Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕКЛЕК ҺӘМ КҮҢЕЛДӘГЕ ЯРАЛАР

 

АЧЫК ХАТ

Галиҗәнап Вакыт Аның галәмдә һич гаме юк: көн кояшлымы, яки болытлымы, дәрьяда караб батамы, күктә самолет янамы, жирнен кайсыдыр бер кыйтгасында сугыш бара һәм җаннар кыеламы—ул битараф. Әйе, вакыт үз «эшен» генә белә: ул сиздерми генә уза да уза. Көнне—төн, төнне көн куган кебек, җәйне кыш алыштыра тора. Баксаң, безнең күрешмәгәнгә дә, хәл-әхвәл белешмәгәнгә дә, София ханым, бер дистә ел икән ич инде.

Хәл-әхвәл дигәннән.. Юк-юк та Сезнең хәлләр бертуган апагыз Ида Гобәйдуллина аша да, сабакташыгыз Валентина Холопова аша да ирешкәләп торды. Мин үзем дә... юбилеегызга (70 яшь) багышлап Казанда һәм Мәскәүдә узган Халыкара музыка фестиваленнән соң (ул 2001 елнын 20-31 октябрендә узды), Сезгә озын-озын хатлар язып маташкан идем. Әмма җибәрми калдым шул.

Сиксән яшегез якынлашкан ошбу көннәрдә аларны янә укып, җибәрмәвемнең, дөресрәге, җибәрә алмавымның сәбәпләрен эзлим, һәм күз алдында ун ел элек булган манзаралар янара.

Иң әүвәл—Сабан туйларыбыз кебек шаулап узган Казан фестивале.

И ул көннәр!.. Афиша-плакатлар белән бизәлгән Казан урамнары!.. Үзегезне күрү, музыкагызны тынлау өчен халыкнын ташкындай С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына агылуы... Өч көн дәвамында Сезне зурлау: чәчәкләргә, алкышларга күмү һәм—Сезнең бәхетле йөзегез.

И ул бәйрәм рухы!..

Шулай да мин аны Сезнең «Юбиляция» әсәрегездә тасвирланган коллар тантанасына охшаттым.

Ни өченме?

Үзегезне чорнап алган протоколлы чиновниклар боҗрасыннан чыга алмавыгызга. Яна Бистә татар зиратына, әти-әниегез каберенә баш ияргә дә баралмыйча китүегезгә—күңел риза булмагандыр, мөгаен.

Инде фестивальнең Мәскәү көннәрен хәтерлик.

Жир һәм күкләр «сөйләшүен» Казанда тыңлаганлыктан (Мәскәү фестивале дә шул әсәрегез—дин проблемаларына, кешелек дөньясы һәм галәм язмышына багышланган «Страсти по Иоанну»ыгыз белән ачылды), мин Мәскәүгә Сезнен белән үк түгел, ә бераз соңрак килдем, һәм... һәм, Сезнен монда үги булуыгызны күреп, гаҗиз калдым.

Әйе, әйе, юбилеегызга багышланган Халыкара фестиваль турында бөтен Мәскәвендә бернинди дә белдерү-афишанын булмавы, музыкагызның исә консерваториянең яртылаш буш Кече залында яңгыравы—аптырашта калдырды Мондый хәл йөрәгегезгә яра салгандыр, күрәсең—Сез үзегез дә бик боек идегез. (Ярый әле һәр кичәдә яныгызда кызыгыз Надежда булды һәм үзегезгә булышып йөрде.)

Сезне мондый мохиттә күрү күңеленә ятышмагандыр, ахры, «Казань» журналының баш редакторы Юрий Балашов та (ул—журналының бер санын Сезгә
багышлаган, ‘Международный фестиваль музыки Софии Губайдулиной» дигән 110 битле затлы буклет чыгарган һәм фестивальнең һәр көненә (аерым-аерым!) гажәеп бизәлешле чакыру билетлары бастырган кеше!), консерваториянең кече залында бер генә көн таптанып йөрде дә, үз калабызга кайтып китте

 

Мине исә монда музыкагызны тыңлыйсы килү генә түгел, рухи мәсләгегезне дә аңлыйсы килү теләге тота, һәм—Сезгә затлы бер журнал өчен гаиләгез турында язарга теләвемне әйтәм.

Иркенләбрәк сөйләшү өчен уңай дип Сез (26 октябрьдә сәгать Игә) үзегез тукталган ‘Ширатон палас» кунакханәсенә чакырдыгыз. Менә әйбәт булды, әтиегез турында да бәйнә-бәйнә сөйләрмен, бәйрәмегезгә бер бүләк булыр ичмасам дип сөендем мин. (Том-том романнар герое булырлык әтиегез Әсгать ага хакында бик аз беләсез чөнки. Хәтерегез калмасын берүк, гаепләп әйтүем түгел. Без бит сөйләшми торган чор, «телсез-сүзсез» буын балалары. Үзем дә, мәсәлән, әткәм турында берни дә диярлек белмим.)

Әйе, әйе. әтиегез турында. Бәйрәкә авылы тирәли (Татарстанның Ютазы районы) 262 дисәтинә (ягъни 286 гектар!) жир биләгән морза-хәзрәтләр нәселеннән булган Әсгать Мәсгут улы Гобәйдуллиннын кечкенә чагы турында да. уку еллары, мәхәббәт яралары турында да һәм, әлбәттә инде, яшәү рәвеше—титаник хезмәте хакында да сөйләрмен дип фараз кылдым Һәм кунакханә номерыгызның бусагасын да шундый ният белән атлап үттем

Күңелегезне күтәрергә теләптер инде, сүземне янә юбилей бәйрәмегез белән тәбрикләүдән башладым. Ә Сез:

—Минем өчен бәйрәм—музыка белән очрашу ул,—дисез дә. урындыгыгыз артына килеп баскан ирегез Петр Мещаниновка карап алып:—Минем кызым, бер дигән апаларым бар, әмма минем өчен музыка бар нәрсәдән дә кадерлерәк.—дип өстисез. Һәм рас әйттемме, шулай әйтергә ярый идеме дигәндәй, тагын ирегезгә карап аласыз.

Кеше иреге, ижат иреге бәрабәренә хәтта туган илне калдырып китәргә дә үзендә көч тапкан шәхеснең ошбу халәте сискәндереп ала «Сезме сон бу —күкләрнең җиденче катына менеп галәм белән сөйләшүче ханым9дип әйтүдән көчкә тыелып, шәхси тормышыгыз, яшәү рәвешегез, кыскасы, гаиләгез хакында сөйләвегезне үгенәм.

—Кечкенә чагымда әти мине кырларга-болыннарга алып чыга иде. Ул дәшми һәм без тып-тын гына кыр-басулар. елгалар буйлап бик озак барабыз Табигать белән әти һәм мин!.. Бала чагымның ин бәхетле мизгелләре бу. Германиядә яшәгән сонгы елларымны да мин әнә шул бәхетле елларга тинлим. Йортым каршында әти образын искәртеп торучы имән бар, ә янәшә-тирәли әти яраткан сиреньнәр утырттым. Әти... ул намус феномены!

Менә каян килә икән ул музыкагыздагы сагыш-юксыну аһәннәре дип уйларга да өлгермим ирегезнең тамак кыруы Сезне сүзсез калдыра Минем дә түземлегем сынды, господин Мещаниновтан гафу үтенеп, үзебезне генә калдыруын сорарга мәжбүр булдым

Әмма Сез «бикләнгән» идегез инде. Ирегез Йокы бүлмәсенә, икенче катка менеп китсә дә. Сез барыбер ачыла алмадыгыз Иҗатыгызга илһам бирүче мәхәббәт хакында соравыма да. яшь вакыттагы гөнаһларымны искә аласым килми дию белән чикләнеп, үзегезгә рухи таяныч булган музыка осталары турында сөйләүгә күчтегез.

...Әтиегез турында сөйләргә теләвемне «онытып», китәргә җыендым Сез каушый төштегез Ниндидер бик мөһим сер әйтергә җыенгандай ашыгып-каударланып кулымнан тоттыгыз.

Нәкъ шул мәллә яныбызда ирегезнең пәйда булуы Сезне янә «айнытып» җибәрде.                   _

Дилбегәне шундук ирегез үз кулына алды һәм аның «Без Татарстанга бик рәхмәтле, бу турыда господин Президентка җиткерсәгез иде», диюе—ошбу очрашуның аккорды булып яңгырады

Петр әфәндегә бу очрашу да шул сүзләрне әйтү өчен генә кирәк булган икән
дигән уй белән, ишеккә юнәлдем.

 

...Менә, ниһаять, фестивальнең сонгы көне—ябылу кичәсе

Бу кичәнен Мәскәү консерваториясенең Зур залында узуы ла жаныгызны җылыта алмаган иде.

Минем үз хәлем дә—шул чама Янәшәмдә пәйда булган якташым Фәрит Гобәевнен «София ханымга ни булган, нигә бик боек ул», «Нишләп залда буш урыннар күп», «Ник бер түрә дә күренми». «Фестиваль хакында урамнарда нишләп бер реклама да юк» кебек дистәләгән соравынын берсенә дә жавап таба алмыйча азапланып утырам.

Фотокүргәзмәнең ябылуын да көтеп тормыйча, юбилей бәйрәмегезне күрү, музыкагызны тынлау өчен әле генә Франциядән кайтып төшкән фотохудожникны Сезнең мондагы хәл-халәтегез нык борчыды булса кирәк, ул озак кына пошынып- уфтанып утырды да, дөньякүләм бөекләрне күп күргән Мәскәүнен беркемгә дә исе китми бугай дигән нәтижә ясап, үзен тынычландырды. Тик мин генә тынычлана алмадым.

Казаныма кайткач та Сез күңелемнән китмәдегез. Мәскәү фестивале көннәрендәге арыган-йончыган кыяфәтегезне кысрыклап, безнен тәүге очрашуда туган образыгыз (ул очрашу 1990 елнын декабрендә булды)—«Азат хатын» журналының «Сөембикә» булып үзгәрүенә чиксез сөенеп фатиха бирүегез дә, үзегезгә бүләк итеп алып килгән «Кыйссаи Йосыф» китабын күкрәгегезгә кысып: «Шушындый зур бүләк—минамы?!» дип, бәләкәй бала кебек куануыгыз да—күз алдына килә. (Хәтерлисездер, 1991 елда янадан туган «Сөембикә» журналының беренче санында Сезнен фатихагыз да бар. Ә икенче (февраль) санында Сезнен белән очрашу тасвирлана.) Шуннан сонгы (1992, 1993, 1996 елларда) очрашуларыбыз исә ихлас табигыйлеге белән әнә шул жылы, якты образны тагы да баеткан иде.

Һәм менә: үзгә мохит, үзгә халәт, үзгә мон!

Кеше шушылай да үзгәрә ала икән—йә Хода! Гүя ике кеше, ике образ. Берсе— якын, үз. Икенчесе—ят. Берсен оныта алмыйм, чөнки ул йөрәк түрендә урын алган, ә икенчесен анлый да алмыйм, күңел дә кабул итми, һәм бу «икәүне» бербөтен итеп күрү—мөмкин түгел.

Шул сәбәпле, яраткан журналымда фестиваль турында да, гаиләгез хакында да бер хәбәр дә чыкмады Язу теләге үзе үк, бөтенләй булмаган да кебек, юкка чыккан иде инде Әмма минем үземә бушанырга кирәк иде. Шул нисбәттән Сезгә хатлар язарга тотынганмын да. Һәм «Ни-нәрсә булды Сезгә?» дип битәрләп башлаган ул хатларга тулышкан күңелемне түгеп бушанганмын да—җибәрмәгәнмен бит менә. Ә җибәрмәвемнең сәбәбе инде аңлашыла булса кирәк.

Әйе, әйе, болай да яралы җаныгызга жәрәхәт өстисе килмәгәндер. Шуңа күрә монлы күңелегезнең нечкә кылларын аяганмын, димәк.

Ни генә дисәк тә, әлеге музыка фестивале—адәм күтәрә алмаслык иҗади хезмәтегез белән яулап алган бәйрәмегез иде бит. Аннары. Сез үзегез дә татар исемен бөтен дөньяга танытучы бөек композитор гына түгел, үз иле Татарстан өчен титаник хезмәт башкарган шәхес—Әсгать ага Гобәйдуллиннын кызы да бит әле.

Ә ул мина да «кызым» дип дәшә иде. Һәм анын турында мин шушы ук журналга олылап язачакмын әле.

P.S. Сиксән яшегез тулу уңаеннан, юбилей фестивален бу юлы Амстердам шәһәре башлый дип ишеттем. Мөбарәк булсын—музыка бәйрәмегез!