Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГРАММОФОН ТӘЛИНКӘЛӘРЕ

Татар эстрадасында күңел ачу музыкасының барлыкка килүе һәм кайсы дәвергә каравы, концерт эшчәнлеге башындагы булган үзенчәлекләр, башкаручылар һәм аларның репертуары турында «Казан утлары журналы битләрендә мин үземнең «Татар жыры йөз ел элек» дип аталган мәкаләмдә язып чыккан идем инде. Анда йөз ел элек халкыбыз тыңлаган көй һәм жырлар, аларны башкарган жырчылар турында белер өчен төрле чыганакларга мөрәҗәгать итү кирәклеге әйтелде. Алар арасында иң мөһиме, әлбәттә, сүз ниндидер могҗиза аркасында сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән йөз еллык граммофон тәлинкәләре турында барды. Граммофон музыкасының меңнәрчә тираж белән чыгарылуы, аны төрле милли басмаларда рекламалау, ул тәлинкәләргә кергән җырлар һәм көйләрнең каталоглары булуы-болар барысы да күп нәрсәләр турында сөйли. Өстәп шуны әйтергә кирәк, төрле чыганаклар, истәлекләр аша без ул чордагы җырчыларның һәм музыкантларның концерт репертуарын, тәлинкәләргә язган ыр-көйләре турында күпмедер дәрәҗәдә белә алабыз. Ләкин ул башкаручыларның, беренче чиратта, безне кызыксындырган җырчыларның тавыш тембрларын, җырлау стиле һәм эмоциональ көйләнешләрен ачыклау өчен безгә, әлбәттә, шул граммофон язмаларның булуы зарур. Чөнки җырның тере яңгыравышы беркайда да теркәлмәгән икән, музыка-башкару сәнгате өчен бу күренеш мәңгелеккә югалган дигән сүз.

Соңгы елларда татар музыкасы язылган граммофон тәлинкәләре белән кызыксынуым үзенең актуальлеген югалтмады, киресенчә, мин яңа дәрт белән эзләнүләрне дәвам иттем. Ул гына да түгел, соңгы ике-өч ел эчендә бу юнәлештә яңа чыганакларга тап булдым, үзем өчен яңа ачышлар ачтым. Иң мөһиме, Октябрь революциясенә кадәр татар музыкасы өлкәсендә граммофонның зур роль уйнавы турындагы караш яңадан-яңа дәлилләр белән баетылды. Казанда һәм башка төбәкләрдә, Мәскәүдә, чит илләрдәге булган чыганаклар белән тирәнрәк танышырга туры килде. Татар мәркәзе Казан шәһәрендә граммофон тәлинкәләренең төрле архивларда һәм фондларда сакланулары турында да шактый мәгълүмат тупланды. Революция чорына кадәр чыккан тәлинкәләр Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фондында Г.Ибраһимов ис. ТӘҺСИ фондында, Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай музее фондларында сакланалар. Татар җырчыларының һәм музыкантларының граммофон тәлинкәләреннән магнит тасмага күчерелеп, соңыннан цифрга әверелдерелгән 30 га якын язмасы «Татарстан-Яна Гасыр» каналы фондында урын алды.

Мәскәү шәһәрендә урнашкан Россия дәүләт фонодокументлар архивының (РГАФД) төп каталогы белән танышу да эзләнүләрне өстәмә чыганаклар белән тулыландырды Анда XX гасыр башына кагылышлы бик күп санлы татар язмаларының булуы ачыкланды. Илебезнең иң зур архивларының берсе булган бу фондта башкаручыларның исемнәре, аларныж репертуары теркәлгән граммофон пластинкаларын ачыклау, барлау, безнең өчен татар музыкасы өлкәсендәге башкару сәнгате барлыкка килү дәверен билгеләү юлында, һичшиксез, кыйммәтле чыганак булып торалар.

Эзләнүләр барышында миңа граммофон музыкасының тарихы белән кызыксынган, бу юнәлештә җитди эш алып барган. АКШта яшәгән коллекционер Юрий Берников әфәнде белән танышырга туры килде. Аның белән аралашуымның нәтиҗәсе-граммофон өлкәсендә әлегә кадәр минем өчен билгеле булмаган чыганакларны ачыклау. Шулар арасында-Октябрь революциясенә чаклы Россиядәге граммофон язмаларының тарихын өйрәнү юлындагы җитди чыганакларның берсе, дөньяның иң күренекле дискографы һәм «Граммофон Компаниясе»нең тарихын өйрәнү буенча танылган инглиз эксперты Алан Келли төзегән каталог. Аның рус телендә тулы исеме «Полный каталог русских граммофонных записей, сделанных Граммофонной Компанией с 1899 до 1928 года в России и за рубежом»дип атала. А.Келли үзенең 50 елдан ашу гомерен «Граммофон Компаниясе» чыгарган граммофон язмаларының детальләштерелгән дискографиясен төзүгә багышлаган. Озак еллар ул бөтендөнья музыка өлкәсендә абруйлы булган ЕМ1 компаниясенең архивларында эшли һәм андагы гроссбухлардагы материалларның күчермәләрен алып, аларны структура ягыннан эшкәртеп дискографияләр формалаштыра. Бу дискография-каталогларны төзү приниипының нигезен тел, географик өлкә һәм иң мөһиме, һәрбер граммофон тәлинкәсе турындагы технологик чыганаклар тәшкил итә.

А.Келлиның «Рус каталогы»ндагы безнең өчен аеруча кыйммәтле әйбер, ул да булса, автор анда аерым очракларда язмаларның даталарын көненә кадәр төгәллек белән китерә. Без анда каталог номерлары һәм тәлинкәләрнең матрица номерларын, язмалар сессияләре барган шәһәрләрнең исемнәрен, хәтта жырчыларнын нинди аккомпаниаторларга кушылып башкарулары турында мәгълүмат алабыз. Шундый төгәллек белән жыелган материал, башкаручыларның, беренче чиратта безнең татар жырчыларының һәм музыкантларының граммофон музыкасы өлкәсендә эшчәнлекләрен тулыландыру юлында әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны ачуы әйтеп бетергесез роль уйный.

Граммофон музыкасы буенча барган эзләнүләр юлында күптән түгел мин үзем өчен гаҗәеп бер чыганак белән якыннан таныштым һәм шаккаттым. Безнең илдә генә түгел, ерак чит илләрдәге китапханәләрдә, архивларда, шәхси коллекцияләрдә татар тарихына һәм аның мәдәниятенә кагылышлы материаллар булуын ачыклап, аларны бик озак еллар дәвамында өйрәнәсе бар әле. Озын сүзнең кыскасы, Франциянең Милли китапханәсенең (артабан, ФМК) аудиовизуаль документлар департаментындагы музыкага кагылышлы 550 граммофон тәлинкәсе арасында XX гасыр башындагы популяр татар жырчыларының һәм музыкантларының 1911 елда «ПАТЕ» ширкәте чыгарган ике яклы 27 татар тәлинкәсе булуы ачыкланды. Бу коллекция ярдәмендә безгә татар башкаручыларының мона кадәр билгеле булмаган граммофон язмалары белән танышуның уникаль бер мөмкинчелеге туды Монда җырчылар Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Мәрьям Искәндәрова, Мирфәиз Бабаҗанов, Хөсәен Йосыпов, Фатыйма Моратова, Нәфисә Позднякова (Пснякова), Хәдичә Гимбитская башкаруында төрле жанрдагы җырларның язмалары тупланган Татар театр сәнгатенең барлыкка килүе һәм аның үсешен күзаллау юлында бу коллекциядә татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле актер һәм режиссер Габдулла Кариевның тавышы язылган тәлинкәләрнең булуы да безнең өчен куанычлы. Бу язмалар XIX-XX гасырлар чигендә татар жырчыларының һәм музыкантларының башкару эшчәнлеген яңачарак анализларга мөмкинчелек бирә. Шуның өчен дә бу мәкаләдә мин әнә шул язмаларга җентекләбрәк тукталып китүне максат итеп куйдым.

Граммофон тәлинкәләрен өйрәнгәндә безне һәр тәлинкәнең детальләштерелгән мәгълүмат блогы игътибарны үзенә җәлеп итә. Тәлинкәнең этикеткасы үзе дә бер кыйммәтле чыганак: анда граммофон ширкәтенең исеме (Диск «ПАТЕ»), патент, каталог һәм матрица номерлары, жырның, көйнең, яисә укылган әсәрнең исеме, башкаручы, яисә башкаручыларның исемнәре, кайчакта аккомпанименты турында да мәгълүмат язылган. Билгеләп үтәргә кирәк, бу мәгьлүмати язмалар дискның урта өлешенә, башка граммофон ширкәтләренең тәлинкәләреннән аерылмады буларак, гравировка ысулы белән язылып, андагы хәрефләр һәм саннар өстән буяу белән буялган булган. Этикетка өстенә кечкенә генә кәгазьгә ФМК архивының номеры беркетелгән. Фондтагы граммофон язмаларның сыйфаты да яхшы гына, граммофон тәлинкәләренә хас булган шытырдау-чыжлаулар анда юк дәрәҗәсендә. Монда «Пате» ширкәтенең заманы өчен бик тә прогрессив булган тавыш чыгару системасы белән эш алып баруы турында әйтеп узарга кирәк. «Пате» ширкәте чыгарган уйнаткычларны фирма исеме белән бәйләп «патефон» дип атаганнар. Башка граммофоннардан ул принципиаль ягы белән аерылып торган. Тавышның дулкыннары тәлинкәнең буразнасына гадәттәгечә горизонталь яссылыкта түгел, ә вертикаль юнәлештә язылып, буразнаның төбендә урнашкан булган. Патефон аппаратына тавыш буразналардан тимер энә аша түгел, ә сапфир ташы беркетелгән мембрана аша житкерелгән. «Мәңгелек энә» дип атаганнар аны. Ул гына да түгел, башкалардан аермалы буларак, «Пате» уйнаткычының тавыш алдыра торган башы минутына 90-100 тапкыр әйләнгән тәлинкәнең буразнасы буйлап тыштан эчкә таба түгел, ә хәзерге заман компакт дисклардагы кебек уртадан (этикетка ягыннан) читкә таба йөргән. Бу яңа катлаулы һәм чыгымлы технология белән «Пате», беренчедән, үзенең тәлинкәләренең яңгырау сыйфатын күтәргән, икенчедән, язмаларының башка конторалар тарафыннан законсыз күчермәләрен эшләүгә киртә куйган, хәзерге заманча әйткәндә «пиратлыкка» каршы чыккан.

ФМК фондындагы «Пате» ширкәте тәлинкәләре арасында XX гасыр башындагы жырчыларның иң күренеклесе булган К.Мотыйгый-Төхфәтуллинның язмалары табылуы аеруча кадерле. Ул шәхеснең граммофон музыкасы өлкәсендә байтак эшләгәне безгә мәгълүм. Ә аның иҗатын якыннан өйрәнгәндә миңа беренче чиратта язма чыганакларга, жырчының замандашларының истәлекләренә таянып эшләргә туры килгән иде. К Мотыйгый-Төхфәтуллинның әлегә кадәр безгә билгеле булган язмаларына килгәндә, алар күп түгел. Алар арасында граммофон тәлинкәләреннән магнит тасмасына күчерелеп Татарстан радиосы фондында җырчының бер көйне төрле сүзләр белән жырлау традициясе калыбында фортепианога кушылып башкарган «Ашказар», «Тәфтиләү», «Баламишкин», «Корсын, балам, бу кала», «Тотса мәскәүләр якаң» җырларының язмалары саклана. Казанның Г.Тукай музеенда, К.Мотыйгый-Төхфәтуллин укуында Коръән аятьләре язылган граммофон тәлинкәсенең булуы да безнең өчен яңгыравышлы кадерле бер экспонат.

Ә инде К.Мотыйгый-Төхфзтуллин башкаруында ФМК фондындагы ун язма теркәлгән биш граммофон тәлинкәсе безнең эзләнүдә әйтеп бетергесез дәрәжәдэге кыйммәтле чыганак. Шунысы кызыклы, тәлинкәләрнең этикеткасында жырчынын исеме төрлечә язылган. Икесендә Камиль Мутыги диелсә, калганнарында К.М.Тухватуллинъ дип куелган. Г.Тукай музееңдагы тәлинкәдэ К. Тухватуллинъ» дигән язу тора. Төрле шәһәрләрдә үзләренең граммофонга язу эшчәнлеген алып барган компанияләрдә эшләгән техниклар, исәп алып баручылар башкаручының исемен шулай төрлесе төрлечә теркәгән күрәсең.

XX гасыр башындагы басма чыганакларга һәм җырчы турындагы истәлекләргә таянып без К.Мотыйгый-Төхфәтуллин репертуарын, аерым чыгышларының программаларын күз алдына китерә алабыз алуын. Ләкин ничек кенә булмасын, җырчының тавышы, тембры, аның башкару стиле һәм төрле жанрларга караган җырлар теркәлгән язмалардан башка аның профессиональ музыка сәнгатендәге урыны турында объектив фикер әйтү кыенрак булыр иде. Ә бит тарихтан билгеле, җырчының иҗатына тискәре караш булмады түгел, булды. Ул караш революциягә кадәр үк башланып, совет чорында, аеруча XX гасырның 30 нчы елларында түзә алмаслык кыерсытулар К.Мотыйгый-Төхфәтуллинны үз-үзенә кул салуга китерде. Шуның өчен дә җырчының безнең карамактагы язмалары аның башкару иҗатын берникадәр ачыкларга, бу иҗади шәхеснең эшчәнлегенә дөрес бәя бирергә, ниндидер дәрәҗәдә аны акларга ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

Истәлекләргә нигезләнеп шуны билгеләргә кирәк: К. Мотыйгый-Төхфәтуллин, гадәттә, үзенең концерт программаларының үзенчәлекле эпиграфы итеп Н.Думави шигыренә «Дөньяда» исемле җырын куя торган була. Җырчының безнең игътибардагы фортепианога кушылып башкарылган «Дуньяда»исеме астындагы язмасы ФМК фондындагы АР 1748 санлы тәлинкәдә теркәлгән. Бу җырда К.Мотыйгый-Төхфәтуллин үзен тормыш кыйммәтләре турында тирән фикер йөрткән, байлар һәм фәкыйрьләр тормышындагы тигезсезлеккә, гаделсезлеккә каршы чыккан кеше булып күз алдына килеп баса. Гимн характерындагы бу җыр түбәндәге юллар белән башланып китә:

Без килмәдек китәргә, дөньяга,

Килдек гомер итәргә шул, вай дөнья

 Ләкин тормыш гозурга ,дөньяда,

 Кыен гомер итәргә шул, вай дөнья...

Композитор, фольклорчы Солтан Габәши үзенең «Татар сәхнәсендә музыка»дип аталган мәкаләсендә татарлар арасында профессиональ җырчыларның килеп чыгуы турында язганда К.Мотыйгый-Төхфәтуллинны «концертчыларның и элек килеп чыгучыларыннан» дип билгели. Шул ук вакытта С.Габәш, җырчының «күбрәк рус көйләрен алып, шул көйләргә җиңелчә көлке яки көлкегә юнәлдерелгән татар сүзләрен җырлап килде һәм шуның белән татар дөньясына танылды» дип яза. Шуны истә тотарга кирәк, С.Габәшинең бу мәкаләсе 1926 елда, К.Мотыйгый- Төхфәтуллинныж иьаты тарафына совет тәнкыйте уклары ява башлаган чор белән бәйле. Җырчының граммофон язмаларын тыңлаганда ул җырлаган җырларның эчтәлеген өйрәнгәндә, аларны «күбрәк җиңелчә көлкегә» корылган, җиңел-җилпе диеп бер дә кабул итеп булмый. Киресенчә, без шунысын ассызыклап үтәргә тиешбез: сакланган язмаларның барысы да дип әйтерлек. К.Мотыйгый Төхфәтуллин башкарган җырларның социаль юнәлешле булуын күрсәтә, аларны кыюлыгы һәм җитдилеге дә көн кебек ачык. Монда җырчының публицист, журналист булуы да, аның гражданлык позициясе дә үзенең якты чагылышын таба. Түбәндәге мисаллар да моны ачык дәлилли.

Менә К.Мотыйгый-Төхфәтуллинның «Шәкертләр җыры» мотивына җырланылган «Кички азан» (№ АР-1748) җырының язмасы. Бу жырда башкаручы үзенең Казандагы кичке азан тавышы тәэсире астында туган уйлары белән уртаклаша. Татар тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны, ханлыкларның җимерелүен искә алып, «жылый, җылый бирделәр җан. Сөембикә дә Чынгызхан», -дип жырлый. Күп нәрсәләр бетте, калмады, тик «калды дингә дошман ишан», -дип зарлана. Шунда ук ул татарларның таркаулыкларын тәнкыйтьләп. «Юк шул безләрдә берләшмәк, юк бергә-бергә гөрләшмәк», -дигән үкенечен белдерә. Җырчы кешенең репертуары өчен моннан да тирән эчтәлекле, җитди нәрсә бармы соң?

«Ахча-Деньги» (№ АР-441) җырында К.Мотыйгый-Төхфәтуллин акчага табынучыларны, нинди генә ысул белән булса да баерга тырышучыларны, шул акчаны эзләп йөрүчеләрне оста итеп сурәтли, алардан көлә:

Сатучылар, кибетчиләр, кәрванчылар,

Сәне нычек табарга һич белмиләр.

Көны, төны йокламаен, сән(е) эзлиләр,

Бик күп мәшәкать йөкләрләр, сәнең өчен..

Җырчы, кешеләр арасында акча өчен гөнаһлы эшләр кылынганын да кискен тәнкыйтьли һәм акча турында сәнең өчен күп җаннар корбан булыр, канлар ага, яшьләр агар сәнең өчен...», -дип җырлый.

Шунысы гыйбрәтле, бу шигъри юлларны К.Мотыйгый-Төхфәтуллин музыкаль яктан бөтенләй көтелмәгән калыпта—көйле китап-мәкаменә музыкасыз башкара. Өстәп шуны әйтергә кирәк, бу «көйле китап» мәкаменең язмасын без XX гасыр башындагы граммофон тәлинкәләрендә сакланып калган яңгыравышлы бердәнбер үрнәк итеп кабул итәбез.

К.Мотыйгый-Төхфәтуллин кроковяк мотивына сатирик-гротеск характерлы «Ишан святой» (№АР-441) җырында, күз алдына китерерлек итеп, фәкать үзенең корсагы турында гына уйлаган, ничегрәк аны тутыру уе белән генә көн иткән «изге» ишан образын тудыра. «Мин симерми кем симерсен, эчем тулы ат мае», — дип масайган тәкәббер ишаннан көлә.

Татар тормышындагы ямьсез күренешләрдән булган җитешсезлекләргә, каршы чыккан тәнкыйтьче-җырчы, XX гасыр башында шәкертләр җырлаган «Беренче сада» 8 көенә «Тюлган шехеръ чайханаси» (№ АР-1747) исемле җырын да граммофон тәлинкәсенә яздырган. Ә менә К.Мотыйгый-Төхфәтуллиннын «Кызлар халъ» Положение девий- (№ АР-440) исемле җырында безнең каршыга кечкенә татар кызларын жәлләгән, сабыйларның киләчәге өчен борчылган җырчы образы килеп баса:

Безнең хәлләр кызганыч,

Һәр эшемез болганыч,

Бу хәлләрнең эчендә

Кызлар хәле кызганыч.

Бичаралар үсәләр,

Өч-дүрт яшькә җитәләр,

Шундан соңгый хәлләрд.

Кызлар хәле кызганыч...

Бүгенге көндә Г. Тукай сүзләренә татар халкының гимны булып яңгыраган «Туган тел»жыры XX гасыр башында популяр булган бер бәет көенә җырланыла. «Сәлим бабай»дип аталган бу бәеттә үткән тормышны искә алып, кеше язмышында үкенечләр, тормышка ашырыла алмаган хыялларның булуы турында әйтелә. Бу бәетне мин оригинал тексты һәм көе белән беренче тапкыр К.Мотыйгый-Төхфәтуллин язмасында ишеттем Тәлинкәдә ул «Селимъ бабай-Дедушка Селимъ» (№ АР-439) дип теркәлгән.

К. Мотыйгый-Төхфәтуллинның ФМК фондындагы «ПАТЕ- граммофон язмалары арасында «Тутся маскавляръ яканъ» («Тотса мәскәүләр якан») (№ АР- 1747) җырының булуы да җырчы репертуарының җитди җырларга бай булганын күрсәткән мисал. Бу җырның бер язмасы белән әлегә кадәр мин таныш идем. Ул язма «ПАТЕ» вариантыннан берникадәр аерылып тора. Көе, җыры шул ук, ләкин җырның каденциясе һәм фортепиано аккомпанименты төрлечә. Димәк, бу җырны К.Мотыйгый-Төхфәтуллин башка ширкәтләрнең тәлинкәләренә дә яздырган. Моңа дәлил итеп язучы Әхәт Гаффарның 80 нче еллар уртасында «Амур граммофон рекордъ (Пишуший Амур)» җәмгыяте тарафыннан яздырылып Рига шәһәрендә «Граммофон ширкәте»ндә эшләнгән граммофон тәлинкәсендә җырчының «Тотса мәскәүләр якан-җырын тыңлавы турында язган мәкаләсен искә алыйк. Анда язучы бер мөһим әйбергә басым ясап үтә -Арада Г.Тукайның үткер шигыренә чыгарылган жыр жырлану («Тотса мәскәүләр якан») К.Мотыйгый Төхфәтуллинның сәнгатьтә, Шаһит Әхмәдиев әйтүенчә, һич тә талымсыз зәвыкъсыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу-аның үтә зәвыкълы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил. Чынлап та, бу җырны башкару К.Мотыйгый Төхфәтуллинның принципиальлеген һәм кыюлыгын күрсәтә. Ә бит Г.Тукайның бу үткер сатирик шигъри юллары 1908 елда, Россиядә кара реакциянең үтә көчле чорында язылган. Ул гына да түгел, цензура бу шигырь турында үзенең документларында «нежелательно» дигән сүз кулланган булуы да билгеле. Шагыйрьнең бу әсәре редакцион төзәтмәләр белән 1911 елда гына дөнья күргән. Ә К.Мотыйгый-Төхфәтуллин әлеге җырны концертларында гына җырлап калмаган, граммофон тәлинкәләре аша да Г.Тукайның иҗаты белән меңәрләгән тыңлаучыларны таныштырган.

Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса часкаүлор якаң ?

Как ты будешь отвечать тач, тотса мәскаүләр якаң ?..

Әйе, К.Мотыйгый-Төхфәтуллинны бөек Тукайның иҗаты илһамландырмаса, җырчы тарафыннан «ПАТЕ» ширкәтендә шагыйрьнең әсәрләре буенча язылган тәлинкәләр сериясе турында без, мөгаен, бүген сүз алып бара алмас идек.

Күренекле галим И.Рәми «Әдәби сүзлек»ендә 1910-1913 елларда «ПАТЕ» ширкәтендә К.Мотыйгый-Төхфәтуллин башкаруында «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», «Кемне сөяргә кирәк», «Эштән чыгарылган татар кызына» («Зиләйлүк» көенә), «Ләззәт вә тәм нәрсәдә», «Мәгъшукамә» (мәхәббәт шигырьләре) җырлары булуы турында укыйбыз. Шул җырларның кайберләре белән без ФМК фондындагы язмалар аша танышабыз. Алар арасында искә алып узган «Тутся маскавляръ яканъ» җырыннан башка «МагшукамаКъ возлюбленной» (N9 АР-439) һәм «Пар ат»«Пара лошадей» (№ АР-440) җырларының язмалары бар К.Мотыйгый-Төхфәтуллинны рус композиторы М.Глинканың «Руслан һәм Людмила»операсындагы фарси хоры мотивына башкарган «Магшукама» җыры бик тә үзенчәлекле, колоритлы булып яңгырый. Безнең өчен, шулай ук, җырның каденциясе дә кызыклы җырчы анда тониканы октавага югары күтәреп тынга куелган тулы яңгыравышлы тавыш белән тәмамлап куя. Бу алымны К.Мотыйгый-Төхфәтуллин «Кызлар халъ», «Положение девиц», « Ишан святой» һәм озын көйләрдән булган «Ашказар». «Тэфтиләү» җырларында да куллана.

Ә инде халык арасында да, профессиональ башкаручылар арасында да популяр булган данлыклы «Пар атъ» «Пара лошадей» жырына килгәндә, ислам галиме Р.Үтәбай-Кәрими сөйләвенчә, Г.Тукайның бу шигыренә көйне К.Мотыйгый Төхфәтуллин нәкъ үзе салган

Шулай итеп, К.Мотыйгый-Төхфәтуллинныж граммофон тәлинкәләрендә сакланган репертуарын тыңлаганнан һәм анализлаганнан соң, көчле яңгыравышлы бәрхет тавышлы бу җырчыны чын талант иясе булганына ныклап ышанасың.  

Аның күп җырларының фортепиано һәм оркестрга кушылып яздырылуы, җырчының татар концерт музыкасын «культуралаштыруга табан алып барганын күрсәтә. Моны К.Мотыйгый-Төхфәтуллинның кышкы кыяфәте, европача киенүе дә дә ачык дәлилли: җырчы сәхнәгә һәрвакытта да кара бант белән бизәлгән ак кәгазь якалы кара фрак киеп чыга торган була. Ә К.Мотыйгый-Төхфәтуллинның җырлау манерасы академик юнәлештә рус-европа яңгыравына якынлашуы белән характерлы. Хәзерге заман тыңлаучысы күзлегеннән караганда без, К. Мутыги- Тухватуллинны, төрле чагылдыру чараларын үзенә җыйган бай арсеналлы профессиональ җырчы итеп кабул итәбез. Граммофон тәлинкәләрендә сакланып калган җырларны тыңлаганнан соң, җырчының чын мәгънәсендә милли сәнгать әһеле булуы турындагы фикеребезне тагын да ныгытабыз. Шул ук Г.Тукайның «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигырендәге «Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар. «Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бар, тәм дә бар!», - дигән юлларын җырлаган беренче профессиональ башкаручы К.Мотыйгый-Төхфәтуллинның татар халкының музыка мәдәниятенә чын мәгънәсендә хезмәт иткән зур шәхес булуына безнең бер дә шигебез юк.

ФМК фондындагы «ПАТЕ» язмаларын барлаганда татар җырчылары арасында беренчеләрдән булып граммофон тәлинкәләренә үзенең гармунда уйнавын һәм җырлавын яздырып калдырган жҗырчы-гармунчы Мирфәиз Бабаҗановның («Троицкий Мирфәйза») да дүрт тәлинкәсе (сигез җыр) булуы ачыкланды. Тәлинкәләрнең этикеткасына аның исеме Мирфейза Бабазянов дип язылган. Анын тавышының югары яңгыравышлы үзенчәлекле контратенор (лат.contra-каршы) икәнен без беләбез. Үз вакытында М.Бабаҗановның уйнавын һәм җырлавын төрле граммофон ширкәтләре яздырып чыгаралар. Башкаручының «Сирена грандъ рекорды» ширкәте чыгарган тәлинкәләр турында журнал битләрендә мин язган идем инде10. М.Бабаҗановны үз уенына кушылып җырлаган сигез язмасы, җырчының репертуарын, манерасын һәм башкару осталыгын ачу юлында тагын да бер зур өстәмә, яңа чыганак булдылар

Үзенчәлекле жҗырчының язмаларын тыңлаганда XX гасыр башындагы концерт- башкару практикасына хас булган бер традициянең чагылышын күрәбез. Ул да булса, бер концерт номеры эчендә озын көйне кыска җыр белән бергә бәйләп башкару. Стиле буенча да, эчтәлеге буенча да бер-берсеннән аерылып торган ике өч җырны, яки көйне үзенчәлекле итеп сюиталы циклга берләштереп башкару үткән гасыр башы музыкантлары һәм җырчылары өчен табигый булган әйбер. Бу башкару традициясенең бер мисалы-Касыйм шәһәрендә М.Бабаҗановның граммофон тәлинкәсеннән магнитофонга яздырып алган «Оренбург бәете». Бу өч кисәктән торган цикл: салмак бәет көе, кискен контрастлы шаян бию такмаклары һәм күтәренке инструменталь йомгаклау. Шундый җырлардан җырчы- гармунчының язмалары арасында «Подвалъ Зарыфь» (№ АР-447) җырын мисал итеп китерергә була. Анда татар халкының традицион озын көеннән со салмак характердагы бер строфалы икенче кисәк яңгырый һәм тагын да бер строфалы такмак композицияне түгәрәкләп куя. М.Бабаҗанов башкарган «Аштушъ» (арх.№ АР-449) җыры исә катлаулы типтагы озын көйнең контрастлы стиль үзенчәлекләрен үзенә берләштерә. Шул ук вакытта җырның өченче строфасы тизләтелгән темпта яңгырый һәм үзенчәлекле цикл гармун башкаруында бөтенләй икенче көй белән тәмамлана. М.Бабаҗановнын «Табмякубъ» (№ АР-447) җырында бу башкару үзенчәлеге ике кисәкне берләштергән озын көй һәм такмакта чагылыш таба. Шул чор музыкантларының телдән-телгә күчеп әлеге традициягә бәйләп йөргән әйтемнәре булган. Озын көйләргә кушып уйнаган, җырлаган кыска көй- такмакларны алар «Монысы закуска булды инде», дип әйтә торган булганнар. Аларның шулай дип әйтүе бу алым белән корылган күңелле концерт номерын тулысынча трактир-ресторан музыкасына каравын күрсәтә. М.Бабаҗановның репертуарын нигездә кыска көй жанрына караган җырлар тәшкил итә. Ике кисәктән торган (жырның үзе һәм инструменталь йомгаклау) «Жигули» (арх.№ АР-448), шул чор җырчылар репертуарын бизәгән «Баламишкин» (арх № АР- 448) һәм «Пороховой Фатыхъ» (арх.№ АР-449) җырлары М. Бабаҗановның язмалары арасында башка төрки телле халыкларның җырлары булуы да аның репертуарының киңлеген күрсәтә. Әйтик, архив № 450 нче тәлинкәдә җырчы гармунчы башкаруында кыргыз-казах җырларыннан булган «Амирханъ» һәм «Ку-Ку» исемле җырлар урын ала.

Мирфәиз Бабаҗановның безгә билгеле булган язмаларына таянып һәм яңа ачылган граммофон тәлинкәләрендәге репертуары белән танышканнан соң, бу жырчынын революциягә кадәрле шәһәр музыкаль мәдәнияте мөхитендә калкып чыккан татар эстрадасының үзенчәлекләрен үзенең иҗатында чагылдырган башкаручыларның бе­ренче ләреннән булуында бер дә шик юк.

Шәһәр мөхитендәге төрле катламны канәгатьләндерүче «күңел ачу музыкасы» шул чорда эшләп килгән рестораннарда, кабакларда, паркларда, пароходларда һ.б җирләрдә яңгыравы мәгълүм. Ул музыканы халыкка җиткерүчеләр арасында үзенең граммофон тәлинкәләре белән популярлык казанган җырчы-гармунчы Хөсәен Йосыповның язмалары да ФМК фондында булуы ачыкланды. Бу башкаручының «ПАТЕ» ширкәте чыгарган кайбер тәлинкәләре Г.Ибраһимов ис. ТӘҺСИ архивында саклануы безгә билгеле Х.Йосыповның тавышы М.Бабаҗановныкы тибындагы контратенор. Төрле чыганакларны өйрәнгәндә җырчының граммофон өлкәсендә алып барган эшләренең күплелеге ышандырырлык «ПАТЕ» ширкәтеннән башка Х.Йосыповның тәлинкәләрен «СИРЕНА РЕКОРД», «ГНОМ КОНЦЕРТ-РЕКОРД һәм «ЗВУКОПИСЬ» ширкәтләре чыгарган. Ә инде ФМК фондындагы язмалар, үзенчәлекле җырчының репертуарын ачыклау буенча тагын да бер җитди чыганак булып хезмәт итә. Андагы тәлинкәләрдәге этикеткаларда җырчының исеме Хусаинъ Юсиповъ дип язылган.

Х.Йосыповның репертуарындагы лирик мәхәббәт җырларыннан «Алехи- Валехи» (арх.№ АР-435) һәм «Ашеклэкъ хале» (арх.№ АР-437) үзләренең структурасы белән салмак көйләргә карый. «Ашеклэкъ хале-ндә шундый лирик юллар хәтердә кала.

Сары сандугач баласы,

Йер беләген ашамый,

Кыз базаның акыллыгы,

Сәүгән барын ташламый...

Салмак җырлардан шулай ук «Портъ Артуръ» (арх.№ АР 451) җырын да билгеләп үтәргә кирәк. «Портъ Артуръ» жыры-рус-япон сугышы вакыйгаларын чагылдырган, шул чорда туплар астында һәлак булган «мөселман туганнар», аларнын ятим калган якыннары, балалары турында социаль юнәлештә башкарылган җитди җыр. Мондый җырлар X. Йосыпов өчен хас түгел, чөнки аның репертуары күбрәк «күңел ачу музыкасы» таләпләренә җавап биргән кыска шәһәр җырлары. Алар арасында дәртле характердагы аккомпанименты белән «Ахали зиляти» (арх.һГ АР 1753) җыры, мәхәббәт турындагы шаян «Волковъ сазы» (арх № АР 1753), «Акошъ» (арх № АР 1752) һәм «Алмагачларъ» (арх № АР 1751) исемле җырлар. X.Йосыпов башкарган «Троицкий »(арх.№ АР-1752) дип аталган тыр үзенең төзелеше белән «Эрбет»  исемле популяр шәһәр җырын хәтерләтә.

X.Йосыповның язмалары арасында татар-мишәрләрнең типик озын көйләренең булуы да ачыкланды. Ул—«Садучеларь» (арх.№ АР-436) һәм «Азизакей» (арх.№ АР- 1751) җырлары, «Кара блотъ» (арх.№ АР-435) җырына килгәндә, анда башка милләт музыкасына хас интонацияләрен үзенә алып, үзенең стиле белән русларның шәһәр романсын хәтерләтә. Ә инде җырчының шулай ук үз уенына кушылып башкарган «Гай да тройка»сы (арх.№ АР-451), XX гасыр башындагы татар башкаручыларына хас булган рус җырының көенә татар сүзләре белән җырлау традициясенең ачык бер мисалы. Үзенең эчтәлеге белән рус көенә бик тә ятышлы булган бу җырны Х.Йосыпов дәртле табын җырлары стилендә башкара:

Әйдә, дуслар, утырыйшик,

Өстәл өстен тутыйрик.

Биш сум тәңкә бер чүп түгел

Уйнап, көлеп бетерик..

Гыйнвар, фибрал, март, априль дин,

Акча бетергән айлар.

Биш сум тәңкә бер чүп түгел

Гулять итәрбез, әйдәй...

Х.Йосыпов язмалары арасында бер җыр аеруча игътибарны җәлеп итә. Ул да булса, «Хайрыль Нися» (арх.№ АР-436) исеме астында яңгыраган җыр. Бу җырны беренче тапкыр ишеткәндә аның көе миңа бигрәк тә таныш тоелды. Шуннан соң исемә төште: композитор А.Ключаревның «Татар халык җырлары» җыентыгындагы «Күк күгәрчен» җыры көенең бер варианты түгелме соң бу? Ул гына да түгел, композитор Җ.Фәйзи дә бу җырны үзенең «Халык җәүһәрләрендә китерә һәм XX гасырның 20 нче елларында «Күк күгәрчен» көенең Оренбург татарлары арасында аеруча популяр булуы турында яза. X.Юсупов репертуарында «Хайрыль Нися»(«Хәйрелниса») җырының булуы, һич шиксез, бу җырның халык арасында «Күк күгәрчен»нән күпкә элегрәк танылган булуы турында сөйли. «Хәйрелниса, Хәмденниса» дигән эндәш сүзләр тора бара, күрәсең. «Күк күгәрчен, сандугачым» дигән сүзләр белән җырлана башлагандыр. Түбәндә Х.Йосыпов җырлаган җырның ике строфасы китерелә:

Тау башындин тотып алдым

Сандугачның баласын,

Йыламай, җанием, нәк йылыйсың,

 

Хәйрелниса, Хәмденниса,

Йыласаң, дай, каласың.

Безнең кырлар кисәкле,

Баганасы пичәтле,

Без йырламый, кем йырласын,

Хәйрелниса, Хәмденниса

Безнең көннәр исәпле...

Шулай итеп, җырчы-гармунчы X.Йосыповның репертуарын күпмедер дәрәҗәдә ачыклаганнан соң без анын тулысынча шәһәр музыкасы кысаларындагы «трактир-ресторан» практикасына җавап бирүен билгеләп үтәбез.

Франциядәге граммофон язмалары арасында әлегә кадәрле безгә фәкать төрле басма чыганаклар, истәлекләр аша гына билгеле булган. XX гасыр башында җыр, концерт эшчәнлеген алып барган татар хатын-кызларыннан беренчеләрдэн булган популяр җырчы Мәрьям Искәндәрованың тавышын тәүге тапкыр ишетү минем өчен аеруча дулкынландыргыч булды. Ә бит бу җырчыны Тукай үзе тынлаган! 1911 елдагы Әстерханга сәяхәтендә Г.Тукай С.Рәмиев һәм Д.Мөхэммэдовлар белән бергә М. Искәндәрованың концертына барган. Г Тукайның бу сәяхәтен үзенен истәлегендә чагылдырган. В.Алиев, җырчының Касыйм шәһәреннән булып, аның Петербург консерваториясен тәмамлавы турында хәбәр итә. И.Рәмиев исә үзенең «Әдәби сүзлек» ендә икенчерәк төрле яза. М.Искәндәрованың Петербургтагы Федотова дигән ханымның курсларындамы, әллә башка бер музыка җыр мәктәбендәме укыганлыгы турында бер мәгълүматның күзгә чалынуы турында әйтеп уза. Ничек кенә булмасын. М.Искәндәрованың чынлап та музыкаль белеме булуына шик юк.

«Төскә-биткә чибәр, матур җырлаучы артистканы Әстерхан публикасы бик җылы каршылады. Байлар визит карточкалары, хәтта акча да салган чәчәк бәйләмнәрен сәхнәгә яудырдылар. Ләкин аларның җырчыны үз якларына аударырга маташулары бушка чыкты. Сәгыйть Рәмиев аның белән күрешеп. Габдулла Тукайның да концертта булуын әйтеп өлгергән иде. Җырчы Мәрьям концерттан соң Габдулла Тукай утырган өстәлгә барды Мәрьямне як-яктан чакырсалар да, ул берсенә дә игътибар бирмәде.Алар (байлар) җырчының шагыйрьләр белән сөйләшергә теләгәнен аңламадылар —дип искә ала В.Алиев.

Язучы С.Сүнчәләй «Йолдыз» газетасының 1914 елдагы бер санында чыккан мәкаләдә М. Искәндәровага кыскача гына характеристика бирә. Анда ул җырчының шансонеткалар рэвешендәрәк җырлавын, аның тавышының ярыйсы, хәтта чибәр дә булуы турында яза. Әллә нинди нәзек, көмеш тавышлы ул. Җырлаганда анын тавышының кайбер урыннары бәгъзан өзелеп, (вальцованныйныкы шикелле), «үзгәреп» китә. Менә шул үзгәрү, әзем бик матур була. Гомумән, Мәрьям ханымның тавышын көмеш тавыш дисәк, мөбаләга булмас. «Җырларының сүзләре дә матур гына»,-дип хәбәр итә С.Сүнчәләй М.Искәндәрованың әнә шул «бәгъзан өзелеп, үзгәреп» киткән көмеш тавышы граммофон тәлинкәләре аша йөз еллык вакытны бәйли. Югарыда әйтелгәннәрне дәлилләп, җырчының ФМК фондындагы граммофон тәлинкәләренә теркәлгән репертуарына тукталып китик. Тәлинкәләрдәге этикеткада җырчының исеме Марамъ-Бано Искандерова дип күрсәтелгән. Димәк, аның тулы исеме-Мәрьямбану Фондта аның ике яклы өч тәлинкәсендә алты җыр язылган. «Абау жаныйемъ» (арх № АР 1749), «Портартуръ»(арх № АР-1749), «Бай-Бай» (арх.№ АР-1750), «Берегись Альма» (арх N9 АР-1750) җырларын М.Искәндәрова тынлы оркестр аккомпаниментына кушылып җырлый, ә кырым татар җырларыннан булган «Дордемъ кеме сулемъ» (арх № АР-1754) һәм« Гиль Гиль» (apx.N° АР-1754) җырларын фортепианога кушылып башкара. Җырчының төрле күңел ачу урыннарында. Мәкәрҗәдәге югары класс рестораннарында. Мәскэүнең данлыклы «ЯР» ресторанында эшләве, әлбәттә, аның репертуарына шәһәр музыкасына хас булган күтәренкелек, дәртлелек кебек сыйфатлар кертә. Типтереп яшәгән эре һәм вак буржуа гына түгел, башка катламнарның да тормышын бизәгән күңел ачу музыкасының шундый репертуардан торуы табигый хәл. М.Искәндэрова язып калдырган кырым татар интонацияләренә нигезләнгән «Бай-Бай» җырында бу музыкаль мөхит аеруча ачык чагыла. Җырның үзенчәлеге шунда тынлы оркестр озатуында беренче музыкаль җөмләне жырчы, икенчесен-катнаш хор башкара һәм җыр барышында бу алым үзенчәлекле ярыш-кара каршы әйтеш формасын тудыра. Хор монда башкаручының җырлаган сүзләрен куәтләүче функциясен алып бара. Тынлы инструментларның, аеруча тынлы җизуен кораллары төркеменең озатуында җырлау, башкаручыдан, әлбәттә, тавышның көчле янгыравышлы булуын таләп итә М.Искәндэрова үзенең С.Сүнчәләй характерлаган «көмеш тавышы» белән генә шундый тыгыз янгыравышлы аккомпаниментка кушылып җырлый алгандыр. Менә «Бай-Бай» җырының ике строфасы

Җырчы: Сезгә, дуслар, кунакка килдем,

Хор: Ляаа, ля, ля, ля—ляляля!

Җырчы: Нихәл итеп, зал торасыз?

Хор: Ляаа, ляляля, ля!

Җырчы: Бик яратсагыз, карагыз,

Хор: Ляаа, ляляля, ля!

Җырчы: Акчагыз булса сыйлагыз!

Хор: Ляаа, ляляля, ля, ля!

Җырчы: Тра ля-ля-ля-тра-ля-ля,Тра ля-ля-ля-ля...

Сезнең каршыгызда торам,

Мин дөньяны күргәнгә шул,

Җырлыйсым килеп җырламыйм,

Җырлыйм дуслар булганга, шул,

Тра ля-ля-ля-ля...

М.Искәндәрованың «күңел ачу музыкасы»на хас булган сыйфатлары белән сугарылган «Бай-Бай» җырын без чын мәгънәсендәге дәртле эстрада номеры итеп кабул итәбез.

Татар хатын-кыз җырчылары арасында ФМК фондында шулай ук Нәфисә Позднякова (Пснякова), Фатыйма Моратова һәм Хәдичә Гимбитская исемле ханымнар тарафыннан яздырылган тәлинкәләр барлыгы да ачыкланды.

Ул тәлинкәләрдән мин инструменталь ансамбльгә кушылып Н.Позднякованың Ф.Моратова белән берлектә (дуэтта) язылган  «Ижбулдин» һәм «Әхмәт­Сафа көе» (арх.№ АР-1756) җырларын, Ф.Моратованың «Озын Эрбет», Х.Гимбитскаяның «Уртада җиләс» (арх.№1755) җырларын тынладым. Шулай ук бу өч җырчы (трио) башкаруында Аппагуимъ бульбылимъ», «Эха-ха Трипака» (арх.№ АР-1757) һәм «Алма Хрмэ» (арх.№-1760) исемле җырларны да «ПАТЕ» үзенең дискларына яздырган. Тагын да бер тәлинкәдә аноним хатын-кызлар дуэты башкаруында «Ой Денъя» һәм «Исланбурки» (арх.№ АР-1746) җырлары музыкасыз гына, a capella яңгырый. Шунысы кызыклы, тәлинкәдә «Исланбурки» җыры «Казанско-татарская народная песня дип игълан ителә. Инструменталь ансамбль озатылышында хор һәм солист башкаруында рус көенә татар сүзләре белән җырланылган «Ай Дунай» (арх.№ АР-1746) җыры да бик үзенчәлекле яңгырый. Тәлинкәнең этикеткасында бу җырны башкаручыларны «Казансюй Татарскш хор» дип билгеләгәннәр.

Әйтергә кирәк, соңгы искә алган хатын-кыз җырчыларның башкару осталыгы, әлбәттә, М.Искәндәровадан кайтышрак. Бу язмаларда башкаручыларның бик югары, берникадәр әче яңгырашлы туры тембры, көйнең схематик рәвештә, кайчак бөтенләй якынча гына башкарылуы, җырчы тавышының бизәкләргә артык бай булмавы, киресенчә, мелодикламаииянен өстенлек иткәне ишетелә. Мондый тембрлы җырчылар башкарган көйләрне тыңлаган Г.Тукайның бу мәсьәләдә ниләр әйткәне безнең күбебезгә мәгълүм Аның «Граммофонда татар җырлары» шигыре бәлки шундыйрак җырлар һәм җырчыларны тыңлаганнан соң язылгандыр. Ләкин ничек кенә булмасын, граммофонда җырлаган җырчылар нинди генә тәнкыйть астында калмасын, алар үзләренең төрле жанрга караган җырлары белән XX гасыр башы шәһәр тормышына хас булган күңел ачу җирләрендәге, кабакларда һәм сыраханәләрдәге татар колагын шактый еллар чыңлатып килгәннәр. Мондый җырчылар да, мондый башкару да, күрәсең, шул чор тыңлаучыларның зәвыкъларыннан чыгып соралганнар, кабул ителгәннәр. Ә бу өлкәдәге коммерсантлар шул җырчыларның граммофон тәлинкәләрен ил буйлап таратканнар.

Шулай итеп, татар музыка тарихын, аның башкару сәнгатен ачыклау юлында яңа чыганакларның табылуы-безне өчен, музыка өлкәсендә үзләренең эзләнүләрен алып барган кешеләр өчен аеруча мөһим. Татар башкаручыларынын граммофон тәлинкәләренә теркәлгән җыр һәм көйләрен ачыклау, ул тәлинкәләрнең кайда, ничек саклануын белешү һәм, ниһаять, ул тәлинкәләрне барлап, андагы язмаларны заманча итеп эшкәртеп, гасыр тузаныннан чистартып, иифр форматына күчереп тыңлаучыларга, татар музыкасы белән кызыксынучыларга җиткерү-безнең алга куелган бурычларыбызның берсе. Французларның үзләренең тарихына кагылышлы материалларны (ә безнең очракта ул чыгышы белән Франциядән булган «ПАТЕ» ширкәте), граммофон пластинкаларын (алар арасында татар музыкасы язылганнары да булуы!!!) үзләренең милли китапханәсендә саклап кына түгел, дөньяга танытулары, безнең өчен, татарлар өчен, үзебезнең мәдәни мирасыбызга булган мөнәсәбәтебез өчен зур бер үрнәк булып кала дисәм дә ялгышмам дип уйлыйм.