Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮБИЛЕЙЛАР

Мансур Гыйләҗевка 50 яшь

 

Әдәби гаиләдә туып, милли тәрбия алып үссә дә Мансур Аяз улы Гыйләҗев үзенен тормыш юлын үзгәрәк һөнәр алуга ният итеп—Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетына укырга керә. Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң ул Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтына эшкә китә. Күңелендә иҗат дәрте уянып. Мәскәүдә яшәгән елларында (1983-1986) «Кәгазьдәге шау-шу», «Бәби арбасы» һ.б беренче пьесаларын иҗат итә. «Рәхәт яшибез» исемле сатирик драмасы исә 1986 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. 1986 елда талантлы яшь режиссер Дамир Сираҗиев белән берлектә Чынгыз Айтматовның «Плаха» романы буенча сәхнәләштерелгән драмасы да тамашачы күңелендә урын ала 1990 елда ул драматург буларак Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

1961 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә туган егет авыл тормышын да яхшы белүен, социаль проблемаларны тирәнтен аңлавын күрсәткән «Бичура» (1989), «Казан егетләре» (1991), « Тагын Казан егетләре» (1993) исемле пьесаларын иҗат итә. Республикабызның башка театрларында да—Әлмәт драма театрында «Сафиулла» (1996), «Туй күлмәге» (2006), Чаллы драма һәм комедия театрында «Дон Жуан Балчыклыда» (1997), Минзәлә театрында «Яратылыш» (2002), Уфаның «Нур» театрында «Бичура», «Өзелгән юллар» (2002) пьесалары куела. 2002 елда исә республикабызның төп театры булган Камал театры сәхнәсендә күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов аның «Баскетболист» исемле пьесасын сәхнәләштерә. Шулай ук М. Гыйләҗев тарафыннан 2004 елда Аяз Гыйләҗевнең «Яра» повесте буенча эшләнгән әсәрен дә тамашачы җылы кабул итә.

Татар кинематографиясен булдыру, анда төшерелгән фильмнарны дөньяга танытуга да ул беренчеләрдән булып керешә. Аныж сценариесе буенча 2002 елда «Күктау» (режиссеры И Ягьфәров) исемле фильм дөнья күрә.

Соңгы елларда киң танылу алган «Алтын мөнбәр» мөселман фильмнары конкурсында Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәре буенча эшләнгән «Бибинур» фильмының (М. Гыйләҗев сценариесе). Гран-прига лаек булуы (2010) татар сәнгате, мәдәнияте өчен дә горурлык булды.

М. Гыйләҗев 2002 елдан Россия Федерациясенең Театр әһелләре җәмгыяте әгъзасы, «Рамай» киностудиясенең баш мөхәррире һәм продюсеры.

 

Фәрит Яхинга 50 яшь

 

Шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме Фәрит Зәкиҗан улы Яхин 1961 елнын 2 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында туа. Ләшәүтамак авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 1978-1983 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология фа­культетында белем ала, аннары, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына караган Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантураны тәмамлап, 1988 елда «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналларының татар әдәбияты үсешендәге роле» темасына татар әдәбияты тарихы һәм журналистика белгечлекләре буенча—кандидатлык. 2000 елда исә «Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

 1993 елның башыннан 1999 елның августына кадәр Фәрит Яхин Казандагы Г. Тукай музееның директоры була. Монда эшләгән елларында музейны яңарту, экспозицияләрен үзгәртеп кору, яңа экспонатлар белән баету, музейда даими рәвештә «Тукай укулары»н уздыру, сынлы сәнгать күргәзмәләре, төрле кичәләр, күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар оештыру кебек мәдәни эшләр башкара. 1999 елның августыннан Фәрит Зәкиҗан улы Татар дәүләт гуманитар институтының әдәбият белеме кафедрасы мөдире хезмәтендә була, аннары исә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында эшли башлый.

 Фәрит Яхин—өч шигъри җыентык («Гүргә кадәр сакланган сөю», «Таңга кайту», «Хис керфегемдә күз яшен») һәм балалар өчен «Могҗизалы ел фасыллары» дигән әкият-поэма (1994) авторы. Аның «Мөхәммәдьяр» исемле драматик поэмасы 1997 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә спектакль итеп куела. Ул проза жанрында да актив иҗат итә, укучыларга «Казан утлары»нда һәм көндәлек матбугатта басылган дистәләрчә хикәя вә повестьлары һәм ике кисәктән торган «Август ае» дигән романы белән билгеле. 1994 елда аны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Соңгы елларда дөнья күргән Әхмәд Ясәви хикмәтләре, Сәйядинең «Дастаны Бабахан»ы, Аллаһиярның «Сөбател-гаҗизин»е («Гаҗизләргә терәк»), Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек» кыйссасы, «Бакырган китабы»—болар барысы да Фәрит Яхинның турыдан-туры катнашы белән әзерләгәннәр.