Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕНЧЕ ЮЛ

ЯЗУЧЫ ЬӘМ ГАЛИМ АЛЬБЕРТ ЯХИНГА 70 ЯШЬ Элеккегеләр Мәккәгә җәяү барганнар Шуңа күрәдер инде Хаҗилар илгә бер генә саналганнар Бүгенгеләр исә анда самолет белән генә оча Сәяхәт оештыручы фирмалардан юллама аласың да ике-өч көн эчендә хаҗ кылып, изге кешегә әверелеп кайтасың. Шик юк, Мәккәгә барып җиткәч җәяүлеләре дә, туристлары да Хаҗи инде—Ходай каршында йөзең пакь. Ләкин диндарлар җәяүле Хаҗиларга ныграк ышана Алар Тәңрегә тугрылыкны исбат итәр өчен гомерләрен кызганмыйча, мал-мөлкәттән ваз кичеп, чын күңелдән Коръәнгә, изгелеккә табынганнар, битарафларны үзләренә иярткәннәр, киләчәк буынны тәрбияләгәннәр Һәркем юлны үзе сайлый Язучы һәм галим Альберт Яхинның тормыш юлы Арча—Азнакай—Казан— Шәле тирәсендә Язмышын, иҗатын өйрөнәм дисәң, хәтта аның үзен эзләп табар өчен дә әнә шул тукталышлардан белешергә кирәк Сез аны университеттан, мәктәптән, иҗат бүлмәсеннән, архивтан, бакчадан, һичьюгы су буеннан эзләп карагыз дисәләр барыбер теге тукталышларны үтәргә туры килер. Без аның белән җиде сәгать буе сөйләшен утырдык 70 яшьнең 7 сәгате —Альберт Гатуфович. һәр юбилей сезгә бер үсеш алып килгән 30яшьтә Сез аспирант. 35 тулганчы фәннәр кандидаты булгансыз 40 яшьтә • Чаян» журналының баш редакторы 50 дә— университетның кафедра мөдире һәм СССР Язучылар союзы әгъзасы 60 яшьлек бәйрәмегезне күренекле гилим буларак каршы азгансыз. Ә 70яшегезне кем бу. зып каршылыйсыз ’ —Бишенчедән башлап унберенче сыйныфка чаклы укучылар өчен әдәбият дәреслекләре язучы булып каршылыйм —Дәреслекләрнең төзүчесеме? —Юк Тел төбегезне аңлыйм. Бездә чынлап та дәреслекләрне төзүчеләр чыгара. Икешәр-өчәр төзүче автор булып берләшә дә моңарчы басылган дәреслекләрне берләштереп, үз авызларыннан бер кәлимә сүз өстәмичә, методик күрсәтмәләр, әсбаплар чыгара... Ә мин дәреслекне үзем язам. —Димәк, бөтен татар базасы Сезнең дәреслекләр аша әдәбиятны өйрәнә ” —Юк! Минекеләр—альтернатив дәреслекләр. —Сезгә кадәр, ягьни сездән башка язылганнарын гамәлгә яраксыз дип аңларгачы'' Юк Моңарчы дәреслекләрне «ташка басылган» дөреслек итеп чыгарганнар Аларнын төп принцибы—поэзияне ятлап кына сөйләү, ә роман кебек күләмле әсәрләрне күзаллау өчен әсәрдән өзек китерелгән Хакыйкатьне ятлауга караганда аны ижадн исбат итү кызыклырак. Уку ижади эшкә әверелергә тиеш Дөресен генә әйтим, җиде сәгать эчендә Альберт Яхинның «Юк!» дигәнен бик күп тапкырлар ишетергә туры килде Кире кеше дип әйтергә ашыкмыйм, әмма аның белән иңгә-иң яшәүчеләрнең һәм бергә хезмәт итүчеләрнең хәлен аңлыйм Ул педагог, галим, язучы һәм гражданин буларак һәрвакыт үз фикеренә ия кеше Әңгәмәдәшнең күңелен күрер өчен генә -Әйе, әйе!- дип. ялган мөһер сугып утыручылардан түгел - Юк!» дип кискен бәяләү—аның ияләнгән гадәте түгел, ә холкы Ул әдәбият укыту эчтәлеген реформаторларга хас үҗәтлек белән яңартырга тели. •Альберт Яхинча анализлау- дигән төшенчәгә әдипләр һәм шәкертләр калагы ияләнде иңде Теге яки бу әсәрне анализлаганда Альберт Яхнн авторның үэен дә чакыра. Бер аудитория шәкерт, язучының күз алдында, яратып язган әсәрен шөребен шөрепкә аерып, ваклап сүтә һәм иҗади бәхәс белән бәяләп, яңадан җыеп куя. Йә. син әйбәт әсәр авторы, йә—пүчтәк! «Пүчтәк» дигәннән соң аудитория ишеген каты итеп ябып чыгып киткән язучыларның хәлен аңлыйм мин Әлеге ысул белән бүгенге әдәбиятны тулаем анализлап бәяли калсаң, сөенә-сөенә иҗат итеп яткан 300 язучының 20сен генә мактарга мөмкин булыр иде мөгаен Алайга калса, ул 300 кеше арасында Альберт Яхин үзе дә бар бит. «Крокодил* (Мәскәү), «Һәнәк» (Өфе), «Чаян» (Казан) журналы укучыларын сөендереп, соңрак юмористик хикәяләрен туплап, ике китап чыгарган һәм әдәбият сәхнәсендә шактый бәхәсләр тудырган язучы ул. Миңа калса, аның хикәяләр язудан туктавы, үзенең яңача анализлый башлаган елларына туры килә бугай... Альберт Яхин теориясе белән бәяләп, дәреслекләрдәге Һ Такташ шигырьләрен яңадан өйрәнсәң «аһ!< итәсең Шагыйрьнең лирикасында юлбашчыларның сәясәте белән килешмәү, «идеологии чистартуны* фаш итү. тираннарга нәфрәт һәм хәтта әүлиялык кычкырып тора икән Шулай итеп, Һ. Такташ даһилар исемлегенә (обоймасына-) күчә Моның өчен ул шигырьләрнең ярты гасыр буе төрелгән кызыл тукымасын гына сүтеп алырга кирәк. —Альберт әфәнде, шәхес культы чоры әдипләрен өйрәнүегез мода артыннан куу гына түгел микән? —Юк. Утызынчы еллар хакында искә төшереп тору гел кирәк. Шәхес культы куркынычының әле дә беткәне юк. Без бу турыла ачыктан-ачык сөйләшергә күнекмәгән генә. Кандидатлык диссертациясен язар өчен Шамил Усмановны өйрәнгәндә дисеңме, һ Такташ биографиясен архивлардан эзләгәнгәме, әллә Хәсән ага Туфан белән дустанә аралашып яшәгәнгәме— мин үземне гел дуслар тарафыннан нахакка хөкем ителгән корбаннар арасында гомер кичергән кеше итеп тоям. —Безул һәлакәтне Сталин белән бергә күммәдекмени? —Юк! Безнең көннәрдән дә моңа күп мисал китерергә була. «Азат хатын» журналында басылып чыккан хикәясе өчен Гомәр Башировны «милләтче» дип мыскыл итәргә маташканда җитмешенче еллар иде инде Бөтен матбугат чаралары аны «фаш итеп» язып чыкты. Мин ул чакны «Чаян»ның баш редакторы —Сез дә яздыгызмы ? —Юк! Ул вакытта обкомнын беренче секретаре Табиев иде. Фикрәт Әхмәтжановичны мин әле дә булса хөрмәт итәм. Кырыс, әмма гадел җитәкче иде ул., һәр атнанын жомга көнендә мин Табиев янына кереп күрешергә тиеш Йомышым бармы, юкмы—анысы секретарьны кызыксындырмый, ин Агьберт Яхин Хәсән ага Туфанның юбилеенда 1980 ел. мөһиме—кабул итү бүлмәсендә кемнәр көтеп утыруга карамастан, горур атлап, билгеләнгән вакытта чиратсыз-нисез узарга тиеш —Ай саенмы инде ул? —Юк! һәр атнада, бер жомганы да калдырмыйча! —Бүгенге редакторларның төшләренә дә керә алмый торган хыял бит бу' —Анысын ук әйтә алмыйм. Шулай бер жомгада Табиев әйтә мина, син •Азат хатын» журналында Гомәр Бәшировнын теге хикәясен укыдыкмы, ди Мин яшермим, дөресен әйтеп салдым, укымадым, дидем Укырга кушты Алай гына да түгел, фикеремне әйтергә һәм журналда язып чыгарга кирәк иде Икенче жомгада килдем дә әйттем бу хикәянең, кимчелекләре бар. ләкин анда бернинди дә милләтчелек рухы юк. Сезгә ялгыш җиткергәннәр, дим Шул көннән башлап матбугат чаралары Гомәр Бәшировка яла ягудан туктады —Альберт абый, холкыгызга күрә тормышта Сезгә гел кыендыр *Юк'» дигән кешеләрне бездә бик өнәп бетермиләр бит зш урынында артык үстермиләр. мактаулы исемнәр бирмиләр, һәр башлаган яңалыгыңа аяк чалып торалар. дусларың да качып бетә, бер ялгызың каласың —Фикерен белән бөтенләй үк килешеп бетмим. Илдар Юзсев. Шәүкәт Галиев. Туфан Миннуллин кебек берәгәйле дусларым барында мин үтемне ялгыз тоялмыйм. Сибгать ага Хәким белән дә гомер буе дус идек. Сугышка чаклы минем әти Арча районынын Күлле Киме авылында һөнәри училишеда укыткан Шунда ул бер укучының шигырьләрен күргән дә: «Синең урынын агрономнар арасында түгел, шигырьләреңдә зур шагыйрь бар1»—дигән Ул бала Сибгать Хәким булып чыкты Сибгать агай мине күргән саен, әтиемне искә ала иде Дәрәжәгә мактаулы исемнәргә килгәндә—үзен язган дәреслекләр буенча киләчәк буынга матур әдәбият укытудан да мактаулырак дәрәжәне белмим мин —Альберт абый, теләсә кайсы хатын үзенең ирен зур начальник итеп күрергә теш •Синең кебекләр күптән • генерал» булып бетте инде, ә син әле һаман педагог булып йврисең», дип. Эльмира ханым битәрләмиме Сезне9 — Шөкер, андый гадәте юк. Эльмира апагыз атаклы Акчуриннар нәселеннән ул 50 елга якын Яхиннар фамилиясен йөртә Зыялы хатын ул. иҗат кешесен аңлап, ярдәм итеп яши Туры килүен күр— Чыңгыз Айтматовны минем Эльмиранын әнисе тәрбияләп үстергән Шулай игеп, минем хатын зур язучы тирәсендә үскән бала Сирәк кенә булса да Чынгыз Айтматов белән хәбәрләшеп торабыз —Альберт абый, хатыныгыз Сезнең Шәлегә кайтып, авыл укытучысы булып йөрүегезгә дә ризамы ’ —Әйе. рәхәтләнеп риза! Шәле бит ул Арча—Азнакай—Казан өчпочмагының ургасында Шәледә үзебез күгәргән зур бакчабыз бар Үзйөрешле мотоблок белән жир сөрәбез, бәрәңге утыртабыз, алабыз Альберт Яхинның «Әйе!» дигән сүзен ишеткәнче сөйләшеп утырырга иде исәбем Ниһаять, җиде сәгать үткәч, тәки морадыма ирештем Ба ребер инде бер күрешүдә генә язучы һәм галим кешенең бөтен язмышын сөйләттереп булмас Сүз ахырына калдырып шунысын да өстим әле Альберт Яхин. университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Азнакай районынын Тымытык авылына физкультура укытучысы (!) булып кайта Ул көн саен өеннән мәктәпкә чаклы араны баштүбән кулларында атлый Кызык өчен генә башланган бу кәмит мәктәп балаларын да җәлеп итә Тора-бара алар да. җае чыккан саен, баштүбән йөрергә керешәләр Әйе. балалар үзләре яраткан педагогның һәр фигылен өйрәнеп, шөгылен ятлап, белгәнен кабатлап, аңа охшарга тырышып үсә. йөргән юлларын үтәргә омтыла Татар әдәбияты фәнен өйрәнүдә Альберт Яхин язган дөреслекләр үзе бер яңа юл булып тора Әдәбият—милли аңыбызның Мәккәсе бит инде ул. Ә Мәккәгә һәркемнең үз юлы Өйеме, якташ абый?! Әңгәмәне Камил КӘРИМОВ алып бард