Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Таныш булыйк:
Хыялый кызларның берсе
Мин буламын, Флузә.
Хыял канатлары мине
Әллә кайларда йөртә.
Кешеләрдә яратам мин
Ихласлык, гадилекне.
Куп нәрсәдән өстен курәм
Чын дуслык, сабырлыкны.
Бер-береңне аңлап яшәү
Шундый рәхәт, күңелле,
Кешегә яхшылык эшләү
Үзе бәхет түгелме?!!
Мин.Нәж/лиева Фпүзә Рамил кызы, 1995 елның 31 маенда Апае районының
Багыш авылында туганмын. Без гаиладә алты кеше: дәү әтием,дәү әнием,әтием,
әнием,энем. Әтием—игенче,әнием—укытучы. Энем Раил—Багыш башлангыч
мәктәбенең 4нче сыйныфында, үзем—Чирмешән урта мәктәбенең 9нчы
сыйныфында белем алабыз. Мин туган авылымны Һәм мәктәбемне бик яратам.
Дус Һәм ярдәмчел гаиләм белән горурланам. Укытучыларымны хөрмәт итәм.
Әниләрдә—әниләр дә
Назлы караш—әниләрдә,
Җылы кочак—әниләрдә,
Тәмле сүзләр—әниләрдә,
Йомшак куллар—әниләрдә.
Чаптар йөрәк—әниләрдә.
Җылы сүзләр, назлы караш
Көтә бездән әниләр дә!
Сине көтәм...
Тагын бер көн бушка узып китте.
Эзлим сине, ләкин таба алмыйм.
Айлы кичтә ярлар очраша,
Карлы юлдан ялгыз гына атлыйм.
Айның нуры—кояшныкы кебек.
Парлар саный күктән йолдызлар.
Йолдыз атылганда теләк телим,
Чынга ашсын иде бу хыял!
Нишләргә?..
Көндезләрен сине өндә күрәм,
Ә төннәрен күрәм төшемдә.
Сине уйлап көнем, төнем үтә
Нишләргә дә белми... Нишләргә?
Төшләремдә, бәгърем, без гел бергә.
Ә өнемдә кайда йөрисең?
Сине күрер өчен яшим бит мин,
Тик син генә һаман килмисең.
Нигә шулай, Вакыт?
Әйтерсең лә көләсең син, Вакыт:
Ашыкканда син гел—чабасың.
Ялгыз моңланганда, туктап калын,
Ник газапка мине саласың?