Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКАЛЬ ДРАМА ЖАНРЫНА НИГЕЗ САЛУЧЫ

 

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИНЕҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ

Татар драматургиясе һәм театрының үсеш-үзгәреш тарихында җуелмас эз калдырып, ижатлары белән халыкның рухи дөньясын баеткан, көч-ышаныч биргән, матурлыкка мәхәббәт, начарлыкка нәфрәт тәрбияләгән, тормыштан гамь һәм тәм табып яшәргә чакырган әдипләр арасында Мирхәйдәр Фәйзи исеме аерым бер урын алып тора. Анын бай иҗаты, бигрәк тә атаклы -Галиябану» музыкаль драмасы, дистә еллар дәвамында укылып, сәхнәләрдә куелып-каралып, гуманистик табигате, милли эчтәлек-сурәтләре, халыкчан җыр-моны белән берничә буын укучы-тамашачының күңелен биләде, күпләрне әдәбият-сәнгать дигән олы. серле дөньяга алып керде. Тормыш-яшәештәге иҗтимагый, социаль-мәдәни шартлар йогынтысында рухи кыйммәтләргә караш-мөнәсәбәтләр үзгәрүе мәгълүм. М.Фәйзи иҗатының әдәби- эстетик кыйммәте нәрсәдә? Әлеге бай мирас, чор сынауларын үтеп, бүген дә заманча яңгырыймы? Әдипнен тууына 120 ел тулуны билгеләп үткәндә әлеге сораулар аеруча актуаль янгырый. Бу урында шуны да билгеләп үтү мәслихәт булыр: М Фәйзи иҗаты үзе исән вакытта ук зур кызыксыну уятып. XX гасыр дәвамында әдәбият-сәнгать белгечләренең, укучы-тамашачыларнын игътибарын даими җәлеп итеп килә. М Фәйзуллин. М.Мөлеков. А.Әхмәдуллин. Н.Ханзафаров. Б.Камалов. Л.Хәмидуллин. Ф Фәтхи. Д.Фәйзуллин. Д.Абдуллина. Р Шәрәфиев һ.б. хезмәтләре олы иҗатчының сәнгати уйлануларын, бу өлкәдәге табыш-яңалыкларын чор-заман рухына нисбәтле ачуның матур үрнәге булып тора.

Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзи (Фәйзуллин) 1891 елның 1 ноябрендә элекке Оренбург губернасы Орск өязенең Күкшел авылында туып-үсә. Әтисе Мостафа бертуган Хөсәеновларнын Күкшел авылындагы җәйге утарында баш идарәче булып эшли. 1902-1904 елларда Мирхәйдәр Орск шәһәрендәге Габдулла хәзрәт Мәгазый мәдрәсәсендә, аннан сон ике ел Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Шул елларда матур әдәбиятка тартыла. XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты, төрек һәм фарсы сүз сәнгате үрнәкләре белән таныша, рус драматургиясе һәм театры белән кысыксына Вакытлы матбугат битләрендә ижтимагый-милли тормыш, милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләрен яктырткан язмалар белән чыгыш ясый башлый. 1914-1916 елларда Орск шәһәрендә мануфактура кибетендә кассир, соныннан китапханәче булып эшли. Халык тормышы, анын яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән таныша, яшьләр белән аралаша, халык авыз иҗатын өйрәнә, халык җырларын туплый һәм бастырып чыгара. 1919-1921 елларда Башкортстаннын Бөрҗән-Тангаур кантоны Юлык авылында культура-агарту эшләрен алып бара, кантон үзәге Тимәстә үзешчән театрга җитәкчелек итә «Кызыл Урал» газетасының хезмәткәре булып эшли, әдәби түгәрәкләр оештыра. 1923 елның җәен Татарстанның Балтач районы Шода авылында үткәрә. Аннары Казандагы Г.Тукай урамында урнашкан элеккеге Үзәк Шәрык китапханәсенә эшкә керә. Сәламәтлеге начараю сәбәпле. Башкортстанга китеп. Түбә руднигында һәм Баймак приискасында китапханә мөдире вазифасын

башкара, әдәби-мәдәни чаралар оештыруда актив катнаша. Әдип 1928 елнын 9 июлендә Баймак шәһәрендә вафат була.

М.Фәйзинен башлангыч чор ижаты татар әдәбиятында чынбарлыкны һәм кеше психологиясен сәнгатьчә тасвирлауда яна сыйфатлар барлыкка килгән 1910 елларга туры килә. Ул башта «Татар туе» (1905). «Ике Хәсән» (1909) кебек бер пәрдәлек өйрәнчек пьесалар язып караса да. шигырьләр һәм бәетләр язуга күчә. «Шура». «Ан». «Вакыт». «Идел». «Акмулла» һ.б. газета-журнал битләрендәге шигырьләрен туплап. «Минем шигырьләрем» (1912). «Яшь күнел» (1913) җыентыкларын нәшер итә. М.Фәйзи үз шигъриятендә, берьяктан. Г.Тукай. С.Рәмиев. М Гафурилар буыны тудырган тормышчан һәм халыкчан традицияләргә тугры булып калса, икенче яктан, анда XX гасыр шагыйрьләренең икенче буыны Ш.Бабич. С.Сүнчәләй. З.Бурнашева. Г.Харис. 3.Сәгыйдә һ.б.лар иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре дә чагыла. Анын лирикасы тема-мотивлар байлыгы һәм жанрлар төрлелеге белән характерлана. «Табигать манзарасы» (1912). «Хәйран булам» (1912). «Чәчәкләр жыры» (1912), «Халыкча» (1912), «Жәйге төн» (1915) һ.б. шигырьләрендә табигать, мәхәббәт, хатын-кыз. музыка культы кебек романтик мотивлар. «Фәрештә» (1912). «Мөнбәр вә мендәр» (1912) дә ижтимагый-социаль контрастлар гәүдәләнә. «Габдулла әфәнде Тукаев наменә» (1912) әсәрендә халык шагыйре Г Тукайның татар халкының рухи-мәдәни тормышында тоткан урыны һәм шәхесе традицион-шәркый һәм шартлы-романтик образлар аша тасвирлана. Шагыйрь поэзиясенең үзәген тәшкил иткән авыл темасы «Илем» (1915), «Юлык» (1919), «Юлык моңнары» (1919) һ.б.

 
 

шигырьләрендә чагыштыру, сынлаңдыру алымнары, гади халыкнын көнкүрешеннән һәм авыл яшьләренен тормышыннан алынган детальләр ярдәмендә лирик геройнын туган төбәгенә мәхәббәте, күңел байлыгы, хис-кичерешләре чагыла. М.Фәйзинен бер төркем шигырьләрендә яшәү һәм үлем, тәкъдир, язмыш, гомернең фанилыгы кебек фәлсәфи мотивлар гәүдәләнә. Мондый эчтәлектәге әсәрләрдә лирик геройнын сызланулы күнел дөньясы, зарланулы халәте Ислам мәдәнияте. Коръән тәгълиматы традицияләрендә һәм XIX-XX гасыр чикләрендә Аурупа-рус әдәбиятларында формалашкан импрессионизм, экзистенциализм агымнарының алымнары, тасвирын чаралары ярдәмендә тасвирланыш ала («Үз иркемә куй» (1912). . «Үткән вакыт». 1910; «Рәхәт кайда». 1912; «Бәхет». 1912; «Сонгы теләк». 1912 һ.б )

 

М Фәйзи иҗатының икенче бер зур тармагы драматургия төренә карый Язучының романтик шигъриятендә гәүдәләнгән тема-мотивлар һәм художество үзенчәлекләре аның драматургиясендә ижади үстерелә һәм баетыла Әдипнең мәзәк, комик хәл-ситуацияләргә корылган «Яшьләр алдатмыйлар» (1912) комедиясендә искелек, наданлык һәм азгынлык кире кагылып, укымышлылык, әхлаклылык, зирәк акыллылык яклана. Мөгаллим Шакир. Мәгьруфәләр Гали мулланы көлке хәленә калдырып, искелек һәм яналык тартышында жннеп чыгалар М Фәйзинең бу еллар ижаты чор әдәбияты, аеруча драматургиядәге сәнгати эзләнүләр белән тыгыз бәйләнештә үсә. Кеше яшәешен һәм анын күңел дөньясын тасвирлауда сентиментализм методынын аерым сыйфатларын нигез иткән «Кызганыч» (1913) мелодрамасы романтик эчтәлеге белән җәлеп итә Белемле, хисси җанлы Заһиднең мөгаллимә Гәүһәргә өйләнү теләге атасы Сөләйман байда зур каршылык тудыра Традицион -агалар* һәм «балалар» көрәше милләткә хезмәт итү юлындагы яшьләрнең үлеме белән тәмамланса да. ул үлем яшьләрнең рухи җиңүе, гомумксшелек кыйммәтләренең яклануы булып аңлашыла. Мәхәббәт кешенең акыл үлчәүләренә, акча, матди байлыкка, бернинди киртәләргә буйсынмый торган серле көч. рух эше буларак тәкъдим ителә Шул чорда әлеге пьесага проблематикасы белән якын булган, сызлану фәлсәфәсенә нигезләнгән «Тәкъдирнең шаяруы» (1913) языла Әсәрдә гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләре, ана һәм бала хакы, мәхәббәт мәсьәләләре

ТАҺИР ГЫЙЛАҖЕВ, ЭЛФЭТ ЗлКИРҖАНОВ төп каһарманнарның тирән кичерешләре, күңел бәргәләнүләре аша сурәтләнә.

М Фәйзинең 1913-1916 еллар драматургиясе идея эчтәлеге, сәнгати эшләнеше ягыннан яна сыйфатлар белән байый Әдип «Авыл бәйрәме» (1915) музыкаль комедиясендә гади халык тормышын, авыл яшьләрен, аларнын теләк-омтылышларын сурәтләүгә алына. Авторның эстетик идеалын гәүдәләндергән укымышлы, әхлаклы һәм тәрбияле шәһәр егете Заһит тирәсендә тупланган авыл яшьләре белән искелек сагында торучы дин әһелләре, олы буын арасында каршылык оеша. Романтик эстетика атрибутларыннан кешенең табигыйлегенә. авыл кешеләренең әхлакый сафлыгына, үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгына дан җырлана. Комедиядә татар халкының этнографиясе, гореф-гадәтләре, йолалары, гади сөйләм байлыгы, жырлы-биюле уеннары чагыла. Драматург вакыйгаларны халык көйләре, шаян җырлар белән бәйләнештә сурәтләү тәҗрибәсен ясый, бу сыйфат, үз нәүбәтендә, пьесаның жанр табигатенә тәэсир итә. Әсәрнең идея эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән шартлы-романтик образлар, анын мәгънәви кисәкләрен бер үзәккә туплаган «бәйрәм» әдәби детале дә художество яңарышын билгели. «Авыл бәйрәме» музыкаль комедиясе драматургның сәнгатьчә алымнарын төрләндерә һәм камилләштерә баруы турында сөйли. Бу әсәрдә башлангыч, яралгы хәлендәге сыйфатлар «Галиябану» («Сәгадәтбану», 1916) музыкаль классик драмасында тагын да үстерелә. Пьесанын сюжеты традицион мәхәббәт өчпочмагы мотивына корылса да. ул әдип иҗатында сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң камил әсәр булып тора. Тышкы кыяфәтләре һәм характер сыйфатлары арттырылып бирелгән Хәлил белән Галиябануның сөю-сөелү хисләренә авылнын бай егете миһербансыз, мәкерле һәм гайрәтле Исмәгыйль каршы төшә. Үзәк конфликт Бәдринен мал-мөлкәткә, зур акчага омтылышы тудырган иҗтимагый характердагы ярдәмче каршылык белән тирәнәйтелә. Тигезсез көрәш Хәлилнең үлеме белән тәмамлана. Драматург яшьләр арасындагы, гаилә эчендәге киеренке мөнәсәбәтләрне, драматик һәм фаҗигале вакыйгаларны жыр- музыка белән тыгыз үреп сурәтли. Реализм һәм романтизм синтезы рәвешендә язылган «Галиябану» драмасында музыка очраклы бизәк төсендә генә түгел, ә пьеса эчтәлегенең тукымасын хасил итә. Әсәрнең шушы үзенчәлеген истә тотып. Г Ибраһимов болай дип яза: «Менә шундый хасиятләре белән «Галиябану» бездә ялгыз урында тора, яңа бер баб, яки зуррак тәгъбир булса да, әйтик, драмалар галәмендә яңа мәктәп ача һәм, шулар аркасында бик хаклы буларак, гаммә алдында ин кадерле урыннарның берсен ала». Галиябану үз мәхәббәте, шәхси бәхете хакына ансыз рәвештә милли чынбарлыкта хөкем сөргән патриархаль тәртипләргә каршы чыга. Драматург мәхәббәт, сөю-сөелү хисләренә дан җырлау аша. кеше бәхете мәсьәләсен җитди проблема итеп күтәрә. Пьесада барлык кешеләр омтылган бу кыйммәт, мәхәббәт, үзара матур мөнәсәбәтләр яклауга һәм саклауга мохтаҗ дигән фикер үткәрелә.

1917 елгы Октябрь революциясеннән сон М.Фәйзинең икенче чор иҗаты башла­на. Илдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыять, гражданнар сугышы, социалистик төзелеш, авылда күмәк хужалыктөзү вакыйгалары әдипнең дөньяга карашына һәм сәнгатьчә фикерләвенә йогынты ясый. Бу елларда ул бик актив, нәтиҗәле эшләп, төрле жанрда дистәгә якын драма әсәре иҗат итә. шигырьләр, хикәяләр яза һәм көндәлек алып бара. М Фәйзинең 1920 еллар драматургиясендә ике тематик юнәлеш аерымлана Беренче тармакка караган «Урал суы буенда» (1917), «Асылъяр» (1918-1920). «Ак калфак» (1922-1923) драмаларында авылда яна тормышның беренче яралгылары һәм шул чор кешеләренең күңел дөньясындагы үзгәрешләрне тасвирлау сызыгы белән төрле сыйныф, социаль катлау яшьләре арасындагы сөю хисләре, мәхәббәт темасы янәшә сурәтләнә. Драматургның катлаулы, тарихи һәм социаль катаклизмнар чорында беренче тәҗрибәсе булган «Урал суы буенда» (1917) драмасында социаль гаделлеккә, шәхси азатлыкка, кеше бәхетенә каршы торган киртәләрне җимерергә сәләтле, романтик рухлы актив геройлар тудырыла. Әсәрдә фән-техника казаныш­лары нигезендә авыл тормышын яңарту, мәдәниләштерү идеясе үткәрелә. «Асылъ­яр» драмасы ижтимагый-социаль хәлләре төрле булган бай кызы Ләлә белән ятим Шәрәфиен мәхәббәт тарихын сурәтли. Әсәрдә шәркый әдәби традицияләр белән заман әдәбияты үсешендә күзәтелгән яна тенденцияләр тыгыз үрелгән. Драманын

Башкорпи. шанның Баймак районы Юлык авылында М Фәйзи эшләгән китапханә бинасы

төп каһарманнары романтик эстетика кануннарына буйсындырылып, холык-сый- фатлары идеаллаштырылып тасвирланган. Хезмәтчеләргә, түбән катлау вәкилләренә кимсетеп караган Искәндәр байнын каршылыгына карамастан, көрәштә яшьләр жинеп чыга, аларнын мәхәббәт хисләре тантана итә Пьесанын исеменә чыгарылып, символик янгырашка ия булган «Асылъяр» җыры әсәрнең композицион бөтенлегенә, төзеклегенә ирешүдә, вакыйгалар үстерелешен тәэмин итүдә, геройларның пси­хологик кичерешләрен тирәнәйтүдә зур эс­тетик вазифа башка­ра. Алдагы әсәр белән жанр, сюжет, конфликт һәм коллизияләр, де­тальләр охшашлыгы күзәтелсә дә. морзалар тормышыннан алын­ган хәл-вакыйгаларны гәүдәләндерүе белән «Ак калфак» мелодра­масы аерылып тора. Те­маны сыйнфый-социаль принцип ноктасыннан яктырту омтылышы, ав­торны морзалар яшәе­шен, характерларын бозып күрсәтүгә китер­гән. Сатирик планда иҗат ителгән Сәлим морзанын дуамаллыгы, гади халык вәкилләренә рәхимсез мөнәсәбәте максатлы рәвештә артгырылып күрсәтелгән Шушы алым аша автор социаль каршылыкларны тирәнәйтүгә ирешкән Ләкин шулай ла мәхәббәт темасын сурәтләгән сызык үзенең камиллеге, жыр-музыкага байлыгы, романтик рухы белән укучының һәм тамашачының күнелсн били

М.Фәйзи икенче юнәлеш әсәрләрендә («Кызыл йолдыз». 1923. «Адашкан күңел». 1923; «Кәкре каен», 1923; «Коммунага», 1924 һ.б.) ижтимагый-сониаль. сыйнфый көрәш мәсьәләләрен калку гәүдәләндерсә дә, дөньяга гуманистик карашын, кешегә олы ихтирамын саклый. Исеменә көчле мәгънәви йөк салынып, заман рухын чагылдырган «Кызыл йолдыз» (1923) пьесасы авылда беренче комсомол оешмасы төзү вакыйгасын сурәтли. Драманың төп конфликты китапханәче Хәй янына тупланган авыл яшьләре белән совет органнарына кереп оялаган кулак һәм аларнын иярченнәре арасында туа. Каршылык, характерлар бәрелеше яна ижтимагый күренешләргә мөнәсәбәтнең, идеологик-сәяси карашларның төрлелегенә нигезләнгән. Социалистик үзгәрешләрнең беренче үрентеләрен, яна идеология һәм әдәби-мәдәни чараларның авыл кешесенең психологиясенә тәэсирен күрсәтүдә драматург укышларга ирешсә дә. сыйнфый көрәш вакыйгаларын тасвирлаган сюжет сызыгы тирән ачылган типлар белән аерылып тормый, аларнын ышандыру көче түбән. М Фәйзи «Кызыл йолдыз»да да авыл тормышын. этнографиясен, йола- гадәтләрен чагылдыруга зур урын бирә.

«Адашкан күнел» мелодрамасында сурәтләнгән мәхәббәт сызыгы һәм вакыйгалар үстерелеше үзенен тормышчанлыгы белән аерылып тора. Шәһәрдән авылга мөгаллимә булып килгән Мавия эчке шөбһәләнү, күнел бәргәләнүләреннән сон крестьян егете Саматны ташлап, шәһәргә китеп бара һәм шул адымы белән зур тормыш сынавына дучар ителә. Автор вакыйгалар барышын реаль детальләрдә тасвирлап, буржуаз жәмгыягьнен кешелексез, кыргый тәртипләрен тәнкыйтьләүгә, Мавиянен характер көчен, рухи-әхлакый ныклыгын күрсәтүгә ирешә «Адашкан күңел» пьесасындагы аерым күренешләр, мәсәлән. тормыш төбендәге зимагурлар яшәеше рус әдәбияты йогынтысында язылган Автор тормышта, күнел дөньясында адашкан каһарманнарның ачы. михнәтле язмышларын тасвирлап, аерым эш-

 

гамәлләрне аек акыл белән үлчәргә, үз мәхәббәтеңне сакларга кирәк дигән фикер үткәрә

М.Фәйзи ижатын XX йөз башы һәм 1920 еллар әдәби хәрәкәте үзенчәлекләреннән аерып карап булмый. Драматург үзенен остазлары булган Г.Исхакый, Г.Камал. С.Рәмиев. Ф.Әмирхан. И.Богданов һ.б. тәҗрибәсенә таянып әдәби иҗатка килә һәм сәхнә әдәбиятын яңа тема-мотивлар, үзенчәлекле геройлар, күптөсмерле, бай сурәт чаралары белән баета. М.Фәйзи сәхнә әдәбиятында беренчеләрдән булып авыл тормышын, көнкүрешен, кешеләрен тасвирлауга алына һәм үзе яхшы белгән әлеге материалны халыкның этнографиясе, фольклоры, уеннары һ.б. белән гаҗәеп уңышлы кушып-үреп баруга ирешә. Ә инде әсәрләре тукымасына көй-монны кертеп җибәрүе белән яна жанрга нигез сала. Әлеге «шытым» гаять уңышлы үсентеләр бирә. М.Фәйзи әсәре беренче тапкыр сәхнәгә куелуга ук халыкның кайнар мәхәббәтен яулаган музыкаль драма алдагы чорларда К.Тинчурин. Н.Исәнбәт. М.Әмир. Х.Вахит, И.Юзеев. Ә.Баян һ.б иҗатында яна сыйфатлар, төсмерләр белән байый Бүген без татар сәхнә әдәбиятын музыкаль жанрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә торган «мелодрама» жанры да М.Фәйзи башлап җибәргән традицияләрнең уңай йогынтысында үсеп-үзгәреп тора. «Галиябану» драмасының сәнгати камиллеге, халыкчан рухы, автор яклаган идеалларның эстетик көче бүген дә сокландыра, илһам-көч бирә. М Фәйзинен милли рухы белән аерылып торган геройлары, беренче чиратта. Галиябану белән Хәлил, күптән инде саф мәхәббәт символына әверелеп, дөнья әдәбиятындагы Ләйлә һәм Мәҗнүн. Таһир һәм Зөһрә. Фәрһад һәм Ширин. Ромео һәм Джульетта кебек мәхәббәт каһарманнары рәтендә тора.

Чор-заман үзгәрешләренә бәйле. М.Фәйзи ижатын. аерым алганда. «Галиябану»ын бәяләүдә каршылыклы, бәхәсле карашлар да очрый Шуның бер чагылышы буларак 1994 елны «Галиябану»нын режиссер Ә.Зарипов тарафыннан телевизион спектакль итеп эшләнгән яна варианты дөнья күрде. Әмма режиссер концепциясе, бигрәк тә М.Фәйзинең татар хатын-кызларына хас ин матур сыйфатларны үзенә туплаган героинясын «ялангачландыру» җәмәгатьчелектә яклау тапмады. Спектакль күрсәтелү унае белән язылган мәкаләләрдән күренгәнчә, физик һәм рухи матурлык, әхлакый сафлык, чисталык һәм олы мәхәббәт символы булган Галиябану бернинди үзгәртүләргә дә мохтаҗ түгел. Безнең әдәбият-сәнгать тарихында талантлы иҗат нәтиҗәсе буларак «Галиябану» бер генә. Бәхеткә. Финляндиядә яшәүче милләггәшләребездән бер төркем һәвәскәрләр тарафыннан күрсәтелгән «Галиябану» спектакле ихласлыгы, милли төсмерләрне калкытып куюы һәм, иң мөһиме, М.Фәйзи яклаган идеалларны дөрес чагылдыруы белән Казаннын әдәбият-сәнгать дөньясын сафландырып җибәргән иде. Әлеге тамашаны безнен режиссерлар күргән булса, югарыда әйтелгән «мөгез чыгару», бәлки, булмас иде. Хәер, ялгышабыз бугай. 2002 елда «Идел* журналы «Ша-Ярыш-2» рубрикасында «XXI гасыр «Галиябану»ы» дигән конкурс игълан итеп, күпсанлы язмалар урнаштырды. Редакция, әлеге адымга баруны аңлатып, болай дип язды: «Бөек драматургыбыз рухы бу гамәлгә рәнжемәс дип уйлыйбыз. Киресенчә, әлеге шаян иҗади өмә—аны яд итү. олылавыбыз билгесе ул». Әмма ул җәмәгатьчелектә бертөрле генә кабул ителмәде. «Ша-Ярыш»ка килгән текстларның күпчелегендә Галиябану җилбәзәк, акчага гына кызыгучы, милли сыйфатларның эзе дә калмаган, егетләр аздыручы кыз рәвешендә; Хәлил йә исерек, йә мескен, аракы өчен Галиябануны теләсә кемгә биреп җибәрергә әзер егет төсендә; Исмәгыйль исә йә «мафиозник». йә исерек, йә кызларны перчатка кебек алыштыручы авыл бае буларак сурәтләнә. Язмаларның берсендә дә Галиябану белән Хәлилнең яхшылык, матурлык, сафлык, чын мәхәббәт үрнәге буларак тәкъдим ителмәвен ничек аңларга? М.Фәйзи әсәренә капма-каршы төсмерләрдә биреп, укучыларда көлү-елмаю тудыру теләгеме, әллә инде хәзерге заман яшьләрендә кара-караңгы сыйфатлар гына күрү чагылышымы? Дөрес, авторлар теләге изгедә булып, заман яшьләрендә әхлакый сафлык, матурлык сыйфатлары бетеп бара бит дип. чан кагулары яисә М.Фәйзи пьесасы геройларына хас милли сыйфатлар юк бит. дип. бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүләредер. Әмма. Өлкән һәм урта буын кешеләр генә түгел, яшьләр дә М.Фәйзи геройларын, аеруча

Галиябануны яшьлек, гүзәллек, әдәп-әхлак, матурлык төшенчәләре белән бәйләп карый. Ә инде журналда урын алган пьеса-скетчлар күнелдә урнашкан образ- сурәтләрне юкка чыгара Алай гына да түгел, күпләр моны М Фәйзидән һәм анын якты геройларыннан көлү, аларны кимсетү дип кабул итте

Әлеге урынсыз шаяруларга җавап йөзеннән Г Камал исемендәге театр сәхнәсендә Т Миннуллиннын «Галиябану, сылуым-иркәм» (2006) драмасы куелды. Сәнгать әһелләренен катлаулы, гыйбрәтле тормышын шактый кин планда ачуны максат иткән әсәрдә, җитди мәсьәләләрнең берсе булып. М Фәйзи «Галиябану»ынын татар театры тарихындагы урынын билгеләү омтылышы да тора. Артист халкының театрдагы тормышын һәм шәхси теләкләрен, хис-кичерешләрен төрле яссылыкта сурәтләү аша. Т.Миннуллин һәркем күнелендә Галиябану яисә Хәлил образында уйнауның табигый һәм жан-рух теләге булуын ача. Ул исә М Фәйзи «Галиябану»ынын популярлыгы сәбәпләрен тагын бер кат калкытып куюга китерә: һәркем күңелендәге хис-кичерешләрне кузгатуы, яңартуы белән укучы-тамашачыны сафландыра, җанын иркәли, күңелендә матурлыкка, мәхәббәткә омтылу, тартылу теләге тудыра.

Әйе. М.Фәйзинең бай иҗаты, атаклы «Галиябану»ы саф хисләргә нигехзәнгән мәхәббәткә мәдхия укуы, гуманистик асылы белән алдагы буын укучыларда да зур кызыксыну уятачагына шикләнмәскә мөмкин. Драматургның сам и ми-ихласлыклары белән башкалардан аерылып торган геройлары, аларнын гаҗәеп шатлык- омтылышлар, кайгы-хәсрәтләр белән тулы хис-кичерешләрдә сурәтләнүе, шулай ук халыкның яшәү рәвешен, сыйфат-билгеләрен. өмет-юанычларын иҗатында тирән сугаруы бүген дә гаять заманча яңгырый