә тоште...

—Хатының кем, нинди эштә, Галиаскеров?

— Председатель... Сельсовет председателе.

—Алай...—дип янә гаҗәпләнә ымын чыгарды тикшерүче —Берегез Ватан дип җан ата, икенчегез Ватанны сата. Сидоров авызына «Казбек» папиросын алып капты һәм төтен пыскыта-пыскыта идән буйлап йөреп алды. Шулай аяк язулардан соң гадәттә тоткынга ниндидер яна гаеп ташлана. Тон да, сүзләр дә кискен үзгәреп китә. Атакага ташланучы солдат сыман капитан да тәвәккәл кыяфәт ала. Хәзер дә шулай булды.

—Син, Галиаскеров,—диде «Смерш» тикшерүчесе кинәт Хабул каршысына килеп басып,—үзеннән ниндидер простак ясама. Күз бума. Син—хыянәтче бит!.. 1943 елның 15 сентябрендә Гайфетдинов төркеме катюшалар залпы белән баш-аяк юкка чыга. Үзләре «Огонь на себя!» сорыйлар. Ә син шунда бер ялгызың исән калгансың. Ничек котылдың димим, ничек качтың дип сорыйм. Залптан качып котылырга гына була. Йә, ничек качтың, сөйлә Галиаскеров?

—Мин качмадым, приказ үтәдем!—дип ярсып урыныннан күтәрелде тоткын.

—Кем приказы?

—   Политрук Гайфетдинов әмере Мин йөрткән 513нче катюша корылмасын шартлатып булмады. Заряд эшләмәде. Гайфетдиновка рапорт ясадым.

—Һаман Гайфетдинов? Ә ни өчен Гайфетдинов әле? Подразделение командиры Соколов булган бит!

—Әйе, Соколов. Тик безнең биш расчетлык аерым төркемгә политрук Гайфетдинов командалык итте. Үзегез дә әйттегез бит. Гайфетдинов төркеме, дидегез. Безгә аерым задание бирелгән иде. Аны үтәп, чолганышта калдык.

—Ярар, монысы дөреслеккә туры килә. Шуннан нәрсә?

—Немецлар кулына төшермәс өчен катюшалар берәм-берәм шартлатылды Ә 513нче—юк! Шартламады. Шуннан соң Гайфетдинов аны суга батырырга боерды.

—Суга батырырга? Монысы нинди мәрәкә тагын?

—Әйе, янәшәдә генә Днепр култыгы бар иде. Гайфетдинов кушканча, катюшаны шул култык суына батырдым.

—Алдыйсың Галиаскеров!

—   Ышану-ышанмау—сезнең эш. Тик мин әмер үтәдем. Кабинада фляжка ятар. Эчендә командир язган кәгазь булыр: «Мин, катюшалар подразделениесе политругы Минач Гайфетдинов. 513нче расчетны конспирация максатында сержант Галиаскеровка суга батырырга приказ бирәм. 1943 ел, 15 сентябрь».

Капитан Сидоров үзалдына зәһәр елмаеп башын чайкап торды. Аннары ярсып идәнгә төкерде:

—Син нәрсә, Галиаскеров, алдашып үзегезнең Хуҗа Насретдиннан да уздырмакчы буласыңмы? Хуҗа кеше көлдерер өчен ялганлый, ә син үз тиреңне коткару өчен тырышасың бит, дезертир!

—Алдамыйм мин!

—Ялган, хәйләгә чумгач, син безгә машинаңны батырган Днепр култыгын да күрсәт, алайса. Ничек табарга аны? Әйт!

—Эзләсәң, табып булыр. Тик богауда торып, сезгә ул култыкны күрсәтә алмам шул.

—Безне кибәннән энә эзләтергә телисеңме? Һаман эз бутыйсың, хыянәтче!—диде Сидоров һәм папкасын шапылдатып ябып, тоткынга кул селтәде.—Бар, бүгенгә сүз тәмам!

Немец фашистларына әсирлеккә эләккән совет солдатларының күп санлы төркеме Польшаның Едлино тимер юл станциясендә урнашкан
иде. Әлеге фильтрацияләү пункты дип йөртелгән жирдә сугыш елларында әсирләр лагере булган икән Электр токлы чәнечкеле чыбыклар белән кат-кат уратып алынган ихатадагы бараклар исәбенә бармак бөгеп кенә чыгармын димә. Бомба, снаряд чокырлары күренмәсә дә, сугыш жиле моннан да кубарылып узган икән. Читтәге баракларның түбәләре янган, бик күп тәрәзәләрдә пыяла юк, кайбер рамнар фанера, картон, чүпрәк белән томаланган. Урта баракларның берсендәге такта сәкегә бөгәрләнеп ятып Хабул җан асрый.

Җәй үтеп, көз салкын сулыш өрә башлагач, барак тагын да шыксызлана төште. Төннәрен аеруча салкын була башлады. Йокы юк, калтырата. Кием-салымның тәмам рәте киткән шул. Чалбарның тез башлары тишек. Гимнастеркасы эт талаган кебек, тәмам теткәләнгән хәлдә Чүл дәрвише диярсең. Сәләмәдә нинди тән җылысы торсын9 Хәер, җанда гамь әсәре калмаса, тән хәстәре каламы соң?

Хабул гына түгел, монда барысы да төксе, караңгы чырайлы. Этап белән кораллы конвой астында һәркөн хәрби әсирләр китерәләр. Көн дә төркем- төркем оештырып, биштәрле ирләрне станциягә озата торалар. Янәшәңдә бүген берсе, иртәгә икенчесе, йөзләре дә истә калмый. Монда күршең үзе башлап сүз катмаса, берсе дә аңа төбәп сорау бирми. Һәркемнең эчкә яшерелгән үз гаебе, салкын тирләргә батырып, үз акылына гына килгән тәүбәсе бар. Сорауларны да кешеләрнең һәркайсына аерым һәм төбәп бирәләр монда. Җаваплар да һәркемнеке үзенчә. Мөгаен, биредәге затларны эчкә, бик тирәнгә яшеренгән бер өмет кенә берләштерәдер. Папкалы, шәфкатьсез, зәңгәр чалбарлы, бер иштәге особистларның мәкерле сорауларыннан ничек исән-имин котылырга да, паеклы биштәреңне асып туган төяк, газиз йорт, кадерле гаилә тарафларына юл, сәфәр башларга..

Кемгәдер бу, иртәгәсен чыгасы кояш кебек бик ачык, якын өметтер. Әмма өлкән сержант Хабул Галиәсгаров аннан күптән язды. Һәр көн тикшерүче каршысына килеп басса, яңа шик, яңа сораулар туа тора. Өскә ташланган гаепләр дә зурая тора... Сәкегә кайтып егыласың да, янә үз җаныңны үзен үк кимерә башлыйсын. Йә дөньяны, кешеләрне каргарга керешәсең. Бу хәлдә адәм дигән затта нинди яшәү гаме калсын?

Бердәнбер көнне бакча карачкысы кыяфәтендәге Хабулга лагерь коменданты урынбасары игътибар итте. Майор мылтыклы ике солдат ияртеп барактагыларны барлый иде. Сәке нумерына күз текәп карады да, кулындагы журналга иелә төшеп: «Өлкән сержант Хабибулла Галиәсгәров»,—дип саф татарча кычкырды ул.

Хабул сискәнеп ятагыннан кузгалды, авыру кеше сыман сыкрап аягына басты:

— Мин!—дип үзе дә белештермичә татарча жавап кайтарды солдат.

Мөлаем түгәрәк йөзле, балкып торган коңгырт күзле майор шактый сәерсенеп Хабулны күзәтте дә, якынрак килә төшеп әйтеп куйды

—Әзи, исемең белән безнең кавем кешесе булсаң да, ток, ялларын белән попка тартасың бит. Ай Аллаһ, нишләп бу хәлләргә төштең?

«Әзи» дип үртәп әйтә билгеле. Майор шаян, көлкегә тартылучан кеше күрәмсең. Чөнки бу, Хабулга караганда, үзе байтак өлкән, абзый кеше Шуңа күрә тоткын Хабул да әфисәргә «әзи» дип эндәште

—Әй әзи, чукынырга гына калды инде Наган булса, әллә кайчан чигәгә терәр идем

—Йә, йә!—дип кисәк каршысындагы ирнең сүзен өзде майор —Сугыш беткәч, Аллаһы теләсә, инде яшибез дигәч кенә нинди самострел ул? Дөньялыкта нинди генә хәлләр булмас, күтәрә белергә кирәк!—Һәм берникадәр Хабулга ихлас карап торганнан соң, эшлекле тон белән әйтеп
куйды —Дүртенче баракта база-склад. «Интендант Загитов» ишеген тап. Кием-салымыңны рәтләрмен, кил!

Әстерхан татары Давыт Заһитов чынлап та Хабул өчен Хозыр Ильяс сыман изге зат булды. Гәүдәсенә чамалап киштәдән җылы күлмәк-ыштан тапты. Өр-яңа гимнастерка, чалбар бирде. Итекне дә жәлләмәде, әфисәрләр кия торганын, китереп тоттырды. Заһитов кушканча, мунча кереп, кырынып алгач. Хабул бөтенләй кешегә үк охшап китте. Гәүдәсенә җылы, сихәт кайтты аның. Ә иң мөһиме, майор зур дәрәҗәле әфисәр булса да, кешелекле, дустанә мөнәсәбәте, юату сүзләре белән күңелдәге юшкыннарны юып төшерде. Югыйсә тоткынга тирә-юньдәге кешеләрнең барысы да, Сидоров кебек, аңа җирәнеп, чирканып карыйдыр кебек иде. Уйлаганнары дөрес булса, бер хәл. Тик нахак бәла тагалар бит! «Смерш» тикшерүчесенең аеруча Хабулны «качкын» дип атавы чыгырыннан чыгарды. Ничек гаеп өя әле? Синен иптәшләрең залп утыннан баш-аяк юкка чыга. Ә син берүзең исән калгансың дип бәйләнәме? Әйт, ничек качып котылдың диме?

Чынлап та. егетләр белән янып күмергә әйләнсәң, бер дәгьвасы булмас иде Сидоровның. Ә мәхшәрдән исән чыккач, мәсьәлә калка. Ни өчен Хабул тере калган? Ник үлмәгән ул? Җиңә килгәч, сугышта кан койганга төкереп карап, жанын. тәнен мәсхәрәләү дә берни тормый, күрәсең..

Хабул сәкегә чалкан яткан килеш. Сидоров күңелен кузгаткан хатирәләргә бирелде, үткән көннәрен күз алдына бастырды.

XV    бүлек

Ефрейтор Хабул Галиәсгаров Ленинград төбәгендә вакытлыча дислокацияләнгән авиаполкны калдырып. Мәләкәскә юл тотканда сәер бер хис кичерде. Поездга урнашып бомба, снаряд чокырлары белән теткәләнгән кырлар, мичләре генә утырып, баганалар тырпаеп калган авыллар, яртылаш җимерелгән кала, касабалар аша үткәндә нинди хис булырга мөмкин? Билгеле инде, сугыш гарасатына көенә, җимереклеккә ачыну, һәлакәтләр өчен әрнү... Әмма төтен ялларын бөркеп туктаусыз чапкан паровоз, поезд тәгәрмәчләре өстендәге вакыт икенче тәүлекне тутыргач, күзләрне тигез басу-болыннар, яшькелт киемле төз урманнар биләде. Хәтфә дингез булып җәйрәгән арыш яланнарын күреп, Хабулның күңеленә ачык кына атап булмаган ниндидер дәрт, ашкыну иңде. Поезддан сикереп төшәсе, баш калкытып килүче арыш үсентесен иснисе, җиргә ятып, барысын онытып, тургай җырларын тыңлыйсы килде аның.

Хәзер станцияләрдә дә бертөрле, соры киемле солдатлар, гаскәриләр урынына төрлечә киенгән, бит. сыннары чуар халык төркеме кайный Вокзалларда урыс һәм башка кавем сөйләшләре белән бергә, ара-тирә татар сүзләре дә ишетелгәләп китә. Юлда һаман ешрак күзгә чалынып үткән мәчет манаралары, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, төзек киртә-куралар белән ямьләнгән җыйнак, сөйкемле ызбалар Хабул мосафирга «Без—татар авыллары!» дип ерактан ук кычкырып, сәламләп тордылар

"Яшел алан» дип бик төгәл аталган станцада Хабул поездын алмаштырды. Кузгалып китәргә бер сәгатьләп вакыты бар иде әле, перронга чыкты. Каршыдагы эшелонда кемнәрнедер озаталар булса кирәк Китүчеләре никрутлар бугай. Күзгә әледән-әле кырылган башлар, кыбырсык яшь йөзләр чалына. Шулай шул. әнә теге, паровозлы башта, оркестр яңгыратып «Славянка» көен уйный башлады. Бу якта тальян гармун телгә килде. Кемнәрдер аңа кушылып җыр да сузып җибәрделәр Тик Хабул колагы белән генә түгел, үзалдына биешкән бармаклары белән дә сизеп, тоеп тора, көй-җыр рәхәтләнеп талпынып күтәрелеп китә алмый. Хас та канатлары каерылган киек коштай, кагына-җилпенә, тик очып китәлми.

Хабул тынычсызланып, эче пошып, үзе дә сизмичә төркем ягына атлады. Озын буйлы, сыек гәүдәле яшүсмер, чынлап та тальянның бакаларын бармаклар белән тоеп түгел, ә күзләре белән капшап уйный иде... «Өйрәнчек! Уйнау түгел, гармунны гына газаплау инде бу».

—Энекәш, бир әле!—диде Хабул аның каршысына басып.

—   Мә!—диде тегесе һәм секундлар эчендә тальян ефрейтор кулына күчте. Күкрәгенә үрләгән сабыйны сыйпаган сыман, Хабул ун кулын клавишалар буйлап йөгертеп узды. «Әйдә җаный, сиптер!» һәм киерелеп күрекне тартып җибәрде ул. Шаулатып, бөтен шартын китереп башта көйне уйнады, аннары үзе үк җырлап та җибәрде Хабул.

Йөгердем җитәлмадым.

Сикердем читәннәрен

Ни булды икән телләремә,

Сау бул, дип әйтәлмадым.

Гармунчыга елыша төшеп, җырны иркен яңгыравык тавышлы сипкелле кыз күтәреп алды. Ана ак күлмәкле ахирәте кушылды. Янә таякка таянган бер ир көйгә ныклы, ышанычлы төсмер өстәде .. Шулай җыр көчәеп, канат ярып төркем өстеннән канатланып очты, күңелләргә бәреп керде, тел белән әйтеп булмаган хисләрне мон аркылы ярып салды.

Хабул һәм әлеге җырчылар «триосы» кайнарлык белән тагын берничә көй башкардылар.

Солдат мылтык аткан чакта

Дары исе тарала.

Ходай сабырлыклар бирсен

Сугыштагы балага...

Җырны тынлап, күзләреннән яшь сөртүчеләр дә күренде Ул арада эшелон буйлап «По вагонам!» дигән әмер яңгырады. Тамбурга күтәрелүләр, куллар биреп саубуллашулар башланды Кемнәрдер: «Рәхмәт, солдат'.. Күңелне эреттең Улым, Ходай гомерләр бирсен үзеңә»,—дип яратып, сөеп Хабулның да аркасына кагылып киттеләр. Ә теге ак күлмәкле сипкелле кыз, күз уңыннан язып торгач, яшьле күзләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә янә ефрейтор алдына килеп басты:

—Абый җаным, сугыш бик куркынычмы9 Киткәннәр үләме, исән калмыймы инде?

—   Мин фронттан киләм, сеңлем. Сугыштан Күрәсен бит, исәнмен әле. Егетең дә кайтыр, елама!—дип җавап кайтарды Хабул.

—Егетем түгел, абыем китте!—дип ашыгып сүзне төзәтте сипкелле кызыкай...

—Абыеңа герой булып кайтырга язсын, матур кәләш табып куй.

—   Рәхмәт, абый җаным!

Үз вагонына утырып, байтак юл киткәч тә, Хабул перрондагы хисләр тәэсирендә булды. Аяклар белән генә түгел, колачлап бетмәслек Русия җирендә татар да нык тамыр җәйгән икән. Бу хәяттә без дә эзле, тәэсирле икәнбез Шул газиз Ватанны саклыйм дип. яуга чыккан солдат үз җиремне, үз халкымны Гитлер явыннан коткарам дип кан коя икән бит Шул юл хисләре ирнең рухына ныклык, төзеклек өстәде, алдагы көннәренә яктылык иңдерде.

Хәрби мосафир Мәләкәскә кояш калыккан бер мәлдә килеп төште Ул вокзал каршындагы комендатурага кереп, килүе хакында мондагы дежур
әфисәргә рапорт биреп, документларын күрсәткәндә кемдер җиңеннән тартты Башын кыйшайтып караса, янәшәсенә ниндидер капитан баскан икән. Озынча какча йөзе, зәңгәр күзләре яшерен мутлык белән тулы. Биткә елмаю җәелергә тора. Хабул аптырап та калды. Кем булыр соң бу?

—Нихәл, энекәш! Танымыйсыңмыни?—диде капитан татарчалап.

—Минач абый, синме бу?!—дип сөенеп кычкырды Хабул.

—Күрешмәгәнгә биш былтыр!—Минач туганнарча ике кулы белән дә авылдашының иңнәренә кагылды, аннары кочаклап та алды.—Йомышлы кешеләр булып киттек шул, Хабул. Язмышлар йөртә...

—Сине шинельдә күрермен дип һич тә уйламадым, Минач абый...

Авылдашларның очрашуы һич тә очраклы булмады. Әлеге капитан, Минач Гайфетдинов, ефрейтор Галиәсгаровны Мәләкәстә махсус каршылаучы кеше булып чыкты. Комендатурада рәсми эшләрен бетергәч, Хабулны хәрби шәһәрчеккә алып киттеләр. Юлда Минач Хабулның колагына иелә төшеп сөйли барды:

—Инде, энем, синнән секрет-мекрет юк. Элек авиатор булсаң, хәзер син ракетчик булырсың. Техник яктан нык әзерлеклесең... Бик яшерен корал белән сугышка керергә торабыз. Катюша! Ишеткәнен юкмы? Расчетта синең конкрет вазыйфаң шоферлык булыр...

Ниһаять, Хабул үзе белән булган бөтен мәрәкәнең чын сәбәбенә төшенде. Аны яңа коралга җәлеп итәргә телиләр икән. Һәм бу авылдашы капитан Минач Гайфетдинов тәкъдименә корылган булып чыкты: «Белгән, сыналган кешеләрне генә җыярга тырышалар монда, энем. Мин сиңа туганга ышанган кебек ышанам».

Төрле кабинет-бүлмәләрдә биографиягә, шөгыльгә, нәселгә бәйле ирекле сөйләшүләрдә дә коммунист Кифая Галиәсгарова улына ниндидер дәгъва белдерүчеләр табылмады бугай, берничә көннән ефрейтор Хабул Галиәсгаров ставка карамагындагы махсус дивизионда артиллерист- ракетчик булып расланды.

Штаб мәйданчыгы каршында фронтның төрле төбәкләреннән китерелгән, дары иснәгән солдатлар, кече командирлар сафлар булып тезелгәч, политрук Гайфетдиновның дулкынланулы сүзләре яңгырады. Зур эшкә тотыныр алдыннан әйтелә торган бисмилла сыман булды бу.

— Ракетчиклар! Немец илбасарлары Мәскәү янындагы сугышларда сыртларын сындырдылар. Ләкин Сталинград, Ленинград кебек асыл шәһәрләр, бик күп калалар, авыллар язмышы һаман куркыныч астында. Дошман яраланган ерткыч кебек, көчле каршылык күрсәтә. Менә шундый хәтәр вакытта ил безнең кулга дәһшәтле корал-катюшалар бирде. Иптәш Сталин җитәкчелеге астында эшләнгән һәм дөньяда тиңе булмаган корал белән без дошманны һәлак итәчәкбез. Бу—безнең һәркайсыбызны горурландыра торган миссия, иптәшләр!

Ракетчиклар! Көчле корал көчле ирләр кулында булырга тиеш. Сез—совет халкынын алдынгы, намуслы һәм патриотик хисле вәкилләре. Катюшаларда сугышырга ризалык биреп, сез барыгыз да моны тагын бер кат расладыгыз. Яшермим, антыбызга тугьры калып, безгә кан коярга, хәтта Ватан өчен гомер бирергә дә туры килер. Тик шуны белегез, бөркетләр, без ил, тарих каршында батыр ирләр булып калачакбыз. Бөек Ватан сугышы елъязмасында безнең исемнәр алтын хәрефләр белән язылыр! _

Хәрби сафлар сүз белән тәэсирләнгән. Йөзләр җитди, күзләр ымсынулы...

Шәп сөйли, көчле сөйли, дип эчтән Минач абыйсына чиксез сокланды Хабул, урысчасы да бик шәп икән! Яшьлегендә, гражданнар сугышында айкалганда теле чарланып калгандыр инде. Югыйсә Түрештә калгач.

Хабулның урысчасы әлләни мактанырлык түгел шул...

Хәер, сүз көче тел чайкаудан гына торса, подразделение командиры капитан Соколов тагын да канатлырак сүзләр сөйләргә тиеш иде. Урыс бит, сүз эзләп кесәгә керәсе түгел! Әмма Аполлон кыяфәтле яшь ир сафлар каршысына килеп чыккач, һәрберсенә дустанә, тыныч караш ташлап үтте дә, гадәти тонда сөйләп китте:

-БМ-13 корылмасы—хәрби техниканың соңгы казанышы. Бу реактив миномет чыннан да иң дәһшәтле «Сугыш Алласы». Тик аны «катюша» дип атыйбыз. Һәм катюша да катюша, дип авыз суын корытабыз. Мәхәббәт иясе, күрәсең. Күрмәдегезме әле үзен? Һай. чибәр! Ул тавыш, ул гөрләү, ул йөрәкләрне айкап ташлау! Шул мәхәббәтле зат белән сугышу үзе бер азарт, егетләр! Чын ирләр уены бу.

Сафлар буйлап тыенкы көлү, йөткерү, ымлыклар дулкыны тәгәрәп узды.

—Смирно!—диде Соколов кинәт кырысланган тавыш белән һәм ракетчикларны марш бастырып ангарга, катюша белән тәүге күрешүгә алып китте.

Озын кара япманы күтәреп шудыргач, курсантлар алдында «Студебеккер» автомашинасы пәйда булды. Әржәсе урынына тимердән әтмәлләгән ниндидер корылма куелган, шуннан авышкан казыкларга тартым тимер борыслар тырпаеп тора... Хабулның аптыраганы шул булды кайда соң бу катюша дигәннәренең көпшәсе? Көпшә, торба булмагач, снарядны, тупны атып буламы? Дәһшәтле «Сугыш Алласын» күрермен дигәч, ул гаубицаларга, диңгез пушкаларына тартым биниһая озын, саллы, зур авызлы торба турында уйлап алган иде. Менә сиңа әкәмәт! Көпшәсез дә пушка булыр икән?

Ракетчикларның тегесе болай, монысы тегеләй аптырашып. БМ-13 корылмасын урап алдылар, җентекләп, иелеп-сыгылып күзәтергә, капшарга тотындылар. Үзара сөйләшү китте

Мәләкәс Хабул күңеленә катлаулы коралны үхзәштерү, зиһен туплау, кул күнекмәләренә ия булу белән бергә, Минач абыйсының тәмле чәйләре белән дә хәтеренә кереп калды. «Ефрейтор Галиасгаров. минем сезгә бер соравым бар. Замполит бүлмәсенә рәхим итегез!» дип кешеләр каршында чакырып ала да, үзе белән ияртеп китә ул. Җыйнак кына кабинетка кереп, өс-башын салгач. Минач политруктан бер әсәр калмый. Ул Хабулга карата һәрчак җылы, кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәткән абзый кешегә әйләнә дә куя Өстәлнең бер почмагыннан кәгазь, китап, гәзитләрне читкә этеп тастымал жәеп куя да, табын көйли. Ә үзе эш арасында җай гына туктаусыз сөйләнә:

—Хат алып торасынмы? Ә үзен яздыңмы соң? Син, Хабул энем, хатында мондагы хәлләр хакында ләм-мим. авызына су кап! Мин дә син. Мөхәммәт Әмин генә белә... Бернинди ишарә дә, киная дә ясый күрмә Без җиде кат күзәтү астында бит. Аңладыңмы?

—Хатларны да ачып тикшерәләрмени, Минач абый?

Минач кунагына шелтәле караш ата:

—Өстенә бүре китерәсең килмәсә, әйткәнне тында. Гомумән, монда итәк-җиңеңне бик жыеп йөр, Хабул энем. Кеше белән юк-бар темага кермә, бушны сөйләмә һәм лыгырдавыкны үзен дә тыңлама син. Әмерне тында, кушканны җиткереп үтә! Менә шунда син герой будырсын...

Ниһаять, Минач политрук нәсыйхәтләрдән арына. «Йәле, чәйдән җитешик!» дип хуш исле, парлы һинд чәен кружкаларга агыза Тәм-томны Хабул алдынарак этеп куя: «Әйдә, сыйлан әле!»

Кабинет хужасы өстәленнән папирос алып кабыза, төтен суыргалап тын
гына Хабулның чәйләвен күзәтә һәм хуш күңелләнеп янә сүз ката:

—Хабул, армиягә китәр алдыннан гына малаеңны күрдем бит мин. Анасы белән картәтәсенә китеп бара иде. Үсеп килә, аягына баскан инде. Бик сөйкемле, тере бала... Күтәреп сөйгән идем, ятсынмый. Әйтәсе юк. бик матур малаең үсеп килә, Хабул!

Ир ашавыннан туктый, тамагына төелгән кебек тора.

—Исеме ничек әле?

—Җәмил...

—Ярар, Хабул, бирешмә! Алла теләсә, исән-сау кайтып, гаиләне кочарбыз әле без. Нишлисен, түзәргә кирәк, ил белән бит. Башка төшкәнне ирләрчә күтәрә белү кирәк, энем...

Үзен дә, кешене дә юату өчен әйтә инде моны Минач абыйсы... Мәләкәсне хәтерләп фильтрацияләү лагере сәкесендә яткан ирнең зиһенен кинәт бер уй кисеп үтте. Политрук Минач Гайфетдинов аны авиаполктан чакыртып алмаса, Хабул тоткын хәлендә «Смерш» кешеләре каршында басып торыр иде микән? Әрсез кырмавык кебек булып «качкын... хыянәтче»... сүзләре ябешер иде микән аңа?

Уйлавын уйлады, икенче тарафтан килеп, аларны шундук күңеленнән дә куды: «Йа Ходай, язмышына үпкә тотып, хәтта ник туганыңа үкенеп торсаң, кешеләр хакында ниләр генә уйламассың...»

XVI    бүлек

Катюшалар белән сугышка кайчан керде соң әле алар? Хәер, календарьда адашасы түгел икән. 1942 елның 22 июнендә булды бу. Гитлерның сугыш башлавына нәкъ бер ел тулган көн иде. Фашистка сабак укыттылар. Монда Хабул күргәннәр баланның да баласына сөйләрлек бер кыйсса инде...

Төнлә, үтә нык яшеренеп хәрәкәт итүче катюшалар, ниһаять, таң алдыннан Пронино шәһәре янына килеп туктады. Ракетчикларга дошманның бик хәтәр «Әле баш» дивизиясен тоткарлау, шәһәрне камалыштан коткарып калу бурычы куелган иде. Яна плацдармга күчкәч, иң элек реактив минометларны кая урнаштыру хәстәрен күрү кирәк. Подразделение командиры Егор Соколов, политрук Минач Гайфетдинов планшетларын асып полк штабына юнәлде. Ә Хабуллар, мөмкинлектән файдаланып, черем итеп алу җаен кайгырта калды.

Көтелгән кунакларны штабта офицерлар төркеме каршылады. Озак юанмыйча, өстәлгә бик зур фронт картасын җәеп салдылар.

— Йә, иптәшләр, катюшаларны кая урнаштырабыз?

Капитан Соколовның әлеге соравына штаб начальнигы подполковник Евсуков ике сөйләргә урын калдырмаслык катгыйлык белән:

—Кая булсын, артиллериянең урыны биеклектә!—диде. Һәм картада шартлы билге чекерәеп торган жиргә таяк белән төртте —Менә монда бик җайлы тау битләве бар. 15-20 чакрымга кадәр тирә-юнь уч төбендәге кебек күренеп тора...

—Ә сез үзегез күргәч, сезне дә шәйләрләр димисезме?—дип кисәк сорау куйды Соколов. Залп биргәч тә, мессерларның үзебезне үтүкләп куюын теләмәсәгез, безгә берәр чокыр, иңкүлек күрсәтегез сез. Аннан торып та. кирәкле ноктага бәрә алабыз бит без...

—Сукыр килешме? Ай-Һай, зерә биеклектән баш тартасыз, капитан,—диде сүзе аста калуга кәефе киткән штаб начальнигы.—Гомер-бакый тупчылар югарыдан позиция алырга тырышканнар. Яхшы позиция—җиңә!

—Минем сүземә ышанмасагыз, иптәш подполковник, үзегез сайлаган тау башына пушка карачкылары тезегез соң. Күрербез, кем хаклы булыр?
Әйткәнемчә, безгә дошман абайламаслык урын күрсәтегез. Стратегик корал өчен мин жавап бирәм бит.

Капитан Соколовның әлеге катгый сүзләреннән һәм ныклы тотышыннан штабтагылар катюшаның яна корал булу белән бергә, хәрбиләргә дә сугыш тактикасын кору, позиция сайлау, маневр ясау тирәсендә янача таләпләр куюын аңлап алдылар. Һәрхәлдә ракетчиклар белән бәхәсне дәвам итү урынсыз иде. Соколов теләгенә буйсынып, һөжүм итү планы әзерләнә башлады.

Катюшаларны урман авызыннан башлап шәһәр ягына сузылган озын иңкүлеккә урнаштырырга булдылар. Ә менә күзәтчене тау башына мендерергә карар кылынды. «Күз» ракетчикларга юнәлеш-ориентир биреп тору өчен кирәк иде.

—Фрицның танклары күпме?—дип сорады Соколов план-бланшны тагын да ныграк ачыклауга исәп тотып.

—Безнен мәгълүматлар буенча йөз иллеләп. «Тигр»лар,—диде разведка начальнигы Шаумян.

—Алар кайда дислокацияләнгән?

Шаумян картада билгеләнгән урманга күрсәтте:

—Чәчелгәннәр, гөмбәләр диярсен. Һәркайсын шәпләп яшергәннәр. Атаканы үз планнарына карап ясарга җыеналар бугай. Ояларыннан чыкмыйлар, йөз яшерәләр.

— Маневр ясасак, чыгарлар!—дип сүзгә кушылды политрук Минач Гайфетдинов—Тик тычканга сыр ыргыткан кебек, хәйлә корырга кирәк.

һәм политрук үз ниятен бәян итте:

—Артиллерия залпы белән дошман оборонасын теткәч тә, немецка ым бирергә кирәк. Янәсе, артподготовка бетте, хәзер пехота атакага күтәрелә... Дошман оборонасы дәшмәсә, немец танкларны чыгармый булмас, чыгарыр. Һәм менә шунда пехотаны яткырабыз да, катюшалар белән «Тигр»ларны яндырабыз...

—Шәп идея бит бу, иптәшләр! Иң мөһиме—солдатларны саклыйбыз,— дип пехота башлыгы полковник Заманов кайнарланып Гайфетдиновны куәтләде.

Тагын да ачыклаулар, өстәүләр булды. Ахыр чиктә һөжүм планы барысының да күнеленә ятты.

Командирлар штабтан кайтуга. Хабуллар эшкә кереште. Машиналарны куаклы, туйралыклы иңкүлеккә төшереп, сугышчан әзерлеккә тезделәр. «Шәмнәрне шәмдәлләргә» дә кертеп утырттылар Монысы—Хабулларның расчет командиры Букштейн гыйбарәсе Яшь лейтенант мыек астыннан гына көлеп, тел-лөгать дөньясын гел үзенчә сукалый. Әйтәсе юк, башлы егет. Сугышка институттан алганнар үзен. Ә болай әйтелгән шөгыль шәмдәлләр тирәсендә кайнашу гына түгел анысы Хабул беренче күргәндә катюшаның көпшәсе кая дип аптыраган иде. Бу бөтенләй көпшәсез, торбасыз булып чыкты. Букштейн әйткәнчә, чынлап та шәмгә тартым, кеше буйлык озын реактив фугас снарядны тырпаеп торган рельс-борысларга беркетеп куялар икән. Икәвең арыш капчыгы авырлыгындагы снарядны лямкага эләктереп рельс буенча өскә шудыра, ә өченчең аны артыннан этә-төртә күзәтә: «шәм» тиешле урынга утырдымы-юкмы? Бу эшне башкарганда гел әмер явып тора. «Күтәр! Төшер! Булды, утырды, үз урынына ятты» Шәм кую. имеш Тапкан бу студент сүз! Хабул моны үзе ЗИС әрҗәсенә бүрәнә төяү сыман мәшәкатьле, авыр эш итеп саный Тиргә чумасың, ачыгасың, сусыйсың берничә потлы фугас снарядларын борыслар арасына тезгәнче

Инде көтүләр Атака көтү—түшәгенә ятып бичәңне көтеп алу түгел ул Төрлесен уйлыйсын. Башка ниләр генә килми Колакларын шылт иткәнне
дә ишетергә әзер тора. Күзен чекерәеп, тирә-юньне барлый. Бу җир алай- болай. әйтемдәгечә, синең саламны алдан ук жәеп куярга ымсынган урының түгелме?

Фронт сызыгында әлегә тынлык. Тик ара-тирә миңа шартлап куя. Кеше эләктеме, әллә берәр киек-җәнлек бастымы үзенә? Янә тынлыкны бозып ялгыз мылтык атыла. Снайпер кеше аулый бугай... Колак гаме тагын гөнаһсыз, риясыз кош-корт чыр-чуына, сайравына чума.

Кояш инде кул яссуы күтәрелде. Сәгать тә, ниһаять, алтынчыга китте Күзәтче кеше радиотехник старшина Чанборисов командирлар белән рациясен бер дулкынга көйләде дә, аксыл томан эченнән чак-чак шәйләнгән тау тарафына юнәлде.

Иңкүлектә акрынлап томан эреде. Биеклек ачык булып шәйләнгәч тә, политрук Минач рациясеннән Чанборисовның татарчалап әйткән сүзләре ишетелде: «Килеп кунакладым. Күл өсте яхшы күренә». Бу тарафтан Минач жавап юллый: «Аңладым. Безнен кармаклар әзер».

Болар шулай, фрицлардан сер яшерү өчен, ана телләрендә сөйләшергә сүз куешканнар икән. Бик яхшы! Немец безнең телне каян белсен, ничек төшенсен? Гитлер татарны Русиядәге бер кыргый азиат итеп кенә саный, ди бит. Әйдә, ләгънәт фашистка безнең туган тел дә орсын әле!

Көткән минутлар бөтенләй якынлашып килә. Катюша командирлары наушниклы шлемнарын киде. Пульт такталарына төзәүчеләрнең куллары ятты. Букштейн наушнигы аша командир Соколовның конкрет әмерләре ишетелеп торды. Ул исә үз чиратында төзәүче Андреевка командалар бирде. Һәм, ниһаять, рация аша кискен боерык яңгырады: «Җырла!»

Кинәт иңкүлектә ниндидер ят, куркыныч җанварлар үкергән сыман булды. Утлы эзләр сузып һавага ракеталар күтәрелде. Алар һаман да көчәя барган гүләү, иңрәү авазлары чыгарып дошман окоплары, блиндажлар, дзотлар тарафына очты. Күпме секундлар узгандыр, күкне көчле шартлау гөрелтесе биләп алды. Немецлар яткан җирдән нәҗәгай балкышына охшаш ут дивары күтәрелде...

Рация аша Чанборисов әсәрләнеп кычкырды:

—Анакай, мәхшәр... Гарасат... Мондыйны бердә күргән юк иде!.. Алло, Алло! Жәен барысын йота, шәп!—Бер минуттан инде күзәтченен әмере ишетелде:—Ярар, кармагыңны акрынлап сулга күчерә башла!

Минач, янәшәсендәге капитан Соколовка борылып, әмерне үз телләренә күчерә:

—Снарядлар ноктага ята. Инде ориентерны сул тарафка күчерергә кирәк!

Ул ара Чанборисов янә тавыш бирә:

—Кармакны көнбатышка таба биш адым ыргыт әле! Чуртан күзәтелә.

Политрук үз шәрехләвен ясый:

—Ату дистанциясеннән ярты чакрымлап көнбатышта дзот урнашкан.

Соколов шундук үзе расчет командирына әмерен ясый: «Бездә шундый- шундый сәгать, фәлән минут... Җырла!»

—Булды! Чуртан капты!—дип сөенә күзәтче.

Команда пункты шул рәвешчә «шләп, дошман оборонасы, ныгытмалары һәм күзәтче юнәлткән төрле хәрби объектлар өстенә туктаусыз фугас снарядлар явып торды. Җиде-сигез чакрым ераклыкта өзлексез ут баганалары биеште, жир янды. Бу күрелмәгән мәхшәрдән кемнеңдер исән калуына да ышану кыен иде. Тере калса да, акылыннан шашар бу тәмугта адәм заты...

Ә катюшалар һөҗүме һаман дәвам итте. Букштейн, капитан Соколов белән кыска-кыска фразалар алышкач, Хабулларга үз командасын бирә:
 

—Шәмдәлләргә шәмнәр тезегез!

Теге очтагылар туктаусыз ата тора, ә Хабуллар тирләп-пешеп үз катюшаларын кора: «Күтәрә төш!. Утырды, урынына төшеп сыланды... Әйдә, яңасын шудыртыгыз!»

Күпме вакыт үткәндер. Алла белсен, Букштейн әйткәнчә, шәмнәр шәмдәлләргә менеп тә утырды.

Рация аша «балыкчылар» янә хәбәрләшеп ала.

—Баскан урыныннан кармагыңны камышлыкка табан алты метрлап ыргыт әле. Бака бар бугай...—ди Чанборисов.

Бу инде катюшалар командирына алты чакрымдагы урман авызында дошман артиллериясе тора дигән ым бирә. Менә Букштейн наушнигында Соколов тагын телгә килә, үзләренең телендә ориентирны ачыклый һәм «җырла» дип боера командир.

Ниһаять «балык аулау»нын азагы җитте

—Кармакларыңны җый да төш! Карчыгалар очып килер,—дип әмер җибәрде политрук Гайфетдинов. Кинәт тирә-юнь тып-тын булып калды. Шундый тын, хәтта колакларга сәер, ят, шомлы ул. Куллар, аяклар да кинәт богауланып, тышауланып калды сыман... Ярый әле рацияләр буенча командирның кырыс әмере кешеләргә янә җан кертеп җибәрде:

—Катюшаларны япмалар белән капларга! Барыгызга да маскировкалар астына яшеренергә!

Бик вакытлы башкарылды бу эш. Һавада ниндидер тонык һәм өзлексез гүләү ишетелә башлады. Һаман шом салып үсте, көчәйде ул. Һәм фрицлар оборонасы ягыннан, урман өстеннән, самолетлар тезмәсе килеп чыкты. Хабул боларны шундук таныды: «Фокке-фульфлар. Пушкалары бик хәтәр боларның»...

Дошман карчыгалары кунарга урын тапмаган кошлар сыман, фронт сызыгы өстендә әйләнгәләделәр дә, таралышып безнең яктагы урман рәтен, каршыдагы тауны утка тотарга, бомбалар ташларга тотындылар. Штаб начальнигы Евсуковны кызыктырган битләү аеруча нык теткәләнде. Монда, Соколов сүзен тынлап, туп, машина карачкылары тезгәннәр иде. Алар минут эчендә барысы да таш. балчык белән аралашып һавага очты.

Авиация һөҗүме унбиш минутлап дәвам итте Ходайның рәхмәте. Хабуллар яткан иңкүлеккә берәр бомба төшеп ярылсачы! Чөнки иңкүлек, туйралык берсен дә кызыксындырмады бугай.

Килешенгәнчә, совет пехотачылары һөҗүмне башлап җибәрде. Шул арада катюшаларны өч төркемгә аерып, оборона сызыгына каратып урнаштырдылар. Безнең як дулкынланып көтте: фриц танкларын чыгарырмы? Солдатлар сафы «Ура!» кычкырып, бердәм ташкын булып, дошман оборонасын яулап килә. Менә берничә рота немецлар кулы астындагы кырга да аяк басты инде.

— Чыктылар!—дип шатланып команда пунктына хәбәр бирде Чанборисов. Алла белсен, «үткен күз» кая менеп кунаклагандыр. Әмма хәзер инде гади күзгә дә яхшы күренә. Танклар ташбакалар кебек, шуышып урманнан чыгалар. Тегеннән-моннан ут бөркелә—пушкаларыннан аталар, пулеметлардан сиптереп безнең гаскәрләргә каршы юнәләләр. Күпләр, куркынычлар!

Шулвакыт тезмәләр буенча команда яңгырады -Тукта, ят!» Һәм солдатлар җиргә елышуга, туры наводка белән катюшалар залп бирде. Һавада янә ниндидер ят, куркыныч җанварлар үкергән сыман булды. Танкларны берәм-берәм ялкын урап алды, һавага ут, төтен баганалары күтәрелде, вырлап тимер кисәкләре очты

Бу көндә, Гитлер безгә сугыш башлаган 22 июньдә, совет гаскәрләре
Пронино шәһәре янындагы дошман оборонасын өзеп, фрицларны 35 чакрым ераклыкка кудылар. Нәкъ шул көндә капитан Соколов җитәкчелегендәге ракетчиклар тәүге сугыш чирканчыгы алып фронт геройларына әйләнделәр.

Көчле корал көчле ирләр кулында булса, әллә нинди куркыныч дошман да калтырап төшә икән. Минач абый хак әйткән шул, дип сәкесендә яткан килеш уйлап куйды Хабул.

XVII    бүлек

Ул иртән аякланып, ашханә сыман җирдә үзенә тиешлесен капкалап кайткан гына иде, дневальный кычкырды:

—Галиасгаров, допроска!

Юлында майор Заһитов очрады. Обоз каршылау, товар урнаштыру мәшәкатьләре белән йөрүе.

—Нәрсә, энем, тагын свиданиеме? Сак белән Сок булдыгыз инде. Һаман серләшергә зарыгасыз бугай.

Эш кәгазьләре тотып, көлемсерәп үткән әфисәргә Хабул ни әйтергә дә белмәде, эчтәге ачыргалануын сиздереп кулын гына селекте. Тик Давыт абзасы төшенкелекне өнәмәде:

—   Михнәт чикмичә, рәхәткә тарымассыз, дигән пәйгамбәребез. Түз!

Нинди җинел уйлы кеше бу, дип гаҗәпләнде Хабул. Мәңге картаймас... Шулай да капитан Сидоров каршына тоткын үзендә ниндидер күнел ныклыгы тоеп басты.

—   Йә, Галиаскеров, бүген нәрсә сайрарсыз?—тикшерүче гадәтенчә Хабулга күз сирпеде дә папка ачып кәгазьләрендә казынды. Тагын дәвам итте:

—Өрә белмәгән эт бүре китерер, ди татар. Тик нигәдер, Галиаскеров. бу акыл сиңа барып ирешмәгән... Менә кичә син миңа катюшаны суга батырдым, дидең. Ә бит Ставканың приказ, инструкцияләрендә кат-кат искәртелә.—Сидоров, папкасында яткан кәгазьне кулына алып, тоткын алдында селекте.—Менә өзек китерәм. «...БМ-13 корылмасына кагылышлы һәр мәгълүмат хәрби сер булып калырга тиеш. Анын дошман кулына эләгү куркынычы туса, ул, кичекмәстән, шартлатыла...» Ә сез нишлисез? Хәрби сер булырга тиешле объектны елгага, суга ыргытасыз. Димәк, бу приказны үтәмәү. Башбаштаклык. Монын өчен сиңа төрмә генә аз, Галиаскеров. Сине стенага терәргә кирәк!

—Сезнең ихтыярда. Тик мин үз командирымның приказын үтәдем.

—Приказ, имеш! Ә катюшаны батырган су чыпчык тезеннән булса... Дошман килә дә каптыра. Моннан да ахмаграк сер сату булырга мөмкинме? Сиңа бит «Сугыш Алласын» тапшырганнар, Галиаскеров. Хәрби вазыйфаңа төкереп караган өчен, җавап тотарсың әле син!

—Төнлә без култыкка су керергә бардык. Тирән иде. Батармы, батмасмы дигән шиккә урын булмады. Суга батыру да кызык өчен эшләнмәде бит Шартлаткыч зарарланган. Катюшаны ташлап калдырып булмый. Командир боерыгы булгач, машинаны кабыздым да, полоса буйлап елгага элдерттем, иптәш капитан. Шулай, сез әйткән «Сугыш Алласын» фриц кулына эләгүдән саклап калдык...

Хабулның ихластан әйтелгән сүзләре, күзләренә бәреп чыккан чын сыкрау чаткылары тикшерүчегә йогынты ясады бугай. Сүзсез генә «Казбек» кабызды, итекләрен шыгырдатып идән буйлап йөрергә кереште.

Тынлык Хабулның уйларын үзе белән җитәкләде. Күз алдына янә утлы- оермәле сугыш кыры килеп басты, колагында җанны тетрәтүче шартлаулар яңгырады. Урман тезмәсенә яшеренгән ракетчикларда шик калмады. Атарны

десантчы немец солдатлары аулыйлар... инде чолгап ук киләләр иде. Хәл мөшкел, боеприпаслар бетеп бара, сак өчен билгеләнгән взвод кырылды диярлек. Инде дошман угыннан берәм-берәм ракетчиклар егыла. Кем кем. әмма Букштейн пулядан киселер дип уйларга да базмаган иде Хабул. Бик яшь тә, чиксез зыялы да егет бит. Яшәргә дә яшәргә иде әле ана... Аннары судан коры чыга торган гадәте дә бар... Тик машина кабинасын кабаланып ачып, инструментлар әрҗәсеннән нидер эзләп торган лейтенант күз алдында дерт итеп китте, җиргә сыгылып төште. Ул сыкрап елмайган сыман, сусыл коңгырт күзләрен Хабулга текәп торды да, сүнеп барган двигатель сыман: «Вот и все... Глиа...аскаров. .» сүзләрен әвәләде. .

Нәкъ шул тетрәнүле мизгелдә Минач машиналарны шартлатырга әмер бирде. Әмма бикфорд шнуры чыжлап янып барса да, Хабул катюшасы шартламады. Дарыга шайтан төкергәнме, әллә запал бозыкмы соң? Лейтенант бәлки машинадагы бу көйсезлекне чамалап инструмент эзләгәндер дә...

—Бар, энем, машинаңны кабыз да, полоса буйлап елгага сыптыр. Суга батыр моны?—диде Минач абыйсы тыныч, әмма тәвәккәл бер ният белән.

—Минач абый!—диде Хабул чиксез куркынып.—Мин сездән аерылмыйм. Ни күрсәк, бергә күрик инде..

—Монда беребез әлә дә бик җиткән, энем. Бәлки исән калырсың. Биш минуттан Соколов залп тотачак. Көл дә калмас. Бар, ку!

Минач Гайфетдинов баш өстендә зилзилә уйнаса да. төрлесен уйлап алган, күрәсең. Ул пунктуаль, дисциплиналы һәм намуслы әфисәр, ставка приказ-әмерләрен, инструкцияләрне истә тотса да. авылдашының язмышын күңеленә якынрак алган булган бит... Хабул Минач абыйсының үзен кысып кочаклавын, яшьләнгән җете зәңгәр күзләре белән үзенә төбәлеп каравын. «Кайтсаң, минекеләргә сәламемне ирештер!» дигән кайнар сүзләрен берәр вакыт оныта алыр микән?

Хабул ыжгыр машинасы белән яр буена да барып җитмәгән иде әле. җанын таныш җанвар үкерүе куырып алды. Анын әле яңарак кына кузгалып киткән урынын кинәт ут өермәләре чорнады, шартлаулардан Жир ыңгырашты. Йә Хода! Катюшалардан атылган фугас снарядлары ялкыны үзебезнекен, дошманныкын тикшереп тормыйча, газиз адәмнәрне күз алдында яндыра, көйдерә, теткәли...

—Хуш, Минач абый! Хушыгыз, егетләр!

—Өлкән сержант Галиаскеров!—Капитан Сидоровның үзенә төбәлеп торган карашы Хабулны янә кырыс тоткынлык дөньясына кайтарды —Син катюшаңның чумган урынын хәтерлисеңме? Берәр географик пунктны яисә ландшафтны атап әйтә аласынмы миңа'.’

—Без һәрчак төнлә йөрдек бит. Командирлар да сер саклап безгә карталарын күрсәтеп бармадылар... Шулай да юлда «Дубен валы» дип күрсәтелгән авылмы, касабамы очравын әйтә алам. Кыйшайган бер баганада шундый язу күзгә чалынды

—«Дубец валы» Ярар, тикшерербез.. Тикшерәбез, тикшерәбез, Галиаскеров! Син пленда ялчылык иткән немец бюргеры белән дә кызыксынырбыз. Исеме ничек әле?

—Кемнең?

—Син ялчылык иткән немец бюргеры, дидем бит!

—Карл фон Ницше.

—Аллана ялвар. Галиаскеров, әгәр дә сөйләгәннәрең, әйткәннәрен расланса, ярлыкауга өмет итә аласын. Алдашасың икән, үзенә үпкәлә! Бар. бүгенгә җитәр.

Карл фон Ницше... Хабулның күз алдына төз буйлы, кырыс чырайлы, затлы күзлекле хәрби адәм килеп басты. Борын астында тыйнак кына «Аля Гитлер!» мыегы да бар моның. Перчаткалы куллар уйнатканда резин таяк әллә итек кунычларын сыйпап, әллә синең сыртыңа килеп төшәр. Әй, Алла, бу фрицка бәйле хәтерләүләр дә төне буе сине керфек тә какмаслык пошыну, сызлануларга сала бит. Хабулның миңгерәп немецларга әсир төшүе генә җитмәде, әлеге бюргер—әфисәргә коллыкка эләгү өчен дә җавап бирергә кирәк. Бер салса, өсти-өя генә икән бит Ходай яраткан бәндәсе башына!

Кырык өчнең ноябреме, декабре булдымы икән, әсирләр барагында башына фәс кигән, куе кара мыеклы, җәйпәк битле, юантык бер ир пәйда булды. Ул базарда мал сайлаган кеше сыман, күзе төшкән бер әсир каршына килде. Буй-сынын тикшерде, авызын ачтырып теш казналарына күз салды. «Фәс» монын белән генә чикләнмичә, кулындагы лупа белән әсирнең баш, чәчләрен, ялангач аркасын, хәтта ыштан эчләрен дә тикшерде. Бөҗәк-фәлән эзлиме? Күпләрне хайвани курку биләп алды, йөз-битләрен яшерделәр. Бу адәм әсирләр өстендә берәр тәҗрибә кылырга җыена микәнни?

Ул Хабул каршына да килеп җитте. Ирексездән күзләр очрашты. —Син бит төрки угланы?—диде ул табак битенә елмаю саркытып. —Мин татармын!—дип җавап кайтарды Хабул.

—Татар—төрки кавеме, углан.. —Һәм әрсез адәм һич тартынмыйча, баш-аяк Хабулны да күзәтергә, капшарга кереште. Сөннәтенә дә оялмыйча күз салды. Бу гамәлне башкаргач, ул үзен озатып йөргән унтер-әфисәргә немецча берничә сүз әйтте. Тоткынны шундук җитәкләп барактан алып чыгып та киттеләр. «Бетте баш!»дип уйлап куйды Хабул. Хәер, бүре кебек этләр өсләтүдән кот чыгып, бетле баракта җан асраганчы, берәр үзгәрешкә сусау омтылышы да көчле иде. Ходай әллә ялваруын ишеттеме, ябык машинада ярты көн чамасы юл үтеп, ниндидер хутор кебек яланлы жиргә килеп төштеләр.. Төрек Йосыф Әкрам унлап әсирне Карл фон Ницше утарына ялчылык итәргә алып кайткан икән!

Управляющий Йосыф боларны һаман үз кулында тотып, мунча аша үткәрде, дезинфекцияләде, кием-салымнарын алмаштырды да, иркен, җылы бер бүлмәгә урнаштыргач, нотык тотты:

—Төрки угланнар, мөселманнар! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Рәсүлуллаһ безгә бер-беребезне туганнар итеп күреп, ярдәм кулы сузып яшәргә өндәгән. Мин сезне Алман морзасы Карл Ницше җәнапләренен утарына эшкә алып кайтып, шул васыятьне башкарам дип уйлыйм. Сездән дә шуны өмет итәм, дин кардәшләр. Без һәммәбез дә бит Мөхәммәд өммәтеннән, мөселманнар без...

Хабулның үз телендә күптән инде әлегедәй төзек мәкамле сүз ишеткәне юк иде. Кыям бабасында кияү булып коръән ашында яисә ураза, корбан бәйрәмнәре табынында Шакир мулла авызыннан шундыйрак вәкарьле сөйләм тыңлады ул. Тик илдән чыгып киткәч, ләхәүләләр, вәләкуәтләр акрынлап онытылды, боларны искә төшерүчеләр дә очрамады. Һәм Хабул да ахыр чиктә әлеге көйле лөгать тик борынгы Түреш өчен, шундагы мәчет картлары, намаздагы карчыклар өчен генә хас сүз дип ышанды. Инде менә күрмәсән күр. Шакир мулла кебек килешле вәгазь, нәсыйхәт укучылар бар икән ласа! Тегендә-монда түгел, ә сугыш, гарасат чыккан урында, кансыз Гитлерның ил-йортында сөйлиләр бит Аллаһка кагылышлы мәкамәле сүзләрне... Хабул гына түгел, башка солдат әсирләр дә бу хәлгә бик сәерсенгәннәр бугай. Мөселманча итагатьлелек тә күрсәтүләр, шылт иткән тавыш юк, сүзгә оеганнар.

—Аллаһы Тәгалә барчабызны үзенчә сыный. Яраткан бәндәләренә язган авырлыклар аеруча ишле ди Изге китап. Түзәргә кирәк, оланнар.

сабырлыклар кылу кирәк. Сынаган бәндәсен Ходай Тәгалә ахыр чиктә барыбер бәхетле итә, оҗмахка юл ача. Күңелләребез өметтән язмасын! Әлеге дөнья кыямәт мәхшәре булып утта кайнаган бер чакта Карл барон утарында Аллаһны уйлап вә Аллаһ кушканча яшәсәгез, иншалла, тәнегез дә төзек, җаныгыз да имин булыр, кардәшләр!

Йосыф Әкрам дисбеле кулларын күкрәгендә кушырып, дикъкать белән әсирләргә карап торды. Тегеләр сүзне беткәнгә санап булса кирәк, йөткеренә, урындыклар шыгырдата башлагач, ул янә җанланыбрак сүзгә кереште.

—Оланнар, Карл фон Ницше сезнең хезмәтегезгә зар-интизар, эшчегә мохтаҗ дисезме? Ю-у-к! Ялчы белән Европа тулы. Ул үз йортында кяферләрне түгел, сезне, төрки угланнарын күрергә теләде. Ник дисезме? Төркине барон бөек Чынгыз токымы итеп соклана. Оланнар, хәмер эчмисез, төтен тартмыйсыз, зина кылмыйсыз сез. Олыны олы, кечене кече итә төрки кавем. Менә шуңа Карл әфәнде төркиләрне ярата. Яратып кына калмый, аларга матур хәят тә юрый. Иншаллаһ, сез үзегез дә моңа ышанырсыз, кардәшләр. Изгелеккә изгелек белән жавап бирик, оланнар!

Хабулга бу көн бер төш булып тоелды. Моннан соң да әле байтак вакыт үзгәрешкә күнегә алмады ул. Һәр көн хайван урынына кыйналып-сугылып, ачка киселеп җан асра да, көтмәгәндә сиңа җылы ятак, якты чырай, такта чәй дигәндәй. Көнеңне юанып үткәрергә эше дә бар бит аның. Үткән көннәрең белән чагыштырганда, чынлап та оҗмах бит бу!

XVIII     бүлек

Тәне сихәтләнүгә юанып, барон утарында байтак вакыт гамьсез яшәде Хабул. Җан кыйнамас өчен, кеше белән дә юньләп аралашмады хәтта. Адәмнән күнеле тәмам бизгән иде аның. Хәер, як-ягына киртә тотуның да хаҗәте юк. Әсирләрнең һәркайсына аерым эш йөкләнгән. Берсе сыер сава, икенчесе дуңгызлар карый. Өченчесенә кош-корт кетәге тапшырылган. Дүртенчесе йорт җыештыра. Казакъмы, үзбәкме үзе, озын буйлы, монлы җырлы Хөрмәт иртүк торып тегермәнгә чыгып китә дә. онга буялып кичен генә кайта. Чечен кешесе карсак Шамил кухняга эшкә йөри. Кичен төргәк күтәреп кайткач, аның янына агай-эне җыела. Сөяк, сынык-санык белән тамак ялгыйлар, як-якка каранып, шыпырт кына нидер сөйләшәләр дә Аерым сүзләре Хабул колагына да килеп ирешә, аңлый да кебек, тик барыбер чит кавем лөгате акылга ирешми кала. Хәер, озак өелешеп торалмыйлар, каядыр йортта Йосыф идарәченең үгет-нәсыйхәтле тавышы ишетелә, яисә юан гәүдәсен үрдәк кебек чайкалдырып кара йөзле, үткер күзле хәләл җефете Һашия килеп керә—шундук өркетелгән киекләр сыман, үз ятакларына шылалар болар.

Хабул үзе атлар карый. Баһбайлар арасында кайнаша башлагач, ул яшьлегенә кайткан кебек булды. Түрештә атлы эштә йөрде бит. Җирән кашканы җигеп ашлык, печән, салам ташыды. Кеше белән кеше аерылган кебек, атлар арасында да җир-күк арасы булыр икән! Карл барон айгырларын колхозный бөкшәйгән, үшән атлары белән тиңләп буламы соң?! Боларнын алларыннан хуш исле печән, солы өзелми. Ә бер көнне кеше ышанмаслык хәлгә тап булды Хабул. Хуҗаның яраткан чаптары «Пегас» өч яшен тутырган икән Мундирында генерал погоннары яткан Карл үзе килеп торт белән сыйлады шуны. Атка да торт пешерә икән бу халык! Ә сөлектәй кара айгыр—иркәнең иркәсе. Кура җиләгедәй бөрчекле иреннәрен маһир кыймылдатып, кулдан торт кисәкләрен дә берәм-берәм ялмап куйды. Рәхмәт әйткән сыман, тавышны күкрәк төбеннән чыгарып кешни дә белде. Инде барон йөгән кидереп, үзе артыннан әйдәгән иде.

айгыр атламый, тик биеп тора... Берсе җайдак, икенчесе юртак булып әллә кай җирләрне урап кайттылар болар.

Баронның «Пегас» кебек нәселле юртаклары ике дистәләп. Йосыф эшкә күндергәндә еш-еш кереп, Хабулны искәртеп торды:

— Берүк боларга кул күтәрмә, сукма, олан! Адәм акыллары бар бу хайваннарда. Хуҗа да үз балалары кебек күреп, кадерләп, назлап кына тора. Кул озайтканыңны күрсә. Аллан сакласын, бәладән башаяк!

—Йосыф бәк, баронга нигә шул чаклы юртак?—дип аптырап сорады Хабул.

—Әй, олан, әйтмәдеммени? Болар бит ат белән мәшһәр нәсел. Айгырлары Европа аукционнарына куела... И күрсәң син, яз җитсә, монда җыелган кунакнын исәбе юк. Атлар белән сәйләнгә чыгалар, атларда ауга китүләр. Ат чабышы—үзе бер бәйрәм. Сәясмән дә—монда, эшкуар да—монда, хаким дә безгә килә. Ул утырмадагы ханымнарны күрсәң... Былбыллар кебек чөкердәшәләр! Хушбуйлары әллә каян аңкый. Безнең Карл галиҗәнаплары юк-бар кеше түгел бит. Гауляйтер!—дип аулакта ачылып китте управляющий.

—Гауляйтер? Анысы кем. Йосыф бәк?

—Аз белсәң, күп яшәрсең, олан. Тик сүз чыккач, монысын гына әйтим инде. Сезнең мәмләкәттәге бер кыйтгага хаким кеше ул. Идел-Урал йорты, диләр бугай. Шуңа башлык—гауляйтер... Һитлер Карл галиҗәнапларын үзе димләгән ди бит!

Йосыф Әкрамның әлеге сүзләрен ишеткәч, артына утыра язды Хабул Тузга язмаган үзгәрешләр булды микәнни шулай сугыш кырында?.. Анын туган-үскән җирләре дә немец итеге астында калды микәнни? Инде анда немецтан хаким-башлыклар да куйганнармы?.. Ярый әле, тел бистәсе үзе дә аңлашмыйча, кол ирне берникадәр тынычландырырлык сүз өстәде:

—Сугыш чыкканчы ук корган ниятләрендә гауляйтер иде инде Карл әфәнде. Хәзер ничә еллап сәфәргә әзерләнә. Үзенә тугры вассаллар җыя. Иншалла, күңеленә ятса, сине дә читкә какмас. Булдыклы кешене таный, гауляйтер! Иҗтиһадлы бул, олан!

Моннан да көлкелерәк фаҗига табылыр микән? Немецны «Сугыш Алласы» уты белән кыйраткан Хабул хәзер ана колга әверелеп, өнендә ята. Нәсел атларын карый. Шнель, шнель, Хабул, тизрәк кыймылда! Гауляйтер юртакларын ныграк назла, ялларын шәбрәк тара. Корсак хакын шулай вөҗдан сату исәбенә түлә син. Бәлки хуҗага ошасаң, Йосыф сыман управляющий да ясап куяр әле үзеңне.

Хабул дәрвиш сыман үз-үзен бик еш кыйнаса да, барон йортында тормыш һаман бер эздән ага бирде. Әсирләр сыер саудылар, дуңгыз симерттеләр, йорт-кура җыештырдылар, тегермән тарттылар... Хабул үзе атларын карады. Әмма март башында, тамчылар тамып, кояшка рәхәтләнеп арка куйган бер мәлдә, өсләреннән котырынып җил-давыл, һәлакәт узды боларның.

Иртән, әле аякланып кына килүләре иде, дисбесен тотып, үтә борчулы Йосыф Әкрам килеп керде:

—Ләхәүлә, ләхәүлә, кардәшләр! Йортка кайгы төште. Яу кырында Карл әфәнденең углы һәлак булган. Матәм! Берүк тәртипле күренегез, күзгә- башка бик чалынмагыз. Ходай күрсәтмәсен, бәлагә тарымагыз, мөселман мәет чыккан җирдә үзен ничек тотарга беләдер? Ләхәүлә, ләхәүлә!

Машиналарга утырып та, атлы таратайкалар белән дә, җәяү дә боларга байтак кеше килде. Керә тордылар, чыгып үз тарафларына юллана бардылар. Байтак хәрби ир баскыч иңсәләренә терәлеп Карл фон Ницше белән сөйләшә-сөйләшә төрепкә кабызды, сигара тартты. Әмма һәркайсының йөзе караңгы, күзләре боек иде. Күрәсең, немец угланны югалту җиңелдән
булмагандыр. Яу кырында кеше гомере өзелүгә әрнү—дошман өчен дә, үз арандагы кешеләргә дә бер үк төрле кайгы сөременә уралу икән ул. Мондый матәмнен милләте, чин-дәрәҗәсе булмый икән шул, дип боегып уйлап куйды Хабул. Хат-хәбәре булмагач, үлгәндер, дип Түрештә дә аның өчен яшь түккәннәрдер инде, Ходаем...

Матәм сагышыннан талчыгып, барон йорты бәлки изрәүгә дә талган булыр иде. Кичен соң гына, көндәгедәй зур-зур каплар күтәреп, кухнядан чечен Шамил кайтты. Агай-эне шатланышып, гөрләп гадәтенчә калдык- постыкка ябышты. Идәнгә түгәрәкләнеп утырып, капларны бер кулдан икенчесенә төртеп йөртә, һәркайсы нәфесенә ятканын сайлап алып согына башладылар болар. Сүз, гәп тагын да көчәя төште. Искәртергә Йосыф Әкрәм дә, хатыны Һашия дә күренми, хөррият!

Тик көтмәгәндә ишек ачылды һәм Фрау Һильда килеп керде. Хуҗабикә кара күлмәктән, яулыктан... Кергәч тә, бер мәл бик аптырап кушылмаган мәждес ясаучыларга текәлеп торды, ә аннары калтырана барып, әче, черелдәвек тавыш белән «Русиш-Швайн!» дип кычкырды. Ул әсирләр өстенә карчыга кебек җилләнеп очып килеп, кулларындагы ризыкларны бәреп төшерергә, капларны типкәләргә кереште. «Швайн!» дип янә яман кычкырды ул һәм Шамилнең яңагына сукты. Аннары ничек керсә, шулай тиз генә югалды озын буйлы, матәм киемле фрау Һильда. Әйтерсең лә, хас та яшен ташы булды бу...

Ә шартлавын озак көтәргә туры килмәде. Бәреп, шап итеп ачылган ишектән башта ыргылып ике зур бурзай килеп керде, аннары утка чагылып, күзлек пыялалары ялтырады. Болар җан өшеткеч ниндидер ят ерткыч күзләренә дә тартым иде Юк, кеше икән, чөнки әсирләрнең бәгырен куыра торган «фас!» командасын бирде бу... Этләр бүлмәдәге кешеләргә ташландылар, аяклардан, куллардан, муеннардан каптырдылар, котырынып тәннәрне умырдылар. Җан өшеткеч акыру-бакыру китте. Әмма кинәт адәм илерүләрен томалап, кызганыч итеп эт чинап җибәрде Тешләрен ыржайтып Хабул өстенә сикерергә җыенган бурзай моны сизеп катып калды, шундук җыерылып чинаучы ягына ыргытылды. Күзләрен монын артыннан йөгерткән Хабул шунда гына хәлгә төшенә алды. Озын, киң түшле Хөрмәт имән табурет белән эткә сылаган икән. Башына эләккән күрәсең—әллә һушын җуйган, әллә үлем белән үк тартыша—чиный-чиный идәндә бәргәләнә куркыныч жанвар. Ә Хөрмәт инде янә, яннан селтәнеп, үзенә таба ыргыган бурзайга сугарга жыена. Акырып, шашып үз телендә ямьсез сүгенә, күзләре кара күмер булып яна Хөрмәтнең.

Әмма бүлмәдәгеләрне янә бер аваз—наган шартлавы сискәндерде. Хөрмәт кулындагы табурет, ычкынып, үз юнәлеше белән очты. Җилкәсенә сикергән эт белән бергә Хөрмәт тә гөрселдәп идәнгә ауды. Шундук гәүдәсе астыннан кан бөркеп чыкты..

Әсирләрнең һәркайсы төрле якка таралышты, посты Идән уртасында наганын күгәреп Карл барон тик үзе торып калды. Ул шартларга торган граната сыман баскан урынында бөтерелә, күзлеге аша зәһәр чәчә һәм әле тегесенә, әле монысына наганын төзи. Кем башына җитәр тагын бу газраил? Ходайның рәхмәте, нәкъ шул чакта ачык ишектән алпан-тилпән килеп өстенә ят күлмәк-ыштан элгән Йосыф Әкрам килеп керде

—Туктагыз, Карл әфәнде! Зинһар атмагыз. Кеше жанын кыймагыз, тынычланыгыз. Карл галиҗәнаплары!—дип кычкырып, ике кулын кушырып, намазга чүнкәйгәндәй Баронның аякларына егылды. Фәсле башын, җилкәләрен калтыратып әле һаман инәлде карт:

—Сез бит шәфкатьле, мәрхәмәтле җан, Ходай хакына, пәйгамбәр хакына! Үтенәм, кан коймагыз, Карл барон!

Ниһаять, хуҗа наганын төшерде, коралны кобурасына тыкты. Һаман да Хөрмәт өстендә ырылдап яткан этне үзенә чакырып алды һәм барысын да янә сискәндереп төркичә сүз катты ул:

—Юкка, заяга хак гамәлдән аердыгыз бән катыйльне, Йосыф бәк.. Көчеккә тормас адәмнәр болар!

Карл фон Ницше шуннан соң башын элеккечә, һавалы тотып ишеккә юнәлде. «Төркинең телен белсә дә, ир-атларын эткә дә тиңли алмаган адәмнән нинди гауляйтер чыгар иде икән?» дип нәфрәтләнеп төкереп куйды Хабул. Башка әсирләрнең күз карашларында да зәһәр чаткылар ялтырый иде.

Тынлыкны ватып, Йосыф идарәче кол солдатларны иң зәһәр сүзләр белән әрләргә керешер, оялтыр, хурлар дип көттеләр. Хакы бар. Барон утарына аларны үзе алып кайтты... Өйдәге матәм хакында ул алдан кисәтте. «Игелексез оланнар, имансызлар!» дип кычкырырга хокукы бар картның... Тик, ни гаҗәп, бу диндар—тәкъва кешедән ялгыш кына да бер каргыш әсәре чыкмады. Идәннән күтәрелгәч тә, фәсен төзәтеп куйды, күкрәк кесәсеннән дисбесен чыгарды һәм шунын төймәләрен тартырга керешү белән бергә, салмак кына сүзләрен дә тезеп китте:

—Әй, кардәшләр, хәдисләрдә язылган шул, олы мәет үзе белән кече мәетне дә ияртер, диелгән. Хак сүз булуына үзегез инандыгыз инде. Ходай язганнан без дә аралана алмадык шул... Инде азагы гына хәерле була күрсен, оланнар. Мин сезнен хакта Аллаһыга ялварырмын. Хәзер корбанны. Хөрмәт угланны, мөселманча кадерләп җирләү хәстәрен күрик!..

XIX

—Галиәсгаров!

Хабул сискәнеп китте Кем кычкыра? Кайда ята ул? Немец барагындамы.. Бюргер утарындамы Әллә сон ракетчиклар арасында булып, бүтәннәре тик бастырулы төш кенәме? Ир, ниһаять, йөзтүбән яткан килеш башын борды Таныш йөз... Заһитов икән. Тагын особистлар җәфалар инде..

—Энекәш, сүзем бар,—диде журнал тоткан майор. Күрәмсең, ул тагын тоткыннарны барлап йөри.—Сидоров белән син генә түгел, мин дә сөйләштем. Юкка чиргә сабышмагансың, энем, хәлен бик простойдан түгел икән шул. Тегеләй итәргә дә, болай итәргә дә була, ди бу иптәш. Аңлыйсыңмы, ишарәсен?

—Аңлыйм, Давыт абый,—Хабул «Смерш» әфисәренең бәгырьсезлегеннән куырылып куйды.—Тик миңа котылып кайтырга кирәк. Минем тапшырасы әманәтем бар Командир гозере солдат өчен закон бит, Давыт абый.

—Әманәт—зур нәрсә, аңлыйм,—дип баш какты Заһитов —Командир әманәтен үтәргә җыенгансың икән, мин дә читтә калмам, энем.—Заһитов Хабулның җилкәсенә сугылып алды, янә көлемсерәп торган, хуш күңелле абзыйга әйләнде.—Сидоров белән табыннарда утырган бар анысы. Бик начар егет түгел. Синен хакта тагын бер сүз катыйм әле, алайса...

Заһитов мылтыклы сакчыларын ияртеп китеп барды. Әмма Әстерхан татарының сөйкемле шәүләсе Хабулны уйландырып калды. Үзе дә юньләп аңламый, нигә бу кеше төрек Йосыф Әкрам белән янәшә басты соң әле? Каян килгәннәр иш янына куш? Берсе әфисәр, команда бирә, икенчесе байга хезмәтче, әмер үти... Берсе мәгъриптән, икенчесе мәшриктән аларның. Әмма Хабул өчен Давыт та. Йосыф бәк тә бертигез якыннар Икесе дә якты, магнитлы, җылы кешеләр болар. Тагын ничек атарга була әле бу очраклы танышларны?. Әле сугыш чыкканчы ук, Псковта хезмәт иткәндә, бер карчыкның бозга таеп, кулыннан чәчелгән әйберләрен җыярга булышкан иде Хабул солдат. Кортканы ипләп кенә күтәреп торгызды, өстен какты,
кәрзиненә берәм-берәм чәен, шикәрен, икмәген юллап салды, тәгәрәшкән алмаларын җыйды. Әбинең яулык астыннан шуышып чыккан ак чәчләрен, йөзен, нурлы көрән күзләрен шәйләп шикләнгән иде шул. Маржа әби түгел бу...

—Ыспасибы, сынук! Бух даст здорови,—дип карчык телгә килгәч, инде үзе ярып салды:

—Һәй, әбекәй, Ходай исәнлек бирсен, диген!

Әлеге әби каршындагы шинельле, ачык йөзле яшь кешегә сөенеп карап торды, кинәнеп, кычкырып әйтте:

—Әй, балам, үзебезнең кеше икәнсең ләбаса!

Хабулның хәлләрен белеп, әллә никадәр теләкләр теләп озатып калды аны әбекәй. .

Урыс шәһәрендә милләттәшен күреп кинәнгән карчыкның хисләре үз вакытында ничектер сәеррәк, ятрак тоелса да, дөнья казанында кайный- кайный ал арның кадерен тулырак тоя башлады Хабул. Тел-лөгать, рух, күңел кардәшлегенә ия булган кешеләр бер-берсен ныграк аңлыйлар, адәмнәргә хас шәфкатьлелек, миһербанлылык тойгысын ныграк ачалар икән. Нәкъ шул сыйфатны олылаганга, Хабул күңелендә Давыт әфисәр белән Йосыф бәк янәшә басканнар да шул. Әле Минач абыйсы да шулар тирәсендә тора түгелме соң? Боларны ничек атарга дип аптырама син, Хабул. Псковта күргән әбекәй кебек сөенеп кычкыр. «Әй. абзыйлар, сез бит үзебезнең кешеләр!» диген. Һәм курыкма, бу һич тә чит кавемнәрдән читләшү, ераклашу түгел, ә адәмнәрнең үзара оешу, туганлашуын гына аңлата. Борынгы пәйгамбәрләрчә кеше кайгыртып гамьле, саваплы яшәү әмәле бит бу! Мәхшәр кичереп, Хабул менә шул хакыйкатьне ныграк таный, үз эченә сеңдерә барды.

Әйе, уйланырсың шул. Карл фон Ницше кешеләренең әлеге гаугалы төндә үк тоткын солдатларны кырга алып чыгып атуы мөмкин иде. Йөзәрләгән әсирне газ белән томалап, крематорий миченә ташлап һәлак иткән җирдә 9-10 азиат затын атып, җир белән каплап кую җинаятьме? Яисә боларны яңадан әсирләр лагерена илтеп ыргытсалар да, каршы сүз әйтүче табылмас иде. «Ләббәйкә, гауляйтер!» Тик Йосыф идарәченең хәлне ничек җайлавын бер Алла үзе генә беләдер. Тәкъва картның Ходай исеме белән ялваруы аркасында бит икенче көнне таң белән һәркем үз эшенә китеп барды. Бары чечен Шамилне генә кухняга үткәрмичә, дуңгыз абзарын чистартырга җибәрделәр.

«Смерш» капитаны Сидоров фильтрация лагере тоткыны Хабулга Карл фон Ницше һәм аның әсирләргә мөнәсәбәте, йорт тормышы хакында әллә никадәр сораулар биргәч, ниһаять, бик сәерсенеп әйтте:

—Син, Галиаскеров, төрки туганнарың белән бер тапкыр да качарга омтылмадыңмы? Сез бит совет солдатлары. Үзен исә «Сугыш Алласы» мәргәне, катюша ракетчигы. Илгә һәлакәт янаганда, тирес чистартып яткансың. Нинди патриот син? Теләгәндә, качып китеп, партизаннарга кушыла алыр идең бит.

Нәрсә дисен Хабул? Сидоров тикшерүче үз кыяфәтенә, асылына туры килгән сүзләрне әйтә. Уйланмады түгел, бу хакта да еш уйланды инде тоткын..

Август азакларында җиргә эңгер төшеп күз бәйләнә башлагач, Хабулның күзенә аҗаган уты ешрак чалына башлады. Тик шунысы гына гаҗәп, болытлар яңгырныкына, бозныкына тартым түгел. Аксыл сыртлы, каурый җилкәнле һәм кибәннәргә охшашлар Шулай булса да, өсләрендә әледән- әле яшен камчылары уйнап китә. Гөрелтесе дә, шартлавы да юк үзләренең Нинди Ходай могҗизасы соң бу?

Ат сарае ышыгында тәмәке көйрәтеп, күкне күзәтеп торганда Хабул янына Йосыф бәк килеп басты:

—Сталин килә, олан. Яшеннәре белән килә!

—Йосыф бәк, бу—сугыш утымыни?

—Шулайрак шул. Немецның эше харап. Хак Тәгалә тугры колларын аясын!

—Йосыф бәк, әсирләргә дә ярлыкау булмасмы инде?

—Хакимнән түгел. Ходайдан, вөҗданыңнан ярлыкау көт, олан! Әсирлек сынавын Аллаһ үзе биргән бит сиңа. Язмыштан узмыш юк. Качып та котыла алмыйсың. Кем үз-үзеннән кача?—Йосыф идарәче зур күзләрен текәп Хабулга карап торды, Ю-у-к, кача алмыйсың, олан! Кая качарсың син? Кемгә барып, яклау таба алырсың? Кем сине аңлар? Телең дә, сәманың да юк. Качсаң, харап кына булачаксың син. Атарлар, таптарлар...

—Йосыф бәк. тире саклап яшәү дә егетлек түгел бит. Гөнаһны юу әмәлләре дә бардыр.

—Сталинга тугрылыгыңны кеше үтереп расламакчы буласыңмы? Кан белән юмакчысыңмы? Тик, олан, уйлан! Үз җирен, үз илең түгел бу. Шәһитлек кылу да соралмый синнән бу ят, чит Алман җирендә. Аннары шуны да исәплә син. Иленә каршы корал күтәрмәдең, сер сатмадың. Ходай кушып, кешелегеңне дә саклыйсың. Тагын нинди гаебен бар? Түз! Вөҗданың саф булса, гаеп атар кеше булырмы сиңа?

Шулай тәкъва карт сабыр акылы белән Хабулны чарасызлыктан, дуамаллыктан, гыйсъян утыннан саклап калды. Ә «Сталин яшеннәре» һәр төн саен ешрак яшьнәде. Хәзер таң ягындагы кызыллыкны әсир солдат үзе дә авиаһөҗүм, яисә катюшалар залпына юрый. Ә беркөнне әлеге «яшен ташы» барон йортына ук төшеп шартлады.

Хабул атларның аякларын яздыртыр өчен, көтүне болынга алып чыкты. Байтак вакыт юртакларны чирәмле уйсулыкта җилдерде. Йөреп ачыкканнар баһбайлар, суны да чиләкләп чөмерәләр. Сызгырып кыстыйсы да түгел. «Пегас» катына сугарырга дип килсә, янында хуҗа кеше—Карл барон үзе басып тора икән. Күнеле бик нечкәргән бугай монын. Түрештәге юләр Ибрай сыман, үзалдына мыгыр-мыгыр нәрсәдер сөйләнә. Атны башыннан, ялларыннан сыйпый. Ялтыр перчаткаларын салып ыргыткан әфисәр. «Салмыш бугай бу»,—дип уйлап куйды Хабул. Бәладән баш-аяк, исәрдән ераграк булуын яхшы...

Башка эшләр табып сарайның икенче очына юнәлде. Байтак вакыт шунда әвәрә килгәч, «Пегас»нын сугарылмавын хәтерләде ул һәм сулы чиләк күтәреп янә ат янына атлады. Шөкер, хуҗа киткән икән.

Сәнәк күтәреп синнеккә килеп керсә, үз күзләренә үзе ышанмый торды Хабул. Карл барон аяк-кулларын тәртипсез ташлап печән өстендә ята. Йоклый дияр идең, авызыннан күбек чәчелгән... Исереклек галәмәте генә түгел бу, хәтәррәк нәрсә, дип куркып уйлап алды ир. Нишләргә? Фрау Һилдага әйтсә, кайнар хатын аны-моны тикшереп тормас, башына җиткәннәр, дунгыз урыслар, дип үзенә ябышыр. Хабул Иосыф Әкрам бүлмәсенә чапты.

—Әй, олан, шул гына җитмәгән безгә!—дип сыкранды Йосыф идарәче — Үлгәнме? Ансыз гынамы?—Һәм җавап көтмичә әсир солдат артыннан йөгерде.

Йосыф бәк җансыз гәүдәгә кагылып, йөзенә баккач та сыгылып төште:

—Хуҗабыз дөнья ташлаган, олан. Үз-үзенә кул салган, мескенем.

—Йосыф бәк, кул салган дисен дә, янында наган-фәлән күренми бит. Элмәк тә юк. Ялгыш нәтиҗә ясамыйсыңмы?

—Һитлерны белмисең шул, олан. Иблис сыман булып, яраннарына үзе гыйсьян уты салды. Инде җиңмәгәч, боларга үзе үк газраил булмакчы. Агулы төймәләр, куыклар өләшкән. Аңладыңмы? Якасына яшерелгән иианидны кабып үлгән барон. Адәм үз заманы, үз көне үткәнен белсә, Аллаһтан әмер көтми, үзе әҗәл чакыра, олан...

Гауляйтер булырга йөргән хуҗасының үлемен Йосыф Әкрам тетрәнү белән кичерде. Аерым серләшкән вакыттагыча, Хабул алдында дөньясын ачып салды:

—Әй олан, инде монда үземә сыеныр урын, картлык тынычлыгы табармын дип уйлаган идем. Буламы соң? Сталин дөньяның астын-өскә китерә инде. Хәерче булып, янә Төркиягә китеп котылсаң гына Ходай нәфесен тыя алмаган бәндәләрен җәзасыз калдырмый шул, олан

Хабул ныклап аңламады, Йосыф бәк әллә үзен әрли, әллә Гитлер өерен каргый иде...

Хабулның да үз хәле хәл, киеренке. Йосыф бәкнең «яка тешләү» хакындагы фәлсәфәсе миенең бер почмагына кереп утырды. Уйга кергән алдыңа чыга ди. Хабул ат сараеның аулак бер почмагында кием-салым төргәгенә тап булгач, кызыксынып әфисәр кителеның якасын капшады. Кулы төер тойды...

Ниндидер хисапсыз бер ашкыну белән яканы сүтте, аннан ак куык килеп чыкты. Моның белән чикләнмәде, гимнастерка якасыннан да шундый куык сүтеп алды. Этләр тырнагына эләгеп әгъзаларны талатканчы, җан әрнүләренә сызлануларга батканчы, куык кабып әҗәл кочагына төшүең хәерлерәк түгелме? Йоттың—вәссәлам... Хуш. каргышлы дөнья! Этләрен белән кал...

Шулай уйлап, Алман күчтәнәчен үзе белән йөртә Хабул. Күлмәкнең ышанычы азрак. Чәй кәгазенә төреп чалбардагы сәгать кесәсенә үк яшерде. Ходайның рәхмәте, шуларны капшагач, аның җанына, күнеленә тынычлык инә. Дүрт аяклы, ике аяклы этләр кулында түгел, шөкер, үз кулында, үз ихтыярында аның гомеркәе. Сидоров бәгырьдә пычрак итекләре белән бик биемәсен әле...

Менә шул вәсвәсәле, кайнар чакта Заһитовка рәхмәт әйтми буламыни? «Нәрсә, әзи, Сидоров белән серләшеп туймадымыгызмы әле?—дип көлемсерәп Хабулны үрти ул.—Булмаса, арагызга керәм, сине яклап сүз әйтәм. Җитәр монда борча симертеп ятарга. Бар, авылыңа кайт Командир әманәтен якыннарына җиткер. Югыйсә, рухы тынычсыз ятар аның».

Әллә төш, әллә өн бу...

Ниһаять, «Смерш» тикшерүчесе капитан Сидоров ана ярлыкау кәгазе бирде. Шул сәгатьтә үк өлкән сержант Галиәсгаров та туган ягына, гаиләсенә кайту өчен биштәрен асып станцага чыга ала иде.

Тик Хабул майор Заһитов янына җилдерде. Анын аркасыннан тау шуып төшкән кебек. Аяк-куллары богаудан арынган сыман Күзләрендәге сагыш, мон ярасы да эреп юкка чыккан Йа Ходай, ул ирекле, азат! Кеше өчен хөррияттән дә кадерлерәк тагын нәрсә бар бу дөньяда'*.

Интендант Заһитов кешеләре фильтрацияләү лагереннән котылган гаскәриләргә юл паеклары бирәләр. Майор Галиәсгаровны чиратка бастырмады, үз бүлмәсенә алып китте.

—Котылуын белән! Синең өчен шатмын, энекәш!—дип ихластан җилкәсенә сугып алды.

—Давыт абый, мен рәхмәт! Догага өйрәнеп, гомерем буе Ходайдан сиңа сәламәтлек сорармын

—Дога? Ә... дога! Изге эш. Догалы кеше хаталанмый, диләр. Үрән, үрән, энем!

Заһитов эше тыгыз булса да, милләттәшен чәй белән сыйлады, бирәсе нәрсәләрен бирде. Күчтәнәчтән дә мәхрүм итмәде. «Улына миннән куян күчтәнәче!» дип шоколад тоттырды.

Эчендә яшәү чаткысы янып, янәшәңдә абзыен кебек якын ир-атлар торса, башына төшкән бәлане барыбер ерып чыгасын икән ул. Җиңүчегә әҗәл куыгы нигә хаҗәт? Хабул үләксәдә казынган козгын кебек, немец генералының күлмәк якасыннан куыклар сүтеп алуы өчен оялып та куйды. Поездга якты уйлар белән утырды.

Әйдә, машинист, күмерне кызганма! Паровозыңны куа төш! Хабул үз өенә кайта бит!..

XIX   бүлек

Иртәгә атнакич. Ходайга шөкер. Чиренә карамый, Сара һаман теркелди әле. Зәйнәп духтыр биргән даруларның да файдасы бик тия бугай. Шул төймәләрне су белән йоткач, тамактагы кылчыклар җуела, сулыш та иркенәя, гамь уяна. Шул чыбыркы булмаса, кортка түшәгеннән кузгала да алмас иде шәт.

Иртән аяклангач та, мунча турында уйлаган иде Сара. Юыну, чистартыну кирәк булыр бит... Тик бераздан уеннан кире кайтты. Чәршәмбе килешерме9 Мунча көне—атнакич ласа. Иртәгә ягар ул аны, Аллаһ боерса!

Эш белән тегендә кагылгач, монда сугылгач та, карчыкның күнелен хафалану биләп алды. Юлга җыенгандагы кебек... Ниндидер шөгыле онытыла сыман . Тик нәрсә? Шуна зиһене җитмәде һаман Сара кортканың. Чынлап, нинди эшкә кулы тими соң әле аның? Хабул янына сөртелде ниятләнгәне. Монда түгел. Ашаган-эчкән, тыныч кына ята карты. Йорт алдына чыкты, абзарга керде. Тик бу тирәләрдә дә түгел ымсынганы. Бәләкәй арт капканы эшереп бакчага чыккан иде. зиһене яктырып китте Менә бит, менә эзләгәне! Кояш астында изрәп тыныч кына кыярын, помидорын, суган, бәрәңгесен үстереп яткан тере туфрак, җир, җиркәй ласа... Сара карчык жил белән саубуллашты. Ут белән хушлашты. Челтерәгән суга карап үз нәзерен әйтте Инде менә Җир-ана каршында торып, ана да соңгы сүзләрен ирештерер Юк. юк, хушлашырга җыенмый Сара. Җир белән хушлашып буламыни? Җирдән килгәнбез. Җиргә китәбез бит. Җаныбыз бер рәвештән икенче тән рәвешенә күчеп, монда мәңгелек сәяхәттә, хәяттә яши. Кеше булып, тел-лөгать белән Җир-анага җан серләрен ирештерү өчен, иң уңай форсат бит сиңа, Бибисара!

Тик иң элек нигъмәтләре, сыйлары, тәгамнары өчен ана рәхмәт әйтсен әле ул. Баласын яраткан шәфкатьле ана гына синең кебек бәндәсенә шулкадәр дә тәмле, искитәрлек мул ризыкларын бирә бит. Җир-ана, дисен. Кыр җимешен—кабарып пешкән икмәк—табын бөтенлеге, төенчек күрке. Игенче кулындагы ипикәйне татып карагач, бүренең дә авыз суы кузгалган бит: «Әйт,  мажик, каян таптың мондый тәмлекәчне?» Тик комсыз бүре көткәнчә басуда түгел, мич каршында да ипикәйне тиз генә әвәләп булмый шул.. Шулай да үз янында өтәләнгән бәләкәй Сараны әнисе кызгана. Күәшнәдән камыр алып, куна тактада баскалап кайнар табага тезә. Майда сызылып, эсседә чыжлап, ялкында алланып кабартма өлгерә. И, ул майда сызылып, ялкында алланып пешкән күперенке кабартма тәме! Анардан кояш кайнарлыгы, җилләр рухы, туфрак сихәте белән бергә кырдан кайткан атаның кытыршы кул назлары да бөркелә сыман: «Ай, кызым, кабартмаң тел йотарлык! Тагын берне каптыр сана!»

Сыйлана башласаң, нәфес кабартма белән генә чикләнми анысы Әнә бакчада яшькелт хәтфә булып әчкелтем-төчкелтем суган кыяклары күтәрелгән. Әрекмән, бака яфраклары арасына кереп качкан үрентедән
сары тәлпәкле яшькелт кыярлар асылынып тора. Ә карлыгандай җәелеп үсеп киткән куакта күзне кызыктырып помидорлар пешә... Түтәл-түтәл булып утырган кишер, шалканның да телдә, күздә калырлык үз тәмнәре, ямьнәре бар... Бакча жире дә Сара күңелендә муллык һәм җанга ямь бирә торган сихри почмак булып урын алган. Моның өчен дә Җир-анага рәхмәт әйтми ничек түзәсең?

Туфракка чәчкәннәр карасаң үсә, иҗтиһатына карап җимешен дә бирә Әмма чалу, яланнарда үзен белеп, юмартланып та әллә ничаклы җиләкләр үстерәсең бит син, Җиркәй! «Ашагыз, балакайлар, сихәтләнегез, болары сәйәр күчтәнәче», диясеңдер инде. Олы Анакай

И синең җәйге урманын, Җиркәй, ниләр белән генә сыйламый ул үз кунагын! Ерактан яшел дивар булып торган урман кешегә шом чыганагы бит. Аю, бүреләре белән куркыта. Ялгызың булсаң, агачлар арасыннан кети- кети уйнарга дип, мөгезле, ут күзле шүрәлеләр дә килеп чыгарлар сыман Каядыр караңгы ешлыкта исә җеннәр, пәриләр оялагандыр кебек, яннарына килеп чыксаң, күз бәйләп адаштырып, кешелегеннән дә яздырып куярлар шайтаннар.. Монда нинди тамак кайгысы калсын? Кискән агачыңны, сындырган минлегеңне арбаңа сал да сыпырт инде!

Тик эчеңдәге шик-шүрдән арынып, башыңны күтәрсәң, әнә яшел сәндрәдә сәйләннәрдәй булып чикләвекләр тезелгән Юкә абзыйлары, каен апалары ышыгында үскән чикләвек куаклары—юмартның юмарты. Кешәнкәләре авыр, саллы, һәрберсендә дүртәү, бишәү, хәтта алтылап соргылт чикләвек баш төртеп тора. Чигүле, кара яшькелт яфраклар арасындагы кешәнкәләрне барлап күзләр биешә. Һу. Ходай бирсә дә бирә икән уңышны! Ә тәме?! Сусыл, майлы Түреш чикләвегенә эрбет, әстерхан, юнан чикләвекләре җитәме сон?

Чикләвектән соң берәм-берәм шомырты, баланы, миләшләре җитешә. Урмандагы «куян күчтәнәчләре»н Саранын үзенә дә еш ташыдылар. Сара, әни кеше булып, үзе дә нарасыена урманнан күп кайтарды бу күчтәнәчне Моның өчен дә рәхмәт сиңа, Җир-ана! Әй, Җир-ана, күчтәнәчләреңне барлап хисләнүгә карап син Сара кортканы ниндидер гуж, ашау турында гына кайгырткан зат дип уйлап куйма тагын. Син күңелгә рух та кертәсең бит. Кеше җанын шатлык-сөенеч белән сугарасың, ә кайчагында аны сагыш күленә дә чумырасың син. Адәм күнелен ямь, матурлык һәм иминлек чыганагы булып та яулыйсың бит син, Җиркәй. Анасын сагынган сабый кебек, кеше дә гел үз туфрагын җирси, туган төбәген юксына. Янәшәсендә һаман да яшел чирәмең, агар суларың, сайрар кошларын булсын аңа, күзләрен рәшәле тарафларың иркәләсен. Шул чагында гына кеше үзен гөлең кебек тамырлы, кошын сыман ирекле, пошидай гайрәтле итеп тоя бит, Җир-ана!

Матурлыгың, чагу бизәкләрең, салават күперендәгедәй мул төсләргә белән син рәссамнар, шагыйрьләр, көйчеләр тудырасың, Җиркәй. Алар кулы белән ясалган илаһи сурәтен кешеләрдә хиссият кузгата, яшәүне тагын да бизи, нурландыра. Кешене ашатып-эчертеп. киендереп кенә калмыйсың, сәҗдәгә китереп, аның рухын да сафландырасың бит,Җир-ана!

Сара корткага бүген генә килгән акыл түгел, күптән уйлана инде, яшәү тулысынча үзенне җир белән бәйләү, аның кануннарына буйсыну, таләпләрен үтәү бугай ул. Болай яшәү һәркемгә кунактагы кебек матур, сөенечле гомер тәэмин итәр иде Хәятта үкенечләр, аһ-зарларга да һичбер урын калмас иде. Тик бөтен бәла шунда шул, кешеләр үмәренең яшәү рәвешләрен Җир-ана, табигать белән яраштырып кормыйлар. Адәм—Һава балалары гомер-бакый бер-берсен рәнҗетеп, талап мал җыялар, үзара сугышалар, кан коялар. Адәм заты бер-берсен һәлак итәргә өйрәнгәч,
җаны корый, шәфкатьсезгә әйләнә. Кешегә түгел, баласына да наз, ярату, мәхәббәт әсәре күрсәтми ул. Ата-анасына да игелеге, кадер-хөрмәте югала аның... Ахыр чиктә кеше җирдәге тереклек каршында үз бәясен үзе җуючы, хәтта нәселен, үз-үзен ашаучы куркыныч җанвар рәвешен ала.. Кайчан да булса, кошлар сыман бер-берсен санлап, ихлас аралашып дуслыкта һәм татулыкта яшәп мәгыйшәт корырга өйрәнерләр микән бу кешеләр, Җир-ана.

Әй, бу кошлар! Никадәрле яшәү итагате бар бу канатлы затларда. Бер-берсенә нинди саф сөю, ярату бар. Үз парларына ничек һәвәсләнеп җырлар башкаралар бит алар. Сандугачы да. сыерчыгы да, күгәрчене дә мәгъшукы өчен сайрый, гөрли, чутылдый. Ә аккош сөйгәнен югалтса, хәтта яшәүдән дә ваз кичә, күктән ташланып үз-үзен һәлак итүгә бара ул. Аккошның соңгы җыры барысын тетрәтә. Ходай юкка гына канат куймаган, күккә үрләтмәгән бу җан ияләрен. Җирдәгеләр, карагыз, күрегез, үрнәк алыгыз, дигәндер дә бит, кеше заты һаман җаһил булып кала шул...

Әй, Сара, җир белән серләшә башлап, яшьле күзләрен белән күккә багасын түгелме соң син? Жирдә тапмаганны күктән эзлисең түгелме?. Шулай шул, җиңел сөякле, зифа сынлы канатлы җаннар Сара өчен гомер- гомергә изге булып килделәр. Менә ничәнче кат инде аның йөрәген күктәге бер тамаша талпындыра. Сентябрь азаклары иде, атлы арба белән колхоз механизаторларын ашатырга баруы. Ат тоягы дөпелдәүләренә кушылып, ашлы, чәйле бидоннары, савыт-сабалары зеңгелди. Ара-тирә арткы күчәрдә әвеш-тәвеш килеп барган тәгәрмәч җырлап ала. Шул «хорга» колак сайгалап уйланып юл тотканда, хатынның колагына ниндидер ят, сәер авазлар чалынды. Нәрсә булыр бу? Арбадагы әйберләрне төзәткәләде, як-ягына каранды, юк, шикле әйбер күренми... Чү!., янә, янә аның колагы сискәнде Башын күтәреп күккә караса, хәйран калды Сара. Югарыда, бик югарыда торналар бөтерелә иде. Үзләре биниһая күп, галәмәт ишле. Айкалалар, чайкалалар кошлар. Төркем-төркем булып та оешалар, янә аерылып күздән җуелалар, һавада эреп төссезләнеп тә китәләр болар. Хас та күктәге күлнең җилдә кайнавы инде бу. Тик торна көтүенең болгану-тулгануына карамастан, күктә тоташ бер чынлар, зеңгелдәү эленеп тора. Тарттырылган саз кылында көй сызалармыни? Йа Ходай, никадәр дә җанны айкаучы сагыш, мон кәркеше бу!

Саранын Түреш яланнары күгендә мондый хәлне гомерендә дә күргәне юк иде. Ул сихерләнеп атны туктатты, арбадан төште. Тагын нәрсә булыр икән, дип дулкынланып күккә бакты.

Хәер, кошлар буталышы озакка сузылмады. Гаскәриләрнең билгеле бер сафларга тезелүенә охшаган туплану, оешу хәрәкәте башланды. Менә, менә... башлыклары алга чыкты, өчпочмак рәвеше ясап иярүчеләре тезелә бардылар һәм торналар шулай бер тән, бер җан булып бердәм талпынып сәфәр дә башладылар:

—Торыйк! Торыйк! Торыйк!

Күз яшьләренә тыгылып, җаны кайнап уйлаган иде шул чакта Сара: «Әй, торналар, мине дә үзегез белән алыгызчы!»

Сара кортка туфракка тамган күз яшьләреннән оялмыйча, тарсынмыйча җиргә тезләнде:

—Илаһым Җир-ана! Ишет тавышымны! Гәүдәм сиңа күчкәч, минем җанымны да торна яисә аккош рәвешенә төр син! Мин дә шул кош кебек көчле канатлар үстерим, зәңгәр күкләргә күтәрелеп ерак сәфәрләргә чыгыйм. Кош юлларын күрим, илләр гизим, сөю-сөелү бәхетләрен татыймчы, Җир-ана!
 

XX     бүлек

Түрештә кабер ачып, адәмне үлемнән коткарып калулары хакында белгән дә. ишеткән дә бәндә юк иде әле Ясин чыгып, сине ләхеткә тыгып куйганнар, өстенә балчык ыргытканнар икән—мәетсен ни—тересен ни Нәнкир белән Мөнкир каршына торып басудан башка чара каламы соң? һәм менә сиңа мә! Хабул белән Саранын төнге зираттан малайларын барып алулары авыл халкын тәмам телдән яздырды. Кайберәүләр хәбәргә ышанырга да базмады, карт-коры исә ләхәүләсенә ябышты

Мәгәр Нәсибә духтыр шик калдырмады: «Малай исән!» Тик күпләп татлы чәй эчертегез һәм йоклатыгыз, дип киңәш, даруларын калдырып китте ул.

Табиб китүгә, чакыру-фәлән булмастан, Хабул йортына мөтәвәлли Шәрифулла килеп керде. Хәл-әхвәл сорашып, бераз тын алгач, ул сүзен болай башлады:

—Хәбибулла, Бибисара, җеназага үзем фатиха бирдем. Олан җан тәслим кылган иде бит. Тыны, өне беткән иде. Әсәре юк иде. Көзгеләр дә куеп карадым, тирләмәде ласа. Тән үлсә дә, җан чыкмаган инде болай булгач. Ходайдан фәрман булмаган. Ярар, оланны коткаргансыз. Хәерле булсын, алдагысы Алла кулында...

Мөтәвәлли бала ятагы каршына килеп ниндидер кыска бер дога укып биттә сыпыргач, Хабул белән Сара жинел сулап куйдылар, иншалла, дин- ахирәткә бәйле тискәре гамәл кылынмаган болай булгач

Шәрифулла урынын алмаштырып, өстәл янәшәсенә кунаклады.

—Хәбибулла, Бибисара,—диде ул янә җитди сүз әйтергә җыенганын аңлатып —Оланга элекке исеме белән эндәшү хәвефле булыр. Сабыйны чир, өянәк, каһәрдән яшерү өчен исем алмаштыру пәйгамбәрләребездән калган гадәт. Безгә дә шул йоланы үтәү фарыз булыр. Каршы килмәссез бит?

Малайларының жиде ел өстендә йөрткән исемен алмаштырырга кушу ата-ана өчен үтә сәер бер шарт булып тоелса да, ил картына каршы төшмәделәр. Өйдә өстәл көйләнде, өч-дүрт кортка чакырылды һәм мөтәвәлли тәһарәт яңартып балага исем кушу йоласын да башкарып китте. Ходайның рәхмәте, исем эзләп тә аптырамадылар. Шәрифулла мөтәвәлли догалар уку барышында Хабулга карап: «Ягез, исем-шәрифләрен ничек атыйбыз?» дигәч тә, ата кеше әйтте:

—Сугышларда йөргәндә Давыт исемле бик яхшы кеше очраттым Давыт дип куйсак ярармы9

—Бик мәслихәт, Хәбибулла улым! Давыт атлы пәйгамбәребез булган. Мәкамле тавыш вә тимер-мәгьдән эшләре остасы ул. Малаена Давыт кушабыз,—дип янә догасына кереште мөтәвәлли Шәрифулла.

Яңа исемне рәсмиләштерү өчен авыл Советына Сара үзе барды. Әмма кәнсәләр башлыгы Гомәр Гаффарович гозерне ишетергә дә теләмәде. Беренчедән, икенчедән, өченчедән... дип сөйләргә яраткан рәис Сараны бүлеп монда да үзенекен тезде:

— Беренчедән, кешене тереләй жиргә күмдергән өчен мулла кисәген судка бирергә кирәк. Икенчедән, ниндидер хорафатка ышанып, метрика бозу ахмаклык. Сара Кыямовна. Һәм, өченчедән, Җәмилне Давыт ясап малайны ни хәлгә куясыз сез? Үртәрләр, хурларлар. Шулай түгелме?

Каян боларны исәпләп бетергән рәис? Әйе. Гомәр дөрес искәртә анысы. Хәлнең бу ягы да бар икән шул. дип эчтән уйлап куйды Сара. Малайны үлемнән йолкып калу шатлыгыннан ул тәмам исәңгерәгән бугай шул Тик сүздән кайтып, картлар гамәлен аста калдыруда килешмәс хәзер. Ана кеше үзенекен туглады:

—Бездәге закон исем-фамилия үзгәртүгә каршы килми бит, Гомәр Гаффарович!


 

Рәис бәхәсләшергә кыймады бугай, кулын гына селкеде. Сара язасы кәгазьләрен язып, тиешле суммада акчасын түләгәч, кәнсәләрдә дә малайның яна исемен законлаштырып куйдылар.

Әйтәсе юк, пәйгамбәр аты ятышты Хабул белән Саранын яшен аткан малаена! Мәктәпкә төшеп ихластан укып китте. Әле күптән түгел генә Түреш мәктәбенә яшь белгеч булып килеп эш башлаган укытучы Мәрьям апасын бик яратты. Мөгаллимә дә Сара белән очрашса, Давытның тырышлыгын, зирәклеген мактап бетерә алмады. Шигырь сөйләргә дә, җырга да маһирлыгы бар иде аның. Бәйрәмнәр булып, мәктәпләр концерт куйса, Давыт халык күзендә иң шәп «артистләрнең» берсе булып үсеп китте Кешене сокландыра, яраттыра торган ниндидер сөйкемле сөяге бар бугай. Дөрес, әле ул бәбкә генә. Тик текәп карый торган коңгырт күзләреннән яктылык, җылылык бөркелә. Ак, мөлаем йөзендә эчке уйлар сафлыгы, акыл чагылышы бар. Атасыныкына тартым җиңел, төз, ашкынулы гәүдәсе дә аның нинди эшкә алынса да, шуны җиңел башкарып чыгачак уңган кеше үсеп килүенә ишарәли. Давыт башлангыч мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлау өстенә ата-ана күңеленә дә бер борчу, кайгы әсәре төшермәде, һәркемгә тик шатлык, сөенеч нурлары гына чәчте.

Үсмернең тормыш көйсезлекләре бишенче сыйныфтан башланып китте. Хәзер аның мәктәп сукмагы да үзгәрде, укытучылары да алышынды. Анын уку төркеменә дә яна ишләр өстәлде. Һәм Давыт Түрешнең аргы очындагы ике катлы агач мәктәптән бик еш сөмсере коелып кайта башлады. Дәресләрен әзерләргә дә авырлык белән генә тотынды. Иртән җыенып сабакка китүендә дә элекке ашкыну сизелмәде. Сара, билгеле, бу хәлгә үзенчә карады. Ата-аналар җыелышында директор Сәмига Хәйруллина искәрткән иде: «Белем алуның бу баскычында балада бик кискен психологик үзгәрешләр башлана. Уку предметлары күбәя, укытучылар ишәя. Болар барысы да укучы күңелендә җайлашу кыенлыклары хасил итәләр. » Ана Давыттагы төшенкелекне тик уку кыенлыкларына гына юрады. Тик чынлыктагы хәл үсмернең күңел көйсезлекләренә генә кайтып калмады шул. Тормыш мәсьәләсе такта алдында чишеләсе мәсьәләдән күпкә катлаулырак булып чыкты.

Түрештә эчкече Җамалны урыныннан бушатып, колхозга яңа рәис куйдылар. Каяндыр читтән Сәйфиев дигән кеше килде. Түреш халкы яңа түрәнең төс-битеннән бигрәк корсагына шаккатты. Баш, аяклар күренүдән элек ишектә чүмәләдәй корсак шәрифләре пәйда була. Аннары гына зур борынлы итләч кызгылт йөз килеп чыга һәм кечкенә йөгерек күзләр чекерәеп бага:

—Исәнмесез, иптәш колхозчылар!

Халыкның гомергә мондый симез кешене күргәне юк иде. Цирк әкәмәте кебек булды бу. Техника паркына беренче тапкыр килеп киткәч, куркыныч җанвар сыман алпан-тилпән атлаган Сәйфиев артына карап тракторчы Гайфи әйткән икән:

—Временный персидәтел инде бу, егетләр...

—Временный түгел, беременный персидәтел диген,—дип төзәткән аны кулалмашы Салих.

Халык шаркылдап көлеп куйгач, комбайнчы Сәфәр тагын да өстәгән:

—Җамал колхозны эчкән иде, монысы әҗүҗ-мәҗүҗ кебек ашар инде, каһәрен...

—Җамал нәрсә? Челән бит ул. Бер стаканнан тәгәри иде. Ә бу чүмәлә корсак чиләге белән чөмерсә дә исермәс, едрит-кудрит...—ди икән тимерче Хәләф.

Шулай Сәйфиевка «беременный персидәтел» кушаматын тагып


 

куйдылар. Төртмәле телләр, кызык-мызыкка сусаган кешеләр ышыкта яңа рәиснең ашау-эчүе хакында әллә ниләр сөйләделәр. Имеш, бер утыруда ярка билдәмәсен сыпыртып куя икән ул. Имеш, стакан тулы каймакны эһ тә итми суырып куя, ди бу гуж... Имеш, аракыны да бал бутап кына чөмерә ди Сәйфиев...

Ике ел рәис булып эшләп, өй өлгерткәч, Сәйфиев Түрешкә гаиләсен дә китерде. Хатыны да үзенә иш, симез, саллы ханымдыр дип фаразлаганнар иде, буламы соң... урман шүрәлесе кебек ябык, озын, килбәтсез хатын булып чыкты. Тавышы әче, чәрелдәвек. Хәтимә мәктәпкә урнашып дәресләр бирә башлагач, хәзер коридор зенләп тора. Ә менә малайлары Ирек атасына тартым. Төп кебек юан гәүдә, салмак хәрәкәтләр... Кыл кебек тырпаеп торган чәчләр һәм астан баккан әрсез, чекерәеп торган күз—чынлап та, өлкән Сәйфиев курпысы. Сугар, төбен йомшарт, үскәнен көт һәм бу да нәкъ шундый ук «беременный персидәтел» кыяфәте алыр...

Менә шул рәис малае Ирек Давытның яшьтәше булып чыкты, һәм болар Түреш мәктәбенең бишенче сыйныфында бер бүлмәдә утырып укый башладылар. Әлбәттә, аерым парталарда. Хәтимә Иреккә партадашны үзе сайлады. Улын сельсовет рәисе Гомәр Гаффаровичның ак башлы сыек гәүдәле малае Хәйри белән урта рәтнең өченче партасына китереп утыртты. Болар беренче көннәрдән үк ишәй белән кушай сыман булып киттеләр. Аларга тора-бара өч-дүрт елгыр малай мөрид булып иярде. Шулай сыйныфта, техничка Миләүшә апа әйткәнчә, «мушкетерлар бригаты» оешты. Әйтер дә шул, тәнәфесләрдә җыен чыкмаган тәртипсезлек шулардан чыкты, ызгыш, гауганы болар кубардылар. Әлеге мушкетерлар аркасында дәрескә кергән укытучы да байтак вакыт сабагын башлый алмый интекте

Авылның иң зур түрәсе булган атасы кебек, Ирекнең дә сыйныфта лидерлыкка омтыласы килә иде. Укытучыларның да үзенә соклануын теләде ул. һәм шул җирлектә рәис малае мөгаллимнәр мактаган укучыларны күралмады, алардан көнләште, җае чыккан саен сыйныф алдында аларны хурларга, мыскылларга омтылды.

Ирек Сәйфиевнең күңелендә көнчелек утын дөрләткәне Давыт Галиәсгаров булды. Бөтен яктан көнләште ул. Давытның такта янына басып тигезләмә чыгаруларына кызыкты. Анын мәсьәлә чишүләреннән дә, физкультура буенча ярышларда иң беренче булып «финишка» аяк басуыннан да, кызларның аның янында туктаусыз бөтерелүеннән дә, хәтта пөхтә киеменең гәүдәсенә килешле ятып торуыннан да көнли иде.

Көнчелнең йөзенә чыга, теленә йога. Ирек һәм мушкетерларның үзенә каравын Давыт күптән сизеп килде. Күлмәк аркасына акбур белән тәре сыздылар болар. Сумкасыннан үле тычкан килеп чыкты... Ярый әле йөрәге нык. Кыз-кыркын булса, шәрран кычкырып барысының котын алган булыр иде югыйсә

Ә кышның салкын көннәренең берсендә озын тәнәфескә чыккач, Давыт каршысына яраннарын ияртеп Ирек килеп басты.

—Фокус-мокус күрәсең киләме?—ди бу мыскыллы елмаеп.

Ул ара янәшәсенә ак башлы куштаны Хәйри килеп кунды.

—Кая бардың?—ди Ирек моңа карап.

—Сал башына,—ди Хәйри.

Давытның күзеннән утлар күренде, арттан башына китереп суктылар...

— Кая мендең?—ди Ирек янә күз алдында маймылланып

—Түбәсенә,—ди Хәйри авыз ерып

Янә арт яктан Давыт башына йодрык килеп төште.

Давыт, аучылар боҗрасында калган юлбарыс сыман, каушап калды.
кемгә ташланырга да белмәде. Игътибарын тагын тегеләрнең пырдымсыз сүзләре җәлеп итте:

—Кайчан кайттың?

—Яна гына...

Тик сугучыга яңак куеп тормады инде Давыт, кулын йодрыклап зырылдатып артына борылды. Һәм «мушкетерларның» төрле якка чәчелүләрен генә шәйләп калды ярсыган малай.

Телен тешләгән булса кирәк. Тик авызында кан булса да. төкермәде Давыт. Гарьлек, ярсу һәм тагын әллә кайсы йөрәк утлары белән бергә аны да эчкә йотты. Рәис малае өстеннән сүз әйтсә, укытучыларның шым булуын яисә Нәгыймә Харисовна сыман, «кеше өстеннән әләк белән йөрмә!» дип үзен хурларга керешүләрен Давыт белә бит инде. Һәм мона тагын бер кат ышанды ул.

Тел дәресендә Нәгыймә Харисовна төрле фигыль формаларын кулланып «Минем гаиләм» темасына бәләкәй генә инша язарга кушты. Жинел генә әйтелсә дә, шактый авыр шөгыль бу. Хикәя фигыльнең өч заманы булсын, шарт фигыль булсын, боерык фигыль булсын. Тагын нинди фигыль бар соң әле? Ә... Ярдәмче һәм кире фигыльләр. Давыт шуларнын һәркайсын кертеп җөмләләр корып ятканда, Ирек инде кычкыра-кычкыра кулын күгәрде:

—Апа, апа, мөмкинме?

—Йә, Сәйфиев, укып җибәр! Балалар, тыңлыйк, Ирек үз гаиләләре турында ниләр язды икән?

—Апа, моннан укыйммы, тактага чыгыйммы?

—Такта янына чык, Сәйфиев!

Ирек сал-сал батыр кебек лап-лоп басып такта янына чыгып басты, сыйныфка карап елмайды һәм кабарынкы куллары белән дәфтәрен кысып тотып укып китте:

—Безнен гаилә өч кешедән тора: әти, әни һәм мин. Минем әни Хәтимә Кәлиевна—укытучы. Аның әтисе следователь булган. Бик күп бандитлар, шпионнар тоткан. Минем әти Мәхмүт Сәйфиевны һәр кеше белә. Ул колхозда председатель булып эшли, колхозчыларга әмерләр бирә. Ул кушканнарны барысы да үтиләр. Унны бетергәч, мин дә институтка укырга керәчәкмен, әти кебек председатель булачакмын.

Ирек дәфтәрдән күзләрен алды, «Йә, ничек?» кыяфәте белән укытучыга текәлде. Мактау озак көттермәде:

—Ай, матур язгансың, Сәйфиев! Киләчәк заман хикәя фигыльне ничек яхшы куллангансың син. «Институтка укырга керәчәкмен, әти кебек председатель булачакмын», дигәнсең. Менә, балалар, үрнәк алыгыз! Һәркайсыгыз үз алдына менә шулай Ирек кебек зур максатлар куярга өйрәнегез сез!

Нәгыймә Харисовна хозурланып Иреккә «биш»ле куйды һәм тегесе җиңүче кыяфәте белән партасына атлады. Укытучы:

—Йә, тагын кем укый?—дигәч, Давыт та кулын күтәрде. Ләкин укытучы күзенә әлеге дә баягы ак башлы Хәйри чалынды. Бу иншасын укыгач. Әлфия сүз алды. Купшы киемле, чәченә һәрчак ак бантлар тагып килгән матур кызның әтисе дә горурланырлык кеше икән. МТСта инженер дидеме? Ниһаять. Нәгыймә Харисовна Давытны да күреп алды:

—Йә, Галиәсгаров, син гаиләгез хакында нәрсәләр яздың?

Давыт партасыннан торып иншасын укырга теләп авызын гына ачкан иде, Ирек бөтен бүлмәгә шаулатып кычкырды:

—Нәрсә язсын ул, апа! Анасын персидәтельлектән куганнар, әтисе пленный аның. Аларда язарлык кеше бармыни?

Ак баш Хәйри һәм тагын берничә «мушкетер» хихылдап көлде. Тик бу 80
көчекнең төшләнеп өреп куюы кебек кенә, сыйныф күптән тын, өнсез тора Һәм күбесе Давыт ягына төбәлгән. Мондый әче хурлаудан соң нишләр ул?

Чынлап та, Давыт нишләргә дә белми. Барып оятсыз Ирекнең бугазына ябышсынмы, елап бүлмәдән чыгып китсенме... Әллә соң иң әшәке сүзләр табып килмешәкләрнең үзләрен хурларга керешсенме? Давыт үзен һаман да аучылар боҗрасында калган чарасыз юлбарыс сыман сизеп, кызарып- бүртенеп партасына чүкте. Минутлар үтә торды.

—Йә, Галиәсгаров, көтәбез. Нигә укымыйсың? Укы!

Нинди сүз булса булыр, әмма ул мондый өндәүне һич тә көтмәгән иде. Ярсуына май сиптеләрмени9

—Апа, мин саңгырау түгел. Гаиләбезне хурлап торгач, нишләп укыйм мин?—диде ул сизелеп торган тискәрелек чәчеп.

—Кем хурлый?—диде Нәгыймә Харисовна үчегү тоны белән. Һәм нервыланып күзләрен уйнатып алгач, өстәде —Ярар, мин ишетмәдем, ә син укы!

Әлфия ак бантларын уйнатып партасыннан күтәрелде:

—Апа, сез ишетмәдегезме? Ирек Давытның әтисе һәм әнисе хакында начар сүзләр әйтте бит. Моны бөтенебез ишетте бит инде!

Тик Нәгыймә Харисовна кызнын нарасый карашын күрмәскә, ихлас сүзләрен ишетмәмешкә салышты. Көчәя барган ярсу белән һаман Давытка ташланды.

—Галиәсгаров, хәзер үк иншаңны укырга тотынмасаң, валлаһи, мин сиңа «икеле» куям Бер. . ике. оч Юкмы? Укымыйсыңмы? Укучылар, бирегез әле ручка! Шул тискәре Галиәсгаровка «икеле»не чәпик әле без!

Укытучы үз өстәлендә ручкасы ятса да, кулын сузды һәм көтте . Гипнозланган сыман Ак баш Хәйри партасыннан торды һәм ручкасын тотып укытучыга юнәлде. Тик ни гаҗәп... Хәйри «мәгез, апа!» дип сораганын сузса да. Нәгыймә Харисовна аны кулына алалмый, бармаклары ток суккан сыман калтырый, үзалдына җыерыла иде. Аның йөзе дә кинәт үзгәреп китте, кызарды, бүртенде, күзләре дә зәһәрләнде.

—Ах, син, юньсез! Яшеннән калган нәрсә!—дип кычкырды укытучы һәм шундук ике куллап күкрәгенә ябышты—Йөрәгем, ай... йөрәгем!—һәм Нәгыймә Харисовна йөгерә-атлый ишеккә юнәлде

Дәрес бетәргә дә вакыт җиткән иде инде. Менә-менә кыңгырау шалтырар дип көттеләр, парталарда утырып калдылар..

—Ну, Галиәсгаров, пәйгамбәр, күрсәтербез без сиңа моның өчен!—дип тынлыкта бармак янады Ирек —Күрмәгәнеңне күрерсең әле син Шулаймы, мушкетерлар?

—Каргышың—кара башына. Ирек!. Имансыз!—дип әнисе ярсыганча, нәфрәтләнеп җавап кайтарды Давыт.

һәм берничә көннән соң классны гына түгел, мәктәпне, авылны да таң калдырган бер фаҗига булды. Ял көнендә, яз җитеп җир ачылганга сөенеп. Сәйфиев эреле-ваклы куштаннары белән сәйранга чыга. Бик ялынгач, малаен да үзләре белән ала ул. Мул сулы Шарлык буена килеп җиткәч, учак ягып җибәрәләр, балык сөзәргә керешәләр. Эчү, сыйлану, гәп-көлеш кызып китә. Монда Сәйфиев малаена ни кызык9 Тәм-томны кесәсенә тутыра да машиналар янына менеп китә бу. Өр-яңа «Газик» кабинасына утырып, рульне боргалый, тегесенә баса, монысын тарткалый кыбырсык малай. Һәм үрдә торган машина ахыр чиктә тышаудан арынып түбән тәгәри башлый. Җитмәсә, кабынып китеп, мотор үзе көпчәкләрне куаларга керешә Каушап калган малай нишләргә дә белми, аяк-куллары белән һаман идарә итү механизмнарында бутала..


 

Үрдән тәгәрәүче машинаның моторы үкереп җибәргәч тә, Сәйфиев эшне сизенеп ала, айнып китә һәм бар тавышына илереп кычкыра:

—Малай, рульне бор! Әй, малай!..

«Газик» машинасы елгага ыргып төшеп, суга бата башлагач та. артыннан өч-дүрт ир сикерә. Тик чумып-чумып, күшегеп эзләп, җәфа чиксәләр дә, кече Сәйфиевны кабинада табалмыйлар. Аны ургыган су үзе белән алып киткән була... Ирек Сәйфиевны тик бер атнадан соң, 15 чакрымлап түбәндә, елга борылышында, зирек тамырына эләгеп торган килеш табып алдылар.

Шул фаҗигадән соң бишенче сыйныф шым булды. Ирек әмеренә буйсынып, төрле ямьсезлекләр кылган «мушкетерлар» да, кырау суккан әрекмәннәр кебек сулып төштеләр. Мәрхүм Ирек Давытны «пәйгамбәр» дип мыскылларга теләгән иде бит... Әллә чынлап та изгеме, пәйгамбәрме соң бу Давыт?

XXI     бүлек

Тагын бер ел гомер узды.

Апрель азакларының кояшлы, җылы бер көнендә Сара Давытның башлангыч мәктәптәге укытучысы Мәрьям белән авыл кибетендә очрашты. Элеккечә җылы итеп серләшеп киттеләр. Аеруча Давыт хакындагы гәп икесенә дә кадерле, мөһим иде.

—Сара апа, без—кече мәктәпләр—зур мәктәпкә киңәшмәгә барган идек. Шунда мине Нәгыймә Харисовна тотып алды. Татар теле, әдәбияты укытучысы. Беләсезме икән?—дип сорады Мәрьям.

—Белмәскә тагын! Китапханәче булып эшләгәндә үк жыен кызыл, тозсыз сүзләр сөйләп кеше башын катырганы истә тора. Тик Давыт бер дә телгә алмый үзен. Тегесен сөйли, монысын мактый, ә Нәгыймә апасы хакында ләм-мим. Үзем дә аптырыйм. Тукайларны, Такташ, Кутуйларны укыта бит. ничек тәэссорат булмас икән?—Сара аптырап кулын тезенә чапты.

—Шул-шул менә! Дөрес сизенгәнсез, Нәгыймә Харисовна миңа үзе дә әйтте. Давыт мине яратмый, ди. Алай гына да түгел, Сәйфиев малае хәленә калудан курка икән. Каргышлы булудан шүрлим, анасы белән бер сөйләш әле, дип үзе миннән сорады. Сара апа.

Сара инде куш куллап бот чапты:

—Ай Алла, ишетмәсәң, ишет! Ул Нәгыймә минем малайны колдун дип белә микәнни? Аннары мәрхүм балага Давытның нинди катнашлыгы бар икән?

—Сара апа,—диде Мәрьям шактый кыенсынуын сиздереп.—Сәйфиев хатыны Хәтимә чат саен улап йөри ди бит. Ишетмәдегезмени? Пленный Хабулның яшен суккан малае каргап үтерде улымны, ди икән...

—Монысын ишетмәдем. Ә персидәтель малаеның Давытка «анаңны эштән куганнар, атаң пленный синең», дип әйткәнен җиткерделәр. Малаеның теленә Хәтимә салганын аңладым инде мин, сеңлем.

—Шул сүзләрдән соң Давыт «Каргышын—кара башына!» дип әрнеп кычкырган да шул. Хәзер пәйгамбәр кушаматы такканнар, күзе каты, каргышы төшә дип шүрләп калганнар бит үзеннән. Нәгыймә Харисовнаның миңа сезнең белән сөйләшергә ялынуы да шул куркудан чыга бит, Сара апа. Үзегез Давытта ул-бу сизмисезме соң? Яшен суккан, өермә күтәргән, мәрткә киткән кешеләр турында төрлесен язалар бит хәзер. Экстрасенс дигән сүз дә чыкты...

—Ярар, сеңлем,—дип бу юлы куллары белән һаваны кисте Сара,—Юк белән баш катырмыйк әле! Мәктәп—фән, белем йорты ул. Аны гайбәт, хорәфәт оясына әйләндермәсеннәр!


 

Чебен куган сыман селтәнсә дә, әлеге сөйләшү Саранын күнеленә тирән сенде. Мәктәп кебек изге җирдә үзләре, уллары турында ямьсез уйлар йөрүенә чиксез гарьләнде ул. Төшке ашка кайткан Хабулга да Мәрьям сүзләрен җиткерде. Башта ире чиксез гаҗәпләнде:

—Һе, Давытны пәйгамбәр диләрме. Каргышы төшүдән куркалар дисенме? Ул юньсез Сәйфиев малае үз башына үзе житте ласа. Безнең Давытның монда ни катнашы бар? Бер өйгәнгә һаман өяргә була диләр микәнни?

Ә бераз кашларын җыерып уйланып торгач, Хабулдан һич көтелмәгән сүзләр ишетте Сара:

—Ә нәрсә? Безне нахакка рәнҗеткәннәре өчен Давыт пәйгамбәр тиешлесенә җәза җибәртә икән, Шәрифулла абзый әйткәнчә, бик мәслихәт, Сара. Ходай үзе беләдер. Мондый әйберләрне сугышта да күп күрдем инде мин. Гамәленә карап—хөкеме! Җан сафлыгын саклаганга исән калдым бугай дип еш уйланам хәзер. Ходайның бер рәхмәтедер инде бу... Менә шундый нәрсәләрне уйла да хафаланма син, Сара. Яклаучыбыз үсеп килә икән, безгә сөенергә генә кирәк!

Тик Давыт хакында кем нәрсә сөйләмәсен. Сара барыбер үз уенда калды. Җәмил булды ни, Давыт булды ни—барыбер шул ук бала инде. Исемгә карап кына җисеме үзгәрмәс. Ана үз сөяген белә ласа. Давыт та башкалар сыман ук гадәти җир кешесе булмый, кем булсын? Чикмәнле бәрәнге белән кара арыш ипие ашап үскән Хабул-Сара каныннан пәйгамбәр яралды ди. Көт! Көтә-көтә көтек будырсын...

Әмма тиздән үзләрендә булган бер вакыйга ананың уйлар җебен тәмам чуалтып ташлады.

... Иртән чәй эчкәндә Давыт күргән төшен сөйли:

—Мин үзебезнең зур бакчада чүп-чар җыеп йөрим. Иртәгә сөрәбез, чистарт, диде бит әти. Бер мәл күрәм, һавада самолет. Оча бу. оча. баш өстенә үк очып килде. «Эй, самолет, посади меня в полет!» дип кычкырам. Шуннан, әти, шуннан, әни, бу әйләнеп-әйләнеп төшә башлады бит Валлаһи—төшә! Бакчага гына төшмәсен, чокыр-чакыр бит Урамга, чирәмгә төш, дип кычкырам. Самолет, әллә ишетте, шулай итте дә, бакча буена төшеп кунаклады.. Менә аннан хәзер бер кеше төшә Погонлы, шәп киенгән бу. Әйтә миңа: «Син, малай, Түрештә Хабул Галиәсгаров дигән кешене беләсеңме?»—ди. Белмәскә, мин әйтәм, ул бит минем әти' «Давай, чакыр әтиеңне!»—ди летчик.

Мин, әти. сине дәшәргә дип бар куәткә өйгә йөгердем дә, уянып киттем. Әни уятты. Жәл инде, нишләп чакыртканын белә алмадым шул. Ачуланма әти!

Давыт шулай төшен тиз-тиз сөйләде дә. коймак бөгеп, чәен эчеп мәктәпкә сыпырды.

—Кара, малай, тырышып укы, укытучыңа каршы сүз әйтмә, кеше рәнҗетмә!—дип гадәтенчә нәсыйхәтен биреп озатты аны ана. Ата кеше исә, Давыт хикәятенә бирелгәнме, әллә уйларында башка берәр исәпме, байтак вакыт урындыгында кадакланган сыман утырды

—Анасы, ишеттеңме, малай нәрсәләр сөйләде. Юк-бар төш түгел бу Берәр хәбәр булмагае. Түлке нинди хәбәр икән? Тагын пленда булуны искә төшереп, мазага тиярләр микән?

—Төшне һәрчак яхшыга юрарга кирәк!—диде камыр кисмәге янында кайнашкан Сара кискен генә —Хәзерге балалар ниләр белән генә саташмыйлар. Тавык төшенә тары кергәндер, көяләнмә!

Малай төшен чәршәмбе сөйләгән иде. Жомга иртән үк Сара идарәгә китте. Берничә көннән колхоз чәчүгә төшә, кыр станында кухняны тергезергә кирәк Казанын, савыт-сабаларын әзерлисе бар Кибет, складлардан
продуктлар алыр өчен алдан ук накладнойларны яздыртып алу зыян итмәс. Сырт кашырга да вакыты калмас инде хәзер пешекче Сараның...

Идарә бүлмәләрендә тулганып йөргәндә, аны сельсовет рәисе Гомәр Гаффарович туктатты.

—Сара Кыямовна,—ди бу аһылдап, артыннан куып киләләр диярсең,— Кайда Хабул?

—Кайда булсын, эштә, техника паркында. Комбайн төзәтә.

—Шулаймы? Рәхмәт!

—Ә нәрсәгә ул? Берәр ашыгыч хәл бармы әллә?—дип пошынды хатын.

—Бар бугай шул. Югарыдан Түрешкә бер офицер килә, диделәр. Хабулны шунын белән очраштыруны сорыйлар.

Һәм рәис ашыгып үз мәшәкатьләре белән юлланды.

Сараның эче жу итеп китте. Малайның төше дөрескә чыга микәнни9 Ходаем, хәерле гамәлләр генә булсын. Мөхлисов җомгасын гына күрсәтмә тагын... Аның каравы, сельсовет башлыгының хәбәре Хабулны һич гаҗәпләндермәде. Комбайн эченә кереп иләкләр белән маташкан чагы иде, эшеннән дә бүленмәде:

—Иртүк военкомат аякка баскан, сельсовет кешеләре өтәләнә, ә Мәскәү офицеры белән күрешәсе Галиасгаров уйлап та бирми. Вәт кеше! Бәлки башта веялкагыз астыннан чыгарсыз, Хабул иптәш?

Ниһаять Хабул чүкеч, ачкычларын күтәреп комбайн эченнән чыкты:

—Йә, ни боерасыз?

—Ин башта чистарынып, өс-башны алмаштырасы булыр, өлкән сержант Галиәсгаров!—диде рәис һәм мотоциклын кабызды. Утыр, бүген миңа кучерың булырга туры килә бугай.

—Каян килгән хөрмәт әле ул?

—Сюрприз!

Гомәр Гаффаровичның кабалануы бик урынлы булды. Хабул «егетләрчә купшыланып», кәнсәләргә кереп утырганнар гына иде, бина алдына авыл өчен ят «Джип» килеп туктады. Хужа кеше кунак каршыларга чыкты Һәм менә бераздан шау-гөр килеп бүлмәгә хәрбиләр керде. Алдан район военкомы Шәмгунов атлый. Анын артыннан яшь, көяз капитан керә, һәм менә тагын ишектә берәү күренә. Чалланган чигә чәчләре аның инде өлкән яшьтәге кеше икәнен раслый. Затлы яшел китель, зәңгәр чалбардан бу. Майор! Бәй, йөзе таныш түгелме? Җете зәңгәр күзләр... Житди, хәтта шактый ук кырыс чырай... Кайда күрде? Кем соң бу? Сидоров... «Смерш» тикшерүчесе капитан Сидоров!... Теше арасыннан гына чыгарып, Хабулны «Галиаскеров!» дип атаган кеше.

Хабул үзе дә сизмичә солдатларча төз басты, үрә катты.

—Менә шул инде сез күрергә теләгән кеше, иптәш майор,—диде сельсовет рәисе Сидоровка карап —Хабул Галиасгаров каршыгызда тора.

—Без танышлар!—диде майор һәм күрешергә дип ак, йомшак кулын Хабулга сузды. Ну, Галиаскеров. исәнме?

—Иптәш Сидоров, сез безнең Галиасгаров белән танышсызмыни? Гажәп!—дип аптырап калды Шәмгунов.

—Бу сугышта бик күп язмышлар бергә үрелде, Вахит Хазиахметович. Маңгайга маңгай бәрелешкән кешеләр дә байтак. Инде менә ташларны җыяр вакыт.

Майор җиңелчә генә Хабулның җилкәсенә кагылды, күзләренә карады:

—Өлкән сержант Галиаскеров, аптырап калдың бугай. Бу Сидоров нишләп әле мине эзләп Түрешкә килеп чыккан дисеңме? Сиңа әйтеп
өлгермәгән булсалар, сөенчегә өмет итәм. Сездә, «сөенче» дигән бик куанычлы сүз бар бит... Кыскасы, сиңа бүләк китердем, Галиаскеров. Зур хөкүмәт бүләге, «Ватан сугышы ордены» алып килдек без сиңа, герой.. Иә. барып җиттеме инде?!

Менә, ниһаять, чынлап та Хабулга барып җитте. Орден! Тик ул моны һич тә көтмәгән иде Шатлык хисе аңа бернинди әзерлексез китереп бәрде Кинәт күзләреннән яшь атылды, бугазыннан үксү ымы ыргылды, һәм Хабул барлык хисләрен, кайнарлыгын тапшырырга теләгәндәй Сидоровны кысып кочаклап алды:

—Рәхмәт! Чын күңелдән рәхмәт!

—Рәхмәт белән генә котыла алмассыз әле, өлкән сержант!—дип сүз катты военком һәм көлдереп күңелләрдәге киеренкелекне йомшартып җибәрде.

—Иптәш Гумер Гаффарович,—дип сүз җебен үзенең кулына алды Мәскәү кунагы. Менә без юлда үзара сөйләштек, киңәштек, сез ничек карыйсыз, иптәш Галиаскеровка орденны бүген үк халык алдында тапшыруны оештырып булмасмы? Клубта, мәсәлән. .

—Ник булмасын, иптәш майор. Клубта оештырабыз! Авыл тарихында калырлык тантана бит бу,—дип кайнарланып җавап кайтарды рәис.

—Бик яхшы! Сез инде бу эшне үзегез башлап җибәрегез алайса. Мин үземнең ике тәкъдимемне генә әйтәм. Мәктәп укучыларын да чакырырга кирәк! Аннары рәсми өлеш беткәч, халыкка түләүсез кино күрсәтү мөмкин булмасмы? Мин өр-яңа нәфис фильм алып килдем. «Кеше язмышы...» Михаил Шолохов хикәясе буенча төшерелде. Төп рольдә кино йолдызы— Сергей Бондарчук. Бу кичәгә бик аваздаш булыр әлеге фильм. Йә. шуны эшлибезме?

Гомәр Гаффарович кичәне оештыру эшенең мондый аныклык алуына үтә канәгать иде һәм район хәрбиләре белән берлектә клубтагы мөһим чараны үткәрү хәстәрен күрә башлады. Янына клуб мөдире Хәсән дә йөгереп килеп керде.

Сидоров Хабулны җитәкләп кәнсәләрнең аулак почмагына барып урнашты. Фуражкасын салды, тәмәке кабызды.

— Башкалар ничектер, әмма мин үземне кеше күзләре белән күрергә гадәтләндем, Галиаскеров,—дип сүз башлады Сидоров,—Мина кысадагы пыяла көзге кирәкми. Көзге—үз вөҗданым, үземне кеше карашы аркылы күрәм мин. Сөенеч тә, көенеч тә кешедәге чагылышым аша туа. Һәм туры әйтәм, минем синдә чагылган кыяфәтем һич тә матур түгел Син мине еш каһәрләдең. Төшләреңә дә кереп, йокыларыңны качырганмындыр әле... Шулай, шулай, Галиаскеров, без бит ирләр, турысын әйтеп сөйләшик. Мин башкага исәп тә тотмыйм, вазыйфам шундый булды. Хәер, ил иминлеген, законны, тәртипне, кеше бөтенлеген саклар өчен каты кул, усал чырай кирәклеген сез аңладыгыз бугай, өлкән сержант? Сугыш, кан коелыш бик күпләрдә түбән хисләр дә уятты. Җиңү һәр кешедән Ватан алдындагы бурычын төгәл үтәүне таләп иткәндә генә яулана, Галиаскеров. Без бу сабакны шактый кырыс шартларда һәм бик күп хак түләп алдык бугай

Сидоров элекке гадәтләрен ташламаган икән. Урыныннан торды, кысан булса да, йөреп алды, баскан килеш сүзен дәвам итте. Басып сөйләү—сүзне, кешене олылау, хисләнү галәмәте

—Әллә никадәр кеше белән эш итеп, мин дә сине хәтерләп калдым, Галиаскеров. Катюшаны суга батырдым, дидең бит Башта хәйләлисең дип уйладым. Аннары шундый корал тирәсендә Ставка таләпләрен үтәмәвен белән хәтергә кердең Һәм оныттым дигәндә тагын искә төшердем бит әле сине, Галиаскеров. Катюшаны шартлату таләбе булгач, кырганнар гына Сер саклыйлар, янәсе. Жавап бирүдән дә курыкканнардыр инде. «Сугыш


 

Алласын» тугандаш армияләргә дә күпләп озатканнар. Сугыш беткәч, хәтта музейга экспонат итеп куярлык әлеге БМ-13, БМ-31, БМ-8 корылмаларын табалмыйлар икән. Кино төшерергә дә кирәк легендар катюша...

Безгә задание бирделәр: катюшаларның төрле елларда чыккан төрләрен барларга, җимерекләрен сафка бастырырга, югалганнарын табарга! Менә шунда мин янә синең «Дело»ны архивтан алдым да инде. Туктале, мин әйтәм, ник син әйткән Днепр култыгыннан эзләп карамаска катюшаны? «Дубецкий вал» касабасы картада бар. Андагы военкоматка заявка җибәргәч, тиз генә әлеге син әйткән елга култыгына төшә торган урман полосасын ачыкладылар. Водолазлар алып очтык син әйткән җиргә. Таптылар, икенче чумуда ук таптылар «Сугыш Алласын». Трактор белән ярга тарттырып чыгардык. Төп-төзек! Могҗиза булды бу! Сугыш тарихына язарлык факт. Үзем өчен дә уйланырлык нәрсәләр күп монда...

Сидоров сүзеннән туктап, үз янына яшь капитанны дәшеп нидер сөйләшеп алдылар. Һәм күп тә үтмәде, әлеге әфисәр машиналарыннан алып кереп, майор алдына җиңел кына төргәк куйды.

—Менә, Галиаскеров,—диде Сидоров төргәкне сүтә-сүтә.—Синен өчен кадерле ядкарь бу. Таныйсыңмы?—Һәм майор кулына фляжка алды.— Синен җиһаз бит бу?

—Минем фляжка бу! Сез аны кабинадан табып алдыгыз, иптәш майор. Шулаймы? Эчен ачтыгызмы соң?—диде Хабул, йөрәгендә көчәя барган дулкынлану галәмәтләрен сиздермәскә тырышып.

—Әлбәттә ачтык. Анда командир приказы ята. Синен кристалл сафлыкны раслаучы документ, Галиаскеров. Син командирның боерыгын үтәгәнсең. Өстенә зур җаваплылык алуны раслау да бу. Сугыш хәлләрен инструкцияләр, боерыкларга гына сыйдырып булмый икән шул. Шәхси җаваплылык та бик кирәк экстремаль шартларда. Менә бу синең миңа биргән сабагын, өлкән сержант Галиаскеров.

Хабул сак кына үзе күп тапкырлар кулларында тоткан, кайнар иреннәренә тидергән, сулары белән сусауларын баскан фляжкага кагылды. Капкачын борды. Күгәрмәгән, каралмаган да, чын алюмин шул! Бармаклары белән эчкә тыгылып кечкенә кәгазь төргәген тартып чыгарды. Аны ике куллап җәйде. Һәм күзләренә Минач абыйсының таныш почеркы килеп сарылды Саргая төшкән кәгазь кисәге зәңгәр күзле, мөлаем йөзле кешенең кул җылысын сирпегән, ипле, төзек тавышын ишеттергән сыман булды. Янә колак төбендә яңгыраган шартлаулар, пулемет, автомат тырылдауларын басып, политрук телгә килеп әйтә кебек:—«Бар, энем, машинаңны кабыз да полоса буйлап елгага сыптыр. Монда беребез үлү дә бик җиткән. Бәлки исән калырсың.. Кайтсаң, минекеләргә дә сәламемне ирештер!»

Әй, Минач абый, дип сыкранып уйлап куйды фронтовик ир. Синен рәхим-шәфкатең аркасында мин бит исән... Синен хәер-фатихаң белән кырык үлем аша үтеп, авылга кайттым, өемдә утырам ласа мин, Минач абый. Хабул түзмәде, өстәлгә иелеп балалар кебек сулкылдый башлады. Үксү, яшь өере дулкын-дулкын булып, төер-төер булып агылды... Ниһаять, ир башын күтәрде, чыланган кулъяулыгын кесәсенә яшерде.

—Гафу итегез!—диде ул, күзләрен Сидоровка күрсәтмәскә тырышып.

—Оялма, фронтовик! Болар хәләл яшьләр.—Һәм майор үзе дә ничектер йотлыгып папиросын суырды.—Галиаскеров, мин синең рөхсәт белән фляжканы үзем белән алып китәр идем Аны синен катюша белән бер экспонат рәвешендә музейга куярга ниятләдек. Каршы килмәссеңме?

Хабул ризалык белдереп башын какты. Бераздан Сидоров дәвам итте:

—Халык каршында бер-беребезгә эндәшергә туры килер. Мин сезнен исем шәрифләрне күнелемә нык сеңдердем. Хабибулла Харисович


 

Галиаскеров... Атың нинди мәгънә бирә икән синең, дип сүзлекләрдә казындым Исемен фарсыдан икән. «Хәбиб»—белгеч була. Ә фамилияң катлы-катлы. «Гали»—гарәп телендә бөек. Ә «асгар»—кыйммәтләр. Бөек яисә зур кыйммәтләр. Кыйммәтле белгеч дип аңладым үзеңне. Димәк, асылын буенча бик шәп белгеч, һөнәрмән булып чыгасын. Дөресме9

Инде хәзер Хәбибулла Харисович, син дә мине фамилиям белән генә атамассың шәт? Рәсми булыр, килешмәс. Аннары яшькә дә күпкә өлкәнмен бит. Иван Ефимович мин. Урыс офицерлары династиясеннән. Анам ягыннан нәсел очым Суворовка барып тоташа... Ниһаять, кешеләрчә таныштык дисеңме, Хәбибулла Харисович9

—Әйе, бу—безнең гомерлек һәм чын танышу. Минем карашта сез үзегезне сөенечле кыяфәттә генә күрерсез, Иван Ефимович.—диде Хабул һәм урындыгыннан торып ике куллап майорның кулын кысып торды.

XXII      бүлек

Бу көндә пешекче Саранын кулы бер эшкә дә бармады. Жомга бер нәрсә дә ниятләмәгез, дия иде шул Шәрифулла мөтәвәлли Мөэмин мөселманга бу көн—Аллаһ уйлары белән генә яши торган чак. Ходай ризалыгын алып, саваплар белән юаныр мәл. Җомгада күңелләрегез гел изгелектә генә булсын, дин-кардәшләр... Көне хатын ниятенә түгел, тәкъва карт әйткәнгә тартылды шул.

Идарәдә Гомәр үз хәбәре белән Сараны пошаманга салган иде. Кәнсәләргә ниндидер ят машина килеп туктавын, аннан гаскәриләр чыгып баскычка күтәрелүен күргәч, инде йөрәге сыкрап куйды аның. Әфисәрләрнең Хабулга булган йомышларын нәрсәгә юрарга да белмәде ул, баскычка текәлгән килеш гасабиланып көтте: җитәкләп чыгаралармы, әллә үз аягы белән теркелдәп өйгә юнәлерме ир башы? Ничә ел Хабул хакында тәшвишле уйларга төшеп, энәләр өстендә утыра бит Сара: «Гайбәткә, чәйнәүләргә күнгән, Ходаем, инде казамат күрсәтмә Хабулга!»

«Пленда булган», дигән хәбәре Хабулның үзеннән алда кайтып, капкаларына дегет булып сыланды шул. Сара да рәислектән төшкән, ирнең дә авыз пешкән—кем ничек тели, ничек булдыра, шулай мәсхәрәләде инде аларны авылдагы әтрәк-әләм. Колхозга военкоматның списать ителгән автомашинасы кайткач, Җамал янына Сара үзе барып гозерләде: «Хабул әрмиягә алынганчы колхозда шофер иде бит, утырсын әле янә руль артына. Җамал Яппарович?»

Айнык сәгатьләре сирәк була торган рәис белән сөйләшүгә «күчтәнәч» белән килгәндә өметле буласы иде дә бит, әллә нигә яхшысынмады бит хатын. Элеккечә сүземне тыңларлар дип тә алданды бугай. Ә болай Җамал шешенке күзләре белән Сарага бер сөзеп карады да кулын гына селтәде: «Пленныйга руль ышандыра алмыйм, ә машина военный ..»

Исән эшсез тора алмый, Хабул МТСка барып комбайнчы булып урнашты Түрештән бер дистә чакрым ераклыгы Юашка исемле чуаш авылына китеп, арышын, бодаен урды, көнбагышын суктырды ир Янгыр яуса, ат җигеп өйгә кайтты. Йорттагы арбаны сырып Хабулның аты, Сараның сыер, бозавы, сарыклары хуш исле клевер, вика бөгә. Ир белән хатын исә болдырга кунаклап, таң атканчы тегесен-монысын серләшә, йортка, ниһаять яшәү яме иңүгә кинәнә

Сара чуашлар арасында ире тынычлык тапты дип икеләтә сөенгән иде Тик коры көннәр бик озакка киткәч, хәл белергә дип үзе Хабул янына юл тотты Уракчылар бодай басуында төшлеккә туктаганнар иде. Сара камыл өстенә зур брезенттан табын ясап аш чөмерүче ир-атны күреп түгел, ә механизаторлар тирәсендә чүмеч, ипи тотып ак күгәрчендәй гөрләп торган

Пиннәрпине шәйләп телдән язды. Чынлап та ак күгәрчен шул бу. Бала итәкле ак зифа күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч бәйләнгән. Аякларында да ак тула оек, юкә чабата. Башында, шулай ук, чәчләрен каплап, маңгаена ук төшеп торган ак, чәчәкле ситса яулык аның... Кыланышлары да җитез, килешле, ир-ат сыйлап ничек бөтерелә.. Күгәрчен дә түгел бу Пиннәрпи, ә юл уңаена тезелешкән ак ромашкаларның берсен хәтерләтә ак киемле, зифа буйлы, таза тәнле яшь чуаш кимпере. Шул сөйкемле зат күзенә чалынуга. Саранын бөтен тәне чемердәп китте, буыннарына көнчелек уты йөгерде. Җитмәсә Пиннәрпи чишмә ташларына бәрелешкән су челтерәвең хәтерләтеп нәрсә ди әле?

«Пезнең Хабул перенчелекне пирми. Пезнең Хабул бик уңган, чуаш пулмый гына хур пулган», диме. Үзе көрән сусыл күзләрен яшереп мут елмая чуаш кимпере.

Каян килеп сезнеке булды әле минем Хабул, Пиннәрпи? дип кеше каршында үчләшеп булмый бит. Телен тешләде дә пешекче хатын сузган итле шулпаны чөмерде Сара.

Ә иргә, аулакны туры китереп, әйтте әйтүен:

—Атналап өйгә кайтмый торуың аңлашыла хәзер, жаным. Пиннәрпи сыйлары тәмлерәкмени сиңа?

Хабул да нәкъ үз читәненә тигәнен аңлады. «Яна, яна бүрек...»

—Пиннәрпи? Кухарканы әйтәсеңме? Ире бар аның,—дип ир бик сәер итеп көлде көлүен. Әмма хатын күңеленнән көнчелек вәсвәсәсен корыта алмады. Төннәрен ялгызы түшәккә ятса, Хабулны һаман шул Пиннәрпи белән бергә күреп саташып чыкты Сара. Ир яратамы-юкмы? дип ромашка чукларын берәм-берәм өзә, аны тәмам ялангач итә, имеш... Ирнең үткәненә кагылышлы кимсенүләр көнчелек янәшәсендә пүчтәк кенә булган. Хәер, бу ике хисне, Сара, бер-берсеннән аерып буламыни? Бәбкә кебек чукымасалар, ир авылдан чыгып китмәс иде бит. Әллә кайсы Юашка Пиннәрпие дә хатын төшенә кермәс иде... Берсе алай, берсе болай, әмма икесе бергә бик зур куш! Тик үз сәманың түгел, кеше тәңкәсе бу. Түлә, Сара, түлә сугыш контрибуциясен. Бу ясак зур һәм аны җиңелгәннәр озаклап өлешләп түлиләр, Сара...

Әйе, өлешләп түләделәр. Вагын-төяген, сүз белән биткә чабуларны әйткән дә юк. Мир каршында хурлаулары да әллә күпме бит аның.. «Үләргә киткән түгәбез, баеп кайта түгелме? Ләә-ләә...» дигән кебек, Хабулның Юашка кырларында эшләп беренчелек алып кайтуы, ашлыкка, акчага тигенүе авылга таралып, Җамал яраннарын тәмам чыгырдан чыгарды. Кар эреп, һавада җир исе, туфрак исе аңкый башлаган мәлдә йортка Сара урынына утыртылган Фәрух һәм өч халык вәкиле килеп керделәр. Гаилә төшке ашка утырган иде. «Әйдәгез, әйдә, бик мактап йөрисез әле»,—дип Хабул боларны табынга кыстады.

—Галиәсгаровлар, бакчагызны кисәбез,—диде Фәрух хуҗаны ишетмәгәнгә салышып. Һәм папкасыннан кәгазь чыгарып селкеде,—Мени дакумент. Сезгә закунный 14 сутый тиеш, ә 25не киртәләп куйгансыз. Каян кисәбез, арткы яктанмы, әллә читән буеннанмы, күрсәтегез!

—Туктале, Фәрух гадук!—диде Хабул чынлап аптырап.—Безнең бакча күптән 25 сутый йөри. Нишләп кисәргә булдың?

—Син закун белмәсәң, Сара белер. Калхуз списогында тормаган кешегә 14 кенә сутый тиеш. Хатынын калхузчы түгел, үзен МТСта бугай. Кисү закуннай, гадук.

Шулай дип власть вәкилләре арткы яктан шапылдатып казыклар кагып, бакчаны кистеләр. Кишәрлек ел саен кысыр калып, тирә-юньгә алабута, билчән, эт эчәге орлыклары гына сибеп ятты. Хөкүмәт, колхоз


 

бу 10 сутыйдан нәрсә откандыр, Аллан белсен, әмма Җамал ягының Галиәсгаровларны кешегә санарга тырышмаулары халык өчен бик ачык иде. Хабул тиргәнде, әллә кемнәрне аты-юлы белән сүгеп ташлады. Әмма Сара үзе рәис чагында азгын Җамаллар нәселенә тышау куюларын хәтерләп, телен тешләде.

Җамал куылып, рәис урынына Сәйфиев килеп утыргач та, Хабул хакында чүбек чәйнәүдән, гаиләсен мыскыл итүдән туктамадылар. Шулай да идарә утырышында яшь механик Рәфкать, Кыям картның чыбык очы кардәше, мәсьәлә күтәргән: «Хабул абый районда танылган комбайнчы, тик хәерче шикәре сыман, тегендә-монда күчереп йөртүләр, үзебезнең колхозга беркетик аны» Идарә хуплагач, Сәйфиев карышмаган. Хабул менә берничә ел инде үзенен туган авыл кырларында ашлык суктыра. Ир-ат белән арасы яхшыра бара да бит, Ходай сакласын, бу әфисәрләр генә башына тагын берәр бәла салмасыннар тагын...

Ниһаять, гаскәриләрнең берсе баскычка тәмәке көйрәтергә чыкты. Икенчесе болдырдан ашыгып төшеп, машинасын кабызып куйды. Саранын янә йөрәге авырттырып сулкылдап алды: «Алып китәләр инде болай булгач...» Юк. Хабул ишектән ялгызы гына килеп чыкты һәм, чынлап та, теркелдәп өй ягына юнәлде...

—Хабул, тукта!—дип кычкырды Сара.

Ир тавыш иясен искәреп алды, хатынына каршы юнәлде Чү, күзләре кызарган түгелме соң? Алай дисән, елмая үзе, әнә көлә дә бит

—Йә, Хабул, әйт, нишләттеләр?

Ир аны-моны әйтмәде, әмма килгән шәпкә каты итеп Сараны кочаклап алды.

—Кит юләр, көпә-көндез... урам уртасында... кеше күрер, җибәр!

Әмма Хабул хатынын күкрәгенә һаман ныграк кыса, тарта гына барды:

—Күрсеннәр! Миңа орден тапшыралар, җаным... орден!

—Орден! Ни өчен?

—Һай, орденны нигә бирәләр? Батырлык өчен! Ниһаять, безгә дә кояш чыга. Сара, аңлыйсыңмы?—Һәм Хабул бәреп чыккан шатлык хисләреннән үзен-үзе тыя алмыйча биеп җибәрде. «Эх-ма. Бибисара, кайда безнең гитара!» Саранын күптән, бик күптән инде Хабулны яшьлегендәге кебек чибәр, җитез, очынгыч кыяфәттә күргәне юк иде. Хатын үзе дә түзмәде, иңбашларын сикертергә, кулларын чәбәкләргә кереште, теленә такмак та йөгерде:

Бие-бие Хәйбулла.

Биегән кеше бай була...

Бу көн Хабул белән Сарага гына түгел, бөтен Түреш өчен бәйрәмгә әверелде. Ирнең күкрәгенә сугыш орденын тагу кичәсен азак та. әле теге, әле бу уңай белән һаман искә төшереп тордылар.

Халыкка Мәскәү әфисәре Сидоров ифрат ошады. Чал чәчле, зәңгәр күзле һәм өлкән яшьтә булса да. һаман төз буйлы, шәп киемле гаскәринең сәхнәдән торып сөйләү рәвеше барысын шаккатырды. Гадәттә Аксудан, тегеннән- моннан килгән лекторлар трибуна артына басып кәгазьдә язганны укыйлар иде. Халык сүз тавы корган бу кешеләрнең азак нәрсә әйтергә җыенганын да аңламый иде. Килгәне килгән, теле аерым, үзе аерым дигәндәй, партком Рәүф кушып, татар теле укытучысы Нәгыймә Харисовна доклад укый башласа да кеше интегә бит Нәрсә әйтә, ни сөйли бу? «Партиябезнең тарихи карарлары белән рухланып, совет халкы коммунизм төзү юлыннан һаман
алга бара, җиңүләр яулый, ил, халык мәнфәгатьләрен үтәү сәясәтендә зур казанышларга ирешә бара» . Тел тегермәне тартканны Түрештәгеләр тынлый- тыңлый да аптырауга төшә. Кайда бар икән мондый хәят: рухлану, җиңүләр, казанышлар Түрәләр өстенә акырудан туктамый, кибеткә керсәң, керосин, шикәр юк. Юньле кием-салым сайлармын димә... Менә шулай мөнбәрдәге сүз үзенә, халык үзенә аерым яшиләр иде Түрештә.

Ә Сидоров кызыл комач ябылган трибунага күз дә салмады, төргәге белән язулы кәгазь дә чыгармады, үзара сөйләшкән кебек, залдагыларның күзенә карап, гап-гади итеп сүз башлады:

—Илдә үзгәрешләр көтелә, иптәшләр, һәйбәт үзгәрешләр... Гади хезмәт кешесенә карата борылыш бу. Аны шәхес буларак зурлау, кадерләү, дип әйтер идем мин моны. Бу юнәлеш халык рухын күтәрү белән бервакытта, тормышны, яшәү сыйфатын да сизелерлек яхшыртуга алып барачак...

Сидоров урысча сөйләсә дә, аның сүзләре һәркемгә аңлаешлы булып, зиһененә ятты. Сара да илгә, тормышка бәйле чыгышын ихлас тыңлады, тик олы кунак кайчан аның иренә кагылышлы сүзләрне әйтер дип тә дулкынланып көтте. Әһә, дип уйлады Сара. Менә хәзер әфисәрдән Хабулның исеме дә чыгар...

—Әсирлекне без дошман алдында калтырап кул күтәрү, җан саклап, ил, намус сату дип кенә карыйбыз. Әйе, аларга тискәре мөнәсәбәт тотып, хурлаучылар да байтак. Әмма безнең коллегалар төрле катлаулы хәлләр аркасында дошман кулына төшкән совет солдатларының язмышларын өйрәнеп, гаҗәеп батырлык фактларын ачтылар. Татар халкынын сөекле улы Муса Жәлил һәм аның көрәштәшләре турында җыелган документлар таң калдыра. Солдатлар әсирлеккә төшсәләр дә, дошман белән көрәшкәннәр, җиңүне якынайтып, батырларча һәлак булганнар. Муса Жәлил тоткынлыкта тетрәндергеч шигырьләр язган:

Я не преклоню колен, палач, перед тобою,

Хоть я раб и узник в тюрьме твоей.

Надо будет смерть приму я стоя,

Хоть и голову отрубишь мне, злодей...

Сидоров шигьри зәвык һәм рухлану белән яттан тагын ике куплет тезмә укыды, әсәрләнеп, башын иеп тынып калды.—Муса Жәлил,—диде ул янә,—татар шагыйре, сезнең шагыйрь. Аны туган телдә тынлап үтүегез бик дөрес булыр. Шуның өчен сәхнәгә мин булачак некрут һәм солдат Давыт Галиаскеровны чакырам...

Сара ялгыш ишеттемме? дип дертләп куйды. Давыт Галиәсгаров дидеме? Бу нинди сәхнә тамашасы тагын? Юк, колагы алдамый, әнә рәтләр уртасыннан чыгып, сәхнә баскычына аның улы күтәрелә. Ак күлмәктән, кызыл галстуктан. Атасының бәйрәменә матур киенеп барсын, дип үзе тырышкан иде ана. Ә сәхнәгә чыгуын сер итеп тотканмы малай?.. Вәт, пәйгамбәр!

Давыт җинел атлап сәхнә уртасына килеп басты. Бераз кызарып залга күз салды һәм дулкынланулы, әсәрле тавыш белән игълан итте:

—Муса Жәлил. «Ышанма»...

Һәм укучы класс алдында шигырь сөйләгәндәй табигый, яхшы билгегә өмет иткәндәй ышанычлы итеп, яңгыратып сөйләп җибәрде ул:

Сина миннән хәбәр китерсәләр,

«Ул егылган арып»,—дисәләр.

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр...
 

Залны чебен очканны да ишетерлек тынлык басты. Сәхнә уртасындагы малай күренмәс магниты белән күзне, колакны үзенә тартып, яна төр бәете белән күңелләрне биләп алды.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр.

«Алмаштырган илен» дисәләр.

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач.

Җирдә миңа тагын ни кала?

Малайның тавышы һаман күтәрелә, көчәя барды, бәетендәге фаҗига да тирәнәя төште:

Сина миннән хәбәр китерсәләр,

«Муса инде үлгән»,—дисәләр.

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Бу куплетны яңгыратканда Давытның үзенен тавышы да калтырап куйды, шуңамы үзен-үзе нечкәрүдән тыеп, беркавым тынып торды ул һәм икенче тында инде ныклы, ышанычлы тавыш белән бәетнең соңын яңгыратты:

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне.

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Әлегә кадәр колакка чалынмаган бу ят бәетне тынлап әби-чәби тын гына күз яшьләрен сөртте, яшьрәкләр шаулатып кул чапты. Яхшы башкаруы өчен Давытка мәдхия булгандыр инде бу. Ул да булмый гозерле тавыш ишетелде—авылга килгән һәр китап, гәзит-журналны укып барган элемтәче Нәбиулла икән:

— Иптәш Сидоров, Муса Жәлилнең китабын каян табарга була?

—Муса Жәлилнең шигырьләре, һичшиксез, китап булып чыгар, иптәшләр. Басарга әзерлиләр. Мин исә хәзер укылганны Жәлил эшен тикшергән хезмәттәшләрдән алдым. Безнең чекистлар кулы аша шагыйрьнең блокноты үтте. Аны илчелеккә Андре Тиммерманс—Жәлил белән бер төрмәдә тоткын булган бельгияле тапшырган иде . Кыскасы, шул, иптәшләр. Совет кешеләре әсирлектә дә батыр булып калдылар. Һәм менә бу батырлыкның җанлы бер үрнәге булып сезнен авылдашыгыз запастагы өлкән сержант Хабул Галиаскеров тора —Кунак пауза ясады, иркен елмайды һәм дустанә тавыш белән эндәште:

—Яле, герой, сәхнәгә рәхим ит!

Хабул бу чакыруны көтә иде инде. Гәүдәсен, аяк-кулларын абайламады Ике-өч сулыш эчендә ул сәхнәгә, авылдашлары каршына менеп басты. Мондагы кешене читтән, залдан күзәтү генә җиңел икән ул. Ә үзен сәхнә түрендә булсаң Чынлап та, каушарлык шул. Ана, гомердә күрмәгән кебек, йөзләгән караш текәлгән, Сара да, малай да. бабай да, күрше-күлән дә аерылмый моннан. Күзләрнең дә көрәне, карасы, яшел-зәңгәре юк. Тик текәлеп, кызыксынып яисә үтә җитди булып сине күзләгән карашлар гына бар. Кем бу Хабул? Нинди кеше син? Халык күзенә кайсы тамга-калып кешесе булып чалынасың син?

Әйе, әйе, тамга-калып!.. Хабул бу турыда озак уйланды инде. Кешенен социаль әһәмиятен, кыйммәтен билгеләр өчен аны тамга-калыпка салалар. Сыер-сарыкка колак тишеп бирка суккан, кол-әсирне сан белән нумерлаган сыман, яисә буталмас өчен, адашларга кушаматлар чәпәгән кебек, хәяттәге адәмнәрне дә хуҗа-хезмәтчегә, бай-ярлыга, галим-томанага, батыр-куркакка, айнык-сәрхушкә, геройга, колга, ударникка, хөрәсәнгә аерганнар. Әлеге тамга-калыплардан чыгып адәмнәргә абруй, чин, дәрәҗәләр ябыштырылган, тамга-калыпларына карап, йә күтәреп, йә типкәләп йөрткәннәр кешене Әлмисактан башлап шулай булган бу, Хабуллардан соң да тамга-калыпларга салырлар мир кешеләрен. Кара өлешеннән язарга теләгән кеше каядыр ялгыз утрауга, яисә урман-чытырманга китеп качса, котылса гына инде..

Ярый, раббысына мен рәхмәт! Кичә генә әле Хабул үз өстендә хурлыклы тамга-калып йөртә иде. Яманатлы иде, әсир иде, мәхлук иде ул. Ә бүген шул ук Хабул халык күзе алдында герой булып танылырга тора. Аңа хәзер кеше каршында оялып, бәбәк яшерергә урын юк... Әйдә, Хабул, залга туры кара, мәгърур кара, кыю кара син халыкка! Син хәзер, Аллага шөкер, үз тамга-калыбында...

Сидоров сәхнә уртасында солдат сыман үрә катып калган Хабулга канәгатьләнеп күз салды, папкасыннан мөһерле затлы кәгазь чыгарды:

— Иптәшләр, запастагы өлкән сержант Хабибулла Харис улы Галиаскеровны хәрби орден белән бүләкләү хакында Хөкүмәт указын укырга рөхсәт итегез!

Мәскәү кунагының көчле, тигез, рәсми яңгырашлы тавышын тыңлаганда Хабулны тик бер теләк чолгап алды: ничек тә күз яшен чыгармаска иде, ничек тә йомшармаска иде! Кәнсәләрдә майор каршында үксегән кебек, мышкылдый башласаң, ни эшләрсең? Хабул күз алдыннан үзе үткән сугыш кырларын, янгырлы-карлы юлларны, яралы иптәшләрен, әсирлекнең бәгырьгә төшкән авыр мәлләрен үткәрде. Чынлап та бу читләшү аны нечкәрүдән коткарды, зал каршында хисләнү галәмәте күрсәтмәде ул.

Менә Сидоров указны укыды, кулына орденлы тартманы алды һәм шунда залны көлдерерлек сүз дә әйтте:

—Ашыкма, өлкән сержант, орденны син ничә еллап көттең. Хәзер дә берничә минут кына көтәрсең. Башта авылдашларыңа синең батырлыкларны сөйлим әле. Менә шуннан соң гына күкрәгеңне куярсың миңа, Галиаскеров!

—Так точно, иптәш майор, күкрәкне сез сөйләгәч куярга!—диде Хабул һәм шул сүзләре белән залга янә көлке дулкыны өстәде.

—Алдыбызда басып торган Ватан сугышы ордены кавалеры минем үземне кристалл сафлыгы һәм сабыйлар тыйнаклыгы белән таң калдыра,—дип янә җитди тон белән сөйләп китте Сидоров —Мин Түрешкә килгәч, Гомәр Гаффарычка сорау бирдем. Сез Галиаскеровның сугышта кем булганын беләсезме? Юк, ди. Үзе хакында берни сөйләгәне юк аның, ди. Ә бит, иптәшләр, сезнең авылдаш легендар катюшада сугышты. Бик мөһим хәрби операцияләрдә катнашып, аны уңышлы үткәрүгә өлеш кертте. Данлыклы ракетчик ул! Ә моны сездән сер итеп саклаган Галиаскеров...

Сидоров Хабул янәшәсенә басып, аның җилкәсенә еш-еш яратып кагылып тагын байтак нәрсәләр сөйләде дә сүзен шулай йомгаклап куйды:

—Бөек Җиңүне без Галиаскеров кебек рухи һәм мораль ныклыкка ия булган тыйнак, әмма үз бурычларына үтә җаваплы караган ир-егетләр аркасында
яуладык. Кадерләгез сез, саклагыз фронтовик авылдашыгызны!

Сидоров Хабул Галиәскаровның күкрәгенә орден беркеткәндә залдагы халык яше-карты аягына басты һәм байтак вакыт онытылып кул чабып торды:

—Рәхмәт Түреш маркасын төшермәдең, яугир!

—Афарин! Хабул! Афарин!

—Маладис парин!

Ире, якыннары, авылдашлары рухына канат куйган бу җомганы Сара бөтен гомере буена хәтерләде.

XXIII    бүлек

Сара күнеленә язылып калган гомер сәхифәләре бер генә түгел анысы. Бөтен тирә-юнь нурланып, елмаеп, көлеп торган май көннәрендә бакча буендагы чирәмгә оя тулы каз бәбкәләрен чыгарып таратуын ничек онытасың?! Үз йортыңның вагы-төяге дә кадерле бит хатын-кыз өчен. Яшькелт йомгакка охшаш җан ияләре берәм-берәм хуш исле хәтфә үләннәр арасына сибелә. Кайсыдыр томшыгына эләктереп сабак тарта, кайсыдыр башын кыегайтып еракта, өстә җылы һәм мәрхәмәтле нур чәчеп торган кызгылт шарга текәлә. Тумас борын, кош юлларына төшәргә әмәл эзлисеңме син, бәбкә-бала?

Сара эшен бетерә дә, куллары белән бөеренә таянып, бәбкәләрне санарга керешә. Белә инде бәбкә башын, санавы да күнел өчен генә Аллага шөкер, быел да уңды бит казларыннан. Оя тутырып бәбкә чыгардылар. Унҗидесе дә ип-исән, йөгереп мыжгып торалар Сара янәшәсендәге ана казның да ара-тирә каңгылдап куюы—аңлаганга үз булдыклылыгы белән мактану, горурлану галәмәте түгелме? Ә ата каз ишле, имин гаиләсенә ничек битараф кала алсын инде? Ул да шатлана, сөенә бахыр, һәм ничек кенә сөенә әле! Башын өскә суза, гәүдәсен тартып, җыештырып куя һәм ... бии башлый. Бии, бии, аякларын кызык итеп, шапылдатып баса. Хабул әйткәнчә, гармун гына җитми моңа. Тик ничаклы биесә дә, канатларын җилпеми ул, җилпесә куанычтан хисләнеп очып китәрмен дип курка микәнни? Әйе шул, ана бу ояны карыйсы, үстерәсе, һәркайсына канат куясы бар әле..

Ничә ел күрде инде хуҗабикә үз ата казының биюен Бәхетле ояга карап бер сөенде, бер сагышка чумды Сара. Кошмы, кешеме—анабашка, атабашка иң зур шатлыкны, олы гамьнәрне бала бирә икән бит Итәгендә сабый булганда гына дөньяң бөтен, бәхетен түгәрәк була икән Инде кош юлына төшеп күздән җуелган киек кош кебек, ул-кызын йорт ташласа, тормышын бөтенләй сүнеп, сүрелеп кала. Бие, ата казым, бие! Ямьле яз фасылында гына була торган бәйрәм бит бу.

Ходайга рәхмәт, Хабул белән Сараны да олы бәхеттән мәхрүм итмәде Әй. гомернең ул сөенечле фасылы! Вагы-төяге белән дә күңелне ымсындырып тора шул хәзер... Сара үзе—пешекче. Әллә Пиннәрпигә карап кызыкты, әллә колхоз эшенә ризалашып, бакчадагы сельсовет казыкларын суырып ату теләге кочле булды—кыр станына чыгып, механизаторлар ашата башлады. Яшькелт яздан башлап саргылт көзгә кадәр машина мае, бензин, солярка исен чәчкән җор телле ир-ат өчен ул—күз өстендә каш. «Сара килен, кәндиеңне таптабрак тутыр әле Әппитет уйнап тора бүген Сара апа, берәр әче-мөчең юкмы, махмыр бит. Коткар. Сара, мәтрүшкәң шәп, кайсы аланнан җыйдың'’ Сара. Сәйфиев кунакларына аулакта табын корып куй әле! Авылга кайтмыйлар, төтәсләгән ашларыңны ярата икән персидәтель.

Колхозга «СК-3» маркалы үз йөрешле яна комбайн кайткан иде Икеләнеп тормадылар, Хабулны утырттылар Бик кәнителле техника икән
Элекке «коммунар»ларны тракторга тагып йөртсәләр, бу үз аягы белән йөри, ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә... Тәҗрибәле кул, зирәк баш кирәк бу кыр карабына. Хабул китаптан карап, атна буена яна комбайнны өйрәнә. Чәй янында Сарага да сөйли. «Минем катюша сыман бу. Менә вариаторны гына ал. Руль янында синең чәнечке тоткасы кебек ябе дә бар үзенең. Шуны алга таба төртсәң кызурак йөреп китә, туктале, кызма, сабыррак бул, дип үзенә тартсаң, әкренәя... Менә синдә дә шундыйрак бер япь булсын иде.

—Миңа синең вариаторың ни дә карбюраторын ни... Баллонын шартлап, үзен егылып төшмәсәң, миңа ничек барсаң да бер,—дип көлә Сара.

—Әни,—дип сүзгә кушыла боларны тынлап торган Давыт.—Әти комбайнында карбюратор юк, син әйткән нәрсә бензин моторында гына була, ә «СК-3» исә дизель моторы белән эшли..

—Харап икән!—дип куя ана, исе китмәгән бер кыяфәттә.

Ә малай ата кешегә борыла да янә үзенекен сөйләп китә:

—Әти, вариатор трансмиссия тәгәрмәчен кечерәйтү-зурайту принцибына корылганмы ул? Тәгәрмәч зурлыгына карап тизлек үзгәрә бит. Шулаймы?

—Менә-менә!—дип комбайн моторы сыман үзе кабынып китә Хабул.— Маладис, улым, нәкъ шулай, механик башы синдә!

Шулай ата белән ул үзләре генә белгән телдә техника могҗизалары турында серләшеп китәләр.

Ә беркөнне Хабул хатынына болай диде:

—Сара, фатиха бирсәң, помошникка мин малайны алып чыгар идем. Чит кеше белән интеккәнче, мәйтәм... Башы эшли, кулы ята Давытның. Ә? Кергәне дә бер йортка булыр... Чыкканын яратмасаң да, кергәнен бик яратасың бит, әнисе, ә?

«Яшь түгелме соң?.. Үзең интекмәссеңме?.. Нәчәльникләр каршы булмасмы?!» дип хатыны сорауларга күмеп ташласа да, Хабул үзенекен итте, сигезенче сыйныфны тәмамлап каникулларга чыккач, Давытны ярдәмчесе итеп раслатып, кырга алып чыкты.

Әй, ул урак өсләре! И, ата белән ул әшнәлеге! Ис-күз итсәң, үзәкләр өзелә инде...

«Подьем!» дип атабаш әмер бирсә, малай: «Есть!» дип солдатча аягына баса. Чәй эчәләр дә, янәшә басып капкага юлланалар. Давыт әллә атасыннан буйчанрак булмакчы. Хәзер үк тигезләшкән, әле берничә ел үсәсе бар бит аның. Ә йөрүләре, аяк басулары, кул болгаулары тач атасыныкы: суйган да каплаган... Эшкә дә Хабул кебек тәвәккәл... Урак кызып китеп, ике көн ерак басудан кайтмыйча, ата-ул салам өстендә кунгач, хәлләрен белергә дип яннарына барган иде, Давытны штурвал артында күреп котлары очты Саранын.

Комбайн ажгыр җанвар сыман, төтен ялы, тузан өере чәчеп теземне суктырып килә, әллә кай җирләре шатырдый, зырылдап әйләнә аның... Ә бу шул җанвар өстендә ялгызы... Ходаем, берәр әгъзаларыннан эләктереп, үзен биртеп ташламасын тагын! Сара комбайнга менү түгел, якын килергә дә базмады, кул изәп малайны үзенә чакырып алды:

—Кая әтиең?—диде ул яман борчылып.

—Әти бер тимер алырга китте, килеп җитәр,—дип җаваплады Давыт кыбырсынып.—Көтсәң көт! Минем вакытым юк!—Һәм комбайнга сикереп менде дә, аны янә бар куәтенә ажгыртып китеп тә барды. Вәт малай, кайчандыр биләүдә шыңшып яткан бер имгәк булгандыр бу дип уйларга да җөрьәт итмәссең... Давыт пәйгамбәр—тимер остасы булган ласа!

Ата белән ул үзләренең беренче уракларында район комбайнчылары ярышында җиңүче булып чыктылар. Икенче елны исә боларның фамилиясе
 

республика күләмендә дә телгә алына, яңгырый башлады. Кайдандыр бер үзәк гәзиттән сакаллы урыс ир-аты килеп, көнен-төнен кырда, яланда ятты һәм китүенә атна да үтмәде «Отец, сын—боевой экипаж» исемле зур язма басылып чыкты. «Правда» гәзите булды бугай бу. Халык мәж килде.

Гәзитне кыр станында кулдан-кулга йөрттеләр. Сара да укыды. Хабулның легендар катюша рэкетчысы булып сугышуы белән тынычта комбайнда эшләве бергә искәртелеп язылган иде анда Давытны да мактап ару гына телгә алган журналист: «Яшь Галиәсгаров атасы юлыннан бара, штурвалны ышанычлы тота, тормышка һәм үз киләчәгенә өметле карый яшь егет...»

Билгеле, ире белән малае өчен шатланды Сара, тик бераз гына күнеле дә кителде. Шулар рәтеннән Сара турында да берәр җөмлә язып бастырсаң, каләмен кителер идеме инде, сакалбай?! Пешекчедән башка кая китәрләр Галиасгаровлар? Ач корсак белән хезмәт уңышларын яулап кара син. Әйе. берчак Хабул бик дөрес әйткән иде шул: «Кеше җүнен тамга-калыпка салып кына үлчиләр бездә».

Тамга-калып! Бу сүз ирексездән Сараны мәктәп директоры Сәмига Хәйруллина тирәсенә алып килә. Менә кем ул кешене тамга-калыпка салу остасы! Сәмига Кәшфиевна үз исәпләреннән чыгып, аяк-кулларыңны бөтәрләп сине бер калыпка салып куйса, жәсадыңны кабергә тыгып куйганчы, шул кысаңнан чыга алмассың... Кырыс тавышлы, тимер рухлы бу укытучылар башлыгының сүзләре канун. Ә канун нык була, үзгәрешсез нәрсә ул... Тик шунысы гажәп, Сәмига Кәшфиевнаның йөзе, җилгә карап борылган мәктәп флюгеры кебек, туктаусыз үзгәреш-яңарышта. Бер карыйсын, болыт кебек караңгы, икенче карасан, ул язгы кояшка тартым. Зәңгәр күзләре, чаларган чәчләре дә яктылыкны, рухиятлыкны раслап тора сыман.. Әлбәттә, чырай тотышы, ханым теленен төчелеге яисә ачылыгы сымак ук, кешесенә карап үзгәрә. Сәламең нинди, жавабым шундый, диме әле урыс? Әйе, әйтсә, моны алчак урыс әйтер. Ә безнең Сәмига Кәшфиевна кешенен дәрәҗәсенә карап чыраен ачар Чинын нинди—чыраем шундый, бигайбә, диярме бу нәзакәтле, нәзберек ханым?

Менә шундый зат белән бәрелеш түгел, янәшәсенә якын килергә дә базмас иде Сара пешекче. Тик ана булып малае хакында низаглашты шул.

Давыт унынчы сыйныфта беренче чирекне төгәлләгәч, ата-аналар җыелышы булып узды. Малайның мәктәп хәлләре Сарага якынрак, әлеге салкын ноябрь кичендә дә хәвеф-хәтәрсез очрашуга килде Сәмига Кәшфиевна чыгарылыш сыйныфы укучыларын берәм-берәм сыйфатлап үткәндә, Давыт Галиасгаровка да шактый канәгатьсез булуын белдерде. «Күзгә күренеп бозылды, күрәмсең, ата-ананың укучыны рәхимсез эксплуатацияләве эзсез калмады», диде

Сара урыныннан торып сорарга мәжбүр булды:

—Сәмига Кәшфиевна, Давытның укуы бик начарландымыни?

—Укуы хакында укытучылардан зур зар ишетмәдем әле. Әмма тәртибе безнең педагогларны бик борчый башлады. Давыт бик һаваланып киткән, дәрестә укытучылар белән бәхәс кора, темага карамаган сораулар да бирә икән. Белүемчә, иптәшләре белән дә мөнәсәбәте бик киеренкеләнгән бугай Менә шул, Галиасгарова, малаегызга игътибарны көчәйтә төшегез. Болай барса, улыгызның урта мәктәпне Алтын медальгә тәмамлавы бик икеле

Ата-аналар каршында ясалган кисәтүләрдән Сара ифрат хурланды Гадәттәгечә ахирәтләре, таныш-белешләре белән дә гәпләшеп тормады, җыелыш бетүгә өенә чапты. Юл буена үртәлеп кайтты Сара: «Галиасгаровага әйләндеммени әле? Теге вакытта мәктәбегез бер пүлән утынсыз калгач. Сара Кыямовна, дип яшь сыгып янга килгәнен онытылдымы хәзер9 Бик
кыска хәтерле икәнсең шул, Сәмига Кәшфиевна!.. Сара пешекчене хәзер урынына утыртыйм дисеңме? Малаен укытучы белән бәхәсләшә, сорау куя, дип хур итмәкче буласыңмы Сараны? Ә ник бәхәсләшмисез балалар белән, бәхәс корыгыз. Сорау бирәләр икән, нигә аңлатмаска? Укытучылар битсез, балаларга зиһен бирегез. Ә, ә... Моның өчен туктаусыз укырга кирәк шул. Үз өстендә эшләргә кирәк. Балаларны үзеңә жәлеп итә белү маһирлыгы фарыз. Мәктәптә бит мондый иҗгиһад кылганнар сирәк. Күбесе гайбәт сата да бала, ата-ана тикшерә, ил-көнгә яраклашып көн күрә. Аның да үз товары бар: «Рәхим ит, кемгә бишле, кемгә өчле?.. Артыгын сорамыйбыз, бәя дә төшермибез. Бездә үтемле товар—грамота, кәсепле халык!» Шулай дип бәя күтәрәсеңме, Сәмига Кәшфиевна? Менә медальдән мәхрүм итәргә җыенуың куркыныч. Моны халык алдында Сара пешекчегә юкка гына әйтмисеңдер син. Берәр хикмәт бардыр. Алтын медаль мәктәпкә бик санаулы кайта бит Аны кемнәргә тапшыру хакында исәп-хисап та корасызмы инде хәзер. Чинга карап, чырай күрсәтергә җыенасызмы?

Ана мәктәптән бик ярсып, тузынып кайтканда, Давыт бозда малайлар белән шар суга иде. Хабул комбайнындагы теге туктале, кызма, сабыррак бул син дип япьне үзенә тарткандай, ипле сүзләре белән Сараны шактый тынычландыра төште. Кичен, Давыт өстәл янына, ата-ана каршына килеп утыргач, ана болай диде:

—Мәктәптә эшләрен бик начарланып киттемени шулай, бала? Бүген кеше күзенә күренерлегемне калдырмадылар бит. Тәртибе начар, һавалы, бәхәсләшә, әллә нинди сораулар бирә диләр... Нинди иптәшен белән тыныша алмыйсың син? Нәрсә бүлешәсең?

Давыт, күрәмсең, анасыннан мондый сүзләр көтмәгән иде. Кызарып куйды:

—Әни, мин чирек билгеләрен күрсәттем бит, барысы «бишле»,—диде ул кайнарланып.

—Бөтен нәрсәне дә әтмитке аршыны белән үлчәп булмый болай булгач. Яшермә, Давыт, хәлне яхшылап сөйлә!

Атабашның катгый таләбеннән соң, малае чынлап та мәктәп хәлләре турында байтак нәрсәләр сөйләде. «Сорау бирмини, сорадым шул. Сәмига Кәшфиевна үзе әйтә бит. «Нинди сорауларыгыз бар, укучылар?»,—ди. Тарих дәресендә директор кулаклар турында сөйләде. Алар сәнәкчеләр булып, коммунистларны үтергәннәр, ашлыкларын яшергәннәр, колхоз атларын агулап үтергәннәр икән. Тагын шулай әллә нинди явызлыклар эшләгәннәр кулаклар. Мин Сәмига Кәшфиевнага сорау бирдем. Түрештә Гыймади крестьянны мактап сөйлиләр бит, апа. Иген үстергән, атлар тоткан, тегермәне булган, сәнәкче булып йөрмәгән ул, шулай да раскулачивать иткәннәр икән. Ул да сез сөйләгән кулаклар рәтенә керәме инде?

Сәмига Кәшфиевна мин сораганны бер дә яратмады. «Каян башыңны чүп- чар белән тутырдың, ата-анаң сөйлиме?» Юк, минәйтәм, халыктан ишеттем. Түрештә яшим бит, дидем. Аннан соң тагын әйтә Сәмига Кәшфиевна. Әгәр син балигъ кеше булсаң, мин сине, Галиәсгаров, икеләнми «антипартийный группа кешесе», дип атар идем, ди. Класс бу сүздән шаркылдап көлде. Әле тагын берничә көн миңа «антипартийный группа» дип кычкырып йөрделәр. Нәрсә, шуннан соң берсенең ипи шүрлегенә йодрыкны терәдем шул. Бар миндә андый гөнаһ...

—Өстеңә бүре китерәсең килмәсә, улым, укытучыныкын тыңла, китаптагыны сөйлә дә башкасына шым бул! Аңладыңмы?—диде Хабул шактый кырыс итеп. Һәм, бераз уйланып торгач, янә өстәде.—Эчендә сер тотарга өйрән... Сандыкта бик булсын.

Сара бу хәлдән соң, билгеле, Давытның укуын ныклап күзәтү астына


 

алды. Җаен туры китереп, укытучылар белән сөйләште. Ходайга шөкер, кайсысы белән сүз башласаң да, эчкә җылы йөгерә «Давыт,—ди математика укытучысы озын муенлы, шадра Минвәли—Һичшиксез. берәр техник институтка кереп укый ала. Ул чишмәгән мәсьәлә, тигегтәмә юк. Зерә башлы, күз тимәсен...»

Үзәк урамда урыс теле, әдәбияты укытучысы Марья Васильевна белән очрашкан иде Сара. Ананы танып, үзе сүз башлады.

—Пушкин. Толстой теленә чын-чынлап гашыйк Давыт Үз өстендә максат куеп эшли. Сөйләү манирлыгын үстерә, сочинениеларны да бирелеп яза. Сезнең халык мишәр бит Акценты да сизелми хәзер. Мина аның әсәр геройларына карата үз карашын расларга тырышуы ифрат ошый. Бик фикерле, тел-әдәбият буенча берәр вузга җыенмыймы9 Планнарын әйтмәдеме сезгә Давыт?

Менә шундый сүзләр ишеткәч, Сәмига Кәшфиевна янавыннан чыккан төрле шик-шөбһәләрдән акрынлап арына барган иде Сара. Иншаллаһ, укуын алтын медальгә тәмамлар Давыт

Кара җир өстенә кырпак кар явып торган декабрь башында Түрештә көтелмәгән бер фаҗига булды. Җәвид исемле бер укучы асылынып үлде. Бу ак йөзле, сыек гәүдәле яшүсмер—Саралардан биш йорт аша яшәгән Мәсгут баласы. Анасы Рәвия өчме-дүртме ел элек күкрәк бакасыннан вафат иде. Исерек ир икенче кешенен башына җитте, ләгыйнь, дип тирә-күрше үз хөкемен чыгарды да, укучыны, рәсми даирәләрдә артык шауламыйча гына, җирләп тә куйдылар. Хәтта Җәвид укыган җиденче сыйныф балаларын да мәрхүм белән хушлашуга китермәделәр бугай. Һәрхәлдә, Сара зират өстендә урам оч малайларын һәм үз улы Давытны гына дикъкатьләп күреп калды.

Мөселман кешесе булгач, күрше-күлән Җәвиднең җидесен үткәрүне көтте, әмма атабаш шешәдән аерыла алмады, тегендә-монда аунап, имәнеп ятты. Давыт бик сорагач, Сара мәрхүмне искә алу мәҗлесен үз өендә ясады. Балалар укудан кайтып, көн кичкә авышканда табынга дистәләп кеше утырды. Давыт үзе җитәкләп Шәрифулла, мөтәвәллине дә алып килде. Өйдә моңлы мәкам яңгырап, «Жәвид Мәсгут углынын рухына багышлыйм» сүзләре кабатлана башлагач, аш-су тирәсендә кайнашкан Сараның үз күзләренә дә яшьләр килеп тыгылды.. Хисләреннән айный төшкәч. Давытның башына каян килде бу ният дип гаҗәпләнеп уйлап та куйды ана. Чынлап та, пәйгамбәр зирәклекләре бармы әллә малаенда?

Шәрифулла мөтәвәлли үз аять-сүрәләрен укыгач, оч малайлары дөнья ташлаган Җәвидне төрле яклап искә алырга керештеләр Сагышы да, көлкесе дә булды. Үз-үзенә кул салган иптәш малайны Давыт Һ.Такташ поэмасындагы Мокамайга тиңләп, яттан озын гына өзек тә укыды әле

Әкияттәге ике бала кебек. Каен башларына үрмәләп, Ике ыштансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Әкияттәге ике бала кебек— Икебез лә кара борынлы Зурлар кебек, кулны артка куеп. Йөри илек таптап болынны

Давыт Такташ әсәреннән якты сурәтләрне тезеп китте-китте дә, кинәт сагышланып әйтеп куйды:

Син гомереңне усал исем белән,

Канлы пычак белән чикләдең:

Әллә ничек булды синең гомер.

 Син, Мокамай. әллә нишлисең..

Малайның тавышы янә үзгәрде, кайгыланды:

Юк, юк.

Мин ант итәм: һичбер вакытта да

Сине карак итеп сөйләмәм...

Син яшәргә хаклы кеше идең,

Син яшәргә җирдә теләдең.

Тик син ачлык тырнагыннан.

Түбәнлектән

Чыгу юлын гына белмәдең..

Син белмәдең,

Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан

Чыгу юлын бергә эзлиләр:

Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен

Күмәк тормыш җирдә төзиләр.

Сара китапханәдә эшләгән кеше буларак, үзен замандашы төсендә күргән шагыйрьне яхшы беләм дип уйлап йөри иде. Шул ук «Мокамай»дан үзе дә сизмичә юллар тезгәли иде. «Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка».. Әмма хәзер килеп малаен тыңлагач, гаҗәпләнеп бетәлмәде. ничек мәҗлес рухына туры килә Такташ. Анын фаҗигале Мокамае белән үзенә кул салган Җәвид нинди охшашлар лабаса! Түбәнлектән чыгу юлын белмәде шул бу малай. Атасы гаиләне ачлыкта, фәкыйрьлектә тотты. Аз гына гаеп тапса да, сабыйны кыйнады, тәнен, җанын биртте. Ә укытучылары малайны начар укуда гаепләп, хурлаудан, караңгы чырай күрсәтүдән башканы белмәделәр бугай... Ә сәвит өчен әллә бар, әллә юк бу бала. Нишләсен, ахыр килеп үз-үзенә кул салган инде Җәвид...

Сәвитчә яшәп ярты гасырлап вакыт үтсә дә, шулай кеше язмышларында бернинди үзгәреш-мазар юк микәнни?.. Саранын язын онытылып, хозурланып биегән ата каз кебек сөенеч кичерерлек мәлдән мәхрүм микәнни соң безнең кеше? «Тормыш», «яшәү бәхете» дигән нәрсә тик төтенме, яисә рәшә кебек бер алдагыч кынамы ул?

XXV    бүлек

Давыт мәктәп китапханәсенең бусагасын атлап ничә көн инде гәзитләр өстәленә килә, дулкынланып «Татарстан яшьләре» битләрен ача. Менә-менә аның ташка басылган язмасы килеп чыгар сыман. Тик йөрәк чабыш аты кебек юкка сикеренгән икән... Басмаганнар аның хатын. Түреш мәктәбе укучысының мәктәбен редакциягә тапшырмаганнар яисә анда ул укылмый ята, дип күңелсезләнә Давыт. Әмма көн тугач, эчкә янә өмет йөгерә. Казан гәзитендә бер синең хат кына ята, ди. Синең кебек меңләп кеше мәктәп язгандыр әле. Чират җитәр, укырлар... Яратсалар, басып та чыгарырлар әле. Анда Түрештәге чын хәл, үзенең ихлас уйлары язылды бит. Давыт хисләнеп хат юлларын күңеленнән кабатлый, шулай аның үз-үзенә ышанычы арта. Һәм тагын «Татарстан яшьләре» гәзитенең яна санын дулкынланып .

Чыршы бәйрәменә ун көнләп вакыт калган иде. Мәктәптә гадәти уку көне иде бу. Кыңгырау чылтырап, математик Минвәли Гаязович китап, дәфтәрләрен җыйнап класстан чыгарга өлгермәде, ана бәрелеп диярлек Сәмига Кәшфиевна бүлмәгә атылып килеп керде.

—Туктагыз!—директор мыжлый башлаган класс өстендә елтыр күзләрен
йөртеп алгач, Давыт тарафына якынлашты:

— Галиасгаров, без синнән мондый түбәнлек көтмәгән идек. Мәктәп өстеннән син әләк яздыңмы?

—Мин бернинди дә әләк язмадым, Сәмига Кәшфиевна,— диде Давыт директорның үз өстенә ябырылуына ихлас аптырап.

—Редакциягә хат язучы кеше син түгелме? Һаман ялганмы?

—Газетага хат язучы мин. Тик әләк язмадым, дөресен яздым. Нигә, язарга хакым юкмыни?—Давыт, ниһаять, «Татарстан яшьләре»нә юллаган хатның директор кулына төшүен яисә шул хакта берәр хәбәр алуын, шунлыктан аның тузынуына төшенеп алды һәм аптыравы сүзләренә бәреп чыкты.— Газетка юллаган хат нишләп сезнен кулга эләкте әле, Сәмига Кәшфиевна? Мине хурларга ни хакыгыз бар сезнең?

Үзләрен уратып күзәткән укучылар төркемендә торган директор Давыттан мондый ныклык һәм кыюлыкны көтмәгән иде. Укучы кеше аның каршында сүз әйтә алмыйча кызарып торыр, яисә гаебен танып, гафу сорарга керешер, дип көткән иде. Ә бу каршында кыя кебек тора. Сүзенә кара син. Язарга хакым юкмы, диме? Кара син бу үҗәткә, «Пәйгамбәр», имеш. Тәүбәнне укытырмын әле сиңа, малай актыгы! Танытырмын Сәлимә Кәшфиевнаны... Шулай да әлегә телне тыярга кирәк... Хатын да укымады бит! Районнан, комсомол комитетыннан шалтыратулары буенча гына ярсый. Сездә нинди «ЧП» диләр. Галиәсгаров кем дип сорыйлар... Сәмига Кәшфиевна кисәк үзе дә сизми уйлар каршылыгында торып калды. Әмма «ыбыр-чыбыр» арасында абруй төшерергә дә ярамый:

—Ярар, Галиасгаров, безнең сүз бетмәде әле. Сүз башлана гына. Корреспондент килгәч, ялганыңны тотарбыз без. Җавап бирерсең!

Соңгы дәрес Хәтимә Сүлтиевнаныкы—биология булды. Председатель хатыны дип тормыйлар, тавышы әче димиләр—ниләр генә кыйланмый укучы халкы моның сабагында. Хәтта укытучы өстәле каршында һәрвакыт кулларын кушырып утыра торган Әлфия записка язып, Давыт тарафына ыргытты. «Давыт, «әнкәй» нишләп сиңа ачулы? Нәрсәне тикшерербез, ди. Прием!»

Директор белән низагка керү егетнең үзен кайнап торган самавыр хәленә куйган. Уйларының очына чыга алмый. Ә «каргалар» аның партасына һаман куна торалар: «Әби эләктерә инде сине, малай...» «Давыт, гәзиткә нәрсә яздың син? Үлгән Җәвид хакындамы әллә?» «Давыт, беләсеңме, Җәвидкә бер укытучы әйткән: «Атаң—алкаш, сине дуңгыз фермасы көтә!» дигән. Кирәксә, сора, әйтермен. Рәүф». «Пәйгамбәр, каушама, без синең белән!»

Әлеге «каргаларны» ачып укыгач, кайберләренә җаваплар языштыргач. Давытка бераз хәл кереп китте. Димәк, сыйныфташлары «әләкче», «ялганчы» дигән сүзләргә ышанмыйлар, ярдәм кулын сузарга торалар..

Өйдә дә курыкканы рас килмәде әле. Югыйсә, кайтуга ата-анасы Сафура бураннары куптарыр дип көткән иде. Болай булгач, иртәгәсе көнен тыныч кына уйларга, көрәшкә әзерләнергә кирәк Давытка

Икенче көнне ул мәктәпкә эчке ныклык, үз-үзенә ышаныч белән килде һәм көтте.. Ниһаять, икенче тәнәфестә үк класс җитәкчесе Марья Васильевна аны үзе белән ияртеп китапханәгә алып китте: «Галиасгаров, язган хатың буенча синең белән корреспондент сөйләшәчәк. Каушама!»

Бүлмәдә аны озын буйлы, күзлекле һәм бик мөлаем чырайлы бер егет каршылады. «Әнәс Әмирханов. «Татарстан яшьләре»ннән»—диде ул һәм Давытка кулын бирде. Кунак егет аягөсте торып шактый вакыт укучыны күзәтеп торды. Аннары өстәл артына утырырга, сөйләшергә чакырды.

—Таныйсыңмы?—диде ул папкасыннан конверт чыгарып.
 

—Минем хат!

—Язганнарыннан баш тартмыйсыңмы?

-Юк!

Корреспондент таныш язманы кулларында тотып битләрне ачкалады.

—Җәвид Гыймрановның үз-үзенә кул салуын, димәк, син очраклылык итеп карамыйсың. Сәбәпләрне аның гаиләсеннән, мәктәптән эзлисең. Хәтта үзенне дә гаепле итеп тоясың. Битарафлык! Шулаймы, Давыт дус?

—Әйе, Әнәс абзый. Җәвид үзенә терәк-таяныч таба алмаган. Ул әле көз балалар йортына китеп булмас микән, дип миңа да әйтте. Әти кыйнап тора, укытучылар гел хурлый, диде. Аксу детдомында әйбәт диләр бит, диде Җәвид. Тик менә юллаучылар гына булмады. Ул бит балалар йортына үзе барып керәлми...

—   Шулай, шулай,—дип баш какты корреспондент.—Мин монда син язганнарның барысы белән килешәм. Фактларың да расланып тора. Сүз дә юк, зур проблема күтәрәсең, Давыт. Хәтта артык зур! Гәзиткә басып чыгарсак, мин Түрештә ниләр буласын яхшы күзаллыйм.—Кунак егет бермәл җитди итеп Давытның күзләренә багып торды,—Курыкмыйсыңмы, энем? Үч алырлар дип шүрләмисеңме? Матбага сүзе уттан, кылыч- мылтыктан хәтәр корал бит. Бу сүзне тотар өчен каләм генә түгел, көчле рух та кирәк! Бармы ул синдә?

—Әйе, Әнәс абый, мин нинди адымга барганымны яхшы беләм Гәзитегезгә мин исем чыгару өчен генә язмадым. Хаклык өчен көрәшергә кирәк, дип үзегез безгә гел тукып, әйтеп торасыз бит.

—   Шәп әйттең, энем!—дип Давытның җилкәсенә яратып кагылды корреспондент егет.—Әйдә, тәвәккәллик, хатынны бастыру ягында мин.

Шулай алар аерылыштылар. Икесен дә күрешүдән канәгатьлек, мәкалә язмышына якты өмет биләде.

Ә бу вакытта Сәмига Кәшфиевна Сараларның өй ишеген шакыды. Хуҗабикә мич янында кайнаша иде. Күрше-күләннең ишек кагып тору гадәте юк—килә дә керә. «Керегез!» дип аптырап ишек катына килде, ачып җибәрде. Һәм телсез калды. Бусага төбендә мәктәп директоры басып тора.. Чыраенда теге вакыттагы кәперәюнең әсәре дә юк. Гозерен әйтергә тартынган күрше нәүмизлеге...

—Гафу итегез, сөйләшеп алыр идек...

—Рәхим итегез, Сәмига Кәшфиевна!

Директор пәлтәсен салмыйча гына өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Бармакларын кагып торды, нервлана күрәмсең. Зәнгәр күзләре дә җетеләнгән, карашына хәсрәт чалымы эленгән.

—Сүз һаман улыгыз турында инде, Сара Кыямовна. Ишетмәдегезме әле, малаегыз безнең хакта гәзиткә язган бит, Җәвидне, янәсе, без үтергәнбез.. Корреспондент килгән. Тикшерә...

Хуҗабикә бу сүзләрдән лып итеп артына утыра язды, аякларынын тотрыгы шиңә бара, егылмыйм, дип, тизрәк урындыкка килеп чүмәште.

—Ай, Алла, күпме тукыдык, укытучылар белән каршылыкка кермә, спорлашма, шым бул, дидек. Тыңламаган икән. Әй бала!

—Алма агачыннан ерак тәгәрәми, —директор хатын читкә карап, беркавым уйланып торды да тәвәккәл тавыш белән сүз башлады —Мин сиңа малаеннан зарланырга да, үземне кызгандырырга да килмәдем Син зур җитәкче булып эшләгән кеше, әйдә, тыныч кына икебезнең дә хәлләрне ачыклыйк әле. Давыт язмасын укыдым мин. Мәктәптәге кайбер укытучыларыбызның тупаслыгы дөрес әйтелгән. Шул хурлаулардан Җәвиднең муенына элмәк салуы да ышандыра. Тик тегеләргә нинди җәза эләгер, белмим, ә менә минем башка таяк төшәсе хак. Давыт язмасы
чыкса, урынымда каласы кеше түгелмен. Ярар, мин киттем, ди. Ә син, Сара Кыямовна, нәрсә отарсың? Малаена Алтын медаль эләгерме—менә мәсьәлә кайда. Мәктәп коллективы өйдәге чүпне дөньяга сипкән улыңны аямаячак. Бу—бер Икенчедән, районда җәнҗал куптарган кеше турында ишетергә дә теләмәячәкләр. Кая ул медаль тоттыру?! Чөнки югарылашлар төпкә, тирәнгә карый. Җәнҗалчы бит бүген монда низаг чыгара, иртәгә тегендә дөньяңны айкый. Мондый кеше югарыга кирәкми, аңлыйсыңмы, Сара сеңлем?

—Аңлыйм, Сәмига Кәшфиевна! Давытка шул фетнә ябышмасын дип куркам бит,—диде Сара төшенке генә.

—Менә, менә, мин дә бит сиңа шуны искәрттем. Һавалы диюем шуңа ишарә иде бит. Тәртибен ошамаса. төкерәләр белеменә... Давытны коткару синең кулда, Сара сеңлем... Ничек?—дип аптырама. Әгәр бу язмасын гәзиттә чыгартмасаң, мин Давытка Алтын медаль вәгъдә итәм, шикләнмә!

—Әй, Сәмига Кәшфиевна, шундый өмет бирсәң, мин инде нишләргә дә риза.

—Мин әйтсәм—эшлим, Сара Кыямовна!

—Тик менә ничек итеп Давыт язганны ташка бастырмаска соң, Сәмига Кәшфиевна? Малай үзсүзле бит минем.

—Беләм. Малаеңны үгетләүдән файда чыкмас. Синең ана булып, корреспондент белән сөйләшүенә генә өмет тотам мин Сиңа ике сүз әйтергә кирәк, Сара сеңлем. Башта Давыт язмышын кабартырга кирәк. Сез Казаннан торып аның мәкаләсен басарсыз, эш күрсәтерсез, ә монда минем улымны тереләй ашаячаклар бит дияргә кирәк. Алтын медаль тәтеми икән, институтка эләкми ул дин. Икенчедән, буе булса да, Давыт әле бит балигълык яшенә җитмәгән яшүсмер, бала гына бит дияргә кирәк. Ә бала-чага башына ни килмәс тә ни китмәс? Бездә бит бала гамәле өчен ата-ана жавап тота, дин. Мин исә, анасы буларак. Давытның бу куркыныч язмасын бастыруга каршымын, закун минем якта дип тә куркыт. Мондый шартта кайсы редактор мәктәп баласының гаугалы хатын басар соң, Сара Кыямовна?

—Әйе шул!—Сара күкрәгеннән ташны алып ыргыттылар диярсең,— Әйтәм, Сәмига Кәшфиевна, сез сөйләгәнне дә, күңелемдә кайнаганны да әйтәм мин ул гәзит кешесенә.

Директорга ияреп Сара мәктәпкә юнәлде. Сәмига Кәшфиевна кабинетында гажәп итагатьле Казан кунагы белән ялгызы калып, күз яшьләренә манчылып, гозерли-гозерли Давыт хатын ташка басмаска ялварды ул...

Әй, ана! Тормышның әллә нинди авырлыкларын татып, күпме жил- янгыр, кимлек-хурлыклар кичереп, кешелеклегеңне саклаган, намусыңны сатмаган Сара ана! Рухына ят кына түгел, хәтта чит, каршы булган кешенен тозагына нишләп шулай тиз кантын, сатылдың соң әле син? Бала бәхете дидеңме? Газиземә Алтын медаль, матур киләчәк, бәхетле язмыш яулыйм дисеңме?.. Ярар, монысы кеше күзенә ананың олы шәфкате, мәрхәмәте булып күренсен, изге йөрәкле булуын расласын Әйдә, ерактан килгән хакыйкать кителмәсен, сабые хакына ана нинди генә хәтәр адымнарга, корбаннарга бармый шул

Ә син, Сара ана, буй тарткан, акыл тешен ярган һәм үзе дә кеше булырга җыенган баланны үз шәүләң белән каплауны ничек аңлатырсың? Ул минем йөрәк парәм, аны мин генә иркәлим, теләсәм, һаман да итәгемдә тотам диярсеңме? Ә син шул уйларын белән балан аша тик үзенне сөйгән вак жанлы зат итеп күренермен дип шикләнмисеңме, ана? Әйе, әйе, бала синең өчен тик аяклы мәхәббәт көзгесенә әверелә. Көзге-сурәт килешлерәк.
матуррак булган саен, сиңа үзеңне сөю, ярату хисләре ныграк бәрелә, алар сине көчлерәк иркәли...

Тик аңла, көзге чагылышы алса да, бу балаңа сукыр, кысыр мәхәббәт, ана. Син әлеге бу хисләрең белән газизеңне томалыйсың, аның юлына аркылы төшәсең, хәтта тора-бара аны тере мәеткә үк әйләндереп куясын бит. Ник менә шул нечкәлекләрне зиһенеңә алмадың, Сара. Ичмасам, гамәлеңә ниятләгәнче Давытның үзенә сүз катарга, Хабул белән киңәш корырга кирәк иде. Ана булсаң да, бала язмышын берүзең хәл итәргә кем хокук бирде соң сиңа, Сара. Аллаһмы? Закунмы? Түрәме? Бала үрмәләп киткәч тә, аягына баскач та, кеше булып китә бит ул. Ул һич тә кемнеңдер чагылышы түгел. Анын үз сызланулары, шатлык-сөенече бар. Сукмакны да үзе теләгәнчә салырга хакы бар аның. Заманны да үзенчә кора һәм яшәүне дә үзенчә яши бит бала дигән янәшәдәге ерак кеше.. Шулай булгач, баланны үз нәфесеңнән чыгып шәүләң белән капларга ни хакын бар, Сара ана? Гөнаһлы гамәл бу! Бу адымыңның әче нәтиҗәләрен күреп, әй сызланырсың, сыкранырсың әле син, ана...

Журналист киткәч, Түреш мәктәбендә тормыш янә үз эзенә төште. Кыңгырау шалтырады, бер укытучыны икенчесе алыштырды. Дәрес бирделәр, җавап тоттылар, иншалар язылды, контроль эшләр башкарылды. Давыт та тыштан шул агымга ияргән сыман. Ләкин аның күңелендә көн үткән саен гамь көчәя, гәзиттә хатынын басылуын көтә. Хәзер инде бу хакта шикләнми ул, Әнәс абыйсы басабыз дип өзеп әйтте бит.

«Татарстан яшьләре» киләсе көндә, өстәлдән күпме эзләсә дә, гәзит папкасын тапмады Давыт.

—Нәфисә апа, «Татарстан яшьләре»н берәрсе алып чыктымы әллә?—дип сорады ул китапханәчедән.

—Синең гыйсьян гәзитеңне директор алды. Ай-Һай, кертер микән?

Чынлап та, әлеге яшьләр гәзите урынына кайтарылмады. Давыт мәктәптән кайткач та, почта ташучы Гөлсирәне сагалый башлады. Аларнын очында берничә кешегә «Татарстан яшьләре»н китерәләр. Шунда кулына гәзитне алып күзләп кала ул. Менә Давыт капка алдына чыгып янә Гөлсирәне көтә. «Юк, энем, сине басмаганнар», дип ерактан ук хат ташучы хәбәр салды ана. «Булмады, дип эчтән сызланды егет. Инде яна ел да үтте. Гыйнварның яртысы бетеп бара...»

Янәдән йортка аяк басты Давыт. Сыер араныннан әнисе чыгып килә иде, сүз катты:

—Улым, син шул гәзит дип җан атма инде. Тынычлан! Хатын басылмас синең...

—Каян беләсең моны, әни?

—Корреспондент белән үзем сөйләштем. Басмагыз, дидем. Гәзит бала­чага эше түгел, улым. Синен укуыңны төгәллисең бар. Без бит күптән әйтеп киләбез сиңа, укытучыларын белән бәйләнмә, укуыңны бел, дибез. Нинди бетмәгән тискәрелек соң бу? Аптырагач, мин үз сүземне әйттем. Һәм дөрес эшләдем.

—Менә бу яңалык!—Давыт аяк астындагы кар кисәкләрен тибеп очырды. Мин, юләр, гәзит көтәм тагын... Рәхмәт, әни, син мине тереләй суйдың болай булгач... Халык алдында мин бит ялганчы кешегә әйләнәм. Басмаганнар, димәк, ялган! Вәт хурлык. Сездә иман бармы? Барыгыз да чукынып бетегез!—Давыт капканы бәреп ачып, кая барасын да белмичә карлы урамга ыргылды.

Давытның анасына бәреп әйткән беренче каргышы иде бу.

«Пәйгамбәр» дөрес сизенгән, редакциягә хат язучыга «ялганчы» кушаматы чәпәргә торучылар озак көттермәделәр. Нәгыймә Харисовна
әдәбият дәресенә кергәч, тема игълан итәргә ашыкмады

—Укучылар, карагыз әле бүген безнең мәктәп өчен нинди сөенеч. Ирекнең шигырьләрен гәзиттә басканнар,—Укытучы класс каршында тотып районда чыга торган «Ленин юлында» гәзитен күтәрде —Менә сурәте дә бар. Яле, Хәйруллин, тактага чык, таныштыр безне үз иҗатын белән.

Хәйри салмак кына такта янына атлады. Бу инде кайчандыр Сәйфиев малаена мөрид булып йөргән кыбырсык «Акбаш» түгел. Ул хәзер атасы— сельсовет рәисе Гомәр Гаффарович кебек җитди чырайлы, салмак һәм һәрчак үлчәнгән, дөрес сүзләр генә сөйли. Киемгә дә бик таләпчән—чалбар, күлмәк һәрчак үтүкләнгән. Шуңадырмы, укытучыларның һәркайсы аның белән бик әдәпле, итагатьле сөйләшә. Чынлап та, Хәйринең кешене үзенә карата торган матур чалымнары бар шул. Менә әле дә ул укытучы сузган гәзитне кулына алмады. Шигырьләрен яттан сөйләп китте Күзләренә нур чыкты, тавышында рухлану аһәңнәре яңгырады.

Кыр казлары китә.

Кыр казлары!

Жылы якка алар китәләр.

Кыр казлары киткәч жылы якка.

Моңсуланыр кебек иртәләр...

Хәйри шигырьләренә класс ихластан кул чапты. Шул күтәренке мизгелдә күрше Әмир авылыннан йөреп укучы төртмә телле Барый болай дип кычкырды.

—Апа, бездә бит каләм тотучы авторлар Хәйри генә түгел, мәсәлән, Давыт язганны ник басмыйлар9

—Динисламов, син моны Галиәсгаровның үзеннән сорасаң дөресрәк булыр иде —Нәгыймә Харисовна тавышында әртистлык көчәйде —Мин исә үземә кагылганына болай дип жавап бирәм. Барый. Гәзит бит ул теләсә нәрсә баса торган урын түгел. Язганны башта бик нык тикшерәләр. Дөресме, ялганмы? Дөрес булса гына басалар. Ә ялган гәзиттә чыкмый кала, укучылар. Аңлашылдымы?

Шул каһкаһәле сүзләр, әлбәттә, партасына сеңгән Давытка ишарәләнгән иде Моны күпләр сизде, аңлады. Үзен сөзеп үткән дистәләрчә карашлардан егет куырылып куйды. Ялганчыны кем өнәсен? Өйгә дә Давыт үз-үзен күралмас бер хис белән кайтты.

—Бар, әни, Нәгыймә Харисовнага аңлат. Давыт язганнар барысы да дөрес иде, тик мин генә гәзиткә бастырмаска куштым, диген Югыйсә, класс каршында ук мине ялганчы дип атый башлады бу укытучы

Ана үз чиратында баласына нәрсәдер кычкырырга җыенган иде Кисәк телен тешләде. Сәмига Кәшфиевнага ышанып дөрес эшләдеме соң ул?

Бер кадерең китсә, китә бит. Химия дәресендә тактага яза-яза магний белән реакциягә кергән матдәләр турында сөйләгәндә «редакция» дип ялгыш сүз ычкындырды Давыт. Шаркылдап көлделәр Өлкән яшьтәге Кәримә апалары да елмаймый булдыра алмады:

—Әй, Галиасгаров, бу гәзит—редакция дигәннәре синең мигә үк сеңгән икән. Ахыры хәерле булсын, балакай!

Ахыры хәерле булсын... Шул уйлар белән тәэсирләнеп Давыт мәктәптән кайтышлый Түреш инеше тарафларына сугылды. Ач тамак үзен сиздерсә дә, аяклар никтер өйгә тартмый. Монда сулышка да, җанга да рәхәт. Ташу кузгалырга тора. Карлы инеш өсте көмеш күлләвекләр белән тулган. Кыр ягыннан сил төшсә, барысы ургып торган дәртле ташкынга әйләнәчәк инде Давыт исә күңелендәге ургу-ташудан курка. Барысы бергә җыелып, укмашып
тора бит. Әнисенең яшерен адымы аны кеше каршында хурлыкка гына төшереп калдырмас әле. Директор һәм үчле укытучылар каршында көчсез, коралсыз да итәр. Әһә, син безне гәзиткә язып, тәүбәгә китерергә теләгән идең.

—Көт. без үзебез синең иманыңны укытырбыз, «пәйгамбәр». Ни чара кыла алырсың хәзер? Үзең әләкче, ялганчыга чыктың. Гәзиттәгеләргә тәнкыйть өчен мине рәнҗеттеләр дип инде зарлана алмыйсың. Кулыңнан корал төшкән, көчең беткән, Галиасгаров. Анаңа үпкәлә! диярләр. Җитмәсә, алда дәүләт имтиханнары, аттестат алу тора.

Ахыры хәерле булсын Мәрхүм Җәвид язмышы белән әсәрләнеп Түрештәге битарафлыкка, мәкергә, икейөзлелеккә каршы күтәрелим дигән иде.. Менә үзе шулар корган тозакка килеп капты. Ничек аннан араланырга? Тагын өскә пычрак, шакшы ыргытсалар, ташкын кузгалып аның үзен һәлак итәргә дә мөмкин бит. Җәвид янәшәсеннән гүргә иңүеңне дә сизмәссең... Әй, әни, нинди базга төшереп яптың, чарасыз иттен син мине? Ничек котылырга соң шул гаҗизлык, чарасызлык дип аталган баздан?

Малаеның сөмсере коелуын ата да сизми йөрми, күрәмсең. Йортта утын әрдәнәсен кардан арчып, тәртипкә китереп ятканда, Давыт янына Хабул килде. Эштән кайтуы, кибеткә дә сугылган бугай, култык астында төргәк бар.

—Әйдә, эш качмас, прәннек белән сыйлыйм.

Сый, татлыга мәче кебек сузыла торган малай бүген ашкынмады: —Өлгерермен, әти, әрдәнәне ипкә китерим инде...

Ата дикъкать белән улына багып торды:

—Әйт, Давыт, мәктәбендә берәр зыян-зәрәт бармы әллә?

—Бар, әти,—диде Давыт. Һәм ул Җәвид үлеме уңае белән Казан гәзитенә хат язуын, әнисенең моңа нинди мөнәсәбәт күрсәтүен, хәзер укытучыларның әләкче, ялганчы дип үзенә таш атарга җыенуларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ата малайны тыңлаганда ук каш җыерып, әледән-әле башын чайкап торды, аннары сузып кына:

—Пәр-рәч... Хәлгә тарыгансың бит син, олан. Болгаткан анаң дөньяңны!

Нәкъ шул вакыт чиләкләрен күтәреп ана кеше баскычтан төшеп килә иде. Хабул ашыгыч эше бар сыман кычкырды:

—Кил әле, Сара! Давытның хәлләре турында нишләп миңа әйтмәдең, ник киңәшмәдең син. Малайга прокурор булдыңмы?

Сара хәлгә, үчегүгә бик тиз төшенеп алды. Аны шома гына үткәреп җибәрергә дә ымсынды:

—Нәстә, чәйнәшеп торырга! Үзен бит Давытка тукый килдең. Шым бул. укытучылар белән әрепләшмә, дидең. Нәстә, малайның медальсез калуын телисеңме?

—Мин берчакта да медаль, аттестат хакына малайның кешелеген сатыйк димәдем. Булса була, булмаса юк!

—Нәстә, Давыт, безнең кебек Сәйфиевлар колы булып калсынмы? Гомер буе тирес корты сыман казынсынмы? Ә институтка керер өчен Алтын медаль кирәк. Шуның өчен Сәмига Кәшфиевнага баш идем шул. Сина ни, бала ни дә. машина ни...

—Ә син, Сара прокурор, Сәлимә Кәшфиевнаң Давытка Алтын медаль тоттырыр дисенме9—Хабул кисәк йөзенә үчегүле елмаю әсәре чыгарды —Кунак ашы кара-каршы, Сара Кыямовна! Син мине урынымда калдырттың Мин малаена медаль бирәм. Рәхим ит, Сара Кыямовна... Син мона ышанасыңмы?

—Ник ышанмаска? Бирер! Син дә ышан. Мин гел хәлне яхшыга юрарга кушам сине...

—Ышанып шул хәленә төштең дә инде. Мине дә, сине дә Сәмиган кебек ике аяклы этләр таладылар бит. Оныттыңмы?

—Ул сугыш вакыты иде. Хәзер замана башка, кешеләр башка...
 

—Күзеңне ач, Сара! Һаман шул битлекле адәмнәр кулында дөнья. Иблис, албасты да әллә кая урман эчендә, чокыр-чакырда ятмый Шуларнын берсе зәнгәр күзле Сәмиган булып, малай жанын кимерә Әй. сукыр булып, малайны кеше каршында адәм ыстырамы итәсен. Яшендә үзен үтерә яздың... Инде жанын һәлак итәргә җыенасыңмы?

Давыт әтисенең бик нык ярсыганда гына була торганча йөзе кызарып китүен, янак итләре биешеп торуын күрде. Йөрәге тотмасын тагын!

—Туктагыз, зинһар! Үзем гаепле. Ни күрсәм, үзем күрермен. Бала түгелмен!—дип Давыт та йөрәк белән кычкырды.

Шуннан соң ачы кычкырыш бетсә дә. барыбер өйнең яме китеп барды Атабаш белән анабаш ничек «сайрашадыр», Аллан белсен, Давыт исә табыннан, учактан читләште. Укыймы—укымыймы, жаны үзенен аулак почмагына китеп ялгыз калуны теләде. Кушылган йорт, бакча эшләреннән арынса да, гадәтенчә өйгә, тәм-том эләктерергә ашыкмыйча, бакча артларына, су буйларына төшеп китте. Кичләрен гармун, жыр тынмаган тыкрыкка да күңеле тартмый башлады аның. Үзен гел албасты сыман киеренке, авыр уйлар басты һәм күнеле белән бик ачык тойды—өстенә ташкын килә Давытның...

Юраганы юш килде аның. Бер-бер артлы ике дулкын бәрде. Өченче чиректә гомердә булмаган хәл: өч фәннән «дүртле» чыгардылар ана. Сәйфиев хатыны Хәтимә Кәлиевна биологиядән чәпәде бу билгене. Нәгыймә Харисовна Давытның контроль язмасыннан урынсыз берничә тыныш билгесе табып, татар теленнән «дүрт» куйды Сәмига Кәшфиевна да тартынып тормады, «Син Галиасгаров, тарихи фактларга сәяси нигез бирә белмисең»,—дип сукрана-сукрана дәрестәге җавапларына «дүртлекләр тезде дә, чирекне шул билге белән йомгаклап та куйды. Сәмига Кәшфиевна кешене тамга-калыпка салуның остасы бит. Кулында мөһер дә бар. Бәхәсләшә алмыйсың. Сыйныфта Хәйри Хәйруллин, Әлфия Шәрифуллина уку, фән нигезләрен үзләштерүдә соклангыч күрсәткечләргә ирешсәләр, Давыт Галиасгаров тырыш укучылар рәтендә калды

«Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт! Монда үлем! Монда патша- газра илләр...»

Ялгызы калган сәгатьләрдә телгә һаман яраткан шагыйре Һади Такташның шул юллары килеп торды. Рәхмәт бу сердәшкә! Җанны коткаруның мондый юлы да бар икән бит. Тамга-калыбыңны салып калдырасың да, каргалган бу дөньядан китеп югаласың. Ә дөнья зур бит! Анда битлексез, чын кешеләр дә бардыр әле... Мәмлүк-мөһаҗир булып җан саклау әмәле җимерелгән Болгардан ук килә ласа!..

Өченче чиректән соң Давыт «пәйгамбәргә» дәүләт имтиханнары ничек булыр, дип күрәзәлек кыласы калмады. Хуш исле ландыш, умырзая чәчәкләре арасында күмелеп утырган комиссия әгъзалары каршына килеп тоткан җаваплары белән дә егет әлеге фәннәрдән «бишле» ала алмады

Сара ана мәктәптәге өлгергәнлек аттестатын тапшыру кичәсенә кияр дип, Давытка бик килешле, үтә затлы костюм сатып алган иде Ул киеп карау түгел, хәтта күз дә салмады

—Әни, фрак киеп күнеленә ятмаган аттестатны алырга лаек кеше түгелмен мин

һәм үзенең гадәттә кигән замоклы вельвет курткасын, манжетлы кара чалбарын киеп кичәгә чыгып китте ул. Дөрес, күлмәкнең агын, үтүкләнгәнен киде. Китәр алдыннан патефон кабызды. Хабул әле яз гына Аксудан пластинка алып кайткан иде Яна бер җырчы Гөлзадәмы, Минзифамы, Мәнзиләме шул түгәрәктә... Ата да. ул да әй әйләндерделәр әлеге җырлы түгәрәкне Малай янә шул «Киек каз юлы» белән юанды.
 

Уза гомер, сүнә гамем,

Менәлмәдем инде бу юлы.

Әмма мине әүвәлгечә.

Тарта күккә киек каз юлы...

Моңлы җыр, әйтәсе юк. Бәгырьне өтә. Сара үзе дә сизми хискә чумды. Әй, кешеләр бәйрәм дип мәктәпкә җыена. Чәчәк-букет бәйли, кием-салым сайлый. Ә Хабул ишетергә дә теләмәде. Төкерәм мин җан ашаучыларга, диде. Хәер, ана үзе дә бармас, аяклары тартмас иде шул. Сәмига Кәшфиевнаның йөзенә карарга ук чиркана бит Сара. Чырай түгел, юха битлек бит анда. Ялгышты шул, әй хаталанды Сара. Гафу ит, улым, газизем! Медальсез калсаң да, яшьтәшләрен алдында йөзең ак, вөҗданын саф булыр иде. Халык та медальгә үрелә алмавыңның чын дөрес сәбәбен белер, төшенер иде бит. Кичер гөнаһлы анаңны, улым!

«Киек каз юлы» исемле җыр яңгыратып, күңелдә әллә нинди хисләр, уйлар кузгатып кичәгә дип киткән иде Давыт. Тик шул китүдән өйгә әйләнеп кайтмады егет. Суга төшкән яисә һавага ашкан кебек эзсез-нисез югалды Сара белән Хабулның газиз малае. Атна узгач та, ай узгач та, ел булгач та табалмадылар аны. Якын-тирәләрдә, тегендә-монда сөрсегән, янган, тапалган мәетләр табып экспертлар тикшереп тә карадылар. Давыт түгелме?.. Юк, расланмады.

Август азакларында Казанга барып укырга урнашкан Әлфия Сараларга килгән иде. Әй гүзәл, әй инсафлы бу PTC башлыгы Ярмиевның төпчек кызы! Тик Давытны хәтергә алып сөйләгәндә күзләре яшьләнде:

—Сара апа, үлмәгән ул! Мин мона һич ышанмыйм. Тик менә ничек сезне, безне ташлап киткән ул... ничек безне ташлаган?..

Сугышта булса, хәбәрсез югалды, дип әдрис буенча кәгазь язып кешегә нокта куярлар иде. Ә монда, тыныч Түрештә нишләргә?

Кәгазь дигәннән, Давытка бәйле тагын зур мәрәкә калды. Кичәгә дип чыгып китсә дә, малай мәктәпкә бармаган икән бит. Кул куеп аттестатын да алмаган ул. . Монысы да кеше башына сыймады. Ун ел букча сөйрәп әзерләткән шаһәдәтнамәгә ничек төкерергә була? Сәмига Кәшфиевна кеше аркылы әллә ничә кат Галиасгаровларга искәртте: «Аттестатларын килеп алсыннар!» Юк, Хабул да, Сара да барып алмады аны. Мөгаен, һаман да директорның яшькелт сейфында ятадыр ул...

Сара үзе дә, аның яз саен оядан төшеп чирәм арасына кереп чүмәшкән бәбкәләре дә нишләп һаман күккә, киек кош юлына күз салалар соң? Бәбкәнеке аңлашыла, күк аның канында, асылында бар. Канатлар чыкса, очмыйча син түзеп кара?! Ә ана, канаттан мәхрүм ана, күктән ни көтә? Давытның җаны җирдә калмас, күккә, гарешкә ашкандыр дип уйлый, күрәмсең. Мәңгелектәге җаннар сәфәрендә улым белән янә бер очрашырмын әле дип өметләнә микәнни Сара ана?

XXVI    бүлек

Пәнҗешәмбе таңы атып килә... Хабул белән Саранын шәригать белән хушлашу көне булыр бу. Ахирәткә сафланып аяк басарга кирәк. Мунча ягармын, дип уйлады карчык һәм сыкрана-сыкрана салкын идәнгә басты. Тамак әрнесә, сызласа да. йөрергә була әле. Сара әүвәлге эше итеп су белән даруларын йотты. Иншаллаң, аяктан екмас әле. Инде бүген түзсә, нәнкир-мөнкир каршына басып, шәрәйтүл иманын тотарга да була... Кинәт ул үз-үзеннән имәнеп китте. Әле ун-унбиш ел элек булса, яшьрәк Сара бүгенге Сараның лөкатьсез уйларыннан оялыр да иде. «Кит, дөрес булса да, әйтмә... көферне башыңа салма!» дияр иде...

Көферен көфер.. Гайрәтле адәм күңеленә ятышмаган сүзләр анысы. Тик
адәм заты яши-яши дә көне, сәгате җитеп дөньялыкны ташлый бит. Түрештә булмаса. Аксуда, тегендә-монда һәркөнне кешеләр үлеп тора. Атар соң нәрсә уйлый икән? Дөньялыкны кайгыртудан мәгънә юк. Телгә шул ахирәт сүзе инә бит, җанга шул юаныч бирә. Кеше үз башына төшсә генә, дөнья хикмәтен аңлауга ирешә шул. Читнекен беркем белми, төшенми. Анын сере генә түгел, авырту-сызланулары да үз тышчасы белән таш дивар кебек томаланган бит. Аны да беркем сизми, тоймый. Дөньяга ара-тирә иңрәгән аһ-зарлардан яисә акыру-бакырулардан нәрсә тоясың? Моны ишетергә генә була, сизеп булмый, синеке авыртмый. Кеше шул авырту-сызлануларын кап яисә яшьник кебек, үзенә төяп, ахыр чиктә дөньядан китеп тә бара шул

Газаплы, әрнешле бәндәдән арынгач, дөнья, әй сафланадыр, әй тынычланадыр инде Таңнар да бүтәнчә ата. кичләр дә башкача байый башлыйдыр бетәшкән җан көегеннән башка. Хәяттә кемнәргәдер бөтенләй иркенәеп, яктырып каладыр ул. Кеше өлешенә кереп, яшим дип тартышырга кирәкмидер шул. Һәркемгә тигезме-юкмы, замана бүленгән. Яшәвеңне яшә дә, китеп бар. Ничек китәсен, анысы һаман адәмгә кагылмый. Бу синең хокук, синең сайланыш Якты дөньяда читләр кулына эләкмәслек һәм кеше урламаслык тик ике нәрсәң бар икән. Сара. Синен яшәү, синең үлем..

Хуҗабикә түр ягында яткан карты тарафына юнәлде:

—Кыңгыравын шалтырамады, исән-иминсеңме?

Хабулның карчыкка төбәлгән күзләрендә елмаю әсәре чагылды:

—Кың-гырау кайгысы ю-юук! М-мот-торны кабыз-за алмый и-и- интектем...

— Һай, менәтерә! Төш күрә идеңмени?

Хабул башын селкеде.

Сара сөйләнә-сөйләнә иренен астын рәтләде, мендәр, юрганын җайлаштырды. Битен, кулын юдырды Күптән уйлаган ниятләре хакында ничегрәк сүз башларга икән, дип аптырады. Аптырарсың шул. Хабулның аяктан егылган көннәре белән чагыштырсаң, бөтенләй алга китеш Аяк- кулларын үзенчә тота, тарта-суза. Билен дә күтәрә Әле беркөн куллары белән карават башына тотынып торып ук утырды Чәен лә үзе эчә. Тик кашык тотарга гына кулы калтырый. Өстен, түшәген пычратыр дип. ашавын Сара ашата сырхауны. Хабулның паралич сугып түшәктә ятуына өч ел тулды. Ир-ат дигәнен дөнья йөген тартуга маһир булса да. эчтән нәзек шул. Эче тиз өзелә. Кемдер Сарасы белән бик нык кычкырышкан, шуңа Хабулның башына кан йөгергән, дип Түрештә гайбәт тә таратты. Юу-ук! Сара түгел, түрә биртте ир башын. Һаман шул битлекле, җан ашаучы түрә заты аякка таяк тыкты

Хабул җитәкләгән кырчылык звеносы Керкәле кырында алтмыш гектар яхшы сортлы бодай чәчкән иде. Сабан туйлары тирәсендә шул кыр яныннан үткәндә Сара үзе дә бик сокланды. Куе, карасу-яшькелт сабаклы тере бодай басуы уңышка һич тә саранланырга җыенмый. Тик, тот капчыгыңны. Сәйфиев әлеге басуга ферма сыерларын керткән... Шул уңай белән идарәдә бик нык кычкырыш киткән «Минем сөт планым яна. Өстән бүген ашлык сорамыйлар, сөт сорыйлар. Миңа көтүлек кирәк», дип кычкыра икән Сәйфиев. «Көтүлеккә сусасаң, үлән чәч! Безнен сортлы бодай өстенә көтү җибәрергә ни хакын бар? Атаң җиреме бу?» дип председательдән дә ныграк сөрән салган Хабул Тик Сәйфиев симез бит Йөрәген дә биш катлы май урагандыр инде аның Чуртым да булмады Сәйфиевка Кычкырышырга өйрәнгән ул. Ә менә Хабулның кан басымы сикереп башына кан сауды шул Мондый алчак кешеләр, хәйлә-мазар белмиләр, яуга ачык күкрәк белән ташланалар бахырлар

Баштарак, төрлесен уйлады инде Сара. Телен дә әйләндермичә кадакланган сыман ятты бит Инде менә хәлләре яхшыга борыла дигәч кенә Тик Сарадан
калса, аны кем карар соң? Кем астын алмаштытыр? Гарип булса да, ашын- чәен әзерләргә кирәк. Аның кашык тотып, йотканын кем көтәр? Авылда чыбык очы күп булса да, кайсы кардәше түшәктә яткан картны карарга дип үз өстенә алыр икән? Кардәш ашка-чәйгә йөрешергә һәвәс булса да, ярдәмләшү хаҗәте чыкса, сәбәп таба бит ул... Сараны бу хәерсез тамак шеше алып китсә, ирнең дә эше хөрт инде. Икеләнергә урын юк, ният дөрес, бергә китәргә!

—Хабул, Алман күчтәнәчеңне онытмадыңмы? Бүген пәнҗешәмбе... атнакич...

—Хәл-ләр ничек? Там-мак?

Карчык иреннән мондый сорау көтмәгән иде. «Минем хәл белән кызыксына. Өметләнү юкмы, димәкче микәнни? Икеләнә»...

—Начар! Духтыр, операциягә диде бит. Бармадым... Үзең беләсең...—Сара хәлнең өметсез икәнен сиздереп кулын селтәде.

—Өй-лә-дән соң... Кичкә к-к-кал-мыйк! Кит-тик! Аң-аң-лад-дың-мы9 Кеш-ше кер-сен!

Әй, бахыр! Төнлә, караңгыда, шыксызда мәетләр булып ятудан курка микәнни? Чынлап та, ызбада төнозын ике җансыз гәүдәнең таралып ятуы имәнеч булыр шул. Фәрештәләр куркыр... Фатыймага әйтеп куярга онытмаска кирәк әле. «Кызын чишмәдән кичкә су китерсен әле, дияргә кирәк»..

Күрше-күлән безнең китеп барганны белгәч, әй. ыгы-зыгы кубар инде! Фатыйма аһылдап килеп керер. Гапсаттар да озак тормас. Каршы яктан таягына таянып Камәрия җиңги теркелдәр. Тагын башка күршеләр, урам очындагылар агылыр... Матәм мәҗлесеннән Шәрифулла мөтәвәлли каламы соң? Коръәнен тотып ул да килер. Өйдә моңлы мәкам, төрле сүрәләр яңгырар... Үлем-китем никадәр генә сагышлы булмасын, адәм өчен барыбер туй бит ул. Бәбәй тугач ясалган туй сыман, өйләнгәч, яисә кияүгә чыккач үткәрелгән кызыл туй кебек сөенечле, шатлыклы түгел, билгеле. Аның йолалары бөтенләй аерым, үзгә. Монда тегеләрдәге сыман җырлашу, биюләр юк. Кешене сагыш пәрдәсенә төреп, күнел түренә куеп, тавыш- тынсыз калып уйлау, зурлау, сагыну ята монда. Зурлау, олылау сагышы тирәнрәк булган саен мәрхүмгә дә әйбәтрәк. Күбәләктәй талпынган җаны сөенә. Сөенмәскә, матәм олылыгы Ходай каршында ахирәткә күчкән кеше затының кем, нинди булуын ачык күрсәтә бит ул...

—Ходайга тапшырыйк, Хабул!

—Тапш-шыр-рыйк, Бибис-сара!

Карчык күзләрен иренен карашыннан яшерергә теләгән иде. Тик аның дулкынланулы, назлы рәвештә үз исемен атавын ишеткәч, түзмәде, башын кыегайтты һәм Хабулның яшьләнгән, чыланган керфекләрен күрде. Тик, ни гаҗәп, чыраенда болыт әсәре юк, киресенчә, көләчләнә бара түгелме соң:

—Бибис-сара, к-кай-да без-нең гит-та-ра?

Саранын тамагына төер тыгылды. Бугазы чатнап әрнергә кереште. Көлсәң көл, еласаң ела! Ирнең хисләреннән шашкан чагындагыча: «Эх-ма, Бибисара, кайда безнең гитара?» дип биеп китәргә ымсынуы микәнни? Җефетенең җилкәләрен уйнатып кул чәбәкләвең, елмаеп такмак әйтүен көтәме:

Бие-бие, Хәйбулла!

Биегән кеше бай була...

Әй, биисе, такмаклап җырлыйсы иде шул. Тәннәре, аяклары очынып тыпырдый алмаса, җаннары биесен Хабул белән Саранын. Өсләренә тау- таш ишелергә тора, һәлакәт килә, ә җаннары никах ныклыгына кинәнеп, һаман рухи берлек-бергәлектә булуга сөенеп парлашып бии.. Яшь чакта, гайрәтле вакытта, тәннәр бер-берсенә язгы гөлләр кебек үрелгән мәлдә, күчтәнәче

хәләл җефетләр кочаклашып бии ул. Ә менә әгъзалар тузып, берен аяктан гына түгел, телдән дә язып килгән картлык көнендә Сара белән Хабул кебек җаннарны бәйләү, бер-беренә елмаю әмәлен тап син, парлы кеше!

Шулай итеп, Алманнан кайткан дәһшәтле күчтәнәч боларны елатырга, күз яшьләренә батырырга теләдеме? Көт, капсалар да, синең алда тез чүгәргә җыенмый Галиасгаровлар, үлем куыгы!

Өйдә төрле хисләргә бирелеп, озаграк юанган хуҗабикә. Баскыч төбенә үк килеп: «Нигә чыкмыйсың һаман?» дигән сыман кәҗәсе бәэлдәп тора. Сарыклары буш тагарак янында әйләнгәли. Тавык-чебешләре дә куначаларын ташлап йорт чирәме арасында тибенергә керешкәннәр. «Хәзер-хәзер малкайлар!» дип Сара һәркайсын тәрбияләү мәшәкатьләренә күмелде.

Бу шөгыленнән арынгач, мунча ягып җибәрде. Эш арасында һаман абзар бүрәнәсе ярыгында сакланган куыкларны искә төшерде. Кырык еллап гомер узган бит. Куәт-көче бетмәгәнме, дип хафаланды. Тычкан-фәлән тишмәгәнме, дигән уйдан шөбһәләнеп ахыр чиктә төргәкне кулына алды, өенә атлады. Ак куыкларда зыян-зәрәт шәйләнмәде. Аларны янә төрде һәм почмакка чәшкә эченә салып тәрәзә төбенә куйды. Алман күчтәнәченең сәгате сугуга да күп ара калмады шул...

Карчыкны сискәндереп кыңгырау шалтырады.

—Йомышын бармы?

—Чәй!—диде Хабул

Әй, тишек зиһен! Хабулын ашатырга-эчертергә дә оныткан бит ул. Үзе тамактан язгач, башкалар да ураза тотар дип уйлады микәнни?

Тиз арада чәен, тәбәсен әзерләп, ирнең тамагын ялгады хуҗабикә. Инде тагын нинди мөһим эшләре кала? Әһә, Фатыймага кереп, чишмә суы хакында искәртергә кирәк!

Итәкләрен ычкырына кыстырган буйчан Фатыйма арт бакчаларыннан бәрәңге күтәреп керә иде. Кеше барын күреп, ашыгып күлмәген рәтләде.

—Нәстә, Сараттәй, тамак язылмыймы?

Сара авызын ачса да, сүз әйтергә өлгермәде, урамнан быргысын кычкыртып ниндидер ят машина узды һәм аларның капкасы төбенә килеп туктады.

—Сиңа Сараттәй... Духтыр чакырттыңмы?

—Юк! Кем булыр?—Сара кабаланып үз ихатасына юнәлде. Кабаланса да, сул аягын күтәргәнче, уны белән кая басыйм икән, дип биш уйлаган кортка күпме җир китә соң? Ул арада таза, килбәтле яшь ир машинадан төшеп капкадан йортка керде, сикереп-очып баскычка күтәрелде һәм ишектән дә кереп югалды. Нинди эшем кешесе бу? дип янә уйлап алды Сара. Күрше-күләннән, духтырдан башка адәмнең йортка аяк басмавына биш былтыр. Әллә соң Аксудан берәр табиб килеп төштеме?

Машина яныннан узганда, карчык аның гадәттән тыш матур булуына, шомалыгына, елкылдап торуына игътибар итте. Авылда йөргәннәр йортсыз алабай кебек, шыксыз-шокәтсез булу өстенә бензин, май исләре чәчәләр. Монын борынга да зыяны юк... Кем йөрер бу шәп машинада!?

Сара, ниһаять, ишекне ачып, ызбага күз салды. Түгәрәк йөзле, сакал- мыеклы әлеге өйгә кергән ир Хабул караватына иелеп нидер әйтәме, сөйлиме, ә гүшәктәгесе балалар кебек җанланып тыңлый, елмая, мендәреннән башын күгәрә... Карчык бу тамашадан аптырап якынрак килде һәм... катып калды. Аннары илереп кычкырды:

—Давыт, синме бу, балам!

—Әни! Әникәем!

Баласы кочагында ана бөтенләй йомшарып күз яшьләренә күмелде. Елагач, бөтенләй җиңеләйде. рәхәт булып китте.
 

—Нинди духтыр килде дисәм...

—Әйе. мин табиб, әни! Хәлегездән фәрештәләр хәбәр бирде. Чирлисез икән... Кайттым менә, аякка бастырырмын әтине дә, сине дә...

Ана һаман йотлыгып улын күзәтте, куллары белән балачактагыча аның битен, кулларын капшап үтте.

—Улым, синме соң бу? Әллә Хозыр Ильясмы? Шул вакыт кая югалып тордың соң син, бала? Күпме еллар бит!

Ананың шелтә белән әйтелгән сүзләреннән сакаллы ир, малай чактагы кебек, кисәк кызарып куйды, яхшысынмыйча читкә төбәлде.

—Кичерегез, әни! Түрешнең кыр капкасы ачык булса да, мөһаҗиргә ил капкасы ябык булды бит. Үтеп булмады шул. Күзегезгә качкын булып күренәсем килмәде. Инде менә бикләр алына, илдә үзгәрешләр бара... Телевизор, радиогыз бардыр бит!—Давыт чыннан да әйткәнен күрергә теләгәндәй, ызбага күз йөгертеп алды.—Сез дөнья хәлләреннән читтәме әллә!

—Әйе, телевизор ватык. Ул радионы тыңласаң, баш кына авырта. Һәркайсы элеккене сүгә, сәвитнекен каргый. Хурланмаган башлыкта юк... Халыктан чыкса, бер хәл. һаман югарыдан торып кизәнәләр бит. Безгә нәрсәгә ул сүз боткасы?

—Хакыйкать тиз генә табылмый бит, әни?

—Хакыйкатьләрен белмим. Ә менә колхозны таркатып, авылны хәерчегә төшерделәр инде. Монысы хак.

—Колхоз таркалса, Гыймади крестьян кебекләр жиргә хужа булыр. Түрештә элек шундый кешеләр күп булган бит, әни.

—Әйе, Гыймадины еш искә төшерәләр хәзер... Ә син аны каян беләсең, бала?

—Белмичә, Сәмига Кәшфиевна нәкъ шул кеше хакында сөйләгәч, миңа «дүртле» чәпәде бит. Сәяси белексез, диде...

Сара ана җинел сулап куйды. Кыяфәткә кереп, Хозыр Ильяс кына килмәгән... Бу—аның баласы, Давыт!

—Хәтерен нык булса, шуны да әйт,—диде ана.—Әлфия дигән кызны истә тотасыңмы?

—Әлфия? Ярмиева Әлфия! Мине сораштымыни?

—Әйе, улым. Сине бик сагышланып телгә алды.

Давытның чырае да кисәк моңсуланды. Беркавым уйга батып торды:

—Әй, әни, бик күпне югалттым да. таптым да инде мин. Тик моны тиз генә сөйләп булмый... Курыкмагыз, хәзер сезне ташламам инде.

Давыт янә хисләнеп әнисен күкрәгенә кысты. Яратып әтисенең башыннан сыйпады, һәм җай гына аларның авырту-сызланулары турында сораша башлады ул.

—Нинди хәл бу?—Табибны аңламассың, әллә житди шелтәли, әллә юри үчләнә.—Шул яшьтән авыруга сабышкансыз. Кеше кимендә йөзне яшәргә тиеш. Ярар, хәзер чәй куеп эчерсәгез, хакында тормам.. Йөгереп йөрерсез!

—Әй, улым, кунакны сыйламый торам шул.—Карчык җилләнеп почмак якка кереп китте.

—Мин дә күчтәнәчемне онытканмын, әни. Күчтәнәчсез кеше—нинди кунак? Диңгез арты күчтәнәчләре белән сыйлыйм әле үзегезне. Сезнең монда кибет, базар шыр күренде,—дип сөйләнә-сөйләнә Давыт машинасы янына чыгып китте.

—Сара!—диде Хабул карчыгын үз янына чакырып.—Күч-чтәнәч... Алман- нык-кын ыр-ыргыт! Дав-выт-ныкы бар бит! Һәм көрән күзләрен ялтыратып елмайды.—Шөк-кер! Пиг-гам-бәр к-кайт-ты!

Ыргыта, ыргытмыймы соң Сара Алманнан кайткан күчтәнәчне!

Тәшвишле, ни чарадан бичара куыгы инде бу. Гаҗизлек, өметсезлек чарасы. Явызлык кылып, дөньядан качарга карар иткән катыйльгә, бандитка яисә хыянәтчегә генә ярыйдыр ул. Ә Хабул белән Сара кешеләргә нинди начарлык эшләде соң? Нинди явыз гамәл бар боларда? Үлем кочагына нишләп ашыгырга тиешләр әле алар? Ходай шуны уйлап, әллә кайдагы Давыт күнеленә хәбәр салган да инде. Үлем куыгы Ходай иркенә бик ятышмаган нәрсә болай булгач, Иблиснекедер. Ярый, капмады куыкны, гөнаһлы булмады Сара белән Хабул.

Әйе, замана аларга бик кырыс булды. Гел рухларын кысты, җаннарын җәрәхәтләде. Чит-ят итте хәтта, шуңа үзләренә шеш җыйдылар да бит болар. Замананы ташларга җыенулары да үзләрен артык кашык итеп тоюдан килде ласа. Тик «сезнеке», «безнеке» дип заманалар арасына кем казыклар каккан? Ходай биргән һәр көнеңә кинәнеп яшәргә кирәк. Давыт та әйтә бит, замана үзгәрә, хөррият, иркенлек, ачыклык ягына борыла ди... Ыргыта, ике дә уйламый ыргыта Сара бу гөнаһлы үлем куыгын! Аларнын хәзер таяныр газиз кешесе бар, яшәүгә кинәнеп, каршылыйсы яна таңы бар...

Биштәр сумкаларын күтәреп Давыт өйгә кергәч, ана чәй әзерләргә кереште. Ә малай әти-әнисенә бүләкләрен, күчтәнәчләрен бушатып бетерә алмый. Хөрмәсе дә, әфлисуны да, лимоны да әллә ничаклы. Кап-кап һинд, цейлон чәйләре, каһвә-мазары да сансыз. Тагын әллә нинди Сара гомер күрмәгән ят ризыклар да өстәлгә тезелә тора...

—Карале, улым, ахирәтләремне дә чәйгә чакырыйммы! Искәрмәгән шатлык бит бу! Син кайттың, без дә исән-имин. Бәйрәм булсын әле йортка!

—Чакыр, әни. чакыр! Өстәл көйләргә үзем дә булышырмын.

—Кит, хатыншаланма! Мин сиңа шөгыль табам. Әнә мунчам өлгергән. Шәпләп парланып, мунча кер!

—Мунча яккан идеңме, әни? Мин кайтканны белдеңме? Менә шәп! Ерак юлдан иң яхшы сихәт бу!

Давыт җырлый-җырлый мунчага җыена...

Сара ана улы биргән даруны капкан иде, Ходайның рәхмәте, бөтенләй тамагы басылды. Хәзер ихлас гамьгә чумып чакырасы кунаклары, әзерлисе табыны турында уйлый. Давытны күргәч, барысы да «аһ» итәрләр инде. Ходай кушып, ызбасы сөенечкә, күңелле чөкердәшүгә чумар Сараның.

Хабул да электәге сыман түшәмгә текәлеп ятмый Күңелле нәрсәләр уйлавы күзләренә үк бәреп чыккан. Алай гынамы әле, күчтәнәч эләктергән яшь бала сыман, әфлисун суырырга тотынган ул.

Мин хикәяләүче буларак, Галиәсгаровлар тормышында бу атнакич булган сөенечле алмашынуларга кинәнеп карап тордым да. инде үземне монда артык һәм кирәксез кеше санап, шыпырт кына Порттан чыгып киттем Яшермим. Сара белән Хабулның тирән өметсезлеккә төшеп дөнья белән хушлашырга җыенулары мине чиксез дулкынландырды. Кайчандыр йорт ташлаган малайлары Давытның кош сыман кайтып картларны үлемнән йолып калуына ихлас шатланып бетә алмыйм. Изге бәндәләренә Ходайның ярдәме, кодрәте чиксез киң бит, үлчәнмәслек бит! Инде Түрештә моннан да гыйбрәтлерәк тагын башка хәл килеп чыгар дип өметләнмәдем мин Каурый каләмемне кынга салып авылдан ук чыгып киттем Бу вакытта кырлар, урманнар, инешләр өстеннән 1985 елның кояшлы, чуак сентябре үтеп бара һәм жиргә беренче кыраулар төшеп, каен, чаган агачларын алтынсу төсләргә дә манчып өлгергәннәр иде