Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КАЗАН—УФА. ДУСТАНӘ МӨНӘСӘБӘТЛӘР

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов республика җитәкчесе вазифасында беренче тапкыр Башкортстан башкаласына эшлекле сәфәр кылды.

Р.Миннеханов визит барышында иң әүвәл «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү үзә­ген карады. Аннары ике республика җитәк­чесе Башкортстан Президенты чыршысында булды. «Бүген сездә бәйрәмдә берьюлы ике Рөстәм, бу—бәхеткә»,—дип шаяртты Татарстан Президенты, чыршы бәйрәмендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул Уфаның 1 нче балалар йортына бүләк—«Fiat Ducato» микроавтобусы тапшырды. Кунаклар «Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе» ААЖдә дә булырга өлгерде.

 БР Хөкүмәте йортында ике төбәк җитәк­ чесенең рәсми очрашуы узды. Татарстан белән Башкортстан бергә ике республика арасында транспорт элемтәсен үстерүдә эшләячәк. «Казан белән Уфа арасында автомобиль юлы кирәк»,—дип ассызыклады ТР Президенты. Ике республика арасында товар әйләнеше 30 млрд сумга җитәргә мөмкин. Әнә шундый бурыч куелды ике Президент очрашуы вакытында Очрашу нәтиҗәсе итеп сәүдә-икътисади, фәнни- техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә һәм ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планына кул куелды.

 Р.Миннеханов белән Р.Хәмитов очра­шу ахырында Этнографик тикшеренүләр институтының археология һәм этнография музеенда, шулай ук «Нур» Уфа Татар дәүләт театрында булдылар.

***

Татарстан һәм Башкортстан закон чыгаручылары парламентара элемтәләрне киңәйтү, ныгытуга йөз тотып эшләячәк. Уфада ике республиканың парламент баш­лыклары—Фәрит Мөхәммәтшин һәм Кон­стантин Толкачев Татарстан Дәүләт Советы белән Башкортстан Дәүләт Җыены—Корылтае арасында алга таба хезмәттәшлек итү зурында беркетмәгә имза салды.

 Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев, Татарстаннан килгән коллегаларын сәламләп, инде күп еллар буе үзенең һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның теге яки бу мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүдә гамәлләрен бергәләшеп җайга салуын әйтте. «Ике рес­публиканы географик күршелек, халыкларыбызның бердәй мәдәнияте һәм телләре, инде Советлар Союзы чорыннан ук сакла­нып килүче халык хуҗалыгы комплексы кысаларындагы элемтәләр якынайта»,—дип билгеләп үтте К.Толкачев.

 Спикерыбыз Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында «Күп мәсьәләләр буенча фи­керләребез туры килә, һәм башка бер генә субъект белән дә мондый тыгыз элемтәләре­ без юк»,—диде.

Шул ук көнне Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.Очрашуда ике республика арасындагы хез­ мәттәшлекне алга таба кинәйтү-тирәнәйтү мәсьәләләре турында сүз барды.

 

 КАЗАН МЭРЫ—ПРЕЗИДЕНТТАШ

Россия беренче мәртәбә Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең бө­тендөнья оешмасы президентгашы булып сайланды.Оешманың президенты—Истанбул мэры Кадыйр Топбаш, президентгаш Казан мэры Илсур Метшин булды. Әлеге оешманың Мехикода узган Бөтендөнья саммитына бөтен дөньядан 3000 гә якын му­ниципалитет җитәкчесе һәм халыкара оеш­маларның билгеле эшлеклеләре җыелган иде. Алар җирле хакимиятләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Мон­дый саммитга катнашу теләсә кайсы мэр өчен мөһим вакыйга Россиянең Казан йө­зендә әлеге оешманың президентгаш булып сайлануы минем өчен мактаулы»,—диде мэр И.Метшин.

 

 

 

ПОЛЯКЛАРГА РӘХМӘТ СҮЗЕ

Польшада татарлар хөрмәтенә һәйкәл куелу уңаеннан, ТР Дәүләт Советы Польша Президенты Бронислав Коморовскийга, Сенат Маршалы Богдан Борусевичка,Сейм Маршалы Гжегож Юлиуш Схстынега һәм Польша халкына мөрәҗәгать әзерләде.

 Мөрәҗәгатьтә татарлар хөрмәтенә һәйкәл куелунын поляк һәм татар халкы арасында күпгасырлык традицияләрнең һәм яхшы элемтәләрнең дәвамы булуы билгеләп үтелә. «Татарларның поляк халкы һәм Польша дәүләте каршындагы тарихи казанышлары Польша Республикасы Президенты Бронислав Коморовский та­рафыннан югары бәяләнүе өчен Татарстан Республикасы һәм бөтен татар халкы зур рәхмәт белдерә»,—диелә мөрәҗәгатьтә.

Һәйкәл кую уңаеннан оештырылган чараларда, Бөтендөнья татар конгрессы баш­карма комитеты рәисе Ринат Закиров, Та­тарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, М,Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия те­атры һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Владимир Васильев һәм «Татарстан—Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе журналисты Ләйсән Садретдинова катнашты. Ринат Закиров сүзләренчә, алар Польшага Татар мәдәнияте халык үзәге чакыруы буенча барган. Анда Литвадан, Финляндиядән, Украинадан, Россиядән һәм башка илләрдән татарлар булган «Польша Президенты татарлар турында бик җылы сүзләр әйтте, татарларның 600 ел эчендә Польшаны яклаучылар арасында булуын билгеләп үтте. Аларның яшь поляклар өчен патриотизм үрнәге булып торуын белдерде»,—диде Р.Закиров.

 

 

 

ГАЛИМНӘР ЭШЕ БӘЯЛӘНДЕ

 

Фән һәм техника өлкәсендә 2010 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен бирү турында Татарстан Президентының Указы игълан ителде. Табигый, техник һәм гуманитар фәннәрне үстерүгә, яңа техно­логияләр эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне, фән һәм техника казаныш­лары нигезендә алынган югары җитештерү нәтиҗәләре өчен 35 галимгә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге бирелде.

 Алар арасында «Җинаятьчелеккә каршы торуның хәзерге проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» дигән хезмәтләр циклы өчен юридик фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Та­тарстан Конституция суды судьясы Флер Баһаветдинов һәм «Борынгы чордан алып хәзерге вакытка кадәр дөнья мәдәнияте кон­текстында татар халкы тарихы» дигән хез­ мәтләр пиклы өчен тарих фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының тарих һәм политология ка­федрасы мөдире Энгель Таһиров та бар.

 

БӨЕК КОМПОЗИТОР ИСТӘЛЕГЕНӘ

Ел ахырында күренекле композитор С. Сәйдәшевнең 110 еллыгы унаеннан төрле чаралар узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган кичә, мөгаен, иң зурысы булгандыр. Бу тантанада композитор көй язган спектакль­ләрдән өзекләр күрсәтелде. «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл»не камалдылар күрсәтсә, «Сүнгән йолдызлар»ны тинчуринлылар

тәкъдим итте. Зилә Сөнгатуллина, Эмиль Җәләлетдинов, Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Резеда Галимова, Рөстәм Асаев кебек күренекле сәнгать осталары С.Сәйдәшев көйләрен яңгыратты.

С. Сәйдәшев музеенда үткән кичәдә исә композиторның туганнары белән бер­гә, аны күреп белгән сәнгать әһелләре дә катнашты.

ПИТЕР ТУКАЙНЫ ЯД ИТТЕ

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте «Ашкынамын мәңгелеккә» дигән уртак проект тәкъдим итте. Әлеге про­ект Г.Тукайның 125 еллык юбилее уңаен­нан уза торган чараларны ачып җибәрде.

 Бәйрәм чаралары Санкт-Петербургның Кронверск проспекты һәм Зверинский урамы кисешкән чатта урнашкан. Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Аннан соң А. Пушкинның Бөтенроссия музеенда Татарстан Милли музее тупланмаларыннан күргәзмә ачу тантанасы булды. Күргәзмәдә зур урынны Тукайның шәхси әйберләре, исән чагында басылган китаплары алып тора. Анда шагыйрьнең төрле еллардагы фотосурәтләрен һәм анын көндәлек тормышы белән бәйле әйберләрне дә күрергә мөмкин. Алар арасында Тукай­ның апасы Газизәгә иң беренче гонорарына сатып алган фаянс шкатулка, юл кәрзине, кара хәтфә түбәтәй, «Аң» журналы мөхәрри­ре Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шагыйрьгә бүләк иткән көмеш каптырмалары бар.

Күргәзмәдә Татарстан рәссамнары Ба­кый Урманче, Харис Якупов, Фәйзрахман Әминов, Зөфәр Гыймаев һ. б.ның Тукай һәм аның иҗатына багышланган картиналарын да күрергә мөмкин иде.

Бу көнне Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласы бинасында Татарстан сәнгать осталары катнашында концерт та булды. Алар Г.Тукай шигырьләрен, Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, Р.Әхиярова һәм башка композиторларның әсәрләрен башкарды.

 Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты һәм чыгыш ясады.

 

КҮКЛӘРГӘ АШКАН ИҖАТ

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опе­ра һәм балет академия театры бинасында классик шагыйребез Хәсән Туфанның ту­уына 110 ел тулу уңаеннан «Агыла да болыт агыла...» дип исемләнгән тантаналы кичә үткәрелде Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе И Ибраһимов башлап җибәрде.

 —Хәсән Туфан әдәбиятка, иҗтимагый хәрәкәткә Г.Тукай, С.Рәмиев, Ф Әмир­хан, М.Гафури, Г.Исхакыйлар кебек бик иртә килә, шагыйрь аларның турыдан-туры дәвамчысы да иде,—диде ул. —Алар кебек үк, Хәсән Туфан да ил өстенә килгәнгә­ расатмын корбаны булды. Ул гарасат төрле елларда Тукайны, Дәрдемәндне, Рәмиевне, Әмирханны, Ибраһимовны, Җәлилне, Кутуйны һәм башкаларны үзенә суырып алды. Тагын 114 татар язучысы һәм шагыйре XX гасырның иң зур афәтләреннән берсе—Ва­тан сугышы кырларында кан койды. Мил­ләтебез күргән шул фаҗигадән соң:

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте.

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне.— дип, ничек язмасын шагыйрь.

—Хәсән Туфан һәрбер татар кешесе­нең күңелендә яши,—диде үз чыгышында Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры 3.Валиева. —Бу олуг шагыйребез ачы язмышына сабыр гына түзеп яшәде, авыр чакларда да кеше исеменә тап тө­шермәде, сыгылып төшмәде, тормыштан, халыктан ваз кичмәде, һәммәбезгә дә авыр­ лыкларны җиңәргә көч-куәт бирә торган шәхес булып калды.

 Моннан берничә ай элек бер төркем язучылар Хәсән Туфан исеме белән га­ләмдәге бер планетаны атауны үтенеп, Халыкара астрономия берлеге каршындагы махсус комиссиягә мөрәҗәгать иткән була. Кичәдә катнашкан академик, астрофи­зик Наил Сәхабетдинов мәдәният мини­стры З.Вәлиевага Кояш системасындагы 48631 нче номер белән теркәлгән планетага шагыйрь Хәсән Туфан исеме бирелүен раслаган рәсми документ тапшырды.

 Тантаналы кичәдә шагыйрьләр Р.Фай­зуллин, Р.Гаташ, Г.Морат. Р. Зәйдулла, Р.Мөхәммәтшин,  Башкортстан шагыйре И. Киньябулатов, җырчылар М.Сөнгатуллин, А. Шаһиморатова, А.Габдинов, Ф.Каһиров, театр артистлары И. Әхмәтҗан, И.Габдрахман, Ә.Хисмәт, Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле һ.б. катнашты.

 ӘДИПНЕ ИСКӘ АЛДЫЛАР

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы һәм шагыйрь Нәби Дәүлине искә алдылар. Әдипнең 100 еллыгына багышланган әлеге чараны Язучылар берлеге оештырды. Аның рәисе Илфак Ибраһимов, профессор Тәлгат Галиуллин Н.Дәүли иҗаты белән таныш­тырды. Әсәрләрдән өзекләрне К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары һәм театр училищесы студентла­ры башкарды. Курчак театры Н.Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектакленнән бер күренеш белән таныштырды. Язучы Рәдиф Сәгъди тарафыннан кичәнен сценарие уңышлы эшләнгән Н.Дәүли шигырьләренә язылган җырларны Мирсәет Сөнгатуллин, Искәндәр Биктаһнров, Рафаэль Сәхабиев башкарды. Әдипнең кызлары Наилә белән Гөлфия ханым әтиләрен искә алулары өчен оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерде.

ШАГЫЙРЬГӘ МЕДАЛЬ ТАПШЫРЫЛДЫ

Танылган шагыйрь Рәниф Шәрипов, Татарстан Президенты Указы нигезендә, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Әлеге югары бүләккә ул хәзерге татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне, республикабыз хакына күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен лаек булды.

Шушы уңайдан аңын Казандагы фа­тирына хөрмәтле кунаклар җыелды. Җөмһү­риятебез җитәкчелеге кушуы буенча, Рәниф Шәриповка медальне Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин тапшырды.

 Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов исә Рәниф Шәриповны күпсанлы иҗатчылар исе­ меннән тәбрикләде, язмыш сынауларын бик мулдан кичергән каләмдәшенең күпләр өчен чын мәгънәсендә фидакарьлек үрнәге булуын искәртеп үтте, юбилярга Татарстан Мәдәният министрлыгының чәчәк бәйлә­ мең һәм бүләген тапшырды.

 Мәртәбәле медаль иясен котлаучылар арасында Татарстан Әдәбият фонды ди­ректоры, язучы Ләбиб Лерон һәм «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, ша­гыйрь Зиннур Мансуров та бар иде.

 

«ТЕАТР БУЛГАН ҖИРДӘ ТАТАР БАР!»

29 ноябрьдә Камал теагрында «Идел йорт» X Республика халык театрлары фес­тиваленә йомгак ясалды. Зур залда җиңү­ челәргә бүләкләр тапшырылды.

 «Идел йорт» фестивале лауреатларын жюри әгъзасы Әзһәр Шакиров тәбриклә­ де «Халык театры булган җирдә татар бар!»—диде ул.

Аннан соң сәхнәгә Татарстанның мәдә­ният министры Зилә Валиева күтәрелде. Ул барлык катнашучыларны, артистларны, тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аннары сәхнәгә берәм-берәм «Идел йорт» халык театрлары фестиваленең җиңү­челәре аяк басты. Беренче дәрәҗәдәге дип­лом белән Мамадыш районының мәдәният йорты халык театры бүләкләнде.

 Икенче дәрәҗәдәге дипломга Актаныш районы Иске Кормаш авылы мәдәният йортының халык театры лаек булды.

 Өченче дәрәҗәдәге диплом Кукмара районының мәдәният йортына тапшы­рылды.

Җиңүчеләргә дипломнар, чәчәк бәй­ләмнәре һәм 100әр мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Ә менә Гран-при һәм иң төп бүләк—автобус ачкычына Әтнә халык театры лаек булды.

Фестиваль уңаеннан кайбер саннарны да искәртик. Татарстанда 1901 үзешчән театр коллективы бар. Аларныж 1786 сы авылда оештырылган. Барлык үзешчән театрлар­ ның 300 е—балаларныкы.

 «Идел йорт» фестиваленең беренче ту­рында 100дән артык халык театры катнаш­канн. Сайлап алу этабы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә узган. Икенче тур вакытында жюрига барлыгы 44 спектакль карарга туры килгән.

 Быелгы фестиваль барышында спек­ такльләрне барлыгы 21 меңнән артыграк тамашачы караган.

Спектакльләрдә барлыгы 1300 үзешчән артист катнашкан. Алар арасында мәктәп укучылары, эшчеләр, пенсионерлар, укы­тучылар, сатучылар, медицина хезмәткәрлә­ре һәм башка һөнәр ияләре бар.

 ӘДИБӘ ЮБИЛЕЕ

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянеж һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның X. Ямашев исемендәге бүләк иясе, язучы Мәдинә Маликованыж иьат кичәсе узды. Юбилярга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Жур­налистлар берлеге рәисе Римма Ратникова «Фидакарь хезмәтләре өчен» медале тап­шырды. Мәдинә ханымны Язучылар бер­леге рәисе Илфак Ибраһимов, Сарманнан килгән якташлары тәбрикләде. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты про­ фессоры Фоат Галимуллин язучыга фило­логия фәннәре кандидаты Лилия Хисмәтова язган «Мәдинә Маликова» дигән моногра­фияне бүләк итте. Камал театры артистлары М.Маликова әсәрләреннән өзекләр укыса, тинчуринлылар аның «Сөембикә» трагедия­ сеннән күренеш тәкъдим иттеләр.

АКТЕРГА ХӨРМӘТ

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык. Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинга 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Премьер-министр урынба­ сары—мәдәният министры Зилә Вәлиева юбилярга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. И.Хәйруллинны республика театрлары, сәхнәдәшләре, үзенең элекке һәм хәзерге шәкертләре тәбрикләде. Ки­чәне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина белән Искәндәр Хәйруллин алып барды.

КАЙГЫ УРТАКЛАШУ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, хатыны, Россиянең күренекле шагыйрәсе Белла Әхәт кызы Әхмәдуллинаның вафат булуы сәбәпле, Борис Мессерерга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Белла Әхмәдуллина илебез һәм чит ил­ләрдә шигърият сөюче миллионнарча кеше өчен XX гасырда илебез шигъриятенең иң якты символларыннан берсе. Россиянең горурлыгы булды һәм мәңгегә шулай бу­лып калачак. Ул—«легендар алтмышынчы елгылар» сафындагы шәхес, тормыштагы принципларына беркайчан да хыянәт итмәгән кеше буларак абруй яулады. Аның нечкә шигъри күңеле киң колачлы шәхес булуы белән, тирән хисси, ихлас лирикасы ирекле көч-pyx, горурлык, намуслылык тулып ашкан гражданлык поэзиясе белән үрелеп барды.

Без Сезнең белән һәм Россиянең бөтен җәмәгатьчелеге белән әлеге югалтуның ачысын сизеп, тирән кайгы тойгылары ки­черәбез. Безнең белән аның үлемсез иҗаты һәм якты истәлеге кала»,—диелә республика башлыгы телеграммасында.

 

КОТЛЫЙБЫЗ!

Югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе профессоры, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, Татарстан Язучы­лар берлеге әгъзасы Гыйләҗев Искәндәр Аяз улына «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.