Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖӘЯҮЛЕ ТАТАР

 

1 бүлек

«Кайчандыр монда нинди матур сиреньнәр бар иде!»—дип уйлады Исламов. Ул, моңсуланып, кичке эңгердә караңгыланып калган бакчага күз ташлады. Шәп тактадан сугылган, кырыйлары буй-буй тимер белән читләнгән нык, биек койма янына якынрак килергә теләге булса да кире уйлады. «Нәрсә кирәк?»—дигән усал тавыш ишетелер, йә булмаса, тимер чылбырын зыңлатып, алагаем зур эт капкага ташланыр күк тоелды.

Ә шулай да бакчага күз саласы, соры күзле ябык кызчыкның тавышын ишетәсе килде. Аның сагыш белән: «Май аенда бигрәк иртә яктыра»,—дип әйтеп куйганын, үзенә генә мәгълүм ниндидер сер өчен гаепле елмаеп, бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен кайнар учы белән сыпырып төшергәнен күз алдына китерде. Бу ел фасылы аңа бер-бер күңелсез вакыйганы хәтерләтте булса кирәк, кыз, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, читкә борылды. Аннары капыл гына: «Мин сина букет өзәм, сирень чәчәкләре мине исеңә төшереп торсын,—диде. —Бүген якшәмбе, без бик озак—көн буе күрешмәячәкбез, май аенда бик соң караңгылана бит...»,—дип тә өстәде.

Исламов бәхетле иде, шуңа кызның сәер сагышка бирелүен аңлап җиткермәде....

Сөйкемле, ягымлы Натальяның юраганы юш килде. Сирень очраттымы, сагышлы елмаеп, ул күз алдына килеп баса. Тик шунысы кызганыч: Гаяз йөргән якларда бу чәчәкләр сирәк очрый, өстәвенә, әйләнеп карарга да өлгермисен, куак инде чәчәген коеп бетергән була.

Йорт, капка-койма өр-янадан эшләнгән, иркен, уңайлы, ниндидер купшылык та бар. Күренеп тора: үзгәлек—архитектурасында, җирле халык алай төземи Коймасын гына кара—әйләнә-тирәдә бар да буяулы, ә моңа морилка өстеннән лак йөгертелгән. Матур, ел саен яңартып торуы да ансат.

Тик Гаязның башында «Сирень һаман да үсә микән?..»—дигән сорау бөтерелде. Ай-һай, кайчандыр бакча тутырып, таралып үскән сирень нык куллы яңа хуҗага ошады микән?

Шакыргамы? Бәлки сорашыргадыр? Тик нәрсә турында? Ул Натальяның монда яшәмәвен белә. Ә кызның әти-әниләре мондый зур хуҗалыкны тоту яшеннән узган.

Хәтерендә: Натальяның әтисе—ул елларда бистәдә бердәнбер баянчы— туйлардан, бәйрәмнәрдән кайтып керми иде. Күңел ачу мәҗлесләрендә ул күзгә күренеп яшәрә, бөркеткә әверелә. Аның трофей аккордеоны халыкны җырлатты да, елатты да, ул башкарган көйләр Күлленең берничә буынын үстереп таратты.

Әйе, буыннар... Алар берсен-берсе алмаштыра. Күлледә хәзер Гаяз Исламовны хәтерләүче бар микән? Дус-ишләре күптән, ныгып та җитмәгән канатлары белән төрле якларга сибелделәр. Җитлегергә ашыккан күңелне җилкендерү өчен, гәҗиттә басылган бер юл җитте—бар да зур төзелешләргә агылды. Ни заводы, ни фабрикасы булмаган Күлле һәр кешесен эшле итә алмады: шуңа алар киткән якларда тормыш бөтенләй үзгә, бистәнекенә охшамагандыр кебек тоелды.

Шулай итеп, тормыш аларны аерды, төрлесен төрле тарафка ташлады. Гаяз да күбесенең исемнәрен, йөзләрен онытты, хәтереннән җуйды...

Элегрәк, әле яшьрәк чагында, Гаяз, кайткач су буйларына төшә, танцыга бара иде. Кечерәк бистәләрдә, шәһәрдәге кебек, яшькә игътибар итү юк, паркта үтә торган танцы кичәләренә гаиләлеләр дә яратып йөрделәр. Ә хәзер кырыкны узып барганда, Күлленен үзәк урамында, сине танып, очратуына куанучы юк. Куану дисең тагы, кайсы көнне «исәнме» сүзен дә ишетмисең.

Авыр сумка тоткан берәр тулы гәүдәле хатын, юлында очрап, күз ташласа, кич буе: «Кем иде соң ул?» дип газапланасың. Исеңә төшерә калсаң: «Электәге шаян-шук җырчы кызга ни булган?!»—дип шаккатасың. Үзендә яшьлегеңне онытмаган чуар таплы иске көзгегә күз саласың һәм күңелеңне күгәрмәкче булып: «Әле кояш баемаган»,—дигән буласың.

Борчылырга сәбәп юк сыман, әмма атна була инде—Гаязның күңелен сагыш кимерә. Әнисе дә сизенде, ахры, тик әлегә сүз катмады. Бәлки, улының сагышы якты икәнен чамалагандыр, анда, зур шәһәрдә, тыны кысыладыр, яшьлеген искә алырга вакыты да юктыр, әйдә, бер бушансын, дидер.

Көндәгечә әнисе аны капка төбендә каршы алды.

—Әни, Козыревларның сиреньнәрен хәтерлисеңме?—дип сорады Гаяз. Ул әле уйлары белән еракта калган теге май көнендә иде.

— Ничек инде хәтерләмим, улым, хәтерлим, билгеле. Игътибар итмәдеңмени, безнең ишегалдында да сирень үсә бит. Әти-әнисе вафат булганнан соң, Наталья иске өйләрен сатарга кайтты, шунда безгә берничә үсенте китерде, әгәр үсеп китсәләр, истәлегем булыр,—диде.

—Барысы да тамырландымы?—дип сорады Исламов.

—Әйе. Башкалар да үсентеләрне миннән алалар. Сорты белән кызыксынгач, баштарак шаяртып: «Наталья» дигән идем, ә хәзер куанып туялмыйм. Ник дигәндә, бездә башка сортлар төпләнә алмый.

—Димәк, Наталья үзе турында истәлек калдырган.—Әллә әйтте, әллә сорады Гаяз—аңлашылмады.

Әнисе җавап кайтармады, аның күз карашы караңгыга—чәчәктә утырган сиреньнәр ягына төбәлгән иде. Ишегалдында корылган табын янында бик озак, күктә йолдызлар кабынганчы утырдылар, аннары Гаяз үз бүлмәсенә юнәлде.

Күлледә яшәүчеләрнең күпчелеге кебек, Исламовлар да өйләрен өр-яңадан торгыздылар. Соңгы егерме елда, һава шартлары уңай килгәнгә, күрше районнарны көнләштереп, аларда уңыш югары булды . Гаязның әтисе Нури абый исә районда гына түгел, өлкәдә танылган комбайнчы иде.Уңыш иң мул елны, урак өстендә, анын портретын үзәктә чыга торган гәҗитнең
«Россия алдынгылары» 
рубрикасында бастырдылар. Ә көзен ВДНХга чакырып, исемле «Волга» белән бүләкләделәр. Дөрес, машина алар өчен атлә ни зур яналык булмады. Гаяз үзен-үзе белгәннән бирле, алар ишегалдында һәрвакыт нинди дә булса ватык — «Эмка» йә «Победа», кайчакларда трофей «Мерседес» торды. Әтисе тирә-юньдә билгеле механик булганга, хәтта шәһәрдән дә ярдәм һәм кинәш сорап киләләр иде. Күлленен бар техникасы диярлек әтисенен кулы аша узган. Кем белә: шуңа вакытында чәчелгәндер, урылгандыр, тирә-якта Күлле—укышка бай як дип танылгандыр.

Гаяз үзе дә әтисе янында комбайнда эшләде, гаилә бюджетын калынайтуда аның да өлеше керде—бишенче класстан штурвал артында булды. Студент еллары еракта, Омскида үтте.Иптәшләре каникулда Казакъстанга,  чирәм җирләргә киткәндә, ул туган ягына кайтты, чөнки комсомолның җирле райкомы кече Исламовны үзләренә билгеләүләрен үтенеп, институтка ел саен чакыру җибәрде Укуын тәмамлаганнан соң,  әтисе улын үз якларына кайтырга үгетләде. Оренбург төзүчеләрне колач җәеп каршы алса да, Гаяз, төрле сәбәпләр табып, әтисенең  үтенечен кире какты. Аның яшендәгеләр өлкәннәр ышыгына түгел, ил-җир күрергә, үзләрен күрсәтергә дип ераккарак юл алдылар.

Ул әтисен ихтирам итте. Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып, рейхстаг стенасына үзенеке белән янәшә батырларча һәлак булган өч кече туганы өчен дә Исламовлар фамилиясен дүрт тапкыр сырлаган кеше бит ул Нури абый! Тыныч тормышта да өлкән Исламовның тырыш хезмәте орденнар белән бәяләнде. Партия сафларында тормаса да,  күп еллар өлкә советына депутат булып сайлануы белән горурланды.

Исламовлар өендә хезмәт төбе хөрмәт икәнен белеп үстеләр, шуңадыр Гаяз, мәктәптә укыганда ук, үз алдына беренче орденын утыз яшендә алырга дигән максат куйды.

—Кара син аны, утыз яшендә орден, имеш,—дип көлемсерәде Гаяз, үткәннәрне искә төшереп. —Курсташлардан Силкинга гына насыйп булды ул.

Әнисе, бүлмәгә кереп, анын белән янәшә, диванга утырды.

—Комачауламадыммы, улым?

—Юк, әни, янымда утыр әле.

—Әтиеңне күмәргә кайткач, синең белән рәтләп сөйләшеп тә булмады. Берни хәтерләмим, ничек түзгәнмендер ул көннәрдә. Әмма йөрәгем синең өчен бик өзгәләнде: бик борчылган, алҗыган идең. Күрәсең, баштагы елларда Ташкентта синең хәлләрең ул чаклы шәптән булмагандыр. Син бит хатларыңны да туктаттың, шалтырату да, котлау телеграммалары белән генә чикләндең. Аллага шөкер, хәзер бар да башкача кебек. Әнә, кыз туганнарың, бигрәк тә безнең Күлле кыланчыгы—кечесе нәрсә ди: «Ниһаять, башкала безнең абыйны юнып шомартты, костюм-күлмәкләре инә-җептән чыккан кебек...»

Фәридә белән Халияр,  син киткәч, бар кием-салымыңны таманлап карадылар. Аһ та уһ килделәр: -Фирма' Чын фирма!»—диештеләр. «Нәрсә соң ул фирма?»—дип сорыйм—көләләр генә. «Әни, син карт инде, барыбер аңламыйсың?—диләр. —Менә безнең Гаяз, янәсе, бу өлкәдә белгеч, бар да искиткеч—иң югары дәрәҗәдә. Ә миңа барыбер: бармы ул фирма синдә, юкмы, иң мөһиме—таза-сау, шат күңелле бул. Шулай да балаларның синен турыла җылы итеп сөйләүләрен ишетү рәхәт. Хәзер бит әнә кешегә бәһа бирү үзгәрде, кайберәүләр белән санлашып та тормыйлар. Менә шулар турында әйтәсем килгән иде,  улым. Рәхмәт, кайтуың белән сөендердең. Синнән, нәкъ әтиен кебек, әллә ни алып булмый, икегез дә аз сүзлеләр. Ярар, сине артык йөдәтмим. Теләсәң, үзен сөйләрсең, югыйсә, Ташкенттагы тормышың турында берни белмим». Әнисе, диваннан күтәрелеп, бау белән бәйләнгән төенчек алып килде. «Яңа өйгә күчкәндә, синең барлык иске
кәгазьләреңне, фотография, хатларыңны җыеп куйдым. Теге вакытта, әтиеңне хирләгәндә, алар турында уйларлык ара булмады; ал, кара, бәлки арасында кирәклеләре бардыр...

Әнисе чыгып киткәч, Гаяз күзе белән иркен бүлмәне айкап чыкты. Өй, уңайлы булсын дип, уйлап төзелгән: суның кайнары да, салкыны да агып тора, пар белән җылытыла. Җылыту системасы бик хәйләкәр—инженер була торып Гаяз да аңлап бетерә алмады. Әтисе, үзе әйтмешли, андый нәрсәләргә һәвәс иде. Йорт ике биеклектә төзелгән, Нури абыйга, нигезгә салу өчен, күршеләрен генә түгел, бар Күллене шаккатырырлык балчык ташырга туры килде. Өлкән Исламов, мыек астыннан гына көлеп: «Сабыр итегез, күрерсез, шәп өй булачак»,—дип йөрде. Ярты Европаны җәяүләп үткән Нури абый, крестьян һәм хуҗа буларак, тормыш-көнкүреш өчен ничек файдалы икәнен аңлап, акыл белән эш итә белде. Шуңа күрә мөмкинлек туу белән, ашыкмыйча гына төзү эшләрен башлап җибәрде. Күршеләреннән аермалы буларак, Исламовларда гына шундый иркен, чиста ишегалды: анда авыл җиренә хас тыгызлап торган бернинди артык корылма—мунча, сарай ишеләрне күрмәссең. Барлык ярдәмче биналар бетонланган идән асты (анда Нури абый элекке гадәт буенча елгадан бер машина шакмаклап киселгән үтә күренмәле боз алып кайтып сала ) белән бергә йортның аскы ниргәсенә урнашкан иде. Бу кайтуында Гаяз йортны янабаштан карап чыкты. Ике ел элек кайтканында өч кенә кич кунарга туры килде. Хәер, ул вакытта өй кайгысы идемени... Бар уе әтисе турында булды. Ул әтисен ярата иде, бары тик бөтенләйгә югалткач кына, соңгы вакытларда аның белән бик аз аралашканын аңлап уфтанды. Кая инде аралашу—ул аннан ераклашканнан-ераклаша гына барды. Һәм хәзер өйгә таң калып ихлас күңеленнән соклану кичергәндә, кайсыдыр сенлесе уйлаганча, йорт Гаязны варис буларак та, бәясе-хакы ягыннан да кызыксындырмады. Юк, варислык турында уена да кертмәде, чөнки акылы һәм йөрәге белән шуны тойды: ул ата йорты өчен инде өзелгән кисәк, ул монда бернәрсәгә дә дәгъва кыла алмый. Сирәк-мирәк кенә кунакка, йә булмаса ял вакытларын әтисе махсус улы өчен тәрәзәләрен бакчага каратып салган бүлмәсендә үткәрәм дип кайтса гына инде.

Өйгә соклануы һәм аны яшермәве—әтисенә, аның зирәклегенә, ныклыгына, алтын кулларына соклануы икәнен, соңлап булса да аның белән аралашуын сенлесе каян аңласын инде? Үзе турында түгел, инде нәселе, аннан сон нәрсә калачагы хакында уйлар яшькә җиткәч, ул үзен әтисе һәм анын буыны белән чагыштырды. Һәм тирән ышаныч белән кабатлады: «Әйе, нык буын». Без, тыйнак кына акчага лаеклы ялга китүчеләр белән янәшә яшәүчеләр, бу турыда уйланырга, соңга калмыйча аларга тиешлесен бирергә бурычлыбыз.

Ир кеше агач утыртырга, өй салырга һәм ир малай үстерергә тиеш, диләр. Бу бик күп тә, аз да сыман: әтиләр буыны авыр сугыш елларын кичеп һәм җимерелгән илне аякка бастырып кына калмады—алар балаларын тәрбияләп кеше итте. Ә еллары соң нинди иде, Ходай күрсәтмәсен...

Нури абый улыннан башка өч кыз карап үстерде, барысын да аякка бастырды. Гаязны югары белемле итте, кызларын кияүгә бирде. Тик, ни кызганыч, бик теләсә дә улынын туен гына күрә алмады.

Йортын да ул кемнедер көнләштерү уе, йә булмаса кешедән аерылып тору максаты белән түгел, бары тик Гаяз кайтыр да барыбыз бергә яшәрбез дип җиткергән иде. Эшкә беренчеләрдән булып тотынучыларга һәрвакыт авыр—аның әтисенә дә төзелеш барышында күпме мыскылны ишетергә туры килде. «Ә менә хәзер,—ди әнисе,—кемдер төзергә тотынганчы, иң әүвәл безгә килә, карый, кайберләре хәтта планын да сызгалап ала...»

Колхозда да әтисеннән соң дипломлы механиклар берсе артыннан берсе алмашынып кына торды. Бар да: «Ә менә Исламов вакытында...»—дип, бик еш искә алалар. Әлбәттә, яхшы яктан искә алалар. Менә агачны гына алыйк...

Исламовларның бакчасы башкаларныкы кебек. Ә бит дала җиле исеп торган кырый җирдә бакча үстерү жинелләрдән түгел. Үз гомерендә Нури абый өч тапкыр курортка барды. Өчесендә дә Цхалтубога. Дөрес, өлкән Исламовка юлламаны сайлап алырга тәкъдим итүче дә булмады. Нури абый үзе дә вакчылланып маташмады: биш елга бер тапкыр ияләшкән курортка юл тотты. Ерак җирләрдән, һичшиксез, гаҗәеп искитмәле яңа үсентеләр алып кайта иде. Кызганыч, тропик өлкәләрдә үсә торган наъты үсентеләрнең күбесе кырыс табигатьле. Күлледә тамыр җәя алмадылар. Ләкин зәңгәр чыршы, барысының да тырышлыгы нәтиҗәседерме, сабый баланы карагандай тәрбияли торгач, яна җирне үз итте—күтәрелде.

Әнә, әле дә Исламовлар ишегалдында, күрше балаларын сөендереп. Яңа елга чыршы-матурны бизәп куялар.

Үз тормышын әтисенеке белән күпме чагыштырмасын—Гаяз файдасына булып чыкмый. Ә бит вакыт таулар артында түгел, нәтиҗәләр ясар чак җиткәч, «әле барысы да алда, өлгерермен» дигән коткару кагыйдәсе дә ярдәм итә алмас. Шуңадырмы,соңгы араларда аны бик еш кына бер уй эзәрлекли: соңармадыммы?

Тыгыз Европада Исламовлар нәселе күмелгән, өсләрен төрле үлән каплаган каберләр вакыт үтү белән югалгандыр, йә сукалап ташлангандыр. Менә әтисе дә китеп барды инде, Исламовлардан син берүзең калдың! Кайда син салган йорт? Син утырткан чыршы? Әгәр әтисе исән булса, мөгаен, түзә алмас, сорар иде: ничек яшисен, улым? Ни өчен синдә үз ыруын өчен горурлану дигән нәрсә юк? Үзеңнән сон ни калдырасың? Сүз дә юк, без гасырлар буе нәсел-нәсәпләре өйрәнелгән граф та, кенәз дә, дворяннар да түгел, ләкин без сиңа гомер биргән, исем куйган, зиһеннән өлеш чыгарган. Гомер кешегә җирдә тормыш итәргә, нәсел-ыруыңны дәвам итү өчен бирелә. Әйе, әтисе сорар иде... Ә ни дип җавап бирергә?..

Ул кичтә Исламовны җанын кимерә торган әнә шундый уйлар чорнап алды, йокы эленгән күзләре йомылганда да: «Әти җирдә үз эзен, кешеләр күңелендә яхшы истәлекләр калдырырга өлгерде. Ә мин?»—дигән уй эзәрлекләде.

Иртән соң гына уянды, тик күнелне тырнап торган борчу һаман да үтмәде. Бакча ягындагы ачык тәрәзә янына килеп сөялде. Әле кояш бик югары күтәрелмәсә дә, күңелгә ятышлы иртәнге җиләслек юкка чыккан инде: эссе көн көтелә, күрәсең. Өендә,Ташкентта, иртәнге күнегүләр урынына ул йөгерә иде. Ләкин монда, вакыты һәм теләге булуга карамастан, нигәдер кыймады. Иртән спорт костюмы киеп урам буйлап йөгергән өлкән кешене күреп. Күлле халкы «Эшсезлектән маена чыдый алмый?—дияр иде. Менә шул тоткарлады, ахрысы...

Такталардан корылган җәйге коену бүлмәсендә кичтән тутырып калдырылган бактан талгын су алып, Гаяз өстенә койды һәм, ниһаять, иртәдән биләгән тынгысызлык, июль аеның җиңел болытлары кебек таралып, юкка чыкты.

Ишегалдында аны самавыр көтеп тора, торбасы янында ятса да,  күмере сүнмәгәнгә, ул әкрен генә гөҗли иде әле. Гаяз бала чагында бу иске бакыр самавыр парында чиле-пешле итеп йомыркалар пешергәннәрен, аларны бик яратканын исенә төшерде, аның үзенә генә хас тәмен тойгандай булды.

—Хәерле иртә, улым. Иртәнге аш әзер. Кояш бүген бигрәк нык кыздыра, әйдә, өстәлне алмагач төбенә күчерик әле.

Иртәнге аш вакытында ул әнисеннән Халиярнынң кем булып эшләвен сорады. Әнисе, ниндидер килешмәгән эштән араланырга теләгәндәй, кулын селтәде:

—И-и, жакяй!

Гаяз җентекләбрәк сорашуның мәгънәсе юклыгын абайлады. Кече сенлесенең ире ни белән шөгыльләнә—төшенеп җитмәде. Кем соң ул жакяй?

Ике кияүләре урыс булганга, өйдә татар теле белән урыс теле бер үк хокукта йөрсәләр дә, әнисе бу юлы. нигәдер, русчага күчте. Ул, тырыша- тырмаша, туган телендә бу сүзнең нәрсә аңлатканын исенә төшерергә маташты, әмма ни кызганыч, соңгы елларда онытыла бара икән шул ана теле.

Яңгырашы буенча ул «кәҗә» сүзен хәтерләткән шикелле, тик әнисе нәкъ менә шул мәгънәне күздә тоткан дип ышана алмады.

«И-и, кәҗә!..» Нишлисең, заман таләпләреннән чыгып караганда, Халиярдан көтәргә бик мөмкин, охшаган аңа, охшаган. Тик әнисе ни әйтергә теләде соң? Татар телендә андый жаргон сүзләр юк, бигрәк тә гади авыл сөйләшендә. Ә бәлки заманга яраклашып ниндидер модага иярүдер? Гаяз астан гына әнисенә күз салды һәм инде менә ничә елга беренче мәртәбәдер рәхәтләнеп көлеп җибәрде. «Әх, кәҗә!..»

Озакламый сеңлесе килде. Капка төбендә почта тартмасыннан гәҗитләр алып торган Гаяз аннан:

—Фәридә, ирен Халияр кем булып эшли ?—дип сорады. Аны бу сорау шул тикле кызыксындырды ки, ул үзе сенлесен эзләп барырга җыенган иде инде.

—Жокей!—дип җавап бирде ул, горурланып. Кыска буйлы ябык хатын бу мәлдә өлкән класс укучысына охшап калды, тик чәчләрендә купшы бантиклар гына җитешми иде.

— Нәрсә, сездә ипподром ачтылармыни?—дип гаҗәпләнде Гаяз.

—Фу! —Җирәнгәндәй, матур йөзен чытып куйды сеңлесе. Әйтерсең пөхтә,чиста ирен күбеккә баткан ат өстендә күрде —Юк инде, юк. Нинди ипподром? Ул—диск-жокей . Аңлыйсыңмы—диск-жокей. Фәридә, балкып, җилле һәм шул ук вакытта бик нәфис хәрәкәт белән кулын өскә күтәреп бер адым алга атлады. Ул яктырткычның көчле нурлары астында калган кебек тоелды. Аның «жакяе» үзенен чыгышын шулай башлап, шулай тәмамлый торгандыр, күрәсең.

—Йә Аллам, Күлледә сезгә дискотека гына җитми торгандыр. Акылдан шашу монда да килеп орынган икән — Гаязнын йөрәге кысылып куйды.

—Кара-кара, күпсенүче табылган!—дип ташланды аңа сеңлесе. Ул, күз ачып йомганчы, матур ерткыч кошка охшап калды, мөгаен, аннан начар актриса чыкмас иде. —Ташкентында—ресторан, бар, театрлар, ә безгә, димәк, ярамый!

Иртәнге аш вакытындагы кебек, Гаязның кычкырып көләсе килсә дә, барысын да йөрәгенә якын алган сеңлесенең кәефен бозмас өчен, шаяртып:

—Син хаклы,төнге клублардан башка ничек яшәр идем—белмим,—диде. Беркая барырга җыенмаган булса да урамга чыкты.

Ул өй түрендәге эсседән әлсерәгән аулак бакчалар буеннан бара һәм тавышсыз гына көлеп: «Әх, кәҗә, әх, жакяй...»—дип кабатлый иде.

Вакытны абайламый, шактый ерак китте. Алда, авыл читендә, урман полосасы тимер юлга таба йөгерә. Ул мәктәпкә кергән елны утыртылган полоса урманга әйләнгән. Дөрес, Россия һәм Белоруссиянең ерак почмакларындагы очсыз-кырыйсыз котырып үскән урманнар белән
чагыштырып булмый. Шулай да дала яклары өчен хәйран зур. Җанлыдан-җанлы туа, диләр. Үсмер чагында, әле агачлар күтәрелеп кенә килгәндә, монда карга һәм чыпчыклардан гайре бернинди кош-корт, хайваннар юк иде. Күке тавышы да ишетелми иде бугай. Унынчы класста укыгандамы, кайсыдыр берсе керпе очратуы турында әйткәне хәтерендә, әмма аңа берәү дә ышанмаган иде.

Ә хәзер? Куян, төлке, бүре, бурсык, борындык, хәтта кабан һәм могезлеләр дә бар.Урманга аларны берәү дә җибәрмәгән, югыйсә. Менә сиҢа табышмак, табигать могҗизасы.

Урман да эсседән әлсерәгән төсле. Юл буена калын стена булып баскан агачларның яфраклары иренеп кенә кыштырдап алгалыи; бу яшел дивар иксез-чиксез казакъ далаларының кызу коры җиленнән ышыклап тора. Шундый тынлык, хәтта, кичке җиләс һаваны көтеп, кошларнын чыр-чуы да тынып калган. Гаяз урман эченәрәк атлады һәм матур, чиста аланга килеп чыкты. Аның беркем таптарга өлгермәгән яшел үләне өстенә, спорт курткасын җәеп, җайлап кына утырды.

Ерактан, мөгаен, ике тукталыш чамасы бардыр, поезд тавышы ишетелде. Юк, бу якынлашып килә торган составның дөбердәве түгел, ә чиксез иркенлек һәм тынлыкта эреп югалучы гаҗәеп чиста, тигез кабатланган аваз шикелле. Мондый тавышны кешеләре таралышып урнашкан, очып барган составның алдында уннарча чакрымга сузылган бушлык булган, юл читендә комачау ясарлык гаять зур корылмалар төзелмәгән урыннарда гына ишетергә була.

Бу тавыш кечерәк авылларда яшәгән һәркемнең йөрәгенә килеп кагыла, ачык һәм яшерен хыял-ометләр кузгала, юлнын якынлыгын тойган күңелләр аңлаешсыз, тынгысыз, әмма куанычлы үзгәрешләр көтә.

Зеңгелдәп торган урман тынлыгы, килгән һәм киткән поездларнын тыгыз зур агачлык аша фильтрдан үткән кебек тигез, чиста тавышы Гаязны истәлекләргә этәрде...

Гамьсез балачак, кыюсыз һәм фәкыйрь студент еллары. Күлле кебек кечерәк урыннардан чыкканнарны бик озак—өченче курска кадәр диярлек, колхозчылар дип кенә йөрттеләр. Кайберәүләр бу сүзгә күралмаудан башлап үзләренә генә билгеле булган төсмерләрне туплаган санга сукмау мәгънәсен салсалар, икенчеләре исә, гадәт буенча, начар карашка ияреп кыландылар гына; тик ике очракта да күнелгә искиткеч авыр булды. Әле дә хәтерендә беренче курсны тәмамлап кайткач, ул, ничектер, оялуыннан кызарып, сүзләрне бора-бора, буталчык итеп бу турыда әтисенә сөйләде. Әтисе аны аңлады, игътибар белән улына карады, мыегын сыйпаштыргалап—ачулы һәм нәрсәдәндер канәгать булмаганда гел шулай итә иде,—тыныч кына җавап бирде:

—Бу очракта, улым, сиңа берәү дә ярдәм итә алмас. Егет кешегә, чын егеткә диюем, беркем, беркайчан намусына тия торган сүз әйтмәс. Гади генә әйткәндә, сез әле беркем түгел —һәм бераз сүзсез торганнан соң искәртте:—Туган җир—шәһәрме ул, авылмы, кайсы милләттән булуын— тормышта үз урыныңны табарга комачау итми. Кеше бары тик үзен эше белән генә күрсәтә ала, шуннан чыгып аңа бәһа бирелә.

Нури абый инандырырлык итеп белем, укымышлылык турында сөйләде, кызганычка күрә. Гаяз боларын анык кына хәтерләмәде. Менә хәзер, үзенең яшеннән чыгып, әтисенең нигә улын укытырга, инженер итәргә теләвен аңларга тырышты. Ә ул чакта тырышып, армый-талмый эшләсә дә, шундый ишле гаиләне ( әби-бабасы да исән иде әле) туйдыру җиңелләрдән булмагандыр. Ай-һай, ничек кенә бөтерелергә туры килмәде Нури абыйга! Автомобиль ремонтлау гына түгел, теләсә кайсы һөнәрне үзләштерерсең?

Инде әзер булышчыны—олы улын ерак Омскига биш елга озатканда, аны кешедән ким итмәс өчен кирәк-ярак белән тәэмин иткәндә, үз җилкәсенә тагын күпме йөк алды. Улын укырга җибәргәндә аны бөтенләйгә югалтасын аңлады микән ул? Ә бәлкем, белем эстәү сәяхәтен Мәккәгә хаҗ кылуга тиң күргәндер, аннан гомереңнең соңгы көннәренә кадәр яраклы булган «маңгайда аерым тамга» белән кайталар бит. Әллә аның чордашлары белеме һәм дипломы булмау сәбәпле исерек, тупас, эчкерле, ялкау, йә булмаса карьерага омтылгангамы, әтисе бары тик уку гына кешене кеше итә дигәнгә ышангандыр. Бәлкем, иле һәм халкы алдындагы җаваплылык хисен белем, мәгърифәт белән бәйләп карау аны шуңа этәргәндер?

Үзе дә сизмәстән, Гаязның уйлары бүтән эздән китте. Жаваплылык? Кем җаваплы? Укыганнармы? Аларны укытучылармы? Безнең рәхәт яшәвебез өчен белгечләр барлаучы, билгеләүчеләрме? Уйлар чәчелде, аның вак кисәкчекләре тагын да чәнечкеле, сызлата торган иде—болары инде Гаязның күңел тынычлыгын алды. Менә диск-жокей Халияр—дипломлы агроном, белгечлеге буенча бер ел да эшләмәгән. Аннан соң Фәридә сенлесе—югары белемле юрист, шулай ук гадел хөкем алласы Фемидага бер көн хезмәт итмәгән. Район башкарма комитетының сәркатип кәнәфие аның өчен заманча һәм җайлырак тоелган. Бу исемлекне, таныш-белеш, дус-иптәшләр, күршеләрне санамыйча, якын туганнардан гына төзесәң дә очы-кырые күренмәс иде. Торган җире Ташкентта республиканың ниндидер зур Госплан начальнигында сәркатип булып эшләгән таныш кызы бар иде. Берничә тапкыр танышы һәм аның иптәш кызлары белән Госпланның шәп ашханәсендә тәгам җыярга туры килде. Мондагы чисталык: өстәлләрдә ап- ак эскәтерләр һәм күз явын алырлык тере чәчәкләрдән букетлар—сөйләп бетергесез. Төрледән-төрле, бик тәмле ашамлыклар өчен генә түгел, үзара аралашуның искиткеч булуы белән истә калды ул төшке ашлар. Гаяз— бердәнбер ир-ат—танышының яшь көяз дус хатын-кызлары белән бер компаниядә тукланды. Алар үзара бик күңелле утырдылар: шаярыштылар, акыллы һәм җитди нәрсәләр турында сөйләштеләр, уй-фикерләре нәзберек, әмма алар нәзакәтлелек һәм уен-көлкедән дә мәхрүм түгелләр иде. Кызганнан-кыза барган әңгәмәләр учагына теләсә нинди теманы ыргыт, уты кимемәс, хәтта ялкыны дертләп тә куймас; менә шул дәрәҗәдә барын да аңлый, фикерли иде күз явын алырлык әңгәмәдәшләр.

Ничектер, берара танышына аның дусларына карата соклануын белгерткән иде. Гаяз: кара, янәсе, гади генә сәркатипләр, ә үзләрендә нинди акыл, укымышлылык, тирән белем, кызыксынучанлык һ.б. Тегесе тәкәбберләнми һәм чытлыкланмый гына әйтеп салды:

—Рәнҗетәсең, Исламов. Минем иптәш кызларым барда югары белемле, кайберләре ике дипломга ия, кайсылары аспирантурада укый, чит телләрдә сөйләшә.

Исламовка әллә кызның ачыктан-ачык үз-үзеннән канәгать булуы ошамадымы, әллә инде үзенең сөмсере коелган вакыты туры килдеме, кинәт кызып китте;

—Ә миңа калса, югары белемле кешегә—әле ике диплом белән— сәркатип булу—юл куймаслык хәл. Сезнең хезмәтегезне аз гына да кечерәйтергә, түбәнсетергә теләмим. Әмма сәркатипләр өчен бер айлык курслар җитә дип уйлыйм. Госплан кебек зур оешмада, югары белемле кадрларның ни өчен әзерләнүен белә торып та, аларны сәркатип, машинисткалар итеп тоту—әдәпсезлек кенә түгел, җинаять дип саныйм.

Шунын белән Исламов өчен күңелле төшке ашлар бетте. Бары тик күпмедер вакыттан соң гына, ул дипломга ия кызларның, ашкынып «мөмкинлекләре зур булган» җитәкчеләргә сәркатип булып баруларына
төшенде. Әйе, хезмәт хакы күпмедер. Алла белсен, тик сүз унаенда, яңа гына эшли башлаган укытучы яисә инженерныкыннан калышмыйдыр, ә мөмкинлекләре зур. әлбәттә. Һич югында, шәп кабинет, беренче дәрәҗәдәге ашханә, тораклы булу өмете, сәүдә белән элемтә, тагын ниләрдер.

Бу мәсьәлә Гаязны бик борчыды, түзә алмады—сикереп торды да алан тирәли йөгереп килде. Гаязны күптәннән күзәтеп торган җирән тиенкәй, үртәгәндәй, аның хәрәкәтләрен кабатлады, тик үз уена баткан Исламов кына аны шәйләмәде.

Чираттагы ялына җыенганда, Гаязның бердәнбер теләге—онытылырга иде. Һәрхәлдә, бу сорау аны монда да эзәрлекләр дип һич башына китермәде. Кирәк бит... Хәзер ул анын үзенә генә түгел, бәлки туганнарына, кияү-кызларга да кагыла иде. Юк, өлкән абыйлары буларак, Халиярга да, Фәридәгә дә акыл сатарга, вөҗданнарында казынып, мисаллар китерергә уйламады—барыбер аңламаслар иде. Гаяз үзләренең «төрле телләрдә сойләшүләр-енә төшенде инде Һәм күптән нәтиҗә ясады: күпләр белемне һөнәрле булу, алдагы тормышларына максат кую өчен түгел, ә дәрәҗә, үз-үзен сөю, әти-әниләрнең, балаларның дан-шөһрәт яратуы аркасында ала дип аңларга кирәк икән. Кемнеңдер Халияр белән Фәридәне җәлләп, биш ел институтта укып, үз белгечлекләре буенча эшли алмыйлар дип борчылуына алар бары тик гаҗәпләнер генә иде. Алар фикеренчә, иң мөһиме—дипломнары бар. Дипломлы булу өчен кайда, кем булырга укысаң да ярый. «Медицина, журналистика, консерваториягә ыргылуларын әле ниндидер тышкы сөйкемлелеккә, омтылышка, табигый сәләткә бәйләп, гәрчә бу ялган булса да, аңлатырга була, —дип уйлады Гаяз.—Ә менә «Суүткәргеч һәм канализация» факультетында укучыларның алтмыш проценты тышкы кыяфәтләре белән Софи Лоренның яшь чагыннан аз гына калышмаган чибәр, сылу кызлар булуына ышануы кыен: хыяллары шушымы, ә тормышта аларны канализациядә эш көтә бит!

Кайчакта Гаяз әтисеннән көнләшеп тә куя, депутат буларак, аның трибунадан сөйләү мөмкинлеге булды, җае чыккан саен, ул моннан файдаланды. Кайвакыт, тирән уйланулардан соң, ачыктан-ачык, һәркемгә ишетелерлек итеп, Гаязның да проблемаларны трибунадан игълан итәсе бик килә. Нәрсә турында әйтер иде ул? Нәрсә турында сорар иде? Мөгаен, шул ук Госпланга, кайбер таксопарклардагы эшчеләрнең өчтән бере нигә югары белемле, дигән сорауны куяр иде. Ә сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, гомумтуклану—боларда андыйлар ничә процент?

Югыйсә, кемдер белергә тиеш: кайларда алар—югары белемлеләрнен искиткеч зур армиясе, ел саен кая китеп олагалар алар—югары уку йортларын тәмамлаучылар. Ә бит алалар, һаман кабул итәләр. Әле тагын шуны сорар иде, безгә елның-елында шулкадәрле тел белгечләре, журналистлар, музыкантлар, театр-сәнгать белгечләре кирәк микән? Тагын берничә «нигә?»не яшьләргә һөнәри-техник белем бирүче. Комитетка бирер иде. Билгеле, яшьләрне ГПТУларга чакырып, зур эш эшлиләр, әмма аларның бурычлары институтларга абитуриентлар әзерләү булмаса да, иң беренче итеп, бездән югары уку йортларына туп-туры юл, дип игълан итәләр. Менә шуңа да кичәге «өчле капчыклары», мәктәптән соң берәр ел ГПТУларны «урап», мәрхәмәтле агайлардан тиешле аттестатны алу мөмкинлегенә тиз төшенеп алдылар. Ә аннары инде эшче класс исеменнән бик кыю гына җаннары теләгән уку йортларының ишекләрен каерып ачып керделәр һәм тагын биш ел буе, үзләрен станок артыннан, йә булмаса мартен миче яныннан килгән эшчеләр дип, күкрәкләрен кагып, -койрыкларыннан» котылу өчен сессиядән—сессия!ә кабат имтихан бирергә рөхсәт ала-ала, дипломга кадәр сөйрәлделәр. Ул. мөгаен, тагын
бернәрсәне искәртер иде: бездә белем алу бушлай, ләкин моны укучыларнын шәхси эшләре дип карамаска кирәк, чөнки акча бит дәүләтнен уртак кассасыннан чыга һәм җәмгыять акча нәрсәгә «салынган»ын белергә тиеш: капризлы теләк өченме, әллә ниндидер исәп белән тотыламы? Тик эш акчада гынамы икән? Бүтәнен санарга да вакыт: буйга җиткән кеше биш ел буе эшчәнлек өлкәсеннән читләштерелә, биш ел буена аны җәмгыять, сарыф ителгәнне йөзләтә кайтарыр, дип ашата.
Ә ул институттан туры диск-жокей, сәркатип, официант йә таксистлыкка китсә? Сүз дә юк, бик әйбәт һәм кирәкле һөнәрләр, тик болар өчен халык хисабына биш ел буе дәүләт җилкәсендә югары белем алу кирәкме соң? Кайчан диген тагын: бар коймалар «чакырабыз», «чакырабыз», «чакырабыз» дигән язулар белән чуарланган чакта бит...

Трибунадан ул сораулар биреп кенә калмас, ә соңгы елларда ничек итеп инженерлык һөнәренең югала, дәрәҗәсе төшә баруы турында да сөйләр иде. Мисалны шәхси тәҗрибәсе, үз язмышыннан китерү дә җитә...

Юк, урман Исламовка тынычлык иңдермәде: ял итә, хәл җыя алмады. Киресенчә, тагын да ярсып, җитмәсә, тиенкәйне дә куркытып, шпаллар буйлап кире Күллегә атлады.

Бистәгә җитәрәк, Гаяз соңгы елларда бу хәлләрнең райондагы бик күп комбайнчыларга остаз булган әтисен дә борчыганын исенә төшерде. Бервакыт авыл хуҗалыгы алдынгылары делегациясе составында Нури абый чит илдә булган иде. Анда аларга төрледән-төрле фермалар, сөт комплекслары, катнаш азык заводлары, тавык фермалары күрсәткәннәр. Нигәдер пыяла заводына да алып барганнар. Тыштан әллә ни искитәрлек күренмәгән бу предприятие кул сузымында булгангамы, әллә бик билгеле эшләнмәләр чыгаргангамы—анысын аңлап җиткермәгәннәр. Аларны якты, чиста, тулысынча автоматлаштырылган цехлар буйлап йөрткәндә, бер нәрсәгә игътибар иткәннәр: эшләүчеләр бик аз, һәркайда конвейер системасы, әзер эшләнмәләр әкрен генә чеңләп складларга агылалар. Соңыннан пыяла өрүчеләр янында да булганнар. Менә бу эштә инде вакыт һәм автоматлаштыру әллә ни үзгәреш кертә алмый: монда заводны бар дөньяга таныткан продукция җитештерелә. Тыштан ялтырау, үтә чисталык булмаган анда һәм кирәкмәгән дә.

Әлбәттә, Нури абыйның тылсымчы пыяла өрүчеләр турында ишеткәне булган, ә инде аларны үз күзләрен белән күрү... Мастерларны күзәтеп кенә өлгер: күз ачып йомганчы әкәмәт шарлар, вазалар хасил була, авызыңны гына ачып калма—агып торган сыек пыяла бер мизгелдә салават күпередәй катып та китә. Фокус күрсәтүчеләр, мен дә бер кичә әкияте!

Һәр мастер янында укучысы һәм ярдәмчесе. Алардан башка теләсә кайсы оста-виртоузның эшен күз алдына китереп булмый. Делегатларга аңлатканнар: бу мастер ярдәмчеләренә 14-15 яшь икән. Цехта эссе, корым, сөрем, күлмәкләре тишкәләнгән малайлар арыган күренәләр. Делегация составында үзләрен бик җитди тоткан берничә хатын-кыз булган. Алар бу колхозчылар төркеменә ничек килеп эләккәндер, һич кенә дә авыл хуҗалыгы алдынгыларына охшамаган була алар. Менә шулар Нури абыйның күңелен кайтарган. Бу хатын-кызларны ни пыяла, ни пыяла өрүчеләрнең виртоуз осталыклары кызыксындырмаган—аларны бары тик бер нәрсә борчыган: ничек кенә үзләренен ачык төстәге пальтоларын буямаска! Билгеле инде, танышу тәмамланып фикер алышканда, алар берни әйтә алмаган.

—Бичара балалар, мескен балалар. Карагыз әле, нинди пычрак алар, арыганнар...—дип такмаклаган берсе. Икенчесе аңа кушылган:

—Ә пыяла кайнар, пешәргә дә мөмкин.

—Аллага шөкер, бездә мондый нәрсәләр юк. Хезмәт буенча законнар
каты Унсигез яшь тулганчы андый цехларның бусагасыннан да атлатмыйлар,—дип тәмамлап куйган беренчесе, зур горурлык белән. Нури абый исә аны бүлдергән:

—Мин бернинди куркыныч хәл күрмим. Шушы яшьтә дә өйрәнмәгәч, кайчан тотынырга сон? Ундүрттә берәр мәртәбә артыгын бөгелү гөнаһ түгел. Өлкәннәргә хезмәт күрсәтүнең, белмәгәнне кайтарып сораунын гарьлеге, ояты юк—әле ул яшьтә горурлык комачауламый. Мондый мәктәпнен бәһасе искиткеч, көт тә тор: 5—6 елдан менә дигән мастер чыга алардан, барысын да белә, эшли, күмер кисәген дә яндыра, әзер эшләнмәләрне дә төрәчәкләр. Сүздә түгел, ә эштә үзләштерергә туры килә. Карагыз, ал арны н мастерлары ничек яшьләр—күбесенә әле утызга бик ерак. Ә эшләре—карап туйгысыз.

Эшкә никадәр иртә өйрәтә башлыйсын, шулкадәр яхшы. Ә без үзебезнекеләрне унсигезгә кадәр төрле күрсәтмә-фәрманнар ярдәмендә кайгыртабыз, алар исә укучы булып йөрүләреннән тарсыналар—тагын бер-ике елдан гаилә корып җибәргәннәре дә күп бит. Шуңа да кыска вакытлы укулар белән чикләнәбез, ә аннары инде тамаклар карлыкканчы бәхәсләшәбез: нишләп безнең җитештерелгән әйберләрнең сыйфаты начар, имеш.

— Юк, юк, сез хаклы түгел,—дип ташланган ана хатын-кызлар.—Сез урта гомумбелем бирү сәясәтен бөтенләй аңламыйсыз. Менә сез—депутат, значоклы кеше булсагыз да, бездә балаларның аерым хокукка ия булулары турында берни белмисез!

—Болар бар да коры сүзләр генә,—дип кызып киткән Нури абый.— Сезнеңчә, картлыкны кайсы төркемгә кертергә алайса, ни кызганыч, балачакта да бернинди аерым өстенлеккә ия була алмаган картлыкны? Балачак—озын-озак чак, сүз дә юк, ул истә калырлык үтәргә тиеш, тик безнең бурычыбыз—пионер белән ундүрт яшьлек комсомол арасындагы аерманы күрә белү.

Бәхәс кунак йортына кайткач та дәвам иткән һәм Нури абыйның кызыклы, файдалы сәфәреннән алган тәэссирләрен бозып ташлаган.

...Иртәгесен—шимбә көнне мунча яктылар. Мәшәкате күп булганга, җәй көне сирәк ягалар: елга кул сузымында гына, күрше урамда казна мунчасы, һәркемнең ишегалдында җәйге коену җайланмалары. Инде яңа мунчала берничә тапкыр чабынганы булса да, Гаяз кайту хөрмәтенә ягу сылтавы белән балаларының барысын бергә—бер өстәл артында күрәсе килде әнисенең. Кызлары Гөлфия белән Әлфия бистәнең ике ягында аерым көн күрәләр. Әтиләре исән чакта ук мунча көнне барысы бергә җыелу гадәте кергән иде.Ул көнне әнисе итле-дөгеле бәлеш пешерү өчен камыр куя,  ә әтисе боз салынган баздан салкын кымыз алып менә.

Мунча ягарга олы кияү—Гөлфиянең ире килде. Алексей—озын буйлы яшь кенә ир-егет әтисе белән колхоз мастерскоенда бергә эшләгән иде.  Халияр ойдә иде ( Гаяз аннан файда юклыгын аңлап алган иде инде), әнисе аны кибеткә кирәк-ярак алырга җибәрде, кайткач, ишегалдын җыештырырга кушты.

Кияүләре сүзгә хирыс түгел. Мөгаен, ул мунчаны Нури абый белән бер генә якмагандыр, бу эшне ашыкмыйча, җиренә җиткереп, үзенә генә билгеле тәртиптә башкарды. Гаяз монарчы әтисе башкара торган гадәти, җиңел мәшәкатьләрдә аңа бик теләп булышты.

Алексей аңлатуынча, мунча үзара бер-берсенә туры килми кебек тоелган берничә системаны берләштерә урысныкын, соңгы елларда модага кергән финныкың һәм японныкын. Ул чабына торган бүлмәгә куелган калын стеналы мичкәне күрсәтеп көлемсерәде.

Кияү Гаязга каенатасы гадәткә керткән юыну тәртибен аңлатты. Беренче булып әзер мунчага хатын-кызлар бара, аннары ир-атлар. Алары өстәл әзер булганчы чабыналар. Пилмән һәм бөккәннәрне Нури абый кайнар килеш ярата иде. Ә аннары чәй эчү башлана—йолдызлар калыкканчы, төн уртасы җиткәнче.

Хатын-кызлар балаларын алып, көлә-шаяра, мунчага киткәндә, әниләре йоклар алдыннан гына керәсен әйтеп, никтер, алар белән бергә барудан баш тартты. Моңа аптырамадылар: чөнки Исламовларның мунчалары җылысын бик озак саклый. Кияүләре Федор: «Их, сыра булсын иде»—диюгә, барысы берьюлы нигәдер Халиярга карап куйдылар.—Әһә, сыра табу—Халияр эше икән,—дип ачыклады Гаяз.

—Сыра заводына шактый ерак, велосипед белән сәгатьтән артык барасы, минем дә мунчада парланасым килә,—диде Халияр, каенанасына карап.

Әниләре дәшми генә өйгә кереп китте дә озакламый гараж һәм машина ачкычлары алып чыкты. Халияр аңа таба омтылды. Җир астына кертеп ясалган гараждан әкрен генә әтиләренә ВДНХда тапшырылган теге ак «Волга» килеп чыкты. Гаязнын аны беренче тапкыр күрүе иде әле. Федор түзә алмады: «Искитмәле. .»—дип куйды. Ул Гаязнын монарчы машинаны күрмәгәнен белә: кайтканына атна булса да, ул бер тапкыр да аның белән кызыксынмады, сорашмады: елгага велосипедта бара, ә Күлле буйлап җәяү генә тәпили иде.

—Кайнатай безне—кияүләрен машинасына утырта иде дә җилдәй җитез итеп, кая да булса—елгагамы, урмангамы алып бара иде. Ә хәзер син, Гаяз, иң өлкәнебез буларак, безне Күлле буйлап бер җилдереп кайт әле. Машинаның күптән урам күргәне юк, алайсам кайберәүләр, әнә, Исламовның машинасын кияүләре сатып, акчасын эчеп бетергәнннәр, дип сөйлиләр икән. Без дә әти исән вакыттагы күңелле чакларны искә төшерербез,—дип, Алексей Федор белән Гаязны машина янына чакырды. Халияр теләр-теләмәс кенә руль артыннан торды да ачкычларны сузды.

Федор белән Алексей артка урнаштылар. Халияр исә, машинаны әйләнеп чыгып, Гаяз янәшәсенә утырды һәм, бүртенеп:

—Мин сиңа юлны күрсәтермен,—диде.

—Таптың күрсәтер кеше,—дигән көлү катыш тавышы ишетелде Федорның.

Гаяз машинаны кабызды да салмак кына кузгалып китте. Әнисе капканы ачты һәм пыяласы яртылаш төшерелгән тәрәзәдән күренгән Алексейга кул болгады.

Ни өчендер Гаязның башына: «Алексей, мөгаен, әтинең яраткан кияве булгандыр»,—дигән уй килде һәм, борылып, аңа елмайды.

Халияр заводта озак тоткарланды. Гаяз инде, ала алыр микән—җәй, җитмәсә, бүген шимбә, дип икеләнә башлаган иде.

Әмма Алексей, каенатасына охшатып, мыек астыннан гына елмайды:

—Безнең Күлледә Халияр танылган кеше—диск-жокей, анын күпчелек биючеләре сыра заводында эшлиләр,—диде.—Шуның өстенә Фәридә район башкарма комитеты аша сыра бары—кечкенә генә ресторан ачмакчы була, мөдире, шәт, Халияр буласыдыр. Шуңа ул мондагылар өчен күптән үз кеше.

—Менә сиңа агроном...—Гаяз авызын ачарга да өлгермәде, капкада, кош тоткандай куанып,тартмасы белән сыра күтәргән канәгать чырайлы Халияр күренде.

Әти машинасындагы кыска гына сәяхәт Гаязны кияүләр белән якынлаштырды да куйды.

Шулай да иртәгесен бик күнелле утырылган пилмәнле-бәлешле мунча
арты мәҗлесен искә алганда, Гаяз кыз туганнары тарафыннан ниндидер киеренкелекне сизми калмады. Әниләре менә-менә кабынырга торган талашны, әңгәмәне бик оста гына итеп икенче юнәлешкә—уен-көлкегә борып, туктатып кала алды. Гаязның гаиләсе белән бәйләнеше күптән өзелгән, шуңа әнисенең тел төбен тәгаен аңлап бетермәсә дә,  хәлләр ал да гөл түгел иде—ул моны сизде. Сеңелләрен аңлый алмады. Кызларның артык шау-шусыз балачакларын хәтереннән үткәрде—ул вакытта, яшь аермалары шактый булганга, алар өчен олы абыйлары булды. Мөселман гаиләләрендә өлкәннәр ихтирамга лаек, тик Исламовлар гаиләсендә—үз кагыйдәләре: аларда нәселне дәвам итүче ир-ат. туйдыручыны олылау өстенлек итә. Дөрес, сеңелләре һәрдаим абыйлары күз унында булмады, чөнки ул каникулларда гына кайта алды, өйдә кызлар хуҗа иде. Аның исеме, бигрәк тә студентлык елларында, еш искә алынса да, читтәге абыйлары ничектер хыялда гына яши иде шикелле, шуңадырмы, алар өчен ул хокуксыз зат кебек саналды.

Кайсыдыр минутларда һичбер кинаясыз, маңгаена бәреп, аңардан: нәрсәгә кайттын? нәрсә кирәк сиңа? фамилияңнән башка Исламовлардан нәрсә калды синдә? дип сорарга җыеналар кебек тоелды. Кем белә: бәлки сораулары тагын да кырысрак янгырар иде.

Әмма башына килгән андый уй-фикерләрдән аңа ничектер оят булып китте: «Ничек шулай үземнең кан-кардәшләремнән шикләнә алам? »—дип, уйларын тиз-тиз читкә куды.

«Мин—арыган, йончыган, гомер юлында буталып калган бер шәһәр кешесе—туган йортыма ял итәргә, хәл җыярга кайттым. Әллә нәрсә табуым, нәрсәне югалтуымны айларгадыр? Бәлки ары таба ничек яшәргә дигән сорауга җавап эзләвемдер? Миңа бит инде кырык яшь, ә мин ни агач утыртырга, ни өй салырга, ни ул үстерергә өлгермәдем. Монда кайтып үземне, кардәш-ыруымны барлармын, аңлармын дип уйладым. Мин ниндидер нәсел-нәсәпсез, ботак-тармаксыз агач, йә булмаса өермә үләне түгел—тамырларым монда. Аллага шөкер, әлегә кипмәгән. Күлле дигән авыл,  әйдә, диңгездә бер тамчы булсын, барлык картадан да эзләп табып булмасын, ди—ләкин монда да кешеләр яши һәм алар минем Нури Исламов улы икәнлегемне беләләр һәм юкка гына бу җирдә басып йөрмәвемне аңлыйлардыр, мөгаен»

Үзенең кыз туганнарына Гаязның шуларны җиткерәсе килде, тик берсе дә кешечә сорашасы итмәде, мәкерле, астыртын сораулар, киная-ишарәләр, сүзләргә төреп кадап-чәнчеп алулар...—ничек телисең, шулай анда. Әнисе кызларының ымнарындагы астыртын явызлыкны сизә, тик аларга акыл сатарга кыймый, шуңа да ике арада бәргәләнә: картлык көннәрендә кызлары белән яшисе; һич көтмәгәндә—ә бәлки киресенчәдер—ата-ана йорты бусагасын атлаган улын да читкә тибәрәсе килми иде

Әтиләре исән булсамы! Аһ, ничек соңлап әйтәбез шул без бу шул кадәрле изге җөмләне! Беркемгә беркая, бигрәк тә үз-үзеңнән качасы юк—соңга калып төшенәбез шул.

Төнгелеккә ни сәбәпледер гаражга куелмый калдырылган машина янында бик озак уйланып торды ул. Аны ачык террасадан күзәтеп торган Фәридә, ойдәгеләргә дә ишетелерлек итеп.

—Нәрсә, кадерле абыем, машинага сокланып туялмыйсыңмы? Федя дөрес әйтә: искитмәле, туганыннан да сөйкемлерәк. Ә ир-ат йөрәге өчен— күп тонналы магнит кебек, үзенә тартып тора, әйдә, яшермә, рәхәтләнеп куан, болай да озак түздең...—

«Волга» янында басып торганга карап, Гаяз машинага күз дә салмады— уйлары еракта, үзе турында... Шуңадырмы, ул сеңлесенен ни әйтергә
теләвен башта аңлап җиткермәде, әмма күзе балкып торган бамперга төшкәч, кинәт айнып киткәндәй булды.

Сеңелләренең кичә әйтеп җиткермәгәннәре чылбырга бикләнде. Ул аларның борчылу, ыгы-зыгыларын, ниһаять, аңлап алды: кызлар Гаязны әтиләренең мирасын бүлешергә кайткан, шул исәптән, машинаны да үзенә алыр дип уйлыйлар иде. Шуңа ачулары кабара: алар «Волга» инде «тү-тү» дип белеп, үз-үзләренә урын таба алмыйлар, бертуган абыйларын теләсә нәрсәдә гаепләргә әзер иделәр...

Аның башына килгән беренче уй: «Аллага шөкер, ярый әле бу хәлләрне әти үзе белми»,—булды. Бу фикер аны айнытып җибәрде, сеңелләренең этлекләренә үзләре кебек үк җавап кайтарырлык көч бирде. Төкерә ул машинага! Хәтта ике «Волга» да аңа бәхет китерә алмый: аны хәзер бөтенләй бүтән нәрсә борчый, ә алар моны анларга теләми. Әтисе исән булсамы... Ул, һичшиксез, аңлар иде...

«Сезгә «Волга» тынычлык бирми, алайсам...» Аның башында бәйләнчек уйлар буталды, әмма килеп чыккан каршылыкны шунда ук чишәрлек юньле фикер тумады. Нишләргә? Ишегалдында юаныргамы, әллә аның артыннан калмый бүлмәдән бүлмәгә күзәтеп йөргән сеңелләре белән бер табын артына иртәнге ашка утырыргамы? Янәдән аларның астыртынлык салынган фикерләрен, үпкә-шелтәләрен тыңларга аның сабырлыгы җитмәс, ул үзенен ычкынып китүеннән, тупас сүзләр әйтеп ташлавыннан курыкты. Һәм бу талаш-кычкырыш (бигрәк тә аның аңына барып җитмәслек яшерен, акылга сыймаслык планнар корган сенелкәшләренә кирәк икәнен төшенгән иде инде) әтисе теге дөньяга күчкәннән соң болай да шактый бетерешкән әнисен борчуга салачак. Юк, Гаяз мона юл куймас. Аның аңлавынча, сенелләре бүген китәргә җыенмыйлар иде, ахры. Кинәт Гаязның башында мәшәкатьләрне чишәрлек булмаса да, тегеләрдән көне буена аерылып тора алырлык фикер туды.

Тиз генә үз бүлмәсенә үтте, ашыга-кабалана юл сумкасына ниндидер кирәкле әйберләрен ташлады да кабат машина янына юнәлде.

«Оренбургка барып кайтыйм әле, бераз күнел ачыйм, шунда бер очтан нишләргә икәнен дә хәл итәрмен.» Ул, беркемне дә кисәтеп тормыйча, юлга кузгалды. «Машинага утырып кая югалды дип, баш ватсыннар әле»,—дип уйлады ул һәм бу интектергеч иртәдә беренче мәртәбә үзалдына елмаеп куйды...

Ташкентта аның белән бер подъездда бик аралашучан, гадел, кунакчыл судья яши иде. Үзенең бар буш вакытын ишегалдында үткәрә һәм аның тырышлыгы аркасында йорт каршылары яшеллеккә бай, һәрвакыт каралган булды. Ташкент өчен бу гаҗәп хәл булмаса да. башка йортлардан үзенчәлекле булып, аерылып торды. Йөзем куаклары күләгәсенә поскан өстәлләр янында вакыт-вакыт туйлар, бәйрәмнәр гөрләде. Һәр теләгән кеше ачык һавада пылау яисә башка тәгам әзерләргә ниятләсә, рәхим итсен—өч казан асылган учак әзер иде. Бу инде сиңа газ плитәсендә пешерелгән ризык кына түгел! Боларның барысы да—аларның йорт комитеты рәисе Закирҗан әкәнең бетмәс-төкәнмәс көче, тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Гаяз монда әзергә-бәзер күчеп килде, шуна күрә баштарак бу ялт итеп торган ишегалдының унайлыкларыннан файдаланырга кыенсынды. Көннәрдән бер көнне Закирҗан әкә Гаязны балконда күреп, аны чәй янына чакырды. Менә шул көннән ул судья белән дуслашты. Ә бер якшәмбедә, һичкемне кисәтеп тормастан. вакытлыча корылган мичне сүтеп, янадан салды, казаннар санын дүрткә җиткерде, аларны төрле төстәге кафель белән тышлады. Менә шуннан бирле аны Закирҗан әкәнең ун кулы, ярдәмчесе дип саный башлаулары күңелен күтәреп җибәрде. Ишегалдында эш күп,гомуми ихтыяҗлардан чыгып, Гаязга судья белән бик еш аралашырга туры килде. Кайчакларда Закирҗан әкә эшеннән кәефе кырылып кайта. Шәрык кешеләренә хас юллы ефәк пижамасын киеп, гадәтенчә, кулына корәк йә китмән, күбрәк бакчага су сибәр өчен шланг тотып, ишегалдына чыга. Баштарак ул ыгы-зыгы килә, нидер эшләгәндәй итә. ләкин ахыр чиктә бакчадагы урындыкларның берсенә барып утыра, йә булмаса үзенең яраткан айванына юнәлә. Кулыннан китмәнен ычкындырмый йә шуңа таянып, бик озакка үзенен күңелсез уйларына чума. Әгәр өченче каттагы балконыннан күреп калса, картның йөрәге сау түгеллеген белгән Гаяз шунда ук бар эшләрен читкә куеп, аска йөгерә. Дөрес, ул аны авыр уйларыннан читкә юнәлдерә алмый, тик картка бушанырга кирәк, ә Исламов моны булдыра—тыңларга ярата иде. Судьяны чүп-чар. вак-төяк унышсызлыклар борчымый, карт көнчыгыш халкына хас булганча зирәк, юк-барга исе китми, шуна да аның борчуын Гаяз йөрәгенә якын ала.

—Беләсеңме, Гаяз кадерлем,—дип сөйләп китә судья, ана дулкынланган йөзен борып,—мин бит башкалада тудым, үстем, монда белем алдым. Элек Ташкент хәзерге кебек зур түгел, халкы аз иде, шуңа күпләрне таный идем, алар да мине белгәннәрдер. Кайчандыр бу шәһәрдә иң яшь судьялардан идем. Үз гомеремдә бик җитди эшләр белән шөгыльләндем, хәзер генә, соңгы ун елда, гражданлык эшләрен алып барам. Беләсеңме, мине нәрсә шаккатыра: шушы елларда мирас бүлешү буенча эш проценты кисәк югары сикерде, варислар, ир һәм кыз туганнар, бертуганнар арасында очы-кырые күренмәгән дәгъвалашу бара. Нигә бүген сөмсерем шулкадәр коелган дип уйлыйсыз? Сездән яшермим: мин бүген үзем белгән, аралашкан, хөрмәт иткән кешенен мирасын бүлү эшен алып бардым. Искитәрлек кеше иде.— дип, аның фамилиясен аталы судья, тик Гаяз бу кешене белми иде.

Фикереннән читкәрәк китеп, Закирҗан әкә истәлекләргә бирелде: кеше, вакыт һәм үзе турында, ничектер, бергә үреп сөйләде.

—Беләсеңме,—дип дәвам итте ул, бүгенге көнгә кайтып төшеп,—мин бит аның балаларын да белә идем, кайсыберләре хәтта күз алдымда үсте. Ничек шушы көнгә төштегез, бертуган апагыз белән палас бүлешә алмыйсыз, әтиегезнең алтын кул сәгате сезнен өчен истәлек әйберсе түгел, ә талаш чыганагы!—дим. Хәтта менә шундый вак-төякне дә кешеләрчә бүлешә алмыйлар бит, ә дәгъвалашу өй, машина, дача, зур акчалар өчен барганда ниләр генә кыланмыйлар!? Туган-тумача мирас бүлешкәндә, үзләрен дошманнардан да битәр тоталар. Судка кадәр аларны татулаштырырга тырышмадык дип уйлыйсызмы? Дуслары да, күршеләр, хезмәттәшләр, кардәшләр, мәхәллә дә алар өчен беркем түгел, шул исәптән судья да. Ничә мәртәбәләр мине, фактларга карамыйча, эшне тойгы-кичерешләргә бирелеп алып бара дигән булып кире кактылар Һәрберсе үзен дөрес саный Кайвакыт уйлап та куям: ярый әле мәрхүм—мондый мәкерле ыгы-зыгыны үзе күрми, нишләр иде икән ул моңа охшаш хәлне алдан сиземләсә? Керосин сибеп ут төртер иде микән машинасына, акчаларына, дачасына... Балаларын гомерлек дошман ясаган алка-йөзекләрен төеп, порошок итәр иде микән? Менә нәрсәләр уйга сала мине, кадерле күршекәем.

Вакыт-вакыт судья озаклап тынып тора, мөгаен, авырту йөрәген йөдәткән шул күренешләр кабат аның күз алдына килеп баскандыр. Карт бервакыт, әрнеп, кайбер шундый эшләрдән соң, марафончы кебек биш кило тирәсе авырлыгын югалтуын әйткән иде.

Соңгы тапкыр алар язын—Гаяз китәр алдыннан очраштылар. Бакчада эш муеннан: агачларны кисеп агартырга, виноградларны күгәртергә, койманы буярга кирәк. Эче пошкан Закирҗан әкә кабат Гаязга бушанды.