Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ КАНӘФЕР

Барысы да яхшы булыр дип яшәүче Сөмбелгә багышлыйм.

Гадиләне тәүге күрүдә үк яраттым мин. Аның күзе дөньяга балаларча самимилек, бераз хыялый хәйләкәрлек белән карый иде. Иң мөһиме,ул һичкайчан вакыйгалар агышына кул селтәп, «әйдә, ярар»га гына яшәми. Менә шул чая, шук кызны тормыш мәхәббәт белән сынаган, әмма сындыра алмаган.

Бу мәхәббәт тарихын автобус тукталышыннан башлап китик әле. Гадилә, университетының тарих факультеты студенты,иптәш кызының туена кайтырга автобус көтә. Кемнәр генә үз гомерендә ниләр генә көтмәгән, берәүләр көтә-көтә картайган,кемнәрдер көтүнең мәгънәсезлегенә төшенеп,барысына төкереп яши биргән. Ә безнең автобус килгән һәм матур туташ аңа җайлап кына утырып юлын дәвам иткән. Хәзер сөйләнәчәк хикәяне Гадиләнең үзенә тапшырам. Сердәшеңә күңел яраңны ачсаң хәлең җиңеләеп китә дип әйтәләр, тыңлаучыга исә гыйбрәт,сабак та булыр дип өметләнәм.

«Тормыш мине кешеләр белән аралашудан шатлык табарга өйрәтте. Шуңа күрә кая гына бармыйм, әйләнә-тирәмдә гел аралашырга яратучы, минем белән сөйләшергә теләүчеләр табылып тора иде. Автобуска килеп кергәч тә, янәшәмдәге егетнең минем белән танышып сөйләшергә теләве гадәти тоелды. Җай гына сөйләшеп кайттык. Иптәш кызымның авылында төшеп калганда егет:«Мин сине барыбер табам!—диде. Мондый сүзләрне беренче кат кына ишетмәгәнгә, мин дә, «тап соң», дидем дә, юлымны дәвам иттем. Иптәш кызымның шат йөзен күрүгә Казаннан кем белән ничек кайтуым онытылды. Яшьлек бит ул җилбәзәк холыклы, ни эшләсә дә яхшы, ни булса шуңа риза, яраларын мәче төсле бер ялый да төзәтә. Туйлар шаулап-гөрләп узды, ә икенче көнне иртән мине капка төбендә бергә кайткан егет көтеп тора иде.

Мин көләргә дә, еларга да белми алдына чыгып бастым, чөнки калада минем биш ел бергә йөргән егетем бар, ә бу ялгышлык белән минем яныма утырып кайткан егет «свидәнҗегә» чакырып маташа. Холкым туры булганга, егетем барлыгын, аның белән дусларча гына сөйләшүемне аңлатырга тырыштым. Ә егетнең үз туксаны-туксан. Әйдә, барыбер Казанга кайтасыңдыр, дустың буларак, алып барып куям, диде. Бу юлы ул үзенең кем булуы, гаиләсе, тормышы турында сөйләп барды.

Фәрит әти-әнисенең өченче, төпчек уллары икән, гуманитар педагогик университетның физика-математика факультетын тәмамлап, хәзерге вакытта үз авылларында укытучы булып эшләүче егет. Җәйләрен абыйлары белән балта осталары булып та йөри икән, һәм иң соңыннан минем дингә мөнәсәбәтемне сорады. Мин нәрсә дип әйткәнемне төгәл хәтерләмим, чөнки минем өчен, кеше күңеленнән ышанса, аны тыштан кычкырып йөрергә, бигрәк тә икенче көнен генә таныш кеше белән бу турыда сөйләшеп барырга кирәктер дип санамый идем. Һәм хәзер дә шул фикердәмен. Фәрит елмаеп кына куйды да, башкача дәшмәде. Шушы очрашудан соң ул мине гел универстеттан каршы ала, илтеп куя торган булды. Эшләрең бардыр бит, көн дә килеп йөрисең, диюемә, «Синең өчен мин барысына да әзер»,—дип җаваплый иде. Нинди кызның күңеленә мондый озатып йөрүләр ошамас икән? Күбебез әгәр егет ярата икән, көнли, синең һәр адымыңны белеп торырга тырыша, дусларың белән кызыксына дип уйлыйбыз. Бу, бәлки, дөрестер дә, әмма иң мөһиме, егет сине хөрмәт итәргә, сиңа ышанырга тиеш икәнен онытабыз, дөресрәге, җиде кат күкләрдә йөзгәндә моңа игътибар бирмибез. Шулай итеп, мин биш ел яратып йөргән егетемне ташлап, яңа гыйшыкка бөтен барлыгым белән чумдым, эредем, юкка чыктым...

—Мин сине яратам, Гадилә.

—Мин дә сине яратам, Фәрит. Бәлки,кинога барырбыз?

—Син телисең икән, барыйк соң. Әмма минем анда бер тапкыр да барганым юк.

—Кит инде, биш ел буе студент тормышыңны укып кына уздырдыңмы?

Әйе.

Арткы рәттә кызлар да кочаклап утырмадыңмы?

—Син ни сөйлисең, Гадилә!..

—Үзең мине яратам дисең, бер генә чәчәк тә бүләк иткәнең юк.

Икенче килгәндә Фәритнең кулында чәчәкләр иде.

—Болар сиңа, Гадилә.

Фәрит, нигә син ике канәфер алып килдең?..—соравым җавапсыз калды.

—Әллә бер дә чәчәк бүләк иткәнең юк инде?..—бу соравыма да җавап булмады.

Әлеге хәлләрне кайта-кайта уйлыйм хәзер миң, чыннан да, мәхәббәттән сукырайган булганмын икән дим. Йөри башлаганга ике ай булды дигәндә мин яулык яптым. Фәрит белән танышканчы әбием кечкенә вакытта өйрәткән догаларны да онытып бетергән идем, биш вакыт намаз укый башладым. Кешене яратасың икән, аңа җаның-тәнең белән ошарга, ярарга тырышасың. Әмма ярарга тырышу белән үз-үзеңне җуюны бутарга ярамый икән. Юк,  яулык ябуны тәнкыйтьләп әйтүем түгел. Кеше Аллага әкренләп, җентекләп әзерләнгәннән соң гына килә. Ә мин, гипнозланган төсле, Фәрит ни кушса, шуны эшләп, уйламыйча шундый зур адымга бардым.

—Әйдә, өйләнешик, Гадилә!

—Без бит әле ике ай гына таныш...

—Элек озак йөрешмәгәннәр.

—Бәлки, никахлашып кына куярбыз?..

—Өйләнешик. Миннән качарсың күк тоела.

—Кая качыйм ди мин?..

—Син ризамы?

—Риза...

Танышуыбызга өч ай дигәндә, без өйләнештек. Әнием: «Ашыгасың, кызым, ялгышасың бит»,—дип торуга карамастан, мин бәхетле идем. «Үзе егылган елмас»,—дип,аны тынычландырдым, чөнки егылмам төсле иде.

Музейда бер экскурсия вакытында: «Менә шушы Сарытау авылында туган инде бу олпат шәхес»,—дигән сүзләрне ишеткәч, их, бер генә барып күрәсе иде шул авылны, дип уйлап куйган идем. Менә шул авылга килен булып төшеп киләм. Телефоным шылтырый, анда Гадел (биш ел йөргән егетем): «Гадилә, алтыным, ялгышасың бит, чыкма аңа кияүгә, кайт миңа кире»—ди. Шушы мизгелдә, аның сүзләренә җавап булып, башымнан «Нишлисең син, Гадилә? Синең язмышың түгел бу!»,—дигән фикер уза. Ләкин акылның соңгы омтылышы да җавапсыз кала, мин телефонны өзеп куям да, бәхетле киләчәгемә карап елмаям.

Мин килен булып төшәсе йортның капкасы кыйшайган, буяулары кубып беткән иде. Мин моңа сөю тулы күз белән карап, бергә яңа тимер капка куярбыз, дип уйладым. Ул вакытта, ничек инде өч балта тотарлык уллары бар йортта шундый капка була ала, дигән уй килеп тә карамады башыма.

Туйда минем дусларым утырмады. Иремнең сүзенә каршы килә алмадым, Коръән кушмый, имеш (ай-вай, алай микән, дим хәзер), ике яктан да туганнар гына килеп, кечкенә генә мәҗлес уздырып алдык. Мин барыбер бәхетле идем. Миңа Аннан башка беркем кирәкми иде. Мөгаен, гашыйк булганнар мине аңлар

Туйдан соң мин баш-аягым белән гаилә тормышына чумдым, һәм үзем кияүгә чыккан кешене чынлап торып күрә башладым, һәм мин үзем ачкан  дөньяга көннән-көн шакката идем.

Ул, беркайда да эшләмичә, әти-әнисе белән төп йортта яшәп ята икән бит. Әнисен Алланың җирдәге «урынбасар»ы дип уйлый. Аны эшләтергә тырышуларым «урынбасарның».

—Нигә син минем улыма кычкырасың?—дигән сүзләре белән тәмамлана иде.

Кибеттән бернәрсә алырга ярамый. Барысын да өйдә пешерәбез. Көн саен ипи, камыр ризыгы Һәм башкалар, һәм башкалар...

Ул саран икән бит! Моңарчы ике канәферне наданлык кына дип уйлап йөргәнмен, алар бит—иң арзанлы чәчәкләр! Кинога барып та акчасын туздырмаган ул. Авылдагы кызлар, аның гаиләсен, үзен белгәнгә күрә, аның тарафына күтәрелеп тә карамаганнар... Ә мин җүләр...

Эшенә дә түзәрсең, тик җаныңа тимәсеннәр, сүз белән рәнҗетмәсеннәр икән сине. Көннәр буе җыештырасың, ашарларына әзерлисең, ә Ул әнисе белән көнбагыш чиртә-чиртә сериаллар карый. (Бусын да Коръән кушкан микәнни?) «Урынбасар» аны яшәргә өйрәтә, мине бик иркәләмәскә ди. Талашкан очракта, гел ул җиңеп чыга...

Сабый туды... Мәхәббәтем җимеше. Дилә исемле нәни, йомшак кызым! Мин аның өчен дөньяларны үзгәртерлек көч тойдым үземдә.

Ә ирем сабый җанлы ата түгел! Кызына бер күлмәк, бер уенчык алыр өчен күпме ялынырга, ялварырга кирәк иде аңа! Монысы гына аз икән. «Урынбасар» аңа кызың үзеңнән түгел, дигән, һәм ул моңа ышана. Чынлыкта, кызымның йөзләре, бармакларында аның чалымнары ярылып ята... Мин рәнҗеп елыйм... Сабыемны күтәреп әниләргә кайтып китәм дә, бала хакы дип кире киләм...

—Атасы,  әйдә, кредит алып үзебезгә йорт сала башлыйкмы әллә?

—Кредит алу хәрам, ярамый.

—Кызыбызга йогурт кына алып кайтчы кибеттән.

—Өйдә сыер нигә?

—Кибетнеке матур савытта, тәмле дә, кызыбызның күңеле булыр иде...

—Карармын.

Кичкә кечкенә савытлы бер(!) йогурт кайта...

—Әни сине пенсиясен сорый дип әйтә. Алай эшләмә икенче.

—Син көне буе өйдә, сорамаганны беләсең бит.

—Юк, син сорагансың, әни әйтә.

—Син бит барысын да күреп-ишетеп торасың...

—Син үз әниеңә ышанасыңмы?

Әйе.

—Мин дә ышанам.

—Нахак бит...

Мин илереп елыйм... Минем тормышым мондый булырга тиеш түгел иде, бу мин түгел, мин аягүрә йоклыйм дип үз-үземне битәрлим. Түземлек бир, бер Ходам, дип ялварам. Биредә кызым да ничектер йомылып, тып-тын гына яши. Багалмама әле бер яшь тулып кына килә...

Шулай яши торгач, язгы бер җилле көнне кайнанам мине куып чыгарды... Баламны күтәреп чыгып киттем... Гомерем булса, кире кайтмам, бәхетемне бу йортта калдырма, дип, Ходаема ялварып, барысын кичереп, барысын калдырып, бар ишекләремне ябып... Киттем...

Хәзер кызым балалар бакчасына йөри, рәхәтләнеп бии, җырлый, сөйләшә... Минем бар максатым аны бәхетле итү. Аның йөзендәге елмаюны гына күрү дә мине җир йөзендәге иң бәхетле кеше итә.

Гадиләне мин авылга кайткан саен күрәм. Дилә дә матур кыз булып үсеп килә. Алар икесе дә тормышның ямен табып, матур итеп, сөенепләр яши. Йөзләреннән елмаю китми...