Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛЬТЕРНАТИВА

Йә, әйтегез әле, кеше театрга ни өчен йөри? Яңа спектакльләр карап, сәнгать белән таныш булып, милли рухны янартып тору өчен дисезме? Пүчтәк! Анда, мәсәлән, карт кызлар, ирсез хатыннар, көне буе ясанып һәм үзләренә кияү табу өмете белән бара. Бай карчыклар үзе кебек үк карчыкларнын гайбәтен җыеп, шуларны башкаларга сөйли-сөйли ләззәт чигү өчен теркелди ул тирәгә. Ә инде язучы, галим, эшмәкәр кебек ирләр, башка бик күп зыялылар кебек үк, бер-берсен күзәтеп, рухларын, сәламәтлеген барлап кайту өчен файдалана театрны. Алар өчен ошбу сәнгатьнең иң кирәкле мәлләре—антракт, фойе яки буфетлары. Шунда хәл белешәләр. Ә инде кайткач, нәтиҗә ясап сөенәләр: «Дә-ә-ә!.. Бәрәкәт Ясәви тау-шал-ган!.. Озакка тартмас, мөгаен. Бер көндәш кимер, ичмасам» Яки: «Шәкүр Хыялыевтан цирроз тапканнар. Ут капкандай чабып, өтәләнеп җыйган миллиардларын эт койрыгына тагып кал-дыра- чак и-кән, һә-һә-һә!...»

Театр бинасының кабыргасына табуретка хәтле хәрефләр белән язылган яңа афишаны күреп кайткач, белем-гыйлем артыннан куа-куа утыз яшькә җитеп, бер егетнең дә авына эләкми сакланган сазамык кыз. Ямькилә дә әнә шул спектакльнең премьерасын карау ниятенә керде. Кем белә, үзенә дигән гомерлек яр да шунда йөридер, бәлкем. Кукрайган ялгыз кукы сыман күпме яшәргә була?! Кемнәрдәндер артып калган ир-егет табылмасмы, ичмасам?..

Алдан ук әйтеп китү кирәктер: исеменә җисеме дә туры килгән күркәм кыз булып үсте ул. Аның урамга чыгуы, кайсыдыр тарафка атлый башлавы була, урамда чуалган егетләр, ерактан ук күреп һәм сокланып:

—Ямь килә!—диешәләр иде. Әйе, исемен икегә бүлеп әйтәләр иде. Ләкин аның яме авылның бер генә егетенә дә тәтемәде. —Казан тиклем Казаннын иң мәшһүр университетына керде, тәмамлады, остазлары кыстагач, аспирантурада калды... Хәер, сөйләп бетермик, бары тик әле хәзер дә укасы коелмаганлыгын—яшьлек сыйфатларының саклануын әйтик тә, аның театр залына кереп утыруына игътибар итик.

Әйе, утырды бу... Як-ягында бер йомышы да булмаган, беркемгә дә исе китмәгән кебек сәхнәгә текәлде, ләкин, залда ут сүнгәч, пәрдә ачылгач, күз кыры белән генә як-ягында утыручыларга карап алды. Ун ягында кулына блокнот белән каләм тоткан, күзлеген иә мангаена күтәргәләп, йә төшергәләп утыручы нык кына бизәнгән карчык икән. Ә инде сул якта гәүдәсен төз тотарга маташкан тәкәббер кыяфәтле бер ир... Ирнең теге ягына исә пеләшеннән чебен таеп егылырлык бер карт кунаклаган. Димәк, кырык яшьләрдәге бу тәкәббер ир ялгыз килгән булырга тиеш.

Ә сәхнәдә балыкчылар төн куна торган куышка охшаган шалаш дигән нәрсә. Шул куыштан кулына китап тоткан бер егет чыгып баса да, ун кулын алга сузып, кешеләрнең бер-берсе белән тигез хокуклы, тигез мөлкәтле булырга тиешлеге хакында Ленин сүзләрен кычкыра. Әһә, кулындагы китабы да Ленин томы икән. Бераз карагач, күршедәге һавалы ир. Ямькиләнең җилкәсенә кагылгандай тоелды.

—Йә, ошыймы тамаша?—дип сорады ул сүз уңае гына. Авыз читендә елмаюы да сизелде сыман.

—Әле хәзергә аңлап ук бетермим,—диде Ямькилә.—Ә сезгә ничек тоела?

—Адекватно... Антогонизм куера инде.. Радикализмга да тарта кебек шунда...

Бик затлы булып күренүче ирнең спектакльгә биргән бәясендәге сүзләрне анышыр-анышмас калган Ямькилә үзенең бик бәләкәйләнеп, бөрешеп куюын тойды. Әнә, ничек сөйләшә затлы кешеләр! Ә без, татар тезенә хезмәт итәчәкбез дия-дия, егерме ел укып та авылча гәпләшүдән уза алмаганбыз. Тагын да бер-ике сүз алышмакчылар иде, әмма блокнотлы-каләмле карчык еландай ыслап куйды:

—Өегезгә кайткач сөйләшсәгез-з лә! Сез миңа резюме язарга комачаулыйсыз!

Әйе, театрны игътибар белән караучылар да сирәк-мирәк булгалый бит әле. Алары—сәнгать белгечләре дип аталучы затлар, ягъни теге яки бу спектакльне йә күкләргә күтәреп, йә тетмәсен тетеп матбугатта чыгаручылар. Бу көяз карчыкның да шуларның берсе икәнен аңлаганнардырмы яңа танышлар—анысын белгән юк, ләкин «соңнан сөйләшербез» дигәләштереп пышылдаштылар да шым булдылар. Ә инде спектакль бетеп, саф һавага чыккач, көлешеп алдылар.

—Теге карчык бик конфликтлы булып чыкты. Дебатлар, дискуссияләр вакытында да үзсүзледер,—диде ир киная беләнрәк.—Безне ирле-хатынлы дип уйлады, ахрысы. «Кайткач сөйләшерсез», имеш.

Бераз спектакль турында фикерләр әйтешкәч. Ямькилә, гүя юл эзләде:

—Әнә, тамашачылар тукталышта кайнаша инде. Сез кайсы якка кайтасыз? Миңа—бу якка , —дип куйды.

— Мин—кире якка. Ләкин Сезне өегезгә илтеп, яки илттереп куимасам, минем реномега тап төшүе бар.

—Машинагыз монда мыни?—дип, театр алдында торучы һәм бер-бер артлы кабынып китә баручы машиналарга ишарәләде. Ямькилә. Йөртә дә беләсез, алайса?

—Йөртә белсәм дә руль тотарга яратмыйм. Баш ымдагы юиерле фикерләр юлга сибелеп баргандай була. Машинам да монда, шоферым да бар.

—Килеп җиткән булса ярый да бит.

—Аның киткәне дә юк.

—Көтеп утырган мыни өч сәгать буе,—дип гаҗәпләнде кыз.—Янына барыйк инде, алайса.

—Ни өчен? Үзе безнең аяк астына килеп туктар, диде дә ир, кулын күтәрә төшеп, имән бармагы белән машиналар торган якка сизелер- сизелмәс ишарә ясады. Ул арада затлы машина, мәрмәр баскычның аскы басмасына терәлердәй булып, килеп тә басты.

Машинада кайтканда аңлашылды: депутат икән бу, машинасы да «служебный»...

—Шоферыгыз да үзегез кебек мәһабәт гәүдәле икән,—дип елмайды. Ямькилә бара торгач, шаяртырга теләп.—Бик пар килгәнсез. Туганнар түгелдер бит алай-болай?..

—Шулай зур гәүдәле булырга тиеш тә! Ул бит әле, критический ситуацияләр туа калса, тән сакчым һәм апологетым да булырга тиеш...

Машина Ямькилә яши торган биш катлы йорт төбенә килеп туктагач, Роберт Альбертович Октябрев (үзен шулай таныштырды депутат) тыныч һәм өзек-өзек кенә әйтә куйды:

—Әгәр яраса, килеп, сөйләшеп утырырга теләк бар. Визави беребезгә дә мишәйт итмәс дип уйлыйм... Йортыгызны күрдек, юлын шоферым онытмас. Телефон нумирыгызны да бирсәгез... Бүген вакыт юк. Дәүләт проблемалары хакында япа-ялгыз уйланасы бар. Ике көннән сессиягә җыелабыз. Кайчак кворум җитми—бармый ярамый.

Машина китүгә һәм фатирына кереп ялгыз калгач, матур хыялга чумды. Ямькилә. Кайбер сүзләре чит тоелса да, күркәм кеше бу депутат. Гәүдәсе, кыяфәте дә шәп. Моның белән урам буйлап атлау да ни тора! Сайлана-сайлана утырып калдын инде, дип көенгән-сөенгән ахирәтләренең дә һушы китмәле...

 

Озак-озаклап хыялланырга да туры килмәде кызга—Роберт Альбертович ике-өч көннән килеп җитте. Ул биргән чәчәк бәйләмен озын муенлы вазага утырткач, күчтәнәч тортын өстәл уртасына куйгач, чәй кайнаган арада табын әзерли башлады.

—Да-а-а!.. Фатирыгызда комфорт сизелә!—дип куйды кунак.—Ләкин, барыбер, берүзегезгә бик күңелле түгелдер. Мин үзем дискомфорт сизә башладым инде ялгызлыктан.

—Иптәшем булгач, миңа бик моңаерга туры килми әле,—диде Ямькилә, тормышы түгәрәк кешедәй елмаеп.—Яшәп яткан булабыз. . Монайган чакларда җырлап та җибәрә...

—Как-так?! Мин бит сезнең иптәшегез юк дип уйладым! Үзегез дә шулай дигән идегез кебек!..

—Иптәш ба-ар,—диде Ямькилә, депутатның аптырашлы карашына күз сирпеп алгач.—Ир генә юк хәзергә.

—Кем, кая соң ул?..

—Әнә, түр башында утыра. Каяле, мин кухня белән ике арада йөргәндә сезнең дә күңелне күтәрә торсын...—диде дә кыз, кәнәфидә яткан пультны түр башындагы телевизорга төбәп алды һәм... менә хикмәт!—экранда бөтерелә-сикерә җырлаучы бер кыз пәйда булды.

Икәүләшеп көлешкәч, өстәп куйды. Ямькилә:

—Безнең якта ирне иптәш дип йөртмиләр. Ир—ир инде ул! Әнә, кайберәүләр бабаларына да «дәү әти» дип дәшәләр. Культурно була, имеш... Һәр кешенең әтисе дә берәү генә була. Анысы—үзен бар иткән ата.

—Ә менә кияүгә чыксагыз?.. Иптәшегезнең... ә-ә... Ирегезнең ата-анасын «әти-әни» дип әйтергә туры киләчәк бит?

—Анысы бөтенләй бүтән нәрсә. Ир белән хатын бер җанга әйләнә. Ир ничек әйтсә, хатын да шулай сөйләшергә тиеш... Чөнки ул да калган гомерен ир атасының күзенә карап, бер гаиләдә яшәячәк.

— Һы-ы! Кредогыз ныклы!

—Кредога, безнеңчә әйтсәк, инануга кагылмый инде бу сүзләрем. Ул кадәресен һәр саф татар белә. Чөнки мантыйк шундый...

Әйе, хәзер газеталар шулай яза шул, «мантыйк» диләр, «логика» димиләр... Әгәр дә менә... иртә чыксагыз, ирегез дә сезнең ата-анагызга «әти-әни» дияргә тиеш була бит .

—Булмый. Борынгыдан килгән йола буенча, хатынның ата-анасы «бабай- әби» була.

—Күңелле, кызык сезнең белән,—диде Роберт Альбертович, тәм-томнарны татып карап, чәй йотып куйгач.—Тагын да күңеллерәк булсын өчен.

Урыныннан кузгалып һәм ишек төбендәге утыргычта калдырган кейсыннан табынга шампан шәрабы белән коньяк китереп утырткач, өзелгән җөмләсенең калганын ялгады:—...болар да ярап куяр, бәлки..

—Әйе, ир затына алар да килешәдер,—дип балкыды Ямькилә.—Көн дә суытты. Җылытып та җибәрә диләр бит хәмерне. Машинасыз килгән булсагыз, әлбәттә. Руль тотасыгыз булмаса дип әйтүем инде

—Аның өчен шофер бар бит. Бөтенләй үк исереп китсәм дә өйгә күтәреп кертәчәк.

—Бәй, без монда иркенләп утырганда, ул подъезд төбендә туңамыни? Чатнама суыкта дип әйтүем...

—Нишләп туңсын? Мотор эшләп, җылытып тора. Оҗмах кебек! Күңелен музыка күтәрә.

—Чакырыргадыр, бәлки? Күңелсездер бит ана ...

—Борчылмагыз. Аның урыны шунда булырга тиеш. Урысча әйтсәк, каждый сверчок имеет свой шесток.. Рюмкалар бардыр бит?

—Алары бар...—диде Ямькилә. серванттан бәллүр рюмкаларның берсен Роберт Альбертович алдына куйганда... —Шулай да...ишек төбендә эттәй булып... адәм баласының көтеп утыруы күңелгә ятмый.

Депутат исә, аның сүзен ишетмәгәндәй, кулларын җәйде:

Бу ничек була инде? Бүтән рюмкан юкмы әллә? Берүзем эчеп утырмамдыр бит?!

Менә шушындый сорауларга җавап бирә алмаганга күрә дә карт кыз булып калдым инде мин,—диде Ямькилә, ихласлык белән көлә- көлә.—Тәмен дә белә алмадым мин рюмкалар, бокаллар белән эчә торган нәрсәләрнең. Чөнки аларнын безнең өйгә кергәне булмады. Әткәй дә, әнкәй дә, туганнарым да эчми...

Җитешле тормышта яшәгәнсездер бит? Күңел ачмый гына булмагандыр... Кунакка да йөрешкәннәрдер..

Еш булды андый чаклар. Әткәм-әнкәм дә укытучылар иде. Еш чакырдылар кунакка. Сыйланып кайтудан баш тартмадылар

—Аеклар гына утыра торган мәҗлесләргә йөргәннәр, димәк?

—Аракылы мәҗлесләрдә дә булдылар. Эчкәннәре эчте, эчмәгәннәре ризык белән дә канәгать утыралар иде.

Кунак, йөзенә, карашына серлелек галәмәте өстәп, көлеп җибәрде.

—Ә шулай да сервантын матур бокаллар, фужер һәм рюмкалар белән тулы. Чехов әйтмешли, стенага эленгән мылтык атмый калмый инде ул.

Атмый калучы мылтыклар да була. Ә минем серванттагы нәрсәләр заманча булып күренергә теләү генә һәр хатын-кыз кебек.

Ник кирәк инде ул атмый да торган мылтык?

—Сувенир итеп эләләр аны кайбер кешеләр. Мәсәлән, минем әткәй белән бер карт профессор өендә булган бар. Профессорның стенасындагы бик матур борынгы мылтыкка карап торды да әткәй «Бизәкләре дә гаҗәп моның! Алып, кулга тотып карыйсы килә», диде. «Кулын туйганчы кара» диде карт. «Атмасмы соң?» ди әткәй. «Бабамнан калган реликвия ул. Аңа йөз илле ел буена ягъни заводыннан сатып алынганнан бирле, бер генә мәртәбә дә патрон тыгылмаган. Курыкма, рәхәтләнеп кара», диде профессор.

Болай да елмаюлар, көлешүләр белән барган сөйләшү Ямькиләнең сүзе бетмәс борын «шартлатты» Роберт Альбертовичны.

 

—Көлдереп үтерәсең... Бер генә мәртәбә дә патрон күрмәгән мылтык дисен инде, ә?! Уф-ф-ф!... Тыгылып үләм хәзер... Аркага сук... Ай, бик кызганыч булган ул мылтык... Бер генә патрон да тыкмаганнар мескенгә... Көпшәсе дә күгәреп беткәндер инде... Уф-ф...

Депутатның аркасын төйгән арада Ямькилә үзе дә бөгелә-сыгыла рәхәтләнеп көлде.

—Юк, күгәрмәгән... Көпшәсен кояшка борып карадым... Ялтырап тора...

Роберт Альбертович һушына килә-килә нәтиҗә ясап куйды:

—Һәйе!.. Металы яхшыдыр. Тагын мең ел торса да күгәрмәстер. Ләкин адәм балаларының гомере кыска шул. Йөз илле түгел, шуның яртысын да яши алмый китүчеләр хисапсыз. Әйдәле, тагын бер рюмка куй да, Ямькилә, кыланмый гына тотыйк әле бер... Бик күңелле синең белән сөйләшү.

—Гаеп итмә, мин рюмка тотмаган килеш тә күңелле сөйләшә беләм.

Шулчак депутатның тормыштагы роленә, үз асылына кайта башлавы сизелде кызга.

—Әйдә, консенсус өчен генә булса да, син дә йот инде.

Мөнәсәбәтләрне күңелле итеп дәвам итәргә өметләнгән Ямькилә, елмаюын сакларга тырышып, депутатлар авызыннан еш чыга торган сүзне дә кыстырып, шаярткан сыман ныклы сүзен әйтте:

—Арабызда компромисс та булсын әле, Роберт абый.

Аңлады, бик аңлады депутат кызның эчмәячәген. Бер рюмкага коньяк агызды да, аны йотып куйгач, кырт кына Ямькиләгә дәште:

—Бер бокал да куй әле, алайса.

Өстәлгә килеп утырган бокалга тутырып шампан салды, йотлыккандай эчте, сүзсез генә шоколад чәйнәде... Кунакның кәефе кырылганлыгын күреп һәм дә сүзне икенче тарафка юнәлтергә теләп, Ямькилә үзе сүз катты:

—Карале, Роберт абый, менә без спектакль карап кайттык теге көнне... Аның драмасын язган абзый да депутат бит әле, әйеме? Әйбәт кенә чыгышлар ясый ул сессияләрдә дә, радио белән телевизордан да... Кыюлыгын, ачыктан-ачык халыкчан сөйләвен ошатам мин аның...

—«Абый» дисең инде, ә? «Бабай» диген. Авызыңа йомшаграк булыр, җанкай. Мин бит синнән сигез яшькә зуррак,—дип елмаерга көчәнде Роберт Альбертович.—Әйе, сөйләүчеләр күп бездә. Әлеге драматург-депутат та ярсый-ярсый сөйли, колхозный отчет-сайлау җыелышында сөйләүче актив колхозчы кебек...

—Дөрес әйтәсең, ярсып та сөйли, кызып киткәнлеге дә, эчтән кайнаганлыгы да сизелеп тора. Ләкин ихлас сөйли бит ул! Халык өчен борчыла.

Кунакның авыз чите чалшаебрак куйды. Шул килбәтен югалтмыйча, ыңгырашкан аваз белән авызын ачты:

— Ну и што-о?.. Аның сөйләвеннән ни файда? Алар сөйли тора, сөйләгәннәре җилгә китә тора... Бар сөйләгәннәре таш стенага ыргытылган борчак шикелле аяк астына төшеп таптала. Карарны, законны без кабул итәбез бит, матуркаем! Без тавыш бирәбез! Аларның сүзе җиңми бит анда!

Тагын да коньяк йотып, шампан чөмергәч, урыныннан торды депутат.

—Аңлашылды бугай, Ямькилә: безнең теләкләр дә, максатлар да бер­беренә ябышмый кебек. Корылмаган мылтык белән мылтык күрми күгәргән патрон кебекбез... Китим әле мин... Кая, саубуллашу хакына бер кочаклыйм да үзеңне, китәм.

Кочаклавына Ямькилә каршы килмәде. Ләкин (менә гаҗәп!) Роберт Альбертовичның аяклары чыгу ягына түгел, түргә таба атлый башлады.

Эшнең кай якка барачагын тез аслары тахта читенә терәлгәч кенә шәйләп өлгерде кыз һәм, кунагын айнытырлык итеп, алга таба кискен адым ясады:

— Ша-яр-мыйк, Роберт абый!!

Кунак кызның биленнән кулларын алды да, һәр сүзенә басым ясап, кистереп әйтте:

—Кугандай кайтарып җибәрәсең мине. Ләкин шуны бел, җанкисәк, син миңа тиң альтернатива таба алмаячаксың! Ахыр чиктә мин ялгыз калмам, ә син калачаксың! Яки берәр механизатор, үзең сыңары фәкыйрь укытучы белән гомер үткәрәчәксең!...—Аннары, масайган һәр түрәнең «гомерлек эш коралы» булган имән бармагын Ямькиләнең күкрәгенә терәп диярлек өстәп куюны да кирәк тапты.—Но... Но!.. Тагын бер киләм әле мин синең янга. Уйлап бетер! Визавига әзер бул!

Әйе, аякларына тиз генә түфлиләрен элде, бүреген киеп, пәлтәсен җилкә аркылы сыртына ябып, чыкты да китте.

Машинага кереп утыргач, тешләрен кысып әйткән ике-өч сүзе генә ишетелде шоферына:

—Саф-ф кыз-з, имеш-ш! Кылана... Киттек!

... «Бер киләм әле» диюенә артык исе китмәде кызның. Килсәң, кертермен, килмәсәң дә дөнья җимерелмәс, дип уйлады эченнән. Чөнки аңлар кешегә аңларлык булды: Октябрен артык масая торган, анынчарак әйткәндә, дөньяга вакытлы престижга таянып кына, кешеләргә дә үз кәнәфие биеклегеннән торып кына бәя бирә торган адәм. Мондыйлар уртак ятакта да ир белән хатын арасындагы татулыкны—альянс, ризасызлыкны— конфликт, бәхәсне—дискуссия, хыялны—иллюзия, максатны—принцип дип сөйләшәләрдер. Әйтик, зөфаф төнендә, ирлек сәләтен күрсәтүгә үк:

—Йә, эффектлы партнермы мин?!—дип соравы бик мөмкин аның. Яки, яши-яши бер көн килеп, аның белән аерылышу ниятенә килсәң:

—Сепаратистка син!—дип җикеренүе дә ихтимал.

Булыр-булыр. . Әнә бит, адәмчә генә итеп, «син миңа тиңләшерлек алмаш таба алмассың» диясе урынга «альтернатива таба алмассың» дип чыгып китте. «Визавига әзерлән!» дидеме әле тагын? «Кара-каршы сөйләшеп аңлашуга әзерлән!» дию өчен туган теле җитми микәнни?

Мөгаен, нәселдән үк киләдер ул милләтнең рухи хәзинәләрен, изге дип саналган кануннарын өнәп бетермәү... Сөйләшеп утырганда Ямькилә, шаярткан кебегрәк итеп аннан:

—Фамилияң сәеррәк синең, Роберт әфәнде Бабаңның исеме Октябрь булгандыр инде, әйеме?—дип сораган иде. Роберт Альбертович көлә-колә сөйләп тә бирде.

—Юк... Бабай үзенә тапкан фамилия ул. Аның фамилиясе Шарифуллин булган... Совет власте җиңгәч, коммунистлар партиясенә кергән Партия бшеты алыр алдыннан: «Минем фамилиямне дә алыштырыгыз. Миңа Шәриф тә, алла-улла-муллалар да кирәкми. Советский, ленинский фамилия бирегез мина!» дигән. «Якты киләчәгебезнең башы октябрь ае бит инде», диешкәннәр дә, шул фамилияне бүләк итеп катггарганнар аңа район үзәгеннән

 

Әнә шулай итеп, Алланың кадерлесе дигән мәгънәдәге исем белән яшәп фани дөньядан киткән Шәрифулла Октябрьгә әйләнгән дә куйган. Ягъни, үзе үлгәч, җәсады каберенә ияләшеп беткәч. Әлбәттә инде, Октябрь исеменә Альберт, Роберт кебек исемнәрнең ялгана баруы беркемне лә гаҗәпләндермидер. Күнегә, бик тиз күнегә безнең татар. Яраклашуга да күнегә. Дөнья дигән куласа, әйләнде-тулганды да, безне чираттагы якты киләчәккә алып барачак чорга-модернизацияга китереп чыгарды. Шушы Роберт Альбертович үзе яки аның уллары Модернизаторов кебегрәк яңа фамилия сайламаслар микән, алай-болай?

... Әллә нинди ел булды бу... Җәй буе тәкатең калмаслык итеп кыздырды, бөтен Рәсәйне көйдерде. Хәзер инде кышы, шул кызуларын салкыннары белән каплау өчендер, бик яман булмакчы. Көннән-көн зәһәрләнә бара үзенең зәмһәрирләре белән. Тәрәзәдән төнге урамга карап торучы. Ямькилә, ике кат пыяла артындагы термометрга да күз салып алгач, үзенчә нәтиҗә ясап куйды: этеңне дә урамда калдыра торган төн түгел бу... Әнә, машиналар үткәләп торсалар да, җәяүлеләр бөтенләй күренми. Нужасы гына куып чыгармаса, кем йөрсен бу салкында?!

Уйларыннан ишек кыңгыравы айнытты кызны. Күршеләрнең берәрседер, дип ачса... ике атна элек кенә кәефе кырылып киткән Роберт Альбертович килеп җиткән!

—Синең янга тагын килдем әле,—диде ул керә-керешкә, көлебрәк. — Куып чыгармасаң...

Ямькилә йөзендә дә көләчлек балкыды һәм ул әле бая гына зиһененнән йөгереп үткән уйларын теле белән «терелтте»:

—Дусларны түгел, дошманыңны, хәтта этеңне дә куып чыгара торган төн түгел бу, Роберт әфәнде! Рәхим ит!

Әйе, рәхим итте Октябрев. Теге кичтәге кебек үк матур алъяпкычлы шәраблар чыгарып утыртты өстәлгә. Бу юлы да ике рюмка куюын сорады. Ул теләгәнчә эшләде Ямькилә, барыбер сорамый калмас дип бокал да утыртты өстәлгә... Кунак, ике рюмканы да тутыргач, уйга чумгандай тынып калды да, карашын кызга текәде.

—Нишләптер үз итмисен син мине, Ямькилә. . Кайсы төшем ошамый сиңа? Без бит инде яшь кыз белән әнкәсе дә үпмәгән егет түгел. Нүжәли минем кебек ир белән яши алмассың икән? Өйләнешсәк дип әйтүем...

Кыз, гаҗәп сүз ишеткәндәй, күзләрен түгәрәкләндереп елмайды:

—Бәй, безнең ул темага кергәнебез дә булмады бит әле! Яңа сүз ишетәм...

—Ничек? Теге көнне юньләп кочакларга да юл куймадың, ятакта бергә ятып торырга да теләмәдең бит. Яратмыйсың, димәк...

Октябревның «сценариенда» яңалык булмаячагын аңлап өлгергән кыз, ачыклыгын, көләчлеген сакларга тырышып, сүз юнәлешенә куәт биргәндәй үзенекен әйтеп салды:

—Иманлы татарлар берчакта да ятактан башламаганнар өйләнешү, якынаю мәсьәләсен. Ата-ана хәер-фатихасыннан, никахтан, тора-бара ЗАГСтан башлауны гадел дип санаганнар. Яңа сүз түгел бу... Иллә дә мәгәр шулай булган, хәзер дә шулай, киләчәктә дә шулай дәвам ителәчәк...

Һе-һей, жанкай!.. Бер гасырга артта калгансың син. Хәзерге тормыш бөтенләй икенче ул! Законнары да акыллырак, кырысрак...

—Теге... сессия вакытларында да сүгенә-сүгенә, бер-берсенен йөзенә төкерә-төкерә сугыша, буыша торган депутатлар чыгарган законнарны әйтәсеңме, Роберт абый? Шулар нинди акыллы законнар чыгардылар икән тагын?

 

—Әйтик, демократия шартларында. Килешү юлы белән. Ике яктан да тигез хокуклы килешү төзеп.

—Ул килешү договор дип аталамы инде ул?—дип сорады кыз гаҗәпләнеп, инде елмаюын да сакларга тырышмыйча.

—Договор түгел, контракт дип атала ул!

—Ә-ә-ә... Менә хәзер ан-ла-дым!—диде Ямькилә, хәйран калудан күзләре дә, авызы да ачык калган кыяфәттә.—Безнең авылда бер агай халыктан сыерлар, кәжә-сарыклар җыя контракт буенча. Аннары, шулай ук, алдан төзелгән контракт буенча Казан сәүдәгәрләренә төяп жибәрә. Димәк, син  минем әткәй белән төзергә тиеш буласындыр инде ул контрактны? Ни өчен дигәндә, мин аның тәрбияләп, ашатып-эчертеп үстергән малы, ягъни хайваны булам бит инде, синеңчә фикер йөртсәк Кәҗә булам! Ә кәҗәнең контракт төзергә хокукы юк.

Инде «зәм-зәм суларыннан» бу юлы шактый кызган Октябрев әллә ихластан, әллә Ямькилә йөзендәге көтелмәгән үзгәрешләрне күреп, кытыклана-кытыклана көләргә, шул хәлендә өзек-өзек җөмләләр корыштырып аңлатырга кереште.

—Ник шаккатасың контракт фактына? Цивилизацияле шактый илләрдә күптән практикага кергән бит ул. Татар халкы гына түгел, хәтта Бөтенроссия аңлады үзенең бу мәсьәләдә артта калуын.

Ә инде көлүе басыла төшкәч, тирән генә сулыш алганнан соң, ягымлы тавыш белән сүзен дәвам итте:

—Ямькилә, инде менә өч сәгать үтте, һаман консенсуска килә алмыйбыз. Бәлки безгә төне буе сөйләшергә, аңлашырга кирәктер.. Әгәр дә монда калырга рөхсәт итсәң, хәтта.. —Ул кесәсеннән телефон чыгарды —... хәтта шоферымны да кайтарып җибәрер идем, шылтыратып.

Хикәябез затлылыгын югалтмаган, һәрчак сабырлыгын да сакларга күнеккән кыз турында барса да, нәкъ шушы урында халәтенен ничек үзгәрүен салмак кына тасвирлау җиңел түгел. Ул, соңыннан үзе әйтмешли, котыргандай, өтәләнгәндәй сикереп торды, күзеннән чәчрәп чыккан яшьләрен сөртә-сөртә кычкырып җибәрде.

— Ничек?! Үзәккә үткеч шушы салкында ул хәзер дә сине саклап утырамыни? Бүген якшәмбе ... ял көне булгач, мин сине такси-мазар белән килгәнсеңдер дип уйлаган идем бит. Ул да контрактлы хайван мыни?!

—Соң... анда. Ямькилә, ул бит мин кайда булсам шунда булырга тиеш!

—Соң, шулай булгач, ул хәзер дә синең янда—шушы җылы бүлмәдә булырга тиеш, һичьюгы кухняда утырырга тиеш адәм баласы!

Шушы сүзләреннән соң фатирның асты өскә килгәндәй булды: әүвәл, сикереп торып, әйберләрен җыештырып «тәки шул шофер аркасында тавыш кубарасың, шушы минутта ук эшеннән дә куам, машинадан да селкеп төшерәм мин аны»,— дия-дия тиз генә Роберт Альбертович чыгып китте. Шулай да, ишекне терсәге белән тортеп ябар алдыннан

—Синең янга бүтән эзем булмаячак!—дип әйтергә өлгерде тагын.

Аның артыннан ук, пәлтәсен кия-кия, Ямькилә үзе дә чыгып йөгерде. Баскычтан төшкән чакта бер генә уй кыздырды миен. «Чынлап та минем аркада кешене эштән куар микәнни бу?! Гаиләсе, балалары бардыр. Бу мәрхәмәтсез, эшсез заманда тилмереп яшәрләрме? Суытырга кирәк бу Робертны, суытырга!..»

 

Ләкин ул өлгерә алмады. Подъезд төбенә чыгын җитүенә барысы да бер мизгелдә хәл ителде... Машинаның шофер ягындагы ишеген ачуы, каты итеп сүгенүе һәм:

—Бүтән күземә күренмә, сине эштән кудым!-дигән җикерүе ишетелде. Робертның, шоферын йолкып диярлек тартып чыгаруы үзе руль артына утырып, китеп баруы күренде. Әнә, шоферы салкыннан томанланган, бер генә җан иясе дә күренмәгән тып-тын урамда, дөресрәге, шул урамнын читендә басып калды. Аңа сүз кагарга базмый торса да, кыз дәшмичә кала алмады:

—Нәрсә, китеп тә бардымыни?

Шофер борылды, үзенә таба килүче Ямькилага таба берничә адым атлады:               

—Ә, сез икәнсез. Китте шул диде шофер сабыр гына.

—Димәк, эштән чыгарды сине?

—Анысы бәла түгел.. Күптән китәргә уйлаган идем инде аның эшеннән. Тик вәгъдәсен үтәмәсме дип кенә түздем...

—Нинди вәгъдә?—дип сорауга ук, Ямькилә икенче сүзгә күчте:—Бик суык. Әйдә, син дә бераз җылынып чыгарсың, чәй эчеп алыйк...

Сүзсез генә баскычтан менделәр. Бары тик фатирга кергәч һәм як-ягына күз төшереп алгач кына шофер үзе сүз башлады:

—Өч ел буе биреп килгән вәгъдәсе шул иде анын.. Социаль ипотекага кертмәкче иде... Минем яшьтәшләрнең балалары мәктәп юлында... Ә мин, инде ничә еллар, тулай торак караватында ауныйм...

Театрдан кайткан кичтә аның йөзен дә күрмәгән иде кыз. Чөнки артына, ягъни Ямькилә тарафына бер дә борылмады ул—юлына гына карап барды. Хәзер генә игътибар итте: кыз әтисе әрләп чыгарган алыптай сабый сыман икән бу... Әллә яшькелт-зәңгәр, әллә зәңгәр-яшькелт күзләре боек, уйчан, сөйләгән сүзләре дә үзе өчен генә кебек—салмак, сабыр. Хәер, бу хәлендә шулай булырга тиештер дә. Әле яңа гына эштән куылган кеше бит ул...

—Әйе, эш табулары кыен... Күпләр айлар буе эзли эшне,—дип кайгысына керде Ямькилә,—әле депутат абыен да сүзендә тормаган ипотека мәсьәләсендә...

—Бер дә кайгырмыйм мин эш җәһәтеннән,—диде егет, гәүдәсен турайта төшеп. —Кирәк икән, трактор йөртәм, катокка утырып, юл да салам. Шул ук урыныма кайтып, икенче депутатка да хезмәт күрсәтү мөмкинлегем бар.

—Ал ырлармы?

—Бер-икесе күптән чакырып тора. Ипотеканы да хәл итмәкчеләр. Аңа җитә язарлык акчам да әзер инде.

—Тагын да алдамаслармы соң?

—Юк!—диде егет, көтелмәгән ныклык белән.—Мин аларнын кайсысы кем икәнен беләм инде хәзер. Депутатлар арасында да адәмчә кешеләр җитәрлек. Барысы да бер чыбыктан куылмаган.

Бераз тын гына утыргач, егет кузгала башлады:

—Кайтыйм инде мин. Соң бит...

Моңарчы икеләнеп утырган Ямькилә әйтәсе сүзен әйтеп бетерергә булды.

 

—Шулай да. Карале, исемеңне дә белмим икән бит... Әйе, Давыт алайса . Шулай да, Давыт, эшкә урнашуын-урнашмавың хакында шалтырат әле миңа. Дөп-дөресен әйткәндә, синең эшсез калуында үземне гаепле итеп тоячакмын. Җаным тыныч булмас.

Давыт, нәрсә сөйли бу дигәндәй, тукталып калды. Шулчак аңа Ямькилә Октябревның ни өчен давыллап чыгып китүен, шоферына ни өчен ябырылуын сөйләп алды.

—Рәхмәт,—диде Давыт, яктырып китеп.—Мин аның сәбәбе башкачарак дип уйлаган идем. Үткән килүдә дә үртәлеп чыккан иде ул моннан...

—Берәр сүз әйттеме әллә минем хакта? Нәрсә диде?

Чыга-чыгышка серле генә елмайды да Давыт, кул селтәде:

—Ярый, ирләр сүзе ирләр арасында калсын инде. Ачуы бик килеп әйтсә дә, мин шуны анладым: арзанлы кармакка капмый яшәгән балык кебегрәк кеше икәнсез.

—Нәр-сә-ә?

Ләкин кызның бу соравын ишетмәде дә кебек Давыт. Үзенә сузылган кулыннан визиткасын алып түш кесәсенә салды да ишек тоткасына тотынды. Ә инде чыгып киткәндә, ишек ачучы кызга сабыйларча янә бер кат елмаеп, кунак иткәне, җылытканы өчен рәхмәт әйтте. Мондый сүзләре дә колакка эленеп калды:

—Арада телефон бар бит. Бер булса да сөйләшми калмабыз әле, Аллаһ боерса...

Дөнья дигән куласанын ничек әйләнәчәген, нинди мәрәкәләр китереп чыгарачагын, кеше дигән җан ияләренең кайда батып, каян һәм нинди сурәттә калкып чыгачакларын, ничек яшәп нәрсәләр күрәчәкләрен, тормыш юлларының кайсы чатында адашачакларын бер кем дә алдан әйтә алмый. Дөньяның бердән-бер кендегедәй масайган кайбер патшаларны да асып куялар икән, кардәш түрәсе аркасында гына депутат булып җайланган, ләкин үзен сайланган депутатлардан да өстен куеп масайган Октябревка ни сан инде... Үзен сыендырган, депутат иткән түрә абзыйсын да урыныннан алып ташлаганнар. Октябревка да альтернатива тапканнар, ягъни затлы машинасына да, сессияләр залындагы урынына да яна хуҗа—яңа депутат утыртканнар. Әнә, бүген җәйге челләнең кайнар бер көнендә, пеләшләнеп баручы башындагы тирен сөртә-сөртә, әле кайчан гына шоферын машинадан йолкып чыгарып калдырган урында пәйда булды ул... Бераз әйләнеп-тулганып торгач, Ямькиләләр подъездына кереп китте. Менде. Кыңгырау төймәсенә басты. Ямькилә ишек ачты. Керде. Ә инде идән уртасына өелгән тартмаларга, зур-зур төенчекләргә, урыныннан купкан стенкаларга, кыскасы, асты-оскә килгән фатирга карап алгач, исәнләшергә дә оныткан хәлдә сорау бирле:

—Нинди хәл бу?..

—Яңа квартирга күченәбез,—дип җавап бирде бәхете балкыган Ямькилә.

—Күченәбез, диден... Кем белән?

Ямькилә көлеп җибәрде:

—Синең альтернативаң белән!

Шул сүзне генә көткән кебек, сөлге белән битләрен, күкрәген сөртә- сөртә, ванна бүлмәсеннән алыптай Давыт килеп чыкты. Трусик балакларын җилфердәтеп ике-өч адым атлады да. авызын җыра-җыра, биш бармагын җәеп Октябревка кул сузды:

 

—Сәлам, абзый! Әллә мине сагынып килдеңме? Әйдә, түрдән уз! Хәзер машина килеп җитә. Бәлки әле мебель дә төяшерсең.

Каушап калган, йөзе коелган Октябрев. анын кулын да алып тормастан, Ямькиләгә төбәлде:

—Шушымы инде ул мина альтернатива булырдай кеше? Бу бит механизатор... Мин сине интеллигент дип уйлаган идем.

Йөзенә чыгарга маташкан ачуын басу өчен елмаерга тырышты Ямькилә:

—Мин бит депутат эзләмәгән идем, Роберт Альбертович. Ихлас күңелле, изге ниятле чын ир эзләгән идем. Таптым! Шуны миңа калдырып китүен өчен сиңа да зур рәхмәт,—диде

Октябрев,  нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, калын иреннәрен мимылдаткалап алды да сүз тапмагандай ярымачык калган ишеккә борылды.

—Ярый, абзый, грузчиклыкка да ярамагач, китсән дә сүзебез юк диде. Давыт, бер аягы тупсадан атлаган Октябревка. Аннары, ишекне шыртлатып ябып куйгач һәм тагын да кин елмайган хәлдә Ямькиләгә әйтә куйды

—Гали—үз юлында. Вәли үз эшендә, дигәндәй, киеним дә ишек алдына чыгыйм әле, хатын. Машина килер вакыт җитеп килә.