ОЧРАШУ
Айратның бармаклары шуып китте һәм Фәридәгә дигән CMC ялгыш Миләүшәгә
-очты»: 'Мин бер сәгатьтән килеп җитәм. Чәенне кун тор».
Аптырашка калган Миләүшә күзен ливар буйлап йөгертте Карашы стена сәгатенә
туры килгәч, ул дертләп куйды—Айрат ярты сәгатьтән килеп житәчәк бит' Кыз
ашыга-ашыга бүлмәне җыештырырга кереште Озын борынлы чәйнеге дә плитәгә
кукраеп менеп утырды
Айрат атлаган җиреннән шып туктап каллы.
—Йә, Хода, нишләдем мин?—аның бармак очларына кадәр тирләп чыкты.
Ул кулындагы кызыл розаны күкрәгенә кыскан килеш тирән уйга батты.
Бүген ул Фәридәне мәхәббәт турындагы бик яхшы кинога чакырмакчы иде Түш
кесәсен сыйпап алды—аны Фәридә белән якынайтырга тиешле кәгазьләр көлешеп
куйды Кинодан чыккач, Айрат аны тулай торакка озатырга һәм үзенең гашыйк
булуы турында әйтергә тиеш иде!
—Хәзер Фәридәне кисәтмичә килеп керәмме инде? Барып чыкмады бу!
Айрат күңелсезләнеп кулын селтәде Кинәт туган уеннан түбән салынган башы
күтәрелде:
—Башта Миләүшәгә кереп бер сәгать сөйләшеп утырам. Аннан Фәридә белән
кинога барам!
Ул адымнарын тизләтеп тулай торакка таба атлады. Авыр ишекне елатып ачкан
мизгелдә Фәридәгә CMC юллады: «Мин бер сәгатьтән килеп җитәм Чәеңне куя
тор» Бу юлы Айратның бармаклары уяу иде
170
ИК ҖИЛКӘН
Фәридә, үзенә урын таба алмыйча, ялгызы бүлмәдә әрле-бирле йөренде Бүген
алар университеттан Айрат белән бергә чыктылар.
—Шундый матур апрель киченен кадерен белеп каласы иде,— Айратнын үзалдына
мыгырдангандай сөйләнүеннән Фәридәнең колаклары кызышты.
«Нәрсә әйтергә теләде икән Айрат''»—тулай торакка кайтканнан бирле Фәридә
шул сүзләрне кат-кат хәтерендә янартты Инде тәрәзәләргә кичке энгер-менгернең
авыр шәүләсе сарылды—Айраттан исә бернинди хәбәр-хәтер юк Фәридә инде
ничәнче тапкыр кулына лекция дәфтәрең алган иде—телефоны җырлап җибәрде
Кыз күңеленә тулган шатлыкны эченә сыйдыра алмый сөенеп кычкырды Айраттан!
Киләм дигән!
Әле генә борынын салындырып утырган кызны жен алыштырган диярсең: хәзер
ул күңелле көй көйләп, аяк очларында бии-бии Айратны каршыларга әзерләнә.
— Аһһ!—чәй пакетының бушлыгын күреп, Фәридәнең йөрәге ярыла язды —
Нишлим'' Хурлыкка калам бит Чәе генә дә юк икән дисә
Менә ишек ачылыр да аннан Айрат килеп керер кебек тоелды Фәридә күрше
кызларга йөгерде Тик бүлмәләре бикле иде. Төркемләше Даниянең ишек готкасын
кат-кат тартты—ачылмады
— Миләүшә!—баш миендә бу уй яралып өлгергән мизгелдә үк анын аяклары
коридорның икенче башына йөгерә иде...
Кара-каршы утырып, көлешә-көлешә чәй эчкән Айрат белән Миләүшәне
күргәч, кыз үз күзенә ышанмады
—Айрат?!
Әле генә канәгать елмаеп утырган егет Фәридәнең үзенә төбәлгән гаҗәпләнү
катыш усал карашыннан кып-кызыл булып башын иде Егет кулларына урын таба
алмый угаланды: әле башын сыйпады, аягына суккалады, спорт кәчтүменен изүен
чишеп җибәрде...
Шулчак Айратнын спорт кәчтүме эченә яшеренгән роза баш калкытты Розанын
тажлары оялудан комачтай кызарып, нидер әйтергә теләгәндәй Фәридәгә күз кысты
Тик кыз чәчкәнен ымын аңламады: кырт борылып бүлмәдән чыгып йөгерде Ишек
шапылдап ябылган мизгелдә Айратның кесәсендәге телефон көчле бармакларның
кыскалавыннан авыр ыңгырашты һәм шулчак аның канлы яшьләре кебек идәнгә
роза тажлары коелды.
Госман МИФТАХОВ,