Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТТАЛИЗМНАР

 

  • «Айлык пенсияң түзәрлекме?» дип сорамагыз. Түзәрлек'. Соңгы егерме тугыз көне генә бик авыр уза..
  • Аның ишегеннән чыкканда аягыгызны сөртергә онытмагыз!
  • Без яшь чакта «Минем хакта нәрсә уйлыйлар икән?» дип сагаябыз Олыгайгач, нәрсә уйласалар да барыбер сыман. Картайгач ачыкланып бетә безнең хакта бернәрсә дә уйламыйлар икән
  • Иксез-чиксез зур илдә яшәүнең файдасы да бар качар урын күбрәк.
  • Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә
  • Телевизор—кинотеатрлар каберлеге.
  • Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот.
  • Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте
  • Фәкыйрь илнең—гимны, начар тауарның рекламасы шәп була.
  • Ходай хатын-кызны—ирләр өчен, ирләрне хатын-кызлар өчен оҗмах итеп яраткан. Ике арадагы тәмугны алар үзләре тудыра.
  • Чыбык яшь чакта яхшырак бөгелә—дидек тә. яшь буынны бөкре итеп үстердек.