ЯҢА ҖЫР АЛЫП КИЛӘМ
Китмибез!
Без җүпөрме,үзебезне утка илтеп ник терик''
Бу кызу җирдән чыгып.тагы сокарьгә ник керик'
Г.Тукай
Исәнме, саумы, кадерлем!
Кидердем—кояшкаем!
СИН генә күтәрә аласың
Иелгән бу башкаем.
Ничекләр иелмәсен баш,—
Оят милләт каршында,—
Табигать бүләге булган
Телең бетә барсын да...
Кояшкаем, синең янда
Мин тузаннан да кече.
Тик милләтнең телен саклау
Барыбер, шагыйрь эше.
«Тузаннар» тупланалмады,—
Көчсез чыктымыни җыр?
Синең хозурыңа илтеп
Җиткерә алмадымы җир?
Баш иелгән, китек күңел,
Кара төн лә җаннарда...
Юкса ата-баба каны
Ага бит тамырларда.
Нәҗибә САФИНА -шагыйрә, публицист; «Әгәр дә уйлаганда», * Без—шигырь,
тормыш-проза», «Кан хәтере» Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
Исәнме, саумы, кадерлем,
Әй, газиз милләткенәм!
Күтәр башың, ач җаныңны ,-
Яңа җыр алып киләм.
Җаным белән бергә бирәм.
Алыгыз, ал җырымны!
Киләчәгенә тарихның
Бәйләү кирәк чорымны!
Сайлаганнар сай булганнар,—
Бар өмет—үзебездә!
Җаннарда кояш кабызыр
Ялкынлы сүзебездә!
Китмибез тарихтан!—диеп,
Кылыйк һәрбер гамәлне!
Мәгърур милләт торып бассын,
Сокландырып галәмне!
Шагыйрьле милләт телле ул.
Тел—рух, дәүләт нигезе!
Чит халыкка йортка керү—
Шул коллыкның игезе.
Китмибез! Телсез, дәүләтсез
Яшәү нилеген белдек...
Без җиргә үзебез булып.
Яшьнәп яшәргә килдек!
Яшьлек күлмәге
Күбәләк керде күңелгә,
Канатлары леп тә леп.
Әллә ни булды йөрәккә,
Бәреп тора дөп тә дөп.
«Ярату!»—дип, типте йөрәк,
«Алдама!»—диде акыл.
Яшькә карап йөремәгән
Мәхәббәт гомер-бакын...
Акылга буйсынмадылар.
Аяклар китте биеп.
Җан белән бергә ачылды
Сандыклар киерелеп.
Яшьлек киемнәрен салып,
Китеп барган канларга?
Абайламыйча яшемне,
Әй, керештем сайларга...
Яшьлек күлмәге иңемдә,—
Күбәләк канат—җиңе.
ЯНЛ ҖЫР АЛЫП КИЛӘМ
Сөйгәннәрнең буладыр да.
Яшьлекнең, булмый тиңе...
Күлмәгем иңемдә килеш
Утырганмын чүгәләп.
Күлмәк җиңендә талпына
Җан җылысы—күбәләк...
Әй, яшьлегемнең сандыгы,
Япмаң төшкән өстеңнән.
Кермәскә яшьлек илемә
Килмәде шул көчемнән...
Күбәләк җан, ярсу йөрәк,—
Элеккечә алары...
Картлыкны капларга гына
Теләми күлмәк бары...
Бүләк даулаучыларга
Кояш бер дә сүнми яна.
Ялга да тукталмый ул.
Бәһа алырга һичкемнән
Ялгыш та укталмый ул.
Төнлә генә күрәсез дип
Үпкәләми ае да.
Качмый болыт арасына,
Юкса чыга җае да.
Чәчәк ата да коела
Йә өзеләләр гөлләр.
Бәхет мизгелләрен коеп.
Узып китәләр көннәр.
һәм.-берсе дә үпкәләми,
Бәя дә сорамыйлар.
Кешеләрнең гамәлләрен
Кирегә юрамыйлар.
Шагыйрь күңеле—кояш-ай.
Шагыйрь күңеле—Вакыт.
Вак-төякне өмет итмә,
Олы җаныңны ватып.
Кайнар кояшны кочып ян,
Айны керет өеңә.
Ваклама Вакыт-хәкимне,
Торсын дисәң көеңә.
Шулай яшәгән җаннарга
Дөнья куя бәһасен,—
Тарихның янмас битенә
Шагыйрь булып басасың!