Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Манифест»ның хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемәсе

Петр Беренче Алексей улы—Русия падишаһы

Раббыбызнын ярдәме вә Ул—Җиһан Хуҗасының кодрәте белән, Без, Петр Беренче—Бөтенрусиянен императоры, кояш чыгышыннан кояш баешына һәм төньяктан көньякның яртысына кадәр булган җирләрнең мәлиге, коры җирләрнең падишаһы вә диңгезләрнең хаканы һәм дә башка вә башка вә башка падишаһларның вә хөкүмәтләрнең хакиме һәм мәликәнә боерыкчысы-шәүкәтле вә бөек, ту лы бәхетле вә мәһабәтле, олы мәхәббәтебезгә лаек булган иске дустыбыз бөек ләрәжазе вә урынлы Шаһ хәзрәтләренең хөкүмәтендә вә хезмәтендә булган гыйззәтле вә хөрмәтле гаскәр башлыкларына, ханнарга, гаскәри бүлекләрнең җитәкчеләренә, җәяүле гаскәр белән идарә итүче агаларга, мылтыкчы вә тупчы башлыкларына, солтаннар вә вәзирләргә, бәкләр бәкләренә вә башка житәкче-идарәчеләргә вә гаскәри төркемнәрнең бәкләренә вә йөзбашларына һәм дә фазыйләтле голәмәләр, мулла вә хөрмәтле имамнар вә мәзиннәр һәм башка рухани затларга, һәм дә авыл башлыкларына, сәүдә әһелләренә, кәрван вә кунакханә башлыкларына, кибетчеләргә вә һөнәр әһелләренә, аларнын өйрәнчекләренә, һәм, гомумән, әһле зиммәгә, кул астыгызда булган. Сезгә буйсынган халыкка—һәрберсенә мәртәбәсенә, җенесенә вә мәзһәбенә аермастан—үзебезнең сәламнәребезне, рәхим-шәфкатебезне ирештерәбез.

Сәлам соңында, Безнен Падишаһи Указыбыз килеп ирешкәч, Сезнең игътибарыгызга шуны җиткерәбез һәм мәгълүм кылабыз ки: Раббыбыз Гайсә Мәсих Хәзрәтләренең тууына мең җиде йөз егерме беренче елда (һижри ел белән мең бер йөз утыз дүртендә) шәүкәтле вә газәмәтле вә мәһабәтле олы дустыбыз вә хөрмәтле күршебез—бөек мәртәбәле Шаһның—фарсы вә гаҗәм җирләре Мәлиге хәзрәтләренең тәхет биләмәсендә булган ләзгә вилаятенең идарәчесе Дауд бәк һәм казый-комык ияләтенең хакиме Соркай исемле кешеләр ул тарафтагы төрле төркемнән булган ничәмә фетнәчел бәндәләрне җыеп һәм жәләлиләр янына кушылып, югарыда телгә алынган олуг мәртәбәле Шаһ дустыбыз хәзрәтләреннән баш тартып, Аның биләмәләреннән булган Ширван мәмләкәтендәге Шәмәха шәһәренә һөҗүм итеп, кылыч астында калдырып. Шаһ дустыбыз хәзрәтләренең ничә адәмнәрен һәлак итеп, шулай элеккеге югары килешүләр вә борынгы гадәтләр буенча әлеге илдә сәүдә белән шөгыльләнгән гөнаһсыз рус кешеләрен дә мәрхәмәтсез үтереп, чиста акчага күчергәндә барысы дүрт йөз кәррә (йөз мең рубльгә якын) торган малларын талап алганнар, һәм, шулай итеп, ул килешүләрне бозып, Безнен мактаулы дәүләтебезгә каты зыян салдылар, тынычлыгыбызны боздылар.

Гарчә Безнең Бөек падишаһи Указыбыз буенча Абздархан вәлие ул халыкларны кире кайтарту өчен ул фетнәчеләрнең башлыкларына кат-кат кисәтү җибәрсә дә, һәм, гәрчә без дә сәүдәнең тукталганын күреп, Шаһ дустыбызга берничә тапкыр мәхәббәтнамәле махсус хатлар белән мөстәкыйль илчебезне җибәреп, Сездән ул фетнәчеләрдән хакларыбызны кайтаруны таләп итүне һәм шәригать хөкеме белән эшләрен башкаруны сорап язсак та, күрәсең, Сезнен мөмкинчелек булмау сәбәпле, бу вакытка кадәр һичбер хәрәкәт боерылмады.

Инде, шул рәвешчә тагын ул яман эш кылучыларның золымыннан Безнең рус халкының малына вә канына тиешле хак кайтарылмаган икән, шул сәбәпле зарурый рәвештә шуны тиешле һәм кирәк дип табабыз: Хакның тарафыннан ярдәмнәр үтенеп, сорап вә ялварып, ул гөнаһлы булган фетнәчеләрнең өстенә данлыклы вә җиңүле гаскәребез белән хәрәкәт итүне ният итәбез.

Галәмнәрнең Хуҗасыннан шуны көтәбез, телибез һәм өметтә торабыз ки, иншаллаһу Тәгалә, изге коралыбыз көче белән ул югарыда телгә алынган зыян итүче, зарар китерүче һәм бозыклыкка сәбәпче булган ярамасларның нык итеп хакларын кайтарабыз, эшләрен тулысынча башкарып, гамәлләренә күрә җәзаларын бирәбез.

Инде шәүкәтле, газәмәтле вә мәхәббәтле дустыбыз Шаһ Хәзрәтләренең дәүләт тәхете тирәсенә сыенган хөкүмәт әгъзалары, әһле зиммә (һәркайсы дине-диянәте вә мәзһәбе белән), һәм фарсы, гаҗәм, әрмән вә гүрҗи халыкларына һәм башка патшалыклардан килеп, бу вакытта шунда булганнарга, һәм, гомумән, бар халыкка Падишаһанә югары вәгъдә биреп, ул вәгъдәбезне иң югары дәрәҗәдә нык итеп раслап вә дөреслегенә ышандырып, боерабыз: әлеге җирләрдә яшәгән, ватан тоткан һәм сәфәрдә булганнарга—һичбер кешегә һичбер зыян вә зарар булынмас, җаннарына, малларына вә авыл-шәһәрләренә бер кеше дә кул сузмас. Һәм бу хосуста гаскәр башлыкларыбызга һәм барча гаскәри бүлекләрнең жәяүле һәм атлы бүлекчә башлыкларына вә башка җитәкчеләргә каты фәрман вә кисәтү боерылды: һичкемгә катгый рәвештә һичнинди рәнҗетү вә куркыту булынмас, әгәр кем дә кем үз иреге белән шулай кыланса, хөкем ителеп, тиешле җәзасын алыр.

Шул шарт белән сез дә торган урыннарыгызда һәм хөкүмәтегез җирләрендә дуслык йөзеннән тик торасыз һәм талауларны уйлап, мал-мөлкәтегезне йортыгыздан тышка чыгармыйсыз, таркатмыйсыз вә туздырмыйсыз, юкса башкача булса, каршы хәрәкәтегезне ишетсәк һәм белсәк, ягъни ул инсафсыз вә күп кыерсытулар күрсәтүче залимнәргә кушылсагыз, яки аларга ачыктан-ачык йә яшерен рәвештә акча белән, яки ашамлык запаслары белән ярдәм итәчәк булсагыз, яки падишаһанә юмарт вәгъдәбезгә тугрылык күрсәтмичә вә ихтирам итмичә йортларыгыздан вә авылларыгыздан чыксагыз, качып китсәгез—зарурыйлыктан шул тиеш булыр барыгызны да дошман исәбендә санап, мәрхәмәтсез рәвештә кылыч вә ут белән өстегезгә барып, үзегез һәлак булырсыз, ә мал-мөлкәтегез исә талап алыныр, һәм сез гөнаһларыгыз авырлыгын өстегездә күтәреп. Кыямәт Көнендә ул түгелгән кан Хак Тәгаләнең каршында сездән таләп ителенер

Шушы рәвешчә үк госманлылар дәүләте тарафыннан килеп, ул җирләрдә сәүдә яки башка изге эшләр белән мәшгуль булган кешеләргә моннан элеккеге падишаһи килешүләребез тәртибеңчә һәм тагын бу Югары Падишаһи Вәгъдәбез белән дөресләп-раслап, хөрмәтле затларына боерабыз вә белдерәбез ки Безнең гаскәрләребез ул тарафка килеп кергән вакытта усаллык күрсәтмичә, каршылык итмичә сәүдәгездә һәм файдалы эшләрегездә барчагыз да әүвәлгечә мәшгуль булып, тыныч күңел белән торасыз, чөнки сезне һәм малларыгызны саклау вә яклау өчен гаскәр башлыкларыбызга һәм башка җитәкчеләргә буйсынучыларга Падишаһи Фәрманыбыз җиткерелеп, каты кисәтү боерылды: госманлы дәүләте тарафыннан килгән сәүдәгәр халкы тыныч күңел белән торсыннар, үхтәренә һәм малларына һәрберсенә рәнҗетү вә куркыту булмасын, һәм шул рәвешчә Бөек Дәүләтләребез арасындагы солых мәңгелек, иөкләмәләребезнең үтәлешс-торышы нык булыр, хосусән, якты вөҗданыбызга ярашлы рәвештә нык саклануына һәм башка хокукларыбызнын үтәлеше, иншаллаһу Тәгалә, һич өзелмәячәгенә падишаһи намусыбыз шәһадәт итәр. Һәм шулай ук Бөек Дәүләтләребез тарафыннан дуслыкны саклауның һәм ныклы килешенүнең җиренә җиткереләчәгенә шигебез юктыр

Инде ул Югары Әмер белән боердым ки барысы да җентекле һәм тулы чагылдырылган ошбу фәрманым тулы кодрәтем белән хәрәкәткә килсен дип, рәсми кулланылышка вә гамәлгә керсен дип, падишаһи мөһерем белән беркеттем. Беркөн Сезгә килеп ирешер һәм таратылыр, «ишетмәдек вә белмәдек» димәгез, шушының белән беләсез, шәриф билгегә ышанасыз. Инде Сезгә даимән сәламәтлек, иминлек насыйп булсын!

Әҗдарһа шәһәре, Хәзрәте Гайсә елы белән мең җиде йөз егерме икедә, таммузның 15 ендә