Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАТАР БАСМАСЫ

Русия падишаһы Петр Беренченең Кавказ һәм Фарсы иле халыкларына мөрәҗәгать итеп чыгарылган 1722 елгы «Манифесты гарәп графикасыннан хәзерге татар теленә күчермәдә киң катлам укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Күренекле галим, татар китабы белгече Әбрар ага Кәримуллин аны җыелма хәрефләр белән басылган беренче татар китап басмасы дип бәяли (Кәримуллин, 1979, 16-17 66) «Манифест»ның сакланып калган бердәнбер нөсхәсе Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы Шәркый кулъязмалар институты мирасханәсендә дип исәпләнеп (Iфонд, 7 тасвирлама, 23/1287архив эше), эчтәлеге тар даирә белгечләргә генә таныш иде. Мәскәүдәге Россия дәүләт борынгы актлар архивының Г.Я Кер фондында (191 фонд, 101 архив эше, 48-49 66) «Манифест»ның икенче нөсхәсе табылды (Краткий каталог, 1996, С.90-91). Әлеге текст шуннан алынды.

Мәгълүм булганча, Русиядә татар басма китабының инде өченче йөзьеллыкны тутырып килүче бай традицияләре, тарихы бар (Каримуллин, 1974,  1992 Һ.6.). Әмма гарәп шрифтендә литерлар булмаганлыктан, 1722 елга хәтле җыелма хәрефләр (литерлар) ярдәмендә татарча китап басу эше булмый. Мәсәлән, Петр Беренченең Госманлы Төркиясе белән үзара мөнәсәбәтләргә бәйле 1711 елгы икенче бер манифесты бакыр пластинкага уеп язу (ксилография), ягъни гравюра ысулы белән башкарылганлыктан, әле басма китап дип санала алмый (Кәримуллин, 1979, 14- 15 66.). Шунлыктан, Петр Беренченең Кавказ һәм Фарсы иле халыкларына 1722 елгы «Манифест»ы татар басма китабы тарихында мөһим урын алып тора. Аның яңа табылган икенче нөсхәсенең Россия дәүләт борынгы актлар архивынын нәкъ менә Г.Я. Кер фондында саклануы һич тә очраклы хәл түгел. Георгии Яковлевич (Георг—Якобс) Кер (27.07 (07.08.) 1692—05.(16)05.1740)—иҗади эшчәнлеге XVIII гасырның беренче яртысына туры килгән мәгълүм алман (немец) шәркыятьчесе. Шәрык (гарәп, фарсы, төрек) телләреннән тәрҗемәче һәм нумизмат. Ул Алманиянең (Германиянең) Саксония өлкәсендәге Шлойзинген төбәгендә туа, шунда башлангыч белем ала. 1711 елда Шәрык телләре белгечлеге буенча Галле университетын тәмамлый. 1722 елдан Лейпциг университетында өлкән магистр, 1727 елдан шунда гарәп һәм яһүд телләре кафедрасын җитәкли. Вице-канцлер граф А.И.Остерманның шәхси чакыруы буенча, 1732 елнын гыйнварында Русиягә, Санкт-Петербургка килә һәм шул елның март аенда төзелгән контракт нигезендә дәүләтнең чит илләр эшләре Коллегиясе каршында гарәп, фарсы һәм төрек телләреннән тәрҗемәче—тылмач итеп тәгаенләнә. Аңа шул телләргә яшүсмерләрне өйрәтү бурычы да куела. Шул максатта, Мәскәүдәге Славян-грек-латин академиясеннән махсус китертелеп, алты яшүсмер дә беркетелә (соңыннан аларның бишесе илчелек хезмәтендә файдаланыла).

1735 елда ул Петербург Фәннәр академиясе тарафыннан Петр Беренче оештырган Кунсткамерадагы 4000 берәмлек Шәрык тәңкәләренең (шул исәптән Жучи акчаларының да) тасвирламасын (каталогын) төзергә чакыртыла. Әмма шәркыятьче галимнең 1740 елда вакытсыз вафат булуы сәбәпле, бу эш тәмамланмый кала.

Замандашлары өчен бераз «сәеррәк» булып күренгән, үзенең шәркыягь өлкә­сендәге белемен барыннан да өстен куйган Г.Я Кер заманында Русиядә атаклы шәркыятьче галим, күренекле нумизмат, гарәп, фарсы, төрек телләреннән иң яхшы тәрҗемәчеләрнең берсе булып таныла. Ул үзенең актив тәрҗемә эшчәнлеге аша чит илләр эшләре Коллегиясенең Шәрык илләре (Фарсы иле, Госманлы Төркиясе һ.б.) белән язма эш йөртүендә турыдан-туры катнашып, үзеннән соң төрле телләрдә күп тәрҗемә хезмәтләр калдыра. Аерым алганда,  аның Төркия белән Фарсы иле арасында төзелгән тынычлык трактатын, төрек солтанының патшабикә Анна Иоанновнага язган хатын алман теленә тәрҗемә итүе мәгълүм. Ул шулай ук урта гасыр төрки тарихи-мәдәни ядкярләреннән Әбелгазый Баһадур ханның «Шәҗәрәи төрки»ен («Родословная тюрок»)—алман, «Бабурнамә»не—латин телләренә тәрҗемә итә.

Тәрҗемә эшчәнлегеннән тыш, Г.Я. Кер Кунсткамерадагы куфи язулы борынгы тәңкәләр­нең,  Жучи акчаларының ике томлык кулъязма тасвирлама­сын төзи (тәмамланып җит- мәгән), үзендә дә аларның бай тупланмасын булдыра. Шулай ук төрле дөнья халыклары тел­ләрендә әлифбалар җыя, аларны өйрәнә. Кавказ, Каспий, Кара диңгез буе төбәкләренең карталарын төзеп калдыра. Шәрык телләрен өйрәнү макса­тында, Русиядә Академия яисә Гыйльми җәмгыять булдыру фикерен алга сөреп, үзе үк аның проектын да эшли һ.б.

Гомумән алганда,  Г.Я. Кер Русиянең беренче шәркыятьче галимнәреннән, Шәрык акча­лары нумизматы, куфи стилен­дәге язуларның борынгы гарәп язмалары икәнлеген ачыклаучы булып исәпләнә. Ул зур эш сәләтенә ия була. Аның Россия дәүләт борынгы актлар архи­вында һәм Санкт-Петербургтагы Шәркый кулъязмалар институ­ты мирасханәсендә сакланучы бай иҗади мирасы да шул хакта сөйли. Шәркыятьче галимнең Россия дәүләт борынгы актлар архивындагы «Манифест»нын икенче нөсхәсе табылган шәхси фондында да (191 фонд) шәркыять, төркият белемнәренә, урта гасыр төрки, татар дәүләтләре яшәешенә кагылышлы шактый күп архив материаллары табарга була. Мәсәлән, «Татар тарихчылары һәм географлары турында хәбәрләр» (130 архив эше), «Кунсткамера тәңкәләре, медальләре һәм аларнын күчермәләренең тасвирламасы» (143-176 архив эшләре), «Русиядә Шәрык академиясе оештыру проекты» (4. 11 архив эшләре), «Лейпциг китапханәсендәге гарәп, фарсы, төрек кулъязмалары» (22 архив эше), «Бөек Могуллар генеалогиясе буенча материаллар» (92-т архив эше) һ.б.

Беренче татар басма китабының барлыкка килү тарихы да кызыклы. XVIII гасыр башында көчәеп киткән Русия, Балкан ярымутравына чыгу, Кара, Балтыйк диңгезләре буйларында ныгып калу максатында, күрше дәүләтләр белән өзлексез сугышлар алып бара. Алтын Урда чорларыннан килгән традиция буенча, Русия Фарсы Иле. Госманлы Төркиясе, Төньяк Кавказ халыклары кебек күрше көньяк дәүләт-халыклар белән тыгыз мөнәсәбәт йөрткәнлектән, бу чорда дәүләттә илчелек кәгазьләре фарсы, төрек, татар телләрендә дә башкарыла. Моның өчен чит илләр эшләре Коллегиясендә махсус тылмачлар корпусы тотыла.

1711 елда Русиянең Балкан ярымутравына таба һөҗүме Госманлы Төркиясе тарафыннан туктатыла. Ә инде Балтыйк буе җирләре өчен 1717-1721 еллардагы Төньяк сугышында Швецияне җиңгәннән соң, Петр Беренченең игътибары көньяк-көнчыгыш тарафка, Каспий диңгезе буйларына юнәлә Максаты-Һиндстан, Кытай кебек баи илләргә илтүче кәрван юлларын, Каспий төбәгенен көнбатыш, көньяк-көнбатыш яр буе җирләрен кулга төшерү. Әмма алар бу вакытта Фарсы иле (Иран) кулында була. Җитмәсә, бу җирләр Гөрҗестан (Грузия) һәм Әйястанның (Әрмәнстаннын) бер өлешен үзенә буйсындырган Госманлы Төркиясен дә кызыксындыра

Озакламый бу төбәккә хәрби поход оештыру өчен форсат чыга. Фарсы илендә үзәк хакимиятнең көчсезләнүе сәбәпле, илдә башланган эчке чуалчыклыклардан һәм сәүдә үзәге Шәмәхадә рус сәүдәгәрләренең тауарлары таланудан файдаланып (бу вакытта Фарсы иленә көнчыгыштан әфганнар—пуштуннар бәреп кереп, алар хәтта ил башкаласына һөҗүм итәләр, ә Төньяк Кавказ халыкларыннан лезгиннар һәм кумыклар Шәмәханы талыйлар). 1722 елның җәендә Петр Беренче гаскәрен Каспий буена юнәлтә. Тарихка Петр Беренченең 1722 елгы Фарсы походы яисә Шәмәха экспедициясе булып кереп калган бу походка ул, кайбер тарихи хәбәрләргә караганда, 22000 җәяүле гаскәридән (пехотадан), 20000 казактан, 30000 татардан, 22000 калмыктан, 9000 атлы гаскәрдән һәм 5000 матростан—барлыгы 106000 сугышчыдан торган гаскәр туплый (Лебедев, 1848, С.9) Шул рәвешле, генерал-адмирал Ф.М.Апраксин командалык иткән яуның ким дигәндә 28-29 процентын төрки-татарлар тәшкил итә.

Алга китеп шуны әйтергә мөмкин, нигездә Каспий диңгезенең көнбатыш як яр буйлары буйлап сузылган бу поход Русия дәүләте өчен уңышлы тәмамлана. Анын нәтиҗәләре буенча 1723 елда Петербургта Фарсы иле белән Русия арасында солых төзелә. Бу килешү буенча Фарсы иле Бакы (Баку), Дербент шәһәрләрен, Астрабад,  Гилян, Мазандеран, Ширван өлкәләрен Русиягә бирергә мәҗбүр була. Үзенен Кавказ артындагы яңа биләмәләрен таныту бәрабәренә, бу яулап алулар белән Госманлы Төркиясе дә килешә. Ләкин бу уңыш кыска вакытлы булып чыга. 1732 елда Фарсы иленен Решт шәһәрендә ирешелгән икенче бер килешү һәм 1735 елгы Ганжә (Гянджа) трактаты буенча, Русия бөтен саналып киткән шәһәр-өлкәләрне кирелән Фарсы иленә кайтарырга мәҗбүр була. Әмма әлеге поход беренче татар басма китабы нәшер ителүгә вә борынгы Болгар җирендәге тарихи һәйкәлләрне өйрәнү-саклауга тәүге этәргеч бирүгә бәйле истәлекле бер тарихи вакыйга итеп карала. Эш шунда ки, Каспий буена барышлый Русия падишаһы Петр Беренче Әстерханга Идел буйлап төшә. Шунда борынгы Болгар җирендәге тарихи хәрабәләрне дә манзара кыла. Вакыт үтү белән аларның җимерелә, юкка чыга баруын күреп, Казан губернаторына сакланып калган тарихи һәйкәлләрне ныгыту-төзекләндерү чараларын күрергә, каберташлардагы борынгы татар, әрмән язмаларын кичекмәстән укып, күчереп алырга әмер бирә. Әлеге әмер мәгълүм дәрәҗәдә үтәлә дә. Мәсәлән, борынгы Болгар хәрабәләренең хәзерге Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы график рәсемнәре менә нәкъ шул чорда ясалган булса кирәк. Бу шушы җирлектәге тарихи- мәдәни ядкярләрне саклау-өйрәнү юнәлешендә тәүге адымнарның берсе була.

Ә инде 1722 елның 15 (26) июнендә Әстерхан шәһәренә төшеп җитү белән үк Русия падишаһы үзенең поход типографиясендә Кавказ һәм Фарсы иле халыкларына аталган «Манифестмын бастыра. Ул фарсы, төрек, татар телләрендә нәшер ителеп, аның алман теленә тәрҗемәсе дә мәгълүм (Лебедев, 1848 —С 4-8)

Госманлы төрек телендә «Манифестации 1000 данә чамасында бастырылуы билгеле (Пекарский, I862.-C.653) Сугышның Фарсы иле җирлегендә алып барылганлыгын истә тотсак, аның фарсы телендәге тиражы күбрәк бу туы ихтимал. Күрәсең, «Манифест»ның фарсы, төрек телләрендәге исәбе 3000, гомуми тиражы 5000 чамасы булган (Голиков, 1838.-С 154-155). Әлеге поход типографиясендә басылган нинди дә булса башка басма мәгълүм түгел. 1723 елда исә поход типографиясе осталары Мәскәүгә әйләнеп кайта. Күчереп йөртү авыр булганлыктан, үзләре белән типография станын, гарәп шрифтындагы литерларны гына алалар. Калган җайланмалар барысы да урында кала.

«Манифест»ның авторы һәм Шәрык телләренә тәрҗемәчесе булып Русиянең беренче шәркыятьчеләреннән Дмитрий Константинович Кантемир (26.10. (6.11.) 1673—21 08. (1.09.) 1723) исәпләнә. Ул—Молдавия (Валахия) хөкемдары Константин Федорович Кантемир белән борынгы бояр нәселеннән булган. Анна Федоровна Бантыш гаиләсендә кече ул булып дөньяга килә. Кайбер тарихи хәбәрләргә караганда, бу нәсел башында Кырым татарлары вәкиле тора. 22 ел буе (1688­1710) аманәтче (заложник) сыйфатында Константинопольдә (хәзерге Истанбул) яши. Анда яхшы белем ала. Ул Көнбатыш (грек-латин) белән беррәттән Шәрык белемен дә яхшы үзләштерә, төрек, гарәп, фарсы телләрен камил дәрәҗәдә белә. «Бу господарь—үтә акыллы кеше, киңәшләр бирергә дә бик сәләтле»,—дип бәяли аны. Русия падишаһы Петр Беренче (Походный журнал, 1854 — С.49). Петр Беренченең 1711 елгы Төрек походында Д.К. Кантемир Русия ягыннан эш йөртә. Әмма поход уңышсыз тәмамлану сәбәпле, ахыр чиктә Русиягә качып китәргә мәҗбүр була. Ул монда кенәз титулы, зур утарлар белән бүләкләнә, падишаһ сараена якынайтылып, Петр Беренченең төрек эшләре буенча киңәшчесе була.

Д.К. Кантемир гыйльми иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, 1716 елнын көзендә ул латинча язылып, үзеннән соң кулъязмада калган, соңыннан инглиз, француз, алман, румын телләрендә бастырылып, аңа дан китергән «Госманлы йортынын күтәрелеше һәм баешы» дигән хезмәтен тәмамлый. Шулай ук латин телендә 1720 елда язып тәмамлаган икенче бер кулъязма китабын «Систима китабы яисә Ислам диненең торышы» дип тәрҗемә итеп булыр иде.

Петр Беренченең 1722 елгы походы вакытында Д.К. Кантемир, Яшерен канцелярия башлыгы П.А. Толстой белән берлектә, гражданлык эшләре белән җитәкчелек итә. Алар өчесе—яу житәкчесе Ф.М. Апраксин, П.А. Толстой һәм Д.К Кантемир падишаһ Киңәшен (Советын) тәшкил итәләр. Петр Беренче аңа поход типографиясе белән җитәкчелек итүне дә тапшыра. Шәрык (фарсы, гарәп, төрек) телләрен белү Д.К. Кантемирга походта аеруча мөһим роль уйнарга мөмкинлек бирә. Шунлыктан типография эшен оештыручы да, «Манифест» текстын язып, аны төрле телләргә тәрҗемә кылучы да шул булып исәпләнә.

Д.К. Кантемир үзе бу походны гыйльми экспедиция буларак та кабул итә. Мәсәлән, Дербентта аны борынгы кирмән үзенә җәлеп итә. Ул кирмәннең үлчәмнәрен, андагы гарәп язулы язмаларның күчермәләрен ала. Аның «Кавказ стенасы турында» дигән гыйльми материаллары «Шәрык коллекциясе» («Восточная коллекция») җыентыгында да урын ала.

Моннан тыш Д.К. Кантемир хәрби экспедиция вакытында көндәлек юлъязмалар да алып бара. Аның борынгы Дербентка кагылышлы урыннары аеруча мәгълүматлы һәм кызыклы. Дербентка килгәч, ул Кавказ һәм Төркестанның күп халыклары изгеләштергән каберләрне зиярат кыла, тасвирламаларын биреп, алар турында мәгълүматлар калдыра. Шунда ук Петр Беренчегә «Тарихи Дербентнамә» дигән фарсы кулъязмасы бүләк ителгән була. Д.К Кантемир, кызыксынып, аны тәржемә итәргә алына. Әмма бу эшне ахыргача башкарып чыга алмый, 1723 елда вафат була.

Җыеп әйткәндә, үзенен 1722 елгы Фарсы походы вакытындагы эшчәнлеге белән Д.К. Кантемир Русия шәркыять гыйлемендә Төньяк Кавказ халыкларын өйрәнүгә бәйле яңа тармакка нигез салучы буларак күзаллана.

Петр Беренче идарә иткән чорда үзара тыгыз мөнәсәбәт йөрткән күрше ил-халыкларга шундый «Манифестлар» белән мөрәҗәгать итү гадәти хәл була. Аларның эчтәлегендә сәламләү, вәгъдә, үтенеч, янау, кисәтү, боерык, әмер, теләкләр урын ала алган. Болар 1722 елгы «Манифест» текстында да чагыла.

Текст башындагы сәнгатьле рәвештә язылган тугра—«Петр әүвәл ибн Алексей падишаһе Русии»—үзенен эшләнеше буенча, әйтик, Кырым ханнарының мәгълүм туграларыннан калышса да. үзенчәлекле симметрик композиция белән осталарча башкарылган. Шунысы да кызыклы, «Манифест»ның Санкт-Петербургтагы Шәркый кулъязмалар институты мирасханәсендә сакланып калган икенче бер нөсхәсендә ул үзенең композицион конфигурациясе буенча берникадәр аерыла. Бу исә поход типографиясендә бер үк «Манифест»ның төрки-татар телендә ике мөстәкыйль басмасы дөнья күрү ихтималы турында сөйли. Шул уңайдан «Манифест»ның төрле мирасханәләрдә сакланып калган текстларын үзара чагыштырма тикшерү лә фарыз. Бу—якын киләчәк эше.

«Манифест» русчадан иске госманлы теленең югары стилендә тәржемә ителгән һәм бастырылган. Югары стиль—ул канцелярия стиле. XVIII гасыр башларында бу стиль белән хөкүмәт указлары, фәрманнары, ярлыклары һәм чит ил хөкемдарларына хатлар язылган Бу чорда Төркия дәүләте белән мөнәсәбәтләр шактый тыгыз булганлыктан (Петр Беренче Төркияне яулап алу нияте белән эш итә), татар тылмач- тәрҗемәчеләре язу-сызу эшләрен шул телдә алып барганнар. Казан ханлыгы чоры язма теленнән бу тел кискен аерылып тора, ул гарәп сүзләре, фарсы гыйбарәләре белән тулы, алар текстның чама белән 90% тын тәшкил итә.

Аерым җөмләләрдә текстны тәрҗемә кылучының татар теленә өстенлек биргәнлеге дә сизелгәли. Мәсәлән: «зурба башларына» («башларына» урынына), «пәнәһ буланлар» («пәнәһ уланлар» урынына); «булыныр исә» («улыныр исә» урынына), «симәтдә булынанлар» («симәтдә улынанлар» урынына). Кайбер төрки- татар сүзләре күплек санда фарсы күплек кушымчасы «ан» белән язылган: мәсәлән тупчыбашыйан (тупчыбашлары). йөзбашыйан (йөзбашлары) Фарсы изафәсе (нисби бәйләнеш, иялек килеше) шактый мул күзәтелә.

Басма текстның хәрефләре (шрифте) ачык нәсех стилендә эшләнгән, әмма сәнгати камиллек җитешми. Гарәп һәм фарсы сүзләре нәкъ шул телләрдәге язылышта бирелгәннәр, х, з, с. т, г. к хәрефләренең нечкә һәм каты әйтелешле вариантлары дөрес һәм урынлы язылган.

Йомгаклап шуны әйтергә була, Русия падишаһы Петр Беренченен Кавказ һәм Фарсы иле халыкларына атап чыгарылган 1722 елгы «Манифесты—беренче татар басма китабы тексты—тарихчыларга, язу тарихы буенча эшләүче шәркыятьчеләргә, тел белгечләренә алга таба өйрәнү, чагыштырма нәтижәләр ясау өчен кыйммәтле бер чыганак булып тора.