Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Апае

Апае атамасы тарихи чыганакларда искә алына. Д.А.Корсаков җыеп бастырып чыгарган белешмәдә (XVIII гасыр) Апае авылында 163 йомышлы, 2 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә. Авыл Табар суы буена утырган. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, исемсез күл янына утырган Апае авылынын 177 хуҗалыгында ислам динендәге 492 ир-ат һәм 466 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән 1898 елгы белешмәдә Апае авылында Колсәет выселогы белән бергә, татарлар яши дип искә алына. К.П.Берстель белешмәсеннән Апаста 1812 татар кешесе көн иткәнлеге күренә.

Район 1964 елның 4 мартында оешкан. Ул республикабызның көньяк- көнбатышында урнашкан Районның мәйданы 1047,5 кв км, халкы 22,6 мен кеше 1991 елны Апае районыннан Кайбыч районы аерылып чыга. Районда 22 җирле үзидарә советы, 72 торак пункт, 1 шәһәр тибындагы бистә бар.

Район аша Зөя—Ульян (Каратун станциясе) тимер юлы, Югары Ослан—Буа автомобиль юлы үтә

Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Апае элек тау итәгендә, хәзерге урыннан биш чакрым ераклыкта, Зөя елгасы янындагы Авыл күле янында нигезләнгән була. Авыл янында гына кара урман үскән. Бу урманда качкыннар да яшәгән дип сөйлиләр Яз көне Зөя елгасы ташып су баса торган булганга, халык хәзерге урынга, Табар елгасы буена килеп утыра.

Беренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме Апае булып кала.

Авыл уртасыннан бормаланып Табар елгасы ага. Моннан башка тагын Апае янында Каз күле, Озын күл, Кәкре күл. Зеркальный сазы, Торналар сазы һ.б. сулыклар очрый.

Бу район Тау ягына керә. Апае янында гына Укысын тавы бар 1996 елнын җәендә көннәр эсселәнеп китеп, яңгырлар яумагач, авыл картлары шушы тауга менеп дога укыганнар, яңгыр сораганнар.

Апае халкынын күбесе кәсепле булган, чүлмәк, орчык, каба ясау һәм кирпеч сугу белән шөгыльләнгәннәр Кирпечләрне аерым йортларда сукканнар Халык тагын матур итеп һәм бизәкләп сыбызгылар һәм курайлар ясаган. Элек Апаста базар үткәрелгән, ә базарның ин данлыклысы Каратунда булган.

Апаска күп кенә шигырьләр, мәдхияләр багышланган, анын турында җырлар да бар: «Апае вальсы» (Шәриф Мостафин шигыре, Азат Биктаһиров көе), «Апае ягы—тау ягы» (Марсель Галиев шигыре, Алмаз Хәмзин көе), «Сагындырды Апае, сагындырды» (Әхмәт Рәшит шигыре, Фәрит Хатипов көе)

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.

 

«Сагындырды Апае, сагындырды» жырының сүзләре Апасны бодай тасвирлый:

Җилләр хәбәр итәр ераклардан

Туган якка минем кайтасымны

Сагындым .мин гүзәл Апасымны.

Сагындым мин .моңсу каеннарны—

Алар көтә минем кайтасымны.

Болын-Балыкчы

Болын-Балыкчы авылы Апае районында, район үзәге Апае авылыннан 8 чакрымда. Карагун тимер юл станциясеннән—6. Тәтештән 44 чакрым ераклыкта урнашкан

Авыл тарихи белешмәләрдә искә алына.

Д.А.Корсаков белешмәсендә (XVIII йөз) күрсәтелгәнчә, авылда 21 бер хуҗалыклы (однодворцы). 112 йомышлы. 4 керәшен татары көн күргән Авыл күл буена урнашкан. 1898 елгы белешмәдә Болын-Балыкчы авылында 1180 татар һәм рус кешесе яши дип искәртелә. Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда. Болын- Балыкчы авылы халкы күршедәге Югары Ындырчы. Шәм-Балыкчы. Кормаш. Үтәмеш. Түбән Биябаш авыллары белән бергәләшеп, июнь ахырында Кызыл яр жыенын бәйрәм иткән.

Олылар Болын-Балыкчы авылы оешуын болай сөйли Авыл оешасы урында күл. анын янында болынлык булган Шул болынлыкка балыкчы бабай килеп утырган.

Авыл уртасындагы күл хәзер нык саеккан, хәтта бетү алдында. Кар суы күп булган елларда ул Зөя суы белән тоташа. Элек ул һәр елны яз көне Зөя белән бер­гә тулып аккан һәм ана Зөядән төрле балыклар кереп калган 1970 елларда күлне казып һәм чистартып та караганнар. Чишмәсен тапмаганнармы. каплаганнармы, күлнен суы бөтенләй бетәр кебек. Хәзерге вакытта анын тирә-ягына тоташ тал агачлары үскән.

Авыл янында елга, чишмә, сазлыклар җитәрлек: Әбүбәкер бабай ермагы. Мәрҗән чишмәсе, Сәгыйть сазы. Олы саз һ.б.

Авылнын тирә-ягын төрле яктан урманнар чолгап алган. Авыл янында гына нарат урманы. Моннан тыш тагын Шомбыт. Зөя урманын атарга мөмкин

Дәвеш

Дәвеш авылы Апае районында, район үзәге Апае авылыннан 12 чакрымда, Кильдураз тимер юл станциясеннән—4, Тәтештән 45 чакрым ераклыкта урнашкан.

Дәвеш тарихи белешмәләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә телгә алына Дәвеш авылы янында элек борынгы шәһәрлек хәрабәләре булуын С М Шпилевский билгеләп калдырган (1877. 495—496). XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д.А. Корсаков белешмәсендә Дәвеш авылы да теркәлгән Анда барлыгы 60 йомыш­лы һәм 14 керәшен татары көн иткән К П Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә. Дәвеш авылында 807 татар кешесе яшәгән

Наҗия апа Борһанова мәгълүматларына караганда. Дәвеш авылы халкы июнь башында Колгына. Коштавыл һәм Кара Борнаш белән бергә Юа. Юалык җыенын бәйрәм иткән Дәвешнең өч ягында урманнар сузылган Якында гына бормалана- бормалана Зөя елгасы ага Зөянен ун як ярында бер-бер артлы калкулыклар, кечкенә генә таулар тезелеп киткән Авылнын көнчыгыш өлешендә Бола суы Зоягә кушыла Авыл янында Үле Бола елгасы бар Бу елга 1940 елларда тимер юл салынганнан соң, Бола суынын агышы үзгәргәч барлыкка килгән

Заманасында авыл урынында урман булганлыкны ышна атамалары раслый Ышна басулары бабаларыбыз тарафыннан урманнан чистартылып ясалган Сәйдәш ышнасы. Шаһи бабай ышнасы

 

Кыр уртасында Мәмәт чардуганы бар. Ул изге урыннардан санала. Анда Мәмәт исемле кеше күмелгән. Яңгыр озак яумый торса, өлкәннәр шунда барып янгыр сорый, дога укыйлар.

Республикабыз авыллары яннарында «Кыз тавы», «Кызлар уйный торган җир», «Кыз каласы», «Кала тау» дип йөртелә торган урыннар байтак. Шактый еракларга билгеле булган, барлыкка килүе турында халык телендә төрлечә сөйләнә торган «Кыз тавы»нын берсе Дәвеш кырыендагы калкулыкта урнашкан. Әлеге атаманын легендасы бар. Аның турында «Гыйса улы Әмәт» дип аталган риваятьтә сөйләнә. Аның кыскача эчтәлеге болай. Жанибәк ханның тугыз ир баласы була. Унынчы баласын да ул ир бала дип көтә. Кыз туса, хатыны Тайдулла ханымга баланы үтерергә әмер биреп, ауга китә. Унынчы бала булып кыз бала дөньяга килә. Хан хатыны бу баланы үтерми, ә олы улына тәрбиягә җибәрә. Кыз үсеп җиткәч аны Гыйса улы Әмәт алып кача. «Зөя тамагына барып, Идел якасында торды. Имди аны «Кыз тавы» диләр»,—дип языла бу риваятьтә.

Дәүләки

Дәүләки авылы Апае районында, район үзәге Апае авылыннан 15 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Биештән—4, Каратун тимер юл станциясеннән—3, Тәтештән 51 чакрым ераклыкта урнашкан.

Казан ханлыгы чорындагы авылларны исәпкә алган исемлектә Дәүләки авылы да теркәлгән. Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, Дәүләки авылында 3 дворовый татар кешесе, Иске Дәүләкидә йомышлы 33 татар, 2 керәшен татары, Яна Дәүләкидә йомышлы 42 татар, 11керәшен татары көн иткән. А.Артемьев бастырып чыгарган, 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Чирмешән ярына утырган Иске Дәүләки авылының 74 хуҗалыгында 221 ир-ат һәм 243 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Яңа Дәүләкинең 17 хуҗалыгында 77 ир-ат, 69 хатын-кыз яшәгән. К П.Берстель белешмәсендә Дәүләки авылында 1003 татар яшәгәнлеге әйтелә. Дәүләки авылы янында археологлар соңгы Болгар—Алтын Урда чюрына нисбәтле табылдык әйберләр билгеләгәннәр.

Олылар авыл оешу турында болай сөйли.

Авыл башта тау башына утырган булган. Ләкин тора-бара монда яшәү кыенлашкан. Авылга зур урман якын булган. Мал-туарны бүреләр буып киткәләгән. Өстәвенә, авыл янында су булмаган, бер-ике чишмә генә чыккан. Киңәшләшкәннәр дә, су буена килеп утырганнар. Чирмешән елгасы буена иң беренче Дәүләки исемле бай кеше йорт сала һәм көн итә башлый. Аның артыннан башка кешеләр дә килеп нигез коралар. Иске авыл урынында бары тик зират кына торып калган. Халык яна урынны ярата һәм монда рәхәтләнеп көн итә башлый. Дәүләки исеменә нисбәтле рәвештә авылга Дәүләки исеме бирелгән.

Авылның элекке урынын халык Югары авыл дип йөртә. Андагы борынгы зират койма белән уратып алынган. Борынгы ташлары да бар. Халык бу зиратны Изгеләр зираты дип йөртә.

1943 елның декабрендә авыл халкы фронтка җибәрү өчен 83 пар оекбаш, 97 пар бияләй һ б. киемнәрне район комиссиясенә тапшыра.

Дәүләки авылы Апае районының матур табигатьле кочагына утырган. Аны төрле яктан урманнар, кырлар, елгалар, калкулыклар уратып алган Авылнын нәкъ уртасыннан текә ярлы, мул сулы Чирмешән елгасы агып үтә.

Авылнын көньягында Бола суы колхоз басуларын «Ялкын» колхозы басуларыннан аерып тора. Бола суы Зөягә килеп кушыла. Авылның төньягыннан көньяк-көнбатышка таба ике яклап яшеллеккә төренгән тимер юл сузылып китә. Бу юлдан беренче тапкыр 1943 елның I сентябрендә поездлар йөри башлаган

Дәвамы киләсе саннарда.