Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК...

ФӘХРИ НАСРЕТДИНОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Фәхри Насретдиновны узган гасырның илленче еллары башларында ук инде радиодан ишетеп белә башлаган идем. Димәк, аның чишмә суыдай саф, гаҗәеп тавышы бала күңелен дә җәлеп итә алган.

Биш яшемдә мин гармунда, ә өченче сыйныфта укыганда әтиемнең баянында уйный башладым. Шул елларда ук туган хыялым—мәктәпне тәмамлагач Казанга барып, берәр музыка уку йортында укып, профессиональ баянчы булу иде. Ә инде кайчан да булса Фәхри Насретдиновка баянда уйнарга насыйп булыр дигән уй һич кенә дә башыма килмәде. Ләкин язмыш дигән нәрсә кайчакта сиңа бөтенләй уйламаган-көтелмәгән хәлләр дә китереп чыгара икән.

1966нчы елнын көзе иде. Казан музыка училищесының Знче курсында укыган чагым. Ул елларда «Бөек Октябрь революциясе бәйрәме» алдыннан һәрбер оешмада тантаналы кичәләр була торган иде. Безне, училищеның берничә студентын (араларында минем курсташым Вафирә Гыйззәтуллина да бар иде). Опера театры янында гына урнашкан «Стоматология поликлиникасы»на шушындый кичәдә концерт куярга жибәрделәр. Поликлиниканың кечкенә генә залы бар икән, безне шуның янындагы бер бүлмәгә урнаштырдылар. Мин баянымны алып бармакларымны бераз «җылыта» башладым. Бераздан безнең бүлмәгә Фәхри абый килеп кермәсенме! Мин аны театрда һәм телевидениедән күреп таный идем инде, башка студентлар да танып алдылар. Без барыбыз да аягүрә басып анын белән баш иеп исәнләштек. Бу инде безнен өчен, мәгълүм картинадагы кебек, «Явление Христа народу» булды, чөнки беребезнең дә әлегә кадәр аны шулай якыннан күргәне юк иде. Шуннан сон минем төшемә дә кермәгән хәл булды. Фәхри абый яныма килде дә: «Энем, син фәлән-фәлән җырларны беләсеңме?»—дип миңа берничә җырнын исемнәрен әйтте. Бәхетемә, мин ул җырларның барысын да белә идем (радиодан аның җырлавын тыңлап үсүемнең файдасы менә кайда кирәк булды). «Әйе, белом»—дигәч: «Азайса, әйдә бу җырларны бер кат үтеп алыйк та, кичәдә миңа уйнарсың»,—дип мине шаккатгырмасыңмы! Тамашачы алдында Фәхри абыйга уйнаганда, көтелмәгән шатлыктан мине шундый горурлык хисе биләп алды ки, хәтта каз тәне бәреп чыкканы хәтердә калган. Гомеремдә бик күп җырчыларга уйнаган булсам да, шундый хәл ике-өч җырчыга уйнаганда гына булды. Фәхри абыйның бу кичәдә без яшь җилкенчәкләр белән бергә катнашуына мин гаҗәпләнгән идем, әлбәттә. Ләкин кичәдән соң бер яшь табиб белән сөйләшеп торгач моның сәбәбен анладым. Баксаң, Фәхри абый монда дәваланырга кергәли икән, шуңа күрә поликлиника җитәкчеләре үтенечен тыңлап, аларга рәхмәт йөзеннән шушы кичәдә җырларга риза булган.

Бу хәлдән соң берничә ай вакыт үтте. Бер көнне шулай радиога Рафаэль абый Ильясов янына кердем. Ул: «Керүен әйбәт булды әле Фәхри абый синең белән радиога бер өр-яңа җыр яздырырга тели. Менә җырны нотасын да биреп калдырды. Син аны әйбәт кенә өйрән дә, берсекөнгә иртәнге 11 сәгатькә студиягә кил»,—дип миңа нота кәгазен тоттырды. Бу Заһид Хәбибуллинның Нури Арслан шигыренә язган «Казан кызы» дигән җыры иде. Мин бу тәкъдимне, әлбәттә, бик шатланып кабул иттем һәм жырны өйрәнеп әйтелгән вакытка студиягә килдем. Карасам, анда җырның авторы Заһид абый да килгән икән. Без Фәхри абый белән жырны бер мәртәбә үтеп чыккач болар икәүләшеп җырны ниндирәк манерада башкарырга кирәклеген тәгаенләр өчен киңәшләшә башладылар.

Күренеп тора—бу шаян жыр. Ләкин төзелеше гади такмак кебек дүртьюллыктан гына түгел, ә катлаулырак формада язылган. Шуңа күрә музыкаль ягы да гади генә түгел. Заһид абый үзе дә жор телле, шаян кеше. Фәхри абый да ул яктан төшеп калганнардан түгел. Аларның бу «киңәшләшүен» мин тамаша караган кебек күзәтеп тордым. Әлеге манзараны сүз белән генә тасвирлап булмый, аны үз күзен белән күрергә кирәк иде. Ниһаять, болар уртак фикергә килделәр һәм без Фәхри абый белән җырны шушы килешенгән трактовка белән әйбәт кенә язылып та куйдык. Радиодан яңгырый башлагач, ул тиз арада бик популяр җыр булып китте. Аны бүтән җырчылар да яратып җырлый башлады. Мәсәлән, филармония жырчылары Гали Арсланов һәм Зиннур Нурмөхәммәтов репертуарында бу жыр озак еллар дәвамын­да Татарстанда гына түгел, ә элекке СССР киңлекләрен­дә дә яңгырады.
1968нче елның гыйнвар аенда (бу вакытта мин му­зыка училищесын тәмамлап килә идем). Фәхри абый белән миңа радиога тагын язылырга насыйп булды. Бу юлы ул алты татар халык җырын яздырды, шулар арасында зур башкару ос­талыгы таләп итә торган «Әлфия» җыры да бар иде. Фәхри абыйның радиога язылу осталыгы үзе бер сән­гать дияр идем. Ул студиягә зур әзерлек белән килә һәм һәр җырны ювелирларча бөтен нечкәлекләрен җиренә җиткереп шундый итеп башкара ки, әйтерсең лә аның тавышы гына түгел, ә бөтен күзәнәкләре җыр­лый.

Шуңа күрә дә шушы алты җырны бер сәгать эчендә язылып га куйды. Ә бит кайбер җырчылар бер җырны сәгатьләр буе әвәлиләр һәм ахыр чиктә язмасының сыйфаты барыбер әллә ни килеп чыкмый, чөнки кабатлый-кабатлый гавыш арый һәм төсмерләре дә югала башлый. Тагын шунысын да әйтергә кирәк. Фәхри абыйга уйнавы бик җиңел дә, икенче яктан авырлыгы да бар, чөнки аңа уйнаганда бик игътибарлы булырга, кечкенә генә дә ялгышлык жибәрергә ярамый. Ялгышлык китсә бит туктап җырны яңадан яздыра башларга кирәк, ә бу Фәхри абый каршында минем өчен бик зур уңайсызлык тудырыр иде Аллага шөкер, мин бу сынауны да уңышлы үттем.

Ул елларда Опера театры артистлары, сирәк-мирәк кенә булса да, Татарстан районнарына һәм Татарстан күршесендәге шәһәрләргә концертлар белән дә чыгып кергәлиләр иде. 3 нче курста укыган чакта ук мине әлеге концертларда уйнарга чакыра башладылар. Ул концертларда Фәхри Насретдинов, Рәйсә Билалова, Идеал Ишбүләков, Венера Шәрипова, Фагыйлә Тимерова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Заһидуллина Рәйсә Нуриена кебек күренекле җырчылар катнаша иде. Менә шушы концертларның аеруча истә калганы турында бер хатирә 1976нчы елның апрель аенда без Уфа шәһәренә киттек. Концертларның берсе Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында иде. Ул елларда тамашачының яше дә, карты да чын милли җырларыбызның һәм чын җырчыларыбызның кадерен белә иде әле. Фәхри абыйны һәр җырыннан соң «афәрин-браво»лар белән көчле алкышларга күмделәр. Программа буенча соңгы җырын җырлап сәхнәдән чыгып киткәч алар тагын да көчәя генә төште һәм Фәхри абыйга тагын бер җыр җырларга туры килде. Шуннан соң да әле алкышлар дәвам итте. Бусы инде Фәхри абыйны олылау алкышлары иде. Шушындый хәлне мин 1969нчы елда, нәкъ менә шушы театр бинасында ук, Илһам Шакиров концертында гына күргәнем булды. Концерттан соң сәхнә артына Фәхри абый янына бер апа килеп керде. Баксаң, ул Фәхри абыйның икетуган сеңлесе, РСФСРнын һәм Башкортстанның халык артисты Бану Вәлиева икән (менә бу фотога да шул чакта бергәләшеп төшкән идек). Узган гасырның утызынчы еллары азагында Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, аны Уфага яна гына ачылган опера театрына эшкә җибәрәләр. Лирик-колоратуралы сопрано тавышына ия булган Бану апа шунда театрның әйдәп баручы солисты булып 1966нчы елга кадәр эшли. Шуннан соң профессор дәрәҗәсендә Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал кафедрасында укыта. 2003 елның мартында, 89нчы яшендә вафат булды. Бу урында шунысын да әйтеп китү мәгъкуль булыр: Апас районының Шәмбалыкчы авылында (Фәхри абый белән Бану апаның туган авылы) Зиннәт Хәйруллин дигән милләтпәрвәр кеше шушы ике мәшһүр авылдашлары хөрмәтенә музей оештыруга ирешкән. Бу изге эше өчен мен рәхмәт аңа.

Мин инде Фәхри абыйнын опера сәнгатендәге эшчәнлегенә бәя бирергә җыенмыйм, чөнки бу музыка белгечләре эше. Ләкин анын төрле опералардагы чыгышларын күргән кеше буларак шуны әйтә алам: ул бит уникаль тавышлы бөек җырчы булуы өстенә менә дигән актер да иде әле. Чөнки операда артист бит җырчы гына түгел, ә ниндидер образ тудыручы актер да. Ә инде кая да булса, юлда барганда Фәхри абый мәзәк сөйли башласа, автобус эче, йә вагон купесы кечкенә генә юмор театрына әйләнә дә куя. Тормышта ул гади, ачык һәм кече күңелле бик мөлаем кеше иде. Аның белән, әтиең белән сөйләшкән кебек, рәхәтләнеп сөйләшеп була иде.

Фәхри абый үзенең тавыш төсмерләрен һәм сафлыгын гомеренең азагына кадәр саклый алды. Җәүдәт Фәйзинең Әхмәт Фәйзи шигыренә язган «Зәйтүнәкәй» исемле җырын Фәхри абый башкаруында илленче елларда ук радиодан тынлаган идем. Ул аны фортепианога кушылып җырлый иде. Ә менә 1983нче елда радиодан шул ук җырны баянчылар дуэтына кушылып җырлаган яна язмасын ишетеп шаккаттым! Тавышы да сайрап тора, башкару осталыгы элеккесеннән дә шәбрәк дияргә була (бусы инде зур тәҗрибә нәтиҗәсе). Ә бит бу вакытта аңа 72 яшь иде инде! Бу, беренчедән, анын көчле вокал мәктәбенә ия булуы белән аңлатылса, икенчедән, ул тавышын күз алмасыдай саклый белә иде.

1958нче елда Татарстан хөкүмәте әдәбият-сәнгать өлкәсендә иҗат итүче иң күренекле әһелләргә «Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты» дигән исем бирү турындагы карар чыгара. Ул елларда бу исемне, чынлап та, иң-иңнәргә генә бирәләр идс. Җырчылардан беренче булып шушы исемгә Фәхри Насретдинов лаек була. Менә шушы факт кына да күп нәрсә турында сөйли.

Бу елның октябрь аенда Фәхри абыйның тууына 100 ел тула. Әлеге уңайдан үземне борчыган бернәрсә турында да әйтми кала алмыйм. Вафатыннан соң аның исеме хаксызга онытыла башлады. Элеккерәк елларда Рәшит Ваһапов исеме белән дә шундый ук хәл була башлаган иде. Ләкин 1988нче елда аның 80 еллыгын, шуннан соң 90, 100 еллыкларын да зурлап үткәрә башлагач (бигрәк тә аның исемендәге фестиваль-конкурслар барлыкка килгәч) исеме яңадан калкып чыкты һәм аны хәзер яшьләр дә белә башлады. Шундый ук чараларны ник әле Фәхри абыйга карата да үткәрмәскә?! Ул бит андый хөрмәткә мең мәртәбә лаек. Әгәр дә милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, димәк, Фәхри Насретдинов кебек бөек шәхесләребезне онытырга безнең һич кенә дә хакыбыз юк!