ДАН
Рәдиф—тарихи шәхес.
1953 елның 6 мартында аңа төп-төгәл алты яшь иде. Малайның әнисе Фәнүзә укытучы булып эшли. Өйдә бала караучы кеше булмагач, ул аны эшенә ияртеп килә. Шулай итеп, Рәдифнең көннәре мәктәптә, укытучылар өчен ясалган бүлмәдә уза. Укытучылар сөйләшкән һәр сүз Рәдиф колагына кереп бара, башкаларга тиз тарала. Шуңа да бу мәктәптә ниндидер серле, яшерен хәбәрләр сакланмый иде.
Шук малай сирәгәя башлаган чәчле, саллы гәүдәле мәктәп директоры Хәкимхан абыйсы белән дуслашып китте. Малайга аның кып-кызыл бәрхет ябылган өстәле бик ошый иде.
Ул көнне Рәдиф укытучылар бүлмәсендә беркем дә булмаудан файдаланып, теге матур өстәл артындагы урындыкка утырды. Үзен дөнья хакиме итеп хис иткән малай Хәкимхан абыйсының җыелышларда кулларын болгап-болгап сөйләгән хәрәкәтләрен кабатлады һәм өстәл уртасында торган язу карасына кагылганын сизми дә калды. Шешәдәге язу карасы кып-кызыл өстәл буйлап агып китте...
Рәдиф бу эшенең юньлегә итмәсен чамалады. Мыштым гына урындыктан шуып төште. Ишекне ачып, бүлмәдән шылдым дигәндә генә, аны кинәт килеп кергән әнисе тотып алды. Әнисенең күзләре никтер яшьле иде Ул Рәдифнен «гөнаһ»ын күрде дә тирги-тирги «арт сабагын» укытты.
-Шундый көнне дуңгыз малай... шундый кайгылы көнне
Әнисе, елый-елый, «тәрбия эшләрен» тәмамлауга, ашыга-ашыга бүлмәдән чыгып китте. Рәнхетелгән Рәдиф үзе генә калгач, үкереп елап җибәрде
...Ә бу вакытта ишегалдында бөтен мәктәп җыелган. Укытучылар күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, артык «хисле»ләре кычкырып ук елый- елый, мәктәп укучыларын сыйныфларга аерып, сафка тезә. Ишегалдындагы сафта балалардан «П» хәрефе хасил булган иде.
Бүген бик кайгылы кон икән. Милләтләр атасы Сталин вафат булган Кытлар мышык-мышык елаша, ә шук малайлар исә күз яшьләрен чыгаралмый интегә иде Менә шул вакытта сыйныф укытучылары арасында яшерен ярыш башланды: кайсы сыйныф ныграк елый, кайгыра?!
Укытучылар рәт арасыннан балаларның елауларын тикшереп йөри Көлеп басып торган малай-шалай булса, шундук янына йөгереп килеп җигәләр
—Син ник еламыйсын?' Кайгырмыйсыңмыни, оятсыз?!
—Кайгырам...
—Әйт әле, сина ипине кем ашата?
—Әни-и...
—Ах, җүнсез! Нинди анан булсын, иптәш Сталин ашатты сина ипине, белдеңме?
—Ие...
—Кем сина фашистны җинеп, тыныч тормыш бүләк итте?
—Әти-и...
—Надан! Безгә җиңүне олы атабыз Сталин алып бирде. Ул бүген үлгән. Син шуна кайгырмыйсынмыни?
—Кайгыра-ам...
...Мәктәпнең шушы кайгылы митингка әзерләнеп мәш килеп яткан мәле иде. Кинәт мәктәпнең зур ишеге шыгырдап ачылып китте. Аннан иләмсез тавышлар белән үкереп елап, әнисе тарафыннан кыйналган Рәдиф килеп чыкты... Рәдифнең бите буйлап яшь чишмәсе ага да үпкәсе күренерлек итеп ачылган авызына чума, күп елаудан күзләре кызарган. Малайның гәүдәсе калтырана, ул «ыы-гты, ыы-ггы» тавышлары чыгарып өйләренә таба юнәлде
Митингны башлап җибәрергә әзерләнгән директор Хәкимҗанның, малайны күрүгә, чын күз яшьләре бәреп чыкты... Моңарчы кулъяулыгын төкереге белән чылатып азапланган иде... Ул малайның артыннан йөгереп барып, кочагына алып күтәрде. Аннары, саф алдына басып, дулкынланудан сүзләрен йота-йота, сөйли башлады:
—Менә, иптәшләр, укучылар...Үзенә алты гына яшь булуга карамастан... Рәдиф... иптәш Сталинны югалтуның нинди кайгы... фаҗига икәнен анлаган... Ул сезнен барыгызга да үрнәк булырлык итеп елый...
...Үзенә яклаучы тапкан, язу карасы өчен Хәкимҗан абыйсыннан эләкмәсен анлаган Рәдиф, иңде акырып елаудан туктады. Ул, тыныч кына сулкылдап, директор абыйсының киң эшләпәсе читеннән сафка баскан балаларны күзәтте. Митинг «П» хәрефе сыман тезелгән... «С» хәрефенә дә ошаган үзе... Көн саен мәктәпкә ияреп килә торгач, Әлифбаны яттан белә иде инде ул.