Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Очрашуны педучилище укытучысы Дамир Каюмович Галимов алып барды. Очрашу буласын район газетасына язып чыкканнар иде, бер көн алдан «Бездә Сибгат Хәкимнәр. Гариф Ахуновлар очрашу уздырды, ләкин алар, беренчедән, үз районыбызныкы, икенчедән, юбилей кичәләре үткәрделәр. Ләкин берсенә дә бу кадәр халык килмәгәндер»,—диделәр.

Райком секретарьлары. «Моның кадәр итеп тә халыкны җыеп була икән!—дип сәхнәдән әйтеп төште.

Кайтканда Гөлзадәләр белән бергә кайттык. Күтәреп керергә Риф булды. Юкса Нурсөянең мине күтәреп менәрлек рәте калмаган иде. Ул Арчага баруга чирләде. Әллә аппендицит, әллә эчендә берәр нәрсә—бөгелде дә төште. Кичәгә дә бара алмас дип курыккан идем, анда көч-хәл белән булса да утырды инде. Рульдә дә көчкә кайтты. Һаман терелеп житә алмый. Аяктан егылмаса ярый инде. Дөресен әйткәндә, мин халыкның рәхмәтен җыеп йөрим, ә бит ул бул.маса мин дә юк. Ул булганга гына мин бар.

  1. май. Китап чыгып житге. Бүген авторскиларны алып кайттык. Тышлыгы бик матур түгел. Кәгазе 3 нче сорт. Ярый инде. Бу китапта минем иң шәп ике повесть. Эчтәлеккә кереп китсә, укучы башка ягының житешсезлеген күрмәячәк.

Бүген көне буе кар яуды. Бик әшәке жил. Өйгә әз генә җылы бирә башладылар. Май башыннан бирле көннәр шундый әшәке җилле. Шушы кардан сон бераз жылынып китсә генә. Шомыртлар, кайбер алмагачлар чәчәк ата башлагач, өр- янадан суытты да куйды.

  1. май. Китап чыгып житкәнне кешеләргә әйтми торам әле. «Казан утлары»ның 8нче санына бирербез дип торалар иде. Китап чыгып җиткәнне белсәләр, бирмәячәкләр.

Кичә бер әкият яздым. Әкиятләр 7 табак тирәсе җыелды инде. Тагын 3 табак язылса, 89нчы елга китапка бирергә була.

8 май. Берничә көн инде чирләп торам. Күнел болгана, эч авырта.

Эльмира Шәрифуллинанын «Мизгел» дигән китабын укып чыктым Фаил турында язылган повесть-истәлек. Әгәр аларнын тормышларын бер дә белмәсәм, бөтенесен чынга алып укыр идем, бәлки. Ләкин күп нәрсәнең айдагыча түгел икәнлеген белгәч, әсәр артык төчелеге белән күңелгә тия. Фаилнең рухын зурлау түгел, ничектер кимсетү кебегрәк килеп чыккан. Һәрхәлдә, мина шулай тоелды

Әгәр минем турыда кемдер шундый төчелек белән язса, бер дә ошамас иде Кеше бит кимчелексез була алмый. Нигә бер-берсенен йомшак якларын әйтүдән куркалар икән кешеләр. Кимчелек бит ул кешене кимсетми, яза белсәң, зурайта гына

Бервакыт безнең авыл укытучысы Мәдинә: «Сине бик тәртипле, бик акыллы булган диләр, дөресме?»—ди. «Юк,—мин әйтәм,—яшь чакта бик юләр идем мин Кыяр урларга кергән чаклар да булды, исереп (эшли башлагач) велосипед югалтырга да туры килде. Бик күп кызлар белән дә йөрдем. Мәхәббәткә дә бик үк тугры булмадым. Мине дә кемдер ташлады, мин дә кемнедер ташладым»,—дим Шуларны сөйләгәч, аптырап тынлап утырды. Юләрлекләр күп булды инде. Әле дә мин чибәр кызларга гашыйк булып алгалыйм. Минем бу гадәтне Нурсөя дә белә һәм ул аны гаеп тә итми. Ул яктан ул бик алга киткән карашлы. Шагыйрь кешенең гашыйк булмый гына яши алмаганын аңлый.

Гомумән, минем характерым бик үк тотрыклы түгел. Кемнәрдер гел бертөсле кара белән, бертөсле кәгазьгә генә яза. Ә мин теләсә нинди кара белән, теләсә нинди кәгазьгә, теләсә нинди шартларда яза алам Больницада да. дачада да, гомумән, теләсә кайда. Шулай булмаса. мин эшли дә алмас идем Кайсы көннәрдә мина тышка чыгу эшләрен башкару өчен генә дә 7-8 сәгать вакыт кирәк. Шуның белән җәфаланганда да башка шигырь килгән чаклар була. Гомумән, минем бер тышка чыгуым хатыннарның бала тудыруына тип Утыз елга якын вакыт эчендә күргән җәфаларны чагыштырсаң, бер полк бала тапкан хатынныкына тиң булыр, бәлки.

Нишләптер язып булмый башлаган, кул шуа да төшә кәгазьдән. Бүгенгә җитеп торыр.

Арчада очрашу вакытында бер кыз: «Шигырьләрегезне генә түгел, үзегезне дә бик яратам, Нурсөя апа көнләшмиме?»—дип язган. Исемен язмаган, үзен «Таныш
түгел бер кыз» дип куйган. Исемен язса да артыннан барып булмас иде инде, әлбәттә. Шулай да яратулары әйбәт

 

 

Иҗат кичәсе 21 мартта Актерлар йортында булачак. Каушап калмам микән инде. Хәзер халык бик кыю бит, әллә нинди сораулар биреп төп башына утыртып куюлары да бар Белмәгән нәрсәләремне белмим дип кенә җавап бирермен инде. Артык белдекле булып кыланып булмас.

Марс: «Кичәңне уздырырга нигә риза булдың инде, үзеңне сакларга кирәк»,—ди. Үземне саклыйм дип үземне гел кочаклап кына утырырга микәнни?! Халык алдына да бер чыгасы килә бит. Юбилейларга әллә барып җитеп була, әллә юк. Утыруы бик авыр булыр, әлбәттә. Ләкин куркып торсаң бер эш тә эшләп булмый. Үземне сакласам, мина язмаскадыр да, бәлки. Бервакыт М.Мәһдиев тә: «Син разный кулъязмалар укып күзеңне бетермә»,—дигән иде. Ә миңа төрле кеше китерә, отказать итә алмыйм.

23 март. Ижат кичәм беткәннән сон мине котлаучылар барысы да бик яхшы булды диделәр. Икенче көнне телефоннан шалтыратып әйтүчеләр дә шуны кабатладылар. Университет укытучым Флера Сафиуллина «Бер генә кичәнең дә моның кадәр табигый булганын хәтерләмим. Жавапларын бик тапкыр чыкты һәм кыска булуы белән ошады»,—диде.

Клубта халык күп иде. Байтак кеше керә алмый киткән. Бөтен проходларда басып тордылар. Телевидение өчен эшләнгән өлеше генә бераз ясалмарак чыкты бугай. Телевидениене сүндереп куйгач, икенче сулыш белән башлап җибәрдек. Артистлардан ни өчендер Дания Нуруллина килмәгән иде. Бөтен лирик шигырьләр анарда иде. Ул шигырьләр укылмыйча калдылар. Ирек Баһманов, Равил Шәрәфиев, Роберт Батулла, Гөлзадә Сафиуллиналар шигырьләрне укыдылар. Үзем биш шигырь укыдым. Сорауларга җаваплар бирдем. Миңгол Галиев өч җырны җырлады: «Чык юлларга», «Ин гүзәл кеше икәнсез». «Рәхмәт, илем»—Мансур Хәсәнов музыкасы.

Гөлзадә «Акчарлак» (Ганс Сайфуллин муз.), «Әйттең миңа» (Риф Гатауллин муз.), «Сөялдем сөяннәргә» (Риф Гатауллин муз.), «Бер-беребез өчен» (Риф Гатауллин муз.) җырларын башкарды. Соңгысын Риф белән бергәләп җырладылар. Халык бик ошатты бу җырны...

Кичәгә безнең авылдан Мәдинә Гыйлаҗева—татар теле укытучысы, Булат Галимуллин—унынчы класс укучысы (минем шигырьләрне бик яратып укучы) килгәннәр иде. Ул шигырьләр сөйләргә дип килгән, ләкин ана суз бирмәделәр. Аннары Флорес, Зилә Шәйхетдиновлар Арчадан килгәннәр иде Анда педучилишеда музыкадан укыталар...

  1. апрель. Кичә бакчага барып кайттык. Көн бик үк җылы түгел иде. Шулай да көне буе урамда яттым. Әхтәм капка баганалары утыртты. Череп беткәннәр иде.

Мөхәммәт абыйларның алмагачларына саескан оялаган. Утыра инде. Баласын чыгара алыр микән Мөхәммәт абыйлар үзләре килгәч куркып качмаса Без бакчада йөргәнгә дә бик чырылдады. Соңыннан гына күнегә башлады. Мөхәммәт абыйга шалтыратып сөенчесен алдым кайту белән.

  1. май. Арчада очрашу уздырып кайттык. Шәп булды, диделәр. Райком, исполком, райкомол кешеләре дә бар иде. Дом культураларында басып торыр урын да юк иде Ике сәгатьтән артыграк барды. Тын да алмый утырдылар Педучилище укытучылары һәм укучылары минем берничә җырны башкардылар. Гөлзадә белән Риф тә бик тырыштылар Менә алар сәнгатькә чын күңелдән гашыйк кешеләр инде. «Монда бушка эшләп йөрү безгә ни бирә»,—дияр иде башка берәү булса. Ә болар санаторийларын калдырып, поезд белән Арчага, минем очрашуны ясарга килделәр. Көн матур торды. Райкомның һәм райкомолнын секретарьлары мактау грамоталары бирделәр. Ә педучилище бер ваза бүләк итте. Бик күп роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Районда чәчәкне табуы да кыен булгандыр әле.

Очрашудан сон Флорес Шәйхетдиновларга кайттык. Анда бик әйбәт мәҗлес булды. Төнге өчкә кадәр утырдык. Бу очрашуны оештыручы Флореслар, Зиләләр булды инде.

 

 

1985

9 сентябрь. Бүген бер әйбәт төш күрдем. Имеш, минем ниндидер пьесаны Г.Камал театры куя икән. Үзем уд пьесаны язмаганмын да. имеш, бары тик уйланылган гына. Әкият тә кебек. Үзем ахырына кадәр тормадым бугай.

  1. сентябрь көнне телевизордан «Яна китаплар» дигән тапшыру булды. Фоат Галимуллин алып барды Тапшыру китап кибетеннән алып барылды, әйбәт оештырылган иде. Язучылар Р Харис, Г.Моратов, В Нуруллин. Р Кәрамиләр дә бар иде Алып баручы Тукай, Әмирхан томнарын күрсәтте, хәзерге язучыларга күчте Шунда күңелне бер нәрсә тырнап үтте. Р Кәраминең өч кисәктән торган бер повестен Ф Галимуллин әдәби вакыйга булырлык әсәр дип китте Әйберләрне бәяләгәндә шундый тупас ялгышлык җибәрү бер дә килешә торган эш түгел инде Автор үзе кырыйда басып тора дип кенә чама чиген онытырга ярамый бит Ул әсәр әдәбиятыбызда начар язу үрнәге буенча вакыйга булса гына инде.

Бездә кызык кына тенденция яши: беренче булып эшчеләр темасына багышланган трилогия, хатын-кызнын беренче романы, фәлән-фәсмәтән Менә шушы нәрсә беренче булсам барлык йомшаклыклар да кичерелә дигән уй тудыра Һәм начар булса да беренче дигән исемне алып калырга тырыша башлыйлар КамАЗ турындагы әсәрләр моңа мисал. Күпме повесть-роман нар язылды—барысы да үле тудылар Әнә хәзер Газиз Кашаповнын АЭС турындагы романы—шул тенденциянең тагын бер нәтиҗәсе Роман түгел, начар мәкаләләр, репортажлар җыелмасы Мөгаен, шуны берәр тәнкыйтьче Г Кашапов Татарстан АЭСы турында беренче булып роман язды дип күккә чөеп чыгар әле

  1. сентябрь. Неннән 18енә хәтле Нурсөяләр авылында булдык. Көннәр бик шәп дип әйтерлек түгел иде. Зәкия апалар бәрәңге ала башлаган иде Фәрит булгач, юлга чыгарга батырчылык иттек, юкса машина менә ватылам, менә таралам дип калтырый иде. Кайткач, машинаны Фәрит белән Шамил абый караган иде. ничек йөрде икән бу дип шаккаттылар. Шатунный вкладыш ашалып беткән ди Әдип абый сәбәбен таба алмаган иде. Берәүнең иске вкладышларын алып торып, шунын белән юлга чыктык. Зеленодольскида газ педале сынды Аны Фәрит салдырып алып, сваршик эзләп китте 1 сәгатьтән вакытлыча эшләп торырлык итеп ясатып кайтты Шуның белән кайтып җиттек. Хәзер Нурсөя белән Фәрит вкладыш дигән нәрсәсен эзләп чыгып киттеләр

24 сентябрь. Бүген өйгә җылы бирә башладылар

Режиссер Рөстәм Абдуллаев килде «Бай әти»не эшлибез. 80 процент пьеса бар

Дма.чы Башы 1нче санда

 

 

инде, ди. Калган 20 процентын эшләргә кирәк.

29 сентябрь. Беркөн «Казан утлары»ннан Р Низамиев шалтыратты. «Каз кычкыра»ны бик ошаттым, диде. 8бнчы елның икенче яртысына кертергә тырышырбыз диде. Нәшриятта да редакцияләнеп бетеп ята. Әгәр анда алдарак чыкса журналга бирмәсләр инде. Ә журналда чыкмаган әйберне безнең тәнкыйтьчеләр укымый да.

  1. октябрь. «Бай әти»не тагын бер кат эшләп чыктым. Бусы режиссер белән икенче тапкыр эшләү. Анынчы Туфан белән 3-4 эшләгән идек. Минем өчен пьеса ин авыр жанрдыр, мөгаен. Бәлки, башкалар да шулай кат-кат эшлиләрдер инде Мина килеп әйтмәгәч тә.

Кичә врачлар килеп чыкты Чакыртмаган идек. Күрәсең, теге дежур врач язып куйган булгандыр. Флорина Сергеевна йөрәккә дип ниндидер таблетка язды. Нурсөя бүген аптекага китте Эчүен дә эчмәм инде мин аларны Биргәч аласы килә—шул гына. Сестра Әлфия: «Ьаман язасызмы?»—дип сорады. Нурсөягә. «Нигә ул шушы хәлендә һаман эшләп үзен жәфалый инде?»—ди икән. Эшләмичә яшәүнен иң зур жәза икәнен белмидер әле ул.

Бу арада көннәр яңгырлы. 6-8 градуслар тирәсе Өйдә 21-22. Минем өчен бу салкынчарак. Юрган ябынып ятарга туры килә. Ә калын әйбер астында тизрәк арыта. Кибетләрдә бик әйбәт йомшак дөя одеаллары булган, безгә очраганы юк.

Кичә телевизордан Минзәлә театры Гогольнен «Өйләнү»ен күрсәтте Әйбәт уйнадылар. Материалы булганда бу театр артистлары да уйный ала икән.

Өченче көн Сафуан абый Муллагалиев килеп утырды. Язучылар союзының яңа күчәсе бинасында комендант булып эшли икән Хәзер икенче китабын әзерләү турында сүз йөртә башлаган. Башта, әле яза башлаган чорда: «Мин әйберләремне бастырып чыгару өчен язмыйм, балаларга истәлек булып калыр дип кенә язам»,—дип тотынган иде. Аннары, бер китап чыгарсам, диде Хәзер икенчесе үзеннән-үзе шулай булырга тиеш дигән кебек карый башлаган Шулай шул ул: аппетит ашаганда килә. Әле бераздан Союзга член итеп алдырту турында сүз кузгатачак Үзенен фикеренчә, ул инде хәзер шигырь язуның серләренә төшенеп җиткән, беребездән дә начар язмый Хәтта күбебезне «орып ата».

  1. ноябрь. Бәйрәм үтеп бара. Кеше-кара килмәде. Бәйрәм көннәре бик озын һәм бик күнелсез узалар. Кичә «Литературная газета» һәм «Новый мир» журналы укып яттым. «Новый мир»нын быелгы 10 санында өч повесть, өчесе дә профессионал язучыныкы түгел. Икесен укыдым инде. Башлап язучылар да хәзер профессионаллардан ким язмый. Тормышны, яза торган предметны белү ягыннан алар бездән өстенрәк тә. Журналның шушы ук санында—Есенин турында зур гына мәкалә. Вакытында иҗатына карата җылы сүз ишетмәгән икән Үзенең шагыйрь икәнлеген раслар өчен үләргә мәҗбүр булган.
  1. ноябрь. Өченче көн Миңлегөл ханым (М Рафикова) килде. Ике бүлмәле квартир биргәннәр. Панель йорт дип барасылары килми. Мин 23 ел панель йортта яшим әле, үлгәнем юк. Хәзерге квартирларның планировкасы яхшы, кухнясы зур, бүлмәләре аерым. Ә безнен кухняга коляска белән кереп булмый, бүлмәсе берсе эченнән икенчесенә кермәле, лоджие түгел, балкон. Анда коляска белән чыгып утырып булмый.

1986

13 февраль. Кичә Хәдичә апа Жәлилова килде. Бик ачык, кеше белән тиз аралаша һәм рәхәтләнеп көлә ала торган, юморга бай хатын икән Ана карап Муса Жәлилне күз алдына китерергә тырышып утырдым. Ул да шундый бик тере күзле, ачык һәм ягымлы кеше булгандыр, мөгаен. Күп кенә сораулар бирермен дип уйлаган идем. М. Шабай күбрәк башка нәрсәләр турында сөйләп утырды да, шәхси сорауларга вакыт әз калды Жәлилнен 80 еллыгын уздырырга дип чакырганнар. Әминәне бик яратып бетерми, ахры, Мусаны көтү (сугыштан кайтуын көтү турында сүз бара) турында сүз чыккач: «Анын кебек көткәнче, көтмәгәнең артыграк»,—дип куйды. . Хәдичә аланын туры сүзле икәнлеге күренә. Жәлил дә, бәлки, шундый булгандыр.

 

 

Бездә ике сәгать утырды. Самолеттан килеп төшүгә үк: «Мине ин беренче Фәнис Яруллиннарга алып барыгыз»,—дип куйган. Минем шулай эшләмәгән куллар белән язу яза алуыма бик шаккатгы. «Быел Мусанын юбилеен Оренбургта да бик зурлап уздырдылар»,—ди.. Бер бүлмәле квартирда яши икән. Хәдичә апанын 23 яшендә ире сугышта үлгән. Үзе дә сугышта катнашкан. Хәзер берүзе яши. Анын белән безнен танышлык моннан бер-ике ел элек хат аша башланган иде. Ул минем «Төшә дә исемә» дигән шигырьне укыган. Дөресрәге. Оренбургта бер Мәйшәкәр исемле хатын (шигырьләр бик яратучы) минем «Танышлар арасында» дигән китапны ана алып барган. Ул китап боларга бик ошаган. «Җәлил премиясенә ин лаеклы кеше син»,—дип мина хат язып салган иде. Шуннан язышкалап тордык.

25 февраль. 21 февраль көнне берничә язучы: Т Миннуллин. И.Юзеев. Р.Хәмид, Р.Мингалимов һәм артистлардан Г.Сафиуллина белән Риф Гатауллин нар туган көн белән котларга килгәннәр иде. Кызык кына сөйләшеп, җырлашып утырдык.

  1. февральдә университеттан бер төркем студентлар белән Флера Сафиуллина килгән иде. Озак итеп җырлашып утырдык, берничә тапкыр чәйләр эчтек. Аннары Мәдинә Маликова, Әхмәт Рәшитов. Рәшит Әхмәтжановлар килеп керде. Гармунчы да бар иде, ләкин гармуны булмады. Соныннан Әхтәм Сатыев баян да алып килгән иде, тик кызлар таралышкан иде инде. Бик күп чәчәкләр алып килгәннәр. Студентлар мин яраткан азалия чәчәге алып килгән, Әхтәм—тюльпаннар. Бу Әхтәмне һич аңлап бетерә алмыйм әле мин: әллә артык ярдәмчел, әллә артык йомшак күнелле. Гармун табар өчен генә дә башта такси белән күпме җирләрне урады, аннары транспортта жәфалана-җәфалана үз баянын алып килде Минем сүзләргә язылган бер жырны җырлап күрсәтер өчен күпме расходлар, күпме интегүләр күрде «Гел шулай керәсең төшемә» дигән шигырьгә энесе көй язган. Анын энесе—Сатыев Кирам Әлфия Афзалованың баянчысы икән. Болай матур гына көйгә ошаган үзе. Әхтәм үзе дә ярыйсы гына җырлый икән.

2 март. Кичә башкорт филармониясе артистлары Фән Вәлиәхмәтов белән Фәйрүзә Нуриевалар килде. Татарстан районнарында гастрольләрдә йөргәннәр Казанның да кайбер клубларында концертлар куйганнар. «Сезнең «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен укып үскән кешеләр бит без. Сезне бик күрәсе килә иде»,—диләр. Бик матур җырлыйлар икән икесе дә. Алар белән Риф Гатауллин ла килгән иде. Барысын да җырлаттык. Озак гастрольләрдә йөреп арыганнар, кич белән әле Осиново поселогында концерт куясылары бар. төнге поезд белән китәселәре бар—шулай да ялындырып тормадылар, җырладылар. Фән баянда да уйный икән Аларга үземнең китапларны бүләк иттем Икесенә ике китапны күрсәттем дә: «Кайсыгызга кайсын бирим?»—дип сорадым Фән әйтә, мина калынрагын бир. үзем төслесен, ди. Аңа «Танышлар арасында»ны. Фәйрүзәгә «Табыну»ны бирдем Фән бик таза. «Синен бу корсакка умарта сыярлык»,—дигән илем, бик рәхәтләнеп көлделәр. Пилмән ашагач җырларга авыр дип утырганнан әйтелде инде бу сүз. Күнелле кешеләр. Берничә сәгать эчендә якын дусларга әйләндек. Аракы куйган идек, эчмәделәр. Аракы эчкәч җырлап булмый ул диләр Үз эшләренә җаваплы карыйлар икән.

  1. март. Удмуртиядән ике хатын килгән иле. үзләренең тормышлары турында яздырасылары килә. Син безгә барып берәр ай яшәсән, безнен тормыш турында китап яза алыр илен, диләр. Бу хатыннар апалы-сенелле туганнар. Сенлесенен ире бик әйбәт икән, шуны әдәбиятта күрсәтәсе иле. ди. Атар мине таза кеше дип күз алдына китергәннәр булса кирәк. Күргәч, аптырап калдылар Яза алмыйм дигәч, бик кәефсезләнеп кайтып китгеләр Үзләренең тормышлары турында яздырырга теләүчеләр көннән-көн күбәя башлады әле
  1. март. Кичә Әхтәмнәр семьясы белән килгәннәр иде Роза чәчәкләре алып килгәннәр. Малае биеп тә. җырлап та, шигырь сөйләп тә күрсәтте Әле алты гына яшьтә, кыю булып үсеп килә.

Бу арада көннәр жылы торды. Эретә Түбәләрдә әле кар ярты метр калынлыкта.

Минем ижат кичәсен уздырырга җыеналар

  1. март Кичә Марс Ш килде Минем иҗат кичәсендә ул чыгыш ясаячак
    Нәрсәләр сөйлим икән синең турыда, ди. Үзең ни сөйләргә теләсәң—шуны сөйләрсең, дидем. Аннары телевидение редакторы Индус Сирматов килеп, сценарийны алып китте.

 

 

11 май. Бакчага барып ике кич (9-11) кунып кайттык. Көннәр коточкыч салкын. Төннәрен—5 ләр. Элеп куйган сөлгеләр шыкыраеп туңган иде. Чияләр, алмагачлар чәчкә ата алмый утыралар Май бәйрәменә ничек булсалар—һаман шул килеш.

Бакчада бик каты гына чирләп алдым. Барган көнне тышта яткан идем, салкын бәргән, ахры. Ярый температура күтәрелмәде. Корсакны төрле дарулар белән дыңгычлап тутырып котылып калдым бугай. Өйгә иртә-кич ягып та чыдар хәл юк Калтырата.

Кырыйдагы күршеләр әйбәт кешеләр. Дачаларына сирәк киләләр. Кешеләр юк чакларда мин бөтенләй чишенеп ташлап кызынам. Кояшның файдасы күп. Жәй көне әйбәтрәк кызынып калсаң, кыш көне яралар ачылмый. Кызынырга туры килмәсә, кыш буе яраларыңны ямап чыгасың инде. Тышта ята торган урыным әйбәт—чәчәкләр арасында. Аллеядан үткән кешеләр мине күрмиләр. Һавадан каргалар, саесканнар гына миңа карап: «Кайчан үләсең инде, бәлки, бер-ике кабарлык итең булыр иде»,—дип уйлап китә бугай.

Яңгырлар яумый. Тузан, суык, җил. Язга ошамаган Өйгә җылы бирәләр. Кайтып керүгә өй җылы булгач күңелле үк. Сөякләр язылып китте.

19 май. Мөхәммәт Мәһдиевларнын алмагачына оялаган саескан бала чыгарган. Якын тирәгә карга килеп кунганны күрсәләр, саесканнар парлашып теге карганы куалар. Шулхәтле агрессив нәрсәләр, карга куркып качарга мәжбүр була Сыерчыкларны да үз яннарына якын җибәрмиләр. Башка елны Мөхәммәт абыйларның сыерчык ояларына сыерчык оялый иде, быел саесканнар боларны куып җибәргән. Сыерчык оясы буш калган. Мөхәммәт абыйнын абыйсы Рәшит абый боларнын ояларын бик җентекләп карап йөрде: «Болар ояны ныклы нигезгә салганнар,—ди —Аска кызыл балчык сылап калдырганнар, шул кызыл балчыкка чыбыклар салып, ояны өеп менгергәннәр. Безнен Мөхәммәттән уздырганнар Мөхәммәт өен төзегәндә нигез салып маташмаган иде»,—ди.

Саескан оясынын түбәсен дә яртылаш каплый икән Үзе кереп йөрер өчен бер як кырыйдан (көнбатыш яктан) ачык ишек калдырган. Балаларын сыерчык кебек еш ашатмый. Бер алып кайтканда, бәлки, күбрәк алып кайтадыр. Ашарга эзләп урманга оча. Безнең тиреслектә генә берничә күкәй ята (бозылгандыр дип чыгарып ташлаган идек) Шуларны ни өчендер тишеп эчми. Хуҗаларныкына тимим ди микән әллә? Кошларның сәер яклары күп. Әле менә чыпчыклар да җирдән ипи- мазар ашамыйлар Ничә көн инде жир өстендә макарон ята, пешкән ашны түккән идек, ашаучы юк.

Бакчада чияләр, сливалар чәчәктә. Алмагачларның 17сендә чәчәкләре юк иде әле, бәлки, ачыла башлаганнардыр. Тюльпаннар быел да начар булды.

Кичә Арчадан Флорес Шәйхетдиновтан хат килде. Теге шигырь кичәсен оештырган өчен миңа да рәхмәт эләкте, дигән. С занесением в трудовую книжку, дигән. Бик әйбәт

17ce көнне телевизордан теге Актерлар йортында булган очрашуны күрсәттеләр. Әйбәт чыккан.

23 май. Бакчаның бик матур чагы. Чияләр, алмагачлар ап-ак. Нурсөянең генә тазалыгы юк. Икенче этаждан мине күтәреп төшерү-менгерүләре кыенлашканнан кыенлаша. Ябык булсам да ир кеше бит мин. Тәки квартирны лифтлы йортка алыштырмыйлар. Туфанга ышанычым бик зур иде, ләкин ул да председатель булып алгач бүтәннәрнең борчулары турында бик уйламый башлады кебек. Беркөн шалтыраткан идем. «Син Мөсәгыйт Хәбибуллинга шалтырат әле»,—ди Мөсәгыйтнен моннан ун ел элек ничек итеп безне төп башына утыртуы турында аңа берничә кат сөйләгән бар бит югыйсә. Мин алардан мөмкин булмастай нәрсә таләп итмим Ике бүлмәле квартирамны лифтлы йорттан шундый ук квартирага алыштыруларын гына сорыйм. Моны язучы булмаган инвалидка да эшлиләр югыйсә

Югарыга менсәләр, барсынын да үзләренең унышларыннан башы әйләнә башлый, күрәсең. Бу квартир мәсьәләсен өч председательгә әйтәм бит инде. Башта Зәки Нури алдап йөртте, аннары Гариф Ахунов, инде Туфан да шулай булгач, кемгә
өмет итәргә сон?.. Юк. Туфаннан өметне өзеп бетермим әле.

 

 

Кайчагында квартирны шартлатып ташлыйсы килә. Бөтенләй булмаса бирми калмаслар иде. Мина булдыксызлыгым өчен Нурсөя алдында оят. Эшли алырдай җиңеллекне дә эшли алмыйм бит мин ана. Ярый, минем чирне дәвалап булмасын ди. Квартирны гына алыштырырга мөмкин ләбаса. Монда бит мина карап утырыр урын да юк. Көн туса, дангыр-донгыр машина. Тузан. Барлык «ямь» шул. Шушы чүплек өемнәренә карап мин шигырь язарга тиеш. Әгәр Нурсөя чынлап чирләп китсә, гомергә бер мәртәбә дә урам күрмәячәк бит мин... Әлбәттә. Туфаннын мина эшләгән яхшылыклары булмады түгел. «Автомобиль»не язганда да. «Бай әти«не язганда да ул кат-кат укып кинәшләр бирде. Ләкин бит андый кинәшләрне мин дә күпләргә бирәм. Мина да укырга повестьлар да. хикәяләр дә. шигырьләр дә җибәрәләр. Берсен дә җавапсыз калдырмыйм. Аналипап. булдыра алганча ярдәм итәм. Кайберләрең үзем эшләп матбугатка да тәкъдим итәм. Мондый нәрсәләрне эшләргә һәр язучы бурычлы дип уйлыйм. Чөнки безне дә кемнәрдер шулай үстергән, нинди генә талантлар ла кемнәргәдер таянып үсә.

  1. май. Иртәгә Нурсөяләр авылына китәбез. Зәкия апа бик каты чирләгән
  1. июнь. Бер атна Нурсөяләр авылында булдык. Зәкия апаны больницага илтеп салдык үзебезнең машина белән Берни ашамый-эчми ун көн яткан булган инде Өендә бер кешесе юк: җизни курортта. Без кайткан көнне җизни дә. Фәрит тә кайтып кына кергәннәр иде.

Әле нинди чир икәнен дә төгәл генә белә алмадылар. Температурасы 39ны узган иде. Больницаларында пеницилин да юк. Зәкия апа Нурсөянең ин әйбәт туганы Ул үлә-нитә калса, аларга да кайтып булмый инде яңадан. Гомер буе ике кешелек эшләгән. Ире Фәйзерахман абый—сугыш инвалиды. Бер кулы, бер күзе юк. Тормыш арбасын Зәкия апа тартып бара. Без авылга кайткач. Нурсөя берничә көн кер уды. Тәзкирә (киленнәре—үзләре белән тормый)—сыер сауды. Фәрит (читтәге малайлары) көне буе су ташыды, мунча ягарга, кер уарга, бакчага сибәргә. Ә Зәкия апа шушы эшләрнең бөтенесен берүзе эшләгән бит. Ә монда өч кеше эшләп бетерә алмый Нурсөя аяктан егылмаса ярар иде дип курка башладым. Иртән 5тән торып баса, кичке 10-11ләргә кадәр аяк өстендә. Мине дә карарга кирәк. Авылда тормыш һаман авыр шул әле. Шуна яшьләрнең анда каласы килми.

8 июнь. Кичә Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ен үзәк телевидение аша Г.Камал театры артистлары башкаруында күрсәттеләр. Шәп уйныйлар инде безнең артистлар, шайтан алгыры Бу пьесада драматургии материал ла юк диярлек бит. Пьеса өчен иң кирәкле нәрсә—конфликт юк. Ләкин артистларның осталыгы күп кенә кимчелекләрне каплый. Ни өчендер русча текстны бик начар эшләгәннәр. Тәрҗемә түгел, ниндидер схема килеп чыккан. Татарча белмәгән тамашачы өчен бу бер сүз боткасы булып кына аңлашылгандыр Әсәрдә конфликт булмадымы, сүз күбәя инде ул. Безнең драматурглардан Хәй Вахит конфликтлар остасы иле Хәзер менә Ризван Хәмит кискен конфликтларга корылган пьесалар яза. Ләкин аның геройлары артык кырыслар Шуның аркасында тамашачыда симпатия уятасы вакытта да ахыры ни белән бетәр дигән кызыксыну гына туа Туфаннын әсәрләрендә ниндидер мелодрама элементлары була. Күздән яшь чыгара. Шуңа күрә тамашачы андый әсәрләрне хубрак күрә

  1. июнь, һәркөн диярлек янгырлар явып киткәли Кичә без бакчадан кайтырга җыена башлагач кына коярга тотынды. Сәгать ярымлап яуды Җитмәсә машинасы кабынмый азапланды Нурсөя бичара көне буе эшләп арыганнан сон машинаны кул белән әйләндереп азапланды. Стартер алдыра алмый Ир-атка ла аны әйләндерү җиңел түгел.

Бүген автосервиска шалтыраткан идем. Идиятуллин дигән инженер «Без мастерны өйгә җибәрә алмыйбыз, машинагызны монда китерегез».-ди.

Мин. Эшләмәгән машинаны ничек алып килергә соң?

Ул. Буксировка белән

Мин Буксировка өчен машинаны каян табарга’

Ул. Ансы минем эш түгел.

Менә бездә хезмәт күрсәтү ничек «шәп» куелган Кызык өчен язу машинкалары
төзәтә торган мастерскойга шалтыратам.

 

 

Мин. Минем язу машинкам ватылган иде, өйгә мастер җибәрә алмассызмы?

Тавыш. Юк. без өйгә йөрмибез. Машинкагызны монда алып килегез.

Мин. Мин инвалид кеше, анда алып барырга мөмкинлегем юк.

Тавыш. Ансы безне кызыксындырмый.

Мин. Ә мин кем белән сөйләштем?

Тавыш. Кабул итеп алучы белән.

Мин. Фамилиягезне әйтмәссезме?

Тавыш. Юк.—һәм трубканы куя.

  1. июньнән җиләкләрне ныклап ашыйбыз инде. Быел иртәрәк өлгерде Бу арада яуган яңгырлардан сон юл буендагы үләннәр күзгә күренеп күтәрелде. Табигатькә чыгып, күккә карап ятсан бөтен мәшәкатьләр онытыла Мин җылы көннәрдә гел тышта ятарга тырышам. Кайвакыт зәнгәр күккә озак карап ятканнан сон күзне йомам. Шунда төрле «төсләр» күрә башлыйм. Ул төсләр бер-берләре белән кисешәләр. Үземне шушы төсләр челтәрен бер офыктан икенче офыкка җәеп йөрүче итеп тоя башлыйм. Гомумән, төсләр мине гомер буе озатып бара Армиядә имгәнеп госпитальдә ятканда бер мәлне бик каты алма ашыйсым килә башлады Күзне йөртеп, түшәмдә янган лампочка яктысы белән алма ясыйм. Күзне кысып йомуга мин күз хәрәкәте белән ясаган алма пәйда була. Ул башта аксыл, аннары кызыл төскә керә. Зурая һәм бераздан формасын югалтып төрле почмакларга таралып стеналарга сеңә.

Кайвакыт төсләр мине саташыр дәрәҗәгә җиткерә. Реаль тормыш чынбарлыгы минем шушы күз хәрәкәтләре белән ясаган сурәтләр бергә кушылып, ниндидер фантастик дөнья тудыра. Кайбер шигырь юлларын мин лампочканы каләм итеп түшәмгә «язам». Күзне йомгач, ул юллар берничә секунд ап-ачык булып күренеп тора, аннары тарала Шунсы кызык, күз хәрәкәте белән язган язуларым кулларым сәламәт чакта язган почерк төсле була.

5 июль. Беркөн Ренат Хариска шалтыраттым. «Каз кычкыра» повесте китапта чыгып җитте бит, мин әйтәм. Нишлибез инде, «Казан утлары»на кертәбезме, юкмы? Озак кына сөйләштек. Повестеңны бик ошатып, махсус 8нче санга керттек, ди. Подписчиклар санын арттырыр өчен, син ин укыла торган автор, ди. Сөйләшә торгач, повестьны төшереп калдырмаска булды. Журналда чыгу, әлбәттә, әйбәт инде. Анын тиражы зур, тәнкыйтьчеләр дә китап укымый, укыса-нитсә, журнал гына.

29 июль. 25ендә Халидәләр, Илгизләр килде. Илгиз машинаны карады. Әхтәм глушительне сварить иттереп алып килгән иде. 26-27ендә дача өенең тышын буядык Халидәләр белән.

28ендә Рөстәм Абдуллаев белән Әлмәт театрының директоры Рөстәм Фатыйхов килде. Әйбәт кенә сөйләшеп утырдык. «Кызлар күңеле—тирән сер»не биреп җибәрдем. «Бай әти»не киләсе елның язына куябыз дип торабыз, ди.

Дөресен әйтергә кирәк: пьесалар авыр языла. Язудан да бигрәк куйдыру авыр Режиссерга җайлашырга кирәк. Ул әйткәнчә эшләп бирәсең, анын башына тагын икенче фикер китереп суга. Драма әсәрләре—ымсындыра, ләкин сина тоттырмый торган кыз кебек. Тота алсан, кочагыңа кысасың һәм шатлыктан бераз исереп йөрисен, ә бераздан кочагыңны ачып карасаң, анда бөтенләй ят кыз була.

  1. август. Кичә Нурсөя авылларына кайтып китте, Зәкия апасынын хәлен белергә. Зәкия апа берничә ай инде больницада ята Минем янда Халидә калды (олы апам Вәсиләнең кызы). Халидә 2,5 яшьлек Альбинасын алып килгән. Бик кызык сөйләшә торган чагы. Кичә яңгыр ява башлагач: «Күкери бабай килә»,—ди. Еламаганда әйбәт Диванда утырганда да: «Әни, күтәр»,—дип әнисенең кулына менеп утырырга гына тора. Үзе бик сөйкемле.

Кичә Фәиз Зөлкарнәевтан хат килде. «Тозлы тамчы»ны редакцияләргә аңа биргәннәр, ахры. Сүз башы язабызмы китапка дип сораган. Сүз башы кирәктер инде ул. Ләкин кемнән яздырырга әле аны 15 табак кереп китә алырмы инде. Янадан шигырь китаплары әллә чыгарып була, әллә юк. Соңгы вакытта шигырьләр бик язылмый да. Әзерләгән проза китаплары да чират көтеп ята.

 

 

20 август. Август урталарыннан көннәр салкынайды. Яшырлы. Бакчадагы мичне икенче якка чыгартырбыз дип сүтеп ташлаган идек, һаман чыгартып булмый. 16 август көнне Сафуан Муллагалиев чыгара башлаган иде. Көне буе Нурсөя измә ташыды, кирпеч кертте. Рәшит белән Сафуан мич чыгардылар. Инде моржасына килеп житкәннәр иде. Иртәгә чыгарып бетерербез дип кайтып киттеләр. Алар киткәч. Нурсөя мич авызын ачып караса, шаккатты. Мичнен авызына бер утын да көчкә генә сыярлык. Ул утынны мичкә тыгар өчен дә кулынны пешерә-пешерә эчкә үрелергә кирәк. Ә безгә бит анда чуен тыгып аш пешерергә дә туры килә. Калайлар тыгып жиләк тә киптерәбез. Икенче көнне Сафуан уникеләр тирәсенә генә килде. Килеп керү белән мичнен авызы турында әйттек. Аннары мич төбенә дә кирпеч жәймәгән, өеме белән шебенканы раствор белән бутап кына ыргыткан. Шуларны әйткәч, Сафуан дуларга тотынды... Ул киткәч, Нурсөя Сәлмән дигән миччегә барган иде, ул мичне сүтәргә кушты. Кеше эшләгән эшне рәтләп булмый инде аны, диде. Нурсөя икенче көнне тагын Игә чаклы мичне сүтте. Кирпечләрен кырлы. Иске мичне Нурсөя авылларында чакта Әхтәмнәрдән сүттергән идем Бераз эшне Нурсөядән башка гына эшләп, ана сюрприз ясамакчы идем, барыбер мич сүтәргә туры килде. Язмышыннан качып булмыйдыр инде, күрәсен.

27 август. Узган атнада мичне чыгарттык. Сәлмән оста кеше икән Мич җыйнак, матур булды. Бакчада мич бик кирәк нәрсә икән Чүп-чарларны ягарга, аш пешерергә, ә ин әһәмиятлесе—сине җылытырга. Кеше өчен жылылык. матурлык, иркенлек кирәк. Бакчалар алып берничә түтәл әйбер үстергәнче фатирында ятып ул жиләк-карлыганнарны сатып кына алсаң, күпкә очсызгарак төшә югыйсә. Ләкин бакча ул сине күпмедер вакытка шәһәр коллыгыннан коткара. Үзеңне монда ирекле сизәсең. Ә ирекне, саф һаваны, күкләр биеклеген сатып алып булмый.

  1. сентябрь. Бу көннәрдә Драйзерны укып яттым. Шәп яза. Капиталистик илдә яшәсәң, баю юлларын аңардан өйрәнергә була. Ләкин без әллә бәхеткә, әллә бәхетсезлегебезгә—социализмда яшибез. Кайчандыр мин Ф.Энгельсның «Деньги», К.Марксның «Капитал»ын укып коммунизмга бару юлларын өйрәнгән кеше. Чынлап та, нинди система яхшырак икән? Социализмдыр, мөгаен
  2. сентябрь. Иртән бүрек-бүрек кар яуды. 0 градус иде Буран булып алды Сентябрьдә мондый буран күргән юк иде. Күнел кузгалып куйды. Тагын бер кышны күрергә язган икән.

1987

  1. февраль. 27 гыйнвар көнне инвалидлар өчен спецмагазиннан 287 сумга бүрек алып кайткан идек. Кара төстә. Миңа ошамады

Чөнки төсе кара. Бик каты. Колагын күтәргән килеш башка зур, колагын төшерсәң, башны кыса.

Бүрекнен шул кимчелекләрен әйтеп кибет директорына шалтыраттым Кире тапшырырга мөмкинме, дидем. «Мөмкин, китерегез».—диде директор Нурсөя икенче көнне үк алып китте. Ләкин бүрекне кире алмаганнар Берәр атна көтегез инде, бәлки икенче төрлеләре кайтыр дигәннәр. Бер атнадан сон Нурсөя яңадан бүрекне күтәреп китте. Алмаганнар, директор үзе булмаган. Шул ук көнне төштән соң кибет директорына яңадан шалтыраттым «Китерегез»,—диде. 3 февраль төштән соң тагын бүрекне күгәреп кипе Нурсөя. Сатучылар эт кебек ябыштылар, ди. бигрәк тә кассир әллә ниләр әйтеп бетерде, ди. Инвалидка нигә шундый кыйммәтле әйбер аласыз дип әйтә ди. Инвалид хәерче кебек йөрергә тиешме дип талашып киттек, ди Нурсөя. Көчкә тапшырып кайтты бүрекне. Ярый әле директоры әйбәт, юкса тапшырып булмый иде, ди.

15 март. Сонгы вакытта көндәлек язарга да вакыт җитми «Бай әги»нс Әлмәт апрельдә әзерли башлый Ана берничә бит эшләп бирәсе булды Минзәлә театрына «Кызлар күңеле-тирән сер»не җибәргән идем Ленар Садриев (режиссер) аны укып китерде Бу пьесаны өр-янадан диярлек эшләп
жибәрдем. Ул арада 15 битлек хикәя язып ташладым. («Йөз карасы»). Тагын бер олы эш йөкләделәр әле менә Фасил Әхмәтов беркөнне шалтырата: «Бер музыкаль комедия яза башлаган идек Муллануров Мөхәммәт дигән кеше белән. Худсоветта либреттоны үткәрмәделәр,—ди —Шуны кара әле, бәлки, соавторлыкка алынырсын»,—ди. Либреттоны 11 мартта китерделәр, 2 кат укып чыктым. Драматургик материал юк, соавтор булырлык түгел. Янаны язып карасам гына дип бер сюжет планы төзеп куйдым да 13 мартта Фасилне, опера театрының режиссерларын. Рәмзия Такташны чакырдым да планны сөйләп бирдем. Нигездә планны ошаттылар Композитор Ринат Еникеев та бар иде Режиссерларның татар кешесе булмавы гына әйбәт түгел. Әсәр теленен нечкәлекләренә төшендереп булмый бит инде аларны. Валерий Васильевич Раку—баш режиссер, Таубе Леонид Генрихович—постановшик. Болай үзләре миннән канәгать калдылар төсле. Хәзер менә Ненән бирле—бүген дүртенче көн—моны ничек язарга дип баш ватам Бер әсәр турында да болай уйланган юк иде бугай Язган кадәресе белән безне таныштыра барырсын дип киттеләр үзләре Бер көндә бер картинаны язып та ташладым. Ләкин икенче көнне йөрәк авыртырга тотынды, каләмне кулга алырлык булмады.

 

 

11 апрель. Нәрсәгә дип тотындым инде мин бу либреттога?! Йокы качты. Йокламагач, эшләп булмый. Шулай төрле яктан тарткалаулар булмаса хәзер бетерә идем инде мин аны Режиссерлар үзләре дә үзләренә ни кирәген белмиләр. Йә поэтик формада яз дип башны катыралар. Алай язсаң, тегеләй кирәк. Яз көне болай да авыр эшләнә, өстәвенә ничә айлар инде пролеженьнар ябылмый. Көн саен бәйләү белән мәш киленә. Янадан бу либреттога тотынмыйм дип атып бәрәм, ләкин баштан атып бәреп булмый.

Әлмәттәге пьесаны да режиссер репетиция ясый башлыйбыз дип торганда гына режиссерны эштән алдылар. Абдуллаев хәзер анда берүзе калды...

Бик арыдым!

  1. апрель. Бу атнада эшләр бик күп булды. Минзәлә театры «Кызлар күңеле— тирән сер»не быелгы язгы репертуарга кертергә маташа. Режиссер Ленар Садриев белән эшлибез. Ул махсус командировка алып, шуны эшләтеп бетерергә дип килде. Кичә спектакльдә катнашырга тиешле биш артист та килде. Алар белән күңелле генә итеп чәй эчтек, Нурсөя гөбәдия пешергән иде Бер шампан бар иде. Аның белән эшнең башын билгеләп куйдык. Бу пьесаны өч кат тулысы белән эшләдем, ә финалын биш кат эшләдем инде Бүген менә Нурсөя машинкада язып бетерсә, иртәгә режиссер композиторга (М.Имашевка) алып китәчәк кулъязманы. Художнигы Наилә Кумысникова булырга тиеш Спектакльне май ахырларына чыгарырга уйлап торалар.

Әлмәттәге «Бай әти» турында хәбәр ишетелми. Алар да апрель урталарында репетициягә тотынырга тиешләр иде. Бу пьесаның бәхете булмады. Башта күчмә театр куярга жыенган иде. хәзер Әлмәт репертуар планына кергәнгә дә икенче ел. һаман дөнья күрә алмый. 14 апрельдә репетиция башлыйбыз дигән иде режиссер, бер атнадан безне эштән алып аттылар бит, әсәреңне башка кеше куяр инде дип киттеләр. Әлмәт театрының директоры Рөстәм Фатыйховны да очырдылар. Хәзер анда Абдуллаев үзе баш, үзе койрык. Минем пьесаны куярга берәр режиссер чакырмаса. үзе өлгерә алмас инде. Хәзергә шундый хәлләр. Март, апрель айлары минем өчен бик тыгыз булды.

  1. апрель. Бүген Азат Аббасов белән Леонид Генрихович Таубе килде Либреттоның язган кадәресен укыдым. А.Аббасовка бик ошады. Бу музыкаль комедия либреттосы түгел, настоящий опера либреттосы ди. Мина бернигә карамый либреттоны язып бетерергә куштылар. Бу бит үзе бер зур нәрсә булачак, диделәр. Теле бик поэтичный, образлар бик лиричный диделәр.
  2. апрель. Кичә «Кызлар күңеле—тирән сер*не режиссер «Булган инде бу!»— дип алып китте Бүген ул Минзәләгә кайта, берсекөнгә репетициягә тотынырга исәпләре Уйлары барып чыкса, май ахырларына спектакльне чыгарырга тиешләр.

25 май. Көннәр кызу. Берничә көн бакчада булып кайттык. Без бакчада вакытта

 

 

Туфан Миннуллин горисполком нан Гыйлажев Наил дигән кешене алып килгән. Кызганыч, без өйдә булмадык. Гыйлажевы бер хатын белән икенче көнне дә килгән, без кайтып кергәндә янарак китеп барган булганнар. Квартирны алмаштыру мәсьәләсен Туфан, ниһаять, кузгатып җибәргән. Боз бер кузгалгач китәр инде, ди Туфан.

Боз дигәннән, кичә бакчадан кайтканда «Залесный» поселогына житәрәк коточкыч булып боз яулы. Машиналар йөри алмый торды Бер ун минут туктап тордык Фараларны яндырып та алдагы машинаны ун метр калмый күреп булмый иде. Бер машинага чак килеп бәрелмәдек. Язгы ташу да бу кадәр булмагандыр. Ә бер-ике км кайтуга бөтен дөнья коп-коры иде. Полоса-полоса булып кына яуган Бәхет тә кемгә тия, кемгә юк. Шунын кебек табигатьтә дә кайда кояш, кайда янгыр-боз.

10 июнь. 4 июньдә «Бай әти»не чыгардылар. «Әти килде» исеме белән 5 июньнән Актаныш районына куярга алып чыгып киттеләр. Кабул итү вакытында ошатканнар үзен. Ләкин исемен алмаштырып әйбәт эшләмәгәннәр. Ш.Хөсәеновнын «Әни килде»се бар иде бит инде.

  1. июнь көнне «Минзәлә театры «Кызлар күңеле»н чыгарырга тиеш иде. Спектакльләрендә эшләнеп бетмәгән җирләр бар дип 8енә калдырганнар. Ләкин 8е көнне дә спектакльләрен чыгарырга туры килмәде Сабантуйга кайтып киткән бер артистлары чирләгән. 9ына калды Шулай итеп, 9 июньдә Бикбау дигән авылга барып куябыз дип шалтыратканнар иде. Бүген Ленар шалтыратырга тиеш Куелганмы-юкмы?

Кичә Балтач Вагыйз килгән иде. Бу спектакльне Минзәләләр Балтачка алып барабыз дип торалар. Балтачка барсалар, без дә шунда барып карый алырбыз дип өметләнеп торабыз.

7есе көнне редактор килгән иде. Галимҗан Гыйльманов дигән егет. Шигырьләрне бик ошатканлыгын әйтте, әйбәт китап булачак дип тора. Ләкин беренче бүлек артык озын, аны икегә бүлсәк әйбәт булмасмы ди. Ул бүлекне бүлеп, бүлек башына дүрт юллык шигырь әзерләп куйдым.

Бу көннәрдә «Казан утлары»на шигырьләр әзерләдем Машинкада бастырып илтәсе калды. Уйланылган хикәяне яза алганым юк әле. Төрле вак-төяк эш белән вакыт үтә.

Нурсөянең өр-янадан язвасы ачыла башлады. Жәйгә чыксан ана эш күбәя Төрле якка чабарга. Бакча Машина. Мин. Язган әйберләрне басарга да кирәк Безнен мондый ук эшле ел булганы юк иде бугай.

Нурсөянең бер чәчәк атмый торган кактусы чәчәк атты Синең пьесаларың чыкканга ул дип йөри. Бәлки, шулайдыр да

Дәвамы киләсе саннарда