КАЗАН ТАТАРЛАРЫ ИҖАТЫНДА КИТАБИ ДАСТАН
Фарсы әдәбияты һәм фольклорынын тирән йогынтысын кичергән төрки халыкларда, шул исәптән татарларда халык эпрсын «дастан* дип атау да кулланылышка кергән. Әмма Идел буе татарларында «дастан» жанры бу төшенчәнең гомум кабул ителгән мәгънәсеннән кайбер яклары белән аерылып тора Халыкның тормыш-яшәү рәвеше йогынтысында әкренләп формалашкан бу үзенчәлекләр чын мәгънәсендә милли характерда булуы белән кызыклы
•Дастан»—борынгы фарсы сүзе, «хикәяләү» дигәнне аңлата, героик бәян, тарих, поэма, легенда, музыка төшенчәләрен үз эченә ала Төрки телләрдә •тарих», «хикәя», «үткән эшләр хикәясе» дигән мәгънәләрдә йөри Ул күп халыкларда жырау-чичән белән бергә күздә тотыла торган, ягъни текст һәм шул текстны көйләп-сөйләп башкаручы берлегеннән гыйбарәт синкретик жанр Биредә шулай ук жырчы-бәянчы башкарган дастаннын билгеле бер аудитория тарафыннан кабул ителүе дә әһәмияткә ия. Эпосны халыкка житкерүче жырау- чичән ижаты—язмасыз мәдәниятнең бер чагылышы, ә инде дастан әйтүче авызыннан кем тарафыннан да булса язып алынган эпик фольклорның безнең көннәргә килеп житкән тексты исә—шунын язуга теркәлеп калган гүзәл кайтавазы. Башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбайжан, кыргыз, төрекмән, кырым татарлары, якут, алтай, хакас, бурят һ.б. халыклар эпосы нигездә шундый Боларда атаклы чичәннәр булып, алар тарафыннан эпос әйтү хәтта берничә айларга сузыла торган булган’.
Көньяк халыкларының күпчелегендә, шулай ук Себердә яшәүчеләрдә бу традиция әле бүгенге көнгәчә яшәп килә, ягъни «дастан» жанры жырау-чичән белән күләмле фольклор тексты бөтенлеге традициясенә тугры кала Эпосның телдән башкарыла торган мондый формасы күчмә тормыш шартларында озаграк яшәгән халыкларда ныграк сакланган
Безнең халыкның иң зур этник төркемен тәшкил итә торган казан татарлары иҗатында дастаннар күпчелек очракта үзләренең китаби булулары белән аерылып тора. Халык дастаны икән, беренчел чыганак, әлбәттә, һәрвакыт бар Әмма хикмәт шунда: бездә дастанны халыкка житкерүче—телдән дастан әйтүче жырау-чичән түгел, ул күбрәк—текстны язып таратучы ролен башкаручы ижат кешесе һәм бу вазифаны, гадәггә, укымышлы кеше үти торган булган. Бу—татар китаби дастаннарының ин характерлы билгеләреннән берсе
Урта Идел буе татарлары халык иҗатына караган эпик әсәрләрдә чичән- шагыйрьнең текстны халык алдына чыгып башкару олешенә игътибар шактый кимегән, эпосның фольклор әсәре булуын раслаучы барлык сыйфатлар текстның эченә сыеп беткән Икенче төрле. Идел буе татарларында таралган дастаннарда төп игътибар жырчы-бәян итүченең әсәрне музыкаль башкаруына түгел, ә турыдан-туры текстның үзенә, шигъри сүзгә бирелгән
' Будагов Л Сравнительный словарь турецко-татарских наречий - СПб;тип Императорский Акад наук. 1869 - С 547
’ Курманбек Җаныш,Байыш (эпос). - Фрунзе Кыргызстан. 1970 -Б 5
Әлбәттә, төрки һәм төрки булмаган халыкларга хас чичәнлек тә бөтенләй ук ят түгел мондый әсәрләргә. Бездә кайбер дастаннарның шигъри өлешен дутар, думбра белән көйләп әйтү традициясе дә булган[1]. Шулай да безнең халыкның дастан жанрында китабилыкка, язма ижат белән шөгыльләнүгә омтылыш үзен сиздерә. Идел буе татарларына дастаннарның кыргыз, үзбәк, башкорт һ.б. халыклардагы кебек жырау-чичән тарафыннан башкарыла торган сөйләмә формадагысына караганда китаби характердагылары якынрак булган. Мәгълүм сюжетлы дастаннар, үзебезнең жирлектә китаби формага күчеп, янә бер төрле яшәү рәвеше кичергәннәр. Ә жыручы таланты ташып торган татар чичәннәренең (Сабиржан акын, Байчыгави, Кәшшәфетдин Минзәләви, Хөсәен Нугай һ.б.) халык жырлары, афоризмнар, әкиятләргә гаять бай репертуарында дастаннар урын алмаган.
Китабилык ул—дастанның туу, таралу үзенчәлекләрен үз эченә алган, фольклор традицияләре һәм халыкның рухи ихтыяжы белән тыгыз бәйләнгән күпкырлы күренеш. Татарлар элек-электән Һиндстан, Урта һәм Кече Азия, Иран, шулай ук Якын Көнчыгыш белән сәяси, дипломатик һәм мәдәни багланышлар тотып яшәгәннәр. Әлеге халыклардан язма чыганаклар аша үтеп кереп, бездә язма формалы халык ижаты булып таралган сюжетларның күплеге дә шушы мөнәсәбәтләргә турыдан-туры бәйле Урта Идел татарлары—борынгы төрки бабаларының язма ижат традицияләрен алга таба үз мәдәнияте жирлегенә күчергән, шул традицияләрне үзенеке итеп кабул итә һәм үстерә алган, язма мәдәнияткә ихтирамы һәм ихтыяжы зур халык. Халкыбызның дәүләт корып яши белүе, язмачылыкка бик иртә ия булуы, утрак тормыш рәвеше, шәһәр мәдәниятенен тиешле дәрәжәдә формалашып өлгерүе һәм, әлбәттә, исламга бәйле рәвештә ныгыган китап культурасы йогынтысы китаби дастаннарның халык тормышында киң урын алуына китергән.
Язулы һәм дәүләтле халыклар эпосының язмышына мөнәсәбәттә Х.К. Короглы түбәндәгечә яза: «Язулы борынгы халыкларның (фарсы, һинд һ.б ) күбесендә эпос, язуга күчерелү белән үк, сөйләмә формада яшәүдән туктаган, чөнки дастан әйтүчене (сказитель) кыйссахан (чтец) алыштырган һәм ул авыл яки шәһәрнең озын кичләрендә шул ук эпосны үзе «канунлаштырган» формада халыкка укып бирә торган булган. Шәһәр һәм авыл культурасы югары утрак тормышлы иран, һинд, грек халыклары, тарихи үсешнең билгеле бер чорында, телдән башкарыла торган эпоска караганда язма эпосны кулайрак күреп, тулысыңча язма эпоска күчкәннәр»[2].
Чыннан да, китабилык—гаять борынгы күренеш. Дөнья фольклорында китаби эпос формалашу урта гасырларга ук туры килә. Татар китаби дастаннары да, бүгенге рәвешендә безнең көннәргә килеп ирешкәнче, озын-озак тарихи юл үткәннәр Халык иҗатын язмача бирү тәҗрибәсе әле китаби дастаннар формалашканга кадәрге чордан ук килә дип санарга нигез бар.
Рун язма истәлекләре булган Орхон-Енисей ядкәрләрендә үк инде төрки эпоска хас алым чагылыш тапкан[3]. VI—VIII гасырларга караган әлеге истәлекләрдә тасвир тарихи чынбарлыкка нигезләнә, аларда аерым бер образ эпик каһарман биеклегенә күтәрелә, идеаллаштырыла, вакыйгаларны сурәтләү эпос стилендә башкарыла. Төрки дастаннарның да нигезен нәкъ шулар—реаль вакыйга, тарихи шәхес гәүдәләнү һәм сурәтле эпик тел тәшкил итүне искә төшерик Әйтик, Күлтәгин хан хөрмәтенә куелган Зур язмада идеаллаштырылган тарихи герой образы, геройның сугышчан атын тасвирлау («Алып Шалчынын ак аты», «Азманның ак аты», «Очсызнын ак аты», «Тадыка-чураның бүз аты» һ.б.) каһарманның эш-гамәлләрен, батырлыгын, жинү тантанасын эпик стильгә хас арттырып-күпертеп күрсәтү, кабатлаулар, эпитет- чагыштырулар, батыр үлү сәбәпле сыктау—барысы да әлеге ядкәрнен фольклор әсәрләре белән аваздашлыгы турында сөйли Орхон-Енисей ташларындагы эпос
|
стильле язмалар соңрак татар китаби дастаны булып формалашкан жанрнын шактый борынгы чаткысы, дисәк, хата булмас.
Татар китаби дастаннарынын тамырын тагын да тирәнрәк катламнардан да эзләргә мөмкин. Алардагы мотив, сюжет, идеяләрнең борынгы Шәрык дастаннарында чагылуын күрәбез. Элек-электән язма мәдәниятле Урта Идел татарларында борынгы һәм урта гасыр Шәрык әдәбиятына һәм фольклорына хас күләмле шигъри поэма-дастаннарга ихтыяж гажәеп зур булган, шуна да күп кенә язма эпос-дастаннар үзебезнең жирлеккә яраклаштырып кабул ителгәннәр. Ә борынгы Шәрык дастаннары—язма дастаннар, ягъни китаби эпос үрнәкләре.
Татар китаби дастаннары еш кына шу- мер-аккад. борынгы грек, борынгы һинд, борынгы Мисыр эпик истәлекләрендәге сюжет, мотивлар белән кисешә. Әйтик, китаби дастаннарда популяр теге һәм бу дөнья сюжеты (сандыкка салып суга агызу—теге дөнья белән очрашу мотивы буларак; кое образы—теге дөньяга үтеп керүнең бер юлы буларак; билгеле бер яшькә җиткәч, сы- нау-инициация йоласын үтәү—янадан туу мотивы буларак) б.э.к. берничә меңъеллыклар элек яшәп киткән цивилизацияләрнең китаби эпосына ук барып тоташа.
Вакыйгаларны бәян итү ысулына, поэтик үзенчәлекләренә, эчтәлегенә һәм күбрәк кайсы темага багышланган булуына мөнәсәбәттә татар китаби дастаннарын ике төркемдә карарга мөмкин: романик китаби дастаннар һәм героик китаби дастаннар Безнең халык мавыктыргыч сюжетлы әсәрләрне үз иткән Мондый дастаннарның төп темасы—ике гашыйкның тетрәндергеч-эмоциональ мәхәббәт тарихы яки тарихи вакыйгаларга бәйләнешле каһарманлык бәяны. Китаби дастанның характерын билгели торган шушы ике зур тема төрки һәм Көнчыгыш эпосына хас күпләгән тема-мотивларны. типологик үзенчәлекләрне колачлый.
Романик китаби дастаннарыбыз билгеле бер тарихи чорда әдәбиятка якынаю кичерсәләр, героик китаби дастаннарның тарихи жыр. социаль эчтәлекле бәет яисә тарихи елъязмага әверелә бару күренешен дә искәртү мөһим Романик китаби дастаннар рәтендә урта гасырлардан килгән романтик традицияләр өстенлек иткән халык дастаннары урын ала Болар—лирик-фәлсәфи характердагы, төп каһарманның эчке кичерешләрен тәэсирле бәян итүгә, аның үзен жир йөзендәге ин камил зат буларак тасвирлауга корылган, геройнын рухи тормышын тетрәндергеч итеп сурәтләргә омтылган, эмоциональлеккә үтә бай дастаннар. Мисал рәвешендә «Таһир белән Зөһрә». «Бүз егет», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Йосыф китабы*. «Шаһсәнәм һәм Гариб». «Хурлуга белән Һәмра», «Сәйфелмөлек», «Мактым-сылу» һ.б. әсәрләрне китерергә мөмкин
Героик китаби дастаннарда батыр яисә пәһлеван образы үзәктә торып, төрки фольклорга хас батырлык сыйфатлары киң чагылыш таба. Мондый дастаннарнын характерын реаль чынбарлыкка якынлык, тарихилык һәм каһарманлык дәрәҗәсе билгели Кайбер дастаннарда каһарманлык идеясе дини-мистик карашлар белән сугарылган була. Халкыбызның «Түләк». «Гыйсәуглы Амәт», «Чыңгыз хан». «Аксак Тимер», «Кыйссаи Сәкам», «Кисекбаш», «Каһарман Катил». «Нарык һәм Чураның хикәяте», «Күр углы Солтан» һ.б. дастаннары шушы төркемгә нисбәт телә. 1919 елда Нигьмә! Хәким. 1940 елда Нәкый Исәнбәт төзегән җыйнама-тәнкыйди «Идегәй» дә. әлбәттә, героик китаби дастан хокукын дәгъвалый
Халкыбызның китаби дастаннары—әдәбият, ягъни индивидуаль ижат белән тирән керешкән язма эпик әсәрләр. Борынгы һәм Урта гасыр гомум төрки әдәбиятында мәгълүм сюжетка әсәрләр ижат итү кин таралыш алган булган. Әйтик, Низаминың «Ләйлә белән Мәҗнүн», Мәжлисинен «Сәйфелмөлек» кебек мәшһүр поэмалары билгеле сюжетка нигезләнгән, әмма фольклор башлангыч белән чагыштырганда индивидуаль ижат күпкә өстенлек алган әдәби әсәрләр булып формалашканнар. Халыкның күпчелеге тарафыннан яратып кабул ителә торган мавыктыргыч дастаннарны энциклопедияләрдә фольклорга да, әдәбиятка да нисбәтле жанр дип анлатунын[4] сәбәпләре нәкъ менә шуна—бер үк сюжетка халык вариантлары белән янәшә оригиналь әсәрләр дә ижат ителгән булуга бәйле булса кирәк. Дастан ул—элитар жанр, тиешле югарылыкка күтәрелеп житү өчен аңа күп вакыт талантлы шагыйрьнең әдәби осталыгы таләп ителгән, ягъни жанр оешуда индивидуаль башлангыч та шактый роль уйнаган. Әмма халыкның китаби дастаннарында авторлык мифик дәрәжәдә генә калып, әсәрдә фольклор кануннары хакимлек итә, мондый дастаннар дөньяга уртак социаль-типик караш белән сугарылган булалар. Шуна күрә аларны оригиналь әсәр дип кабул итү дә, әдәби әсәр критерийларын кулланып тикшерү дә объектив була алмый. Ә фольклор сюжетының кайчандыр әдәбиләшкән формасы тәэсирендә янадан халык иҗатына кайткан, халык иҗатыннан янадан әдәби әсәр язуга илһам биргән сюжетлар бездә бар һәм мондый процесс татар фольклорында һәм әдәбиятында XX йөз башынача күзәтелә.
Казан татарларында «Түләк», «Кыйссаи Сәкам», «Гыйсә углы Амәт», «Каһарман Катил* кебек дастаннар фәкать кулъязмалар яки басма китап булып кына көн күрсәләр (боларнын телдән таралган вариантлары Идел буе татарлары иҗатында гомумән юк), «Таһир-Зөһрә» сюжетлы татар китаби дастанының безгә өч төрле яшәеш формасы мәгълүм: алар бүгенге көнгә кулъязмада һәм сөйләм телендә, шулай ук җыйнама вариантлары аерым китап рәвешендә килеп ирешкән. Яисә •Сәйфелмөлек»—безнең халыкта кулъязма булып та, китап рәвешендә дә, шулай ук сөйләмә формада һәм хәтта эпик жыр рәвешендә дә күпләп таралган, яратып укылган әсәр Шулай ук «Бүз егет» бездә, күпчелек китаби дастаннарга хас булганча, төрле формада көн күргән. Татар халкы аны кулъязмадан да, басма китаптан да укыган. Язма «Бүз егет» тәэсиреннән кабат халыклашканмы, йә булмаса элгәреләребез телендә актив яшәгән булганмы, халык арасында аның кыска сөйләмә вариантлары да очрый. Ә «Кыйссаи Йосыф»ның исә халыкта күбрәк китаптан уку. китап эчтәлеген сөйләп чыгу, билгеле сюжетка ияреп, яна вариантта сөйләү кебек формалары киң таралган булган.
Шулай итеп, бездә бер үк төрле сюжетка корылган әсәрнең кулъязмада, басма китапта сакланганнары белән бергә бүгенге көнгә халык сөйләмендә килеп җиткән вариантлары да очрап куя. Бу күбрәк үзенен тамыры белән китаби чыгышлы сюжетка барып тоташа торган дастаннарга карый. Әмма Идел буе татарларындагы сөйләмә характерлы дастаннарны жырау-чичән иҗаты булган «тере» эпос белән чагыштыру үзен акламый. Беренчедән, кагыйдә буларак, мондый вариантларның һәрвакыт язма параллельләре дә була һәм соңгылары үзләренең күләмлерәк һәм камилрәк булуы белән аерылып тора. Икенчедән, сөйләмә характерда булсалар да, безнең халыктагы мондый төр вариантлар чын чичән әйткән күләмле эпик текст булудан шактый ерак. Алар күп очракта мәгълүм язма дастанның эчтәлеген сөйләп чыгуга, бер өлешен көйләп әйтүгә яисә көйләп укуга кайтып кала. Өченчедән, сөйләмә вариантта очрый торган мондый әсәрләр Казан татарларына нисбәтле кайбер дастаннарга бәйле генә таралган (әйтик, «Йосыф кыйссасы», «Таһир белән Зөһрә» яисә «Бүз егет»тән эпик жыр) һәм таралыш географиясе ягыннан да, популярлыгы жәһәтеннән дә шактый чикләнгән
Бездә дастан вариантын көйләп уку жырау-чичәннең үз әсәрен музыкаль башкаруыннан тамырдан аерыла. Дастаннарны көйләп әйтү Идел буе татарларында
язмасыз культура чагылышы булудан бигрәк ислам культурасы белән кергән күренешкә күбрәк охшаган. Коръәнне көйләп әйтү һәм китапка изгеләштереп карау традициясе бездә язуга теркәлгән күләмле эпик әсәрне дә көйләп укуга яисә яттан көйләүгә сәбәп булган.
Шулай итеп, гасырлар буе халык күнеленә тәэсир итеп килгән татар китаби дастанының өч тибын аерып күрсәтергә мөмкин: беренчесе—халыкта башлангыч формасы белән үк нигездә язма булып, безгә күбесенчә язма нөсхәләрдә килеп җиткән, күчерелеп һәм укылып йөргән дастаннар. Мәсәлән. «Түләк». «Бүз егет». «Кыйссаи авык», «Кыйссаи Сәкам», «Гыйсә утлы Амәт». «Шаһсәнәм һәм Гариб». •Хурлуга белән Һәмра». «Каһарман Катил». «Кисекбаш кыйссасы». «Чура батыр хикәяте*. «Күр углы Солтан» кулъязмалары яисә басмалары шундый дастаннар рәтенә керә.
Икенчесе—популярлыгы белән аерылып торган, язмада да. сөйләмдә дә бик актив таралган китаби дастаннар: «Таһир белән Зөһрә». «Йосыф китабы». «Сәйфелмөлек». «Ләйлә белән Мәҗнүн». Гадәттә мондый дастаннарның индивидуаль ижатка әверелгән версияләре дә мәгълүм була. Әйтик, һәркемгә мәгълүм Кол Гали поэмасы. Мәҗлеси, Низами ижат иткән әсәрләр. Шул ук сюжетка халык вариантлары да бихисап булып, алар һәм язмача, һәм телдән төрле вариантта таралсалар да. татар әдәбиятында мондый тип дастаннарга игътибар әдәби әсәр буларак бирелә килде Популяр сюжетлы мондый ядкәрләр—бик борынгы риваятьләрдән зур поэмалар булып оешып, гасырлар дәвамында әдәбияттан янә халык иҗатына һәм киресенчә күчеп яшәгән әсәрләр
Өченче тип китаби дастаннар—ин элек авыз-тел ижатынын эпик үрнәге булып, аннары билгеле бер автор тарафыннан аңлы рәвештә китабига әверелдерелгән. махсус барлыкка китерелгән китаби дастаннар Татар халкында моның ачык мисалын без «Идегәй»нең жыйнама-тәнкыйди текстында күрәбез Әмма китаби «Идегәй» башлангыч формасы белән телдән башкарылуга нигезләнгән дастан кыйпылчыкларыннан үсеп чыгуы белән үзенчәлекле Җыйнама версияләреннән тыш. «Идегәй»нен себер татарларыннан язып алынган, жырау-чәчәннәр башкаруында теркәлгән вариантларының берничә дистәдә мәгълүм булуы әлеге дастанның татарларда әүвәл сөйләмә формада яшәгәнлеген раслый Себер җирлеге, себер татарлары биргән дастаннар китаби дастаннардан бөтенләй аерылып тора Бу аерма аларнын башкарылу рәвешендә, поэтикасында, тулысынча синкретик ижат булуында һ.б.да чагыла
Татар халкында китаби дастан күчермәләренең әллә ничә вариантта табылган булуы һәм әле дә табылып торуы—мәгълүм факт Китаби дасганнар татар халкы тормышында бик зур урын алып торганнар, бу—фольклорның киң колач алып үскән гулы канлы жанры. Телдән башкарылган һәм теркәлми калган дастаннар белән чагыштырганда китаби дастаннарыбызнын язмышы куанычлырак та. чөнки алар, бихисап кулъязмалар булып, әле һаман яшиләр
Шулай итеп. Урта Идел буенда яшәүче татарлар өчен китаби дастан чор таләбе, халыкның рухи ихтыяжы булган Татар халкының дастани мирасын бөтен тулылыгы белән барлаганда бу атаманы урап узу. ана игътибар итми калу мөмкин түгел Китаби дастаннар—фольклорга хас төп үзенчәлекләрдән вариантлылыкны-тулысынча. синкретик һәм күмәк ижат булуны өлешчә саклап, теллән ижат ителү һәм халык алдында башкарылу кадәресеннән (ягъни авыз ижаты булудан) тайпыла төшкән үзенчәлекле ижат, халкыбызның затлы эпик мирасы. Аларнын һәркайсы киләчәктә махсус өйрәнү таләп итә.
1 Урманче Ф Татар мифологиясе Энциклопедик сүзлек 3 томда. II том - Казан. 2009 - Б.6.
‘ Короглы Х.Г Огузский героический эпос - М Наука.1976 - С 114.
'■ Короглы Х.Г Древнетюркская письменность Средневековая татарская литература (VIII
XVIII вв. / - Казань: Фан, 1999 - С. 11-40
[4] Краткая литературная энциклопедия. - М. Советская энциклопедия, 1964 - С 530.; Новый
энциклопедический словарь. - М Большая Российская энциклопедия,2001 С 314; Һ 6