Логотип Казан Утлары
Публицистика

«САУБУЛЛАШТЫК ТА, БӘХИЛЛӘШТЕК ТӘ...»

9нчы санда Дания Гарәфиева-Шәрипованың «Жеффи һәм Йомшакбикә» дигән язмасын укыгач, миңа бик тә моңсу булып китте. Күренекле галимебез, тарих фәннәре докторы, профессор Җәмил Гыйльманов искә төште (мине аның энесе дип уйлаучылар бар, ләкин без фамилиядәшләр генә). Бер тапкыр Җәмил ага миңа үз башыннан кичкән бер хәлне сөйләде. Сөйләгәндә елады ул. Минем дә күзгә яшь килде. Моннан соң шактый вакыт үтте, егерме ел элек Җәмил ага үзе дә дөнья куйды, истә калганны гына яза алам инде. Дания сеңелгә рәхмәт, язарга форсат чыкты, юкса анысы да бөтенләйгә җуелачак иде бит.

Җәмил Гыйльманов 1945 елгы Япония белән сугышны рота командиры булып төгәлли. Кайтып китәр алдыннан сугышны бергә кичкән аты янына килә (атның исеме онытылган). «Мин китәм бит, аерылабыз инде»,—ди ул. Ат, тавыштагы моннан һәм хуҗасының хәл-халәтеннәндер инде, барын да аңлап ала һәм бик тә моңсу иттереп кешнәп куя. Җәмил абый озаклап анын ял кылларын аралый, башын, муенын, гәүдәсен сыйпый. 15 минутлап бара бу саубуллашу. Ахырдан офицер: «Сау бул! Бәхил бул!»—ди. Чөнки исән хәлдә бүтән очратмаячаклар бит инде. Ат шунда аның җилкәсенә башын сала да, эре-эре яшь тамчылары агызып елый башлый. Җәмил абый да күз-яшь түгеп елый. Җәмил абый китеп баргач, ат бик тә монлы тавыш белән, үксегәндәй итеп кешнәп җибәрә.

Авторның «бу эт белән бу мәче кебек яши алсын иде әле күпләр» дигән сүзе дә уйландыра. Чыннан да, башка җан ияләренә бик тә түбәнсетеп, кимсетеп карыйбыз түгелме? Хис, саф кичерешләр җәһәтеннән алар бездән калышалар микән соң? Ә адәм балаларына хас акыл табигатькә дә, аларның үзләренә дә каза арты каза китереп тора бит. Шул ук Япониядә Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен кешеләре белән бергә кайнар көл-тузанга әйләндергән атом бомбаларын гына искә төшерик әнә.