Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ РӨСТӘМ


Кайдадыр сугыш иде
Безнең балачак тормышыбыз бүгенге балалар тормышыннан бөтенләй үзгә
иде. Чөнки ул сугыш елларына туры килде. Шәһәр тормышынын үз кыенлыклары
булгандыр. Ә авылларда, әйтик, мин яшәгән авылда, кешеләр дә ач. маллар да
ач иде. Әтиләребез сугышта, әниләребез көне-төне
эштә. Без балалар ни теләсәк шуны кыланып яшибез
Менә тамак ач булу гына жанны кыйный. Бодай басуы
саргайгач, хәлебез жлнеләя. басуга кереп утырабыз да
башак уып итәкләребезгә бодай тутырабыз. Кырда учак
ягып, аны табада кыздырып ашый башлыйбыз. Басуга
керү куркыныч, колхоз бригадиры камчы тотып, атка
атланып басу карап йөри Безне күрсә, камчысы безнең
аркага эләгә. Ул чакларда ашлык өлгергәч аны урып
ындыр дигән урынга ташып сугалар иде. Әнкәйләр
ашлык суга башлагач, безнең хәлләр тагы да яхшыра,
алар учак ягып, бодайны мулданрак кыздырып безне
ашаталар иде Шунысы яман, бодайны кесәгә салып
өйгә алып кайтырга ярамый, ә безнең өйдә дә ашыйсы
килә.
Безнең Наил башлы малай
Әнә Наилнең әнисе итәгенә бодай салып кайтырга чыккан да, юлда тикшереп,
бодаен табып, үзен төрмәгә яптылар. Наил авыл карамагында калды. Торуын ул
бездә торды, әнкәй аны безгә алып кайтты Наил бик уңган малай, маллар караша,
бакча эшләрендә дә булыша.
Минем әткәй ни өчендер чормага шактый күп мал тиресе элгән, озак торып
хәзер алар калай кебек каткан Килде бит Наилнең башына бер уй:
—Без аларны ашыйк!—ди.
—Ничек9
—Йоннарын утта өтик тә, тиресен пешерик,—ди Без шулай эшләдек тә
Тиреләрне ваграк кисәкләргә турап, сындырып, йоннарын утта яндырып, тиресен
пешерә башладык. Ул ашның тәмлелеге әле дә хәтеремдә. Бик күп кафеларда,
рестораннарда ашаганым бар, андый да тәмле аш ашаганым булмады кебек.
Ул елларда кешеләр генә түгел, маллар да ач иде Бигрәк тә колхоз фермасындагы
сыерлар ашарга сорап туктаусыз мөгриләр. Ул чакта сыерлар арасына чиләк-чиләк
166
зурлыгындагы эре-эре тоз кисәкләре куялар иле
Ни өчен куялар дигән сорауга җавапны да Наил уйлап тапты:
-Күп тоз ялагач, күп итеп су эчәләр. Эчләре тулгач, ашауны онытып торалар,—
диде Безгә дә тоз яларга кинәш итте Без ул тохтарны ялап карадык Ләкин беэнен
алар арасында буталып, тозларын ялап йөрү сыерларга ошамады.
Үгез мине куып җитә алмады
Бер юньсез үгез мине фермадан куып ук чыгарды Әй куды. әй чаптым Киртә
өстенә мендем дә, ферма йортыннан урам якка сикердем Алданган үгез киртәләрне
җимереп, мөгезенә киртә элеп урам якка чыкканда мин инде еракта, урамдагы каз
төркемнәрен туздырып өйгә элдертә идем Мин бүтән тоз яларга керми башладым.
Ул чакта кибеттә йомырка кабул итәләр иде Бер йомырка бирсән. кибетче Котлус
абзый өстәлдә яткан иске китаптан бер бит ертып ала да. шуңа бер уч тозлы
кильки төреп бирә Без малайлар шулай кесәләргә кильки тутырып елга буендагы
чишмәгә чабабыз. Монда табигать матур, саф һава. яшеллек Килькие дә нинди
бит1 Ялтырашып тор&пар—аша да аша гына. Бу инде сыерлар аяк арасында буталып
тоз ялау түгел. Чыннан да, тозлы кильки ашап, күп кенә су эчкәч, ашыйсы кил\
бераз басыла сыман икән
Ур-ра! Әткәйләр сугыштан кайта башлады
Беренче булып култык таягына таянып Равилнең әтисе Котдус вбэыА кайтты,
кибетче булып эшли башлады. Икенче булып сул кулы кәкрәеп каткан Сәгыйть
абзый кайтты, ул ферма мөдире булып эшли башлады Өченче булып Туликнык
әтисе Колбин абзый кайтты. Көтәм—минем әткәй юк
та юк Наилнең әтисе дә, әнисе дә кайтмыйлар Ул да
алармы бик көтә
Колбин абзый мукшы иде,
күп татардан яхшы иде
Колбин абзый сау-сәламәт кайткан, авылда шофер
булып эшли башлады Ул ындырда безнең әнкәйләр
суккан ашлыкны машинасы белән авыл амбарына
гашмм Кыр юлында Колбин абзый, әлбәттә, безне
очрата, машинасын туктата, көрәк хәтле куллары беден
безне берәм-берәм күтәрә
—Татар малай, батыр малай!—ДИЛ безнең арт якларга
шап-шоп сугып, машина әрҗәсендәге бодай өстенә
ташлый:
—Кесәләрегезгә бодай тутырыгыз, тизрәк тутырыгыз!—ди — Инде, әйдә. кайсыз Ы I
төшә?—ди. Берәм-берәм күтәреп безне кыр юлына бастыра Үзе бер уңайдан
—Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур!—дип. корсакларыбызга да шап-шоп
суккалап ала.—Сез әнә тегендәрәк чокырда мине көтегез, монда авыл бик якын.
председатель күрер!—ди Без кесәләребезне өйдә бушатып, чокырга ашыгабыз
Тиздән Колбин абзыйнын ындырдан авылга кайтып килүче яшел машинасы күренә
Т,|| ми
— Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур1—һәм шап-шоп башлана Беэнен чиш
кызлар булганда, Колбин абзый аларнын яулыгына бераз бодай төреп бире
Безнең дә ипи ашаган чак булды
Без хәзерге балалар кебек теләсә кайсы вакытта авыз тутырып ипи ашын ишый
идек шул Шулай да ипи ашаган чак булды Жиләк-жимеш өлгергәч, йе ҖИЛӘК,
йә шомырт, йә карлыган җыеп, аны сатарга стансыга барабы I У I бе ИШ
167
У
унбиш чакрым читтә. Анда барып җиткәнче төш вакыты житә. Узучылар вагоннардан
төшеп, безнен алып килгән җиләк-жимешләребезне сатып алып бетергәнче кич
тә була. Жыелгаң акчаларыбызга һәркайсыбыз ипи сатып ала. Менә шуннан сон
утырып, авыз тутырып ипи ашыйбыз Инле унбиш чакрым араны кире кайтырга
кирәк Кайтыр юлыбыз—олы юл буенда, бераз куркабыз да Безнен авыл аша
узучы машиналар безне утыртмыйлар, һәр шофер мукшы Колбин абзый кебек
яхшы түгел шул Юлыбызның урман аша узасы урыннары да бар. Наил алдан бара,
ул курыкмый: «Әтием дә юк. әнием дә юк, мине бүре ашаса да ярый,—ди —Ипи
тутырган капчыгымны гына асып китәрсез, кызларга бирерсез»,—ди
Без кайтыр юлга кузгалуга карангы төшә башлый. Төнлә юлыбыз мазарат
кырыеннан да уза (урыс зиратын безнең якта ни өчендер «мазарат» диләр иде).
Безнен якта. житмәсә, шундый риваять бар Имеш кайчандыр бу юлда төнлә
мазараттан чыгып бер абзыйны шунда сөйрәп кертеп женнәр кыйнаганнар, абзый
таңгача кычкырып ярдәм сораган. Женнәр абзыйга типкәлиләр, өстенә менеп бииләр
лә: «Бүген төнлә учак ягып сине кыздырып ашыйбыз, без кеше итен яратабыз»,—
диләр икән Бервакыт абзый мазараттан чыгып кача алган, әмма женнәр аны
куып житкәннәр дә, кире мазаратка кертеп, чишендереп, тәре баганасына бәйләп
куйганнар Инде жен балалары абзыйга таяклары белән дә төрткәли, суккалый
башлаганнар. Аны кемнедер күмәргә килүче урыслар гына коткарган Авылына
кайткач, абзыйны танымыи торалар икән, чөнки чәче ап-ак, тәннәре күгәреп
беткән... Тагын әле урманнан узучы өч кешене бүреләр ашаган, юл буенда аяк
киемнәре генә торып калган дигән сүз дә бар Кыскасы, куркырлык та шул
Без урманны чыккач, мукшы авылы Пүләй башлана. Инде Касады елгасы аша
салынган ике күперне узасы да, аннан безнен Йолдыз авылы. Арабызда Такый
исемле малай бар иде, ул бик оста җырлый, матур тавышы әллә кайларга яңгырый
Пүләйне узуга Такый авыл көенә җырлап җибәрә:
Сандугачлар Оа сайрамый, әллә иное көз микән''
Була диләр бәхетсезләр, әллә шулар без микән?
Бу җыр безнен исән-сау кайтып җитүне бөтен авылга хәбәр итә. Касалы елгасы
бу җирдә икегә тармакланып уза. Бер тармагы Пүләй ягыннан, икенче тармагы
безнен авыл—«Йолдыз» ягыннан уза. Без кайтып килгәнне ишетеп өлгергән кызлар,
Пүләт күперенә ук килеп, безне каршы ала Авылда күпләр безне малай-шалайга
санаса да, без үзебезне инде егетләргә санап йөри илек, чөнки колхоз эшләренә
дә катнашабыз. Кичке клубны гөрләтеп без уйныйбыз. Уеннардан соң кызлар
озаткалаган да бар. Бездәге кичке уеннарга хәтта Пүләйдән мукшы кызлары да
килә. Пүләй безгә чакрым ярым ераклыкта. Әлбәттә инде, Пүләй кызларын да
озатып куябыз.
Безне каршыларга килгән кызлар без алып кайткан ипиләрне алалар да. чыр-чу
килеп Йолдыз күпере ягына—авылга йөгерәләр Хәзер алар бер якты өйгә керәләр дә,
бирегә килмәгән кызларга да өлеш чыгарып, ипиләрен тигезләп бүләләр инде.
Менә шулай үтте безнен балачак.