Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

Анда һәрвакыт шул форточканы ачу-ачмау мәсьәләсендә бәхәс бара. Гомумән, больницада тормышның начар ягы ачыграк күренә. Авыру кешедә эгоизм калкып чыга. Һәркемгә үз чире ин авыр тоела. Медперсонал эшләргә тиешле эшен көттереп, ялындырып эшли. Шулай итеп алар үзләреннән башка тормыш бармый дигәнне анлатмакчы була. Больницада «сыйныф»ларга бүленү аеруча күзгә нык ташлана Түрәләр ванналы, туалетлы люксларда түш киереп иөри, гади кеше саф һава суларга зарыгып ята. Туалетка керергә чират көтә.

Йокларга яттым исә, күнелне уйлар били. Аннары инде йоклармын димә. Җитмәсә, бүген теге өстәге хатын кичке 8дән нәрсәдер дөмбердәтергә тотынды. Аннары кухня батареясын дөмбәсләп алды.

  1. февральдә «Казан утлары»нын узган елгы саннарын тикшерү була. Минада чакырып кәгазь җибәргәннәр. Әгәр бара алсам, нәрсә әйтер идем икән?
  1. Журналда юмор юк дияр дәрәҗәдә. Батулланын төрле артистлар-язучылар турындагы мәзәкләре генә юморга сусауны баса алмый.

Бу нәрсәдән килә соң? Үзендә юмор булмаган кеше башкаларны да аңламыйдыр, күрәсең. Проза бүлегендә хикәяләр С. Шәмсигә керә. Анарда юмор юк га юк инде ул. Ә бит үзе бик гыйлем кеше

Баш редактор Р.Х., гомумән, көлә белә микән?

  1. Зур әдәбиятка кагылышы булмаган нәрсәләр күп басыла башлады. Мисалга Зөфәр Фәтхетдиновның «Тайна стоит жизни», «Ак жигули эз югалта» әсәрләрен атау да җитә. Беренчесе китап булып басылып чыккач журналда басылды. Башкаларның әсәре китап булып чыкса, журналга кергән булса да бик тиз сызып ташлыйлар Димәк, баш редакторга нәрсәсе беләндер яраган бу автор. Әсәренең әйбәт булуы белән түгел, әлбәттә. Р.Х. анын әсәре кат-кат басылырлык әйбер түгел икәнен аңламаслык кеше түгел.
  2. Журналның барлык редколлегия членнары үзләренең чүп-чарларын тутыралар.
  3. Хикәяләргә игътибар юк. «Батырлык дәвам итә» конкурсына бер жүнле хикәя дә чыкмады әле. Конкурсның, бәлки, девизын киңрәк алырга кирәк булгандыр Гомумән, нык уйланылган конкурс түгел. Бездә бит эштә яки хәрби хезмәттә күрсәткән батырлык кына санга сугыла. Ә рухи батырлык, җаннан бәреп чыккан кешелеклелек, тыйнак кына эшләнгән матур эшләр батырлыкка саналмый. Чөнки рухы белән бөек кешеләр тыйнак була. Ул үзенен матур эшләрен кешегә сөйләп йөрми.
  1. февраль. Нурсөянең һаман температурасы бетми Кичә 38,8ләр булган. Минем бервакытта да температурам булмый дип йөри иде. Бүген ана кипкән кура җиләге белән карлыган илттердем. Разил Вәлиевка шалтыраткан идем, машина биргән, Камил Кәримовны җибәргән. Алар илтеп кайттылар. Җитмәсә, больницада карантин. Беркемне кертмиләр. Передача гына алалар.

Нурсөя бүген рентген узган. Уникеле эчәгендә язва дигәннәр. Ашказанына караганда да начаррак инде бусы. Әле ашказанын нәрсә диярләр тагын Чүп өстенә чүмәлә.

Үземнең дә берничә көн бөтен тән өшеп, юешләнеп тора. Әллә берәр әйбер язарга тотынырмынмы дигән идем, кәеф тә юк. тазалык та.

Нурсөя больницага киткәннән бирле өйләр суык Бөтен җылыны алып китте Бүген «Бушлык» дигән бер шигырь язып куйдым

16 февраль. Нурсөянең температурасы төшкән, ләкин кан басымы югары икән әле. Кон саен шалтыратып тора. Кичә колагына «Яруллин» кебегрәк фамилия чалынып киткән дә, мине дә больницага китергәннәрдер дип когы очкан Мин әле быелгы гриппны өйгә кертми генә уздырам бугай. Тфү. тфү. үземә күз тидерә күрмим тагын.

  1. февраль. Туфан белән Рөстәм Мингалимов килгән иде. Минем теге атказанганлыкка диплом һәм значогын китергәннәр. Берәр рюмка коньяк белән
    моны юдык. Кич белән радиодан минем яна китапка күзәтү тапшырдылар. 18 февральдә «Социалистик Татарстан»да шигырьләр чыкты. И.Юзеев шалтыратты, әйбәт шигырьләр, диде. Әле Ш.Маннапов белән сөйләшкән идем, ул да Язучылар союзында да әйбәт шигырьләр сайланган дип әйттеләр, диде.

 

 

 

1985

1 гыйнвар. Яна елнын яна көне Беренче көне. Быел Яна елны каршылау кызык кына булды. Телевизорны төзәтеп җиткермәделәр тәки. 31е көнне уйламаган җирдән бөтенләй ят кешеләр килеп керде. Моннан 20 еллар элек минем янга килеп йөргән Люция исемле кызның апасы белән жизнәсе Роза һәм Фәрит Яруллиннар. Кызык кына: исеме дә. фамилиясе дә туры килүен әйт әле Минем дә Фәрит Яруллин дигән абый бар иде. Аларнын бер шампанскийлары бар иде, дүртебезгә аны эчтек. Алар Яна ел каршылаганчы утырмадылар. Аннары Рәшит Әхмәтҗанов безне чакырырга керде. Карарга телевизор булмагач, без рәхәтләнеп риза булдык.

Без кергәндә Рәшитләрдә ике баласы белән Сәмига бар иде. Шунын бәләкәй баласы, мине күтәреп керткәнне күргәч: «Нишләп сезне күтәреп керттеләр9»- дип йөгереп янга килеп җитте. Нәрсә дип аңлатасын инде балага. «Мин бит исерек, шуңа мине күтәреп йөртәләр».—дияргә туры килде. Ышанды бала. Ышанмыйча, исерекләрне күргәләгәне бардыр инде. Бервакыт Кызылъярда да кунакка баргач бер бәләкәй бала: «Абый лай-лай иткән»,—дигән иде. Бу анын: «Абый исерек»,—дигән сүзе икән.

Шулай итеп, Яна елны Рәшитләрдә каршылап, иртәнге Зләрдә генә кайттык. Кайткач та йоклап булмады. Бик арытса, бигрәк тә йоклап булмый шул.

Яна елнын беренче көне бик матур тәмамланмады. Бөтен кәефне тагын шул К бозды Тик кенә утырганда тотынды бу чүкеч белән батарейга кагарга. Ярты сәгать каккандыр. Түшәмдәге штукатуркалар коела башлады. Өстәгеләрнең яшь ярымлык малайлары йөгергәнгә батарея кага дуңгыз. Көн дими, төн дими. Бүген аптырагач участковый милиция чакырырга туры килде. Гомердә бер мәртәбә дә милициягә мөрәҗәгать иткән юк иде. Кудряшев дигән кеше икән. Объяснительный язып, кул куйдырып китте Иптәшләр судына бирербез, диде. Иптәшләр суды белән генә К. кебек дуңгызларны акылга утыртып буламы сон?! Куллан эш төшә шушы сволочь аркасында. Бүген ничә тапкыр йөрәк даруы эчтем инде, ярдәм итми. Нурсөянең дә куллары калтырый. Милиционер: «Сез бер дә жалоба бирмичә азындырып бетергәнсез аны»,—ди. Кешечә генә аңлашып булмасмы дип күпме тырышып карадык Юк. кешечә сөйләшеп була торган хатын түгел бу. Хәзер йокларга ятарга курка башладык инде, кайчан кага башлар икән дип бөтен нерв күзәнәкләре көтеп тора. 54нче квартирда яшәүче Романовлар да, чарасын күрегез, юкса балабыз нерв

Дәвамы. Башы 1нче санда
авырулы була безнең дип заявление бирделәр Моннан сон тагын да ныграк котыра башлармы. Хәзер аңардан дөньядагы бөтен әшәкелекне дә көтәргә була инде Юньле булса ул ирен психбольницага салмас иде. Үзе кереп мактанды бит: -Мин ана аракыга бер пачка йокы даруы салып эчерәм дә. анкы-минке йөри башлагач, белая горячка дип врачлар чакырам»,—ди.

  1. гыйнвар. Бүген радиодан минем шигырьләрне бирделәр. СССРнын халык артисты Ш.Биктимиров укыды. Ярты сәгатьлек тапшыру булды. 23 шигырьне укыл ы Нишләп минем шигырьләрне укырга уйлагандыр. Күрәсең, минем -Танышлар арасында» дигән җыентыкны укып утыргандыр да. шигырьләр ошап киткәндер Радио кушуы буенча түгел, үз теләге белән эшләнгән эш бит бу

Кичә телевизорны төзәтеп алып кайттык. Телевизорсыз яшәү дә бик күңелсез. Озын кышкы кичләрне ничек уздырып бетерәсең. Гел генә радио тынлыисы да килми. Туктаусыз эшләп торып та булмый, эшләр өчен көн җитә.

Кичен Рәшит белән Луиза керделәр. Бәлеш пешереп алып кергәннәр. Эчәге бәлеше.

  1. гыйнвар. Ура! Китабым чыгып җитте. Бүген авторский экземплярларын алып кайттык. Бер китап та болай ел башында ук чыкмый иде әле. Каты тыш белән чыккан. «Туган көн бүләге- чынлап та минем туган көн бүләге була инде

Рәшит Гобәйдуллин шалтыратты. Минем «Туган көнеңә» дигән шигырьгә көй язган. Шуны үзенә бүләк итәргә телим, ди. Бик әйбәт.

Нурсөя машинканы алып китте төзәттерергә. Галимҗан абый Алишевка яна китабымны язып бирдем. Беренче автограф

Бу арада гел әйбер төзәттерү әле.

17 гыйнвар. Шатлыклар да күбәеп китте, хәерлегә булсын 13ендә радиодан шигырьләрне укыганнар иде. 14ендә китап чыгып житге. Бүген менә «Татарстанның атказанган культура работнигы» дигән исем биргәннәр. «Социалистик Татарстан*нын бүгенге санында указ бар. Биш кешегә бирелгән Р.Мостафинга. Г Афзал. М.Рәхимов, Р.Батулла һәм миңа. Сөенечле хәбәр, әлбәттә. Иртән Илдар абый Юзеев шалтыраткач, ышанмый тордым. «Татарстанның атказанган культура рабогнигы-на сәлам»,—дип шалтыратты. Аннары берәм-берәм башкалар—Кояш Тимбикова. Рәдиф. Рәшит. Рашат. Рәфикъ Юнысов. Рафаэль Мостафин шалтыраттылар

Кичә Рәшит Гобәйдуллин дигән җырчы килгән иде. Ул минем -Туган көнеңә- дигән шигыремә көй язган. Беренче җыры икән. Мин аны әллә композитор Рәшит Гобәйдуллинмы икән дип уйлаган идем. Аларның исем-фамилияләре генә туры килә икән.

Кичә тагын 50нче квартирда шаулашып, эчеп утырдылар төне буе.

  1. гыйнвар. Бу төндә сәгать бергә хәтле шакылдады теге дуңгыз. Тагын йоклап булмады. Әле берничә көн элек кенә милиция кереп сүгеп чыгып киткән иде үзен Хәзер торба какмый, нәрсәләрнедер дөбер-шатыр китерә, идәненә әллә нәрсәләр ыргыта. Бөтен нервыны ашый инде бу безнең. Чара күрергә ныклы гына законы юк. Аерым-аерым бар подъезд шуны сүгә, ә кул куярга дигәч һәркем тайпылып калырга тырыша.

 

25 гыйнвар. Кичә Нурсөя елап кайтып керде Китап нәшриятына. 86нчы елга дигән кулъязманы редакцияли башлаганчы алып каипырып. карап чыгыйм дигән идем. 16 табаклык китапны башта 10 табакка калдырганнар иле Хәзер инде планнар расланып беткәч. 10 табак планга керде дип тынычлангач, янадан ике табакны кисеп ташлаганнар. Нурсөя шоковый состояниегә килгән, аннары директор янына кергән Ә тегесе «Фәниснең 10 ел эчендә болай да 8 китабы чыкты, сина мондый сора\ белән керергә оят-.-ди икән Бер китапны икегә, өчкә бүлеп чыгаргач, кигап исәбе җыела инде ул Ике-өч елга бер 20-25 табаклык китабымны чыгарсалар, мин ел саен алардан 3-4 табаклык китап чыгаруларын сорар идеммени ? Җитмәсә, тиректор «Без китапларның ничек сатылуына да карыйбыз»,—ди икән Нәрсә-нәрсә. минем китапларны начар сатыла дип булмый инде Бер генә кибеттә дә юк алар Синең

 

 

китапларыңны каян табарга мөмкин дип күпме хат килеп тора.

Бик яхшы обоймада йөргән язучыларның 7-8 ел элек чыккан китаплары кибеттә ята. Бер авторның (исемен язмыйм) кибеттән 3-4 китабын алып чыгарга була. Әле алар минем китаплар кебек юка, начар тышлык белән дә чыкмаган.

Язучының ин авырткан жире—теләгәнчә китап чыгара алмаудыр. Нурсөя минем үземә караганда да ныграк борчылып йөри бу китап өчен.

29 гыйнвар. Нурсөя бүген больницага китте. Ул да гел авыртынып йөри. Әле умыртка сөяге, әле аяклары сызлый. Бөерләрен әйткән дә юк. Кичә йокларга яткач, бөтен ашаганын косты.

Минем дә кичә нишләптер йөрәк бик авыртты. Төшкә кадәр әллә ничә тапкыр бик әшәке итеп чәнчеп-чәнчеп алды. Хәтта Нурсөя барасы жиренә чыгып китә алмый торды.

Бераздан соң Зәкия апаларга почта аша календарьлар салып кайтты. Кибеттән яна китапларны күпләп алдык. Сигнальныйлары чыгып нәкъ бер ай үтүгә кибеткә килеп җиткән. Кызлар шалтыратты.

Бу көннәрдә «Тозлы тамчы»ны өр-яңадан төзеп маташтым. Иске шигырьләрне алып ташлап, күбесе урынына яңаларын куйдым. 14 табаклык китапны сигез табакка калдыру өчен күпме тунарга туры килде кулъязманы. Әле үземдә яна шигырьләр ике табак бар иде. Кыскасы, 16 табактан 8гә калдырырга туры килде. Дөрес, әле мин аны, «бәлки»гә өметләнеп, 10 табаклык итеп әзерләдем.

  1. февраль. Нурсөяне больницага салырга направление биреп җибәргәннәр. Ашказанында язва булмагае диләр. Направлениене 29ында алып кайтты ЗОы көнне Баян җизниләргә шалтыраттым, барып әйткәннәрдерме әнигә. Кайчан килер, кем китерер әле аны. Нурсөя ныклап чирләп китсә мин нишләргә тиеш инде? Алла белсен. Мине бит чит-ят кеше генә карый алмый.

Төрле яктан кыса язмыш Финиш якынлашамы? Финиш фаҗигале булмаса ярый да.

4 февраль. Кичә әни килде. Самолет белән берүзе генә килгән. Анда аны алып килешер кеше дә юк шул. Абый билен кузгаткан, Баян җизни күзенә операция ясатып больницада ята, Вәсилә апа Нәдиясе янына киткән, ансы бала табып больницада ята. Фаиз җизни Себергә, Рифләр янына китәргә билет алган.

  1. февраль. Өченче көн Хәләф абый Гарданов шалтыратты. 16нчы мәктәптә синең кичәнне үткәрергә җыеналар, шул укучыларга берничә сүз әйтсән, магнитофонга язып алып китәр идем, ди. Бүген шуларга әйтер сүзне һәм берничә шигырь әзерләп куярга кирәк булыр.

Кичә Миләүшә килеп өч сәгать утырып китте. Үзенең ничек иргә чыгуын, ничек итеп сугышып торуларын, аны (ирен) төрмәгә утыртуын, аннары анардан аерылуын, иренең квартирын ничек итеп көч-хәл белән үзенә яздыруын, хәзергесе вакытта иренең ике еллык лечениедә икәнлеген көне-сәгате белән бер вакыйгасын да калдырмыйча сөйләп чыкты. Бәлки, безнең тормыштан берәр нәрсә язарсың, ди.

Нурсөя больницадан һәркөн диярлек шалтыраткалап тора. Керү белән кан басымы күтәрелгән, нервылары да бик какшаган. Ашказанынын авыртуы бәлки нервыдайдыр, дигәннәр. Нервылары бик шәптән түгел шул, мина килгән вак-төяк уңышсызлык өчен дә үземнән ныграк борчыла.

10 февраль. Нурсөя кичә температурить итә башлаган. Палаталары бик кызу икән. Форточканы гел ачык тоталар, ә Нурсөя тәрәзә янында ята. Шунда салкын эләктергән. Болай да йомшак кешегә күп кирәкмени? Инде исән-сау терелеп чыга гына күрсен. Күңелгә шом да йөгереп үтә. Алла сакласын. Бер килгәнгә килә ул. Бер снаряд чокырына бүтән снарядлар да гел төшеп тора.

  1. февраль. Нурсөянең больницага кергәненә икенче атна китте. Температурасы һаман төшми икән әле. 38,4. Үзем чирләгәндә арурак. Мин инде үләргә тиеш дип уйлыйсын. Нурсөя чирләгәндә җанны төрле шикләр борчып тора. Больницада бит анда әллә нинди чирләр эләктерүен мөмкин Кергәндә температурасы юк иде бит

 

 

Нурсөя әле һаман больницада. 18нче февральдә «Башкисәр»не башлап куйдым. Яна повесть. Яза-яза. бәлки, исеме үзгәрер.

  1. февраль. Бүген сайлау көн. Кичә Фәридә Фатыйховна. Генадий Васильевич Емельянов һәм ГИДУВ профессоры Гарт Валиевич Еникеев белән доцент Исаак Самуиловичлар килде. Аннары хатыны Асия белән Рәфикъ Юнысов һәм Диләрә килделәр. Туган көн белән котлап шампанский һәм чәчәкләр алып килгәннәр. Үземнең коньяк бар иде. Аны Рәфикълар килгәнче бушаткан идек инде. Ана күрше Әхтәм абый да «ярдәм итеште». Нурсөя генә һаман больницада. Шатлыкларны шатлык итәргә ул юк.

26 февраль. Нурсөягә дүртенче атна китте. Ансыз ямансу шул. Башлаган повестымны кыенлык белән булса да дәвам итәм. Башлаганда бик шәп әсәр туар кебек иде, хәзер инде артык әһәмиятсез, вак нәрсә булып тоела. Бернинди кәефләргә карамыйча дәвам итәргә дип үзенне ныгытып тормасан, ялкаулык почмактан чакырып кына тора.

Кичә әни ике бармагын пешерде. Чәйнекне сусыз куйган да шунда пешергән. Картайган инде, колагы да катыланып бара. Акыл елгырлыгы да юк. 77дә бит инде. Мин аңардан 30 яшькә кече булып та мактанырлык рәт юк. Бөтен нәрсәне онытам.

23 февраль көнне Фәридә Фатыйховналар алып килгән чәчәкләр бик шәп булып ачылды. Һәр сабакта чынаяк хәтле 5 чәчәк. Сабагы камыш кебек. Нинди чәчәк икән бу? Бакчага утыртырга кирәк моны.

12 март. Нурсөя һаман больницада. Эч поша. Исән чакта чыга аламы? «Башкисәр»не язам Әйбәт кенә бара. Көндәлеккә тотынырга вакыт юк. Бер-ике көн чирләп тә алырга туры килде.

  1. март. 21 мартта Нурсөя больницадан чыкты. 19 мартта повестьны тәмамладым. Нурсөя машинкада баса башлады. Иртәгә әни китә.

Көннәр матур тора.

1 апрель. 29 март көнне врачлар килеп китте. Больницага кермисеңме, диләр. Кермим, дидем. Өйгә килеп уколлар ясарга булдылар. Пока кокарбаксилаза кадый башладылар. Больницага кереп бераз дәваланып чыксаң да ярар иде, ләкин анда үзем генә ята алмыйм. Ә Нурсөя әле генә чыкты. Тагын минем белән дә ятса, бөтенләй аяктан егылыр. Әле дә күләгәсе генә калган.

Кичә Нурсөя белән Фәридә тәрәзәләрне юдылар, өйләр җыештырдылар. Көннәр әле бик җылытмый. Төннәрен 3-4 градус салкын, көндезләрен шунын кадәр жылы Урамда кар эреп бетми. Кичә һәм өченче көн бик шәп кар яуды. Нурсөя повестьны машинкада баса. Кемгә биреп укытырга икән? Турыдан-туры «Казан утлары»на гына илтеп бирергәме?

Хәзер бер әйбер дә язып булмас инде тиз генә. Башта берни юк. Әз-мәз шигырь язылса гына.

Повестым бер караганда бик әйбәт сыман, икенче караганда бөтенләй ошамый башлый. Үз әйберенне дөрес бәяләп булмыйдыр, күрәсең.

  1. апрель. Бүген уролог Галина Александровна үзенең сестрасы Надя белән килеп киттеләр. Чакырмаган идек. Ярый Нурсөя өйдә чак иде. Нурсөяне Нурихан Фәттахларга җибәрергә тора идем. Повестьны укып чыкмасмы дигән идем. «Казан утлары»на илткәнче әйбәтрәк язучы күзлегеннән үткәрсәң начар булмас иде

Врач прозерин—10 укол һәм тагын эчә торган ниндидер бер дару бирде. Эчәгеләр бик начар эшли башлады.

12 апрель. Нурсөя Н.Фәтгахларнын өен тапмый кайтты. Без аныКиров районында дип уйлый идек, ул Нагорный поселыгында икән. Анда хәтле барып йөрмәссең 184

 

инде, дидем. Бәлки, Аяз Гыйлаҗевтан укытырмын әле.

Прозерин уколы аллергия бирә. ахры. Күздән яшь. авыздан селәгәй ага. Йокыны китергән төсле итә. Авырайта. Маңгайлар, чәч төпләре тирләп чыга. Өч укол алдым инде, өчесендә дә шулай итте. Тышка чыгарга анын ярдәме тидеме, кичә җайлырак чыктым. Бер сәгать эчендә эчне бушатып булды. Әгәр шуна ярдәме тисә, уколы авыр булса да түзеп карарга туры килер. Кинәт кенә сулышны буып, йөрәкне туктатмаса.

Бүген «Үлчәнү» дигән бер шигырь яздым. Сонгы куплеты бик ошап житми әле. Бәлки, ансы артыктыр. Әлегә торып торсын

Көннәр һаман салкын. Бүген кар явып тора. Кайбер елларда «Космонавт көне»нә җылы җәй җитә иде. Гагарин очкан елны мин район больницасыннан авылга кайткан идем. Авыл эчендә юллар төшкән, халыклар күлмәкчән йөриләр иде. «Космонавтлар көне»—1961 елнын 12 апреле—минем өчен дә истәлекле көн Шушы кайтудан яңадан район больницасында ятмадым. Авылда 1962 елнын июненә хәтле яттым, аннары Казанга алып киттеләр. Казанда «Иске клиника» дип йөртелә торган республика больницасында 1963 елның июленә кадәр яттым, аннан Бәкер курортына җибәрделәр. Аннан кайткач, бнчы больницага салып тордылар Анда бер ай яттым һәм сентябрь аенда квартир бирделәр. Больницаларда газап чигеп йөрүләр шунын белән тәмамланды диярлек.

Казан больницаларында—ГИДУВта. бнчы да. республиканскийда. обком больницасында һәм Горький урамындагы травматология институтында ятарга туры килде. Барлыгы күпме ятканмын икән, санап карыйм әле. 1958 елнын 17 июлендә егылдым һәм 1959 елнын 9 маена хәтле Красноярскийда яттым. Анда 10 ай. районла Урыссуда—3 ай. Баулыда—1959 августыннан 1961 апреленә чаклы. Димәк. 1ел ла 8 ай. Казанда республиканскийда 3 ел да 9 ай. обком больницасында 2 тапкыр 2 ай = 4 ай, ГИДУВ та 1 ай. бнчы да—1 ай. Горький урамында—3 ай. Барлыгы 4 ел ярым булды бугай әлегә. Ләкин өйдә ятканда да шул ук «кара сакал» арттан калмый бит.

  1. апрель. Кичә температура булды—38.7. Бүген иртән 37.5 Уколлар ясап бетерүгә минем гел температура була икән. Былтыр да шулай булган иде

Өченче көн М. килеп китте. Кәефе бик төшкән. Романын «Казан утлары»на чиратсыз кертмәгәннәр. Туфанга бик ачуы килгән. Туфан ана: «Әдәбият ул трамвай түгел хатын-кызларны алдан үткәрергә».—дигән. Бик дөрес әйткән Минем авыру булып та бер әйберемне дә алданрак бирә алмассызмы дигәнем булмады

  1. апрель. Температура бетеп җитми әле. Кичә кич 37.9 иле. бүген көндез 37.4 Бүген ике шигырь язып куйдым.

Туфанга шалтыраттым. «Теге көнне кофеларынны алдык та качтык, акчасын бирергә җыелышта иден».- дим. «Ярар, күчтәнәч булыр,—ди —Мәскәүдән алып кайткач, күчтәнәч инде ул».—ди. «Синен күчтәнәчләреңне күп ашадык инде».—дип карасам да. акчасын китермәскә кушты.

Көннәр җылынып маташа. Бүген 8-10 җылылык. Быел болай җылытканы юк иде әле.

16 сы көнне Душанбегә һәм Янгиюльгә китаплар саллык. Былтыргысын алганга да җавап килмәгән иде.

Хәзер төрле җирдә шигырь бәйрәме башлана. Бүген И Юзеев шалтыратты Анын белән сөйләшеп тордык бераз. Кырлай якларына бер барып кайтасы килә, дидем. «Мин моны төртеп куйыйм әле»,—диде.

25 апрель. Көннәр матурланып маташа. 10-12 җылылык. Өйләр кызу Тәрәзәләрне ачык тотабыз. Шуннан салкын тия. Кичә лә бераз температура бар иде

Кичә Тависә исемле бер хатын килде. Бөгелмәдән. Моннан 20 ел элек без анын белән Бәкер курортында бергә булганбыз. Ана ул вакытта 18 яшь булган «Мин сезнең палатага кереп сүзсез генә утыра идем».—ди. Малаена Фәнис исеме кушкан. «Минем бу Фәрит кияүлеккә ин сонгы кандидатура иде,—ди Башка кеше янына
свиданиегә барган җирдән үзләренә чәй эчәргә дип алып керде дә, «мин, инәй. өйләндем» дип әйтте»,—ди. Бу керүдән калуын калмаган әле Тависә ана хатын булып. Ләкин аңа чыгарга сәбәбе булды инде, ди.

 

Тагын кич больницада ятканда килеп йөргән Әминә исемле кыз килде. Ул тоже бөтен тәнне сыпырырга, массажларга ярата иде. Нурсөя өйдә булгач алай сыпыргалап утырмады инде. Кияүгә чыккан. Балалары юк.

  1. май. Бүген Нурсөя быел беренче тапкыр бакчага китте Кичә 19 градус җылы иде. Өйдә чыдап булмаслык кызу. 30 градус. Шәрә ятам. Йөрәк шартларга җитешкән. Форточкадан кергән һава гына җитми. Өйләргә ягалар.

Агачларның бөреләре ачылып килә. Безнең тәрәзә каршындагы каен бүтән агачлардан алдарак яшәрә. Мине сөендерергә телидер инде.

  1. май. Кичә Нурсөя редиска һәм кишер чәчеп кайтты. Бүген дә бармакчы иде, авыртынды, бара алмады. Көн матур үзе. Бик четер кояш булмаса да, җылы. 17­18 ләр. Һава ниндидер дымык. Авыр. Өйләргә һаман ягалар. Төнлә бер дә йоклап булмады. Йөрәк урынына утлы күмер кыстырып куйган кебек төн буе пешерде

Иртән 8нче яртыда ук бер апа шалтыратты. Сез генә миңа ярдәм итә аласыз, мөмкин булса, килеп үз хәлемне сөйләр идем, ди Нурсөя әйтә, берәр әйбер язган пенсиядәге укытучыдыр, ди. Юк. мин әйтәм, сөйләшүенә караганда әз белемле кешегә ошаган, тавышына караганда иллене узган кешедер, дим. Кыска буйлы, төскә карарак хатын булырга тиеш. дим. Бөтен ягы мин әйткәнчә туры килде, бары тик кара хатын түгел, сары иде Яше 54 тә икән 5 нче трестның I СМУ сында маляр- штукатур булып эшли. Бригададан чыгарганнар, квартир алырга әллә кайчаннан бирле 1нче булуга карамастан һаман квартир чиратымны чигерәләр, ди.

Мин. Сезгә ничек ярдәм итә алам соң?

Ул. Сез бит пьесалар да, хикәяләр дә язасыз. Менә минем шушылай хаклыкны таба алмавым турында берәр пьеса йә хикәя яз.

Мин. Минем хикәя сезгә ни файда бирер сон?

Ул. Кешеләр укыр. Әнә сезнең «Бәйрәм кунаклары» дигән хикәягез нинди кызыклы бит.

Мин. Сезгә газетага барырга кирәк, апа. Яки эшләгән җирегезгә барыгыз. Язучылар сезгә ярдәм итә алмас

Ул Мин газетага да, судка да бардым инде, файдасы юк. Менә Туфан Миңнуллинга хат язган илем, шуны укып кара әле. Ана җибәрсәм, бәлки пьеса язар. Анын «Бәйләнчек» дигән пьесасы шундый кешеләр турында бит.

Мин. Туфанның вакыты юктыр, апа, ул бит хәзер Союз председателе.

Ул. Алайса, Туфан мина ярдәм итә дә итә инде.

Мин бу апага язучыларның үзләренең дә фатир таба алмый интегүләре турында сөйли башладым. Ләкин ул минем сүзләремне тынлап та бетермичә, Туфан янына китте. Туфан бу апага нәрсә дигәндер, ансын сорашкан булмады

Бүген пенсияне керттеләр. 30 сумга арттырганнар. Бернинди волокитасыз. Үзем дә сизми калдым. Хәзер 150 сум булды. Җиңү бәйрәменә әйбәт бүләк.

5 май. Кичә Нурсөя белән икәүләп чирләдек. Күнел болганып, костырып үтерә язды. Көндез мин башлаган идем, эстафетаны Нурсөя алды. Сквозняк кирәкне биргән, ахры. Һаман өйгә ягалар. ЗОлардан артып китә. Бөтен тәрәзәләрне, балконны ачып ташлыйбыз. Шул бөерләргә бәрә. Ә бөергә салкын тидеме, укшыта, костыра башлый. Нурсөянең бакчага барырлык та рәте юк. 2сеннән соң бара алмый әле Ә көннәр кызу тора: 25-27 градус җылылык. Агачлар шушы ике-өч көн эчендә яфрак ярып җибәрделәр Дөнья матур. Ә без үлә язып ятабыз. Моннан бер атна чамасы элек Аяз Гыйлаҗевка повестьны укымассыңмы дип шалтыраткан идем. Бик теләп риза булган иде, килеп алмый әле. Бәйрәмнәр узсын инде, дигән иде Кеше киләсе булгач, Нурсөя хәтта кибеткә дә чыгып китә алмый. Бу ике ай эчендә врачларның да визитлары ешайды. Уйламаганда киләләр дә керәләр. Ватан сугышы инвалидларын һәм аларга тиңләштерелгән инвалидларны жинү бәйрәменә кадәр диспанзирация 186

уздырырга кушылган икән аларга.

Кичә Бөгелмәдән теге Тависә шалтыратты. «Бәкер курортында чакта Сез «Зәңгәр чәчәк» дигән шигырь укыган идегез. Ул зәңгәр чәчәкләрне Сезнең өчен арыш арасыннан мин жыеп алып кайта торган идем, тик. бирергә кыюлыгым китмәгәч, ашханәдә эшләүче кызлар аша бирдерә идем. Хәзерге жыентыкларыгыздан шул шигырьне һич таба алмыйм»,—ди.

Минем хәзер моннан 22 еллар элек язган дәфтәрләрне актарып утырасы килми шул. Җыентыкларыма кертмәгәч, димәк, ул бик шәп булмагандыр инде. Йә анын исеме башкачадыр. Зәңгәр чәчәк образы минем кайбер шигырьләрдә бар инде. Ләкин кайсы шигырь кемне күз алдында тотып язылгандыр? Хәтерләмим

  1. май. Бакчага бүтән барган юк. Нурсөя чирләп йөри. Кичә мин беренче тапкыр урамга чыктым. Машинаның аккумуляторын алып чыгып кабызып карадык Кайсыдыр төшеннән бераз май аккан. Көннәр май башыннан бирле матур тора. Кызу. 25-27 ләр булды. Бүген 21-23. Без бакчага барсак суыта инде ул. 9ларында барырга ниятләп торабыз.

Аяз Гыйлаҗев килеп повестьны алып китте. Анын белән бәйрәм хөрмәгенә бераз төшердек. Ул «әйбәт» кенә булып кайтып китте.

Район башкарма комитетыннан килеп Җиңү бәйрәме белән котладылар.

  1. май. Көннәр суытты. 10-12.

Врачлар килеп китте. Аларны бәйрәм белән котлап 1 пачка конфет һәм берничә лимон биреп җибәрдек. Нурсөя чирләп ята иде. Башы әйләнеп. Аяклары да бик сызлый. Елдан-ел начарлана бара. Авыртынмаган көне юк. Аның чирләве минем үземнең чирләвемнән дә яманрак

  1. май. Аяз Гыйлаҗев шалтыратты. Повестьны укыган. 7 майда алып киткән иде. Әйбәт, повестың белән котлыйм, диде. Ләкин ахырын башкача бетерергә кирәк, диде. Нурсөя алардан кулъязманы алып кайтты. Квартирларының шәплегенә исе киткән. Хатыны Нәкыя ачык кеше икән, кыстый-кыстый чәй эчереп җибәрде, ди. Хәзер повестьның азагын уйлап ятам. Озынга сузмыйча гына бетерергә иде. Бер дә озын әйберләрне яратмыйм.

«Казан утлары»ның 3-4 саннарында Газиз Кашаповның «Язмышыңа ышан* дигән романы чыкты. Бик сыек әйбер. Бу авторга карата мәхәббәтем бетә башлады. Ә бит мин, аңа зур өметләр баглап, «Сәмүм жиле»нә рецензия язып чыккан идем. Соңгы әйберләрендә автор һаман түбәнәя бара. Бәлки, мина гына шулай тоеладыр. Мин аңардан артыграк өмет итәмдер. Һәркем дә үзеннән биеккә сикерә алмый бит.

  1. май. Көн салкын һәм яңгырлы. Әшәке җил. Юнан артык түгелдер. Бакчага барып булмый Әллә ни омтылыш та юк

Узган төн кайбер районнарда 3 градуска кадәр салкын булган.

Безнең тюльпаннар һаман чәчәк атмый.

17 май. Бүген повестьны Аяз Гыйлаҗев укыганнан соң яңадан эшләп чыктым Аяз абый белән сөйләштем, хәзер Нурсөя шуны яңадан аларга илтә китте Тагын ни дияр.

21 май. Бүген «Казан утлары»н укып яттым. Х.Камаловнын прозасын бик яратмый идем, «Безне өйдә көтәләр» романы ярыйсы булыр төсле. Әле 4нче санда башы гына килде. Ләкин сугыш турыңдагы әсәрләрдә В.Быковныкы кебек тыгызлык, киеренкелек юк. Сүз күп. Бу әсәрдә дә шул нәрсә сизелә. Күпсүзлелек безнең күп язучыларыбызнын уртак чире инде ул.

 

  1. май. 21 майда Әлмәт театрының баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев килгән иде. «Бай әти»не худсовета укыганнар. Хәзер, шуларның киңәшләрен искә алып, пьесаны яңадан эшләп ягам. Кую-куймау әле билгеле түгел. Режиссерга ошарлык килеп чыкса, куярлар инде. Ләкин пьесаны аныңча эшли башлагач, кызыклы урыннары төшеп кала. Шулары кызганыч. Ачу килә. Күп әсәрләр үзен теләгәнчә чыкмый Китап бирсәң, йә эчке рецензия язучыга, йә редакторга кайсыдыр жире ошамый Һәркем үзен хакчы дип саный. Үзенчә генә эшләсәң, әсәрең дөнья күрми

 

 

  1. июнь. М.Шигиннын «Новый мир» журналында чыккан сугыш чоры көндәлеген укып яттым. Шәп! Ни хәтле мактансак та. рус әдәбияты бездән алдарак бара.

Май ахырында янадан бер китап әзерләп нәшриятка илттердем. Ике повесть. Киләсе елда мине бөтенләй китапсыз калдырырга уйлыйлар бугай. Башны әйләндермичә генә шул шигырь китабына риза булып ятсам, үзебезгә дә эш кимрәк була иде.

Әле менә «Бай әти»не машинкада басып ятабыз. Авылга кайтылса, Әлмәткә сугылып Абдуллаевка биреп китәргә исәп. Бәлки, тагын берәр кат эшләргә туры килер әле. Өр-яна уйлар, фикерләр килеп тора.

Бер кечкенә повестьлык сюжет та башта әйләнгәләп йөри, көзгә кергәч тотынып карарга булыр дип торам.

2 июль. 6 июньнән 29 июньгә кадәр авылда булып килдек. Без авылга кайтканда кар яуды. Чистайдан Кызылъярга чаклы ап-ак кар иде Көннәр суык һәм янгырлы торды. Урамнар пычрак. Ярый әле Кызылъярның бер урамына бераз юл салганнар, югыйсә кереп булмас иде. Авылда һәркемнең коймаларын буяталар, урамны рәткә кертәләр. Баксан-күрсәң, безнең авылда авылларны төзекләндерү буенча берничә районның берләштерелгән семинары була икән. Койма буяу түгел инде бу—күз буяу. 15 июньдә семинар булып узды. Мин дә бардым. Семинар узу белән төзәтелеп бетмәгән юллар, буялырга өлгермәгән коймалар турында оныттылар. Ә бит ярыйсы гына эш эшләгәннәр. Авыл эчендә бер юл салып куйсалар, пычрактан котылырлар иде. Югыйсә кызлар клубка резин галоштан баралар.

Авылда күп кенә яңа йорт салынган. Кирпечтән. Колхоз салган. Чишмә суы кергән югары очка. Мәктәп, идарә һәм югары оч халкы чишмә суы эчә. Ләкин төп линиягә чишмә суын тоташтырмаганнар. Типтәр очында ярлар һаман ишелә, ныгыту турында уйлаучы юк. Колхоз председателе Рәшит Сабиржановны күреп сөйләшергә туры килмәде. Язучы халкынын күзенә чалынмауны хубрак күрә бугай.

Кайткач, авыл мәктәбендә очрашу уздырдык. Йөзләп кенә кеше бар иде. Мәктәп 320 укучыга исәпләп салынган, 140 бала укый. Укучылар Баулы мәктәбенә ныграк тартыла. Чөнки безнең авылда укып чыкканнар әллә кая керә алмый.

Авылда эчү дә кимүгә бармый. Кибеттән кочак-кочак аракы шешәләре күтәреп чыгалар. Урамда кыек-мыек йөрүчеләр җитәрлек

  1. август. Бу айнын ункөнлеге бик әйбәт: коры һәм кызу. ЗЗләргә житә. Урып- жыю өчен заказ белән эшләнгән кебек Алай да, вакытында урып-жыя алмасалар, «Һава торышының начар торуы сәбәпле» диярләр әле.

Бу кызу көннәрдә өйдә ятарга туры килде. Чөнки киләсе елда чыгачак китапны рецензиядән сон эшлисе бар. Бакчада кулга каләм тотасы килми, күбрәк урамда ятасы килә. Организм ял сорый, күрәсең. Бу китапка Фәүзия Бәйрәмова белән Аяз Гыилажев рецензия язган. Бәйрәмова «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» повестен теткән генә. Мондый нәрсә әдәбиятка керергә тиеш түгел, бу врачлар эше, фәлән- фәсмәтән дигән. Бездә үзебезнең татар әдәбияты кануннарыннан әз генә читкә чыксан да. «бу ярыймы икән сон» дип куркып калалар. Чит ил әдәбиятларын укымыйлар, үзебезнең кабыгыбызда бикләнеп яшибез. Бөтен кеше язган нәрсәләр турында язсан гына әйберләр тоткарлыксыз, шома үгә. Ә минем мен кеше язганны мен дә беренче булып кабатлыйсым килми. Безнең әдәбиятның союз күләмендә ныклап яңгыраш ала алмавы да бүтәннәр язып туйган нәрсәләрне кабатлаудан, күрәсен. Күтәргән темаң, күрсәтергә теләгән проблемаларын яна булмагач, осталык кына коткармый. Ә минем «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» әсәрендә моңарчы безнең әдәбиятта чагылмаган тема күтәрелә: хатын-кызны авыр эш үз асылын югалтып ир-атка әверелдерүе турында. Менә шуны анларга теләмиләр. Аларга Г.Әпсәләмов әсәрендәге Гөлшаһидә кебек образлар кирәк.

Хәзер шушы рецензияләрдән сон кулъязманы эшләп ятам

Аяз Гыйлажевнын рецензиясе бик төпле, әсәрне аңлап язганлыгы күренеп тора.

 

Кичә бер кызык хат килде әле «Туган көн бүләге* дигән китаптагы «Хуҗа* хикәясен бер укучы бик «шәпләп» анализлаган. Бер биттә ничә сүз. нинди сүз ничә тапкыр кабатлана, күпме өтер, күпме нокта барын санап чыккан Илдар Юзеевка да шундый хат җибәрдем дигән.

20 август. Ниһаять повестьларны рецензиядән сон карап чыктым Күп эшләргә туры килде. Кичә нәшриятка илттердем. Бүген Ш Рәкыйпов шалтыратты Бикә Рәхимовага бирергә уйлыйбыз кулъязмаңны, диде

2 сентябрь. Жәй күренмичә дә үтеп китте. Бакчаларда ямь бетеп бара. Август ае бик җылы торды. Ләкин китапны эшләп өйдә ятылды. бакчага да 2-3 тапкыр гына барылды. Бакчада «Новый мир»ның 6-7-8нче саннарын укып яттым. Ю.Рытхэунын «Магические числа» романы ошамады. Вообше. быел бу журналда әйбәт әйбер юк әле. Алты номерга сузылган «И поджег этот дом» да ис китәрлек түгел.

Р Юныс безнен авыл турында «Ярлар ишелмәсен» дигән мәкалә язган «Татарстан яшьләре»ндә. Ләкин ярны ныгыту өчен агач утыртырга чакырудан узмаган. Ишелеп барган ярны агач утыртып кына туктатып буламыни9 Монда проблема тирәндә, бу мәктәп балалары хәл итә торган мәсьәлә генә түгел

Яр буенда, безнен бакча артында колач җитмәслек унике өянке үсеп утыра, әле аста вак таллык иде Һәр яз саен бозлар ярны кимерә торгач башта вак талларны, аннары берәм-берәм безнең өянкеләрне суырып ала башлады. Болай барса, бер ун елдан бәрәңге бакчасын да алып китеп берәр диңгез төбенә салыр

  1. сентябр... Кичә бакчада карарга дип транзисторный телевизор алып кайткан идек, эшләми. «Электроника 404» Тышкы кыяфәте матур гына, ләкин сыйфаты начарның аръягына чыккан «Частота кадров» ручкасы эшләми Үз антеннасы белән күрсәтми Тышкы антеннага тоташтырсаң гына бераз күрсәтә. Анда да үлле-мәлле генә. Бүген бакчага китешли мастерскойга сугылырга исәп Нурсөя, мин нәрсә алсам да неудачно була, бүтән берни алмыйм дип йөри Безнен илдә бөтен нәрсә шулай инде ул дип аны тынычландырырга тырышам. Ләкин ашкынып коммунизмга барган илнең юньле әйбер эшли алмавына ачу килә.

8 сентябрь. Кичә Бикә Рәхимовага шалтыраткан илем Китапны редакцияли башлаган. Повестьлар турында фикерем әйбәт, ди Бер-ике генә аңлашылмаган сүз бар. аларын яныңа баргач хәл итәрбез, ли. Көзгә кереп, бераз күңел басылгач, юбилей китабын әзерли башларга булыр Дөресен әйткәндә, ул әзер диярлек инде Янадан төзеп чыгасы гына Шигырьләр күп Бераз сайлаштырасы. бүлекләргә аергалыйсы. бүлекләргә исем куясы, эчтәлек төзисе кала Шигырь китабын төзү бик мәшәкатьле эш. Көчне күп ала. Ярый әле Нурсөя бар Кабат-кабат машинкада басулар аның өстендә.

Дәвамы киләсе саннарда