КҮКРӘГЕМДӘ КӨН ДӘ БЕР ЯҢАРА...
Әйләнәм дә кайтам Тукайга...
Тигез генә бармый безнең тормыш.
Эш гел барып тормый уңайга...
Эш-гамәлләр авыр барган чакта,
Күңелемә азык кирәк чакта
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
Кулга алсам Тукай китапларын.
Күңелләрем китә яктырып.
Эзләп табам аның фикерләрен
Китап битләреннән актарып.
Көтмәгәндә авыр хәсрәт басса.
Күңел төшсә көнгә йә айга,—
Кайгыларны тизрәк басар өчен
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
Кайчагында уңыш та елмая,
Эшләр бара минем уңайга.
Шатлыкларны уртаклашыр өчен
Әйләнәм дә кайтам Тукайга.
Тукай—йолдыз, Тукай—идеал ул,
Минем өчен—кояш һәм аем!
Тормышыңны дөрес кичәр өчен
Булсын икән шагыйрь Тукаең!
Әнвәр ШӘРИПОВ (1941) галим, шагыйрь: дистәләгән китап авторы- Чаллыда
яши.
Яшьлегемдә, гүя, яшен сукты...
Яшьлегемдә, гүя, яшен сукты,—
Мин яр сөйдем...
Яшен утларында калып,
Ялкынында янып көйдем.
Яшьлегемдә, гүя, күк күкрәде,—
Мин яр сөйдем...
Дәһшәтле күкрәү алдында
Сүзем әйтә алмас булдым.
Яшьлегемдә таулар иңрәде,—
Мин яр сөйдем...
Мин үземне тау-таш актарырлык
Көчле батыр итеп тойдым.
Кинәт ялгыз калдым...
Ярым үзе белән
Алып китте бөтен дөньямны:
Эчәр суым, басар туфрагымны,
Күкрәк тутырып сулар һавамны-.
Шул көннән сон, ярты гасыр үтте.
Таба алмадым ан,а тиңнәрне...
Күкрәгемдә көн дә бер яңара
Шул ук яшен,
Шул ук күкрәү,
Шул ук таулар иңрәве.
Минем йөрәк ничек ашалмасын,—
Тимер булып тимер ашала.
Үз өстеннән бик күп йөк уздырган
Тимер рельслар да таушала.
Күпме йөкләр узды бу йөрәктән,
Күпме шатлык, хәсрәт кичердем.
Тормыш миңа әле татлы ширбәт,
Әле агулы су эчерде.
Ширбәт суы миңа шифа булды,
Уңай булды,
Эшләсәм дә ул чак ни генә...
Ә борчулар—йөрәк җепселләрен
Тарттырдылар,
Җиткерделәр соңгы ЧШШП
Кем белә бит,
Ул җепселләр беркөн
Тартылыр да, шартлап өзелер...
Шул чагында
Минем тир.» якка
Шул шартлаудан чыккан
Бары зыңлау чыңы сибелер
Күпме вакыткадыр... моң калыр...
Җирдәгечә ярату гына түгел миндә.
Күкләрчә, галәмчә ярату да бар..
ән Bin» шэрипоа
Ак болытлар
Давылланып котырынып киләләр дә.
Сине баштанаяк каплап китәләр...
Ә син,
Какшамас булып.
Аның эчендә каласың...
Бу—минем мәхәббәтем!..
Җирдәгечә ярату гына түгел миндә
Диңгезләрчә, океаннарча ярату да бар...
Бөтен тирә-юньне, офыкны каплап.
Ажгырып-ажгырып киләләр дә дулкыннар,
Сине баштанаяк каплап китәләр...
Әйтерсең лә цунами...
Ә син.
Какшамас булып.
Аның эчендә басып каласың...
Бу—минем мәхәббәтем!..
Аңларсыңмы икән син аны?_
...Бик авыр түгелме сиңа.
Минем хисләрдән?...